Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАРДӘШЛЕККӘ ЧИКЛӘР ЮК

Ут күршебез Удмуртия Республикасында яшәүче милләттәшкаләмдәшләребез белән без шушы елның гыйнвар азагында—Әгерҗе районында бик матур үткән • Татар әдәбияты көннәре» барышында очрашкан идек. Ижау каласыннан алар бирегә әлеге республиканың Мәгълүмат һәм матбугат министры урынбасары Назыйрә Касыймова һәм Татар иҗтимагый үзәге президенты Рәис Габдуллин җитәкчелегендә зур бер делегация булып килгәннәр иде Укучыларыбызга шактый билгеле каләм ияләре һәм сәнгать әһелләре дә бар иде араларында «Татар әдәбияты көннәре»н йомгаклау кичәсендә Ижау кунаклары Казан язучыларына —... Күңелләргә тылсымлы-илаһи канатлар куя. бетмәс-төкәнмәс дәртилһам өсти, яшәү утын көчлерәк дөрләтә торган мондый гаять кирәкле, искиткеч файдалы очрашуларны бездә дә—Удмуртстанда яшәүче милләттәшләребез өчен дә үткәреп булмасмы ?—дип мөрәҗәгать иттеләр Аларның бу үтенеч-тәкъдиме йөрәкләрдә шундук хуплау тапты Чөнки әлеге республикада дистәләрчә меңләгән кан-кардәшләребез гомер кичерә бит'Аларга рухи азык бик тә тансык, бик тә кадерле... Сөйләшә-аңлаша торгач. Удмуртиядә андый очрашуларны «Казан утлары» һәм аның дуслары» дигән исем астында үткәрергә үзара килешенде Әлеге чараны оешкан төстә тормышка ашыру өчен һәр ике як та ныклап хәзерләнде Ниһаять, язгы ямьле көннәрнең берсендә Казаннан Ижауга. редакциянең «ГАЗель» микроавтобусына утырып. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире— шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе. Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзу.иин җитәкчелегендәге делегация килеп төште Делегация әгъзалары арасында журналның баш мөхәррире урынбасары—танылган прозаик Флүс Латыйфи. бүлек мөхәррире—язучы-ззтабар Шаһинур Мостафин һәм басмабызның якын дуслары—Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов, Татарстан радиосының «Мәдәният һәм сәнгать» берләшмәсе директоры. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, прозаик һәм шагыйрь Җәүдәт Дөрзаман. « Чаян» журналының җаваплы сәркатибе, сатира -юмор остасы, язучы Камил Коримое һәм яшь җырчы Ләйсән Сөләиманова бар иде Татарстан кунакларын Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының милли сәясәт, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә даими комиссиясе рәисе Юрий Семенов кабул итте Очрашуда Удмуртия Язучылар оешмасының күренекле вәкиле. республиканың Дәүләт премиясе лауреаты Зоя Богомолова да катнашты һәм чыгыш ясады Удмуртия язучыларының Татарстандагы каләмдәшләре белән дустанә-тыгыз злемтәдә торуы турында да тәфсилләп сөйләп үтте ул. —Безнең байтак әдипләребе знең туган җирюре <Ь— Татарстан бит!—диде Зоя Алексеевна Мин моны удмуртларга карата да. татарларга, русларга карата да әйтәм Чынлап та. бер Кукмара районы гына да Удмуртиягә унлап язучы, әдзбият галиме үстереп биргән Алар арасында Удмурт автономиясенә нигез салучы трибун шагыйрь һәм ялкынлы публицист. дәүләт нилеклесе Максим Прокопьев, күренекле язучы-галим, мәгърифәтче Иван Михеев, җырчы шагыйрь. Удмуртия Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты Гай Сабитов, әдәби тәнкыйтьче Алексей Ермолаев. балалар шагыйре Владислав Кириллов һ 6 бар Инде татар телендә иҗат итүче шагыйрьләргә килсәк, алар турында тулырак мәгълүматларны без Ижауда 1997 елда нәшер ителгән «Язмышлар авазы» дигән калын гына китаптан (мөхәррире—Закуан Нуретдинов) таптык. Иң элек укучыларыбызны аның кереш өлешендәге кайбер юллар белән таныштырып үтик әле: « Удмуртия Республикасында беренче мәртәбә саф татарча китап дөньяга килү—гадәттән тыш хәл,—диелә анда —Дөрес. 