Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСХАК МУЛЛА ВАРИСЛАРЫ

Үткән гасыр урталарына таба, ул вакыттагы Самар губернасы. Бөгелмә өязе. Югары Карамал волостенда Олы Сөлчә елгасы буенда яңа бер авыл барлыкка килә. Халкы күбәйгән, сөрү җирләре җитешми башлаган тирәкүрше авыллардан—Елховойдан, Кара Чишмәдән, Бәркәтәдән, Югары һәм Түбән Кәминкәдән, Кармыштан һәм башка авыллардан күчеп килүчеләр байтак була. Хәтта ислам диненә кайтырга ниятләгән керәшен татарлар да килеп урнаша. һәр авылдан килгән күчүчеләр төбәк-төбәк булып урнаша: нәтиҗәдә— Кара чишмә атавы, Керәшен очы һ. б. шундый атамадагы төбәкләр барлыкка килә. Ул вакытта яшәп килгән ирекле җыен карарлары авылда закон булып саналса да, мондагы җыеннар бик шау-шулы узганнар, һәр күчеп килүче үз төбәге хаҗәтен яклаган. Бу шартларда бәхәсле мәсьәләләрне фәкать дин әһеле генә гадел һәм ышандырырлык хәл итәсен исәпкә алып, яңа төзелгән мәчеткә мулла-мөтәвәлли итеп, Елховой авылыннан зур укымышлы дин галиме Исхак хәзрәтне чакыралар. Авылны берләштерүдә, андагы низагларны бетерүдә Исхак мулланың эшчәнлеге, әлбәттә, бик зур була. Бу авыл яңа оешкан вакытта, иң беренче күчеп утыручы исеменнән— Вәлит авылы, аннан соң Яңа авыл дип атала. Тирә-ягы урман, сазлыклар булган җирләрне чистарту күп көч сораган, мондый авыр эшләр ул вакытта «Лашман тарту» диеп аталган. Шуңа күрәдерме, соңыннан бу авыл Лашман авылы дип йөртелә башлый. Исхак мулланың Лашманга күчеп килгәнче һәм аннан соң туган исән калган биш малае үсә: болар—Ибраһим, Шәмсүн, Гыйлаҗетдин, Лотфулла, Җиһангир. Исхак мулла үзенең балаларына белем бирү өчен, аларны шөһрәтле мәдрәсәләрдә укыта. Гыйлаҗетдин исемле улы Чистай өязеннән Яуширмә авылына мулла итеп билгеләнә. Менә шушы гаиләдә төрки-татар әдәбият дөньясында соңыннан Гаяз Исхакый исеме белән танылган бөек әдип Мөхәммәтгаяз дөньяга килә. Бу сәләтле бала биш яшеннән укырга өйрәнә, башлангыч белемне әтисе мәдрәсәсендә ала, унике яшендә Чистай мәдрәсәсенә күчеп укый башлый. Анда өч ел укыгач, Казанга килеп, Күл буе мәдрәсәсенә урнаша. Үткән гасырның икенче яртысында инде татар мәдрәсәләре барлык мәхәлләләрдә дә булып, аларда дини сабак белән бергә башлангыч белем бирелгән, ә сәләтле, белемгә омтылучы һәм матди яктан яхшырак тәэмин ителгән яшьләр укуларын зуррак белем бирүче, данлырак мәдрәсәләрдә дәвам иткәннәр. Укымышлы татар яшьләре үз туган якларында гына түгел, ә бөтен Рәсәйнең төрки һәм мөселманнар яши торган җирләрендә, Оренбург далаларыннан алып Кытайга, Себернең Колын дала һәм Бараба далаларыннан алып Памир, Тянь-Шань тауларына кадәр җәелгән казакъ тирмәләрендә, кыргыз, үзбәк, таҗик, төрекмән авыл һәм кышлакларында мөгаллимлек кылганнар. Ләкин мәдрәсәләрнең иң шөһрәтлеләре дә хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек булмый: Ауропа югары уку йортлары киң күләмдә дөньяви белемнәр биргәндә, татар мәдрәсәләренең максаты зур белемле, ләкин дини белемле укымышлылар әзерләүгә кайтып кала. Менә болар барысы да сәләтле татар шәкертләре арасында канәгатьсезлек китереп чыгара. Ниһаять, XIX Ү гасыр ахырларында формалашып житкән җәдитчелек хәрәкәте бөтен татар дөньясына канат җәя. Бу хәрәкәт Күл буе мәдрәсәсенә дә нык үтеп кергән була һәм аның йогынтысы Мөхәммәтгаязның алдагы тормышында хәлиткеч роль уйный. Үзен тирән белемле чын мөгаллим итеп әзерләү максаты белән ул, мәдрәсәне тәмамлагач, Казандагы Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә: анда 1898 елдан 1902 елга кадәр укый. Бу уку йорты Гаязны бөтенләй яңа бер дөньяга алып керә, ул анда укытылган табигать һәм гуманитар фәннәрне ныклап үзләштерүдән тыш, урыс һәм Ауропа әдәбиятын өйрәнә, сәясәт, фәлсәфә өлкәсенә караган китапларны күп укый. Әлеге мәктәп татар мәгарифе һәм мәдәнияте, милли-азатлык хәрәкәте тарихында зур урын тота. Аның укыту-тәрбия, татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү, фән, иҗтимагый үсеш өлкәсендәге бай традицияләрен 1917 елдан соң Казанның Көнчыгыш педагогия институты, хәзерге Казан педагогия университеты дәвам итә. 1902 елны, бу мәктәпне тәмамлаганнан соң, Гаяз Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укытучы булып эшли башлый. Анда ул табигать фәннәре, урыс теле укыта; дәресләр бирү белән генә чикләнми, аның катнашында әдәбият, музыка кичәләре, мәдәни очрашулар һәм башка чаралар үткәрелә. Яшь укытучы мондагы укыту-тәрбия тәртипләренә үзгәрешләр кертергә өлгерә, уку йортындагы хәлгә сизелерлек йогынты ясый. Әтисе авырып китү сәбәпле, Гаязны туган авылы Яуширмәгә мулла итеп чакыртып кайтаралар. Ул авыл мәдрәсәсендә балаларны укытуда яңа алымнар куллана, уку программасына төрле фәннәрдән белем бирүне кертә, татар милләтенең бөеклеген, хөрмәткә лаек милләт икәнлеген балалар күңеленә сеңдерә. Бер елдан соң ул, муллалыгын ташлап, яңадан Казанга китә, анда сәясәт, иҗтимагый көрәш дөньясына чума, мөгаллимлек эше белән башка шөгыльләнмәсә дә, татар халкына тәрбия бирү бурычын бер мизгелдә дә читкә куймый, аның әдәби әсәрләре, сәяси публицистик мәкаләләре—барысы да, татар милләтен юкка чыга барудан саклауга, аның мәгърифәтен, аң дәрәҗәсен үстерүгә юнәлтелгән. 1906 елда «Таң йолдызы* газетында «Чыңгыз» имзасы белән Г. Исхакыйның «Мәктәп мәдрәсә мәсьәләсе» дигән мәкаләсе дөнья күрә. Анда татар мәдрәсә-мәктәпләренең аяныч хәле, укыту системасындагы җитешсезлекләрдән риза булмаган шәкертләрнең мәдрәсәләрне ташлап китүләре, сәләтле яшьләрнең укуын оештыруда, аларны матди яктан тәэмин итүдә акча җитешмәүне, укытуда яңа алымнар кулланып, дөньяви фәннәрне программаларга күбрәк кертергә кирәклеген бик борчылып яза. Мин Г. Исхакыйның иҗатына төпле-тирән анализ ясарга уйламыйм (теләсәм дә булдыра да алмас идем, чөнки мин әдәбият белгече түгел, аның иҗатын хәзер зур галимнәр һәрьяклап өйрәнделәр-тикшерделәр инде). Шулай да, форсаттан файдаланып, Г. Исхакыйның биографиясенә кагылышлы, укучыларны кызыксындырырлык кайбер нәрсәләрне ачыклап үтү теләге бар: патша Россиясенең татар милләтен юк итүгә юнәлтелгән сәясәтенә каршы керәш алып барган Гаязны күп мәртәбәләр төрмәләргә япсалар, сөргеннәргә сөрсәләр дә, ул каһарманнарча көрәшен бер мизгелгә дә туктатмый, шулай итеп ул 1917 елгы революцияне хуплап каршы ала. ләкин властька большевиклар килгәч, алар үткәргән сәясәт белән килешә алмый. 1918 елда Ерак Көнчыгыш аркылы Кытайга. Япониягә мөһаҗирлеккә (эмиграциягә) чыгып китә. Бу вакытта әле әдипкә 40 яшь кенә була. 1920-21 елларда ул Парижда, 1922-23 елларда Берлинда яши. Аннан соң, бу вакытта инде мөстәкыйль Польша дәүләтенең башлыгы булган Пилсудский (ул Польшаның мөстәкыйльлеген яклап көрәшкән өчен Архангельскида патша хөкүмәте тарафыннан сөргендә булганда Г. Исхакый белән якыннан дуслашкан була) чакыруы буенча Варшавага күчеп килә. анда 1939 елда фашистик Германия Польшаны басып алганчы яши; фашистлар кергәч, үзенең архивларын да калдырып, бик ашыгыч рәвештә Төркиягә китәргә мәҗбүр була. Күрәсез, ул фашизм идеологиясен жаны- тәне белән күрә алмаучы гадел кеше була. Менә бу хәлне ачык белсәләр дә, партия идеологлары, Г. Исхакыйның исемен пычрату өчен, аны Ватан сугышы елларында Германиядә булган, фашистлар укмаштырган төрки милләтләр легионнарында актив эш иткән, Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен фашистларга саткан икән, дигән уйдырмалар чыгардылар: нинди генә пычраклар якмадылар бу бөек исемгә?! Чыннан да, Г. Исхакыйның чит илләрдәге шөһрәте (бигрәк тә 19331934 елларда Япония һәм Кытайда яшәүче төрки мөһаҗирләр арасындагы эшчәнлеге), күрәсең, Мәскәүне бик борчыгандыр. Япониягә каршы сугышта катнашып, аннан соң илленче елларга кадәр Порт-Артур шәһәрендә армия хезмәтендә булган туганнан туган абыем Хәниф Мәскәүдән, Совет Армиясе политидарәсеннән килгән полковник-лекторның идеологии көрәшкә багышланган ике сәгатьлек лекциясенең яртысы, Татарстанда туып-үскән мулла, контрреволюционер, акгвардияче, япон, төрек, немец шпионы Г. Исхакыйның Совет властена каршы корткычлык эшен ачуга багышлана. Аннан соңгы политзанятиеләрдә дә аның турында сүз еш кузгала иде, диеп искә ала Хәниф абый. Г. Исхакыйның гаилә тормышына килгәндә, аның хатыны Мәрьямнән туган Сәгадәт исемле кызы була, Германиядә яшәгәндә кызны әтисе үз янына алдыра, дәрәҗәле мәктәптә, аннан соң югары уку йортында укыта, бу зиһенле бала соңыннан профессор дәрәҗәсенә ирешә, Төркиянең югары уку йортларында эшли. Егерменче елларда Төркстанда басмачылык хәрәкәте көчәю Совет хөкүмәтен куркуга төшерә. Халыкны бераз тынычландыру максатында бу тирәдәге төрки милләт яшьләре арасыннан укымышлы сиксәнләп кешене Германиянең югары уку йортларына җибәрәләр: шулар арасында Әзербайҗанда бай гаиләдә туган, шунда урта мәктәпне тәмамлаган Таһир Шакир (Чагатай) да була. Ул 1931 елда Гейдельберг университетында күренекле немец экономисты һәм социологы А. Вебер кул астында укый, социология буенча фәнни дәрәҗә ала, Берлинда эшкә урнаша, шунда Сәгадәт белән таныша, озак та үтми, алар өйләнешәләр. 1940 елда алар әтиләре Г. Исхакый янына Анкарага күчеп киләләр, соңгы көннәренә кадәр шунда яшиләр һәм эшлиләр. 1954 елда каты авырудан соң Г. Исхакыйның гомере өзелә. Исхак бабай үзе Лашман авылының урта мәхәлләсендә 1874 елларга кадәр мулла-мөтәвәлли булып эшли, картаеп дөнья куя. Аның икенче бер улы Лотфулла әтисенең эшен кырык ел буена—1914 елга кадәр дәвам итә. Зурайган авылда аның җитәкчелегендә тагын ике мәчет салына, урта мәхәллә мәчете янында, зур булмаса да, берничә бүлмәле һәм залы булган мәдрәсә бинасы төзелә, анда Лотфулла мулла ир балаларны, карчыгы Мәрхабә абыстай кыз балаларны укыта. Аларның дүрт балалары үсә: болар—Касыймулла, Фахразый, Камил, Якутелҗинан. Касыймулла 1890 елда туган, бик зиһенле, яшьли укырга өйрәнгән, әтисе мәдрәсәсендә төпле белем алган, аннан соң Казанда «Мөхәммәдия* мәдрәсәсендә бик тырышып укыган. Башка мәдрәсәләр кебек үк монда да инде җәдитчелек хәрәкәте киң колач алган була, шул ук вакытта ул абыйсы Г. Исхакый белән еш очраша, аерылышып торганда хатлар алышалар, Г. Тукай, Ф. Әмирхан кебек фикер ияләре катнашкан һәртөрле кичәләргә даими йөри, үзе дә чыгышлар ясый. 1914 елда, әтисе дөнья куйгач, урта мәхәлләгә мулламөтәвәлли булып билгеләнү турында указ ала. Мәдрәсәдә укытуның яңа алымнары киң кулланыла, дин сабагы белән рәттән хисап, җәгърәфия, табигать белеме, Казан ханлыгы тарихы, пәйгамбәрләр тормышы, борынгы замай тарихы, Мисыр, Палестина, Гарәбстан кебек ж ирләрне д табигате өйрәнелә. Зур күләмдә булмаса да, урыс теле укытуга, урыс язучыларынын әсәрләрен өйрәнүгә дә урын бирелә. Касыйм аганың мәгърифәт өлкәсендәге карашларының камилләшә баруына, татар зыялыларының алдынгы вәкиле, педагог, җәмәгать эшлеклесе, публицист һәм тарихчы-галим Һади Атласи белән танышып дуслашу, мәдрәсәләр өчен бергәләп программалар төзү, төрки халыкларның берләшүе, һәм башка күп төрле мәсьәләләрне хәл итү уңай тәэсир ясый. һ. Атласи бу вакытта инде төрки дөньяда танылган галим. Бөгелмә шәһәрендә дүрт еллык татар укытучылар семинариясе оештырып, аңа житәкчелек итә. байтак фәннәрдән дәресләр бирә. 1911-1914 елларда дөнья күргән, бөтен төрки дөньяда бик тиз таралган «Себер тарихы», «Казан ханлыгы», «Сөенбикә» исемле тарихи әсәрләре аңа язучы буларак зур шөһрәт китерә. Касыйм ага Елховой авылының бай сәүдәгәре Хәертдин кызы Саҗидәгә өйләнә, ә Саҗидәнең апасы, хәзерге Лениногорск районының Чыршылы авылы мулласы Фәттахов Барида тормышта була. Бари мулланың сеңлесе Хөсникамалга Һади Атласи өйләнгән була. Шулай итеп. Чыршылы авылында. Бари мулла йортында кунакта Һади белән Касыйм беренче мәртәбә очрашалар, аерылмас дуслар һәм фикердәшләр булып китәләр. Үз чиратында Касыйм мулла да аларны кунакка чакыра. Бари мулла һәм Һади Атласи гаиләләре белән Лашманда берничә көн кунак булып китәләр. Касыйм мулланың мәдрәсәдәге укыту системасы белән танышкан Һади, аның эшчәнлегенә бик югары бәя бирә. Озак еллар буена хатлар алышалар алар, бу хатларның төп эчтәлеге мәгърифәт өлкәсендә фикер алышуга багышланган була. Һади үзенең хатларында бигрәк тә Касыймның үз мәдрәсәсендә кыз балаларны укытуны оештыруын кабаткабат мактап искә ала. Чыннан да, еллар үтеп, совет власте урнашканнан соң, авылдагы белем таләп ителә торган барлык эшләрдә Касыйм мулла мәдрәсәсендә укып чыккан кешеләр эшлиләр; авыл советы һәм колхоз рәисләре, колхозда һәм урман хуҗалыгында бухгалтер һәм өлкән бухгалтерлар, элемтә бүлеге җитәкчеләре, халык суды секретаре, авыл кулланучылар җәмгыяте җитәкчеләре һәм бухгалтерлары, авылда МТС төзелгәч—андагы җаваплы кадрлар—алар санап бетергесез. «Мөхәммәдия», «Хөсәения», «Галия» мәдрәсәсен бетерүчеләрне совет власте елларында укытучылар институты тәмамлаучылар исәбендә мәктәпләрдә укытырга алсалар да, Касыйм муллага үзе оештырган мәдрәсәсендә дә укытырга рөхсәт итмиләр, чөнки ул мөһаҗирлеккә киткән Гаяз Исхакыйның туганы буларак, ышанычсыз кеше санала. Шулай итеп аңа үз мәхәлләсендә муллалык вазифаларын үтәү мөмкинлеге генә кала. Мәдрәсә бинасы башлангыч мәктәпкә әйләндерелә, укытучылар читтән китерелә. Илдә колхозлашу чоры кулакларны сыйныф буларак юк итү сәясәте белән тормышка ашырыла, шушы шау-шу вакытында дин әһелләрен дә кулаклар исемлегенә кертеп юк итү башлана. Менә шунда инде Касыйм муллага да чират җитә, аны өч елга Казанның 1 нче төрмәсенә илтеп ябалар, бөтен милкен: йорт-җирләрен, атларын сыерларын, өй җиһазларын, урын җир әйберләрен конфискациялиләр. Картайган әнисен, биш баласын, алтынчы балага йөкле хатынын өсләрендәге бер кат киемнәре белән урамга куып чыгаралар. Кешеләргә аларны сыендырмаска каты кисәтү ясала, якын көннәрдә сөргенгә озатылачаклары турында әйтәләр. Сөрген Соловкига булырга тиеш була, бәхеткә, ни сәбәпледер бу карар үтәлми, мулла гаиләсенә авылда калырга рөхсәт ителә. Каршыдагы күршеләре Шәрифулла бабай: «Атсалар мине атарлар, бу ятимнәрне урамда калдырмыйм».—диеп, аларны читәннән үреп, эчө-тышы балчык белән сыланган кәҗә аранына, ә кышларга мунчасына урнаштыра. Касыйм мулла өч еллык төрмә срогын тутырып. 1933 елда төрмәдән кайтканда, инде аның алтынчы баласы да дөньяга килеп, тәпили башлаган була. Кешеләрдән бурычка акча юнәштереп, Касыйм мулла бер мунча бурасы сатып ала, авылның читендә урын күрсәтәләр, халык булышлыгы белән шушы бурадан өй ясап керә аның гаиләсе. Икенче елны, дүрт почмаклы гына булса да, яңа өй өлгертеп керәләр. Ниһаять, алты кыздан соң, 1936 елда нәселне дәвам итүче ир бала дөньяга аваз сала. Гаилә, тормышның бик авыр булуына карамастан, шөкер итеп яшәп торганда, