Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан
ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ СЕССИЯСЕНДӘ Татарстан Республикасы Дәүләт Советының XIX пленар сессиясе, 26-27 майла башланып. 5 июльдә дәвам иткән булса да, көн тәртибенә кертелгән мөһим мәсьәләләрне карап бетерә алмау сәбәпле, ул вакытта тукталып торырга мәжбүр булган иде Ниһаять, 21 июльдә сессия үз эшен төгәлләде. Сессия беренче көн тәртибе итеп узган сессиядән калган «Татар телендә телерадиотапшыруларны саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы хөкүмәте күрә торган чаралар турында»гы мәсьәләне карады Депутатлар алдында бу мәсьәлә буенча ТР Премьер-министры урынбасары И Хайруллин хисап тотты «Татарстан Республикасы хөкүмәтенең 1997 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул иткән «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» һәм «Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү турында«гы дәүләт программасының башлыча 2000 елга кадәр Татар милли университеты ачу өлешенең үтәлеше турындагы карары буенча да вице-премьер чыгыш ясады. Сессия эшендә катнашучы ТР Президенты М. Шаймиев та бу хакта үзенең уңай фикерен белдерде. «Яңа гасырны без милли университет ачылу белән билгеләп үтәрбез».—диде ул. Сессиядә шулай ук 1998 елда һәм 1999 елның беренче яртысында республика бюджеты үтәлеше турында ТР Министрлар Кабинетының отчеты тыңланды һәм тиешле карар кабул ителде. «Татарстан Республикасы халык депутатларын сайлау турында»гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»гы Закон проекты өченче укылышта, «Латин графикасына нигезләнгән татар алфавитын торгызу турында»™ Закон проекты икенче укылышта кабул ителде. Сессия тагын күп кенә житди мәсьәләләр карады һәм депутатлар көзгә кадәр жәйге ялга таралды Сессия утырышын ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин алып барды. КИЛЕШҮГӘ КУЛ КУЕЛДЫ 6 июльдә Татарстанга рәсми визит белән Архангель өлкәсе делегациясе килде Өлкә хакимияте башлыгы А. Ефремов һәм делегация әгъзалары Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев. ТР Премьер- министры Р Миннеханов. Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин белән очраштылар. Эшлекле сөйләшүләр ахырында Татарстан Республикасы белән Архангель өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды 15 июльдә Татарстан башкаласы Ярославль өлкәсе делегациясен кабул итте Шул ук көнне Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында ТР Премьер- министры Р. Миннеханов һәм Ярославль өлкәсе хөкүмәте Рәисе В Ковалев белән очрашу булды. Очрашу йомгаклары буенча Татарстан хөкүмәте белән Ярославль өлкә хакимияте арасында икътисад, мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. ДУСЛАР ҖЫЕЛГАН ҖИРДӘ Төркиянен Денихле шәһәрендә төрки дәүләтләр һәм халыкларның VII Дуслык, кардәшлек вә эш берлеге корылтае булып узды. Корылтай эшендә Татарстан Фәннәр академиясенең Тел. әдәбият һәм сәнгать институты директоры, академик М Зәкие в. институтның сәнгать бүлеге мөдире Г Арсланов, ТФАның Тарих институты хезмәткәре Р Мөхәммәтдинов, Татар ижтимагый үзәге рәисе урынбасары И Садыйков. «Азатлык» Татар яшьләр берлеге рәисе һәм халыкара төрки яшьләр берләшмәсенең шәрәфле рәисе Т Әхмәдишин. «Ватаным Татарстан» газетасының махсус хәбәрчесе Р Минһажев составындагы Татарстан делегациясе катнашты. ЭШКӘ БИЛГЕЛӘНҮ Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән. ТР Президентының Матбугат үзәге житәкчесе итеп Ирек Минзәки улы Мортазин билгеләнде. Ул 1964 елнын 5 апрелендә Байлар Сабасы авылында туган. Иске Чүпрәле урта мәктәбен, Казан югары командалык танк училишесын һәм Мәскәү дәүләт юридик академиясен тәмамлаган Ирек әфәнде 1985-1990 елларда СССР Кораллы Көчләре сафында офинер булып хезмәт итә. 1990 елдан башлап ул журналистлык эшендә 1995 елнын 22 декабреннән И Мортазин—матбугат үзәгенә эшкә билгеләнгәнче—Бөтенроссия дәүләт телсрадиокомпаниясенсн Казандагы хәбәрчелек пункты мөдире булды. Монарчы Татарстан Республикасы Президентынын Матбугат үзәге житәкчесе булып эшләгән Ә X Хөсәнов ТР Президентынын прессархив житәкчесе итеп билгеләнде. МАТУРЛАНА КАЗАН, ЯШӘРӘ Татарстан архитектурасы һәм шәһәр төзелеше Баш идарәсендә Казан шәһәре үзәген үзгәртеп кору мәсьәләләренә багышланган кинәшмә булды Анын эшендә Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев тә катнашып, тузган торак фондын бетерү һәм кварталларны үзгәртеп кору программасын тормышка ашыру буенча башкарылган эшләргә жентеклс анализ ясады Тузган торакларда яшәүче 10 мең 242 гаилә соңгы өч елда яна йортларга күченгән. «Азино-1» һәм Яна Савин торак мәйдан нарында күггкатлы 89 яна йорт төзелгән Казаннын үзәк өлешендә 232 йорт архитектура һәйкәле булып исәпләнә— тиздән алармы реконструкцияләү, үзгәртеп кору эшләре башланачак. «БӘЛЛҮР КАЛӘМ. ИЯЛӘРЕ I Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан жхрналнетларынызг Матбугат көне рәсми төстә билгеләп үтелде Бәйрәмгә килүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммэтшин котлады Аннары тантаналы шартларда «Бәллүр каләм* ижади бәйгесендә жинүчеләр бүләкләнде •Дазг һәм хөрмәт» бүләгенә Каган дәүләт университетының журналистика һәм социаль психология факультеты деканы Флорид Әгьзамов һәм фельетончы Рөстәм Валиев лаек булды Журналистлардан М Гәрәев. Я Шәфыйков. С. Хәбибуллин (В Шәрипов). фотожурналист Е Канаев, телевидениедән Г Зиннатуллина. И Мортазин.В Безменев (үлгәннән соң), радиодан Р Нуруллин һ. 6 үткән ел нәтижәләре буенча үз һөнәрләре буенча ин осталар буларак танылдылар •Бәллүр каләм» туташы исеменә быел «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаннясен- нән Л Заһидуллина лаек булды «Бәллүр каләм» егете ител елнын ин яхшы газетасы саналган «Татарстан яшьләре.ннән Р Гыйлемханов күрсәтелде Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды ТАТАРСТАН РАДИОСЫ—ҖИҢҮЧЕЛӘР АРАСЫНДА Прагада «Азатлык»—«Свобода» радиосы партнерлары булган станцияләрнең беренче халыкара ассамблеясы булып узды Анда Россиянен 14 төбәгеннән 41 радноком пания. БДБ илләреннән—12. ерак чит илләрдән 15 компания вәкилләре катнашты Безнең республикадан Татарстан радиосы, анын житәкчесе—«Татарстан, телералноком паниясе рәисе урынбасары Миләүшә Айтуганова вәкил булды Ассамблея кысаларында уздырылган конкурста Татарстан радиосы биш ин яхшы компания рәтендә билгеләнде ГАЛИМНЕ ОЛЫЛАУ Казан дәүләт университетының конференц-залында күренекле әдәбият галиме, академик, педагог, җәмәгать эшлек лесе, журналыбызнын редколлегия әгъзасы Хатыйп Миннегуловнын 60 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы кичә булды Анда галимнәр, әдипләр, укытучылар, студентлар, кин җәмәгатьчелек һәм хакимият вәкилләре катнашты Юбитярны КДУ ректоры К) Коноплев. Татарстан Фәннәр академиясе президенты М Хәсәнов. мәгариф министры Ф Харисов. Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиев. Азнакай шәһәре хакимияте башлыгы Ә Исхаков. ТР Дәүләт Советы депутаты Ф Вәлиев һ б котлады Кичәне язучы—академик Т Галиуллин алып барды Ф. КӘРИМ МУЗЕЕ АЧЫЛДЫ Башкортстаннын Бигибүлок районымдагы Ает авылында каһарман шагыйрь Фатих Кәрим музее ачылды Музейны ачуда Татарстан Язучылар берлеге Ф Кәрим мен кыгы Ләйлә ханым һәм шулай ук шагыйрьмен авылдашы—танылган журналист Римзил Вәлиев. җирле хакимият, кин җәмәгатьчелек вәкилләре белән берлектә, зур тырышлык куйдылар. ШАГЫЙРЬ БҮЛӘГЕ Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Г. Исхакый бүләге лауреаты, шагыйрь Әхмәт Рәшит туган якларында—Буа районын Яңа Чәчкап авылында еш була. Үткән ел. мәсәлән. Әхмәт әфәнде авыл китапханәсенә 250 дән артык китап бүләк иткән булса, быел мәктәп укучылары өчен 300 ләп китап алып кайтты. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты кабинетын баетуга да шагыйрь үзеннән лаеклы өлеш кертте. И. САЛАХОВ АРХИВЫ КАЗАНГА КАЙТТЫ Озак еллар буе Казахстанда яшәгән һәм моннан бер ел элек шунда вафат булган мөхтәрәм әдибебез—Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, атказанган мәдәният хезмәткәре Ибраһим ага Салаховның архивы Казанга кайтты. Аны башкалабызга Күкчәтаудагы татар иҗтимагый үзәге президенты урынбасары. Ибраһим аганың фикердәше, якын дусты Әския ханым Әхмәтшина китерде һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Тел. әдәбият һәм сәнгать институты архивына тапшырды. Әдипнең кулъязмалары, шәхси хатлары һ. б. махсус фондта сакланачак. X. БИГИЧЕВ ИСТӘЛЕГЕНӘ Мәскәүдәге «һиләл» фондының мәдәният үзәгендә—Илһам Шакиров исемендәге залда— яшьләй арабыздан киткән талантлы җырчыбыз Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган кичә булды. Бу кичәне К. Шакиров җитәкчелегендәге мәдәни-агарту үзәге оештырган иде. Очрашуда «Татарстан» журналының баш мөхәррире. X. Бигичевнең якташы Р Фәттахов та катнашты. Ул мәскәүлеләргә мәшһүр җырчының замандашлары тарафыннан язылган һәм «Татарстан» журналы нәшер иткән «Китмә, китмә, сандугач!..» китабын тәкъдим итте. Әлеге кичәдә «Ял». «Тальян». «Чишмә», «һиләл» ансамбле җырчылары X. Бигичев репертуарында булган һәм ул яраткан җырларны башкардылар. Хәйдәр әфәнденең бертуган сеңелесе Халидә Бигичева абыйсы турында истәлекләр белән уртаклашты. КОТЛЫЙБЫЗ! Дәүләт алдындагы хезмәтләре, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге күпьеллык нәтижәле эшчәнлеге өчен, язучы-академик Тәлгать Нәби улы Галиуллин. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә. «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Журналыбызның редколлегия әгъзасын һәм даими авторыбызны әлеге зур бүләк белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткәне өчен, шагыйрь, «Мәдәни җомга» гәзите баш мөхәррире Зиннур Мөҗип улы Мансуров, музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен, җырчы, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Даян кызы Сөнгатуллина Казан шәһәренең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. АВЫР ЮГАЛТУЛАР станның атказанган сәнгать эшлеклесе. Татарстанның атказанган табибыр!1әри(|| Нургали улы Хөсәенов| шушы елнын "7 июлендә— җитмешенче яшендә вафат булды. Гомере буе авыл кешесен олылап- данлап яшәгән, иҗат иткән күренекле шагыйрь | Рәшит Гарәп улы Гәрәев | алтмыш тугызынчы яшендә арабыздан китеп барды. Финляндиядән кайгылы хәбәр килде: озакка сузылган каты авырудан соң, һельсинки университеты профессоры, гуманитар фәннәр докторы, төрки телләр белгече, биредәге Г. Тукай исемендәге мәдәни җәмгыять президенты. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре |Гомәр Таһир| вафат булды