115 меңнән артык татар-башкорт кешесе яшәгән төбәктә талантлар булуы һәм аларның уз халкына кирәклеге бәхәс кузгатмый... Китапның авторлары—Татарстанда. Башкортстанда, Удмуртиянең үзендә. Россиянең башка төбәкләрендә туып-үсеп тә. ахырда язмыш җилләре Удмуртиягә алып килгән төрле яшьтәге, төрле тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе алган, төрле язмыш татыган шагыйрьләр һәм композиторлар. Аларны берләштерүче көч—тормышка, үз халкына, туган телгә, илгә кайнар мәхәббәт, милләт өстенә төшкән проблемалар тирәнлеген аңлау, үз фикерләрен халыкка җиткерергә зур ихтыяҗ...» Чыннан да. гыйбрәтле язмышлар турында сөйләүче хикмәтле китап бу! (Аны дөньяга чыгаруда иҗат көчләрен уз тирәсенә көннән-көн ныграк туплый баручы •Яңарыш» газетасы һәм аның тынгысыз хезмәткәрләре. Удмуртия Республикасы Хакимияте каршындагы милләтләр эше буенча комитет рәисе Светлана Смирнова һәм шул ук комитетның баш белгече Фоат Абубакиров аеруча зур тырышлык куйганнар— мең дә бер рәхмәт ал арга') Китап авторларының байтагы белән без Ижау шәһәренең меңнән артык кеше сыйдырышлы «Ижмаш» мәдәният сараенда үткәрелгән беренче кичәбез барышында якыннан таныштык. Бу көнне бирегә Воткинск. Глазов, Можга, Сарапул һәм Әгерҗе шәһәрләреннән әдәбият-сәнгать яратучылар, җирле иҗат көчләре күпләп килгән иде. Шулар арасыннан бигрәк тә әниле-кызлы Гөлфия һәм Гүзәл Исхаковаларга аерым тукталып үтәсебез килә. Гөлфия ханым—тумышы белән Татарстанның Лениногорск районындагы МөэминКаратай авылыннан. Соңгы 24 ел дәвамында ул гаиләсе белән Воткинск шәһәрендә яши. машиналар төзү заводында технолог хезмәтен күңел җылысын биреп башкара. Бер үк вакытта Гөлфия ханым шәһәрдәге Татар иҗтимагый үзәге бүлекчәсен һәм «Тургай» ансамблен оештыруда башлап йөрүчеләрнең иң беренчесе. Шуңа күрә хезмәттәшләре һәм милләттәшләре арасында да абруе зурдан аның. Гөлфия ханым балачактан ук шигърияткә һәм җырга гашыйк шәхес. Үзе шигырьләр яза, үзе җырлый—Ходай аңа барысын да мулдан биргән! Инде менә кызы Гүзәл дә. әнисеннән үрнәк алып, матур-матур шигырьләр иҗат итә икән... Байтагы инде Удмуртия һәм Татарстан матбугаты битләрендә басылган, аерым җыентыкларда урын алган... Казан язучылары белән очрашуга да әниле-кызлы Исхаковалар бергә килгәннәр иде Алар безгә Воткинск каласында яшәүче аксакал шагыйрь Риза ага Шәфинең кайнар сәламен дә җиткерделәр... Бу көнне без тагын Ижауда яшәүче якташ шагыйрьләрдән Ибраһим Биектаулы (тумышы белән—Балык Бистәсе районыннан) Шиһабетдин Садыйков (Әгерҗе). Әминә Гайфуллина (Чистой). Биктимер Гәрәев (Актаныш). Фәләх Комазани (Мамадыш). Фәридә Айдарова. Эльмира Нигьмәтҗанова (Башкортстан. Тәтешле районы). Айрат Мурзыев (Пермь өлкәсе. Барда районы) һ. б. белән дә әңгәмә кордык, җирле композиторлардан Әлфия Шиһапова (Апастан). Рәиф Баһаветдинов (Башкортстаннан) иҗат иткән җырларны тыңладык. «Шаян йолдызлар» вокаль ансамбле чыгышларын карап туймадык. Күңел чишмәләренең чылтыравы, салават күперендәгечә төрле төсләрдә балкып, йөрәкләрне йөрәкләр белән тоташтырды бу кичәдә, дуслык-туганлык хисләрен тагын да көчәйтә төште. Икенче көнне безнең делегация әгъзалары Ижау шәһәрендәге 6 нчы татар классик гимназиясендә (директоры—Гөлзирә Әхмәтшина) чыгыш ясадылар, мөгаллимнәр һәм аларның шәкертләре оештырган «Нәүрүз бәйрәме»н карадылар. Ахырдан гимназия китапханәсенә култамгалы китапларын һәм «Казан утлары» журналының соңгы елларда чыккан тупланмаларын бүләк итеп калдырдылар Филармония бинасында узган очрашу да хәтергә тирән уелып калды. Бирегә Удмуртия педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге, педагогия училищесының татар бүлеге студентлары үзләренең җитәкчеләре—доцент Нургали Мөхәммәтшин (тумышы белән—Кукмара районының Байлангар авылыннан) һәм Вәсимә Хәкимова (Әгерҗе районының Уразай авылы кызы) белән бергә килгәннәр иде. Кызыклы әңгәмә җыр һәм шигырь белән аралаштырып алып барылды. Очрашу барышында. кзнаклар белән беррәттән. Ижау шагыйрьләре дә чыгыш ясады Шул ук көнне кичен шәһәрнең Тимерьюлчылар мәдәният сараенда казанлылар халыкка әдәби-музыкаль тамаша күрсәттеләр Удмуртия җирендә булуыбызның өченче көнендә без Ижаудан 200 чакрым ераклыктагы Балезино районына—Казан ханлыгы вәкилләренең лаеклы варис, зары яшәгән данлыклы Кистем авылына юл тоттык 1557 елда Камай морза тарафыннан нигез салынган борынгы авылда—мәдәният йорты каршындагы иркен мәйданда—яше-карты безне якты йөз. ипи-тоз һәм җыр белән каршылады. Аннары сәхнәдә дә үз осталыкларын күрсәттеләр алар... Жыеп кына әйткәндә, үзенең милли төсен, кабатланмас гүзәллеген үтә кадерләп саклаган горур халык белән очрашу, күркәм гореф-гадәтләре белән танышу. үзенчәлекле сый-нигъмәтләреннән авыз итү күңелләрдә искиткеч җылы тәэсирләр калдырды Хәтта вакытлары да Казан вакыты белән бер икән! Үзенә күрә серле бер утрау кебек бу авыл! Аннары, биредә яшәүчеләрнең күпчелеге Касыймовлар фамилиясен йөртә икән. Удмуртиядәге Татар иҗтимагый үзәгенең Кистем бүлекчәсе рәисе— атказанган мөгаллимә Фәйрүзә ханым Касыймова әитмешли. авылның һәр кешесе үзенең Казан ханнары, атаклы морзалар токымыннан булуы белән чиксез горурлана һәм милләтебезнең йөзенә һич тә кызыллык китермәслек итеп яшәргә тырыша Юлыбызны дәвам итеп. Глазов шәһәренә дә килеп җиттек Монда иң зурлардан саналган Мәдәният сараена да халык күпләп җыелган иде Залны тоташтан иңләп, башларына ак яулык япкан, иңнәренә ак мач ык шәл салган anaiap. чиккән түбәтәйле абзыйлар утыра, янәшәләрендә—яшь буын вәкилләре Әдәбиятка-сәнгатькә сусаганлыклары әллә кайдан сизелеп тора—Казан кунакларын һич кенә дә яннарыннан җибәрәселәре килмәде аларның Ни әйтсәң дә. залдагыларның байтагы—элгәрге елларда Татарстанның төрле районнарыннан күчеп килүчеләр бит Әнә, биредәге Татар иҗтимагыи үзәге бүлекчәсе җитәкчеләренең берсе—шәһәрдә якшәмбе татар мәктәбе оештырып, туган телләрен белмәгән ата-аналарга. аларның балаларына дәресләр бирүче өлкән мөгаллимә һәм шагыйрә Минзирә КасыймоваРизванова—тзмышы белән Татарстанның Балтач районындагы Иске Смәил авылыннан Мамадыш. Кукмара. Саба. Балык Бистәсе. Актаныш һ. б. районнардан килүчеләрне дә байтак очраттык без залда утыручылар, журналыбызны укучылар арасында. Сагынганнар азар туган як сөйләмен, моңнарын да өзелеп сагынганнар! Язучыларыбыз сөйләгәндә. Ләйсән Сөләйманова татар халык җырларын башкарганда. Җәүдәт Дөрзаман тальянда, курайда, кубызда уйнаганда тамашачыларның күзләрендә яшь бөртекләре берөзлексез җемелдәде Шуңа күрә дә Казан кунакларын озатканда: —Бик озакка сузмыйча, тагын килегез безгә, кадерле туганнар, сезне өзелеп көтеп калабыз! һәр очрашу—үзе бер гомер бит ул!—диештеләр азар, кулларыбызны кат-кат кысып, ихлас рәхмәтләрен белдергәндә Без. әлбәттә, вәгъдәләр биреп, вакытлыча хушлаштык Дүртенче көнне, очрашуларны йомгаклап. Татарстан делегациясе Ижауда татар телендә нәшер ителүче, исеме югарыда тезгә азынган *Яңарыш» газетасы хезмәткәрләре белән очрашты Үзара дуслыкны ныгыту, аңлашу -аралашу билгесе итеп китаплар бүләк итештек, сувенирлар акма штык Инде форсаттан файдаланып. Удмуртия җирендә •Казан утлары» көннәре-н оешкан төстә үткәрүдә зур булышлык күрсәткән Татар иҗтимагый үзәге президенты Рәис Габдуллинга, биредәге •Яңарыш» газетасының баш мөхәррире һәм бер үк вакытта телевидение аша татарча тапшыру зар оештыручы Ирек Шәриповка. *А затлык- радиосының Ижаудагы уз хәбәрчесе Хәмидә Гайфуллинага. Удмуртия Мәгариф министрлыгының татар милли мәктәпләре һәм балалар бакчалары буенча җаваплы хезмәткәре Әлфия Гайсинага. әлеге республиканың мизли музеенда татар бүлеге мөдире булып эшләүче Резеда Әхмәтвәлиевага haw Раил Галиәхмәтов. Азат Галиев. Табделнхр Миннәхмәтов. Расил Гарипов кебек булдыклы җитәкчеләргә, милзәтпәрвәрзәргә күңел түрләребездәзз чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә Инде хәзер сезнең игътибарга Удмуртия җирендә яшәүче бер төркем татар шагыйрьләренең кайбер иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез