Логотип Казан Утлары
Роман

КОМ СӘГАТЕ

Зөмәйрә

Инештән су эчмиләр... лнын икенче яртысына киткәч кешенен фәлсәфәсе үзгәрә. Килә бер көн—яшьлек ваемсызлыгы белән шалтыратып үтеп киткән манзараны, мохитнс. вакыйгаларны, елларны һәм юлларны бөтен катнашучылары белән искә төшерә башлыйсын, игътибарны жәлеп итәргә дә ярамаган, кайчандыр гап-гади ялтыравык бер пыяла гына булып күренеп калган минутларга алтын дәрәжәсе биреп, тирән мәгънә, олы нәтижә, изге төшенчә, ә бәлки соңгы юанычыңны эзли башлыйсың. Юлнын беренче яртысындагы югалтулар исеңә төшеп, сине тәүбәгә китерә Зур вәгъдәләр, яшерен өметләр, алжыткан хыяллар белән тагын яз килә! Яз Империясенең котырган ташкыны яу булып дөньяны буйсындырырга омтыла Өе булганнарның түбәсеннән тамчы тама. Курчак өе сыман бизәкләп эленгән ояларда жиде диңгез, җиде кат чик сызыгын исән-имин үтеп кайткан замана сыерчыклары, чит илләрдә ишеткәнкүргәннәрен сөйләргә теләгәндәй, төрле телләрне уртәп сайраштыра. Аккан сулар кире кайта . Үз күзләре белән күрәсе килгән кеше, Мишә елгасының яр читенә килеп, язгы гашуны күзәтсен Киленнәрнең улак ыргагына эленгән Казан чиләкләре тулып түгелгән сулары гөрләвекләргә ияреп инешкә төшә; инеш аны Мишәгә илтеп тапшыра, ә Мишә суын Идел һәрвакыт сөенеп каршы ала; ниһаять. Шәленең ун чишмәсе Иделнең бер дулкынына әверелә дә Каспий диңгезенә ашкына Диңгезләрнең холкын беләбез—ул безнең чишмәләрне мәңгегә дип тозлап куя Ләкин Шате чишмазәре Сафура. Сыерчык, жәяүле һәм давыллы бураннар булып кире үз авылына әйләнеп кайта. Камил КӘРИМОВ (1950) — прозаик, "Ундүрт яшьто Базе тле кеше'. "Күләгәдә тмке бар ". "Үзеңне бел "һ. 6 повесть йам хикәя китаплары авторы "Алдавыч квз " повесте журналыбызның 1983 елгы 3 санында баешып чыккан иде Камил Әдһәм улы Коримое — Татарстан Я зучылар берлеге әгьзасы Хәзерге вакытта \л "Чаян" журналы редакциясендә җаваплы секретарь булып мили Ю 12. Без аларны танымыйбыз гына... Язгы инеш Мишә хәтле булган—тирән эчле ярлары мөлдерәмә тулган, кайнап чыккан су кебек шаулый, ярның китек болыннарыннан читкә ташып чыга... Шушы, Шәленең еллар буе читкә агып яткан чишмәләре бит инде ул. Ерак юллар үтеп, гашыйкларны сугарырдай сафлыгын, күз юардай кәүсәрлеген югалткан, болганчык, чиркангыч шыксыз һәм хәтәр ташкынга алышынган ул чишмәләр. Бәлки, Шәленеке генә түгелдер, тик барыбер заманында кем өчендер изге булган чишмәләр хәзер гөнаһ шомлыгына әверелгән. Алар, яз җиткән саен кире әйләнеп кайтып, яшәү белән үлем арасындагы нәүмиз җаннарны әрнетә, бәгырьләрне актара, хисләрне сызлата. Саф чишмә агымы кеше тормышы аша үтә, аны юа, чистарта, сафландыра һәм язмышлар ләмен үзенә алып болганчыклана. Шуңадыр, инештән су эчмиләр. Эчәр өчен гел чишмәләрнең сафы, кәүсәре кирәк. Яз—табигатьнең туган көне. Фазыл гомер озынлыгын язлар белән саный. Кеше язы кешегә кирәкми. Чит кешенең язын да, шатлыгын-кайгысын да ташлап китеп була. Дүрт миллиард кешеле Җир шарында һәркем үзе генә яши: үзе генә туа, үз дөньясында үсә, башкаларга сиздермәскә тырышып кына ярата, үз йөрәгенә таянып көрәшә, күзен йомып ялгызлыкта бәхилләшә һәм җир куенында япаялгыз ятып кала... Фазыл ялгызы гына ташкыннан ташкынга күчте, судан суга керде, юлдан юлга сикерде. Кая гына барса да, ана су иярде, аккан суларның кире кайтасына самими ышану белән өметләнеп яшәде. Туган авылыңнан бер китсәң—торган авыллар күбәя икән... Савин бистәсенә яз үзенчә килә. Шәһәр хакимияте күзеннән кача-поса, бер төн эчендә хәрәмләшеп салынган такта йортлар, төнлә күтәрелгән мунча буралары, ашык-пошык өелгән нигезләре язын күмелгәнче су эчендә кала. Бистә шыксыз кораблар явы килеп туктаган кыргый затонны хәтерләтә. Килеп туктаганнар да батканнар... Утыз еллар чамасы элек, Казансуның Кремльгә каршы яры буенча биек дамба күтәртеп сузганнар иде. Савин бистәсен җилле дулкыннардан саклады ул саклавын. Ләкин су хәвефе дулкын булып кына килми. Казансу Идел белән кушылган җирдә зур көчкә ия... Инженерлар корылмасы аркылы чыга алмагач, тымызык дулкыннар шәһәр халкы кызына торган комлыкка сеңеп, җир астыннан бистә урамнарына саркып чыга тора. Язгы ташкыннарга масаеп Идел өслеге күтәрелсә, шуның өстенә, кар башына җитәрдәй тоташ ләйсән яңгырлар да өстәлсә, Савин халкының бәхет нуры сүнә. Бар тереклек сагынып көтеп алган яз көннәре Фазыл бүген яшәп маташкан бистә өчен елның иң мәрхәмәтсез фасылына әверелә. Тубыктан су эчендә калган өйнең хуҗасына килеп: «Нихәл яшәп ятасыз?»—дип сорасаң—җан дошманга әверелерсең. Тавыкларының ун көннән бирле куначадан төшә алмавын, базы тулы бәрәңгенең су эчендә калуын, мич астының җебеп җимерелүен син болай да белергә тиеш! Мөмкинлеге булганнар тавыкларын оясы белән күгәрчен кетәклегенә күчереп торыр. Берике тапкыр миче җимерелгәннәр җылыту-пешерү эшләрен баллонлы газга көйләр. Базга су төшәсен көткәндә, кул кушырып утырмас өчен, баштагы мәлдә тимер чокырлар ясау бар иде. Чәнти бармак калынлыгы нәни плитәләрне эретеп ябыштырып, идән астына күмәләр иде. Энә сыярлык та тишеге-ярыгы калмый, су үтми, бәрәнге консерв банкасына ябып куйган кебек тора иде. Ләкин бистәнең пляжга якынрак урыннарында, кар суы кинәт күтәрелеп бер-ике өйне аударгач, андадылар—тимер баз, су асты көймәсе кебек калкып, идән өрлегенә терәлә дә күтәреп ыргыта икән. Шуннан тимер базлар ясамас булдылар, ясап өлгергәннәре дә «су асты көймәләрен» өскә калыкмый торган итеп тишкәләп бетерделәр Монда яз көне күнитек киеп йоклый торган түзем халык яши Фазыл трамвайга килеп керсә, янәшәдәге пассажирлар иснәнә башлый, көек исе сизеп түгел инде, юеш жир исен сизеп! Тәрәзәдән үрелеп кенә җикән камыш өзәрдәй өйләрдә яшәүчеләрнең киеменә жир исе сеңә. Калку йортларда яшәүче коры киемле кылтым түткәйләр Савин халкын саз исеннән таный. Влач сөюче түрәләребез, сәяси көрәшләрдә беренчелекне яулар өчен, бер файдалы эш башлап җибәрделәр—җимерек йортларда яшәүчеләрне унышар катлы тимер-бетон ояларга күчерергә керештеләр Саз йоткан Савин бистәсендә мәрәкә башланды: сазлыкны, колач калынлыгында ком белән күмеп, бетон тартмалар өяләр Сазга субай кагып, җимерелгән, янган, ятим калган, гарипләнгән, иленнән куылган һәм су баскан гаиләләрне күчерә торалар Ниһаять, су эчендә яшәүчеләрнең коры хыялы тормышка ашарга тели—субай аяклы йортлар Савин сазлыгына да атлап керде. Мактап аргач, яманласаң да була ер, ике, өч, дүрт, биш, алты... Әгәр иллегә кадәр санап китсәк, укучынын сабырлыгы җитмәс, һичшиксез бүлдерер Ә саныйсы иде, һәр санга аерымаерым тукталып, саныйсы иде Фазылга бүген илле яий>. Ул һәр санны ел итеп озын-озак яшәде Аның туган көнен моннан бер атна элек үк контор ашханәсендә билгеләп үттеләр. Эшчеләрнен туган көннәрен зурлап үткәрә торган оешмалар да бар микәнни, дип. базар чорынын күпчелек эшсезләре көнләшеп тә куяр әле. Көнләшерлек берние дә юк. Фазылны вакытыннан алда пенсиягә озаттылар. Утыз ел буе пәһлеван эшендә эшләп, эшләгән җирендә яшәп гомер кичергән иргә яшьтәш һәм сабакташ кызларыннан да алданрак пенсия кенәгәсе тоттырдылар. Туган көне бүген әле анын, тик илле яшен гөрләтеп тутырырга ярап кусрдай соңгы атнасын да көтмичә, озату вәгазе укып, ятлаган шигырьләр белән мактап «Син. пенсионер бабай бүген!»—дип, фәрман укыдылар. Баш инженерный каз үстерү тәҗрибәсе уртаклашырга дип. Венгрия—Германия— Швеция аша. Киек-каз юлы буйлап, сәяхәткә чыгасы бар иде. Утыз ел эчендә авыл халкына өч йөздән артык артезиан коесы казыган су бораулау остасы Фазыл Шәмсетдиновны пенсиягә озатуда баш инженерный катнашмавы— әтиең ял йортыннан кайтканчы туй үткәрү белән бер булыр иде. Шуна күрә, баш инженерның сәяхәт көненә туры килгән Фазыл юбилеен бер атнага алга күчерделәр һәм ашыктырып кунак уены оештырдылар Уеннын даими персонажлары һаман да шул «Ак Чишмә»нен контор хезмәткәрләре Фазылның эштәшләре, туганнарча аркадан сөярдәй дуслары, гадәттәгечә, бораулау эшендә авылларда, юлда.. Аларнын юлы өзелмәгән Мактау сүзләре әйтелеп, ике метрга өч метрлы келәм тапшырылганда, табында аш та суынып өлгермәгән иде әле Озату кичәләрен үткәрүнен чын остасына әверелгән контор хезмәткәрләре өчен кемнеңдер пенсиягә кигеп баруы көндәлек эш сыман гына. Заказчикларнын берсе, кулда акча булмагач, борауланган скважиналар өчен келәм партиясе белән түләгән. Хәзер бу Монгол келәмнәрен, аерым очрак өчен дип. кызыл почмакта саклыйлар. Соңгы елларда пенсия!ә чыккан һәр кешенен өендә шушы келәм —хөкем карары кебегрәк ул Фазылга иртәрәк эләкте бу келәм Табигатьтә тереклеккә үсәр өчен ризык, су, яктылык һәм җылылык кирәк Шушы дүрт шарты туры килсә генә, кешеләр дә үсемлекләр кебек көрәеп үсә ала. Аш-суы да. яктылыгы да мул иде Фазылнын. тик җылылыгы җитмәде. Биологик үсеш өчен түгел, рухи үсеш өчен җан җылысы эзләп йөри торгач, мәктәпне тәмамлаган кичтә Хәмдиядән чигүле яулык алып башланган үсү юлы. Әлфинәләр коесы өчен көрәштә Монгол келәме алу белән, бер мәлгә өзелеп калды Б Мактау сүзләренең сак һәм кыска яңгырашы, хезмәт юлына үлчәмле белешмәләр теркәү, кире эшкә кайтмаслык итеп фатыйхалар бирү Фазылның пенсиягә китүен «лаеклы ял» дигән ялтыравык төшенчәдән читкәрәк алып китә иде. Иске йолаларны кысрыклап яңалары керде. Мактау сүзләре беткәннән соң. баш инженерның начальникны узынып әйтәсе килгән сүзе яңгырарга тиеш иде. «Фазыл, китмә син. эшлә әле!» дип күңел өчен генә булса да әйтергә кирәктер ләбаса.. Лаек һәм аек булсан да. буш сүзләргә саран ул базар Пенсиягә чыккан кешегә шөкерана кылып, аннан бушаган урынга яңа кеше алмыйча гына, табигый ысул белән штат кыскарту—буржуйлардан кергән йолаларның берсе. Аннан мулла кушкан исемнәрдән качу, шәһәр Советы карарлары белән расланган атамаларны үзгәртү йоласы керде. Фазыл эшләгән оешма да элеккеге исемен «Ак Чишмә»гә алыштырып, чишмәләр казучы акционерлар компаниясенә ишарә булып калды Сиксәненче елларда «Ак Чишмә»дә унбиш бригаданың һәркайсы көне-төне колхоз-совхозлар өчен су скважиналары бораулый торган иде. Шәһәрне ашаткан һәм аның йөзәрләгән оешмасын эшле иткән авыллар, инде тәмам бөлгенлеккә төшеп, заказчиклар исемлегеннән тәмам юкка чыкты. Бензин-солярканы әҗәткә алып язгы чәчүгә чыга торган, тапшырган икмәге, сауган сөте өчен учлап вексель тотып калган авыл бер-берсе комбайн бәясенә төшкән артезиан коесы бораулата аламы сон? Бер миллион сум акчасын янга калдыру өчен ферма малларына суны инештән мичкәләп ташырга, янгын чыккач, эх, су булса, дип. бишәр йортның рәттән көл булганын карап торырга, мунча кергәндә юына торган суын чүмечләп санап барырга туры килә авыл халкына. Шуңа күрә дә «Ак Чишмә»нең эше кими, бригадалар саны алтыга гына калып бара Җиденчесе—Фазыл бригадасы иде. Әле кичә генә 120 килолы бораулау торбаларын җилтерәтеп сөйрәп йөрткән Фазылның бүген иске арба кебек гамәлдән чыккан көне. Үзйөрешле бораулау станогы каланчасын метал- ломга тураклап, су ташучы мичкәле машинаны төзелеш материалына алыштырып, берәр урынбасарның бакчасына илтеп аударырлар. Бригададагы калган ике бораулаучыны башка эшкә күчерерләр. Исән калган алты бригада, күбесенчә Кызыл Байрак. Ослан Сукырлы. Имән-Кискә. Салмач. Клыки. Киндерле. Чернышевка, Кадышево, Залесный төбәкләрендәге коттеджлар саен җиренә җиткереп, төгәл тирәнлеген халыктан яшереп, куәтле насослар төшереп, бетон баганалардан өч фазалы токлар үткәреп, яңа байлар өчен су скважиналары казыл йөри. Коттедж хуҗалары күмәк хуҗалыклар тапмасны таба, юлын сала, таш коймалар күтәрә, түли алмаслыкны түли! метрлы өйнен ике ягы тәрәзә белән бүленгән, берсенә ишек уелган, бер якка мич терәлгән.. Хәер, аның өе дә Фазылныкы түгел әле. Хуҗалары утларсулар кичеп, дүрт кешелек гаилә белән субайлы өйгә күчкәннәр, ә кияүдән кайткан кызлары шушында теркәлгәнгә күрә «сыпүшка»га бульдозерлар якын килми тора. £ онгы биш ельп* шушы өЯлэ Ү^аргач. күрше-күлән күзе дә ияләште инде Фазылга, квартирант тотып акча эшләп яталар, дип йоот хүжасы өстеннән әләк язудан туктадылар. Бәлки, ныклабрак тотыныр таныш- белешләр арасында сорашып йөрсән. корырак бистәләрдән тынычрак почмак та табып булыр иде инде. и 1ынычрак Урыны җылыда, аягы суда... азылның пенсия келәме социалистик ярышның җиңүчесенә мәңгеләштерелгән Күчмә Кызыл байрак кебек почмакта тора— төрелгән килеш. . Ике такта арасына шлак катыш пычкы чүбе тутырып кына корылган бу йортта келәм эләрдәй төзек дивар юк. Дүртәр Су ни өчен ага? Ул үзенә эш эзли... Йөгерек суга карасаң. кәеф күтәрелә. Тымызык су сагышка күмә Агымсу үзен кеше туктатканны сөйми. Фазылда су холкы Ул юллан төшсә, яшәүдән туктый Нерв җепселләре. кан тамыры кебек челтәрләнеп, авылларны-калаларны үреп куйган, көпчәкле вагон белән угыз ел буе гизгән тузанлы юллар астында безгә күренә алмаган тирәнлектә ята ул су! Жир астыннан чыккан су гына саф. Өскә чыкмый калган чишмәләр тынгы бирми егеткә. Фазыл аларнын тавышын ишетә, чоңгыллар, ерганакларга карап жир астындагы су юлларын тоя Жир астындагы суларнын да шаулап агышын ишеткәндәй була Елганы кинәт туктатсаң—ярларны яргалый Чабыш атын кинәт туктатсаң—йөрәге ярыла. Һәм Фазыл да бүген, йөк төялгән арбасыннан тугарылып, болынга куылган ат кебегрәк Чуртан белән куышканда, судан атылып чыгып. Шәвәли комлыгына килеп төшкән чабак кебегрәк дисән. тагы да дөресрәк Фазылга су кирәк. Анын колак төбендә үзе тапкан чишмәләр шаулый торырга тиеш... Су Фазылга жан иңдергән . Кышкы озын кичләрдә Динә үткән гомерен улына шул тиклем тәфсилләп сөйли торган иде ки. хәтта Фазыл бу фани дөньяны инде үзе туганчы ук күреп белгән кебек итеп тоя иде... “Койрыгы” төшеп калды еллә Кояш Җиргә чамасыз артык якынайды Бөтен табигатьтән көек исе килә. крыш саламы киселми, шартлап сына гына. Хәер, урагы да бигрәк тиз үтмәсләнә, гелән тешәтеп торырга ирләрнең вакыты юк Ирләре дә. ташка үлчим—сапсыз, сынык, тешсез урак сыман гына—сугыштан ярты- йорты кайтып, биш ел эчендә тормыш-көнкүрешне үз иңенә алган хатыннар янында өйрәнчек малайлар ише генә. Мырый Мөхәммәтҗан бәби арбасына салып алып килгән сандалны кыр уртасына куеп, иртәдән кичкә тиклем урак теши. Тимерче түгел ул. сугышка китеп эзсез югалган тимерче Шәехнең кул астында күрек басып кына картайган кеше Көлтәләрне хәтта ике паровой да суктырып өлгермәде Сугыш елларында, урылган игенне бәпкәләрдә ике-өч кон тоткач, кибәннәргә өеп куешлы иде Икмәк уңган елны, яңгырлар ашыктырса, ул кибәннәрдән эскерт салыш бар иде. Эскерттәге икмәк бозылмый—күтәрми, үрми Кыр өстенә беренче тун ятуга. Шәле халкы күмәкләшеп чыга да -эскерт төбендә ындыр табагы ача Кеше саен берәр чабагач белән кыйный торгач, эскерт тиз ишелә—икмәк көшеле күтәрелә Быел исә. көннәрнен тоташтан коры торуы икмәкне эскерткә өяргә ирек бирмәде, кибәндә чакта ук коела иде инде ул Шуңа күрә эш тоташ ялганды урта яшьтәгеләр. буй җиткәннәр, үсмер малайлар урак урды, балигъ булмаганнар, авыру хатыннар бәпкә утыртты, әби бабайлар көлтә бавы ишеп торды, сабакка яше җиткәннәр көлтә ташыды; беренче елын уракка төшкән сабыйлар тубал сөйрәп, коелган бөртекләрне чүпләде, исән кайткан ирләр гаярь хатыннарга кушылып, кичәге көлтәләрне сугып икмәк җилгәрде Бары тик яна арыш белән шикәр чәйнәп, суырткыч каптырылган сабыйларның кабык арбалары гына чүмәлә күләгәсендә Бригадир Мәрьямниса «Борыныңа җиткән корсагын белән урак уруы кыендыр, бәпкәләргә тезеп торсаң да да бик җиткән!»—дип. күпме генә үгетләсә дә. Динә кулындагы урагын бирмәде Кеше рәтендә көнгә уны шар сугый кырнын камылын ачты Әле күбрәк тә ура аласы Тик. гөнаһ булса ни әйтим, ураза хәлне ала. Урак өстенә туры килүен күр Ашамыйча түзәсең түзүен, сусауга түзәр хәл юк' Кояшлы мич эчендә, иртәдән кичкә кадәр бер йотым су капмыйча урак урыр өчен. Ходай Ч тәгаләне ничек яратырга кирәк булгандыр?! Уразаңны бозсан, Алладан бигрәк Габдулла мулла җәбере. Дөрес, мулла үзе кырда юк. Ул авылда калды. Кырдагы уракчылар исәнлегенә багышлап көне буе изге теләктә утыра, диделәр... Анын каравы ике улы, ягъни, мәхдүмнәре көлтә ташыган атлы кыланып, аяк астында буталып йөри. Кишәрлектән йөз адымнар читтә, яр астында «Кояшка каршы чишмә» ага. Суының чылтырап агышлары—тургай тавышларын җиңеп, жанны алгысыта, сусаган өметне ымсындыра, үзенә дәшә. Чишмә турысына җиткәндә ураклар авырая, туктаусыз ярга таба каерылып муеннар ара... Адәм бу дөньяга түзәр өчен туган. . Динә дә түзәр иде, үзе түгелбәгырендәге нарасые карынында тибенә-тибенә су сорый. Ул тибенә- тибенә дә туктый, бераз көтеп тора да тагын тибенә. Тамагы кипкәнгә елавы микән үзенчә?! Ә бер мәл ул бөтенләй туктады, аның белән бергә Динәнең дә йөрәк тибеше тукталган кебек булды. Ураксыз кулы белән эчен сыйпап күпме генә өметләнсә дә, бала бүтән кыймшанмады. Нарасый жаны белән Динә гомере дә сүнә башлады... Динә «Кояшка каршы чишмә» ягына карап тураеп басты. Ләкин су ягына ашыгырга җөрьәт итмәде. Икеләнүен җиңәр өчен тагын бераз гына вакыт кирәк иде. ахрысы, ул урагын Мөхәммәтҗан бабай каршындагы сандалга китереп куйды һәм бер сүз дә әйтмичә, башта әкрен генә, аннан кызулап, соңыннан бөтен булган куәтенә йөгереп, чишмә янына килде. Ул анда мәхдүмнәрне дә, бүтәннәрне дә күрмәде, килә-килешкә үк, җан салырдай мизгелне югалтмыйча, кушучлап чишмә йөзенә үрелде. Бер мәлгә чишмәнең чылтыравы бүленде, көшел өстеңдә куанышып сайрашкан тургайларның жыры өзелде. Чишмәнен бүре өнедәй куышланып торган авызыннан җиләс дым бөркелде, салкын агым тамак төбеннән үтеп нарасыйга барып тоташты. Динә су йота-йота елады, елый-елый такмаклады: «Ходаем, җан иңдер, жанын алма. Ходаем! Жан бир, жан! Баламны алма!..» Су салкыныннан ана карыны сискәнеп куйды һәм бу сискәнү йөрәк тибешенә кушылды. «Кояшка каршы чишмә»не башка хатыннар да сарып алды. Динәнен суга чыланган битендә тәгәрәшкән шатлыклы күз яшьләрен күреп алар да чишмә йөзенә үрелде. Мәхдүмнәр авылга йөгерде. Хатыннарның су шатлыгы Габдулла мулланың каргышыннан көчлерәк иде. Хәл алып көч кергән, каннары сыегайган, сусауны көрлеккә алыштырган төркем бәддоганы ишетмәде... Шул кичне үк урак өстендә Динәнең тулгагы тотты. Сугышка чаклы Сәләхиеннән ике бала тапкан хатын беренче тапкыр тулгак кичергәндәй куркынып калды. —Ходаем, мулла каргышы тоттымы әллә? —Каргышы түгел, вакыты җиткән,—дип юаттылар аны. —Бәхетсез бала бирмәсен... —Ни сөйлисен, Динә! Бу балаңның тумаган килеш тә әтисе бар! Ә безнекеләр туып-үскән килеш әтисезләр! Ятимнәрнең бигрәк күбәйгән чагы шул. Әтиләр җитми, ике-өч йортка бер әти туры килә. Алары да ярты-йорты. Җомга намазыннан сон, мулла абзыйның нәсихәтләрен тормышка ашырып, «Кояшка каршы чишмә» буенда җыйнаулашып гөнаһ кылган хатыннарны өйгә кайткач тотып кыйнардай ирләре дә юк... Динәне, шәфәкъ нурыннан яшереп, кибән күләгәсенә кожан җәеп салдылар, аны өенә алып кайтканчы яисә авылдан кендек әбисен кырга алып килгәнче күп вакыт үтәр дә тудыруы катлауланыр дип, кибән төбендә тәвәкәлләп, «паровойдан» кайнар су китерделәр. Чишмә суын кушып «паровой» суын таманлагач, духтыр кушаматлы бригадир Мәрьямнмса кендек әбисе мәшәкатьләрен үз өстенә алды. Динәнен тулгакта көчәнергә әлләни көче калмаса да, баланы җинел тапты. Мәрьямниса кендекне урак белән кисеп, ефәк җепле төенне баланың эченә сыйпаштыргач: —Малай!—дип бер генә сүз әйтте. Динәнен кызы кибән артында «мышык-мышык» елап утырса да. олы улының авылга йөгереп, әтисен алып килергә башына житкән. Сәләхи, кул арбасына утыртып, өченче бала белән Динәне капкадан алып кергәндә өй эчендә челпек яндырырлык караңгы иде инде Динә бик тиз аякка басты. Урак беткәнче, кул арасына кереп, бәпкәләр өешерлек хәл җыйган иде инде. Урак беткәч, исем куштырып, бәби ашы үткәреп алыйм дип, Габдулла мулланы алмага җибәргәннәр иде дә, мулла дигәнен ястыгыннан төшмичә икенче ягына борылып яткан: «Гөнаһлы су белән жан иңгән иблис токымына адәм исеме кушып чапаныма тап төшерер хәлем юк»,— дип әйтеп әйткән, ди Бәләкәчен киндер биләүгә урады да авыл сәвитенә китте Динә Ана Сәләхи иярмәде, никтер җәрәхәтләрем сызлаштырып тора дип. бусагага утырып калды Понамарь Разыясын секретарь итеп куйганнар, яшь кенә булса да тырыш, чибәр булса да. акыллы икән үзе Динәне, көтеп алган кунагы кебек хөрмәтләп, түргә утыртты, биләүне сүгеп, малайны сөйде, күз тимәсен дип, укасына өфин—төфин итте Аннан соң, кем итеп белик моны. Динә җиңги, дип, әни кешенең якын туганына әйләнде —Сәләхи улы Фазылҗан булыр. Төп кенәгәдә Шәмсетдинов дип теркәлгәнбездер. — Маладис, Динә жинги, илгә ир-егетләр бик кирәк! Беренче айларында Фазылжан, Фазылжан дип өзгәләнсәләр дә, үсеп, урамнарда уйнап йөри башлагач, Фазылҗаннын «жан” дигән “койрыгы” төшеп калды. Инде дә бөтенләй зур үсеп, митрикәләрен караштырганда Фазыл үзенә үзе шаккатып утыра иде «Карасана! Фазылжан икәнмен бит мин!..» Кичә яраган... бүген ярамый оңгы елларда «Ак Чишмә»дә хезмәт хакын бик сонарып түләсәләр дә, приказларны вакытында элеп куя башладылар. Начальствоның әмерләре бигрәк тә яз көннәре күбәя. Асфальт астындагы тун катканчы олы юлларга биш тоннадан арткан машиналарны чыгарырга рөхсәт юк, унике тонналы бораулау агрегаты белән язгы боламыкка кереп чумсаң, бөтен җәен шунда үтәр Барлык техника бер ай буена гаражга бикләнә. Бригадаларны, берсен-бер калдырмыйча, чираттагы ялга озаталар. Бораулаучылардан: «Отпускага кайчан чыгасын.’»—дип сорамыйлар Ул болай да билгеле «Юл өзеге җиткәч!» Күнегелгән гадәт белән Фазыл да приказлардан үз исемен эзләде. Ләкин начальствоның әмере быел башкачарак иде: «Пенсиягә китү сәбәпле. Фазыл Шәмсетдинов бригадасын таратырга. » Мәскәү көйсезләнгән саен шәһәрләр, авыллар, колхоз-совхозлар, оешмалар, гәҗит-журналлар да исем алыштыра. Әле ярый исән кешеләр исеменә кагылмыйлар Фазыл эшли торган оешма утыз ел эчендә лүрт- биш тапкыр исем үзгәртте. Ләкин оешма капкасындагы язулы такта еш алышынса да. аның начальнигы булып һаман да шул Наил Кадыйрович к.11 П.1 Алар ипкә Фаиил белән бер елны килделәр. Егерме яшьлек Фазылны Әмир Ашрапов бригадасына дизельче итеп җибәргәндә төзелеш институтына документ тапшырган Наилне шушы оешмага пиротехник men куйдылар. Егерме биш яшьлек Фазыл бораулау мастеры б\ ШП үзенә аерым бригада җыйганда Наил инде теге институтны читтән торып түгәрәкләп, баш инженер вазифасына керешкән иде Калган елларда Фазыл гел мастер. Наил гел аның начальнигы булды Шунысы хак Фазылнын ана беркайчан да Наил Кадырович дип авыз тутырып эндәшә С алганы юк. Пенсиягә чыккан көнне генә үзгәрә алмас инде... —Мин синен приказын белән риза түгел,—дип әйтеп өлгерде Фазыл, начальник белән кул бирешеп күрешкән арада. Наил Кадыйровичнын бүлмәсе никадәр генә иркен булмасын— интерьеры-салынышы белән кызыл почмакка ярардай зур һәм иске вагон эчен хәтерләтә иде. Начальнигы да иске шул. Иске, әмма һаман да шул ук егерме яшьлек Наил. Батырып кигән бүреге каплый алмаслык киң мангай, ачуланган чакларда да елмаю бөркеп торган зәңгәр күзләр, сакал- мыеклары каезлап кырылган шат чырай... —Сиңа хәтлек тә күпме кешене шулай озаттык инде. Пенсиягә чыгуның бездәге тәртибе бер генә. —Илле тулгач артка тибүме? —Врачлар икенче группа инвалид дип карар чыгаргач, мин нишли алам? Сиңа кит дип әйткән кеше юк. Гаражда слесарь булып калырсың. —Гаражда?! Көн саен синен күз алдында эшләп йөрергә дурак мәллә мин? Сугышып бетәм бит мин монда сезнең белән. —Өйрәндегез... Контордан еракта, начальство күзеннән читтә үзегез ни теләсәгез шуны котырып... Башка бер генә һөнәр иясе андый нәрсәне белми Иртәнге җидедән—өчкә, сигездән—бишкә, йә тугыздан алтыга чаклы һәр атнаның биш көнендә гомер буе җитәкчеләрнең күз алдында эшләп йөри. Үз җитәкчеләрен өнәми торган нинди ил булды соң бу? —Синең аяк астыңда җим чүпләп йөрисе булса, утыз ел түзәр идеммени? Кешенең бөтен бәхете үз иркендә эшләү. Баш өстендә начальство тормаганга сөенеп, сигез сәгать урынына тәүлекләп эшли идек —Әйбәт эшләдең, сүз юк. Ну пенсионерларны буровойга җибәрмәскә дигән закон бар! Җиңелрәк эшкә—пожалысты! —Кичә яраган—бүген ярамый. Бер көн эчендә нишләгән? Илле генә яшь бит әле миңа. Кешеләр, әнә, алтмыштан китә. —Иптәшләреңнең алтмыш ел яшисен син инде илледә үк яшәп бетергәнсең, димәк. Түшәккә менеп ят та, бәхетле картлыгыңны каршыла! —Газраилне көтеп ят дисеңме? Лутчы эштә үлсен инде ул ир кеше. —Тел сөяксез, сөйли дә кача! Эштә үлгән кешенең йөге безгә кала. Судтан-судка йөреп, бала-чагалары, хатыннары алдында жавап тотулары җиңел дисеңме? —Артымнан елап калучыларым юк минем. —Бик үләсең килсә, ирләрчә үл инде яме! Аккүз авылында коега сикергән кебек. —Сикермәдем коега, скважина иде ул. —Чумарага борауланган су скважинасымы? —Нинди чумара?! Сукыр бер тиен дә алмадым ич мин Гомер буе кызын яратып йөргән кешедән ничек итеп акча алмак кирәк —Самат абый кызымы? —Каян беләсең син боларны? —Начальствоның күз алдында эшләмибез дигәч тә... Без сезнең андагы кыланышларны ерактан күреп торабыз. Йә сөйләп бетер инде. Узган эшкә— салават! Документларын чиста. Яшьлектәге кылган гөнаһларыңны сөйләп эчеңне бушат, пенсионер иптәш! —Ниткән гөнаһ булсын инде. Самат абыйга: өй түреңә кое бораулап бирәм дип, вәгъдә иткән идем. Ул шушы вәгъдәмне утыз ел буе көтте. —Кызын угыз ел буе сөйдеңме? —Ул кызны күргән кеше утыз елны күпсенмәс. —Өйләнә алмыйча ятларга калган кызларыбыз гел сагындырып газаплый инде безне. —Алайса сөйләмим. Й Ә ’ яР аР инде> бигрәк серкәң су күгәрми. Сөйләп бетер, әйдә. —Иң зур долото белән борауладым коены. Ун метр төшкәч, чуерташ башландьг Ну, шәп су чыкты. Асбест торба төшереп, эшне төгәллибез дигәндә, Самат абый кое төбенә үрелеп карыйсы итте, ну...суы калынмы, янәсе... Каравын карады, тел шартлатып, су төбендәге шәүләсе белән дә сәламләшеп өлгерде үзе. —һәм син аны, кызын бирмәгән өчен шул скважинага төртеп төшермәкче булдын. —Дивана! —Йә, йә, син минем начальник икәнлегемне онытма! —Бәй. сезнең арада да диваналар күп инде —Монысы икенче тема. Сөйләп бетер, нишләттен Самат абыйны? — Нишләтте ди! Үрелеп, суга карап сокланып торганда кесәсендәге бумажнигы коега очты. Каравыл кычкырды Самат абый: акчаларым чуртсним, мотоцикл правасы әрәм була ди. —Шуннан син скважинага сикердеңме9 —Сикермәдем, сикерсән. бумажникны алып булмый Коеның диаметры миңа таман гына. Аяк белән төшеп, судан үрелеп әйбер алырлык түгел, ни тезләр бөгелми—стена кысан, ни кул җитми Шуннан бауны аякка бәйләдек тә скважинага баш белән төштем Бумажникны алдым алуын! «Вира!» дип кычкырам. Кое стенасынын юеш салкыны тәнгә үтмәсен дип, телогрейка кигән идем, ике мужик мине күтәрә башлагач, сырма сыдырылып мине коега кысты. —Ә синең аяк өстә, баш түбән инде? —Ну!.. Самат абый ярдәмгә тагын ике кешене чакырды, дүртәүләп тарталар—аякны суырып алалар инде, минәйтәм. Авырта, дип кычкыргач, бераз аска төшерәләр, суга тиям Башка кан сава башлагач, озак түзеп булмый икән ул. Бөтен көчемне җыйдым да кычкырам астан кызганмагыз мине, тартыгыз, болай барыбер үләм. минәйтәм. Аныма килгәндә, печән түшәлгән арбада ятам, дүрт ягымнан дүрт кеше аптырап карап тора —Телогрейкаң исәнме сон?—Наил Кадыйрович ни әрләргә, ни көләргә белмәде. —Юк, ул коега төшеп киткән, аны соңыннан пожарный багоры белән чыгардылар. —Ә Самат абый ни ди? —Улмы?! Исән-сау икәнемне күргәч, авыз читен чалшайтып елмайган булды. Әле дә ярый син диванага Әлфинәмне бирмәгәнмен Матай правасын янасын алып була иде ич. ди. —Ул коедан су эчмәсләр инде —Ник эчмәсен. Шәп чыкты ул. Суы да тәмле. Әлфинә кунакка кайтып самавыр куйган саен мине сагынып елар әле —Елар бәлки! Син генә күрмәссең... Берәр ай ял итеп кил әле син, Фазыл. Пенсия алгач, беренче аеңныкын җыйнаулашып юарбыз Ул арада гараждан җиңелрәк эш эзли торырбыз — Кирәкми миңа гараж. Минем шәхси машинам юк. —Бөтен слесарьларыбыз да синен ише пенсионерлар —Хәер.—дип сүрелә төште Фазыл,—начальник белән бәхәсләшүдән урыннар үзгәрми Авырыксынмасан. сонгы бер гозеремне генә үтә. —Әйдә, бәхилләшкән кешеләр сыман сөйләшмик әле. Әйт үтенечеңне! —Бригаданы таратасын, агрегатны металломга тапшырырсың Вагонга тими тор Кешегә бирмә! Бәлки үземә сатып алырмын, хосусыйлаштыру дисезме әле сез аны9 ! Сез «Волга»ларны чүпләгән кебек, арзанга гына Читтә эшләгәч, бораулаучыларны да берни күрмиләр, ишетмиләр дип уйлама, без дә ерактан күреп торабыз. — Иске «Волга» өчен авыз чайкап тормасана! — Искергәндер инде. Биш елдан бирле — Руль артына унитаз куеп, гаражда туалет итәргә генә ярый ул хәзер „ п —Ник гаражга9 ! Ник Залесныйдагы коттеджына түгел? Ә мин, гомер буе эшләгән оешмадан искереп беткән яшел вагонымны гына сорыйм Нигезем дә. өем дә. авылым да, илем дә шул яшел вагон минем. Тагып алып китәм мин аны. Үзен беләсен бит, кеше арасында эшләп тә. яшәп тә күнекмәгән... Вагонымны бирсәгез, бүген —Савинда, иртәгә — Шәледә... Аннан кусалар, КамАЗ юлы буйлап китәрмен. Элегрәк казылган чишмәләремнең берсе янында туктап, яңадан яшәп калырга кирәк. —Актанышка китәм дип сөйләш. —Әйе, Аккүз авылына барып житәм дә вагонның көпчәкләрен сүтеп ташлыйм. Шунда яшәп калам, алла боерса. —Әлфинәнең Чаллыдан кайтканын көтепме? —Ул баланы көтәргә була. —Бала, имеш. Сиңа 50 булгач, аңа да 47 яшь дигән сүз ич инде. —Үлгәнче һичь югы бер-ике генә ел парлашып яшисе иде үзе белән... —Синең холык белән вагонда яшәсәң генә инде, күч тә кит, күч тә кит. Урман—күршең, жил—туганың.. Кешечә шәһәр фатирында яши алмыйсың син. —Сорамыйм да. —Сорарлыгын юк. Без инде сиңа Киндерле бистәсенең иң гүзәл җиреннән ике бүлмәле фатир биргәниек. —Егерме ел элек. Химия заводының чүп өеменнән. —Анын каравы, эшкә килгән елны ук. Башкалар кебек чиратта тормадың. Тагын бирсәк—монысын да калдырып китәсең. Хатын саен фатир өләшеп йөргәч, картлыкта вагонда яшәүгә кала шул инде. —Мин яшьлектә ялгышканмын, ә син. бәлки, картлыкта... язмышнын нинди шамакай икәнен башыңа төшкәч кенә беләсен аның. —Үзен яши белмәгәч. —Әйе шул, мин эшли генә беләм, синең кебекләргә яшәве рәхәт булсын дип! —Ты чё, болайга киткәч, мин сине гаражда да калдырмыйм, 290 сум пенсияңне учлап тот та вагонында утыр—дүрт ягын кыйбла!.. —Әйттем бит, күз алдында калсам, әрләшеп сугышып бетәбез дип. Гел кырда эшләп кыргыйландым инде мин. Кеше сөймим, бигрәк тә түрәләрне. Влачны кулда тотарга яратасыз, ә халык вагонга төялгән... Наил, өстәлдәге япон телефонының селекторы аркылы бөтен бүлмәгә ишетелерлек итеп, кадрлар бүлеге мөдире Зөмәйрәне чакырды. Зөмәйрә, үзен чакырганнарын көтеп торгандай, кинәт килеп керде. Наил дустанә сөйләшүдән рәсми тонга күчәр өчен тәрәзәгә капланып, беразга сүзсез калды. Ул арада Зөмәйрә Фазылга текәлеп, ияк кагып куйды, ни бүлешә алмадыгыз, дип соравы, ягъни. Фазыл кулын кулга кисештереп «X» хәрефенә охшаш жавап бирде. «Хана!» Димәк, бөтенесе чәлпәрәмә килде. Жңңел сөякле Зөмәйрә кинәт авыраеп калды... Мәңгелек Зөмәйрә!.. Җитен чәчен баш түбәсенә әрдәнәләп өеп куйган да, аны пәрәвез җебедәй күзгә күренмәс ятьмә белән төргән. Ул инде менә угыз ел буе шушылай үзгәрешсез. Аның чәч толымнарын туздырып җилкәсенә төшерсәң, «Ак Чишмә» эшчеләре, кыласы гамәлләрен онытып, юк-бар хәйлә белән кадрлар бүлегенә кереп тулыр иде. Анын озын муенлы шәмәхә кофтасы да гел шул ук, әйтерсең лә, ул бер үк төстәге әлеге кофталарны утыз елга житәрлек итеп алган да, алмаш- тилмәш кия. Зөмәйрә никтер үзгәрергә теләми. Үзгәрүне картлык дип белеп куркамы—аңламассың... —Зөмәйрә ханым,—диде Наил, өстәл артына утырып, кырыс житәкче рәвешенә кергәч,—Фазылның документлары тәртиптәме? Китә ул... бөтенләй! Барыгыз, кул куясы кәгазьләре булса әзерләгез—әлегә мин монда. Бригаданың вагонын сорый ул. Списать итеп, бушлай гына тоттырсак. ГАИ ул вагонны юлда йөртергә рөхсәт бирмәс, калдык-постык бәясенә кәгазь тутырыгыз. Анысын минем исемнән бухгалтерга үзе кереп аңлатсын. —Эштән киткәч, тәгәрмәчле вагон белән нәрсә эшләмәкче сон син?-дип, Зөмәйрә бик озак аптыратып сорамакчы иде дә Наил кырт кисте. —Фатирым итеп, авыл саен тартып йөрим, ди Зөмәйрә, Фазылны ияртеп, үз бүлмәсенә чыккач, ролен алыштырган артистка кебек, кинәт үзгәрде йөзендә1е елмаюын югалтмаска тырышты, бая!ы ханым яңадан җинел сөякле туташка әйләнеп, ак пластик электро- кувшинга эчке стенасы сизелерлек яшелләнгән графиннан су тутырды Юлбашчы башы төшерелгән мактау кәгазьләрен ак ягы белән әйләндереп, аның өстенә ике касә куйгач кына, Фазыл ике кешелек чәй әзерләнгәнне анлады. —Ут эченнән чыккач, тамагы бик кипкәндер дип уйласан—ялгышасың, Зөмәйрә. Пенсионер дигәч тә—аягым-кулым исән, сау-таза. шөкер. Менә күрерсең, мин әле икенче профессия үзләштереп, янадан яши башлыйм. —Сиңа бүләк ителгән келәмне мина да бирделәр —Сина?! Илле биш тулдымы? —Икебез дә пенсионерлар без. Фазыл Сәләхиевич! —Озату кичәсенә чакырмадыгыз ич —Контордагы хезмәткәрләрнең мәҗлесенә кырдагы бораулаучыларны җыеп торганыбыз юк инде. Шыпырт кына сөйләшәбез дә селектор аркылы җыйналабыз. Сиңа дигән шәрабны алып калдым үзе. тостын гына әйтәсен бар...—һәм Зөмәйрә, хезмәт кенәгәләре белән шыплап тутырылган сейфның калай кесәсеннән бер «Спуманте» чыгарды. —Хәзер, кызлар исәбенә шампан эчәр көнгә калган ли мин —Үземнең мәжлес күчтәнәче Махсус яшереп калдырдым синен өчен. —Шыттыр әйдә. Безнең эштә минем ише зимагурлар туксан тугыз1 Кызгануыңнан ни эшләргә белмичә, үзенә берәрсе бүләк иткән шәраб белән юагмакчы буласындыр әле. Шушы бер мизгел эчендә. Зөмәйрәнең елмаюы елар дәрәҗәгә җитеп үртәлүгә алышынгач, Фазыл тиз генә ачулы халәтеннән кайтып төште. — Карале, Зөмәйрә, сүндер әле шул француз чәйнеген, татар өстәлендә әллә кем булып утырмасын Киттек әле ресторанга! Икебезнең йөз елыбызны берәмтекләп санап утырырбыз Зөмәйрә, яшь бөртегенең керфегендә эленеп калуына сөенеп, борынын пыршыллатып куйды да Фазыл кире уйлаганчы дигәндәй, ашыгып чәйнекне сүндерде — Мин гараж капкасыннан чыга торам,—диде Фазыл, үзен гаепле сизеп.—Мина ияргәнеңне күрсәләр, икенче көнне контораңда кыен булыр —Синен әле кадрлар бүлеге начальншына ияреп йөрер көннәрен, эштән китү бик мәшәкатьле нәрсә ул — Репутацияң бозылыр дип курыкмыйсын инде алайса —Фа тыл килеп бозмас микән репутациямне дип шушы яшькә җиттем инде... Өйдәге киңәш урамга чыккач үзгәрде диләрме әле? Гараж капкасыннан чыгу белән Зөмәйрә туктап калды —Ә беләсеңме, ресторанның иң якын дигәне дә моннан ун чакрымда —Такси туктатам — Безнең контор янына такси унбиш көнгә бер генә килә, анда да Наил Калыйрович получка алган көнне генә Хатыны каршылый —Җәяү атлый торыйк, үзебезнең егетләрнең берәрсе килеп чыкмасмы, гараж тулы машина ич —Атлыйк. Ресторанга ун чакрым, ә минем фатирга чакрым ярым гына үзе. —Анда кибет-мазар бармы соң'.’ — Кайда юк ул хәзер кибет’ Тик кем-кемне кунакка чакыра булып чыкты сон инде’ —Фазыл Зөмәйрәне ресторанга чакыра, Зөмәйрә Фазылны өенә алып кайткач, Фазыл Зөмәйрәне сыйлый. —Кайтып керик әле, анда күз күрер. Әниен өйдәме? айчандыр су хуҗалыгы оешмалары җилкәсендә исәпләнеп, күптөрле кодекслар белән эшчеләрне шушы йорт хуҗаларына гына тир түгәргә мәҗбүр иткән чорларда салынган урам бу. Исеменә кадәр синең кайда эшләгәнеңне кычкырып тора. Паспортына Водстрой урамында яши дип тамга сугылса—димәк, гомер буе син үзен, үзеннән туган балаларын да бары тик шушында гына яшәргә тиеш дигән сүз. Водстрой йортларын башкаларга сатып җибәрә алмыйсың, шәһәрнең башка бистәләренә алыштырырга рөхсәт юк. Бер урамда ике катлы сигез йорт, сигез йортта җәмгысы 188 гаилә, һәр гаиләнең ким дигәндә бер кешесе су тирәсендә эшли. Менә шуңдыйрак табышмак эчендә утыз ел элек Фазыл өчен үз куышы булган тагын бер бүлмә бар. Шул бүлмәдә Фазылнын элеккеге хатыны Язилә яши. Зөмәйрә беләме моны—әлбәттә, белә! Сигез йортлы урамда һәркемнең биографиясе, язмышы, кылган гамәле, уйланган уе кеше телендә йөри. Әгәр Фазылның Зөмәйрәдә кичкә кадәр утырып, ниһаять кайтырга дип урамга чыкканын ишек төбендә төркем-төркем апайлар көтеп торса һәм: «Булдымы? Ул гомердән бирле ялгыз яшәп, яңадан кызга әверелгәндер инде ул!.. Монда хәтле килеп җиткәч, үз өенә кереп чыксаң да ярыйдыр. Малаең өйләнергә йөри анда!» дип, телләшеп калсалар, гаҗәпләнмәс абзагыз. Водстрой урамының кануннары коры... Ләкин барыбер. Фазылнын Зөмәйрәгә ияреп килүенә Язиләнең бүгенге тормышына карата астыртын кызыксыну да сәбәп булгандыр... Зөмәйрәнен бер бүлмәле фатиры эчтән келәмгә төрелгән, идәндәгесе—таныш, андыен Фазылга да бирделәр. —Әйдә, түргә үт, тавышыңны тотмыйча, авыз тутырып кырдагыча сөйләшә аласың, мин бу келәмнәрне матурлык өчен элмәдем— келәм тавышгауганы йота ул... Мине югалтма, кухняда булырмын. Оялып торма, үзеңне өендәгечә иркен хис ит. Фазыл, сутлы мәзәк ишеткәндәй тыела алмыйча, көлә башлады. Зөмәйрәнен гаҗәпләнеп текәлеп калуын күргәч кенә, мәҗбүри туктап калды. —Ник көләсең? —Үз өендәгечә дигәч... Савинда без урамнан йөзеп керәбез дә идәндә итек киеп йөрибез, юрган астында жон оектан калабыз. —Итек тә бар, жон оек та бирә алам. —Әллә син дә тунасынмы? —Юк, кигәнем юк. Әнинеке ул җылы киемнәр. Фазыл як-ягына каранып алды да пышылдауга күчте. —Әниен өйдәме? —Юк. Мин үзем генә яшим. —Әниең кияүдәме? —Җүләр. Биш ел инде ул каен төбендә. Урыны оҗмахта булсын — Ачуланма берүк. Мин, карт зимагур, сине гел яшь күргәч, әниеңне дә гел унсигездәдер дип белә идем. —Карт зимагур димә, Фазыл, юкса мина да әллә нинди кушаматлар сыларга була. —Гел кырда яшәгәч, кыргыйланасын икән ул, инде кеше белән жүнләп сөйләшә дә белмим. —Син кырда, мин конторда... Ә язмышларыбыз берүк төрле Синен хет, Фазыл, күкрәк кагып мактанырга малаең бар. Мин, яшьлегемдә бер «фашист» кулыннан котылганга сөенеп, гомергә ялгыз калдым и К —Безнең Шәледә 57 яшьлек кайнана килене белән бер көнне бала тапты Ә Насыйп абый үзеннән 17 яшькә аты хатынга өйләнеп, жиде бала үстерделәр Насыйп абый күптән мәрхүм инде, ә хатыны исән әле. оныклар үстерә, һәнүзәттәй Мөхәммәтхан бабайга 73 яшендә кияүгә чыкты, ә Халисә әби күрше авылдан 78 яшендә аерылып кайтты —Сезнең авыл зур бит ул. әллә кемнәре бардыр. Мин сынар урамда яшим Иртәнге жидедә махсус автобус эшчеләр белән төяп алып китә, кичке алтыда китереп бушата. Көн саен шулай өйгә кайтам да бикләнәм Аракы сорап килгән ирләргә ишек ачканым юк. Ял көннәрендә базарга чыгып, аннары, келәм чистартып вакыт үтә дә китә шунда. — Контор күселәре жанына тимиме? Ялгыз хатынга түрәләр тынгы бирми торгандыр Алар монда шәһәр куенында жирсеп яталар ич. —Әни әйтә иде—күнелсезгә күлмәк кидермиләр, дип. Баштарак телләренә салынучылар күп иде үзе. Аннан тындылар Урамда да. эштә дә шул ук кешеләр арасында булгач, кемнен авызын ничек ябарга кирәген белам хәзер. Җирсегән ирләргә яшьләр житәрлек—бик үгетләнеп тормыйлар үзе. Чистай шешәсе әкрен бушаса да, ике канатына жәелгән китапсыман өстәлдәге ризык күзгә күренеп кимеде Анын саен Зөмәйрә «Мин ирләрне кыстый белмим инде, ялындырмыйча аша»,—дип искәртеп торды Ул бу сүзләрне аеруча басым ясап, нәзакатьле, аңлаешлы итеп кабатлый иде —Җавап бирәсең килмәсә—дәшми калырсын. Фазыл, сорыйм әле, улыңны еш күрәсеңме? Фазыл, дүрт кырлы өстәлнең бишенче почмагын эзләгәндәй боргалана башлагач, Зөмәйрә сүзне ялт кына икенчегә борып карады —Телевизор кабызыйммы9 — Кирәкми, вакытны әрәм итмик. —Берәрсе янына ашыгасынмы9 Кая?! Килеп житгем инде. Синең янда калырга куркынычсызлык кагыйдәләре инженерының рөхсәте кирәк түгел микән? —Ул инженерга үпкә сакларлыгын юк синен. Фазыл Анын эше кешене вакытында хәвефтән аралау —Сау-таза чакта берсен дә күрмәдем мин ул яклаучыларның. —Инженерыбыз яшь. Көне-тоне Наил Кадырович йомышы белән, малайшалай шикелле чабып Йөри шунда —Ул инженерын чыксын иде безнең белән бораулауга, күрсен иде үз күзләре белән! Бригадаларда башына кияргә каска таба алмыйча интегәчәк ул! Егетләр унсигезәр метрлы вышкага бернинди страховкасыз менәләр Менгәч билдән каптыра торган чылбырларны берәрсенең күргәне бар микән9 Утызар градуслы суыкларда көзге нәлтә калынлыгы вагоннарда электр спирален сүндермичә өч ир-егеткә йоклап ягарга ярый дигән кагыйдә бармы? Коноплев янып үлде ич. —Ә Зәмир—Раштуа суыгында, су шлангасы ярылып, йөз дә ун атмосфералы фонтанга коенып, ашыгыч ярдәм күрә алмыйча шул вагонында катып үлде. Унсигез метрдан йодрык кадәрле болт төшеп, Әнәснең миенә кадатмадымы9 .. Ә Кислов нишләде9 Зарплатасы аз дип. прораб эшеннән бораулаучы булып күчкәнмен икенче атнасында ук метр ярымлы «крокодил» ачкычы белән муенын өздергәндә кайда йөрде сон ул куркынычсызлык директорын9 ' —Фазыл, тукта әле, мин түгел бит ул инженер Монда алар берсе дә юк,- диде Зөмәйрә, каршыдагы шешәне ераккарак этеп,—Шушындый ашны мәет ашына әйләндермә әле.. Ачуланма берүк Беренче соравын жанны диңкетте Күргәнем юк минем улымны Гашлал киткәннән соң бер талкыр да күргәнем юк Күренмәсә генә ярар иде дип яшәдем. Аны күрсәм, янадан теге тозакка үз ирегем белән әйләнеп кайтырмын дип куркам Әле сиңа ияреп килгәндә дә гел каршыма килеп чыгарлар кебек иде —Әйтәм аны килгәндә якаң эченә чумдың... Мин бит сине гайбәт күзеннән качасың дип уйлап, өйгә йөгертеп кенә алып кердем... Юк синең улын монда. Өйләнде дә шәһәргә күчте ул. Хатын ягыннан туганнары фатир сатып алган үзенә. Су министрлыгының «крепостное право»сыннан котылды ул. Юкса монда туган балаларның балалары да су хуҗалыгында эшләргә мәҗбүр. Ә синең улың Алабугадагы милиционерлар мәктәбен бетерде, милиция капитаны ди ул хәзер. Тик соңгы елларда ГАИ системасына күчкән дип сөйләделәр. Син мине шаккатып тынлап торасың—юри белмәмешкә сабышып кыланып утыруынмы, әллә чынлап та улың турында берни ишеткәнең юкмы? —Чынлап та... Аерылышканның беренче елларында: «Улың бакчага йөри», «Улын укырга керде—әйбәт укый», «Бөтен килеш-килбәте, кыланышы, холкы-фигыле белән суйган да каплаган син инде», дип, гел сүз җиткереп торалар иде. Әкренләп телдән төштек. Минем ише аерылучылар күбәйдеме, үзем кызыксынмагач, килеп әйтүче юкмы, белмим. —Сагынмыйсың дамы? —Сагынырга куркам. Күз алдымда үсмәгәч, үзе дә мине эзләмәде бугай. Бәлки әнисе миңа каршы тәрбияләгәндер. Ташлап киткән әтине кем яратсын инде. —Әти кеше балага үскәндә генә түгел, үсеп җиткәч тә бик кирәк ул, Фазыл. Проблемалар күбәйгәч: “Әти, тегене эшлә! Әти моны тап! Теге кирәк, монысы юк”. Әти кеше ул гел снабженец кебегрәк үзе. Ул барында бар да бар. Юк икән—бер нәрсә дә юк. —Зөмәйрә, син дә әтисез үстең мәллә? — Киресенчә, әти белән үстем. Ул әле дә исән. Авылда төп нигезебездә ялгызы гына яшәп ята. Кайчан кайтып керсәм дә мин үз өемә кайтам. Әти—ул нигез! —Әниләр кем? —Әниләр—күкрәк сөте, канат җылысы һәм мәхәббәт. —Зөмәйрә. нигә соң син моңарчы әни булырга теләмәдең? —Әтисез бала үстерәсем килмәгәнгә. —Мин менә әтисез үстем. Әти үлгәндә ярты яшем тулмаган килеш. Өч бала калганбыз. Ятим бала диптер, сүз әйтмәде әни: туйганчы уйнадым, туйганчы йокладым. Минем белән күп уйнаган малайларны, өйләренә кайткач, әтиләре каеш белән яра икән. Эш ташлап, дөньяны онытып, уенга салынган өчен. Әтиле гаиләләрнең хуҗалыгында эше бик күп. Алар икешәр сыер тота, унышар сарык, санап бетергесез каз-үрдәк- тавык. Шуңа күрә, печән ташу, утын кисү, каз көтү, тавыкка ат колагы җыеп кайту ише эшләр әтиле өйләрдә хәттин ашып китә... —Син дә шул ук авылда яшәгән ич инде, Фазыл! —һәй, безнең ике сарык—бер кәҗә, җиде тавык та бер мәче... Минем уйнарга вакытым күбрәк кала иде. Кәҗәне дә минем өчен генә асрадык. Көнгә ике чүмеч сөт бирә иде ул. Әни ипине бик тәмле пешерә иде, күршеләр гел күәс төбендәге камырны сорап керә торганнар иде, әчеткеч итеп... Чикләвек төсенә кереп, кабарып пешкән ипинең кыерчыгын кисеп аласын да кәҗә сөте белән сыпырасың... Көне буе уйнарга житә. Кичке савымныкы белән төн чыгасың. Мин әнинең эштән кайтканын көткән кебек кәҗәбезнең көтүдән кайтканын көтеп ала идем. Зөмәйрә рәхәтләнеп көлде: —Буровойда кәҗә асрамадыңмы соң? —Ярар, ирештермә, апаем, мин балачагымны искә төшереп утырам ла... Ятимлекне тоймадым дип әйтәсем килгән иде. —Әтине кәҗә алыштыра алмый инде, Фазыл! Хәтта ике чүмеч сөт бирә торган, мамыклы кәҗә булса да. —Белмим... Шулайдыр. Тик хәтеремдә шунысы гына бик шәп сакланган—әтиле малайларны чалбар каеше белән яралар иде, ә минем әни, чүпләмәле сөлгене урап, җилкәнең кычыта торган җиренә генә суга торган иде. —Син, Фазыл, малаеңны ташлап киткәнгә күрә үзеңне аклый торган фәлсәфә уйлап чыгаргансың. Отиен исән булса, бәлки, үзеңнен дә язмышын башка юлдан китәр иде әле. —Аерылган ярлар яна гаилә кора. Үги әти белән дә үстереп була —Үги әтинең нигезе дә үги анын, Фазыл! — Мин монда ни өчен килдем әле, Зөмәйрә9 —Белмим. —Язилә янына әйләнеп кайт дип, синнән үгетләтер өченме? —Белмим... Ә бәлки синең уйларыңның ныклыгын тикшерәсем килгәндер... —Ресторан ерак дип, үзен ияртеп кайпың да инде, сорау алып интектерәсең. —Әйе шул. Без бит синең белән бүген пенсия кенәгәсен юарга дип җыенган кешеләр —Рәхмәт Якты йөзен, ак күмәчен, туры нәсихәтен өчен рәхмәт Китим мин... —И, Фазыл, тол картайган кызларны да уздырып алай чәпчемә әле. серкәң су күтәрмәсә—әйдә, шәраб йотып куйыйк Күңелеңдә икеләнү юкмы дип сынап кына караган идем Үкенмисен икән—монысы бик шәп' —Әллә телевизорны кабызасыңмы? —Ашыкма Фазыл, бу вакытта анда «Тыныч йокы нәниләр» дигән тапшыру бара Йә тагын бәхәс куптарырбыз Икебез дә ярсулар Икебез дә моңсулар.. Икебез дә ялгызлар —Синең янда вакыт тиз үтә. Зөмәйрә —Калган гомеребез җитәр иде әле. Ә хәтерлисеңме утыз ел элек9 . —Кызык. Без яшәгән җирдә дөнья кинәт картаеп калды Ни генә искә төшерсән дә хәзер елларны дистәләп саныйсы Утыз ел элек, егерме ел буе. Ун ел күргән юк —Елларыңны, әнә. калькулятор белән сана, теләсәң нишлә Тик сәгатькә карап кына сөйләшмә. —Ничәләр тирәсендә куып чыгарырсын икән дип кенә күз салам Юкса минем вакыт гел иркен хәзер Тан атканчы сайрашып утырсак та риза... Ни дип җавап бирсен сон Зөмәйрә9 ' Илле яшьлек ир-атны төнгә каршы өенә алып кайтып бикләгән икән—димәк барлык сорауларга да Зөмәйрәнен җавабы бер генә: «Риза!» Тел белән әйтеп, артык сүз ясаунын кирәге бармы?! Мондый минутларда күп нәрсә сүзсез рәсем кебек үзеннән үзе аңлашылырга тиештер. Истәлекләр, хатирәләр, үкенүләр, сагынып еламсыраулар өчен әрәм төн бит бу. Фазылның табын артында утыруы бөтенләй комарсыз, хөсетсез максатсыз. Анын. намус хөкеменә баш игән гөнаһ иясе кебек, тәүбәгә килеп азаплануы Зөмәйрәне рәнҗетә генә Ирләр кызыкмаслык хәлдә түгел ләса ул!.. Димәк, ахырынача түзеп, бу очрашу уенын дәвам итәргә, сынарга икән сынарга, җиңәргә икән җиңәргә кирәк! Бу спектакльдә төп рольне Зөмәйрә башкарырга тиеш Вакыйга аның сәхнәсендә бара, иртәгә тамашачылар каршында җавапны ул үзе генә тотачак. Хужабикә, газ плитәсендә янып-көя торган ризык булмаса да. табын артыннан кисәк торып, кухняга йөгерде, юыну бүлмәсенә кереп газ колонкасын яндырды Буш ванна төбенә шаулап су акканы ишетелде Су тавышы әйтергә теләгән фикерен күммәсен дипме, ярым ачык ишектән гәүдәсен яртылаш күрсәтеп Фазылга дәште — Мин чайканып чыгам Моңаеп утырма, аша-эч, ял ит. —Үзем генәме? —Озак тормам. һәм Зөмәйрә. Фазыл тотып алмасын дигәндәй, ишекне капылт ябып келәне элде. , Фазыл, табынны онытып, юыну бүлмәсенә таба борылды Ябык ишек аша Зөмәйрәнен һәр хәрәкәтен күз алдына китереп утырды ул: чәчен сүтә—шпилькаларын пыяла шүрлек өстенә тезә Димәк, хәзер чишенә башлый. Һәй, вакытның әкрен үтүләре—сәгатьләрне йөрүеннән туктата торган минут бит бу. Аптырагач, Фазыл бер рюмка каплап куйды, тагын, тагын берне күтәрде., аны апельсин телеме белән юып төшерде... Су агышы өзек-өзек шаулый... димәк ул ваннага кергән дә су агымын үзенә буйсындырмак булып утыра. Димәк ул хәзер шәп-шәрә. Ә бәлки ул Фазыл ятып йокласын дип махсус юынырга кереп вакытны гына сузадыр һәм менә хәзер юынып бетергәч шундук кер уа башлар?! Фазыл кире чигенмәслек тәвәккәллек белән урыныннан торып ике араны бүлеп торган ишек янына килеп басты. Ялгыш кына бикләргә онытылмады микән дип, сынар өчен тоткадан тартып карады—юк, бикле. —Зөмәйрә!—диде ул, ишекнең ут яктысы кысылып калган ярыгына иреннәрен терәп —Арканны ышкыйсы бармы? Жавап урынына эчтән жыр яңгырады: ...Сулар ага арыктан. Ирләр карый ярыктан... Су шаулавы—аерым, жыр аерым ишетелә—бергә кушыла алмадылар. Фазыл ишек тоткасын учы белән урап тотты да йолкыды. Тотка нык утыра иде суырылып чыкмады, аның каравы эчтәге келә оясыннан сикереп чыкты Зөмәйрә ишеккә йөз белән утыра иде. өстенә килеп кергән Фазылны күреп: «Аһ!»—дип куырылып килде Күбеккә күмелмәгән күкрәкләрен ике кулы белән каплап азапланды. Күл өстендәге төнбоек кебек, гөбе сөтендәге атланмай йомарламы, бәкегә төшкән су анасы, ак күбектән үсеп чыккан Алиһә кебек утыра иде ул. Көмеш торбаның кәүсәр агымы Зөмәйрәнен йомры иңбашына бәрелә дә чык бөртекләре булып Фазылга чәчри. —Салкын керә, яп ишекне,—диде Зөмәйрә, ләкин: «Теге яктан!»— дип өстәмәде. Теге келә белән эчтән бикләнгәч тә Фазыл өнсез калып, анын юынганына сокланып утырасы иде дә, тик битенә кушучлап жылы су чәчрәтүдән айнып китте. —Оятсыз!—дигән булды Зөмәйрә, күршеләр ишетмәслек итеп кенә — Утны сүндер ичмасам. . Фазыл бу сүзләрне ризалык билгесе дип кабул итте Кеше ин әвәл пинжәген, аннан күлмәген салырга тиештер Ләкин ул башта чалбарын салды, моны анлар өчен вакыт юк иде инде. Дәресен генә әйткәндә, ванна бүлмәсендә үк чишенүнең бөтенләй кирәге дә булмагандыр—монда карават—мазар юк, су эчендә парлашып уйнарга дельфиннар түгел лә Ә барыбер чишенүен белде ул. Чалбарны салганда балагын таптап бетерде, салган кием шул килеш идәндә калды. Ә менә носкиен салам дип, бер аягын күтәргәч, ул гәүдәсенең тотрыклыгын югалтты. Бер аяклап сикерә-сикерә торгач ванна кырыена утырган иде—сабынлы тимер аны су эченә шудырды. —Пинжәк кесәңдәге документларың жеби бит!—дип кеткелдәде Зөмәйрә. —Жебесен, жебесен, жебесен!—дип, бер сулышка өч сүз ияртеп чыгарды Фазыл —Пенсия кенәгәсенең башы бетсен' Аны Зөмәйрә чишендереп бетерде. Берүк монда шаяра күрмә, яме Фазыл, коры урынга чыкканчы түз!.. —Алайса тизрәк юыныйк... Әгәр бер ванна эчендә Фазыл белән Зөмәйрәнен су коенып утыруын Архимед күрсә—үзенең законын тагын бер тапкыр ачар иле Уртача гомер яшәп, икесенең берсенә дә тәтемәгән кияү мунчасы иде бу: су җылысы канны уйната, арка ышкыганда бер кулда мунчала булса, икенче кут эшсезлектән үз-үзенә урын таба алмаган кебек ханымнын тәненнән тотынып калырдай урын эзли. Уң куп Сул кулдан 27 көнләшеп мунчаласы белән ияреп китә. Күз карашлары тугарылды—гел «оятсыз» дип әйттерерлек урыннарда уйный Зөмәйрә. Фазылнын кулларын гына түгел—күз карашларының да кая карап юлланганын тоеп, сискәнеп китә Ләкин бу сискәнү үзен гомер буе ирләр кулыннан, ятлар күзеннән яшергән ялангач тәннен сөенүе генә... Алар, җилкәгә жилкә терәп, икесенә бер сөлге белән сөртенделәр Бер мәлгә тынсыз калып басып торганнан сон, Зөмәйрә элгечтәге бәрхет халатына үрелмәкче иде—өлгермәде, Фазыл аны күтәреп алды. Бу юлысы эчтән ачылырга онытылган келә тагын шартлап ачыллы —Әкрен, өзлегерсең, сиңа авыр күтәрергә ярамый ич, Фазыл —Ярый! Үземә дигәндә ярый Колхозга дигәндә юк Төн ишекләрнең биген тикшерде. Төн фатирдагы утларны сүндерде. Төн аларның икесен юрган белән каплады... Алар, берсен-берсе ашардай булып, үбешергә тотындылар. Куллар бот тирәсеннән нидер эзләнде . Бераздан юрган эченә миләш чәчәге исе таралды... —Кече телемә дә йокмадын син, Зөмәйрә... —Кал бөтенләйгә... Туйганчы сөярсен —Бүген үк сөясем килә. Тагын Тагын' —Сынап кара үзенне Тәнәфес ясап алыйк та... —Юрган астындагы тәнәфес кенә җитмәс микән? — Куалама атны, Фазыл! Барыбер иртүк чыгып кача алмыйсын— киемнәрең юеш. мин аларны чайкап элеп куям, ә син чәй янарт Хәзер мин сиңа коры киемнәр китерәм. —Үзеңнең эчке күлмәгеңнеме? Зөмәйрә юрган астыннан шуып кына чыкты да шкафны актарып эре шакмаклы кызыл күлмәк белән трико чалбар китереп бирде Киемнәрне кулга тоткач ни ташларга, ни кияргә белми торган Фазылны күреп ханым акланырга ашыкты —Әллә кемнәр кигәндер инде моны дияргә телисенме?. —Юып үтүкләнгәч инде Размерлары нәкъ минеке бугай Әгәр шушы минутта Зөмәйрә «Син килеп киярсен әле дип мин боларны утыз ел буе сакладым»,—дисә, Фазыл, кияүләрчә шатланып, горурланып, аны көтеп яшәгән ханымга рәхмәт тә әйтер һәм бу бәхетне читләтеп йөргәне өчен үкенеп тә куяр иде Ирнен нәүмиз күнеленә нәзәкатьле ялган, ягымлы куштанлану, сөю хисләрен кузгатырлык матур җөмләләр уйлап чыгару кирәк иде. Ләкин бу шартларны китерер өчен Зөмәйрә тәҗрибәле, хәйләкәр, күпне күргән—ирләр кичкән хатын булырга тиеш иде. Ханым жавапнын ин авырын сайлады — Борчылма, Фазыл, иремнән калган киемнәр бу. Мин аны шундый тиз очырдым—чемоданын да юньләп тутырып өлгермәде. Килеп чыкса төяп китәр әле дип. шкафның бер шүрлегенә өеп куйдым шунда Бораулау эше белән чагыштырсаң, бу минутны авария китереп чыгаручы сәбәп дип бәяләргә мөмкин булыр иде Эш урынындагы ялгышны төзәгер өчен, ашыгыч рәвештә ныклы бер карарга килеп, тиз арада чара күрергә кирәк, кул хатасын акыл белән генә төзәтә аласын анда. Сүз хатасын берни төзәтә алмас Ин мөһи.ме, хәзер Зөмәйрәгә ярамаган сораулар биреп, илле яшеңә житеп тә зөфаф киче эхтәп йөргән ише кыланмаска, кунакка хас тыйнаклык белән хужабикәне рәнжетми генә тан аттырырга Әлбәттә, кеше салган күлмәкнең бәясе төшкәнен белә торып, кешедән калган куенга сыенып, ирдән бушаган өйгә йортка кереп, яшәү рәвешеңне язмышка буйсындыру—ирләр хыялы түгел Ир кеше һәркаида беренче булу турында хыяллана Ләкин бүгенге төн бары тик зимагур сәфәренең чираттагы тукталышы гына Фазылны әле алда яңа юллар көтә Юллары кыскарып, сонгы тукталышы якынайса да, ул әле һаман мәхәббәт хакында хыялланачак. Яшьлектәге хаталарны төзәтәм дип. ир уртасы яшькә җиткәч тагын хата ясаргамы1 ’ Ялгышларны ясау—рәхәт ул! Я ягышларны ялгыш белән төзәтү—югалганны югалту белән кайтару кебек ул... Ләкин! Ләкин Фазылның ялгышында бүгенге төннен һәм Зөмәйрәнен һич гаебе юк. Зөмәйрә халат урынына кофта бөркәнеп өлгергән иде. Челтәрле ак кофта ботларынын ин юан өлешен генә капларга җиткән. Өске төймәләре каптырылмаган күкрәге, итәксез калган ялан аяклары, җине сызганган беләкләре, тузгып торган чәчләре үзенә дәшеп тора. Фазыл, ялгышрак һәм ашыгыбрак уйланган уйлары өчен гафу үтенгәндәй, кочаклап алды да бит алмаларыннан, колакларыннан, муеныннан үпте. Шәм кебек Зөмәйрә тагын эреп төште. Төн тагын да озынайды... Кыска тукталыш озын тәнәфескә күчте. —Хәтерлисеңме, Фазыл, син эшкә урнашырга килгәндә безнең контора өч вагоннан тезелгән көпчәкле коридор иде... Хәтерлисеңме? —Хәтерләмәскә, ул хәтлек әллә... —Минем дә «Ак Чишмә»дә беренче көнем иде ул. Беренче эш итеп синең хезмәт кенәгәңә кул куйдым... Син минем беренчем, Фазыл! Теге исерек артыннан калма . А к Чишмә»нен борынгы бабасы СМУ «Водстрой»нын адресын Фазыл. Оренбурдан кайткан чакта, поезд ятагындагы гәзит өемнәренең берсеннән язып алган иде. Ярый әле, иренмичә, өтер-ноктасы на чаклы күчергән. Юкса, «Трактор» урамнарының кайда икәнен Казандагы миллион кешенең нибарысы йөзләбе генә белә— алары да шул урамда яшәүчеләр үзләре. «Промбаза» тукталышын сорашкач, Яна Бистәнең татар зираты артындадыр шәт, анда бөтен урам исемнәре тимер-томырлы: йә Магистральный, йә Технический, Турбинный. Тракторный да шундадыр дип аңлаттылар. Тукталышта төшеп калгач, Фазыл, киеменә, килеш-килбәтенә карап шушы тирәдә яшәүче халыкка охшатып, бер ападан юл сорады: —Тракторный урамы кайсы якта ул? —Әнә, теге исерек артыннан калма, «Тракторный»ларның дүртесен дә табарсың. Гаражларга чаклы бар, яме! Әлеге исерек урамның уң ягыннан сул ягына сугылып атласа да, Фазыл адашмас өчен аныңча йөрергә тырышты. Алпан-тилпән барса да, исерек абзацның өенә туры кайтышы иде. «Икенче тракторлы» белән «Дүртенче тракторлы» кисешкән жирдә җәелеп ята иде ул гараж. Жәелсә дә өч вагоны, коймасы һәм бораулау вышкаларын иңенә алган куәтле «МАЗ»лары белән камалышта калган. Идел яры. Макарон фабрикасы. Мех берләшмәсе. Балавыз заводы. Шәраб цехы. Солидол базасы, алты бугазлы ТЭЦ морҗалары Фазылга кирәкле СМУ «Водстрой >ны шундый итеп каплап куйганнар ки, эш эзләп йөрүче бер генә хезмәт иясе дә бу тирәгә килеп җитә алмас Шуна күрәдерме, су хуҗалыгы җитәкчелеге эшчеләр чакырып газеталарга белдерү бирергә мәҗбүрләр. —Кем дип белим сезне? —Пока әллә кем түгел әле, Фазыл гына. Зөмәйрә белән, дөресрәге кадрлар бүлеге инспекторы белән беренче сәламләшү әнә шулай башланды. Ул чакны кызның Зөмәйрә икәнен белми иде әле Фазыл Егерме яшенә чаклы җыелган белешмәләрне өстәлгә өеп куйгач, инспекторның чырае җитдиләнде. —Шушы яшьтән ике кесә кәгазь җыйгач,—дип кирегә сукалый башлады Зөмәйрә,—тора-бара бер капчык булыр болар! «Авыл механизаторы таныклыгын Шәле мәктәбендә аттестат белән бергә биргәннәрдер инде... Комсомол билетыңа өч айлык взнос түләнмәгән. Әйбәт укыгансың үзең. Ник институт мазарга кермәдең? —Әти стипендия түләмим диде. Зөмәйрә Фазылның хезмәт кенәгәсен борынгы китап укыгандай арткы битеннән башлап актарырга кереште Үзе—күргәнен кычкырып укый бара: • Ветеринария институтының фәнни базасында дүрт ай оператор: Меховойнын икенче фабрикасында өч ай: 16 нчы заводта ике ай; Магаданнын Карамкен геологик партиясендә биш көн: Оренбург өлкәсе Ташлы районы М Горький колхозында алты ай, М Вахитов колхозында комсомол секретаре булып сигез ай.. * Пенсиягә чыкканчы егерме хезмәт кенәгәсе дә җитмәячәк бит сезгә. Летун бит сез. Димәк, эш сөимисез. —Эшнен кайсысын да сөям мин, өзелеп сөям! Начальствосын гына сөймим Ә алар туры әйткән эшчеләрне сөйми Шуна күрә минем трудовой книжкамда гел сөя дә сөйми! Принят та уволен! Безнең авылга сезнен кое казучыларның килгәне бар. Мин бәләкәй чакта алар бездә фатирда торды Гомер буе кырда эшлибез, начальствоны сагынып үтәбез инде, унбиш көннән бирле күргәнебез юк, диделәр Вәт, мондый эш ошый мина Эшкә алсагыз, картайганчы беркая да китмәм —Кызганыч, иптәш Шәмсетдинов, бездә эш шартлары бик кырыс Дөрес, зарплаталар әйбәт Ну кешене эшкә атуы гына жинел ул, соңыннан ялкауны да куып чыгаруы кыен —Нишләп ялкау булыйк. Шәледән ич мин! —Хезмәт кенәгәгез киресен сөйли' Мәгез, алыгыз документларыгызны! Әнә, ит комбинатына барып карагыз. Суппродуктовый цехка исемеңне сорап тормыйча да алалар —Апасы, сезнең аулак телефоныгыз кайда ул? Бер абзыйга шалтыратып аласым бар иде. —Аулак телефон капка каравылчысы өендә. Фазыл каравылчы өеннән биш минут та үтмәстән әйләнеп керде Кесәсендәге кәгазьләрен тагын инспектор каршына китереп салды. Зөмәйрә ачуланырга теләп карап тора Йокысы туймаганмы анын. әллә көне буе кәгазь актарып алҗыганмы—Зөмәйрәнен күзләре яна гына елап туктаган сабыйныкы кебек сүрән иде —Хәзер сезгә шалтыратачаклар,—дип кырт кисте Фазыл -Кем? —Начальствогызның исемен белмим. һәм чынлап та барабансыз сары телефоннан фәрман ишетелде —Зөмәйрә, синең янда Шәмсетдинов дигән кеше утырса кирәк Өченче разрядлы дизелист итеп Әмир Ашрапов бригадасына җибәр син аны! Телефон трубкасын куйгач, Зөмәйрә торып басты Анын сүрән күзләренә жан керде. —Сез безнең начальникның туганымы әллә9 ' —Аллам сакласын! Әтием мал врачы булган, әнием гади колхозчы. Бөтен шәҗәрәбездә байлар юк. Хәерче балаларын начальство итеп куя башлаганчы әле бер-ике гасыр үзгәреш кичерәсе бар Зөмәйрә. сулары тамып торган пинжәкне кухняга элеп, газ плитәсен кабызды Тамчылар астына капрон табак куйды —Балконга чыгарып элсәң, йә ире кайткан дип уйларлар, өйдә генә кипсен. —Ник ашыктырасың, үз вакыты белән кибәр rue әле —Иртән иртүк чыгып качасынны беләм лә! Кыргый атны тышауламыйлар Юктан гына каршы килеп тора бу язмыш иремне куып чыгардым, ә син үзен миннән качып китәсең —Син мине берәр айга эшкә китте дип кенә исәпләп тор, Зөмәйрә Кайда да булса үзем бер нигез корып чыгарга тиеш бит инде мин' Менә шунда икебез дә кыз белән егет булып, яңадан яши башларбыз Менә күрерсен. әйткән иде диярсен! Зөмәйрә әлеге аңлашуның ахыры күз яшьләре белән бетәр дип уйладымы—сүзне бөтенләй икенчегә борды: —Карале, Фазыл, теге вакытта, эшкә урнашкан көнне, телефоннан кемгә шалтыраттың соң син? Министргамы? —Ә-ә, син дә нәкъ шул көннәрне исеңә төшереп йөрисеңме? Мин ул чакта Ветеринария институтының фәнни базасына—соңгы эш урыныма шалтыраттым: «Әгәр СМУ «Водстрой»га эшкә урнашырга ярдәм итмәсәгез, кире үзегезгә кайтам, имею право!»—дидем. —Дүрт ай эчендә үк начальство белән чәкәләшеп өлгергән идеңме? —Миннән дүрт-биш яшькә генә олы аспирант тәҗрибә^ ясаганда үләт кырган дүрт күсене виварийдан алып чыгып крематорийга илтеп ягарга кушкан иде. Ачу чыкты. Күселәрне аспирантның халат кесәсенә салып, шул минутта ук китәргә гариза яздым. —Абау, чиркангыч нәрсә... —Иң чиркангыч жан иясе—юньсез ир кеше ул, Зөмәйрә. —Ну... чагыштырдың! —Син сорадың, мин жавап тоттым... Тапмадым бит әле ояшы ла ни тора! Тәки кышны жиндек дип, бугаз киереп төтен өреп яткан ТЭЦ моржалары да шәһәр пейзажына килешеп тора. Шәһәр куенының җылысы алардан бәйле түгел инде бүген. Әгәр көн аяз булмаса, алар кеше күзенә крематорий морҗасы булып күренер иде. Кояш нуры төтен өрәкләрен болыт итеп бизи, ә дымлы жил ул кысыр болытларны офыкка өеп тезеп бара. Кыш буе юлдан көрәп өрәңгеләр төбенә салган көртләрдән төрле тарафларга юнәлгән пычрак су тасмалары да гөрләвекләргә охшап ага. Кичәге болытлы шыксыз шәһәр бүген балкып тора. Халык гараж түбәләрендәге карны чәчә, боз тауларын вата, подваллардан боз ташый, калын киемнәрне урамга чыгарып элә—качып калган кышнын сонгы өметләрен яз кояшы хөкеменә тапшыра. Алабуганың Костенеево авылындагы кое казучы бригадада су ташучы машинаның моторы «шакылдаган» булган. Аны сүтеп жыяр өчен «Ак Чишмә» гаражына кайтарып куйганнар. Өч көн эчендә ватык двигатель төзәтелеп, дүрт тонна су сыешлы автоцистерна Алабуга ягына ашыга иде. Фазыл сөйләшеп, үзенең яшел вагонын Шәлегә чаклы гына булса да тагып кайтырга дип исәпләгән иде дә шофер егет каушап калды. Буш мичкәле машинага вагон ияртеп юлга чыгуның ни икәнен беләдер шул: әкрен генә барырга кирәк, тау менгәндә көчәнергә, үр төшкәндә уйнакларга. Җитмәсә, тагылган арба юл буе машинаны йолыккалап кайтачак... Сүзгә кадрлар бүлеге инспекторы Зөмәйрә катышкач һәм юл кәгазенә аерым имза белән Фазылны вагоны-ние белән өстәп язып куйгач кына, яшь егет артык карыша алмады. Машинага гараждагы хәстәрдән борынлы чиләкләр белән бензин ташыган арада, Зөмәйрә Фазыл белән саубуллашып өлгерде. —Мин барыбер аңламыйм сине, Фазыл... Күпме йөрергә була инде юлда? —Юл—өмет ул! Юл—мажара! Юл—гомер! Юл—эзләнү! —Нәрсә эзлисен соң син? —Тапмадым бит әле! —Нәрсәне, Фазыл, нәрсәне тапмадың? —Нәрсәне икәнен белмим. Тапмаганымны гына беләм. —Муеныңа вагон бәйләп билгесезлеккә сикерәсең. Фазыл яшел вагонны сөйрәп, Актанышка сәфәр чыгарга җыенуын Зөмәйрәгә сиздерергә теләмәде. К — Нишләп билгесезлеккә ди?! Шәлегә алып кайтам да, яшел вагонымны Мишә тамагынын яшел болынына тугарам. Авылнын пионер лагере иле анда. Саша Чекалин исемендәге дружинанын Марат Казей исемендәге пионер отряды, Мулланур Вахитов исемендәге колхозный Татцик исемендәге яшелчә бригадасында суган чүбе утап йөри идек кырык ел элек! —Тимә син шул елларга! Хәзер безгә яна исәп белән яши башларга кирәк үзе... — Мин дә шулай дим ич! Янадан, туган авылымнан башлыйм. Безнен Шәледән читкә дүрт юл чыгып китә Мин дөрес юлдан китмәгәнмен. Анда әле тагын өч юл бар Кайтам авылга, вагонымда яшим— балачагымны кабатлыйм, үскәч күз күрер —Атна ахырында мин дә кайтам янына. Балачагыңда бергәләп ял итәрбез. —Минем балачагымда син юк илен шул, Зөмәйрә! Ярый, сау бул! Барысы өчен дә рәхмәт сина! —Бергә үткәргән төнебез өчен барыбер үкенмим мин. илле яшьтә дә әле өр-янадан кавышып, яшьләр кебек сөенеп яши алабыз дип исбат итәр өчен барыбер кирәк иде ул төн Сау бул. Фазыл! Хуш дип әйтмим' Зөмәйрә яшел вагон күздән югалганчы «Ак Чишмә» капкасыннан карап калды. Фәризә Кайткан саен бер югалту әлегә кайткач Фәризә апага бүләк итәрмен дип. пенсия келәмен алып чыгарга иде исәбе Фазылның. Савин бистәсендәге «Убырлы карчык өе» юл уңае гына, шәһәрнен атлы экипажлар өчен генә салынган урамнарында вагонны сөйрәп бимазаланып йөрисе юк. Табигатьнен ай үсәсен көн үсә торган чагы. Зөмәйрә куенында үткән бер төн эчендә бистә талларынын шартлап ярылган бөреләренә алка-алка песиләр эленгән. Өй түрендәге камышлар тамыр төбеннән бәбкә чыгарган. Казансу ярындагы чытырманлыкны уҗым басуы урынына күреп, сабан тургайлары тантана итә. Бистәне басып алам дип килгән кар суларының әүхәте бетеп, күлдәвекләрнең чиге рәшәткәләрдән өй нигезенә таба чигенгән. Болдыр ишегендәге чылбырга эленгән йозакның юклыгын күргәч. Фазыл ойнен хужабикәсе килгәндер дип уйлаган иде дә—ватып кергәннәр икән. Бүләккә бирелгән келәмнән жилләр искән Бу өйдән урлардай бүтән нәрсә тапмагач, урындыклары-ние белән өстәлне аударып чыгып качканнар Барыбер иртәрәк биргәннәр иде мина бу келәмне дип. юатты ул үзен. Плинтус өстендә аяк бөкләп утырган саз бакасына теш аркылы гына чертләтеп төкереп, Фазыл бу өйдән бөтенләйгә чыгып китте Шәһәрнең туксан тугыз тыкрыклы лабиринтларын үтеп, олы трассага чыккач, машина кыюланды, артына тагылган вагонны да онытып, юл дәвамы белән кисешкән офыкка ашкынды. — Кызулама, агайне! Вагон төшеп калмасын. Син мине сонгы түбәмнән мәхрүм итә күрмә! Фа зылнын мотор тавышын жинәргә тырышып, кычкырып эндәшүен шофер үзенә җикеренү итеп кабул итте, ахрысы —Таш пулат салырлык рәтен бардыр әле Гомер буе бораулаучы булып эшләгәч, бу вагонны балык тотар өчен генә сөйрәп йөрисендер Ш —Яна нигез корырга дәрт тә дәрман да бар анысы, тукталырлык урын гына юк. Әнә, Шәле урманнары башлана. Ашыкма! Туган яклар сагындырган, рәхәтләнеп карап-сөенеп барыйм әле. —Экскурсиягә чыкмадык, Фазыл абый! Минем әле эш сәгатендә кайтып өлгерәсем бар. Шофер егет каршы дәшсә дә, барыбер тизлекне киметте. Ике арада бүтән сүз куермады. Ах, бу юллар!.. Сәфәр чыккан адәм баласын шайтан өермәсе кебек бөтерә дә ала... «Балалар, олы юлда уйнамагыз, юл алып китәр!..» Әниләр тагын нидер кычкырып кала, тик инде без ишетмибез. Урамга чыккан саен әйтелә торган сүзләр бу, шуна күрәдерме колак ияләшкән, ул хәерфатихалар күпме генә изге булсалар да, безне сискәндерми, артык уйландырмый. Өйдән чыгуга без әниләр тавышыннан бик тиз ерагаябыз. Җәяү йөрмибез лә, йә агач атка атланып, йә бөгәлҗәле тимер чыбык белән кыршау тәгәрәтеп... Авыл капкасын чыгуга әниләрнең хәер-фатихасын арыш басуы өстендәге тургайлар тавышы күмеп китә. Агач атлар безне гел авыл читенә сөйри, безгә инде авыл эчендә генә кызык түгел, читкәрәк чыгып офыкка таянасы, ерактагы маҗараларны якынайтасы килә. Без дип әйтүем, авылның бөтен малайлары да андый түгел. Кемнәрдер ата казлар белән жәнжал чыгарып пожарный буасында быкырдап кала; кемгәдер урып-җыю сугышында җимерелеп кайткан комбайннар өемендә актарыну кызык; кибет артындагы әрҗәләр әрдәнәсендә хәзинә эзләп йөрүчеләр дә җитәрлек; көтү куганда уянып Мишәгә олагучы чабакчылар да бар. Ләкин алар Фазыл түгел. Авылда юллар җитәрлек анысы, тик алар искергән, тузган, алҗыган. Ул юллардан чыгып китсәң, хыялыңа хас моратыңа ирешә алмыйча сукбайга әйләнеп, жинелеп кире кайтып керерсең төсле. Һәркем үзенә тин юлны эзли. Ә монысы КамАЗ юлы гына. Татарлар Мәскәүгә хаҗ кылырга килсен өчен салынган юл. Чулман, Нократ елгаларын сикереп, Шишкин урманнарын кисеп, Мишә болыннарын, иген кырларын сытып, балачактан килгән иске юлларны өеп. Мәскәүгә таба сузылды да ятты... Саф һавадан, тыныч төннәрдән, сайрар кошлардан мәхрүм иткән бу юл—үзәккә ясак түләп, татарны талау юлы... Кеше үлмәгән, фаҗига булмаган бер генә чакрымы да юк аның. Казаннан кайтканда Шәле шушы юлнын кырыгынчы чакрымында кала... Шәленең кайда икәнен бөтен Колорадо коңгызлары белә... Мәктәп елларында урман каравылчысына ияреп, ком буразналарына кадап йөргән үсентеләр нарат урманы булып үсеп буйга җиткән; Шәленен мең хуҗалыклы мал-туарына кышлык печән урынына ярар әле дип, чүп үләннәрен җыйган элеккеге кукуруз басулары; Колхоз председателе Шакал Фәйзи күрмәсен дип, бер култык эт эчәгесе белән башыңнан капланып, буразнасына ятып качып калган элеккеге бәрәнге кырлары— Самосыроводагы чүп базы төтеннәрен ерып чыккач та, төсләрнең кискен алышынуында гүзәллек симфониясе булып, югалмаслык ераклыктан күренеп тора. Анда бәләкәй Фазыл “Мәдрәсә бакчасы”нда каз бәбкәләре көтә. Бәбкәләре, ана казны тыңламыйча, бала канатларын тырпылдатып инешкә йөгерә. Борчулы ана каз, орыша-орыша, бәбкәләрен куып китә. Бәләкәй Фазыл да сигезенче бәбкә булып аларга иярә. Каз йөзәрлек инеш Фазыл өчен тубыктан гына. Фазыл да аларны уздырып, инеш буйлап йөгерә башлый Ана каз аны жүләрсенеп, башын чайкый-чайкый карап тора да үзе дә инеш барлыгына сөенеп, шап-шоп канат кага. Алар озак юанмый, чөнки башкалар ашыктыра Ике оя каз инеш өстендә кушылса, бәбкәләр буталып бетә, казлар гауга куптара, малайлар сугыш чыгара Фазыл белән ана каз бәбкәләрне чирәм өстенә тезеп киптергәндә баш өстендә тилгән бөтерелә... Тик кызыгып йөрсен. Фазылларның җиде бәбкәсе көзен җиде каз булыр. Бәбкә югалткан егетләрне Шәледә җебегән диләр Шәлегә якынайган саен балачак ерагая бара. Әллә сирәк кайтканга микән—кайткан саен бер югалту анда Чишмәләр кими Авыл яралганнан бирле гомер-гомергә сабантуй мәйданы булган «Мәдрәсә бакчасы»н бүлгәләп, алты йорт салып куйганнар Халыкка жир җитми, өй салыр өчен урынны яна планнан—карурман итәгеннән бирә башлаганнар «Мәдрәсә бакчасы» амфитеатр сыман һәм авылнын кыл уртасында, чишмәләр камавында, инеш ярында, тупылдар арасында, каз тәпие эзләре өстендә иде Инде. КамАЗ юлыннан төшеп, авыл очына керү белән халык билдән чума торган ком тузаны өстенә Сабан туйлары өчен яна мәйдан ачканнар Шакал Фәйзи пенсиягә киткәннән сон. авылда бербер артлы алты председатель алышынган. Аларнын күбесен КамАЗ юлы алып киткән, алып китә алмаганнарын транзит машинага таптаткан. Председательләр алышынган арада гасырлар буе Сабан туйлары гөрләгән «Мәдрәсә бакчасы»н бүлешеп бетергәннәр Фазылнын вагоны сыярлык та урын калмаган. Шәленен жил тегермәне дә, канатын яшен сукканннан сон. тынып, җимерелеп калган. Илле елдан бирле надан авылга зыялы балалар хәзерләгән ике катлы агач мәктәпне сүтеп утынга өләшкәннәр Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, хәтта Сара Садыйкованын беренче җырлары яңгыраган агач клубны таш нигезгә күтәреп кибет иткәннәр Патшалар заманында ике мәхәллә булып яшәгән дүрт мен кешеле Шәленен коммунизм төзелешендә исән калган сынар мәчетенең дә манарасын сүттереп, инде дини һәм милли яңарыш чорына кергәч тә. мәчет салдырырга акча табылмыйча, диндарларны сәҗдә кылырлык ышык урынсыз калдырдылар.. Тактаяргычнын остаханәсе көпә-көндез янып көлгә очкан. Яңасын салырга, такта яру, шомарту өчен станоклар алырга колхозның казнасы буш Хәер, колхоз төшенчәсенең дә «кол» дигәне генә калды бугай, ә колларга хезмәт хакы түләү тиеш түгел. Фермалар да һаман шул ук—Фазыл кечкенәдән күреп үскән килеш, хәтта төзәтелмәгәннәр дә... Әнә, чылбырлы тракторга тагып бер арба корбанны—әле көтүлек күреп тә өлгермәгән бозауларны Көрәксә елгасы итәгендәге үләт базына алып киттеләр. Хәйдәрнең түше кызган азыл абый! Вагоныңны кай тирәдәрәк калдырасы'’ Шәленен кибет тирәсенәме, әллә Казан автобусы туктый торган җиргәме? —Урман авызында калам. Авылга җәяү генә керәм. Рәхмәт сина. агайне! Кире кайтканда бу тирәгә сугылып кит, бәлки мин әле монда булырмын — Карарбыз анда Бала-чага уены уйнап йөрисен Такси гына яллап чыксаң, көн эчендә, бөтен эшләгән авылларыңны берьюлы айкап кайта идең инде, Фазыл абый. Фазыл ялгыз вагонның көпчәк астына таш кисәкләре кыстырды да КамАЗ юлыннан урлап салынган тар шоссе буйлап Шәле үзәгенә тәпиләде Мең хуҗалыклы авылда Фазыл җан җылысы алырлык бер кеше бар. ул— бертуган абыйсы Хәйдәрнең хатыны—Фәризә җинги Фазыллар кавемендә ятимнәр чамасыз күп иде, әтисез ятимнәрнең шәҗәрәсе тиз корый икән Фәризә җиңги Фазылны елап каршы ала. сөенә-сөенә сыйлый, көлә-көлә авыл хәлләрен сөйли, киткәндә олы юлга чаклы озата чыга Хәйдәреннән башка үзе генә озата, олы улын фронтка озаткан үксез ана кебек елап саубуллаша, һәм анык һәр саубуллашуы бәхилләшүгә тартым Фәризә. Анын йөзен бу өйдә беренче булып Фазыл күрде Урлап атып кайттылар да мич аралыгына яптылар Аралыкнын ишеге юк. умарта з. Ф аланы чаклы зур, чәчәкле чаршау гына эленгән. Чаршау аркылы Фазылга гына кереп-чыгып йөрергә ярый. Башкалар өчен ул койма кебек межа, үтеп керергә ярамый, йоласы кушмый. Шәледә гел шулай—кызны урлап кына өйләнәләр. Дөрес, кемнең кемне урлыйсын бер атна алдан ук бөтен авыл белеп тора анысы. . Казаннын колхоз базарыннан кырык чакрымнарда икенче Кытай булып жәелеп яткан Шәленең үз кануннары— монда утынны-печәнне дә, хәләл көчен белән эшләп тапкан малыңны һәм хезмәт көненә тиеш икмәкне дә, хәтта насыйп сөйгән ярыңны да урлап кына алышлы... Китереп биргәннәрен көтсән— бөләсең. «Мә!» дип әйтердәй кеше бер председатель генә, ә «Бир!» дип торучылар дүрт меңнән артык. Чаршаунын теге ягында өч агай—самим ил әрчә өметләнеп Фәризәнең үз аягы белән чыкканын көтеп йөриләр. Почмакта Динә—Хәйдәрнең дә, Фазылнын да әнисе—мич булдыра. Усак утыннары, ялкын сирпел, мактанамактана яна. Динә, озын саплы кисәү белән мич алдына күмер тартып, табада сызык эретә. Усак очкыннары, кызган майга чәчрәп, йолдыз булып атыла. Маллар өчен аш-су җыйнарга дип куелган чиләккә бәрәңге кабыклары аударгач кына аңлап алды Фазыл, әнисе бәрәңге кыздырырга җыена икән... Усак утынында коймак пешермәсләр ич, шарт та шорт килеп көлле күмергә батыра бит сон ул аны... Фазыл ярата торган коймаклар иртәгә пешәр... Иртәгә Фәризә өчен яна көн, яна гаиләгә ияләшү башланыр... Хәйдәр абыйсы чаршау тирәсеннән китми. Китәр иде—мич арасы ишеккә бик якын, сизми калсаң, әле килен булып өлгермәгән кәләш бусага аркылы бер генә сикерер Ә аннан—каен такталардан каккаланган өй алды гына—йөгереп килеп бәрелсән—теләсәң кайсы жиреннән туп- туры урамга килеп чыгасың. Хәйдәр абый сакта. Ә тагын ике абый— күрше егетләре... Шуңа күрә төн уртасы дип тормыйлар—ашыкмыйлар, сызыклы бәрәңге пешкәнне көтәләр. Фазыл да ашыкмый. Аның әле яңалык күреп, кич упяра килгән чакта әби-апаларга бәйнәбәйнә сөйләрлек хәбәр җыясы бар Йокылар да урланды инде бүген, укырга барасы юк, яше җитми әле, таң атканчы кәләш саклап утыра ала. Күрше абыйларның да йокысы качкан. Аларнын әле бу вакытта клубтан кайтышлый пожарныйда җыелып, кәрт суга торган чаклары. Белә инде Фазыл, кыз урлаучылар— кадерле кунаклар—бәрәңге пешкәч «тояк юарга» әзерләнәләр. Хәйдәр абыйның никтер шатлануы сизелми. Фазыл өйләнсәме— авызы колакта булыр иде әле! Ә күрше абыйларның әнә авызы ерык. Фазылга сөйләгән булып почмактагы Динә апаларына кызны ничек апкайтканнарын сөйлиләр. —Көне бераз салкынчарак туры килде. Ат бәсләнеп бетте. Шушы арада урламасак, көннәр җылынганчы тотмаслар аны, диде ич Хәйдәр... Кәвәл урамында, чана өстендә таң аттырабыз икән дип торам. Хәйдәргә нәрсә— туңмый ул—аның түше кызган.. Фәризәнең клубтан кайтканын сагалап торабыз. Әйттем ич, клубта бүген кино, индийскийлар гел ике серияле була, озак көтәргә туры килер, дидем. Ну тәвәккәлләгәч, до конца тордык инде. Фәризәнең Зыяклар тыкырыгыннан борылуы булды... Җитмәсә, теге өйләнми картаеп барган Хөрмәтулла ияргән үзенә... Беребез аны сугып очырды, икебез Фәризәгә толып бөркәдек тә, шалт чанага. Хөрмәтулла акырмаса шылт та юк иде. Чәрелдәп кычкыра бит шаукым: «Фәризәне урлыйлар, Фәризәне!»—ди. —Иртәгә иманын өшкерәм әле мин анын,—диде Хәйдәр сүзгә артык кушылырга теләмичә генә. —һе... Иртәгә андый юк-бар эшләргә вакытың булмас... Бүтән клубка чыгу юк инде сиңа. Или. или.. —Или хәзер Заман бабай килеп өчебезне дә Хөрмәтулла урынына сугып очыра. Юри генә урлаганыек дип, өчебез дә каравыл кычкырып калырбыз. Или... бу төн хәвеф-хәтәрсез генә үткәндә клуб тирәсе сина больше тү-тү... Кичләрен урамны сагынсан—безнен белән каланча төбендә кәрт сугарсын... Ват, айгыр-айгыр инде кәнишне. ирләр хален аңлый торган мал икән, «На!» дигәнне дә көтмичә, дилбегәгә буйсынды. Толып астыннан Фәризә тавышы ишетелә: “Кемгә урлыйсыз мине?” —ди. Мин әйтәм: Хәйдәргә”. "Кайсы Хәйдәргә, безнен авылда дүртәү бит алар?” —ди. Дәмши Хәйдәренә”, —дигәч, тынды үзе Д инә’ У7 өстендәге табасын кузгатырга да куркып, тынлап торган икән. Күрше абый сөйләп туктауга, табагач белән мичтәге кисәу башына суккалап алды. Фазыл кечкенә—авыл зур! Кечкенә булса да. Заман бабайның кызлары бик матурлар икәнен ишетеп белә Фазыл Үскәч мин дә анын төпчек кызын урлыйм әле. ди. Хәйдәр абыйсы ияк очын селкеп кенә ымлап куйды. Дөрес аңлады микән Үзенчә: Фәризә җиңгәнне күреп чык әле. анда нишләп утыра икән дип әйтүе инде Фазылга шул гына кирәк тә! Чаршаунын бер читен күтәреп, аралыкка шылды. Егетләрнен берсе шаяртып кычкырып калды —Әй, абыеңнан алда кая барасын! Монысы сиңа түгел әле! Сина дигәне бишектә калды Киләсе елга укырга керсән, тәвәккәлләрбез!.. Хи—хи—хи! Аралыкка мич кашагасы аркылы яктылык төшә. Фәризә. Фазылны күреп, сөенеченнән анын чәченнән сыйпады Мич арасында артык эссе булса да, өстендәге чем-кара сырмасын салмаган Башындагы мамык шәле әз генә арткарак төшкән Кабарынкы толымнарны икегә бүлеп чәч юлы күренеп тора. Ул инде елап туйган бугай Баш бармагының күгәрчен сөте төшкән алсу тырнагы белән, мич акшарын тырнап, ниндидер өзек- өзск хәрефләр сызгалаган. Ләкин Хәйдәр дигән сүздә андый хәрефләр юк. Мәктәпкә йөрмәсә дә, сыздыйбыздыйлык кына грамотасы бар инде Фазылның. —Тирләп үләсең бит, җиңги, ник өстеннән салмыйсың? «Җиңги» дип эндәшүгә, Фәризә сискәнеп китә —Чишенеп угырсам, әти үтерә ич мине. Чаршаунын теге ягыннан егетләр тавышы ишетелде —Әйттем лә, кызны беркем дә туп-туры үзенә апкайтмый, дидем. Хөрмәтулла барып әйтсә, әтисе момент килеп җитәр, менәтерәк — Моментыннан бәрәңге пешә инде,—диде Хәйдәр кыюланып —Заман бабай бу вакытта фермадан силос урлый торгандыр әле, өйдә йоклап яткан чагы түгелдер — Мине бер урлап караганнар иде инде, әти тәрәзәләрен алып керде.— Монысын Фәризә Фазылга әйткән булды, ләкин тавышы Динәгә ишетелерлек каты иде. — Килсә алыр да китәр. Сиңа тигән кеше юк әле,—диде Динә, үртәлеп — Безнен шикелле хәерчеләргә матур кызларны күпсенәләр инде УЛ. Сүзгә Хәйдәр кушылды: —Заманныкылар да ак күмәчтә үсмәгән инде Матурлыкның туйдан соң кирәге юк анын Егетләрнен берсе кызып китте —Син Хәйдәр өйдә аулак—әни чыгып китә дигәннең —И, Ходаем, хәзер дисән, хәзер чыгып китәм Заман бабай килеп җәнҗал куптарса, арагызга керермен дип кенә торам Ул ятим бозауны сез дә яклап кала алмассыз —Әни!—дип бүлдерде аны Хәйдәр —Бәрәнген пештеме әле?! —Хәзер, көт бераз Таба астына кереп яна алмыйм ич Ул арада, икедән үрелгән сары шнурлы Ильич лампасы күз кысып алды Димәк, төнге унбер тула Бер-ике минуттан колхозный электр станциясе туктый дигән сүз Дин.) керосин лампасын кабызды Өстәлне бусага янына китерделәр — Абый. Заман бабайларга барып, тәрәзәләреннән тыңлап килимме? Безне сүгәләр микән? з * Фәризә , йөрмә берүк , дигәндәй, Фазылны үзенә якынрак китерде. Әйбәт булды әле, дип сөенде малай. Юкса Заман абзыйларга барып җиткәнче кибет урамындагы этләр яныннан үтәсе бар иде. Динә, бүгенге хәлләргә указ чыгаргандай, соңгы сүзен әйтте. —Ике урланган кызын килеп алып кайткан әтиләр юк иде әле моңарчы! Ул арада унлы лампа төн хуҗасы булып калды. Бөтенесен табынга чакырдылар. Фәризә ашыкмады. Фазыл аны хәзер кем дияргә дә белми инде, апамы, җиңгиме?!. Кат-кат чакырып та чыкмагач, Динә чаршау артына үзе керде. —Әйдә, аралыкта төн уздырырга син монда сарык бәрәне түгелсең. Кеше янына чык. Әтиең килсә китәрсең, килмәсә язмышың... Фәризә каравыллар кычкырып елап җибәрде. Мин елаган кешедән гарык туйган инде, дигәндәй, Фазыл абыйлары янына китим дигәние, кулыннан чытырдатып кыскан—җибәрми. Малай күз яшенә юешләнеп бетте. Бераздан соң ул, шушы киенгән килеш кенә, Фазылга ияреп, өстәл янына килеп утырды. Бәрәңгегә кашык та төртмәде үзе.. Бер-бер артлы өч чокыр чәйне бушатып, тагын өнсез калды. Егетләр көрән сургучлы шешә ачтылар. Хәйдәр стаканга үрелмәде. Башын бөтенләй аска иеп кенә ашап утырган булды, үзе Фәризәгә туры карый алмый. Әйбер урлап тотылган карак кебегрәк, карашын кая яшерергә белмичә, тимер кашык белән таба төбен кырган була. Шәле авылы алпавыт урманына урлап салынган качкыннар өеннән үрчегән имеш... Аны Иван патшадан чукындырмыйча урлап алып калганнар диләр. Кызлар кияүгә урлатып кына чыга. Әгәр егет белән килешеп, дөрес итеп әйтсәк, ябышып чыкса, аларнын нәселенә сан бетә... Колхоз малын урлауның гаебе юк Шәледә. Аты-арбасы булганнар урманнан — утын, каравылчы болыныннан печән урлый; җәяүлеләр кукуруз арасыннан вак хайван өчен чүп үләне җыеп киптерә. Колхоз председателе Шакал Фәйзи кукуруз таптала дип куып йөрсә, халык бәрәңге чүбен утарга керешә; бәрәңгедән кусалар— чөгендергә күчә; мең хуҗалыклы авыл шулай яшәп килә. Өй янындагы унбиш сутыйлы бакчада берәү дә бәрәнгедән гайре нәрсә үстерми. Ә инде өй саен кереп йөрсәң—һәркемдә кышка җитәрлек силос, чөгендер, люцерна, солы өелеп ята. Шакал Фәйзи моны белә, өйләрне тентеп йөрми, һәр колхозчы үзе эшләгәнне урлап алырга тиеш, ди. Урламаган кеше—хәерче!.. Менә Хәйдәр дә кыз урлады, баер алла боерса... Хәзер инде печәнне дә, утынны да икәүләшеп урларлар, сыер алып җибәрерләр. Фазыл алар янында май мәчесе кебек сепаратор тәлинкәләре генә ялап яшәр... Егетләр, йокы алдыннан безгә берәр шешә җитте дип, амин итмичә генә чыгып сыздылар. Алар артыннан Динә дә озак юанмады. Заман бабай Фәризәне калдырды инде, димәк. Хәйдәр бүләк көткән малай- шалай ише аулак өйдә хәйләкәр елмаеп тора. Фазылны кешегә санаучы юк. Әйдә улым, Ждмалыйларга кереп кунабыз дип чакырган иде Динә, тик Фәризә Фазылның кулын табагач иттереп кысып тоткан, ул китсә, мин дә калмыйм, ди. Вәт хикмәт, әкәмәт икән Заман бабайның бу кызы, Фазыл урламады ич сине?!. Дәү абыйсының майлы күзләренә карый да малай—ярар инде, калып тор, дигән шәйне аңлап ала. Фәризә агач караватны пыр туздырып бер ястык сөйрәп алды, аны идәнгә— тәрәзә астына ыргытты. Әтисе килер дип көтәме һаман... өстен салмыйча гына бөгәрләнеп ятты. Билгеле инде, куллар кулга ялгангач, Фазылга да аның янына егылырга туры килде, туңмасын өчен ул җиңгәсен стенага кысты. Дәү абыйсы өсләренә сырган юрган каплады. Фазылга эссе булгач, Фәризә җиңгәсенә дә чишенергә туры килде... Лампаны сүндергәч, дәү абыйсы Фазыл кырына килеп яткан булды—берүзенә тагын ике ястык җәеп, хан кияве диярсен, сырма җәйсә ярамаган... Йокы аралаш кулыннан ычкынмасын дипме, яшь җиңги кайнишне кочаклап ук ятты, минем дә Исмәгыйль исемле энем бар, ди... Фәризәнең кулыннан жиләк сабыны исе килә, сулышыннан иннек исе... Ниһаять, Хәйдәр сабырсызланып көткән минутлар җитте—Фазылнын өне белән төше бергә кушыл,чы Кышкы иртәдә биткә яктылык төшәрлек булгач, алай бик иртә уянылмагандыр инде... Сәер—дәү абыйсынын ике ястыгы өстендә аркылыга Фазь1л ята, тегеләр икесе бер ястыкта Шулай тынгысыз йоклый инде ул Фазыл Төн чыкканчы караватта аркылы-торкылы килеп юрганы төшеп бетә, мендәре укмаша Фәризә җиңгәсе Фазыл дип белеп, ялгышып Хәйдәрне муеныннан кысып кочаклаган.. Ну кызык итте ате үзләрен... Фәризәнең сырмасы чөйдә, мамык шәле жиненә тыгылган. Бишмәтен эләктерде дә ишекне шыгырдатмыйчарак ачып, Ждмалыйларга шылды Өй алды ишегенә чылбыр кигереп ялган йозак элде. Күрше-тирә керсә. Хәйдәрләрдә кеше юк икән дип уйласыннар Шул кирәк дәү абыйсына! Шәленең Габбас Таифәсе күршеләренә уклау сорарга кергән җиреннән, мичтән бәлеш чыккан чакка туры килеп, кунып калган ди Иртән уклау күтәреп, кабаланып чыкканда, таеп егылган Каһәре, шушы ашыгып йөрүләрем белән аяксыз калам инде, дип зарланган ди Динә Җамалыйлардан торып кына эшкә китеп бара иде, Фазыл аны капка төбендә туры китерде. —Яшь килен матурмы сон? Кияү ашына чабата тараканы булып төшкәнсең инде, улым,—ди. Фазыл серен яшермәде. —Башта үзем кочаклап йокладым, андары сун дәү абыйга бирдем. Ыһы! Җингәсенен куенында йоклау көн саен тәтемәде шул Фазылга Фәризә жон эрләргә утырса, малай тизрәк ана елышып, алдына башын куяр да орчык зырылдавыннан оеп йокыга китәр. Ләкин уянганда ул гел ялгызы, киезләнеп беткән мамык түшәк өстендә була. Әгәр йокыга киткәнче Хәйдәр кайтып керсә, ул ана шундук кисәтү ясый —Бар, урынына ят! Мишәйт итмә җиңгәңә! Инде Фәризә килен булып ияләште. Хәзер бер дә сырма киеп йокларга ятканы юк. Агач караватны чаршау белән урап алдылар Чаршау эченә кергәнче бер чишенә, чаршау эченә кергәч, тагын артык киемнәрен сала. Рәхәтләнеп кенә яшәп ятканда. Хәйдәр Фәризәне ияртеп башка чыкты. Шушы ук урамда яшәүче Зәйтүнә апалары бөтен гаиләсе белән Казанга күчеп киткәч, өйләре буш калган иде Иске өй булса да. яшьләр өчен аулак иде ул. Ул ой Хәйдәр белән Фәризәнен биш баласы туганчы түзде Фазыл Фәризә җингәсенен башка чыгуын авыр кичерде Аны сагынган саен Хәйдәр абыйсына үпкәләве арта торда. Ул гына аерды аларны һәм Хәйдәр! ә карата булган әлеге үпкәләү хисе Фазыл белән бергә үсте Кызыл әтәч чукыган унакка кайткан кеше иң әүвәл авылның кибетенә кереп кулындагы күчтәнәчләрне жирле сәүдә киштәсендәге товарлар белән чагыштырып карарга һәм кайбер кискен яңалыкларга колагын ияләштерә торырга тиеш Плащ тукымасына ике жөй салып әтмәлләнгән кул капчыгына күчтәнәч тутыра башлагач, чираттагы апалар Фазылга сиздерер өченме, пышылдамыйча, махсус тел яшерми, сүз куерттылар Жден туры китереп, Фазылның үзен дә сүзгә иярттеләр —Кемнәргә кайтып килешен сун, апак? —Фәризә апаларга инде. Минем бүтән кайтыр урыным юк ич —Хәйләр абыең пожарныйда эчеп ятадыр инде Фәри зә җиңгинең самавыры кайнагандыр әле. К —Әллә белмисең дә, апагым?! Фәризә гүр иясе булды бит инде... Бер ел гына үткәндер, шәт. —Ничек инде?!! Уйнап-көлеп йөргән жиреннән кеше кинәт үләмени. —Ходай кемгә нәрсә язгандыр бит... Кышны исән чыкты микән, дип, бәрәңге карамакчы булып, базын ачып куйган да, җилләтми-нитми абагаларын чыгарып бәрәңгесен чүпләргә тотынган. Базарга барып кайтырга җыенган, ахрысы. Иске базнын исе була бит соң аның. Хәйдәр абыең айнып кайтканчы җиңгәннең тәне суынып, гәүдәсе каткан иде ди... Авыр туфрагы җиңел булсын, искә алуыбыз дога булып ирешсен үзенә... Хәйдәрнең дөньясы черегән иде инде аның... Фәризәне күмгән көнне дә исерек иде. Хәзер үзенә үлем эзләп йөри... —Туып-үскән нигезен дә көлгә очты инде, балакаем, бәлки, ишеткәнсеңдер дә?.. —Ярар, кеше кунакка кайткан, сез ана «Исәнме-саумы?» дип әйтергә дә ирек бирмисез. Фәризә жингәсенен үлеме турындагы кискен хәбәрнен туган авылны бөтенләй югалту турындагы үзәк өзгеч хакыйкать икәнлеге әле генә башына бәрдеме, әллә инде бер хәвеф өстенә кинәт икенче хәвеф ишелеп төшүен күтәрә алмадымы—Фазыл күчтәнәчләр күтәргән сумка ягына авышып куйды. Ә буш кулы, үзеннән-үзе сул күкрәк астын умырып тотты. «Йөрәк сул якта микән әллә ул?» дип уйлап өлгерде Фазыл һәм егылмас өчен авышкан ягына атлап тигезсез адымнар белән кибеттән чыгып китте. Аягы уйларына буйсынмады аның, юкса ул хәзер Фәризә җиңгәсенең иске пилорам коймасына терәп өелгән кабере өстендәге бер еллык чытырманны утап, баш казыгын турайтып китәргә тиеш иде.. Үзе үскән нигезгә сугылып, әти ярдәменнән башка гына салынган йортнын көлен күреп, күңелен суытырга тиеш иде... Уклау-уклау юкәләрдән күтәрелгән ап-ак өй Фазылнын әнисе сатып киткәннән сон, Күчмә Кызыл Байрак кебек кулдан-кулга йөреп, ике ел эчендә дүрт хуҗа алыштыра торгач, ниһаять кызыл әтәч чукыган икән үзен. Урыны шәп иде—авыл уртасында— язгы гөрләвекләр, янгыр-ташулар баса торган түгел; чишмәсе-инеше аяк очында гына иде... Урамда ике кулын селкеп кенә йөрергә күнеккән Фазыл күчтәнәчләрен кая куярга да белмәде. Багана төбендә калдырып китсән—авыл эче тулы зимагур этләр—табып ботарлап хур итәрләр... Берәр бала-чага очраса: әбиеңбабаең бармы, миннән садака илт, Заман бабай кызы Фәризәгә атап дога кылсын дияр идең... Мең хуҗалыклы авыл урамнары тып-тын, балалар гомерен кырырдай мур таралганмы әллә? Фазыллар чана шуып туздырган Чүгә тавы, көн туды исә, үрдәкләрдән алдан килеп, ташбашларның котын алырдай итеп су коенган пожарный буасы, рәшәткәләр аркылы сыгылып төшкән сирень чәчәкләре, сыбызгы ясарга вакыты җитеп сусылланып бүрткән тал чыбыклары бала-чага кулы күрергә, чыр-чу ишетергә мәхрүм. Балалар йә мәктәптә, йә телевизор каршында... Шәленең соңгы сабые: Көрәксә елгасыннан йомран чыгарырга, Шәвәли комлыгында арка кыздырырга, Сәфәри чүннигенең чикләвекләрен коярга, Ат чишмәсенең суын эчәргә. Сабантуй мәйданында мәзәк сөйләп кулъяулык алырга әзер булган Фазыл—үзенең язмышын алып, авылдан бөтенләйгә китеп бара. Кулындагы күчтәнәче Фәризә җиңгәсенең ашын үткәрердәй әманәт булып ияреп йөри. Кояш баегач, Шәле урманы төсен салды. Көндезге кошлар сайраудан туктап, кичкеләренең: бераз көтегез, хәзер сайрарга керешәбез, дияр чагы. Яз белән җәй арасына кысылган тынлык колак төбендә зынлап тора... Мәктәпне тәмамлагач та Фазыллар утыртып йөргән делянкада балта чапкан тавыш ишетелде. Чапмый ул балта—әйтерсең лә, түтәсе белән яшь наратны төя, егылырга мәҗбүр итә. Бераздан аны ике куллап кисәрдәй пычкы тавышы бүлә, тагын шакылдай һәм утыз ел буе үскән нарат агачы ылыслары белән тыгыз һаваны сөзеп җиргә ава Аның шатыр-шотыр килеп күрше агачлар ботагына эләгеп калырга маташуы— ризасызлык кайтавазы булып Фазыл яныннан үтеп китте У рман каравылчысы Бәйрәмгали абыйга ияреп комлы буразналарга кадап йөргән нарат үсентеләре урлап кисәрдәй өрлекләр булып үскән диген . Калай тышлы яшел вагон кояш җылысын үзенә җыеп каттан Такта урынына прессланган пычкы чүбе кадакланган эчке стена май эретерлек булып кызган Кулындагы күчтәнәчләрне тәрәзә астындагы аяклы шкафка куйгач, Фазыл вагонны бикләп, олы юл өстендәге кафега юнәлде Бу кафеда Шәле кешесенең хаҗәте юк Тамак ялгарга дип тукталган транзит шоферлар Фазылны танымаслар, ник кайткан идең, китәсең дәмени инде, дип йөдәтмәсләр әле Ныгытып ашап чыгасы да. кафе белән рәттән урманга терәп салынган «Автозаправка»га тукталган машиналарның берәрсен яллап. Актаныш ягына вагонны алып китәсе бар. Кеше йөз яшькә җитсә дә. анын йөзендә сабыйлык, үсмерчак, урта яшьләрендәге чалымнар сакланып кала. Кайчандыр бик нык белгән кешеңне чамасыз күп еллар үткәннән сон антропологлар гына түгел, безнең кебекләр дә таный ала. Кафедан бер тәүлеккә җитәрлек итеп ашал чыккач. Фазыл олы юлнын икенче ягында аяк очындагы ике чиләк өстенә көянтәсен куеп. Казан ягына баручыларына кул күтәрмичә үзенә тиешле машинаны тәгаен көтеп торучы ханымны күреп, өнсез калды. Чишмәдән су алып кайтуы түгел анын. чиләкләренең авызы ашъяулык белән каплап бәйләнгән Әгәр, озын чуклы шәлен сүтеп, калын кара чәчен юл җиленә таратып салса, муенына ай яктысы төшсә; әгәр яшел якалы коңгырт плащын салып ак җирлеккә зур кара түгәрәкләр төшкән резеда күлмәген кисә, тулып торган балтырын ак гольфи белән каплап, биек үкчәле ялтыравык кара түфлигә менеп басса—ул Фазылның яшьлегендә качып калган Хәмдиясе булыр иде Хәмдия Ата казыңа мыек чыккан әмдия. Хәмдия Авылдан китүемнең сәбәпчесе син ләбаса!»— дип башланды Фазылның уйлары Кием-салым яңартып, туйлык-өйлек акча эшләп, гулпарларга атланып, синен күңелеңне яуларлык шаһзадә булып кушаматлардан котылып кайтам дип. вакытлыча сәфәргә генә киткән иде ич ул Шәленең «Каенлык башы» дигән ягыннан клубка өч урам килә Ләкин Хәмдияләр никтер әйләнечтән -Вахит урамыннан Фазылларның өй түреннән үтеп йөри. Хәмдия йөргәч, билгеле инде, ана башка кыхтар да, тире җыючы Габделхәй төркеме дә иярә Фазыл әнә шу на үртәлә дә инде Шәле тиклем авылның ин иске өендә яшәгән Динә малаеннан көлеп, үзләренчә мыскыл итеп йөрүләре бугай Чөнки мәктәп стена гәзитәсендә «Иң сөйкемле, ин гүзәл, тиңсез чибәрлеге белән давылларны җиңә һәм язгы ташкыннарны туктата ала торган» Хәмдиягә багышлап язылган шигырьләрнең авторын бөтен авыл белә иде Әтиләре сугыштан яраланып кайткач. Калай урысының искергән келәт бурасын ташып, мүкләп күтәргән дә. Динәгә ашык пошык өйләнеп гаилә үрчеткән. Үлеп киткәнче тизрәк нәсел калдырыр!а ашыккандыр күрәсең. Яралы әтидән өч бала яралып, үсә-үсә башлы-күзле була торгач, ниһаять ин иске өйдә әнисе белән генә яшәп калды Фазыл Хәйдәр абыйсының үз нигезен яңартасы бар. апасы Тәнзилә кыр шрына мамык түшәлгән, кояшыннан хөрмәләр чатнаган, өрекле һәм йөземле Үзбәк кышлагында алты бала үстереп ята Димәк, урыс кетәгеннән күтәрелгән Х өйне Динә белән Фазыл гына яңарта алачак. Хәйдәр Фәризәне урлап алып кайткан бу куышка бер агач карават кына сыя иде, өйнең икенче яртысын мич алып тора. Түшәмнән яңгыр тама башласа, өч аерлы агач сәнәк белән салам ыргытып, түбәне ямый торганнар иде. Гел өсти торгач, астагы саламнары черемәгә әйләнеп, куак-куак булып тирес алабуталары яшьнәп утырыр иде. Фазыл уен белән мавыгып күрми калса, ишек алдындагы тавыклар әтәчләрен жирдә калдырып, түбәгә очып менәләр дә, шул алабута төпләрендә тибенә башлыйлар. Тавык актарынган урыннар чокырланып яңгыр үткәрә. Алабуталарны менеп урып төшәсе иде дә, ләкин Динә рөхсәт итми, болай да черек кайчылыклар түбәне көч-хәл белән күтәреп тора. Бүрәнәләре куышланып, рәт араларындагы урман мүге череп беткәч, Динә ел саен, ат тиресенә кызыл балчык бутап, өйнен тышкы стенасын сылап чыга һәм керәч белән агарта. Ә кышка кергәндә эргәдән кәрнизгә чаклы араны Сыер күле урманыннан алып кайткан ике сарба ылыс белән тышлый. Язга чыккач ул ылысны таратып, өйне тагын агартып куя... Хәмдия Фазылларның ни хәлдә яшәгәнен бик яхшы белә һәм шуна күрә мыштым гына көлә. Ә беркөнне ул бөтен Вахит урамын яңгыратып көлде. Ана, гадәттәгечә, Каенлык ягына кайтучылар да ияргән иде... Эш шунда ки... Карават астында, Фазылдан калган озынча кәрҗин бишекне оя итеп, ундүрт йомыркага ала каз утыра. Ел саен ундүрткә утыра, ә үзе жиде-сигездән ары бәпкә чыгармый. Ата казларда түгел хикмәт. Әрәмгә артык тамак ашатып ятмыйк, дип, сатып җибәрсә дә, ата казга интеккәннәре юк—күрше-күләннәрнеке Динәнең ала казы йомырка салып урамга чыкканны көтеп кенә тора... Динә үзе сабырсыз... Күрше-тирәләрдә берән-сәрән бәпкә күренә башлагач, безнеке нишләп тын да чыгармый, әллә йомыркалары кара череккә әйләнде микән, дип, дүртенче атнасында ук ояны туздыра башлый. Бәпкә тавышын көтеп оясында тәүлекләр буе гыйшыкланып утырган ала казның су эчәргә чыкканын көтәргә түземлеге җитми—кулы белән тыгылып, мамыклы салам эченнән җан җылысы сеңгән йомыркаларны берәм-берәм ала да чүмечтәге салкын суга сала... Бәпкә тибенгәне сизелмәгәч, Динә пошаманга төшә, кабыгы калын булып, йомры йомгаккайларның түгәрәк томшыклары тишәрдәй түгел микән әллә? Әллә инде тыннары бетеп үлделәр микән?., һәм Динә борнап та өлгермәгән җан оясын ватып карый., тыркылдап торган бәпкә башын күргәч, эчке яктан кан сыланган кабыкларны ашык- пошык каплап йомырканы ала каз астына сала. Аннан, бу бәпкәнен һичшиксез, туганчы ук үләчәген белеп, утырып елый. Ул кичне ни Динә, ни ала каз йоклый алмый. Бу хәл ел саен кабатлана. Динәнең сынауларын жиде-сигезе генә исән сау кичә. Берәр атна өй эчендәге кояш нурында күпереп, иреннәреннән генә сөтле чәйләр эчерә торгач, бәпкәләр көрәя һәм оясы белән Фазыл кулына кала. Ала каз картая, Фазыл— үсә! Аларнын яшь аермасы да жиде генә ел. Мин шулай өйләнгәнче мәдрәсә бакчасында каз көтәрмен микән, дип уйлаштырып куя куюын, ләкин башка чара юк, печәннәр өлгергәнче малай-шалайнын аяк-кулы бушый, гел уен белән мавыгып, әтисез калган бәпкәләрне әрәм итәрсеңме? Зур авылның бәпкә чүпләрдәй ала каргалары да, тилгәннәре дә күбрәк бит аның. «Динә апай, ата казыңа мыек чыккан бугай инде!»—дип үртәүчеләрне ишетмәмешкә сабышырга туры килә. Бәпкәләр малайлардан тизрәк үсә. Бер уйласаң алар да шул ук Фазыл ашаган ипине, бәрәңгене ашыйлар, аңа дип савылган кәҗә сөтен чөмерәләр Иртә-кич гел бер кулдан ризык алгач, бәпкәләре белән бергә ала каз үзе дә Фазылга ияләшеп бетә. Малай сыйлаганда тынычлап, кабаланмыйча, сеңдереп, хуҗабызның күнеле булсын дигәндәй пипелдәп- сөйләнеп чемченәләр. Фазылның тавышы аларга ризык китерү хәбәре булып ишетелә... Ала казның инде мәктәпкә керер яше җиткән Көннән-көн һөнәрләре арта. Динә ояга тыгылган кичне ала каз бик нык борчылып, оядагы саламнарны тураклады, аннан үрелеп, черек мүкне йолыккалап, туасы бәпкәләре астына түшәде, хужабикәдән үч алырга теләгәндәй, тешли-тешли куыш бүрәнәне кимерергә тотынды. Маташа торгач, баш сыярлык тишек хасил булып, карават астында утырган ала казнын ак муены урам ягына сузылып чыкты Нәкъ шул вакытта Хәмдияләр төркеме клубтан кайтып килә иде. Клубтан дип, мәктәп балаларын кертмиләр инде анда. Кар астында гөрләвекләр тибенә башлагач, өендә утыра алмаган мәктәп балалары, клуб мәйданына җыелган булып, тәрәзә аша яңгыраган җыр-биюгә ияләшә торалар Кыюлары—үзен үсеп җиттем дип санаганнары— апалары-абыйлары янына кереп кушыла. Шулай башлана инде ул яшь гомер дигәннеке... Хәм"4„мне Габделхәй озата бара. Алардан ике багана арасы калышып Фазыл атлый Үзе атлый, үзе гарьләнә һәм бу хурлыкка ияләшә алмый Хәлеңне иптәш малайларга сөйләсән. киңәшләре әзер «Шул тире җыючы малаен якасыннан тотып кайтыр юлына борып җибәр, карышып маташса, арт ягына тибеп куй берне, үз урамында теләсә-кемне жинәргә була!» диярләр Бергә-бер тартышса, кәнфит ашап үскән Габделхәйне теләсә- кайсы урамда жинә инде анысы Фазыл, курыкмый ул аннан, ояла гына. Яз җитте исә, Фазыл ишеләр Сабан туе өчен алдан ук акча җыя башлыйлар. Ә акча—аяк астында гына—өй тирәсендәге иске-москы чүпрәкләрнең килосы алты тиен, бәрәңге бакчасына чәчелгән сөякләрнеке дүрт тиен. Кышын сугымлык суеп, үгез чалган кешеләрнен бакчасы—акча оясы инде, билләһи! Үтилче тире, йон кебек кыйммәтле тауар кабул иткәндә складта үзе тора. Ә Фазыл ишеләр янына малаен гына чыгара. Габделхәй, классташлары алдында сәүдәгәр атлы кыланып, колак артына химик карандаш кыстырып чыга, кулында акчалы букча Капчыкка дыңгычлап тутырылган чүпрәкләрне үлчәү ыргагына асып туксан тиен дип язып куя; чиләкле сөягенә утыз тиен төшә Ак кәгазьгә конфет кебек итеп төрелгән көмешсу акчаларны оялудан бөкшәйгән учына берәм-берәм санап сала, салмый—чүпрәк-чапрак, сөяк-санак җыйган куллардан җирәнеп, ыргыта гына... Бер сум утыз тиен акча белән Сабан туенда туй үткәрергә була! Өянке төбендә печенье кимереп, лимонад эчеп утырганыңны күрсә, Габделхәй мыскыллы көлеп, өстенә карап тора— нинди акчага бәйрәм иткәнне белә, янәсе! Әйтерсең лә, аның бишекле «Эрбит» мотоциклы нинди акчага алынганны беркем дә белми! Фазылның Габделхәй белән күзгә-күз күрешергә теләмәве, аңлашылса кирәк, куркуга охшаш оялу ул. Хәмдияләрдән багана арасы калып, Фазыл җырлый-җырлый кайта. Көйләре: “Зөлфия”, “Раушания’’, “Рәйхан”, “ Нурия”дер дә. тик сүзләрен Хәмдиягә аңлашылырлык итеп кенә, үзе уйлап чыгара Бөтен кызыгы шунда, Хәмдия Фазылларнын өй түренә килеп җиткәч, адымнарын акрынайта, хәтта күрше Ждмалыйлар тыкрыгында туктап га тора Егетнең шигъри сүзләрен ахырынача тынлап бетерәсе килә бугай Фазыл өй гүрендә тагын ла матуррак шигырьләр сайлап, моңлырак, ышандырыбрак җырларга тырышты Нәкъ шул вакытта туачак бәпкәләренең көтүчесе Фазылның тавышын танып, мүк арасыннан урамга сузылган ала каз муены, бөтен Шәлене яңгыратып «Кыйгак! Кыйгак!» дип кычкырып җибәрмәсенме9 ' Хәмдия белән Габделхәй, бияләй югалткан парлар кебек, кайткан юлларыннан кире килде Казы ала булса да. муены ап-ак иде шул. башы сыйган ярыктан урамга чыгарга теләгәндәй канатланып кычкыра, бичара. Хәмдия белән гире җыючы малае тәгәри-тәгәри көлделәр Хәмдиянең көлүеннән Фазыл үзенең балачагын югалтты Ул үзен кинәт җитди ир кеше итеп тойды Әлеге хәбәрне улы сулкылдап сөйләгәч, Динә бу дөньяга өч ятим калдырып киткән ирен тәне буе сүгеп чыкты Аннан сон. балаларын Фәризәгә өеп, озын берлек эзләүче урман кисүчеләргә ияреп Молотов өлкәсенә киткән Хәйдәрне әрләде. Барысыннан да озаграк итеп кызы Тәнзиләне, Караком чүленә ожмах эзләп киткәне өчен битәрләде. Кемнәрнедер каргады, елап алды, тагын зарланды. Ә икенче көнне райпланнан 20 физметр агачка боерык кәгазе алып кайтты. Шәленең иң соңгы салам түбәле черек өеннән котылырга теләп. Шакал Фәйзи агачны Кызыл Яшьләр урманыннан ташырга машина бирде; колхозның балта осталарына кушып буратты. Динә исеменә кассадан мең сум ссуда бирде Биш ел буе түләнергә тиешле ул акча балта осталарын ашатырга, идәнтүшәмлек ярдырырга, тәрәзә рамнары һәм яңаклар эшләтергә ярап куйды. Өй күгәргәндә Фазыл атна буе аяк өстендә иде... Һәрхәлдә, ул көннәрдә утырып ашаганын, ятып йоклаганын бөтенләй хәтерләми... Үсәргә ашыкмый тор... ске өй эчендә көн уртасында да гел энгер-менгер эленеп тора иде. Ә яна өй эченә кояш нурлары сеңеп кала: төнге сәгать уникедә уянып, симез матчаны имеп яткан яшь түшәм такталарын санарга, песинен яна бусагада койрык болгап берәрсенен урамга чыкканын сагалап утыруын күрергә, яңа мич тирәли эленгән парчалы кашаганын җылы һавада җилпенеп торуын тоярга була. Ләкин яна өйнең яктылыгы Динә өчен хәйран кыйммәткә төште. Аның ярты эшләгәне көзге уңыштан бүленәсе икмәк өчен тотылып калынса, яртысы ссуда түләүгә китәчәк. Әнисенең ачуын китермәс өчен төпчек улы кичләрен клубка йөрүдән туктады. Хәмдия турындагы хыяллар иске өй белән бергә сүтелде. Жәйге каникул башланырга бер атна калган иде, чирек билгеләре «дүрт» тә «биш» кенә булгач, еллык нәтиҗәләрнең дә шәп чыгасын алдан ук белеп, Фазыл гаражга менеп, тракторчылар тирәсендә чуала башлады. Сабанчы урынына утырырга исәбе. Уку беткән көнне көтсәң, аның шикеллеләр трактор саен чиратка баса. Гараж капкасына кергәнче үк, койма буенда Каюм абый үзенен «Владимировец»ы астында тапталган кешедәй җәелеп ята. Данлыклы трактор инде бу—дүрт көпчәкле яшел «Т-28» нең бөтен районга бердәнбер һәм соңгы кавеме—этеп кенә кабыза торганы. Шуңа күрә Каюм абый аны гаражга кертеп тормый: урамда килеш тагып китәргә җайлырак, ди. Җиденчене тәмамлап кына сабанчы урынын яулау җинел түгел, һәр тракторчы үзенә ярдәмчене узган ел эшләгән егетләр арасыннан сайлый. Фазылның әле үзен эштә күрсәтеп караганы юк шул. Каюм абый трактор астында килеш егетнең аякларын күреп алды: —Кем ул анда, кабинадагы утыргыч астындагы тартмадан монтаж- каны алып бир әле? Фазыл «Эһ!» дигәнче монтажканы китереп тоттырды. —Кем син? —Фазыл. Динә малае... —Ә—ә... Ник укуда түгел? —Алданрак бетердем. —Әйбәт укыйсың ызначыт... —Әйе инде.. —Әйбәт укыган кеше эшкә ялкау була. Колхоз эше өчен укымаган кеше лутчырак. —Яхшырак эш талсаң, укуны ташларга була... —Өчәр ел бер класста утырганың юктыр ич, ник укудан биздең? Каюм абый үзе Фазыл белән сөйләшә, үзе монтажка белән тракторны селкетерлек итеп, зур көпчәк күчәрен кармалый. —Бизмәдем мин укудан. Акча кирәк, өй салган өчен ссуда түлисе бар... И —Әле шулай укмыни? Каюм абый трактор астыннан шуышып чыкты да әңгәмәдәшенә терәлеп басты. —Бигрәк кечкенә икәнсең! —Рульгә буем җитә. Җәй эчендә үсәм әле мин... —Хәзер менә, руль бирделәр ди сиңа. Кечкенәлеген шәп. кабинада икебезгә кысан булмас дип әйтүем... Үсәргә ашыкмый тор, яшьлек болай да тиз үтеп китә ул. —Тракторың ватылган мәллә? —Унбиш ел эшләп ватылганы юк анын. Стартеры гына янды. Мин аның копчәк араларын тарайтам, юлга сыймый—көз көне эскерт өйгәндә киңәйтелгән килеш калды. Домкратка күтәреп лом белән каерырга туры килер. Бар инде алайса, өеңә кайтып киемеңне алыштырып кил. —Искесе дә. яңасы да шушы чалбар инде... —һм...—Каюм абый әче көнбагыш йоткан кешедәй тамагын кырып куйды.—Урындык артындагы элгечтә кара халат бардыр, киеп тор шуны. Шулай итеп Фазыл эшләп калды. Шәледә эш табу—ул тишек кесәдән алтын тәңкә эзләү кебегрәк инде. Ат жигәм дисәң—арба җитми, балта эшенә киләм дигән кешегә—пилорамда агач бетә, шоферлыкка укыган егетләр машина саен грузчик булып урнашалар, өчәр ел буе йөк төяп-бушатып. машинаның шоферы пенсиягә чыкканны, правасын алдырганны, йә үлгәнен көтеп йөриләр Каюм абый «Владимировец*ны көне буе сүндерми. Люткино марҗаларын төяп торф чыгаруга илтәләр, алып кайталар Икмәк заводы төзелешенә ком ташыйлар, ә комны арбага Фазыл берүзе төйи. ул чагында Каюм абый тракторны майлаштыра. Әле сигез чакрымдагы Питрәчкә барып, сөт заводыннан дуңгызлар өчен әчегән сөт тә алып кайткалыйлар! Фазыл эшкә урнашуы белән мактануы өчен клубка бер чыгып керде дә— вәссәлам! Йокы туйсын өчен иргәрәк яга хәзер. Йокы туймаса. трактор кабинасында изрәтә, йоклаган кеше төшеп кала ул. матри, дип, Каюм абый гел искәреп тора. Болын печәнен теземнәргә өеп йөри иде, бригадир килеп чыкты: эшне җәһәтрәк тотыгыз, кичке дүртләрдән сон кассирша акча алып кайта. Сабан туена ашыктыралар, диде. Тракторның ничек эшләгәнен күрсәгез—әйтерсең, анын да ай буе эшләгән өчен получка аласы бар! . Каюм абый Фазылны үзеннән калдырмады, кассага чиратта да алдына бастырды. Чират әкрен бара. Мунча төн неге хәтле генә тәрәзәдән, кеше саен башта исемлек чыга, ана имза салынгач, бер минуттан кассирша Мәрфуга апаның акчалы ике кулы күренә. Тагын исемлек, тагын акчалы кул. Чиратың төннеккә якынайган саен йөрәген «дөп-дөп-дөп» дип кенә түгел, ә Хәмдияне күргән чактагы кебек «дөпдөпдөпдөп» итеп тибә. Ниһаять. Фазыл исемлек өстендә—Мәрфуга апаның каләмен тотып тора. Их, бу минутларның килеп җитәсең алданрак белсәң... матур итеп имза куярга өйрәнгән булыр идең... Әтисе белән әнисенең баш хәрефләрен ялгагач. Фазыл исемлекне төннектән шудырды Мәрфуга апа ике минут көттерде. Аннан сон төннектән акчалы кулы түгел, ә күзлегенең ике пыяласы күренде: — Егерме тәңкәңне ссудага тотып калам, менә, кәгазен югалтма. Ә утыз алты сум җитмеш тиене—кулыңа. Фазыл учын шундый итеп кысты, өйгә кайткач караса-җитмеш тиенне төргән оч сумлык унике акча тирләп чыккан! Әнисе эштән кайтып сәнәген коймага сөягән иде иңде. Улы иртәрәк кайтып кергәч, башта курка калды Аннан учындагы куен дәфтәре калынлыгы акчаны күргәч, улының печән тузаны кунган чәчләрен иелеп үпте, аркасыннан сыйпап такмаклый-такмаклый сөйде: —Төпчек балам, нигез хуҗасы, исән-сау гына була күр!.. Әни кеше болдыр баскычына утырып акчаларны елый-елый санады: —Заразылар, баладан ссуда тотып калмасалар тагы... Мине түләп бетермичә авылдан чыгып качар дип уйлаганнардыр . Мә улым, монысы үзенә булсын,—дип. Динә житмеш тиенне улына кире бирде... Фазыл кибеткә йөгерде. Анда су буе чират. Кемдер сатучы Хәдичә апага бурычын түли; кемнәрдер балыктан бушаган мичкә өстенә «өч борын»га табын корган; кемдер акча алган хөрмәткә әби-бабай, бала- чагалары өчен прәннек, мармелад, хәлвә ала. Хәдичә апа 70 тиенне ләвкә тартмасына сипте... Фазыл өч шешә лимонад белән сдачага тигән дүрт кап шырпыны күтәреп кергәндә Динә инде кара тавыкны чалдырып чыккан, йонын йолкып бетерә язган... —Кара төс килешми безгә, ике елдан бирле йомыркаларын Җамалыйларга кереп сала иде. Җәй уртасында итле шулпа ашау Фазыл өчен бәйрәм инде ул! Быелгы сабан туе алдыннан тире җыючы малае көткәндер инде Фазылны. Моннан ары бакча буйлап сөяк-санак эзләп йөрисе юк. Әнә, эшсезләр җыйсын! Шытырдап торган өчлек абзагызнын кесәсендә!.. Июль ае өчен дә уч тутырып акча алгач, күңел тәмам үсте. Җәйге каникулны өч кенә ай бирергә дип закон чыгарган түрәләрне очкылык тоткандыр—ул көнне бик сүкте аларны Фазыл. Нигә дип әле мәктәп баласына чәчүгә чыгып унышны җыеп алганчы җитәрлек итеп каникул бирмәскә?! Каюм абыйның сөяге авырайган бүген. Фазыл килеп баскач та тракторның радиаторына саласы чиләкле суны үз кулына алды. —Туңга сөрүләр башлана,—диде ул, ниндидер кырыс карар чыгаргандай авыр тавыш белән. —Әллә безгә дә сабан тагалармы? —Җир сөрерлек әүхәте юк инде моның, марҗа төяп йөргәндә сүнеп оятка калдырмаса... Сиңа «ДТ»га күчәргә кирәк, улым... Фазыл коелып төште: «Ник миннән котылырга тели сон бу Каюм абый? Әле тагын бер ай акча эшләрлек җай бар... Үзе ачу китереп, улым дип дәшкән була...» —Башка прицепщик таптыңмы. Каюм абый? —Җүләр малай, хәзер дизельләрнең акча көри торган чагы. Сабанчы булып утырсаң, ике тапкыр күбрәк отарсың. Бер айда ике айлык төшә! Мин инде Зыяк Кадыйры белән сөйләшеп куйдым, риза ул... Ә киләсе җәйне тагын икәү башларбыз. Быелгы көзне үзем генә йөреп торам, синең урынга кеше алмыйм. «Владимировец»ның кабинасыннан соң биш канатлы сабан өстендәге калай утыргыч бераз катырак тоелды. Һәй, без катыга күнеккән лә, әллә мәктәпнең парталары йомшакмы?! Ел саен тугыз ай буе утырабыз әле!.. Үз авылыннын матурлыгын күрмичә яшисең икән ул... Кырлар, болыннар, тугайлар турында күпме җыр ишетелгән. Авылның кайсы гектарында ни үсәсен алдан ук белеп торабыз. Кузгалакка, җиләккә, чикләвеккә йөргән чакта без агроном кебек җыеласы уңышны җәйдән үк санап йөрибез. Ләкин таныш кырларга, кайчандыр икмәк гөрләп утырган басу эченә кереп, трактор тагылмасына утырган килеш, моңарчы яшәп инде күз ияләшкән киңлекләрне җир уртасыннан күзәтсәң—син бу авылда яңадан туган кебек буласын икән... «ДТ- 54» кә биш канатлы сабан тагып йөриләр мин сиңай- тим...Трактор күк гөмбәзен дерелдәтеп соңгы көченә үкереп бара. Кисеп алган камыл колачы биш буразнага әверелеп күпереп кала. Шәленен бөтен каргасы сиңа ияргән— сабан өстенә кунардай булып, суалчан чүплиләр. Сабанчы эше җиңел икән— көне буе утырып йөрү генә— буразнада камыллар күренә башласа төрәнне батырасын, әгәр трактор морҗасыннан олтан-олтан корым оча башласа. Зыяк Кадыйрының арткы тәрәзәдән йодрык күрсәткәнен көтмичә үк саерак казырга тырышасын. Буразна тирәнлегенең руле синдә! Ин мөһиме шул—Жир шары чи калмасын, сай казылмасын! Кыр бригадиры, сажин таягы белән төрткәләп, тирәнлекне тикшерә Ошатмаса, сукаланган җиреңне киметеп яза Норма болай да күп— унике сәгатькә алты гектар ярым жирне сукалыйсы Жил яннан искәндә бигрәк рәхәт, төрән пычакларының үзле балчыкны кисеп алып каплап салуын рәхәтләнеп күзәтеп барасын. Офыктагы урманнарны, болытларны күрергә вакыт кала. Буразна агышына карап, башын әйләнеп, егылырсың дип, Фазылны калай утыргычка дилбегә кисәге белән бәйләп куялар Колхоз пешекчеләре ат белән төшке аш китергәч кенә чишәләр. Кырга китергән ашны ашарга исәп юк иде, Зыяк Кадыйры әйтә: ашасан ашамасан да, эшләгәненнен илле тиенен көн саен тотып калачаклар, ди Рәхәтләнеп ашый Фазыл Барыбер өйдә чакта йә сөтле өйрә, йә коры ботка гына пешә. Ә монда солдат тәлинкәсен тутырып итле шулпа, аны ялтыраткач, иттә пешкән боламык, соңыннан калай кружканы тутырып компот бирәләр—һәм бөтенесе берьюлы! Кружкаңның төбен күрсәтеп эчсән, компотны өстәп тә салалар әле Әбәттән сон кояш көйдерә башлый. Җилгә каршы борылсаң эш харап. Трактор чылбырыннан, буразна өстеннән күтәрелгән бөтен тузан тирләппешкән йөзенә сыланып ката Кул белән сөртә торгач, күз кырыйлары киселеп әчетә. «Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем мәхәббәтем иртә кабынган...» дип җырлаган кешеләр бераз Фазыл янында утырып йөрсен Ярый ла кырлар иксезчиксез түгел, сөрелгән мәйдан тирәли әйләнеп йөрисен—жилне дүрт яктан тоясын Бер атна көндез, бер атна төнлә алмашып эшлисе Мескен трактор егерме чиләк солярка салган арала гына сүнеп тора. Зуррак кыр эләксә, өчәр трактор тезелешеп сукалый Комбайннар суга, «волокушка»лар саламны читкә сөйри, сәнәкле “Беларусь”лар эскерт өя. буш кырга тракторлар керә Мескен җиргә ял итәргә дә ирек бирмиләр Төнге эшнен шунысы рәхәт—кичке уннар җитте исә, тракторчылар эскерт төбенә сыенып йоклый, ә сабанчылар рульдә—олы мич кисәве кебек ике рычагны тан атканчы кулдан ычкындырмаска Трактор гына сүнмәсен! Сай сөрелсә дә, чирәм актарылса да, төнлә тикшереп йөрүче юк. Тунсан кабина ишеген ябасын, җылы һава өреп тора; эсселәнсә — ачасың; тонге тузан авырая, теш араларына кереп интектерми Фара нурлары кырның сиңа кирәк төшен генә яктырта. Әле ярый Зыяк Кадыйры Фазылны теге дилбегә кисәге белән кабинага бәйләп куймады Трактор яңа хужаны бик өнәмәгәндәй, сулык-сулык көчәнә Утыргыч йомшак, арка терәвече җылы, тәрәзә артында төн бәргәләнә Күнелен Фәхри Насретдинов булып җырлый • Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем...* Сентябрь аенда бәрәңге, чөгендер, кукуруз басуларын сукалыйсы бар— вәт акча кайда ята ул! Ә Фазылны әнисе әрли-әрли мәктәпкә озатты. — Бәлки нәселебездә берәр кеше укып карарга тиештер Юкса, хәерчелектән мәңге котыласыбыз юк. Прицепщик эше качмас, кулын белән җир сөрергә бервакытта да сон түгел, ничек тә кышны чыгарбыз әле Бәрәңгебез әйбәт кенә күренә эресен —базарда, вагын авылда симәнә игеп сатарбыз Икәү генә ич без хәзер. Җиде каз үстердек, ике сарык, бер кәҗә, өч бәрән суясы— җитмәс дисенме'* Жәйгә тагын эшләрсен алла боерса... Укунын эшкә караганда рәхәт ягы бер генә—Хәмдияне тәнәфес саен күрәсең! Сигезенчедә укучыларга—бәйрәм вакытларында спорт залында үткәрелә торган кичәләргә йөрергә рөхсәт ителә Октябрь бәйрәмендә зал түренә, кызыл сатинга төреп, өстәл куйдылар Өстәл тирәли тезелгән биш урындыкнын берсе буш Көткән кеше—колхоз председателе «Шакал» Фәйзи булып чыкты Ул килеп керүгә, аягүрә басып, Илһам Шакиров коннертындагыча дөбердәтеп кул чаптылар үзенә. Кул чапканны ярата председатель—шуңа күрә дә кызык сөйли. Иртәнге жидедә аның колхоз радиосыннан сөйләгәнен тынлый башласа», укуыңа соңга каласың. «Шакал» Фәйзи кемнеңдер төчеләнеп микрофонга чакырганын өнәми, үзе сүз ала. Өстәлдән шактый читтә, сәхнә кырыена куелган герблы трибунага борылып карады да утырган җиреннән китмичә залга дәште. Ул залдагы бөтен кешенен дә күзләренә берьюлы һәм туп-туры карап тора иде кебек. —Хөрмәтле колхозчылар! М-м-м, да, укучылар.. Пнимаете так, колхозчылар да булырсыз әле. Ә кая барасың, җирдән нәрсәдер алыр өчен иң әүвәл нәрсәдер салырга кирәк. Быел тагын егермеләп кешене пенсиягә озатабыз. Пнимаете так, мин бер дә борчылмыйм. Сез бар әле Казанга барып имән ишекләрне ачкалап карарсыз да кайтырсыз. Анда нужа күреп йөрисе юк. Ачлы-туклы көнең белән шәһәрнен таш арасында җылы почмак эзләп интеккәнче, итен-маен, сөтен-бәрәнгесен ашап үскән өеңнең матчасына карап ятуын мен шөкер. Пнимаете так, сез минем җирне ничек яратканымны беләсез. Районга паспорт алырга дип белешмә сорап керүче кешеләргә мин идарә ишеге төбендәге аяк кыргыч тимердә түфлиләрен чистартырга кушам. Балчыкны алып китмәсеннәр. Балчык ул—безнен байлыгыбыз. Пычракмы ул, тузанмы— барыбер кадерле. Шушы олы бәйрәмебез көнендә Шәленең буразна тузаннарын үз иткән кайбер егетләрне әйтеп үтәсем килә. Жәй буе колхозга булыштылар. Мин мәктәп исеменә бераз акча күчердем, аларга бүләкләр дә тапшырылыр... Бер көн, пнимаете так, иртәнге өчләрдә кырларны күзәтеп йөрим. Ништрай басуында өч ДТ зяб каплый. Бер тракторны куып җиттем—кабинада кешесе юк.Үзе буразна буйлап туп-туры бара, сабаннар жиргә кергән, ә трактористы юк. Әһә, минәйтәм, эчеп исергән дә йокыга киткән бу, күңелем сизеп, вакытын белеп килеп җиткәнмен дим. Машинамны ташлап, сабан өстенә сикереп мендем, арткы тәрәзәдән кабина эченә карыйм... Бер малай утыра Рычагларны ике куллап тарта, алгы тәрәзәгә буе җитми, үрелеп-үрелеп карый, пнимаете так, ну буразнасы туры. Кем әле ул теге, Сәләхи Динәсенең малае—ну, Фазыл! Менә ул безнең җирнең яңа хуҗалары! Трактористы эскерт төбендә черем итеп алган арада прицепщик тракторны сүндерми, эш көне-төне бара, пнимаете так, маладис, Фазыл!.. Корыч син! Мин яна өй салган кешегә йорт урыныгыз дымлы җиргә эләксен, нигезегез тамыр жәяр дим. Сәлахинекеләр дә әтисез килеш яңа өй салып чыктылар. Сәхнәдән торып Фазылга «Корыч» дип әйткәнгә аптырамагыз, безнен авылда исем җиткереп булмый. «Корыч» кушаматы хәләл булсын үзеңә! Минем кушаматым ничек әле, балалар?.. Һе, дәшмәгән буласыз, ә үзегез мин югында Фәйзи дип кенә аерып әйтә дә белмисез. «Шакал»ны минем фамилиям урынына йөртәсез... Колхоз рәисенең чыгышы көлкегә күчсә дә, зал Фазыл турындагы сүзләрне хупларга теләгәндәй итте—артгагылар җилкәсенә төрткәләде, янлагылар: ишеттеңме, дигәндәй, ияк каккалады, алдагы рәттә утыручыларның күбесе борылып «Корыч» малайны беренче кат күргәндәй үртәп сокландылар. Берсенә дә исе китми Фазылның—Хәмдиянең күз сирпүен көтә. Ул ике генә рәт алда утыра, дөресрәге, Фазыл үзе шулай утырды— тантаналы җыелыш барганда кемнәрнең аңа хат җибәргәнен, кемнәр белән сөйләшкәнен, кемгә ничек игътибар иткәнен —ул бөтенесен дә күреп торырга тиеш. Ниһаять, инде залдагы укучылар Фазылны онытып, «Шакал» Фәйзи атаган икенче «Малодис» белән мавыккан арада, Хәмдия күршесе Рәшидәнең колагына нидер пышылдады һәм пышылдаган уңайдан, сак кына борылып, Фазылга күз салды. Мизгелнең дә бер мизгелендә генә елмаюлы ике караш бер бере белән очрашты. Аһ, шушы Хәмдияне, каршысына куеп, туйганчы карап утырыр иде Фазыл!.. Мәктәптәге кичәләрнең иң көттергәне, иң хисләндергән мәле— җыр укытучысы «Әчү» Габдрахманның «Яз шатлыгы» вальсын уйнавы. Язын гына түгел, җәен, кышын, көзен дә сөендерә торган «Яз шатлыгы» бу! «Әчү» Габдрахман аны жыр китабы ндагьгча өч кенә куплет итеп түгел, ә баянынын бакалары ягындагы каеше өзелгәнче уйный Монын өчен аны композитор Җәүдәт Фәйзи үзе дә ачуланмас иде. Чөнки озын- озак вальс кыюсызларны, нәүмизләрне, тигезсезләр һәм гашыйкларны— барысын ла жаны теләгән кешесе янына китереп җиткерәчәк' Хәмдияне вальска чакыргач. Яз шатлыгы Фазылга күчте Ике кулы белән Хәмдиянен биленнән тотарга вальс рөхсәт итә!. Башкача бер генә очракта да ана бу кадәр якын килеп, текәлеп карап, бәйрәм җиле белән сирпелеп торган исерткеч ислемай исен тоеп булмас иде Вальс аны тыеп, Фазылга буйсындырып тора. Яшисе килә.яшисе килә. Яшисе килә, дуслар. «Әчү» Габдрахманы аларны күреп, Фазылга күз кысып ала да тагын да дәртләнебрәк уйный башлый Каешы гына өзелә күрмәсен инде. Музыка туктаса, Хәмдия тагын югалачак лабаса.. Бәйрәм саен бии торгач, «Яз шатлыгы» соңгы вальска әйләнде Соңгы звонок та яңгырады. Соңгы ике елны Хәмдия тирәсендә Фазыл үзе генә йөрде. Габделхәй укуын дәвам итмәде Пенсиягә чыккан әтисенең эш урынын әкренләп үз кулына алды. Ул инде хәзер мәктәп баласы түгел, бик күрергә теләсә, Хәмдиянең клубка кинога килгәнен генә сагалап торырга тиеш иде. Мәктәптәге кичәләргә клубтан килгән егетләрне кертмәскә дигән директор фәрманы бар Шәп. Фазыл ишеләрне яклый торган фәрман булды ул! Мәктәпнең дежурные Рауза апа директор сүзен үтәлешле закон урынына кабул итә Ә Фазыл учком кешесе буларак. Рауза апа тарафыннан шул законның үтәлешен күзәтеп йөри Габделхәй мәктәп ишегалдында көтә торсын Айнысын бераз гына. Соңгы вакытларда аны еш кына кичләрен салмыш килеш күрәләр. Элеккеге классташлары каршында «Беломор» көйрәтеп, хәмерле төтенен өргәләп, тире жыючы һөнәреннән зарланып торган Фазыллар кебек бәрәңге бакчасы саен сөяк-санак, чүпрәк-чапрак, тимер-томыр җыючылар бетеп килә, сарык тиреләрен дә хуҗалыклар үзләре илэтеп. кайры тун тектерә башладылар, дип әйтә ди Эчүенең дә сәбәбе шул. ахрысы Чьпарылыш кичәсендә Габделхәй Хәмдияне иртәнге өчкә кадәр көтеп йөрде Ә Хәмдия ул кичне, ул төнне Фазыл янында иде Алар мәҗлескә парлап чакырылган кунаклар кебек гел бергә утырдылар «Яз шатлыгы»нын иң соңгысына, иң озынына һәм ин сагышлысына вальс әйләнгәндә ин мөһим сүзләр әйтелеп калырга тиеш иле —Хәмдия. Казанга китәсеңме? —Юк, авылда калам —Алайса ник укып Йөрдең.’ —Унбиш яшьтән фермага китмәс өчен. Ә син нишләргә җыенасың7 — Хәзерме? — Юк. Калай әтәчләнмә. Укырга китәсеңме дим7 — Минем сиңа өйләнәсем килә Бүген үк. —Шампанский эчкәнгә генә шулай ул. Мин эчмәдем, менә, бер дә кияүгә чыгасым килеп тормый —Түгел шул. Сине уйласам, чишмә суы эчеп тә исерәм мин. Хәмдия! —Әни әйтә, ссуда алып өй салырга була, ләкин ссуда алып өйләнеп булмый, ди. -Миңа төрттерүе инде ул анын Тире җыючы кулына каласың инде Нүжәли син Габделхәйне җиңә алмыйсың, Хәмдия? -Аны син җиңәргә тиеш! —Бүтән синен янында йөрмәслек итеп кыйныйммы үзен?!. —Байлыкны байлык белән генә җиңәләр. —Мин китәм, Хәмдия, акча эшләргә. Сиңа сер итеп кенә әйтәм, Оренбур өлкәсенә вербовка белән киткән күршебез «Чуваш» Гатаулла абыйга хат яздым. Кил, дигән. Син минем әйләнеп кайтканны көт кенә! —Кияүгә чыгарга бик ашкынып тормыйм әле. Иркенләп йөр. Хат язарсың. —Тәнәфесләрдә күпме хат яздым мин сиңа, берсенә дә җавап алмадым. —Тәнәфесләр бетте, Фазыл!.. Тормыш башланды! Хатларыңны җавапсыз калдырмам... Алмаш-тилмәш утырабыз оездга сонга калган иде Фазыл. Фатир алыр өчен урам себерүче булып урнашкан Хаҗәр апаларда кунып чыгарга туры килде. Хажәр Динәнең яшьлек дусты. Хәзер инде ул Казанның Кабан күле кырыендагы Дегтярная урамында яши. Әнисе белән базарга килгәч, бәрәңге үтмәгән көннәрдә кунып калырга җайлы аларнын фатиры—бөтен трамвай сәламләп үтә торган «Кольцо» тукталышында гына. Шуңа күрәдерме. Шәленең ярты халкы белә Хажәрнен фатирын. Аның йөзе дә ачык, ишеге дә көне-төне биксез. Килгән бер кешегә елмаерга тырышкангамы, күз төпләренә җыерчыклар чыккан. Елмаймас иде—авыл кешесенә караңгы чырай күрсәтсәң, Шәлегә сүзе күп кайта. Хажәр апаның Фазыл белән бер яшьлек улы бар—Юныс ун ел укып интекмичә генә буй-сынны җиткергән, өйдә эшсез ята. Эчүеннән тыя алмагач, әтиләрен куып чыгарганнар. Әтиле гаилә бар микән соң бу дөньяда? Кичкырын базардан Шәленең тагын өч хатыны килеп керде. Юныс белән Фазылга урын җәярдәй почмак—чормада гына калды. Төне буе сөйләшеп, хыялланып чыктылар. Фазыл: «Оренбурга китәм», дигәч, «Мин сине озата төшәм вокзалга», ди бу. Хажәр апа, таң белән торып. Суконный базарына килеп терәлә торган урамнарның берсен себереп кайткач, тиз генә киемнәрен алыштыра да, мех фабрикасына йөри торган агач трамвайга кондуктор булып баса. Юныс өйдә көне буе берүзе. Алар вокзалга җәяү төште. Казан—Куйбышев поезды китәргә өч сәгатьләп вакыт бар иде әле. Юныс ашыкмады, ахыргача көтәм, диде. Анын әле беркемне дә поездга утыртыл, кул болгап озатып калганы юк икән, сугыш турындагы кинодагы шикелле итеп саубуллашырбыз, ди. Вокзал тирәсендәге ыгы-зыгыга кушылып, Казан шпаналары сыман тик йөрделәр шунда. Икесенең дә ике кулы кесәдә... Юныс билет алдырмады, акча әрәм итмә, проводник белән ярты бәягә сөйләшәбез, ди. Чуаш Гатаулласының талканы коры, яшь хатыны—дәҗҗал, кире кайтасы итсәң, бераз акчаң калсын, ди. Чынлап та. проводник абзый Юнысның әллә кайчангы дусты кебек кыланды. Ярты бәягә генә өченче каттагы шүрлектә посып барырга рөхсәт итте. Арба белән вагон саен ташкүмер өләшеп йөриләр иде, үз кешедәй, аны чиләкләп ташырга булыштылар. Күмер тузаны ягылган кулы белән, кесәсенә тыгылып тәмәке чыгаргач, проводник абзый Юнысны бөтенләй үз итте. —Ник Казаннан кача бу егет?—ди абзый. —Качмый, ул Оренбурга әтисен эзләп бара. Унҗиде ел күрешкәннәре юк,—ди Юныс, ә үзе Фазылга күз сирпеп кенә шым торырга куша. Проводник юлда сөйләштерә башласа дип, булмаган әтиләр турында әкият табып торган арада, поезд инде кузгалып та китте Юныс вагонга иярде, баштарак ул поезд көенә әкрен генә атлады, аннан күз яшьләрен П тыя алмыйча кызу-кызу йөгерергә тотынды. Фазыл кул болгап ана калырга куша, ә ул, киресенчә, бер ыргылу белән баскычка сикереп менде дә сары флаг кисәге тотып барган проводник абзыйнын култык астыннан сөзелеп, вагон эченә үтте. Проводникның: «Ә син кая керәсең?!» дип сүгенүенә Юныс: «Түлибез, курыкма!» дип кенә жавап бирде. Бөтенләй каушап калды Фазыл. —Хаҗәр апай үгерә бит мине малаен урлап киткән өчен! —Авылга качты дип уйлаячак ул. Кабан артындагы хужасыз дачаларда актарынган чакларда...өчәр көн буе өйгә кайтмаганым бар. Шундый ерак юлда миннән башка харап буласың ич син...Аннан сон Чуаш Гатаулласы мина туган тиешле кеше әле. Гел чакырып хат яза иде. адресын яттан беләм... Икебезне дә сыйдырыр өенә Килеп житү белән әнигә хат язармын. —Анысы мин үзем дә Казанга эшкә урнашам дип кенә чыгып киткән кеше. Әни шуңа күрә акчаны да әз бирде. —Акчаны эшлибез аны!—диде Юныс, кулларын угалап. Оренбур бай як ул. Шәлегезнең ничә гаиләсе вербовка белән китте инде анда —Эшлисе иде шул!—Фазыл өченче каттагы сәндерәгә үрмәләде. Ике-өч сәгать баргач, моңарчы җыелган борчуларга тагын берсе өстәлде—юлда бик тиз ашыйсы килә икән... Үч иткәндәй, пассажирлар Казанны чыгуга ук ашарга ябыштылар, һәм юл буе әле бер. әле икенче өстәлдә кәгазь кыштырдатып, колбаса исе чыгарып, яшь кыяр турап, пешкән йомырка ватып ач сәяхәтчеләрне үртәп бардылар . Әле ярый. Ходайның рәхмәте, йокы жинде... Уянып киткәндә инде проводник абзый «куяннардан» акча сорап маташа иде. Поезд Куйбышевка килеп кергән икән... Куллары буш, кесәләре тап-такыр. Хәерченең кара сакалы кая барса да артыннан калмый ияреп йөри, ди торганнар иде. Ияреп килә икән шул... Фазыл белән Юныстан бер адым да калмый, каһәр! Ашыйсы килү ул авырту кебегрәк. ана ияләшеп булмый икән. Дөрес, хәзер инде Фазылнын ашказаны сызып-сызып сыкрамый, эче авыртмый. Аяклары авыр атласа да, гәүдәсе жинел, эчәгеләре коелып калган шикелле. Йөк ташучы эшелонга утырырга курыктылар, көне жылы, кояшы шәп, Сорочинск тукталышына нибарысы алты сәгатьлек юл. Түзмәслек түгел. Тик менә. Куйбышевны чыгып.илле чакрым үтүгә, тимер юл ике чатка аерыла Ялгыш китсәң. Оренбурнын чирәм җирләрендәге авылдашларыңны Себер тайгаларыннан эзләп йөрерсен! География дәресеннән имтиханга әзерләнгән шәкертләр ише кыланып, Куйбы- шевның вокзал стеналарындагы карталардан барасы юлны ныклап өйрәнергә туры килде... Ундүрт вагонлы Ташкент поездының бөтен пассажирлары никтер соңгы вагон ишегенә өелешкән. Трамвай кебек урынсызы булып чыкты ул—күпме кеше сыя—шул хәтле утыра. Унбер тәрәзәне төшереп, ике яктагы баскычка өелеп, ишекләрне каерып ачып, бишләрле халык ундүртенче вагонга сеңә. Бу тамашаны читтән карап торсаң, Куйбышевта берәр үләт чыккан да бөтен шәһәр халкы берьюлы җылы якка качын бара дип уйларсың, билләһи. Карап торырга вакыт кына юк —Кереп утырыйк —ди Юныс, тыныч кына. Әйтерсең, кондуктор әнисе трамвай белән килеп туктаган —Урыны юк-югын. аның каравы ревизорлар да, проводник үзе дә керә алмый монда — Ник соң әле. теге уникенче тәрәзәне ачмаганнар,—диде Фазыл, ун класс бетергән кеше буларак, Юныска акыллы фикер әйтергә теләп. —Точно! Беләм мин аны. убырный тәрәзәсе ул. Кеше аның аркылы керә алмый—эчтән ишеге бикле. Ә без керәбез, поезд кузгалгач ачып чыгарырлар әле. Тәрәзәнең өске ярыгына кул ть”ып икәүләшеп асылынгач—ачылды үзе. һәм вагондагы баш санына бүлеп исәпләгәндә унике кеше сыярлык бәдрәф купесына Юныс белән Фазыл икесе генә кереп ябылды. Тәрәзәне кире күтәрергә туры килде. Алардан күреп, бер өер пассажир ябырылган иде. Шакылдатуларына җилкә белән басып ишетмәмешкә сабыштылар Тәрәзә пыяласы калын—җинел генә вата алмаслар... Юныс шатлыгыннан авызын җыя алмый. —Вәт, малай, ныгытып ашаган чак булса, кинәнеп барасы идек без ә?!— ди бу, Фазылны һич кенә дә үртәргә теләмичә. —Костырасың инде. —Тиз генә коса алмассың әле. Бүген кичкә Сорочинскига килеп төшсәк, тагын җитмеш чакрым юлны һава йотып, Ташлы районына барып җитәсе бар. Аннан авылга кырык чакрым гына кала... Ну, ашыйбыз инде., үги әнкәбезнең бәлешләрен!. —Аппетитым юк әле бер дә. —Җирәнмә син. Бик беләсен килсә, бу убырный эшләми, әнә су торбалары да, юынгычы да юк... Унитазы гына исән —Ә бу вагонның тәгәрмәчләре бар микән соң? —Тагылган ич поездга —Кеше күп утырды дип өзеп куйсалар? —Үзбәк сараннары вагон калдырып китте ди... Поезд кузгалды. Перрон бушады.Берәү дә артып калмады. —Сыйдылар! —Тсс! Пышылдап кына,—дип, Юныс юлдашына куанып сөйләргә ирек бирмәде —Әгәр безне сизсәләр, ачыгыз дип җаныбызга тиячәкләр —Кузгалдык кына ич әле. —Халык тук яши ул. Тук кеше эче пошкан саен бәдрәфкә йөгерә. — Проводник кинәт ачып җибәрсә, бездән курыкмасмы? —Курка торган кеше проводник та, кондуктор да була алмый. —Юныс, безнең вагонга ничә кеше утырды икән? —Башын җитсә сана әйдә—урын саен өчәү, сәндерә саен икәү Аягүрә баручыларны йөзгә тапкырла... Бөтенесен бергә куш. —Дүрт йөз чамасы кеше. Әйберләре күпме?!. —Дүрт йөз карак булган җирдә әйберне кулдан төшерү юк, сыя ул. Без синең белән махсус ял бүлмәсендә барабыз. —Алты сәгать буе басып барып арытмасмы? —Әнә. унитаз, алмаш-тилмәш утырырбыз Чынлап та проводниклар әлеге общий вагонны ташлап качкан иде, ахрысы. Пассажирлар юл буе шакып, тоткаларны каерып, тибә-тибә дөбердәтсәләр дә, өч кырлы йозакка бикләнгән ишекне ачып керүче табылмады. Алар Сорочински станциясенә бәдрәф тәрәзәсеннән коелдылар... Поездны каршы алырга килгән махсус автобуста җитмеш чакрым юл үтеп, Ташлы район үзәгенә килеп төшкәч,шоферга буш кесәләрне әйләндереп күрсәттеләр дә, алдан сөйләшенгән кешеләре көтеп тора диярсең—май заводына йөгерделәр. Питрәчкә баргач та, Шәлегә кайтыр өчен сөт заводына килеп, авыл машиналарын көтә иде Фазыл.. Көн инде кичкә авышып куйды. Әгәр юлның соңгы кырык чакрымлы кисәген бүген үк үтә алмасалар, җәһәннәмдәге белмәгән- күрмәгән район үзәгендә, белмим, кайда төн үткәрәсе... Завод ягыннан искән дала жиле белән җылы сөт исе килеп бәрелгәч, егетләр күзгә-күз карашып куйды. Хәзер инде алар кайбер нәрсәләрне сүзсез дә аңлаша белә. Аяклар үзләреннән-үзләре йөгерә башлады. Фазыл —Юнысны, Юныс Фазылны узып-узып китә. Ишек алдында машинадан бидоннарны селтиселти сөт бушаталар,эчкә ташыйлар. Кабина ишегендәге язуда—«М. Горький исемендәге колхоз» диелгән. —Бәхетебез бар икән, безнен колхозныкы бу! Тагын ярты сәгатькә сонга калсак, сөт машинасын иртәгә чаклы көтәсе идек. Әйдә —диде дә Юныс, бер бидонга килеп ябышты,—Тот икенче колагыннан. Эчкә ташыйбыз дип белсеннәр. Аларнын татарча сөйләшүенә берәүнен дә исе китмәде. Юныс төп максатны телдән төшерми. —Керәбез. Тамак кипкән кеше кебек кыланып,әнә теге ак чүмечне алабыз. Менә бу өсте ачык бидоннан сосабыз. Литрлы чүмеч тулы сөтне бер йотуда эчеп була дисәләр ышаныгыз — ике чүмечне ике генә йоттылар алар Машина тигез юлга чыккач буш бидоннар шалтыраудан туктады. Ике офык арасына бау тарттырып салганнармы бу юлны9 Күз карашы барып җитә алмастай икмәк даласын икегә ярган кыр юлы каешланып каткан—яна җәйгән асфальт кебек ялтырап ята. Кабинаның арткы тәрәзәсеннән күренеп тора—шофер рульне бер генә кул белән тоткан. —Автопилотка күчтек,—ди Юныс — Ни бер агач.ни бер чокыр күренми. Чирәм җир дигәннәре шушы микән? —Аһа!—дип, белдекле кыяфәт белән раслап куйды Юныс. Даланы кояшы авышкан чалт аяз күк калусы каплады һәм тоташ офык урап аллы. Августның тыгыз һавасы офык өстендә сөт тавы булып күзне алгысытып тора. Аһ. бу даланын никадәр гаиләне сихерләп алып киткән икмәкле чиксезлеге! Ниһаять, шушы чиксехзектән мәһабәт олы һәм алтын тавыдай серле эскерт калкып чыкты Якынайгач кына беленде—салам эскерте түгел, ә кыр уртасына өелгән икмәк тавы икән! Бу хәтлек уңышны нинди амбар сыйдырсын сон! —Сәяхәткә килмәдек. Юныс, нишләптер эч поша башлады Алты үги балага әни тиешле кеше өстенә аргык гамак булып килеп төшмәбезме'’ —Алты гына түгел, сигез бала —Сигезәү?! Безне кушып саныйсынмы? —Юк. Икесен үзе тапкан. —Унау булабыз алайса,—дип, тагын көрсенеп алды Фазыл — Бөтен өмет Мәгъсүмдә. Бала чакта бергә уйнап үстек. Оренбурга төялеп киткәндә үк үги әниләрен елатырдай малай иде инде ул Безнен годок. Ул бозау котүе көтәргә тиеш Хатларында шулай язалар иде Офыкның бер чите кителде.Тәбәнәк урманга сыенган авылны күргәч, ачык машинада дала җиленнән күшеккән тәнгә җылы керде — Ранняя авылы шушы, ахрысы, әллә каян катеп тора. —Чит түгел ул. Монда Шәленен җиде семьясы яши Үзебезнең авылга кайткан кебек. Алар күгән урманы авызында очраштылар.Мәгъсүм ятим җайдак булып, бозау көтүенә ияргән Үгез бозауларның артым бирә торган чагы— ашаудан туймастай кыланалар, кич җитсә, фермага—ябьглуга ашыкмыйлар, бер-икс адым алга атлагандай итсәләр дә, кире түнеп, урман ягына чабалар Мәгъсүм, алҗыган чыбыркысын үз атына тидермәскә тырышып кына, кәгүне авылга ашыктыра Сүгенүендә гел Шәле кешесе чалымнары Монысын инде Фазыл гына чамалый, Юныс исә күптән Суконный ышпаналары телендә сүгенә —Таныр микән безне"’ —Үзен таныйсынмы сон’—ди Юныс, Фазылны сынарга теләп.- Менә мин таныдым Мәгъсүмне' Әни белән бертуган «Чуаш* Гатаулласының алтынчы баласы ул! —Ә безнең Шәледәге элеккеге нигез күршебез ул! —Син дә минем брат икәнсең бит. әй. Фазыл Бу минутта егетләрнең икесенең дә «Чуаш» Гатаулласының якын туганы булып күренәсе килде.Чөнки үги ана кулына кайтып төшәсе бар Әти хатыны янына рактан ук күреп алса да Мәгъсүм аларны, Ранняя авылы килмешәкләре генә дип уйлады, ахрысы, көтү өстенә килүләренә әллә ни исе китмәде. Ә инде атынын каршысына ук килеп баскач, беләгенә урап чыбыркысын кыскартты: —Какого х-х-х... надо?!—диде ул, Шәлечәрәк акцент белән. Фазыл Мәгъсүмгә сүгенеп бетерергә ирек бирмәде. —Мәгъсүм, әйт әле, Шәлегә моннан еракмы? Ул.Оренбур якларында унике ел яшәп, гомерендә ишетмәгән әлеге сорауга җавап таба алмыйча, беразга өнсез калды. Аннары ияреннән егылып төшкән ише, кабалана-кабалана ике якташын берьюлы кочаклап алды. Исемнәрен алмаш-тилмәш кабатлап, сабыйларча үкереп елап җибәрде. Далада үсеп, төрле җан ияләренең авазларын ятлаган да шаярта гына дип уйларсын— Мәгъсүм, үз тавышын югалтып, чынлап үкереп елый иде. Фазыл белән Юныска да еларга туры килде... —Моннан Шәлегә юл юк, унике ел буе унике якка көтү кудым, авылыбыз юлын күрмәдем. —Менә, таптык бит әле! Син безне ничек таныдын соң? —Мина Мәгъсүм дип дәшмиләр. Яша бит мин монда. Шуңа күрә сездер дидем. Мине алып кайтырга килдегезме? Әби исәнме анда? —Фатыйма әби үлде шул. Нигезегездә яңа кешеләр яши, диде Фазыл, әйтелгәннәр өчен үзен гаепле сизгәндәй. —Ә мин, дурак, армиядән туп-туры Шәлегә кайтам дип йөрим.. —Сон, Шәледә без бар ич... Менә, бераз акча эшләп, аякка басыйк та гөрләтеп яшәрбез авылда. Түлке, бүген эшләрлек рәт юк, өченче көн иртән чәй эчкән килеш йөрибез.. —Ну...—диде Мәгъсүм елавыннан туктап.—Ник вакыт әрәм итеп торабыз сон алайса? Болай ач килеш әти хатыны янына кайтырга ярамый. Күл буендагы яшелчә бакчабызга кереп чыгыйк... Кулга ни эләксә, шуның белән куып, үгез-бозау көтүен утлыкка ябып каравылчыга тапшыргач, Мәгъсүмнең аты артыннан калмыйча бакчага йөгерергә туры килде. Урал елгасы ташуыннан кереп калган өч чакрымлы күл читен бүлгәләп, авыл халкы яшелчә бакчасы иткән—су сибәргә якын,туфрагы уңдырышлы. Башка вакытны булса бәлки сөзәк яр читендәге чылбырсыз көймәгә утырып, сурәттәгечә тынып калган су өстен чәрдәкләп, куе урманлы икенче текә ярга ашкыныр идең. Күл кичкән арада, су төбендәге балыкларны санап, кичке кошлар авазына түнәр иден... —Әнә, барыгыз, кулыгызга ни эләксә, шуны ашагыз,—диде Мәгъсүм ат өстеннән төшмичә генә.—Бакчаның җилкапкасы бау белән генә бикләнгән. Миңа да биш-алты помидор алып чыгыгыз. Юкса бозаулар ашаганны карап йөреп үзем дә ачыктым инде. Әти хатыны биргән төенчек бер әбәткә дә җитми ул миңа... Кулга кишер дә эләгә, помидор-кыяр, суганы да калмый. Бер минут үттеме, юкмы, Мәгъсүм пышылдап ашыктыра башлады —Җитәр, җитәр, йә күбенерсез. Булды дим, киттек әйдә. Мина дигәнен коеп калдырмагыз. Тизрәк кыланыгыз. Бу бит безнең бакча түгел... Безнең бакча тап-такыр ул, сигезәр кеше таптагач... —Урлап ашаганбыз икән әле, әйтәм эчне кадап тора. —Ничава, тамактан үткән ризыкка урын табылыр,—ди Мәгъсүм, кайтыр юлга таба борылып. Ул йөгәнне ике куллап тартып тора, юкса атның авылга ыргыласы килә. Шәледә булса, мондый манзараны төн дияр идең. Ә далада— офыкларның ераклыгы, күк гөмбәзенең җетелеге һәм йолдызларның күплеге төнге караңгылыкны сыеклап кичке эңгер итеп тота. Бар тереклекнең ояга кайтып сыеныр чагы... Мәгъсүм ашыкмый—ике артык кашыкны үги ана кулына алып кайтып тапшыру анын өстенә калды. Е Фазыл авылдашының йөген җиңеләйтергә теләде: — Бар. Мәгъсүм, син кайт, өегездә берни дә сиздермә. Без иртән килеп керербез. Ташлыдан җәяү кайттык, диярбез Шырпынны калдыр, күл буенда учак ягарбыз. Жәйге төн сандугач йокысы гына ла ул. Әнә. кояшнын баешы белән чыгышы—янәшә — Мин җиденче класстан укуны ташлап, дүрт кыш буе бозау карыйм, унике жәй буе көтү көтәм Дусларымны сыйларлык кына эшләгәнмендер инде,—диде Мәгьсүм. йөгәне бушаган ат кебек башын югары тотып. Ана мондый горурлык, батыр булып күренү ияр өстендә бигрәк тә килешә иде... Атка ияреп авылга килеп кергәч, колак тондыргыч саранча сайравы андасанда яшьләр авазы белән бүленде. Энгер-менгердә изрәгән кара- кара өйләр ышыгында чүкерләшәләр. Мәгьсүм авылның утлы баганалары балкыган якка ишарәләде: —Клубка сонга калдык. Минем Верканы Толя Тюлекенов эләктергәндер инде Балага узган ди—кайсыбыздан икәнен генә белмибез —Ә минем әле Хәмдиянең кулын да тотып караганым юк. —Бездә 30 процент Уральский өстәп түләнә —Аңламадым. —Димәк, без Шәле халкына караганда 30 процентка алданрак өлгерәбез. Әнә. Алла Дюсекенова унынчы класста гына әле. инде жиде кеше кияүгә сорап килде үзен, җидесенә дә «Ярар!»—дигән —Ник фамилияләрен тутырып әйтәсең? Кушаматлары гына юкмыни"’ — Безнең Ранняя авылы күчеп килгән кешеләрдән генә оешкан. Кушаматларын юлда югалтып бетергәннәр. Безгә дә «Чуаш малайлары» димиләр—мин—Яша Гайнуллин, әти —Григории Гайнуллин, әтинең хатыны—Машка. . Мәгъсүмнең «тр-р!» дип атка дәшүе—безнең өй менә шушы, дигән сүз иде. Колхоз амбары шикелле тәбәнәк-озын. сөзәк түбәле ак ойнен ишегалды тагылмалы трактор борылып чыгарлык кин Шәле калыбы белән үлчәгәндә, мондый ишегалдына алты почмаклы ике йорт салып, шунда ук ике бәрәнге бакчасы бүлеп бирергә була.. —Иркен яшисез. «Мәдрәсә бакчасы» хәтле җирегез. —Казанның «Кольцо» мәйданы чаклы бит бу!—диде Юныс —Далада бөтен нәрсә дә иркен!—Мәгьсүм атның иярен дә, йөгәнен дә салдырды. Ниһаять, җайдагыннан кагылган җирән алаша, төнге ялга дип. ишегалды түрендәге биек лапас астына ашыкты— кайда солы көткәнен белә малкай Бусагалары биек түгел икән, абынмыйча гына керделәр Гатаулла абый җөй тегүчеләр кайчысы белән зур канатлы гәзитнен беренче битеннән мәкалә кисеп ята иде Ул калын пыялалы күхтеген маңгаена күтәреп, кунакларга карап катты—танымады Мәгъсүм, яшьтәшләренә исе китмәгәндәй генә кыланып түр якка үтеп китешли, әтисенә ымлады —Сине эзләп килгәннәр. Шәледәй, диләр Берсе —Корыч төпчеге, берсе —үзебезнең Чуаш канеме Гатаулла абый кайчысын өстәлгә ыргытты Аның сүгенү тавышына үги әнкә йөгереп чыкты Ул да гаҗәпләнүдән тел очындагы сүзен әйтелмичә, авызын чалшайтып шаккатып тора Гатаулла абый аркаларыннан кочаклап алгач кына, төнге кунакларның жанына җылы керле — Карчык' Казан астына ягып җибәр' Бишбармак пешерәбез! — Ниткән бишбармак, тинтәк урыс! Төнге сәгать унбер тулып килә! Әнә, мич каршында ярты чуен аш калды. —Син мина хеш әйт. хеш әйтмә! Бишбармак күргән малайлар түгел болар Бүген йокламыйбыз. Без Ырынбурга вербовка белән качканда бу шалапайлар сөннәткә лә утыртылмаган булганнардыр әле Үги ана. йөзендәге баягы шаккатуын кая куярга белмичә, чоланга кереп сеңде Ун агач кашык, казан тирәли тезелешеп, бишбармак соса башлаганда төнге сәгать берләр җиткәндер, шәт... —Сөйлә, Фазыл, Шәленекеләр нишләп ята анда?—диде гаилә башы, башкаларга сүз катырга да ирек бирмичә. —Кайсы ягыннан башлыйм сон? —Хеш уртасыннан тотын. Гатаулла абыйны хәтерендә калганча бик яшь итеп күрергә теләгән иде Фазыл. Ә ул бөтенләй чит кеше кебек. Сырты көянтәләнгән, куллары салынган, чәче баш чүмечендә генә калган, күзләре чепиләнгән—атна буе йокы күрмәгән сырхауларныкы кебек. Алгы тешләре коелгангамы, «Т» авазына басым ясаганда теле казна аркылы төртеп чыга да «Ш» булып ишетелә... —И, Гатаулла абый, авылнын кыл уртасында безнең өй инде ул. Өченче ел янаны салып чыктык... Ә бездән ерак түгел Вахит абыйлар... Аның Хәмдия исемле кызы үсеп җитте. Менә, акча эшләп кайтам да әйләнәм... Бай егетләрне ярата ул... Гатаулла абыйның йөзендәге барлы-юклы нуры да сүнде. —Син монда бала-чага әкияте сөйләп утырма! Шәледә ниләр бар дим мин? —Ашасын инде кеше, ерак юлдан килгән ич алар,—дип, Мәгъсүм яклап маташкан иде, әтисе аңа бер генә карады: —Шихо! Синнән сорамыйлар. Авылда үскән кеше яңалыкларны да белмәскә, әллә ул әтәмби затмы?!. Шакал Фәйзи нишләп йөри анда? —Колхоз председателеме? —Әле һаман улмы председатель? —Ул. Элеккесе үлде. —Таҗи Гатасымы? —Әйе. —Ике көнлек отчет-сайлау оештырып, Тажи урынына Шакалны мин куйдырдым бит инде... Тагын кемнәр үлде? —Әмәҗән Мансурын күсәк белән бәреп үтерделәр. -Да?! —Кибетче Хәдичә апайның ирен—Кадыйр абыйны утын апкайткач чәй эчеп утырганда атып ектылар. Гәүдәсен коега ташламакчы булганнар— Татцик кешеләре күреп өлгергән. —Валлаһимы?! —Калдун Саимә үзе дә ычкынды—каен төбендә. —Иди ты?! —Хәбри Хәлимәсе йөз дә өч яшькә житкәние. Яна тешләре, икенче имиләре үсә башлады дигәннәрне, быел жан тәслим кылды. -Ну! —Ждкыя тавыннан җитмеш белән куып төшә торган Мөхәммәт абый машинасы белән капланды... Ждкыя Кәриме—теге, яшелчәчеләр бригадиры— узган ел эштән кайтканда ауган. Күмделәр. Әле җитмеш сигез генә иде үзенә... —Кит әле моннан! Җакыя Кәриме дә үлгән диген, ә?!. —Монтер булып эшли торган Моряк Госман да баганадан егылып... —Юктыр ла, миннән дә яшьрәк ич әле ул! —Тире җыючы адашыңның кырыгын үткәрделәр. Аннары Габбас Таифәсе, Җамалый Бибиҗамалы, Мырый Мусасы... —Соң, итит-митит, ул Шәледә берәр исән кеше бармы? Кырылып беткәннәр ич! —Тагын биш мең кеше калды әле... —Әйттем, кайтып килик Шәлегә, дидем. Нихәтле яңалык җыелган... Юныс белән Фазыл калган сигез кеше өчен дә бишбармак сыпыра торгач, сөтле чәйдән соң утырган җирләрендә—тәрәзә яңагына сөялгән килеш, йокыга китеп, Чуаш Гатаулласының сорау алуыннан котылдылар. Фазыл алты караватлы бүлмәнең идәнендә уянып китте. Аксый- туксый келт-келт иткән тавышка ымсынып, өстәл өстендәге кынгыраулы сәгатькә үрелде—ул йөзтүбән каплагач кына йөри торган булып чыкты Сәгать алты—ләкин иртәнгеме, кичкеме9 ! Ишек алдында тавыклар әтәч белән әрләшә—куначадан төшкән чакларымы, әллә менеп барышларымы9 Егермеләп күркә гыйңгылдаша—ашап туеп сарайга кереп барышларымы, әллә бөртек даулауларымы? Урам ягыннан буш арбалы трактор үтеп китте—эшкә барышларымы—әллә кайтып килешләреме9 Тәрәзәдән күренгән офык өстендә кояш пешеп тора—баешымы, чыгып килешеме? Көнбатышмы анда, көнчыгышмы? Чит җирләрдә беренче көн Тамак тук, өй җылы Күз йомылгач, кабат йокыга кителгән Шәледән киткән тагын алты гаилә Фазылларны чират торып кунакка алды һәм һәркайсы ин затлы сый итеп бишбармак пешергән иде Ранняя авылыннан унике чакрымда гына, Урал елгасын ике арбалык паром белән кичеп чыккач, Казакъстаннын Бурлин районы башлана икән Авылдашлар базар саен шунда йөреп, бишбармак ашарга күнегеп киткәннәр, пешерергә дә өйрәнгәннәр Инде Фазыл белән Юныс кунакка алган авылдашларына ниләр сөйлисен яттан беләләр иде: «Колхоз председателе һаман шул Шакал Фәйзи, Таҗи—гүр иясе, Кадыйр абыйны атып үтерделәр. Җитмеш Мөхәммәт машинасы белән Ждкыя Кәриме мәрхүм. Моряк Госман багана башыннан егылып төште Кыскасы ачык авызларына сыңар кисәк токмач кабарга да онытып авылдашлар тынлап утырганда казан төбендәге бөтен калҗа Фазыл белән Юныска эләкте Сигезенче көнне иртүк кунак ашы бетте Юнысны иткә озатыласы үгезләрне симертер өчен көтүче ярдәмчесе итеп куйдылар Ә Фазыл— силос төяүче. Ян-якларыннан тирән бортлар белән күтәртелгән тагылмалы арба кукуруз комбайны артыннан бара. Арба төбендә Фазыл кукуруз салатын кыска саплы сәнәк белән тигезләп жәяргә һәм таптап өлгерергә тиеш Әгәр арбага дүрт тоннадан да кимрәк төялсә—сүгәләр, артса— мактыйлар. Силос янгыры астыңда авылны сагынып моңаерга вакыт юк. әз генә туктап торсаң да, юешбаллы масса күмеп китә үзеңне Инде тизрәк зарыгып көткән кич җитмәсә, үләм, буыннарым сына, сеңерләрем өзелә, эчем төшә, күтәнем чыга дигәндә генә, комбайн сүнә Бригадир көнлек эш хакын әйтә: бүген 17 сум эшләдегез. Кичә 14 сумлык кына иде!. Тагын жан керә. Хәмдия белән ике ара унҗиде сумга якыная! Шәледә укыганда кулга «Авыл механизаторы» дигән катыргы биреп чыгаргач, әй көлгән иде малайлар җыйнаулашып Ярый әле. Фазыл аны паспорт белән яшь язуы арасына кыстырып килгән Кукуруз басулары бушагач, ул «Хунвейбиннар»га үч итеп, Кытайга җибәрелми калган 'ДТ— 75” кызыл-сары тракторына утырды Яна түгел түгелен дә. тик гөрелтесе шәп, чыбык белән бәйләнгән җирләре юк. пускачы җинел кабыза Мондый тракторга хуҗа булыр өчен Шәледә ун ел буе сабанда утырып йөриләр Җәйге каникулда Шакал Фәйзидән урлап-урлап җир сөрүләр уен гына булган. Ә монда—кыргый чирәм-җирләрне кулга ияләштереп иген ясау ялыктыргыч азап икән ул Иртән авыл очыннан кузгаласын Уңга- сулга борылмыйча, күрше тракторлардан калышмыйча, гел алга да алга бер сызыктан туп-туры дүрт сәгать буе барганнан сон, кыр станына килеп җитәсең—анда төшке аш пешереп көтеп торалар. Аһ. ул шулпаның тәме—егерме беренче елнын «Америка өйрәсе» дә андый хуш исле булмагандыр' Әнисе пешергән ашлар сагындырдымы, әллә еракка китеп ашаганга шулаймы —Фазыл анысын әйтә алмый әле. Ашауга киткән вакытка «перекур» минутларын өстәп ярты сәгатькә җиткерәсең лә. килгән буразнаң читеннән кире кайтып китәсен Сигез сәгать эчендә нибарысы бер әйләнеш юл үтелә Ялыктыргыч, шатлыксыз, авылдагы бәхетле көннәреңне күз алдына китереп алҗыта торган сагышлы буразналар Көндезге сменада түзәрлек әле, ә менә төнгесендә атна буе караңгылыкка таба—һаман алга ла алга, туп-туры Көн саен Фазыл шушы чиксезлекне, караңгылыгы һәм билгесезлеге белән буразналапбуразналап үтеп, Шәлегә әйләнеп кайтырга тиеш! Кайткан көнне үк Вахит абый Хәмдияне үзе—үз куллары белән Фазылга китереп бирәчәк! Туйга чаклы ул аны үпмәс тә хәтта! Алар Һиндстан киноларындагы кебек җырлар жырлашып чишмә буйларында, Мишә тугайларында гына йөрерләр Ә инде туйдан соң... кунаклар таралышкач, аулак өйдә икесе генә калгач... Хәмдия закон каршында да, әтисе алдында да, Габделхәй уйларында да бары тик Фазылныкы гына булачак. . Аһ, бу буразналарның озынлыгы! Фазыл әнисенә бер хат юллаганчы Хәмдиягә ике хат җибәреп өлгергән иде инде. Җавап хаты озак көттермәде. Әнисенең хаты Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы кебек кинәт башланган: исәнме, саумы юк, ник киттең дип тә сорамаган, ин беренче җөмләсе: «Хәмдияне урладылар...» «Әтисе куып килгәч, Габделхәй эт өстергән...» Ничек инде кеше өлешен урлап булсын? Нигә Фазылның бәхетен, хыялларын урладыгыз?!! Ул хәзер кем язмышы белән яшәргә тиеш?!. Әлеге хәбәр буразналарны өзде... Юныс «Чирәм жирләр»дә үзе генә калды. Менә ич мин... афедан чыгып килүче кешенең ерактан ук туп-туры үзенә таба килүен күреп, Хәмдия бөтенләй читкә борылып басты. «Бу исерек тәрегә нәрсә кирәк икән, сәгать сораган булырмы, бер шешәлек акча кысармы, әйдә, дип, берәр машинага утырырга кыстармы, хәсис?!»— дип, бәйләнергә җаен калдырмаслык итеп тозлы-борычлы сүзләрен тел очына җыя башлаган иде инде ул. Читкә борылып, әлеге адәмнең янәшә килеп басуын сизмәгәнгә сабышса да, сулыш алганына чаклы ишетеп тора... —Хәмдия?!.—Фазыл нарасыйны тирән йокысыннан уятырга мәҗбүр кеше кебек, сак кына дәшеп: «Чынлап та синме бу? Мине таныйсыңмы? Күз сирпеп бер генә кара инде...» дигән сәерсенү, сорау, ялваруларны берьюлы шушы исемгә сыйдырган иде. Хәмдиянең, исерек тәре, кирәксә бүксәңә берне тондырам бит дигәндәй, киерелгән иңбашлары кинәт салынып төште. Ләкин ул Фазылның кочагына ташланмады. Хәтта әле аңа таба кисәк борылырга да ашыкмады. Сәгатьләргә сузылган минут иде бу. үзен ничек тотарга, сүзне нидән башларга, сакланыргамы, әллә берни сиздермәскәме икәнлекне белми иде әле Хәмдия. Ләкин еллар буе җыелып килгән сагыну һәм хатын-кызларга гына хас үҗәт кызыксыну—«Нык картайды микән?» дигән сорауга җавап ишетергә теләү— күтәргесез сабырсызлыкка әверелеп, Хәмдияне Фазылга таба этәрде. —Сине Монголиягә эшкә киткәч хатыны янына кайтырга теләмичә чит җирдә калган дигәннәрне ич, Фазыл! —Мин түгел ул. Сабирҗанов белән бутаганнар.. —Торба борганда ачкыч сугып үтергән дип тә сөйләделәр. —Анысы Кислов турында. —Язгы Агыйдел аша чыккан чакта машина белән боз астына киткән дигәне дә дөрес түгелме? —Юк инде. Менә ич мин! —Синең миннән үч аласың бар инде, әйеме. Фазыл, шуңа сагалап йөрисендер. —Нинди үч ул, Хәмдия? —Суң, сине авылдан минем аркада гына киткән, диделәр бит. — Менә монысы хак. Кеше сүзенең дөреслеккә туры килгән бердәнбер очрагы... Кичкырын кая барышың соң, шушылай күтәренеп? —Калага инде, кая булсын!.. Кичтән барып кунам да иртән базар ачылышына сатып бетерәм. Шәледә дөнья кубарып газ кертәләр. Безнең К йорт күл урамында—торба үткәрергә жайсыз ди. Әгәр иртәгә төш вакытына кулларына акча тотгырмасам, экскаваторлары канау казымаячак. —Акча тоттырсан казыйлармы? У л газ кертүчеләр казырга да күмәргә дә риза—акча гына бир! Кем бурасын сатты, кем бозавын Берочтан газ керсә, угын ташу хәсрәте бетә инде Халык шуңа соңгы малын сатып та түләргә риза —Ә син чиләк-көянтәләп нәрсә сатасын? —Йомыркалар бу. —Яз көне, монын чаклымы? — Мин ашханәдә эшлим. Ризык күп кала. Тавыкларым кыш буе оядан төшми. Утыз баш алар минем. — Кайчаннан бирле олы юл чатында торасың, кул күтәрмисен Үзләре туктап алганны көтәсеңме'’ —Юк, хәзер тагын ун-унбиш минуттан Түбән Кама автобусы килә, туктый ул. Чаллыныкылар әлләни туктамый. Ун минут... Фазылнын тагын ун минут өмете бар икән әле. Пионер яшеннән чыгып, мәктәп формасыннан котылып, беренче тапкыр зур егетләр кебек кәчтүн-чалбар киеп, клуб юлына атлаган көннән бирле белеп тә, авылдан киткәннән сон бүтән туры китерә алмаган Хәмдияне күрер өчен язмыш Фазылга ун минутлык сөенеч бүләк итгеЛәкин Фазыл ун минутка гына риза түгел шул —Хәмдия, син мине бик зур мәшәкатьтән коткардын бит әле Йомыркаларыңны үзем сатып алам, ике чиләген дә. Буровойда әзерләр өчен бик жайлы ризык ул. Соляркалы учак өстендә күмерләнеп беткән тирән эчле зур табага ярты литр көнбагыш мае коеп, унбиш данә йомырканы тәбәләсән... Өч кешегә бер утырып ашарга җитеп кенә тора Ике чиләгендә ничәү дип исәплик?..—Фазыл Хәмдиягә икеләнерлек рәт калдырмыйча, кабаланыпкабаланып сәүдә эшенә кереште —һи. өч йөз штук безнең өчен ун көнлек инде ул. Тәк, бәясен күпмедән сөйләшәбез? —Өченче көн дистәсе биш меңнән иде —Бөтенләй очсыз.. Чебине тавык итеп үстерәсең, кыш буе асрап чыгасың, тырмашып тәрбиялисең. Ә салган йомыркасы—бер стакан чәй бәясе генә. Дистәсен җиде меңнән алам —Юк, юк, ярамый, мина хәрәм килешми, артыгын алмыйм,—дип өзгәләнде Хәмдия —Алайса, менә сиңа ике йөз мең, чын күңелдән Чиләкләрен өчен тагын бер йөз.. Карышасы түгел, Хәмдия, юкса, чиләкләреңне тибеп аударам... һе... һе. —Зимагурдан булыр да. Инде мина дигән автобус белән син китәсеңме Казанга? —Кая, нинди автобус? —Ә-ә-әнә! Ништрай басуын ярып ике фара киләме, шул —Хәмдия, әйдә качып калабыз. Мине алмага үзебезнен машина киләчәк. —Әйдә соң, дамба астына. Татцик чишмәсенә суга бара дип уйласыннар, чиләк-көянтәне үзем күтәрәм. Тавыклар фермасы чаклы автобус Шәле борылышына җитәрәк тизлеген киметсә дә. көтеп торучы кеше күренмәгәч, тиктомалга туктап вакыт әрәм итмәде. Татцик чишмәсе сугара торган урынга әверелгән Көтүнең кайсыдыр ки хыялый сыеры ургылып ага торган инеш суыннан җирәнеп, чишмәдән чөмергән, суы саеккач таптап киткән Казык башында көтүчеләрдән калган калай кружка белән чишмәне тазарткан арада май аеның баллы төне җиргә төшкән иде инде —Фазыл, сезнең машинагыз кайчан килә соң? —Таң аткачрак көтәм. —Кала шоферлары шулай иртүк юлга чыгалармы9 Безнең авылныкылар хәзер, минсинайтим, артларына кояш төшкәнче йоклыйлар, өйлә намазы җиткәндә эшкә җыелалар, ахшам вакыты җитте исә, ө)1ләренә таралалар... Ә тракторчыларыбыз... аек баштан руль тотарга куркалар... Кемгә утын, кемгә печән, кемгә кирпеч ташып, бөтен отрядлары белән эчүгә сабышып беттеләр инде. Бигрәкләр дә әйләнгечтән башланып китте сүз башы. Колхоз паркындагы исерек тракторчылар, ватык комбайннар, әрҗәләре тимер чыбыклар белән генә каптырылган иске машиналардан башланган сүзне Фазылның ундүрт яшьлек чагына кадәр китереп җиткерер өчен шушы төн генә җитәрме? Төне дә бит аның сизгер, үтә күренмәле! Һичбер гайбәтне һәм яңалыкны яшерә алмастай тынгысыз авыл төне... —Хәмдия! Әгәр без мәктәпне тәмамлаганчы һичьюгы бер генә тапкыр шушы чишмә янында таң аттыра алган булсак, мин бөтенләй башкача язмыш белән яшисе идем. —Мин дә. —Син эзләгәнеңне тапкансыңдыр инде, Хәмдия?! —Таптым да каптым... Ләкин эзләмәдем. Безнең авылда кызлар сайламый егетләрне. Егетләр таба, озата кайта, урлый. Син бит миннән үзен качып йөрдең. —Качмый ни... Клуб юлында йә агроном Хәбри малае Рафаэль, йә тире җыючы малае Габделхәй сакта торалар иде! Минем кебек хәерче баласына кая инде ул Хәмдия тирәсенә якын килү. —Анысы, Фазыл, без үскәндә байлар-хәерчеләр юк иде инде! —Ул аерманың беткәне дә, бетәчәге дә юк. —Шулай итеп икебез өчен дә бер мин гаеплеме? —Син, бары тик син генә, Хәмдия... Байлык ул Күчмә Кызыл байрак шикелле—кем алдынгы—шуның кулында. Кичәге байларның хәзер күбесе белдерү күргән саен эш эзләп чаба. Мин үз гомеремдә әллә ничә тапкыр баедым. Бүген дә, Аллага шөкер, Вахит абый кызына яучы җибәрерлек бай. Хәмдиясе генә безнеке түгел... —Яраткан егет кыз күңелен яуларга җаен табарга тиеш, Фазыл. —Мин сиңа җиденче класста укыганда ук хатлар яздым Сигез чакрым җәяү барып, Питрәч почтасы янындагы әрҗәгә салам да тизрәк өйгә йөгереп кайтып, шул көнне үк синнән хат көтә башлыйм. —Әйе шул, миңа Питрәчтән бик күп хатлар килде. Тик ачулана торган хәлме, җавап язам дип мин дә Питрәч почтасына йөгерә алмыйм ич?! —Әгәр җавабын язсан, хат кисәгеңне тәнәфес вакытында кулыма гына тоттыра ала идең. ' —Кит әле моннан, тәнәфестә егетләргә хат өләшеп йөрергә әллә син мине почтальон дип белдеңме? —Миңа исең китмәде... —Үзеңне бел. Паспорт алып киткәч, ике елдан кайтканыен кунакка. Сезнең күршедәге Хәбибулла абыемнарга килгән идем. Сине өй юганчы гына утны өзеп тор дип чакырдылармы? —Әйе, Хәбибулла абыең өйдә юк икән дип, Фәризә җиңги куып керткән иде. —Урла Хәмдияне, урла да кит, дип, шул көнне бөтен туганнар бер булып үгетләделәрме үзеңне? —Алар шаярттылар гына. Син Габделхәй белән яши идең ич инде ул вакытта. Кеше хатынын урламыйлар ла... —Шаярттылар Мин дә шунда лабаса. Корган планнарын тынлап йөрдем. Каршы дәшмәдем, үпкәләмәдем. Дөресме? Оятына да риза идем. Авылда яшәмәгән булыр идек. —Дөресен дөрес... Тапкан-урланган—харам мал килешми миңа, берне алсам—икене югалтам. —Мин сина харам мал түгел! —Мәктәпне бетергәч тә урларга исәбем бар иде—әтиең сугыл үтерәм диде!—Ә Габделхәйне үтермәде... —Ул үзе үлде Менә шушы КамАЗ юлынын Шәлегә борыла торган чатында, әлеге чишмәдән ярты чакрымда гына.. Күреп җиткермәгәннәр Өч кеше төялгән коляскалы мотоциклга Чаллы ягыннан бөркәүле КамАЗ килеп бәрелгән. Берьюлы өч кешене күмдек. Башка шабашниклар уянганчы дип, әче таңнан Колай совхозына балта эше белешергә киткәннәр иде. Азрак томан таралганны да көтмәделәр, күрәчәкләре ашыктыргандыр инде... Хәмдия, кисәк кенә томау төшкәнен сизгәндәй, борынын пыршыл- датып куйды. Чишмә янындагы ярау һава күнел нечкәлеге белән бергә кушылды. Шуңа күрә Фазылнын шомлы тынлыктан тизрәк котыласы килә иде, тынлыктан гына, Хәмдиядән түгел. —Сәер кешеләр сез, Шәле хатыннары.. Үзеңне каравыл кычкыртып урлаган, елатып яшәгән Габделхәй өчен күз яше түгеп утырасын. — Ике баламнын атасы ла ул минем!. Кызыл туйлап алган, өен салган, малын тапкан, нужамны куган, улларымны башка чыгарырдай итеп аякка бастырган —Ә мәхәббәт?!. —Мәхәббәт ул ялгыз кешегә пар эзләр өчен генә кирәк. —Менә без икебез дә ялгыз ич инде Шуңа күрә мәхәббәт турында сөйләшеп утырабыз. —Ләкин мин ялгыз түгел. Ике балам бар. —Икесе дә читтә яшәгәч, тагын ялгыз калдың дигән сүз. —Монысы ялгызлыкка керми анын. Берүземә тормыш итүләре кыенлашса, икесенең беренә күчәм дә киләм. Әлегә. Аллага шөкер, саусәламәт, куәт-мидәт... Йорт-жирем таза. Үзең нихәл, Фазыл9 —Йортсыз-жирсез. Шәледәге өебез көлгә очты, ике бүлмәле фатирымны хатыныма калдырып качтым —Баедым дигән буласың, байлык ул—мул тормышлы нигез. Акча җыйсаң—таларлар, мөлкәте мулны алдарлар, ә нигезе нык кеше гел бай калыр. —Хәмдиянең күз явын алырлык, тире жыючы Габделхәйне көнләштерерлек өй салыр өчен акча эшләргә дип чыгып киткән идем дә бүген әнә әйләнеп кайттым. Нигез күтәрергә йорт урыны эзләп йөрим —Шәледәме? —Юк, Шәле өчен мин гел шул хәерче Сәләхи малае гына. Читтән, элек үзем эшләгән авылларнын берәрсеннән эзләп карарга исәп —Үлгәч Шәле зияратына илтеп күмәрсез дип васыять язып куярсын аннары.. —Әйе шул. Каян белден? —Киткән кешеләрнең бөтенесе Шәледә күмелгән. Син лутчы зияратган әллә ни еракка төпләнмә. Үлгәч мәшәкатең азрак булыр Әнә, Татцик авылында яна урам өчен жир бүләләр. Колхоз үзе таркалса да, идарәсе исән әле. авыл советы белән икесе исеменә берләштереп гариза язып керт. Кояш баеганнан бирле җил исә иде. кинәт тынып калды Төн караңгылыгына баш очындагы болытлар карасы да кушылган, юкса инде офыкның Тугаш болыны белән кисешкән җирендә тан нурлары шыта башлар иде. Фазыл көтүчеләрдән калган калай кружка белән эч пошканнан гына су эчеп куймакчы иде, чишмә сихеренннән котыла алмады —Салкын тидермә тагы, төне болай да дымсу. — һәй, Хәмдия Мин су эчкән чишмәләрнең салкынлыгын белсәң Монысы җылы чәй кебек кенә. —Шулайдыр инде Чишмәләр тирәсендә кыхтар белән сайрашып, ялгыз башыңа иллене тутыргансың Һәр кешенен яраткан чишмәсе бер генә булырга тиеш — Минем яраткан чишмәләрем бихисап! Утыз ел эчендә өч йөздән артык авылда артезиан чишмә казып кипем Бораулап бетерәсең, насосны тирәнгә төшерәсең, утны тоташтырасың да ком сәгатенә карап көтәсен. Баштарак балчык боламыгы бәреп чыга, әкренләп су фонтаны язгы инеш төсенә керә, инеш төсе аертылган сөт белән алышына, сөтле су әкренләп яктыра башлый, һәм ниһаять, чык бөртеге сыман саф чишмәгә әверелә. Аны иң беренче булып син эчәсең... Ул шундый салкын, шундый татлы, шундый кадерле—эш беткәч ул чишмәне ташлап китүләре ямансу!!! Тирә-юньгә көтүе-көтүе белән казлар җыела. Шунысы кызык, әгәр без бораулаган коелар сусыз булса, казлар якын да килми. Актанышның Чат авылында ике йөз метр тирәнлеккә төштек— ә суы юк.. Егетләр авылның бөтен казларын куып китереп карады, тик тегеләр кайсы кая качып бетте. Ә яңа чишмә чыгасын алар алдан ук белә, талашмыйнитми, су чистарганны сабырсызланып көтә... Ә син Хәмдия кызлар дисең... Кызлар түгел, минем чишмәләргә казлар йөри. —Әллә үпкәләдең? —Юк. Гел су турында сөйләнә торгач, әнә яңгыр сибәли башлады. Син кайт өенә. Таң атканчы кайда йөрдең дип бәйләнердәй кешең юк. Кайт та йокла. —Ә син? —Мин кыр кешесе. Кыргый ат шикеллерәк. Йөгән кидертмим, абзарга кермим, кулга ияләшмим. Иректә яшим. — Ниткән кырда яшәү ди ул, үз авылыңа кайткач?! Хәзер үк безгә китәбез. —Юк. Тире җыючы малае салган нигездә ышыкланырга теләмим — Ихтыярың! Яңгыр бик озакка сузылса бөркәнеп торырга Габделхәйнең иске кожанын чыгарырмын. Кайсы багана төбендә көтәсең? Бу чиләкле йомыркаларны кайда калдырасың? —Калсын шунда... —И, бетле хәерче. Тәки жан көеге булып яңгыр эчендә ялгызың калырыен бугай. Ярар, мин дә иптәшкә калам. Горурлык туйда гына тансык. —Хәмдия, юл чатындагы яшел вагонны хәтерлисенме? Әйдә шуны ачып керәбез—менә дигән куыш. —Ул куышның юлбарысы юк микән сон? —Юк, юк, Хәмдия! Беркеме дә юк. —И ходаем, кеше күзенә чалынмасак кына ярар иде. Ире үлгәненә жиде ел да юк, ирләргә ияреп йөри диярләр, алла сакласын! Яшел вагон янына килеп баскач, Хәмдия иңендәге чиләк-көянтәсен җиргә куймый торды. Фазыл исә, үз вагонын үзе танымаганга сабышып, тәрәзәләрдән үрелеп карады, көпчәкләренә типкәләде һәм кесәсеннән ачкыч бәйләме чыгарып, берәм-берәм йозакка тыгылган булды. Ә инде жиде-сигез ачкычның берсе йозакка ярап, вагон ишеге кинәт ачылып киткәч, и сөенделәр икәүләп, и сөенделәр Вагон эчендә көндезге җылы һава бүленеп калган. Урын-җир пөхтәләп җыештырылса да гараж исе килә, шуңа күрә вагон эче өй бүлмәсенә охшамаган. —Чәй куеп җибәримме, Хәмдия0 —Ничек инде?!! —Тумбочкада стаканнар бар, шикәре, кашыгы да шунда. Әнә теге бизәкле капчыкта тәм-том. Самавырыбыз гына корымлы—паяльный лампа белән кайната торган. —Бу вагон синекеме?—Хәмдия күзләрендә сагаю чалымнары уйнады. — Урланган түгел. —Мине алдалап алып кердеңме? Үч алырга шактый нык әзерләнеп кайткансың! — Нинди үч?!. Хатын-кыз белән сугышып йөрмәсәм беткән ди минем эш. Әгәр кафе янында ялгыш очрамасаң, әле күрешмичә дә кала идек. Бик шүрләсәң әйдә яңгыр астына... —Ярар инде, урланган вагон түгел дидең ич Көн ачылганчы түзәрмен. Тел очларын өтә-өтә ашыгычлык белән зимагур чәе эчеп, тәнгә өй жылысы сенгәч, түбәдәге яңгыр шыбырдавы көчәйгәндәй тоелды. —Миңа черем итеп алырга кирәк. Көне буе тыпыр-тыпыр аяк өстендә. Ял итмәсәм аяк сызлар. Син теләсән нишлә,—диде Хәмдия. —Урын җитәрлек—өсте сәке, асты сандык. Кирәксә, әнә, ак җәймә бар... —Ие, чишенеп тә ятасы түгелме тагы... Олы юл өстендә. Шәленен аяк очында.. Мендәрен алам... Ә син теләсән нишлә! —Плашыңны киеп йокламассың инде... —Аннан күлмәкне генә саласы кала. Куй ком сәгатеңне, биш минуттан уятырсың. Ком сәгатенең комы агып беткәч, вагон эчендә вакыт тукталып калды. Фазыл каршы яктагы сәкегә кырын ятып Хәмдияне күзәтә, шушы кеше өчен кайчандыр үләргә дә әзер идең син, егет! Әнә, плаш капланган базар капчыгы кебек ята синең беренче мәхәббәтен! Күзен йомганчы ук йокыга китте.. Ион оек белән кигән алты ярымлы балтырлы галошын да салмады хәтта. Оек балтырына сарык йоныннан эрләп бәйләнгән гамажынын балакларын кыстырган. Сулыш алганда анын гәүдәсе өрелеп, караңгылык эчендә тагын да шыксызланып кала. Күк күкрәве ишетелмәсә дә, ерактагы яшен яктысы каракаршы уелган ике тәрәзә аша үтеп йөри—вагон эчен әрсез фотограф кебек туктаусыз яктырта—гомер буе хыялланган шушы күрешү минутларын рәсемгә төшереп алырга тели гүя. Фазылның йокысы качты, ул үзен бүгенге кичтә тагын бер иң изге кешесеннән ятим калгандай хис итте Беренче мәхәббәтем дип, тормыш шаукымыннан яшереп, хатирәләрнең ин изге елларында саклап йөрткән җитмеш җиде илнең хан кызына алыштыргысыз, искә төшергәндә, күз алдына китергәндә бәгырьләрен сызланып сагынырдай Хәмдияне югалтты һәм яшьлекнең иң гүзәл чоры, кинәт уңып, төссезләнде, еллар сәйләненең күз Авын алырдай бизәкләре коелды, язмышының сөенечле чоры көенеч белән алышынды. Хәмдия бер дә үзгәрмәс, утыз-илле-Йөз елдан сон очратсаң да, ул әле һаман шул мәктәпнең «Отличник» дигән мактау тактасындагыча көрән күлмәк өстеннән канатлы ак алъяпкыч япкан, күкрәгенең иң изге җиренә комсомол значогы кадаган, сокланулы күз карашына бөтен җиһанны сыйдырган кыз бала булып сакланырга тиеш кебек иде.. Хәмдия, Фазылны үртәгәндәй, Шәлене әйләнеп үткән болыт дөбердәүләрен кайтарып гырлый башлады. Ул баһадирлар йокысы белән йоклый, кон ачылышына, нужа камытына җигелергә көч җыя Я и ы яңгыр ындыр табагына борчак бушаткандай бер шыбырдап алды да тынды. Хәмдиянең гырлавы ерагайды. Яшен яктылары тан нурында эреп юкка чыкты. Фазыл вагон ишеген әкрен генә ачып, аучы песи кебек сагаеп җиргә төште Урман эченнән иртәнге җил белән үлән чәе исе килә. Юл читендәге узган елгы сукмакларга түгәрәк, сузынкы, вак-вак һәм китек көзгеләр сыман ләйсән янгыр күлләвекләре сибелгән. Шул көзгеләргә караса, бәлки. Фазыл да инде мәктәптән ачыгып кайткан Саләхи малае түгелдер. Нишләтә безне вакыт дигәнен Яшьләй кавышып, тигез гомер итеп, бергә картайсаң гына, сизелмидер ул кискен үзгәрешләр. Язмышка парлашып ияләшергә кирәк икән. Кеше картаймый, бары тик ул яши торган тирәлек кенә яшәрә Әлфинә Бил сындыргыч, кул КЫСКЫЧ... Яшел вагон, бөркәүле «КамАЗ»га тагылып, Шәледән чыгып китте. Актанышка барып җиткәнче аны әле бик күп машиналарга күчереп тагасы булыр.. Вагонны гына түгел, яшьлек хатирәләрен дә тагып кайта... Чын авыл чишмә өстендә утыра. Чишмәләре корыса, авыл тарала. Яңа калаларны ник имансыз дип уйлыйсыз—аларнын чишмәләре юк. Шәһәр кешесенең өендә суы ага торыр. Ләкин бизәкләренә алтын йөгертелгән тирән эчле фарфор касәләрдәге чәйнең—Казанга чаклы 1600 чакрым юл үтеп, бөтен Рәсәйнең нәҗесен җыеп төшкән һәм ашык- пошык чистартылган Идел суы икәнен уйлап торырга вакытыбыз юк. Авылдан күчеп шәһәрдә йончыган халык ерак юлга чыккач—кайда чишмә күрсә—шунда ташлана... Идел чыгышында кемнәрдер эчеп түккән суны без эчәбез, без түккәннәрне түбәндәгеләр эчә. Диңгезгә барып җиткәнче Идел гигант канализация канавына әверелә. Яшәреп яшәр өчен җирдә өй саен, кеше саен бер чишмә кирәк1 Чиләккөянтә белән ташыр өчен табигать тарафыннан казылган әлеге сулы чокырларга кеше җан өрә. Мал-туар сугарып, керләр чайкап алҗыган кызлар төннәрен тагын шушы чишмәне сагынып киләләр—үзләре генә түгел, сөекле ярларын ияртеп Чишмә тирәсе куе тал гына. Ә тал булган җирдә былбыллар канат кага. Сөйгән кызыңның назлы тавышы кошларның сөенешеп сайравына күмелә, шикәрдәй кулы чишмә агышында эреп бетә... Сусавың басыла... Яшелчә бакчаларын коендырганда, мунчалар якканда, фермаларга су үткәргәндә табигый чишмәләрне борчымас өчен юньле хуҗа су скважиналары казыта. Халык телендә су бораулаучыларны, гади итеп, кое казучылар дип кенә йөртәләр, электр чишмәләре инешкә агып ятмый, тирә-юнендә таллар яшәрми, суының пакьлеге лабораторияләрдә тикшерелгән һәм бер эчеп түгелгәч— табыннарга кире әйләнеп кайтмый... Бүгенгесе көндә, Татарстан җирендә әнә шундый алты мен су скважинасы бар. Һәм аларнын өч йөзе Фазылныкы! Беренче борауланган авылдан башлап соңгысына чаклы—барысы да хәтерендә... «Беренче» дигән төшенчә кеше язмышында гади берле саны булып кына кадалмый, тулаем, зур фәлсәфә дә ул. Беренче бала, беренче адым, беренче сентябрь, беренче мәхәббәт, беренче хезмәт хакы.. Саный китсән бик күп гади сүзләрнең «беренче» тирәсендә мәгънәви тирәнлеге арта. Актаныш—Фазылның беренчесе Христофор Колумб Американы ачкан кебек Фазыл да утыз ел элек Актанышны үзенчә ачып кайтты. Утрауларны, илләрне һәм җирләрне бер генә кеше ача алмый, аны һәркем үзе ачарга, барып күрергә, җирен тоярга, суын эчәргә һәм халкын сөяргә тиеш. Фазыл өчен әле Америка ачылмаган. Әмма Актанышның авылларын күз бәйләп тә картага төшерә алыр иде ул... Каршы алучылар белән озата баручыларга бик исе китмичә генә, Актанышның чирәмле аэродромына «ИЛ-14» самолеты килеп кунды. Стюардессадан да алданрак, самолет ишегеннән башын тыгучысы— пассажирларның иң сабырсызы—Фазыл Шәмсетдинов булыр. Ул шәһәр жәенә туры китереп киенгән: ак джинсы чалбары өстендәге ак водолаз- канын дәвамы кебегрәк тора. Аягында—әле ярышларда-йөгерешләрдә катнашмаган ап-ак кедалар. Хәленнән килгәнчә тез чөеп атларга тырышуы да кеда кунычыннан чыгып торган ак оек балтырларын күрсәтер өчен генә түгел микән әле?!. Кулындагы идән тактасы калынлыгы гына дипломатына күп дигәндә: паспорты, борын яулыгы, щеткасы белән теш пастасыннан гайре нәрсә сыймагандыр Ул җиргә төшкәч, зур өметләр белән алгысынып, бер урында басып торды һәм үзен каршылаучыларның һичшиксез булмаячагын исенә төшереп, аэродром болыныннан урам ягына ашыгучыларга иярде. Әле ярты сәгать чамасы элек кенә самолетный тирән эчле креслоларында тәкәббер пассажирлар булып утырган авыл халкы җиргә төшкәч кеше көтүенә әверелеп, аэродром капкасы янына килеп туктаган ике-өч машинага ябырылды Капкадан чыкканда сул якта кала торган тәбәнәк агач өйгә игътибар итмәде Фазыл—ул аның исемнәре жырга күчкән Актанышнын бердәнбер аэропорты икәнен белми иде әле. Хәер, башы яшь, барысын да белер, иншалла. . Ашыгычлык белән Казанга кайтып киләсе булганда, тоташ яңгырларга юлыгып, өчәр кон буе самолет көтеп утырса, аэропортын түгел, начальнигы Лемарны да танып белер әле... Лемарны Актанышта бөтен кеше таный!.. Авыл машиналары арасында Фазылның ак киеменә һәм керсез күңеленә хуш килерлек бер «Кубань» автобусы бар иде, тик ул башка якка кайта булып чыкты Аны «ГАЗ-51» машинасының кузовона дәштеләр— Богадыга хәтлек кайта икән Ә аннан Фазылга кирәкле Каенлык авылына жәяүләп атласаң, ярты сәгатьлек «прогулка» гына кала, имеш Машина әрҗәсендәге халык ак Фазылның хәленә керде. Араларыннан бер агай, теплица капларга дип полиэтилен пленка алган булган, шуның белән тузан кермәслек игеп, егетне баштанаяк урап куйдылар Яңа эш урынына килеп җиткәндә көннен икенче яртысы аз гына калган иде инде Мазут катыш кызыл балчык сенгән камбинезонлылар янына килеп баскач, Фазыл тагын да аграк булып күренде. Мәктәптә укыганда металл ватыгын башка отрядлардан артыграк җыйган Фазыллар классын Казанның Халык казанышлары күргәзмәсенә алып бардылар. Шунда ул нефть бораулый торган вышканы күреп сокланган иде: аңа киткән металлны күрсәң—бөтен авылын белән еллар буе гараж тирәсеггнән үтиль чүпләргә кирәк! . Ә менә су бораулый торган агрегатның вышкасы нефтьчеләрнеке янында бала гына икән —Общий салют!—диде Фазыл, бөтен Каенлык авылына ишетелерлек итеп.—Миңа бораулау остасы Әмир Ашрапов кирәк! —Приффет!—дип Мәдияр бөтенесе өчен дә җавап кайтарды —Безнең мастер эш урыныбызга чит кешеләрне илле метрдан артык якын китерергә кушмый. Моңарчы ишетмәмешкә сабышып йөргән Әмир үзенең ярдәмчесен куәтләде: —Җәйге каникулга кайткан берәр блатноймы син9 Кәбестә күбәләге йөри торган жир түгел бу. Кызыл балчык чәчрәмәсен —Мин Ашрапов бригадасына эшкә килдем. Сезгәдер инде Әмир абый?'—Фазыл, йомыш белән кергән күрше малае кебек, хуҗаларның •ярар» дигәнен сабырсызланып көтте. —Безгәсен безгә! Син эш киемнәреңне Әжәкүл пристанена багаж белән җибәрдең мәллә? —Бөтен булганы өстемдә. Оренбурдан шушылай агарып кайттым Башкасын алырга акча җитмәде —Ак халат кирәгие сина Мәдияр, алга таба Фазыл белән эшлисен чамалап, арага керде —Мин ЦКда эшләгән чакта.. —Кайда, кайда?!.—дип сагаеп калды Фазыл — ЦКда—Центральный Котельныйда. ак халат бирәләр иде. Газ миче гөрелдәп яна. гөлләр яшьнәп үсә. бөтен җирдә стирильно' Чебен очып йөргәнне күрсәләр—шундук инспекторлар килеп штраф сала Киләчәктә буровойларда да ак күлмәк, кара галстук, ялтырап торган түфлиләрдән эшләрбег. боерган булса — Бар алайса, киләчәк турындагы хыялларыңны ташлап, яна дизельчегә үткән заманнан калган киемнәрне күрсәт-берәрсе ярап куяр бәлки. Мәдияр тагылмалы арбага сикереп менеп калай әрҗәне ачты һәм ярминкәгә килгән сәүдәгәр шикелле тау ягы акценты белән хәзинәдә барын мактарга тотынды: —Менә бу чалбар әле өр-яна—Владимиров салып качкан—Актаныш милициясе эзли башлагач Монысы—Ипполитовтан калган куртка—сиңа таман гына. Ипполитов ябык иде ул, җил көчәйгән чакларда платформага тотынып тора иде—очып китмәс өчен... Ә бу халатны музейга куярлык— Рафис аны аска җәя торган булган... Машина төзәткәндә... һай, никадәр машина төзәтте ул! Авыл саен берне.. Мал иясе Карунбай иде ул— Рафис, халатын гәҗиткә төреп саклый иде, кирәксә гәҗите белән бирәм. —Кирәкми!—Фазыл кайнар су чәчрәгәндәй сискәнеп куйды.- Кешедән калган нәрсә кирәкми миңа! Богады кибетенә барып ун сумлык «х/б» кәчтүн сатып алырга туры килде. Исемнәрен әйтеп танышулар булмагач, Фазыл бораулаучы ике кешенең исемен сөйләшү барышында үзе чамалап алды. —Эш башыннан килүең әйбәт анысы,—диде Әмир Фазылны коңгырт киемнән күргәч,—бүген монтажлау көне Вышканы күтәрәсе, долотоны әзерлисе. Чокырга бер-ике машина су китерәсе—сеңә торсын. Мәдияр! Син яңа кешене куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырып чык. Кая эләккәнен белсен. Мәдияр яңа кеше килгәнгә сөенеп, Әмир кушканнарны артыгы белән үтәп барды. —Менә Фазыл дус,—дип башлады Мәдияр, кулындагы тимер чыбыгы белән агрегатка төрткәләп,—Бусы буладыр бил сындыргыч; монысы кул кыскыч; әнә теге нәмәрсә киемеңнән урап үзенә алып кереп китә; тегесе—аяк изгеч; бүсер төшергеч, өздергеч, баш яргыч... Аңладыңмы? —Аңладым —Нәрсә аңладың?—дип кайтарып сорады Әмир. —Сезнең агрегатка якын килерлек түгел, сүтелеп бара, гайкаларын кысасы, майлыйсы, ялгыйсы җирләре күп, димәк... —Синең бакчана таш аталар, Мәдияр, икәүләшеп ашыгыч ярдәм күрсәтерсез агрегатка. Иртәгәдән калмыйча... Әмирнен көлемсерәп сөйләшүе, ниһаять, Фазылны сөендерде. Баштарак, бикле капка аркылы сөйләшкән булып, кунакны сынадылар гына, ахрысы... Мең сум булып кайт үрт ягын дүрт домкратлы аякка бастырып, агрегатның тигезлегенә ныклап ышангач, Әмир ияләнгән гадәт буенча, егетләргә карап куйды. Аның ни әйтергә теләгәнен Мәдияр гына аңлый иде әле, зылны читкәрәк алып китте —Әйдә, шартлый күрмәсен, хәзер май насосы көчәнә башлый. —Әмир абыйга нәрсә—аңа ярыймы? —Аңа алтынчы разряд белән түлиләр, димәк—ярый! Монометрның угы башта дерелдәп торды, аннан иренеп кенә сәгать теле йөрешенә таба авыша башлады. Май насосының гүелдәве көчәйгән саен шкалалар саны арта торды: кырык., илле... сиксән... йөз атмосфер. Агрегатның корыч кабыргалары кинәт агачка әверелгәндәй шыгырдады, чытырдады һәм бөтен гәүдәсе белән ыңгырашып куйды... Ниһаять уналты метрлы вышка, богауларыннан котылып, аягүрә басты. Фазыл ана бер күрүдә гашыйк булды! Тамаша күрәсе килгән халыкны чаң сугып чакырасы юк—үзе җыела ул. Өй түреннән яна велосипед үтеп китсә дә тәрәзәдән каерылып карап калучылар өчен Каенлык авылы читенә килеп туктаган бораулау агрегаты бөтенләй чит нәрсә иде. Читтән карап торучылар барында эшләве кызык, һәр хәрәкәт, һәр кылган гамәлеңнең егәре, мәгънәсе, дәрәҗәсе арта. Д Моны әле эшкә тотынып карамаган Фазыл да тойды. Масаеп баскан вышканы каладан килгән артист урынына күргән авыл кул чабырга әзер торган тамашачы кебегрәк иде. Ләкин ике дилбегә буе. дүрткырлы баскычсыман әлеге «артист»ны дүрт аякка чөй кагып, корыч арканнар белән жиргә беркетеп куйгач, тамашанын кызыгы сүрелде, тамашачылар берәм-берәм өйләренә таралышты Юл уңае. киткән бере ни дә булса әйтеп, тамашага үз мөнәсәбәтен белдереп калырга тырышты —Кое казыйбыз дип. ялгыш нефть чыгарсалар'’ —Әжәкүл нефтебазасында борауласаң гына инде. . — Күрше районнарда булгач, ник Актанышта гына юк сон? Күршенеке күршеңә кермәс димә, инәң башы. —Бәй. нефте чыгару бала ясау түгел ул сина! —Тирәнгәрәк төшәргә кирәк, бар ул Актанышта нефть! — Нефть чыкса. Каенлыкны «Дегетлек» авылы диярләр Лугчы су чыксын, рәхәтләнеп яшәп калырбыз —Юкка баш ватмагыз. Азнакай белән Баулыдан артып безгә акмас ул нефть дигәнен. Актанышка жир астыннан юл юк. —Ну. хатыннын туганнан туган малае нефтяник безнен. вәт ул әйтә: бөтен җирдә бар ул. ди! Иренмичә тишәргә генә кирәк, ди1 —Нәмәдән кәнфитләнә икән ул нефте9 —Ну. хатыннын туганнан туган малае әйтә, моннан 400 миллион ел элек Девон дигән халык яшәгән, ди. Алар зур-зур шәһәрләр корганнар Фатирлары нефтекамдагы ише—ванналы, сулы, газлы булган Коммуналь мунчалар, сауналар, шәхси бассейннар тотканнар Юынган сулары елгаларга агып төшкән. —Актанышның май заводындагы шикеллеме9 —Ну. корылмалары чистартып өлгермәгән... Су күп тотканнар. —Шуннан нәҗескә батканнармы9 —Ну. теге малай әйтә, юынтык сулар елгадан елгага күчеп диңгезгә тулган да. 400 миллион ел буе тузан белән күмелеп ул нәжес жир астында ята торгач таркалып нефтегә әверелгән, ди. —Пычрак халык булган икән Девоналар! —Ну. пример, мунча суын бер көн түкмәсәң. дегет төсенә керә бит. — 400 миллион ел буе түкмәсән. нефтегә әвереләме? —Ну. безнең Каенлыкка андый каза янамый, су юк бит Нефть чыкса чыгар, су таба алмаслар. Богады халкының каргышы төште безгә, бүленеп чыкканыбыз өчен. —Сун. инәң башы, мин һаман аңлап житкермәем. синең 400 миллион елыннан сон Каспий диңгезе нефть ятмасына әвереләчәк штули? —Бала-чага сүзенә ышанып... Каспий төбеннән нефть чыга инде, бодай да. Кем пычрагы җыелгандыр? —һай мескен диңгез... Халык таралышып бетте, әңгәмәләре ерагайды. Фазыл Әмир белән күзгәкүз калды. Остазнын тәмәке тартмавы бераз сәер тоелды егеткә: бөтенләй тартмагангамы, әллә туеп ташлагангамы, тотнаклымы—авырумы, юмаргмы — вакчыл кешеме бу? Фазыл әллә ничаклы сорауга җиңел генә җавап эзләп тап м акчы иде... Остаз бүлдерде: — Кил әле монда, энекәш, станокка якынрак бас. Бая Мәдияр сиңа өстәнөстән генә андатып чыкты Җитдиерәк төшендермичә ярамас Техника тирәсендә эшләгәнен барыемы моңарчы9 — Ике атна БАЗда йөрдем. — Кайда-кайда 9 —Бетон-асфальт заводында. — Икенче Мәдияр булма әле. энекәш Менә бу агрегат вышкасы, грязь насосы, платформасы, яшел вагоны белән бергә бораулау җайланмасы. —Дөресрәге ничек: җайланмамы, агрегатмы9 Платформа, станок дип тә әйттегез? ь. .к у. м к —Ничек әйтсәң дә ялгышмассың, энекәш. Дөрес, завод чыгарган исеме «УРБ-3» аның, ягъни разведкага бораулау җайланмасы... Хәзер тынлап тор. Мәдияр Богадыга суга киттеме—китте. Ул алып кайткан өч цистерна суны менә шушы зумфка, отстойникка... —Кайсысы дөресрәге? —Ну, чокырга дип әйтик инде алайса, шушы чокыр) а тутырасын. Сусыз бораулап булмый. Су чыгарыр өчен су кирәк. —Нефтьне нефть белән бораулыйлармы? —Син бераз Девонамы әллә9 .. Хәер, син авыл гыйбады энә белән җир казудан арыны белмисеңдер әле.. Нефтьчеләр дә су белән бораулый. Менә бу грязь насос чокырдагы суны бораулау торбалары аша үткәреп, долотоны майлап, казылган балчыкны юдырып өскә чыгарып тора. —Ник грязь насос соң ул, корымга баткангамы? —Юк, энекәш. Астан шламны юдырып алып чыккач, су кире чокырга тула, шулай әйләнеп йөри торгач, чиста су пычракка—кызыл балчык измәсенә, Актанышча әйтсәк —ләпеккә, урысча әйтсәк, грязьгә әверелә Шуңа насосның исеме дә «грязь». Кыш көннәре аны чиләкле солярка ягып җылытабыз, шуңа сөремгә баткан ул—юып чистарта торган түгел. Шылдымы? —Әйе, ә кызыл балчыклы суны ник чокырга җыясыз, ник аны читкә агызып гел чиста су белән генә борауламыйсыз? —Вәт, бу сорауны биргәч бөтенләй үк Девона түгел инде син, энекәш. Куерган су җир астында долото кимергән вак таш кисәкләрен дә күтәреп чыга. Чиста суның көче җитми. Аннан сон куерган су борауланган шәрә скважинаны җимерелмәслек итеп кызыл балчык белән сылап бара. —Алайса су әйләнешен туктатырга ярамый инде? —Маладис! Су җиргә сеңеп кимегән саен Мәдияр чокырга өстәп торырга тиеш. Су әйләнеше туктаса, долото кысылып кала—димәк авария, зарплатаң «тү-түт» дигән сүз. —Ул долото дигәне теш врачларында да бар түгелме? Фазыл остаз роленнән чыгып, малай-шалайлар шикелле эчен тотып колеп алды. —Әйе, энекәш, бар. Түлке теш врачының долотосы шырпы башы чаклы гына, ә безнеке ярты тонналы өч сырлы тәгәрмәчтән тора. Мәдияр чокырны су белән тутыргач, Әмир рычагларны уйнаткалады. ротор егәрен көчкә тыеп, квадрат валны долотога борып кертте Өч канатлы долото тырпаеп торган тешләрен жиргә терәде. —Әмир абый, йоланы онытабыз,—диде Мәдияр, ашык-пошык кесәләрен капшап,—Фазыл, бер сум акча бир әле.. Кәгазен түгел, көмеш акча кирәк. Остаз аркылы төште: —Бәлки анын кулы авырдыр! Менә минем Ленин бабай башы төшкән бер тәңкәм бар... Фазылның кулын башка вакытта сынарбыз. Бу авылга су бик кирәк. Әмир долотоны күтәреп торды, ә Мәдияр әлеге бер тәңкәне жир өстендә уелып калган корыч теш эзләренә салды: —Мең сум булып кайт!—диде Әмир, акчаны долото белән бастырып. —Бу йоланы да хәтерләп каласымы, Әмир абый? —Куен дәфтәреңә язып куй, энекәш! Ниһаять, платформадагы дизель үкереп куйды, насоснын фил томшыгы кебек шлангасы чокырдагы суны йотлыгып чөмерергә кереште, долотонын өч канат астыннан өч якка су фонтаны бәрде һәм ул әйләнә торгач, җирнең өске йомшак кабыгын бик тиз тишеп, күздән югалды Бер тәңкә акча салган җир кайнап торган коега әверелеп, гөрләвеген чокырга коя башлады.. Алалы-сеңелле кыз кирәк ригадаларның көнлек эш сәгате төгәл билгеләнмәгән—табельләрдә сигез сәгать дип кенә язылса да. чынында исә арганчы, хәлдән тайганчы эшләнелә. Бу инде таңнан торып, кояш баеганчы аяк өстендә йөк күтәрү дигән сүз. «Ак Чишмә»нен экономистлары һәм калькуляторчылары шимбәякшәмбене эш сәгате итеп язарга рөхсәт итмиләр, чөнки ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен закон буенча икеләтә өстәмә түләнергә тиеш. Хәтта ял көннәрендә авария, яки хәвеф очраклары булса, акт төзегәндә аны жомга. йә дүшәмбе көнгә күчереп язалар. Җәйнең чалт аяз күге астында якты көн озынлыгы унҗидешәр сәгатькә жнткәндә ни йөрәген җитеп ял итеп ятарга кирәк.' Ялсыз-нисез эшләү патриотлык билгесе генә түгел, ул—стимул да. күбрәк көчәнгән саен—күбрәк акча аласын. Ә ял итәр өчен тимер сынарлык чатнама суык кыш һәм чиләкләп орып яуган яңгырлы көннәр дә житә. Дизельне сүндереп, бит-кулдагы мазутны бетерәм дип. сабыннарны комга мана-мана юына торгач, Әмир өчен кабыл-тибел ашарлык кына вакыт кала. Ул инде караватка барып җиткәнче ярты юлда йокыга китә бугай... Ә Фазыл белән Мәдиярнын. табын яныннан купкач, йокылары ерагайды... Кич җитеп, сыер-кәҗәләр савылып, атлар тугарылып, кичке аштан соң самавырлар суынып, ишек алдындагы ана каз куенына башын тыккан бәбкәләр пипелдәүдән туктагач, кыз-кыркын, егет-җилкенчәкнең өйдә утыра алмас чагы җитә. Төн авыл читенә якынлашып, азгын хатыннар шикелле үз куенына чакыра башлый. Анын чакыруын барасына барып буявы сеңгәннәр, аласын алып нужа күргәннәр ишетми, әлбәттә Җәйнең икенче яртысы кимеп бара. Катырак җил иссә, кәүсәләренә буй җитмәгәч җыелмыйча калган шомыртлар шыбырдап коела. Егылырга җигешеп өлгергән арыш-бодайларнын коры салам исе. чәчәкләре коелган буразналардан яна кабыклы бәрәнге буы. болыны белән кайтып өй артында кибәнгә өелгән яшь печәннең исле мае жил булып авыл урамнарында уйнап йөри... Төнгә чаклы, кич әле бу. дип әйтерлек аз гына вакыт бар. Офыкның кояш баеган урынындагы алсулыкны каен урманы каплап тора, авыл өстендәге шәмәхә балкышны җиңеп төссез йолдызлар сибелә. — Безне кайда көтәләр икән бүген9—диде Фазыл, карангы урамнын кайсы ягына атларга белмичә. — Иренсәң, өйдә генә утыр, кереп йокла. —Ярар, Әмир абый яшенә җиткәч йокларбыз әле. — Каенлыкта өч кеше өчен клуб салып тормаганнар. Богадыга барасы. Фазыл кияү! —Нишләп кияү булыйм ди мин. өйләнмәгән килеш? —Ияләшә тор Безнен мастер үзара «кияү» дип эндәшергә ярата. —Ә без ана «бабай» дияргә тиешме9 —Кәнишне Кияүгә бирерлек бик сочный кызы бар анын. Язилә исемле.. —Син аңа «бабай» диярсең. Мәдияр, ә минем өчен Әмир абый булсын. Бер Язиләгә ике кияү тиеш түгелдер... — һи. икебезгә дә җитәр. МТС бит ул! —МТСта эшлимени9 —Жүләр. Казанда МТСлар беткәнгә инде. Мошный. толстый, сочный кыз дип әйтүем... Шуткы!. -Ә нишләп. Мәдияр, без Богадыга җәяү чыктык? Су машинасын кабызыйк. . -Андый хыялларны хәзер үк сызып ташла күңеленнән Үзеннән башка техникага кагылганны сизсә. »Бабай»нын җене котыра! —Богады егетләре тәпәләп җибәрмәсме безне9 —Актаныш халкы җырга-биюгә бик һәвәс, кеше кыйнарга иренәләр Б алар. —Безнең Шәледә иренмиләр... —Хәтеренә уеп кал! Авылга эшкә килгән «командировочный»ларга беренче көннәрдә гел кадер-хөрмәт... Ә инде эш бетеп, күчеп китәр чак җиткәч— түз генә: фатир хуҗасы дорфалана; авыл егетләре акая; төнлә каравыл куймасан. берәр җиһазга аю мае сөртәләр... Бүген иң кадерле кунак әле без— алмаларның алсуына, сүзләрнең алтынына, кызларнын асылына лаек чагыбыз! Ләкин, Фазыл агайне, алдан ук белеп тор—безнең икебезгә йә күрше-тирәле, йә апалы-сеңелле кызлар кирәк. Бергә-бергә йөрербез, кайткач капканы да бер генә тапкыр ачтырасы була Төне буе урык-сурык йөрсәк, фатир хуҗалары вагоныбызга куып чыгармагайлары. Вагонда яшәп була булуын, тик фатирда ашау—байдан, үлем—ходайдан... Сөйләшә-сөйләшә Богады клубына килеп кергәндә уеннар кызып сүрелгән, биеп арган аяклар ял итәргә тукталган иде инде. Бөтенесенең күзе ак киемле Фазылга төбәлде. Мәдияр көнләшеп тә куйды хәтта— үзен каен күләгәсе кебегрәк хис итте ул. —Бөтенесе мина гашыйк булды дип уйлый күрмә, алар сине актан киенеп килгән өчен кызганалар Берәр кызны озата кайтсан, неон лампа кебек урам балкытып йөрисен бар. Кызлар кочаклар өчен кара кәчтүм шәп—әниләре эзләргә чыкса да таба алмый,—дип пышылдады Мәдияр — Бу кызларның әниләре белән качышлы уйный торган чагы! Мәдиярнын уенлы-чынлы тәгъбирләренә түзә иде әле Фазыл, ләкин кызларнын берсе кунак егетләргә ишетелерлек итеп: «Кәбестә күбәләге килгән» дип өстәгәч, бөтенләй каушады, кире борылып клубтан чыгарга җыенды, Мәдияр тотып калмаса, кайтып китәргә үк әзер иде. —Минем турыда уйла азрак! Актаныш кызлары—деликатес ул! Әрәм үткән көннәрең өчен гомер буе үкенерсең, аллам сакласын! Башта егетләр сәгате суга, аннан —сон кызларныкы. . Хәер, яшь чакта шулай ул... Ә өйләнгәч, хатыннарның сәгате алга китә, ирләрнеке гел артка кала.. Егетләр Кырлай урманы бүреләре кебек якты клуб учагын ташлап, берәмберәм Карурмандай кара урамга шыла тордылар. Иң соңгы егетләр артыннан Фазыл белән Мәдияр да ияргәч, кызлар тулы клуб эче тол- ятим калды. . Егетләрнең алдан чыгып сөйгән кызларына «засада» оештыруы икән. Мәхәббәт фронтының үз кануны—яраткан кешен дошманнан яман! Бер взвод кыз урамга чыгу белән ун һәм сул флангта качып торган партизаннар һөҗүменнән таркалып, кайсы үзе теләп әсир төшә, кайсысы «тел» итеп алына, кемнедер контрразведка сагалый, кемдер, мескен, «гестапога» эләгә. Партизаннар арасында кичәле-бүгенле сафка баскан рядовойлар да бар, генераллар да җитәрлек. Сугыш кыры тынып, окопларга, блиндажларга таралышып, амбразуралар капланып беткәч, Каенлыкка алып кайта торган сукмактан үскән ат юлында ике иясез бәхет күзгә чалынды... Кызлар дилбегә озынлыгы гына ераклыкта ике егетнен эзгә басып килүен сизә торып, үзләрен тыныч тоттылар: як-якка каранмыйлар, абынмыйлар, ашыкмыйлар. —Ходай безнең бәхеткә махсус сайлап бирде боларны,—диде Мәдияр пышылдауның ин әкрен кимәлендә,—узган ел бер сәрхушкә сәдака биргән идем, кабул килгән, ахрысы. —Нишләп авыл егетләре иярмәгән соң боларга?—Фазыл да Мәдиярга пышылдады. —Йә кияүдән кайткан нәмәрсә болар, йә мәктәп балалары. —Кайсысын сорадың сон Ходайдан? —Сина пионеры, мина пенсионеры... —Пешкән жиләк белән тозлы кыярны бер савытка салмыйлар. Болар аерылгысыз дусларга охшаганнар—димәк, икесе дә жиләк.. Егетләре иярмәгән икән, димәк, Каенлыкта лаеклар юк, Ә Богадыныкылар озатырга иренә, соңыннан кире кайтасы бар ич әле. —Юл бөтенләй кыскарганчы куып җитик без аларны. Ошатмасак, узып китәрбез. Алар өч чакрымлы юлнын икенче яртысын тан атканчы кайттылар Төннен тәхеттән төшкәненә сөенеп, хужасыз этләр өргәне ишетелә. Сәер дә тиз үтте бу төн! Төн кичмәделәр, ә юл унаеннан барганда бер күләгә аркылы гына атлап чыктылар гүя... Монарчы исемнәрен тавышларыннанчамалап кына белеп булган кызларнын тан яктысында йөзләре ачылды Фазыл Мәдияр ягындагы кызга сыный карады һәм «Минем яктагысы шәбрәк икән».—дип, үз-үзен юатып куйды Мәдияр да Фазыл ягындагы кызга карап «Мин матуррагын эләктергәнмен'» —дип куанды Әле дә ярый, матурлык дигәнен һәркемнен күрү, тою һәм хисләнеп бәяләү сәләтенә бәйле, юкса, чибәрләрне бүлешә алмыйча сугышлар тынмас иде —Кызлар!—диде Мәдияр, тавышын газиз әнисе дә танымаслык итеп — Әйдәгез, ике бригадага бүленеп урамнын ике ягын иңлибез —Безгә бүленергә ярамый,—дип жавап бирделәр кызлар, дуэт белән —Сиам игезәкләреме әллә сез? —Күршеләр!—алдан ук ятлап куйган кебек, кызлар гел икесе бергә жавап бирде. —Алайса өегезгә чаклы илтеп куйыйк. —Без кайтып җиттек! Ә менә сез. егетләр, фатирыгызны табарсызмы? —Хужа кортканын исеме Ниса иде бугай0 Кызлар, Мәдиярнын җавабына бик серле мәгънә өстәп, рәхәтләнеп көлделәр —Чү. кызлар, әтәчләр уянмасын Ике күрше бер йортта яшисезме? -Әйе! —Ник соң икегез бер капкага кысылдыгыз? —Бүген бездә кунабыз. . Ә иртәгә —аларда —Почти безнең кебегрәк икән Көн аралаш командировкада — Көн саен клубка чыккан өчен әбиләребез-әниләребез ачулана Ә болай көн аралаш кына орышалар. —Кызлар, минемчә, безгә Богадыга барып күрешәсе юк. иртәгә вакыт әрәм итмичә шушында гына очрашыйк —Ис шул,—диде, ниһаять. Фазыл да сүзгә кушылып,—яшел вагон янына килегез, карангы төшкәч. —Сез ул вагонны свиданиеләр өчен тагып йөрисезме әллә? —Юк ла,—диде Мәдияр. Фазылнын хатасын төзәтергә ашыгып,— караңгы чырай күрсәткән авылларда яшәү урыны ул безнен өчен Иртәгә нишлибез сон. сезне юл башында көтеп торыйкмы0 — Иртәгә юк... Бүген ич инде ул. өч сәгатен киметтек,—диделәр дә кызлар, чыркылдашып капкага иңделәр. Эчтән келә шылтырап бикләнде Ишек алды тынып калды. Фазыл: «Боларнын Әлфинәсе Нәсфия булдымы соң. Нәсфиясе Әлфинәме’»—дип әйтеп өлгермәде. Мәдияр ишегалдына бармак төртеп шым калырга кушты Чөнки егетләрдән котылгач, кызларнын капка аша тынлап кала торган гадәте барлыгын бик яхшы белә иле ул. Тыңласыннар әле.. — Мина Нәсфиясе бик ошады, -диде Мәдияр —Әлфинәне күрер өчен капка төпләрендә генә кунып калыр идем,— диде Фазыл, кызларнын тынлап торуын абайлап Фазыл суган ашамый на урында йокы уяу була. Уяныр өчен ой тоткынында тон кичергән кычыткан күбәләгенең тан яктысыннан сөенеп тәрәзәгә бәргәләнүе дә җитә. Фазыл күтәрмәле форточканы ачып, күбәләкне урамга очырды Алҗып уянган чырайга саф һава килеп бәрелгәч, яшел вагон эчендәге Я тынчулык эчне пошырды. Төн белән көн алышынганда кузгалып, уен эзләп йөри торган яшь җилләр вагонны тибрәтә. Билгесез ераклыкта туктап калган поезддагы сыманрак халәт.. Кай барышын?. Нинди тукталыш? Ни яңалык бар? Астагы сәндерәдә таң алдыннан бөтен кеше йокыга изрәгәндә кереп яткан яңа пассажир мышный.. Сырма мамыкларыннан түшәлгән мендәрләр, түмгәктүмгәк укмашкан матрацлар, тәрәзә төбенә кагылган тупсалы өстәл, ишек артындагы тимер мич ягыннан эчне пошырып таралган коры ташкүмер исе — барысы да нәкъ поезд вагонындагыча... Җайлы эш икән бу, дип уйлап куйды Фазыл, эшеңдә, ашың да, йокың да бер кәрванда.. Пыяласына капланып яткач кына йөри ала торган будильникның өстәлдәге буш калай кружкага чиртеп тикелдәвен ишек дөбердәве күмде: —Һәй, йокы чүлмәкләре, андамы сез?!. Әллә аулак өйләргә таралышып беттегезме? Бригада, елки маталки! Менә дигән фатир биргәндә вагонда аунап яталар. Әмир тавышы Мәдияр өчен будильник шалтыравыннан көчлерәк, хәзер торам, дип әйтеләсе жавап урынына ул үзе киенеп-ясанып килеп чыкты. —Ниса кортка көтә. Бу якларда табынга ике тапкыр чакырмыйлар... Читән капкадан керү белән Ниса кортканың алма бакчасы, сул якта алты почмаклы өй. Бакча түрендә алмагач кәүсәсенә терәп японнарча бунгалога охшатып шифер түбә астына корылган аяклы сәндерә, сәндерә ишегеннән челтәрле чыбылдык канаты җилфердәп тора. Мәдияр алма бакчасына, дөресрәге, юан казыклар өстендәге сәндерә янына кереп җиткән иде инде. Ишектән, коты алынып, Ниса кортка килеп чыкты. —Апаем! Нәмә эшләп йөрисен? Оныккачаем иптәш кызы белән йоклап ята анда, берүк куркытып уята күрмә! Шушы килмешәкләрне капкадан кертер хәл юк, инәң башы... Аш кайнар иде. Шулпа өстенә ипи телеме калынлыгы өресе утырган. Балалар бакчасындагы ашханәдәгечә беркем дә сөйләшмәде. Уракчыларга кырда аш өләшә торган калай тәлинкәләрдә агач кашыклар күпме ишмәсен— шулпа авызга килеп җиткәнче суынып өлгерми... Агггырагач, коштабак белән аерым куйган иткә үрелделәр. —Өйләнә алмыйча картайган үгезне суйганнар, ахрысы...—Мәдияр бу сүзләрне пышылдап кына әйткән иде югыйсә, Ниса кортканың колаклары сизгер икән. —Җиде тапкыр бозаулаган карт сыер, диделәр. Итен өч сәгать буе кайнаттым. Күпме утын китте учак астына. Бу чаклы кайнатуга инде ишәк ите пешәр иде!.. Фазыл тәлинкәгә карап тик утырды. Ашның суынганын көткән арада күз алдыннан якты шәүлә йөгереп үтте—аның атлавын идәннәр сизми калды. Почмакта юынгыч шалтырады... —Апа, башлы суганыгыз юкмы, ит янына? Ниса кортка Фазылга жавап итеп хәзинәдә барын тезеп китте: —Колхоз ит белән ярма бирде. Бәрәңге, суган, тоз ишене китергәннәре юк. —Ачлык ел түгел ич инде, апа!.. м —Сез Казан халкы Мәкәрҗәдә яшисез! Актанышның базары— Агыйделнең аръягында! Бер чеметем тоз җитмәсә дә, җәһәннәмгә эзләп чыгасы... —Буровойда эшләргә Казан егетләренең буыны сыек, барыбыз да авыл малайлары без, апа... Ну, ипи-тозыбыз, якты йөзебез мул. Килгән артистлар гел бездә куналар иде. Әни алар концерттан кайтуга өчпочмак пешереп тора иде. —Өчпочмак янына свежий сөт өсте куя дигән идең, ә Фазыл? Фазыл Мәдиярның тел төбен аңлап җиткермәде. —Сөт өсте дип әйтмәгән мендер... без кәжә генә асрадык. —Кәжә бәтиләренең өлешен имеп үскәнгә шундый шуткы аңламый торган нәрсә инде син... —Колхоз он белән атланмай бирсә, бәлешен дә салырмын —Җиде бозаулы сыердан Әмир Мәдиярнын бу сүзеннән көлемсерәп, башын читкә борлы —Су чыгара алсагыз, башмак тана да чалырлар, каклаган казны коймакка төреп, каймакка манып ашарсыз, боерган булса. Эшләп күрсәтегез әле башта. —Эш беткәч сыйланырга вакыт калмас, китеп барырбыз шул без. Әмир сүзне кирегә борырга кирәк дип тапты: —Фазылның артистлары дигәннән.. Әлфия Афзалова Актанышта өй салдыра микән әллә? Ниса кортка җанланып китте — Нәмәдән алай дисен9 —Иске Кормашта бораулаган чакта, иртәнге дүрттә нәрәткә кергән идем, председательдән машина сорамакчы булып —Сун, шуннан? —Егермеләп җитәкче арасында Әлфия Афзалова берүзе утыра —Утырса ни. сагынып кайткандыр —Мине күргәч әйтә: «Бу кеше дә ит сорап кергәнме9 »—ди. Ә председатель әйтә «Юк. ит сораучылар түгел, болар су скважинасы бораулаучы егетләр»,—ди —Сун, шуннан9 —Әлфия Афзалова әйтә: «Бораулаучылар?! Бораулары зур микән?» ди. Мәдияр, чәйнәлгән ит кисәген чәчрәтүдән сакланып, борын аша пырхылдап бөгелеп төште. —Нәмәсе көлке инде моның9 —Мин дә шуны әйтәм... Әллә Актанышта өй салып, зур диаметрлы кое казытырга тели микән, дим. Әлеге тема хужабикәне әлләни мавыктырмады — Кызым!-диде ул, почмак ягына борылып —Түтәлдән бер-ике баш суган өзеп кер әле! Эресенә тимә, эреләре кыш сакларга әйбәт Алдагы өйдән кыска җиңле, тезләренә тияр-тимәс итәгенә ак челтәр йөгерткән кызыл күлмәген җилфердәтеп, соргылт чәчләрен инбашына төшереп, өйдәгеләргә исе китмичә генә бер яшь кызыйнын йөгереп чыгып китүе Фазылны сискәндереп куйды, әйтсрсен лә муенына бер кашык утлы шулпа чәчрәде. Ниса кортка да сизеп алды моны — Кызым Аккүзгә кияүгә чыкты —Шушы баламы9—диде Фазыл аптыраудан аягына басарга теләгәндәй өстәл артыннан күтәрелеп — Инәннен башы, оныккачаем ич бу Мәктәпне бетерә быел Кызымның кызы. —Тынычлап утыр, Фазыл, кызнын әнисе генә кияүдә, ди Ярар, Мәдияр, шулпаңны өреп кап. авызын пешмәсен —Бик дәртле чебеш кебек кылтаясыз, авыл саен берәр хатыныгыз каладыр әле. Ниса кортканың Фазылга төбәп әйткән сүзләрен Әмир гел үзенә алды. -Апа, Фазыл белән Мәдияр егет кешеләр әле Монда мин генә гаиләле Суфия исемле хатыным белән синен оныккачаен чаклы Язиләм б*Р — Егетләрдер шул! Убыркага килгән Минзәлә шоферлары бездә автоколонналары белән егет булып йөриләр Бер атнадан балаларын ияртеп хатыннары этләп килеп җитә, инән башы Авылда граҗланнар сугышы чыга аннары ' Ул арада кызыл күлмәкле кыз йөгереп килеп тә керде Ул үзенең каен яфрагы чаклы уч төбенә дүрт баш суган сыйдырган —Җитәме? Җитмәсә әйтерсез, тагын алып керәм—Кыз, тизрәк алыгыз инде, дигәндәй, суганлы кулын Фазылга сузды. —Фазыл суган ашамый ул, аның бүген клубка чыгасы бар... Мәдиярның әлеге сүзенә жавап таба алмыйча, Фазыл әле Мәдиярга, әле кызга текәлеп караган иде, бер мәлгә өнсез калды. Ниса кортканың оныкачае— кичә кич, дөресрәге бүген иртән урамда саубуллашкан ике кызның берсе— Фазыл игътибар иткәне—Әлфинә иде. —Әлфинә!..—Фазыл бу исемне алай кызны куркытырлык кырыс тавыш белән дә әйтмәгән иде юкса, бары тик үзенен әлеге көтелмәгән очрашуга чиксез шат булуын гына дәшмичә-сиздермичә кала алмаган иде ул. Ләкин Әлфинә кинәт каушап, кулындагы дүрт суганны шулпаларын чәчрәтеп Фазылның тәлинкәсенә төшереп җибәрде һәм гафу үтенергә дә оялып, алдагы өйгә кереп качты. «Ой!» дигән уфтануы гына ишетелеп калды. —Әллә пештең?—диде Ниса кортка, Фазылга чүпләмәле тастымал ыргытып.—Минем кызым өчен утка да суга керерләр әле. Укуын тыныч кына бетерсен, ныгысын, тәненә ит кунсын бераз... Сөйгән кызың бишектә китте ашинадан төштең дә юл бетте, яшьлек узды да гомер бетте дип уфтанырга ярамый икән. Хәмдиядән соң һичкем күзгә күренмәс дип «аһ» орулар ашыгычрак булган. Кызларга Хәмдиянеке төсле озын кара толым гына түгел, кыска чәч тә бик килешә һәм аның чем кара булуы Әлфинә өчен бөтенләй кирәк түгел—соргылт төс тә бик килешә аңа. Заманында, Хәмдиягә охшатырга теләп, Фазыл бөтен кызларның күзен карлыган карасына буяп чыгарга риза иде. Коңгырт күзле кызлар да, сөбханалла, утка төшерерлек сөйкемле икән. Көйләп сөйли торган тавышын ишетсәң, Әлфинәне гел тыңлыйсы килеп тора. Кичке ашны көтеп алулары ялыктыргыч газапка әверелде Фазыл өчен. Бер кояштан икенче кояшка чаклы, кирәксә, хәтта Казаннан Оренбурга кадәр бер тәгам ризык капмыйча түзә ала торган Фазылнын кояш баеганчы ук карыны ачты, су эчеп кенә басылмый торган сусау җәфалады. Ә эш көненен озынлыгы бораулау остасы кулында. Әмир Әшрапов табын янында үз-үзен дөрес тотмаганы өчен Фазылны гына түгел, Мәдиярны һәм алар белән бергә үзен дә ачлык белән җәфаларга тели, ахрысы. Бораулау торбалары Каенлыкны кузгатып, шалтор-шолтыр әйләнә, аларны әйләндерергә иренеп, дизель моторы көчәнә. Кызыл балчык белән болганчык су сәгать саен күзгә күренеп тирәнәя барган скважина эченнән долото казыган тирән жир катламнарын ваклап өскә алып чыга. Эш шундый көйле бара ки. караңгы төшмичә торып бу әйләнешне туктатырга кул бармый. —Ашыйсы килә,—дигән булды Фазыл. Ул Мәдиярга әйткәндәй кыланып Әмиргә ишеттерергә теләде. —Аш суынганны көтеп, өстәл артында гына каласың бар иде. —Ярар, Әмир абый, тилмертмә инде Фазылны. Беренче мәхәббәте хакына эшне берәр сәгатькә иртәрәк туктатып торыйк, иртәгә өч сәгать итеп түләрбез. —Унсигез яшькә житкән егет өчен нишләп беренче генә булсын инде ул мәхәббәт?! —Дөрес, икенче... —Вәт! Әйтәм ич... Фазылнын эчкерсез сөйләшүе Әмирнең кәефен күтәрде. — Барыгыз! Бит-кулларыгызны юып, киемнәрегезне алыштыра торыгыз. Кичке аштан соң, вакытыгызны әрәм итмичә, Әлфинәгә ияреп, М клубка китәрлек булыгыз. Мин хәзер долотоны күтәрәм. Әле бүген төш вакытында гына. Ниса корткаларга кайткан чакта Фазыл оялуыннан егетләргә теләр-теләмәс ияреп, читән капкадан өченче кеше булып кергән иде Кич җитте дә егетне кызык итте. Ул. алдан килгән бүләк өчен дигәндәй. Әмир белән Мәдиярны әллә кайда калдырыл, фатирга ашыкты Ләкин, җилкапка төбенә чаклы ачык иде Өй түрендә бишекле кара мотоцикл. Кешесе күренмәсә дә сүндермәгәннәр аны Гадәттә авыр кабына торган машинаны шулай туктаусыз эшләтеп торалар. Кына гөлләр белән капланган ачык тәрәзә аша Ниса кортка белән бер ир кешенен ызгышуы ишетелде —Син. кияү, минем белән авыз чайкама. Кызымнын башын ашавың гына җитмәгән, инде оныгым белән булышасын. —Алып кит кызыңны бик сагынсаң! —Үи кияүгә бала ияртеп чыкмады!.. —Бала, бала! Шушы бала булмаса. мин синен янына бензин әрәм итеп килеп йөрмәс тә идем Син бит фатирыма командировочный килмешәкләр кертәсем юк. диден. —Алар фатирант түгел. Көнгә өч тапкыр ашаткан өчен колхоз түли. Йокларга дигәндә вагоннары үзләре белән —Түли, түли имеш... Туймадың инде Пенсияң җитмәгәнме? —Киявем ярдәм итеп торса, җитәр иде Шушы колхозга ялынып яшәргә калгач сүзләрен аяк астына салып таптыйммыни?! Ишектән Әлфинә атылып-бәрелеп чыкты, кулындагы ашык-пошык тутырылган пакеттан кызыл күлмәгенең кыска жине чыгып тора. Өстендә зәңгәр сатиннан тегелгән эш халаты. Күрәсең, мотоциклда тузан кунмасын дип, юлда кияр өчен тегелгәндер ул. Самат абый кызын этә-төртә мотоцикл бишегенә утырта башлагач. Фазыл түзмәде, әти кешенең беләгенә барып ябышты. —Үлчәүгә бозау куып кертәсеңме әллә, абзый?! Фазылның килеп катышуына Самат тагын да ныграк ярсыды —Кит әле селәгәй! —Җибәр Әлфинәне! —Җибәрергә, әллә син аны Бәкилде куяны дип белдеңме! Унҗиде яшенә чаклы кыз баланы саклап үстереп кара әле син башта, аннары сун сөйләшербез! Самат абый егеттән ычкыныр өчен, беләген кинәт селтәп. Фазылны этеп җибәрде. Үртәлгән Фазыл тагы да үҗәтләнебрәк барып ябышасы иде. Әлфинәнең сүзләреннән туктап калды —Фазыл, тимә әтигә!—Кьн тавышынын көе югалган иде —Яклаучылар да табып өлгердеңмени?!—диде Самат абый, кызына янап.—Әти кулыннан ычкынганыңа ике көн юк. инде тирәндә тәкәләр иснәнеп йөри Җыен килмешәк! Аларга күнел ачарга гына кирәк син Тапканнар бакча җимеше Өзеп ал ла аша. имеш Кыйнап ташлармын, билләһи!.. Самат абыйның башка сүзләре ишетелмәде Урыныннан кузгалган мотоциклның көчле гөрелтесе һәр авазны җинде Фазыл куе зәңгәр төтен эчендә басып калды Күзләрдән яшь китерердәй әче төген бик озак таралмады Бары тик урам җиле күтәрелеп, ул төтенне кеше күзеннән авыл читенәрәк алып киткәч кенә. Фазыл ераклашкан мотоцикл бишеген дәге язмышны аерымачык күреп калды. Әлфинә. Каенлык авылындагы бер генә йортны эзләгәндәй Ниса кортканың капка төбенә каерылып карап бара. Яз башыннан бирле тигезлеген югалткан авыл юлында Әлфинә утырган бишек чокырга төшеп әле күздән югала, алс күккә чөелә һәм шул чакны кызыл күлмәкнең кыска җиңе яткын теледәй балкып ала Әмир Ашраповнын әлеге хәлгә исе китмәде Ул моны гадәти. күнегелгән бер күренеш кенә итеп кабул итте һәрхәлдә. Фазыл өчен борчылуы сизелмәде -Ияләшә гор. Фазыл дустым Безне авыл саен шушылай каршылая чаклар... Сөйгән кызың бишектә китте, тарантаска утырып килер... —Югалтуларга ияләшеп буламыни? —һәй. Каенлыкта югалтсаң, Чалманаратта табарсың, һәр авыл чибәр кызлар белән тулы! Кунак егет авылның юк кына нәрсәсенә дә соклана бит ул. —Ник килмешәк диләр соң безне? —Кирәк чакта тиз генә эзләп таба алмыйлар да... Алимент түләр өчен кешенең даими яшәү урыны кирәк. Яшел вагонга адреслап хат язып булмый. —Синең алимент түләгәнең бармыни, Әмир абый? —Югын юк та... Бер еллык ышаныч кәгазе язып калдырдым хатынга. Ел буе авансны да, получканы да йөз процент килеш алып торырга хакы бар. Алимент айлык хезмәт хакынын дүрттән бере генә ул. Ә мин тиененә кадәр хатынга бирәм. —Әмир абый, ә сезнең ничә балагыз бар соң?! —Бер кыз үстерә әнисе... —Аерылдыгыз мәллә? —Юк, аерылмадым. Айга бер-ике тапкыр кайтып, хәлләрен белеп киләм. Хатынны сүгеп, кызга үгет-нәсихәт биреп, мунча кереп, күлмәкләрне чистасына алыштырып... Аннан —тагын юлга... Мин югында ничек яшиләрдер, кем белсен. Иң мөһиме: мин кайткан көнне үзләрен тәртипле тотсалар, калганы— дөм караңгы. Мин югында кызым хөррияптә! Самат абыйны да аңларга кирәк. Ул бит кызын юньсезлектән үзенчә саклый Аның моңа хакы бар. Әтиләр кыз баланы аеруча ярата. Үземнән беләм —Кем өчен саклый ул аны? —Үзе өчен! Димәк, булачак кияве өчен дә. —Бәлки ул кияү тиешле кеше миндер. —Клубтан озата кайткан һәрбер егет кияү булса—яшәсен кияүләрем —Мин Әлфинәне эзләп табарга тиеш! —Аны эзлисе юк. Аккүз авылы кызы икәнен беләсең ич инде Мәктәбен тәмамласын Укырга дип калага китсен. Анда инде Самат абзан аны матай белән түгел, атаң башы белән эзләсә дә таба алмас. Тапса да тыкырдатып кире алып китә алмас. —Ә безнең Аккүз авылында кое бораулыйсы бармы? —Юк, Фазыл. Аккүздә без син килгәнче ике скважина казыдык инде, күршеләре Кадермәттә, Богадыда булдык Әлфинәләрдән гел ераоячакбыз. Ә беләсеңме, Аккүз авылы—«Чишмә» колхозы дип атала.. Безнең чишмәләр дә калды анда... —Мин бүген үк Аккүзгә китәм. —Әвәл кичке ашны ашап өлгерик инде,—диде Мәдияр, ни үртәргә, ни киңәш итәргә белмичә,—ач карынга жәяүләп унөч чакрым туда, унөч чакрым суда йөреп кайтулары ай-яй-яй!.. —Син, Фазыл энем, ике көн эшләп өлгермәдең, инде төннәрен кызлар куып йөрергә исәбең. —Сез иртән йокыдан торганчы эшкә кайтып өлгерәм мин, Әмир абый! Кеше гомере санаулы, диләр бит. Көн саен бер көн әрәм уза... - Төне буе йокламаган кешенең ничек эшләвен чамалыйм мин. Үз башымнан үткән нәрсә... —Йокламаган кеше исерек белән бер инде. —Дөрес, кем, Мәдияр кияү. Исерекләр урыны түгел ул буровой Монда һәр инструмент палач балтасы кебек—саксызрак кылансаң, аягүрә йокыга китсәң... чаба да өзә. —Иң кирәк җиреңне.. Әмир Фазылнын кире уйларга нияте юклыгын сизгәнгә күрә, һаман саен ныграк үгетләде. —Аннан соң, Фазыл апаем, Әлфинәгә атна-ун көн клубка чыгу юк инде ул хәзер. Әтисенең кем икәнен күрдең. Өйгә бикләячәк ул аны. —Ясле жаргоны белән әйткәндә—почмакка бастырачак. —Ярар, ярар,—диде Фазыл, мастер Әмирнен йөзенә карамаска тырышын кына.—эшкә зыян ясамам Әлфинә киткән көннән башлап бөтен Каенлыкны тынлык баскандай булды Иртән иртүк сыер-сарыклар көтүгә берләшеп, тавыш-тынсыз гына чыгып качалар да кичен мыштым гына кайтып утарларына кереп яталар Авыл халкы үзара сөйләшкәндә тавышларын артык күтәрмәскә тырыша Этләр үзара әрләшеп өрми башлады Пыкрау көн җиткәнне исләренә төшереп, кошлар да сайраудан туктады. Гүя. бөтен жан иясе уртак телгә килеп. Фазылның рәнҗүле йөрәген борчымаска тырыша. Хәтта бораулау агрегаты да тавыш чыгармый башка вакытта долотосы чуерташка юльиып, бөтен платформаны шалторшолтыр селкетә-калтырата иде. Каенлык авылы астында биш метрдан алып яшел үзле балчык башланган иде... инде сиксән метрга чаклы үзгәреш юк Әмир җир астыннан долото ваклап чыгарган әлеге балчыкны неоген, диде һәм неоген дигәч, аның маңгаенда посып яткан җыерчыклары кисәк тирәнәеп бергә укмашты. Дизель су типкән самавыр кебек көйләп тора, ротор долотолы борауны җырлап әйләндерә Ләкин анын җырлавы беркемне дә сөендерми Чөнки проектта күрсәтелгән тирәнлеккә җиткәндә инде су чыгарга тиеш. Ә су чыксын өчен ком-таш катламы кирәк. Бу тынлыкның һәммәсе Фазылдан башланды кебек. Симез борыннар сызымы уйдым мин бу неогеннан,—диде Әмир дизельне сүндереп—су юк монда! —Әгәр тагын да тирәнгәрәк төшсәк? Жир астында су катламнары күп бит ул,—диде Мәдияр, кинәшкә ярардай кешеләрчә җитди итеп —Сиксән метр төштек Проектта күрсәтелгән тирәнлекне үтеп китәргә хакыбыз юк. —Авылга су кирәк ич... —Ике йөз метрга төшсәк тә, документларга барыбер сиксән дип язылачак ул. Димәк, сиксән метр торба бирелә. Ә калган торбалар өчен кем түли? —Кохоз түли! — Менә бу проект биш данә сызылган аның берсе «Гипроводхозда» кала, берсе—банкта, берсе—колхозда, берсе-безнен кулда. Сызымда ничек күрсәтелгән—шулай борауланырга тиеш Шунсыз колхоз акчасын банк күчерми һәм безнең оешма зыян күрә Сызым төзегән инженерлар тавыш чыгара. Бу сөйләшүләр Әмир белән Мәдияр арасында барды Фазыл бик теләсә дә, сүзгә катыша алмады Чөнки ул әле сунын ничек чыгуын, зыянның кем җилкәсенә тешәсен, жайсыз минутларда ничегрәк җавап бирәсен чамалап бетерми иде. Ул. егетләр сөйләшкәнне бер юнәлешкә салып, эшнең рәтен аңларга тырышты, эш коралларының кулланылышын, җир аелыннан юылып чыккан токымнарның эчтәлеген хәтерләп калырга теләде Шулай да анын бер соравы бар иде —Әгәр су чыкмаса? -Яна авылга күчәбез Мин бу Актаныш районын аңламыйм Аяк астында бер үк кара туфрак Тишә башласаң неоген йөз метрга арырак килеп борауласаң—кызыл балчык Алгарак китсәң -чуерташлы ком Тагын да читкәрәк китеп казысаң—кызыл балчыклы ак таш Берсе бер проектка туры килми Симез борынлы инженерлар Казандагы «Гипроводхоз» институтында уенчык проект рәсеме ясап яталар -Әмир абый, дөреслеккә туры килмәгәч, нигә кирәк соң ул сызымнар? Т —Проект ул синен белән минем кулны бәйләү өчен кирәк. Бәлки без бүген биш йөз метрга чаклы төшәрбез дә колхозны бөтенләй бөлдереп китәрбез. Ә су катламы йөз илле метрда гына ятадыр Борауланган һәр метр колхоз кесәсенә суга, безнең кесәне калынайта! —Инженерлар күп шул безнең илдә. —Актаныш районында өч ел бораулап, проектка туры килгән бер генә авылга юлыктык. Ул да булса—Такталачык. Йөз дә сигез метрга чаклы кызыл балчык. Тагын сигез метр буе чуерташ. Вәт ичмасам су катламы! Авыл астында Кәүсәр диңгез жәелеп ята! —Димәк Такталачык астыңдагы катламның рәсемен дөрес ясаганнар — Ясамый ни. Сталин үлгән елны, Су эшләре министрлыгының баш геологы Финк Геннадий Николаевич үзе шушы авылда йөз дә уналты метрлы скважинаны кулдан бораулаткан һәм сызымын истәлеккә калдырган. Хәзерге симез борыннар шул сызымны күчереп проект иткән.. Каенлыкта су чыкмый икән дигән хәбәр авылның рухын төшерде Көнгә ике-өч тапкыр колхоз җитәкчеләренең берәрсе килеп хәлне сораштыра торган иде: ашау-эчүегез җитәме, өстәмә транспорт кирәк түгелме, озак эшләрсез микән әле, ягъни мәсәлән?!. Су юк дигәч, бөтенләй кул селтәдәләр. узып барышлый җигүле атлар да тукталмый, малай- шалайлар да якын килми. Ә инде җир астыннан долотоны күтәреп, демонтаж ясап, вышканы машина платформасына егып салган көнне төшке ашка дип кайтсалар—Ниса кортканың өе бикле булып чыкты Аккүздәге кызы янына киткән диделәр. —Әлфинәне алып кайта торгандыр, безгә үч итеп. —Китәсебезне белепме?—диде Фазыл, Мәдиярның шаяртуын чынга алып. —Да, Фазыл апаем, эшнең җайсызрак чагына туры килдең син. Сусыз скважина йөзгә бер генә туры килә ул. Ә болай илаһи-уптым алганда бораулаучы эше һавалы. Ун көн саен яна авыл. Яңа кызлар. Әлфинәңне Алмазиягә алмаштырырсың, Алмазияңне Альвера оныттырыр, кайдадыр Зәмфирә килеп алыр үзеңне, Гөлчәчәк, Гөлнәфидәләр.. Балтач якларына күчкәч Сүриягә гашыйк булырсың, Дөбьязда—Тәнзиләгә, Кама Тамагында—Әлфиягә. Әлкидә—Гөлнурга... Әһә! Йөргән кызларының бөтенесенең дә исемнәрен санап чыкты бу, дип уйлап куйды Мәдияр мастерның каны кызганын сизенеп... —Әмир абый. . Фазылнын гаебе юк ич инде монда. —Мин бит кызлар сайлар өчен чыкмадым сәфәргә. Эшкә дип килдем. Акча эшләргә!. Сусыз скважина өчен акча түләмиләр! —Гел сусыз яшәмәбез әле. —Тәк, апаем-энекәшләр, Казанга кайтып килмичә, киңәшмичә булмас. Начальствоны сагындым. Бераз аларның да башы авыртсын, әрләсеннәр мине, алтын киңәшләрен бирсеннәр... Бер атна эчендә әйләнеп кайтам. Мәдиярны ияртә алыр идем дә, Фазыл яңа кеше, техниканы берүзенә калдырып китәсем килми. Ни дисән дә, ике машина, нихәтле тимер-томыр саклыйсы. Түлке сез клубта йөргәндә буровойны урлап китмәсеннәр... Ике машина дигәненең берсе бораулаганда су ташый торган дүрт тонна сыешлы мичкәле «ГАЗ- 53» иде. Мәдияр шуның белән Әмирне Актаныш аэропортына илтеп куйды. Казан самолетының килеп киткәнен Актаныш районының бик күп авыллары күреп калырга тырыша. Актаныш өстендә кылтаеп йөргән «ИЛ-14» мондагы халыкның өмете сыман. Әгәр самолет килми калса, димәк, Казанда һава торышлары шәптән түгел. Әгәр ул очкыч айлар буе күренмәсә—димәк, Актаныш аэропортының үләнле полосасы җебегән. Туңнар эреп, самолет көпчәге изәсе юлда тузганаклар чәчәк атып, аэропорт начальнигы Лемар чираттагы ялдан килгәч, район белән башкала арасында тормыш тагын ялгана. Соңгы рейска элгәшмичә, аэропорт ябыласын сизми калган актанышлылар Казандагы бик ерак туганнарында ай буе ах-вах килеп ятканнан сон. ниһаять, амнистиягә эләккән тоткыннар кебек, «урра!» кычкырып. «ИЛ-14» самолетына тулырлар Андыйларга самолет билеты—ул азатлык кәгазе. Әмирне очкыч алып киткәч. Мәдияр Фазылның ин якын туганына әверелде. Мастер барында һәр сүзне кыегайтып. Фазылны үртәште pen йөрүләре бригаданың кәефен күтәрү өчен шамакайлану гына булган икән Учак өстенә чиләк асып кабыклы бәрәңге пешергәч, вә дәхи шуны бер пачка маргарин белән ике тамакка шудыргач һәм аллюминий чәйнектә дуңгыз өтә торган бензин лампасы белән чәй кайнатып эчкәч, тагын кич җитте. Бер генә бала ясап өлгерәчәксең шел вагонның күләгәсе кичке эңгергә кушылды. Кояшнын тиз генә чыкмасына сөенеп, черкиләр котыра Каен урманы уртасын киң алан иткән авылда һәр аваз, һәр савыт-саба шалтыравы, ишек- капкалардагы тупса чыелдавы, сыер саварга чыккан хужабикаләрнен черкиләргә тузынып койрык болгаган тынгысыз сыерларга җикеренүе, ачык тәрәзәләрнең челтәр пәрдәсе аша яңгыраган патефон җырлары— барысы-барысы кичке авазга әверелеп, кайтавазын югалта алмыйча авыл өстендә эленеп тора. Төтене кигәвен-черкиләрне өркетер иде дип учак ягасы юк. чөнки кичке төтен авыл эченнән тарала алмыйча җирдә шуышып Йөрер. Шуна күрә Каенлык өйләренең морҗасы биек Таба исе. итле шулпа исе моржа төтененә ияреп, каенимәннәрдән биеккәрәк күтәрелә. Вагон эчендә ут кабызсаң, авылның бөтен канатлы бөҗәге тәрәзәдәге яктыга җыела, ишек ачар хәлен юк. ияреп керә —Ичмасам, берәрсе кунакка чакырсын иде. Иеме. Мәдияр9 ' — Актаныштамы?! Алдына куярлар майсыз күмәч, анысын да алып китәрләр, бураулаучы икәненне белгәч —Их. ахири, хәзер без Шәледә булсакмы9 ! Урамнын бер очыннан икенче очына чаклы өй саен сыйланып йөрер идек. —Әз бит ул... — Шәледә өчәр чакрымлы алты урам Ярты ел буе рәттән сыйланырга була. Их! —«Их та их!» килеп эшсез уфтанып ятмыйк. Барып килик... —Аккүзгәме?! Минем өченме9 . —Дүрт йөз чакрымдагы Шәленә түгел инде —Ничек уйлыйсын. Мәдияр. Әлфинә үпкәләмәде микән? —Җүләр' Әтиләре орышкан егетләрне кызлары күбрәк ярата Ярамый, дип күбрәк тыйган саен, кызлар үчегебрәк сөя — Каян беләсең? —Баштан узган хәлләр бар! Ничек кенә дим,», мин бу тормышта сиңа караганда биш елга алданрак барам. Буровойдагы эш стажым биш елга җыела! —Алайса ник мастер түгел син9 — Ростов олкэсенен Батайск шәһәрендә осталар әзерли торган махсус мәктәпне тәмамлап кайттым Бер генә ел укыйсы анда. Ләкин мин мастер булып эшләүнен ждваплылыгына иренәм Син дә теләсәң укып кайтырсың Безнең Әмир абзыкайнын әнә—Монголиягә эшкә китәсе килә. —Бөтенләйгәме? —Диванамы сон син? Кем инде тагар мужигын чит илгә бөтенләйгә чакырсын, яһүд түгел ич ул - Мәдияр радио дикторларыңча бәйрәм тантанасы белән дәвам итте—Мелиорация министрлы!ы Монголия чүлләрендә тормыш яшәртер өчен су скважиналары казырга татар совет бораулаучыларын ике еллык контракт белән эшкә җибәрә! Учти! Я Өйләнгән кешеләрне генә. Мондагы уртача хезмәт какыңның алтмыш проценты ике ел буе җыелып сине көтеп тора. Шуңа өстәп, Монголиядә күпме эшләсәң дә синеке. Хатынлы кеше акча төяп машина алып кайта, ә ялгыз кеше бет кенә җыеп кайта. Так што, өйлән тизрәк Әлфинәгә! —Унынчыны бетермәгән килешме? —Әтисе дә бик бирәм дип тормый әле аны сиңа. Хәер, Фазыл, синең ашыгырлыгың юк әле. Бер-ике ел гади дизельче булып эшли тор, аннан мастерлыкка укып кайтырсың, Әмир абыйны Монголиягә куалсан, аның урынына эшләп каласың. Ул Монголиядән яшел «Мосвич»ка утырып кайтып керүгә, загранкага син чыгып китәсең. Дөрес, аныңчы Әлфинә белән сезнең бер балагыз туып өлгерәчәк һәм сезне күкрәк баласы белән чит илгә, бигрәк тә артта калган монголлар янына беркем дә чыгармаячак! —Ни өчен яшел «Москвич», ни өчен бер генә бала? Ни өчен күкрәк баласы гына? —Ни өчен, ни өчен?!—диде Мәдияр, сабый баланы үртәгәндәй чыраен бозып—Монголиядә эшләгән һәр кеше нишләптер яшел «Мосвич» белән кайта: Гаязов, Вангаев, Антоновның —бөтенесенең машиналары яшел. Монголиядә көн аралаш ком бураны котыра ди. Ә үзен беләсен— яшел төс ком өстендә ачыграк күренә, күмелә-нитә калса, эзләп табарга, казып чыгарырга җайлы. —Ә нишләп бер генә бала дидең? —Диванамы соң син? Әлфинәң мәктәпне бетергәч нишләр дисең? Аттестатын да алмыйча сиңа ябышырмы? Тот! Актанышның бөтен нормальный кешесе Миндәләгә училищега укырга керергә тиеш. Ә анда кызлар өчен мед. та пед. кына! Егетләр өчен авыл хуҗалыгы техникумы! Өч ел әрәмгә үтә дә үтә инде ул. Так што, Монголиягә киткәнче бер генә бала ясап өлгерәчәксең. —Алайса, Мәдияр, вакыт әрәм итмим. Аккүзгә барып киләм. Хәзер үк! Ак кәчтүнемне генә киям дә йөгерәм! —Син анда җәяүләп китсәң, иртәгә дә кайтып җитә алмыйсың. Бигрәк тә ак кәчтүнеңне кисәң. Кадермәт зыяратыннан чыккан өрәк дип, Самат абый күсәк белән суга да үтерә сине... Мин монда синнән башка үзем генә нишләп ятарга тиеш? Әйдә, машина белән илтеп киләм Сайратканыгызны тынлап йөрермен... Бензин проблемасы юк. Тоннадан артык бензиныбыз кызыл белән бара. —Кызыл белән? —Әйе, артык тырышыбрак списать иткәнбез. Инде, кулда тонналап бензинга талон җыелды. Ел бетәргә биш айлап бар әле, тагын җыелыр. —Әрәм талоннар. —Әрәм түгел. 1969 дигәнен сызалар да 1970 елга чаклы гомерләре озайтылды дип, өчпочмаклы штамп сугалар аңа... Башка кайгың булмаса, монысы өчен берүк борчылма. Казандагы конторга да эш кирәк... Фазыл вагонга кереп ашык-пошык кием алыштырды. Аның кабалануыннан рессорлар өстендәге вагон үрле-кырлы сикерә сыман иде. —Нишлисең син анда?—диде Мәдияр урам ягыннан, әлеге тамашага аптырап. —Ак кәчтүн-чалбарымны киям. —Ки, ки. Тизрәк тузар бәлки. Яшел кепка да алып бирәм әле мин сиңа, кефир шешәсе булырсың... —Әлфинәнең авылын күреп кайтуы да сөенеч бит, ә Мәдияр?! —Сөенеч, сөенеч... Синең сөенгәнеңне күрүе мина да сөенеч!— Мәдиярның тавышында тагын үртәү сизелә иде —Аллага шөкер, Фазыл Аккүзне күрде, аллага шөкер, Самат абыйларның капка баганасын сыйпады, нинди бәхетле мин, дип үрле-кырлы сикереп торырмын. —Ихтыярын, Мәдияр, минем сиңа ялынганым юк, җәяүләп тә юлны табармын. —Әй. эшкә яна килгән чакта бигрәк горур инде без. әйеме? Биш ел эшләгәч, син дә минем кебек беркатлыга әверелерсең әле... Әлфинәне миннән башка ничек эзләп тапмакчы сон син? Аны бит әле йә клубтан, йә өеннән чакырып чыгарасы бар. Җитмәсә. Самат абый сине танып калды Мин генә чакыра алам сина сөйгән кызынны. Ә син машина кабинасында кәчтүненне балкытып көтеп тик утыр Авыл халкы күрсә дә. авылга мал врачы килгән икән, дип кенә уйлар —Мәдияр! Тагын бер тапкыр ак кәчтүнемә кагыл сан.. —Нишлисен? —Бүген бернишли алмыйм, ну беренче получкадан... эшкә киям. —Әйе. агрегатны майлаганда. —Машина ремонтлаганда... —Синен Әлфинәңне эзләп таба торган бер генә кеше бар бу дөньяда — Кем?! —Минем Нәсфия!. Хәзер аны үзебез белән апкитәбез. — Иярер дисеңме? —Әлфинәне сагынса—иярер! Машинага утырып йөрү дигәндә Актаныш кызлары иярмиме сон! Алар бит кечкенәдән шоферга кияүгә чыгу турында хыяллана. Миндәләгә йөреп укысан да. Чаллыга урнашсаң да, авылга кунакка кайтканда личный шоферын гел кул астында була. Дөрестән дә. Мәдияр озак көгтермәде. Богадынын газиз гармунчысы бер вальс уйнап бетергәнче Нәсфияне ияртеп чыгып та житге Кабинасы ике генә кешегә исәпләнгән «ГАЗ-53»нен утыргычы моңарчы завод чыгара торган авыл машиналарына караганда хәйран йомшак һәм иркен иде. Кызык, әгәр беренче көнне үк Фазыл кайсысы да ярый дип. ялгыш кына менә шушы Нәсфиягә игътибар иткән булса. . бүген алар, киресенчә. Мәдияр өчен Әлфинәне эзләп чыккан булырлар илеме?.. Юктыр! Беренче карашка очраклы рәвештә генә тоелса да. кешенең кешегә якынлыгы, кирәклеге, тансыклыгы эчке дөньянны сөендерерлек шартлы бер жан эзләүгә бәйледер. Син. рәссам кебек, аның ботегг кыяфәтен, холкын-фигылен, тавышын, килешкилбәтен җыйнап образ тудырасың. Ул образ гел күңелендә йөри һәм көннәрдән бер көнне шул образга тәңгәл кеше синең юлында очрый, әйтерсен лә. очраклы төстә генә Ләкин син инде аны көттең, эхтәден Фазыл өчен баштагы мәлне Хәмдия генә һәм бары тик Хәмдия генә якын иде Хәмдияне югалту Фазылның күңелендәге мәхәббәт образын үзгәртергә мәҗбүр итте. Хәмдиягә охшаган хыял бөтенләй үк дөрес булмаган димәк. . Ул бераз үзгәрде, ул хәзер Әлфинәгә әверелде. Хәмдиягә кадәр үк Әлфинәне очраткан булса. Фазылнын язмышы бәлки бөтенләй башка юлдан китәсе иде. Каенлык белән Богады арасындагы урман-чокырларны кичеп, ниһаять, күтәртелгән ком-ташлы юлга чыккач, машинаның тавышы тынычланды —Әгәр IАИ туктатып, кабинага артык кеше утырткан өчен талоныңны тишсә?—дип пошаманга төште Фазыл. — Нәсфиянен аяк астына егылырсын Нәсфия кыска итәген тарткалап тез башларын каплагандай итте -Идәнгә егылып кәчтүнен буямасын. ГАИ күренсә, мин лутчы менә бодай гына итәрмен—тәрәзәдән башым күренмәс — һәм Нәсфия руль артындагы Мәдиярның алдына башын куеп кырын ятты. Әйе, шул. әнә ГАИ тора — Кая'.’!—дип. җансыз юлга ишарәләп, аптырап калган иде Фазыл, гик Мәдияр алдындагы кызны күргәч, дустының хәйләсен сизеп алды Ә. ие шул Әнә. өчәүләп чыгып басканнар -Безнең районда болай да өч кенә инспектор бар Аның берсе Актанышның үзендә йөри, икенчесе-Әҗәкүл пристаненда, өченчесе Дербешкн шәһәрендә... Сез яхшылабрак карагыз: өчесе дә ГАИ түгелдер алар. —Әллә урынын ипсезме,—диде Мәдияр терсәкләре белән Нәсфиягә бәрелүдән сакланып. —Гәүдәм кәкерәя, билгә жайсыз. —Алайса тор, теге өч адәм гупчым гаишниклар булмаган ул, телеграф баганасының терәве димме сон... Аккүзгә килеп кергәндә кичнең төнгә таба күчеп, этләрнең өреп арган, әти-әниләрнең бала-чага өстендәге юрганнарын төзәткән, капка- ишек келәләрен бикләп бисмиллалар әйтеп тына торган чак иде. Фазыл машина саклап калды. Нәсфия Әлфинәләрнең өен яхшы белә. Хәтта Самат абый урамда очрый калса да Мәдиярны танымаячак, димәк, иптәш кызының Әлфинәне эзләп килүен шик астына алмаячак. Фазыл өчен ин газаплы минутлар бу... Унсигез яшенә җитеп, үзен беләбелгәннән бирле кемне дә булса шушылай ашкынып һәм борчылып, сөенеп һәм икеләнеп, зарыгып һәм шикләнеп көтеп алганы юк иде әле аның. Машинаның электр сәгате, Фазылны җәзалагандай, тавышын көчәйтеп, «келт-келт» итеп, секундтан секундка күчә. Ах, бу секундларынң озынлыгы!.. Әйтерсең лә каядыр көчле бер шартлаткыч куелган да әлеге сәгать шул хәвефкә чаклы бүленеп калган кыска гомерле вакытны саный. Хәзер, менә хәзер шартлау яңгырар да бөтенесе харап булыр... Әгәр инде исән калса, бик аз яшәр. Мәдияр белән Нәсфия килер дә: «Юк, ул сине күрергә теләми!» диярләр һәм Фазылның йөрәге туктар... Ә бәлки Аккүз авылының караңгы урамын дөрләтеп кызыл күлмәкле Әлфинә йөгереп килеп җитәр... Килмәсә дә, килсә дә хәвеф инде... Газаплы вә ләззәтле хәвеф. Кабина эчендә көтеп утыру гамьсезлектер кебек тоелды. Фазыл, ишекне шыпырт кына ачып, җиргә төште. Әлфинәнең туып-үскән авылында сизгер тынлык. Шул тынлыкка сөенечле ритм өстәп аяк тавышлары ишетелде. Ләммим сөйләшмичә килсәләр дә, адымнары якынайган саен ул аларның өчәү икәнен сизеп торды һәм үзе дә шул адымнарны якынайтырга теләп, караңгылык эченә ашыкты. —Исәнме. Әлфинә?! Рәхмәт Нәсфия, сина рәхмәт Мәдияр! Фазыл әкрен генә Әлфинәнең кулыннан тотты... Кош тотканы бар аның— ачык тәрәзәдән вагон эченә килеп кергән сиртмә койрыкны тотканы бар. Учындагы кошны ныграк кыссаң—үлә бит ул, әгәр инде учыңны кысарга курыксаң, бармак арасыннан шуып чыгып очып китә. Менә шундый минутлар бу! Әгәр кулын җибәрсәң, Әлфинәне әтисе алып китәр кебек, ә инде кысыбрак тотсан, явыз ниятле ирләрчә дорфа килеп чыгар. Мәдиярның пышылдап кына әйтелгән әмере ишетелсен өчен төнге чикерткәләр сайраудан туктап торды. —Утырдык машинага! Авыл читенә чыгабыз! Аңлашылса кирәк—Мәдияр рульдә, аның янына Нәсфия килеп утыргач урын тарайды. Нәсфия янына Әлфинә сыя сыюын, тик Фазылга урын калмый. Янә урын алыштылар... Бу юлысы Нәсфия янына, гадәттәгечә, Фазыл утырды, Әлфинәгә исә Фазылның алдына ян белән утырудан башка чара калмады. Җитмәсә, ишекне ныгытып япкач, кабина эче тагын да тарайды—Әлфинәгә, сул кулы белән мәҗбүр кочаклап, Фазылнын куенына сыенып барырга туры килде. Фазыл Әлфинәнең чәчләренә күмелде. Иңбашын тузгып каплаган калын чәч, «Ак акация» ислемае белән бөркелеп, кызга инде унҗиде яшь тулды дип искәртеп тора сыман... Машина көпчәге тигезсез юлда сикергәләп алса, Фазыл шул хәйлә белән Әлфинәнең муенына иреннәре белән төртелеп өлгерә, һәм бу мизгелдә Әлфинәнең кисәк кенә дерелдәп куюы Фазылны һаман саен алгысыта, сикәлтәне көтеп барырга куша, сикәлтә югында да юри генә якынаерга өнди... Мәдияр фараларны яндырмады, габарит утларының яктысына кояш баешыннан сеңеп калган болытлар алсулыгы кушылгач, барыр юл аерымачык күренеп тора. Алар көндез икмәге сугылып, әле салам чүмәләләре тезелешеп баскан басуга килеп туктадылар. Кыр иркенлегеннән жан канатлана, икмәк исеннән горурлык арта, баш очындагы аяз күк гөмбәзеннән йолдызлар коелганда мәрхәмәтле теләкләр телисе килә. —Әлфинә, шушы икмәк басуына аяк баскач, ин беренче нәрсә күз алдына килде? —Иртәгә амбарга кичке сменага чыгабыз. Уныш әйбәт быел. Колхозчылар бездән башка үзләре генә эшкәртеп өлгерә алмыйлар . Ә син нәрсә турында уйлаган иден? —Оренбург далалары күз алдыма килде. Очсыз-кырыйсыз икмәк кыры! Менә шушындый камыллы җирдә пар сөрү өчен ярты көн буе бер якка барырга кирәк, ярты көнне кире кайтасын. —Нишләп йөрден анда? —Сине эзләдем! —Бу сүзләреңне әти ишетсә әле! —Никтер мине үз итмәде әтиен. иеме? —һәй. бөтен егетләремә дә шулай кырыс ла ул. —Егетләрең бик күпмени? —Нишләтим инде мин аларны. Кая барсам да, килеп бәйләнәләр... —Минем шикелле Җитмәсә, зимагур да әле үзем —Алай димә. Авыл егетләрен ошатмыйм мин. Кызык түгел алар белән. Серләре юк... Күз алдында туып-үскәннәр, бергә укыйбыз, ни кылганнарын, ни ашаганнарын беләм. әти-әниләре дә күз алдында Син ичмасам кунак егет, өряңа кеше Әйе шул. Фазыл өр-яңа кеше бүген. Әлфинә аның ятим гаилә малае икәнен, салам түбәләренә кычыткан үсеп, чыпчык оялап бетергән, мүк арасыннан башын тыгып оядагы каз кычкырырдай өйдә үскәнен дә. Хәмдия исемле кыз өчен юләрләнеп чит җирләргә китүен дә белми. Әлфинә өчен Фазыл корыч Динә малае түгел—ә игелекле эштә эшли торган, Илһам Шакиров бригадасындагы музыкантлар гына кия торган ак джинсы кәчтүн-чалбар кигән кунак егет Хәер. Әлфинә үзе дә Фазыл өчен өр-яңа ачыш. Әлфинәнен авыл телчәннәре авыз чайкардай үзенчәлеге—анын җиде айдан ук тууы иде Бәби гудыру йортында бөтен врачлар бер булып тукыса да. баланын җиде айдан туа алуына авыл халкы, хәтта данлыклы кендек әбиләре дә ышанмый Өч атнадан туасы чебеш ике атнадан чыга алмый, бала да шулай тиештер, янәсе Буразнада хуҗасыннан яшереп оя корган тавык көтмәгәндә чебиләр ияртеп кайткан икән диярсең Әйтерсен лә монда Әлфинәнен гаебе бар?! Әлфинә бала чагыннан ук касырка—аллергия белән чиләнде Әгәр ул чирен онытып, чәй эчкәндә берьюлы ике-өч конфет капса, шул кичне үк аның бөтен тәнен утрау-утрау тап каплап ала. шунын өстенә кычыттырып интектерә иде Нинди генә үләннәр эчермәделәр ана Хәтта шул кызыл таплар өстенә әчетелгән арыш камыры да ябып каралылар Нәни Әлфинәнең мондый чирен бик сөйләп йөрмәсаләр дә, бөтен авыл белә иде Кичке уеннарда, клубтан кайткан чакларда, кичке сабан туйларында усал егетләргә баш имәсә, аның артыннан «корчаңгы тай», дип. үртәп кала торганнар иде «Корчаңгы тай» дигән сүз Әлфинә өчен балачакның иң хурлыклы кушаматы' Гаиләдә бердәнбер кыз булгач. Әлфинә Самат абыйнын кызы өчен дә. улы өчен дә тырыша иде Ул аны үзе белән печән чабарга да. урман егарга барганда да ияртте Көн саен әле печән олавы өстендә, әле утын йөге өстендә утырып кайткач, Әлфинәгә сәерсенеп карадылар Аңа тагын «Иранай» дигән кушамат өстәлде. Әлфинәнең тизрәк үсеп җитәсе, кушаматлары коелып калырдай зур шәһәргә чумасы килде. Ул анда Аккүз авылында үсмәгән өр яна егетне очратып, назлы, ягымлы, сөйкемле кызга әверелергә теләде һәм менә ул егет авыл тирәсендә Әлфинәнең үсеп җиткәнен көтеп йөри 6. *К У • М 8 —Безнең районда озак эшләрсез микән, Фазыл9 —Ул кадәресен үк белмим Беренче атнамны гына эшлим әле мин Мастерыбыз Казанга кайтып китте, нинди хәбәрләр белән килер... —Алайса син әле авыл саен кызлар күзләп өлгергән кеше түгел? Әти әйтә... —Тагын нәрсәләр әйтә? —Әти әйтә, Каенлыкта су чыгара алмаганнар, ди. —Монысына да җавабым юк, Әлфинә. —Тагын кайчан килерсең икән? —Иртәгә үк, җәяүләп. —Әйттем ич , Фазыл, иртәгә кичке сменага ындыр табагына чыгабыз. Урып-җыюлар беткәч килерсең, яме!.. Анда укулар башлана. Беренче сентябрьдән соң укытучылар безне клубка йөртми Шулай итеп җәйге каникулга чаклы... алла кушса чыгарылыш имтиханнарыннан соң күрешербез. —Ул кадәр түзә алмам. Тизрәк күрәсем килә сине. —Менә күрешеп торабыз ич. —Күрмим, Әлфинә. . Дөм-карангыда да танырлык итеп туйганчы күреп каласым килә. Фазыл, гөлгә кунган кошны тотарга теләгәндәй, сак кына, әкрен генә кызның беләгеннән тотты. —Их, бу безнен унынчы, йөзенче очрашуыбыз булса, Әлфинә?! —Нишләр идең? —Соң менә шушылай, бала-чага шикелле, арабызга җил сыймаслык итәр идем. —Мин мәктәп баласы гына әле, Фазыл! —Үскәч мина эләкмәссең шул син. —Анысы синең үзеңнән тора инде. —Киләсе җәйгә чаклы күрешә алмабыз дигәч. —Бүген җаен таптыгыз ич. Авылдан чыгып качмыйм ла мин, тагын җаен табарсың. Бик күрәсең килсә.. —Ә син үзең, Әлфинә? Килүемне телисеңме? —Әгәр килсәң, Аккүз ышпаналарыннан качкан төсле качышлы уйнамам. Син мине бик җиңел табарсың, Фазыл. Хәзер мине жибәр инде, йә әти эзли чыгар. . —Озатып куям —Юк, Фазыл! Безнен авылда мине куркытырлык кеше тумаган әле. Сау бул. Исән-сау кайтып җитегез. Нәсфия.. Нәсфия дим Сине үзебезгә кунарга чакырыр идем дә өегездәгеләр кая киткәнеңне белми калганнардыр... Мин киттем. Әлфинә китте һәм, үземдә саклармын дигәндәй, Фазылның ярты җанын үзе белән алып китте. Ярты-йорты килеш ничек яшәмәк кирәк? Ахыры киләсе санд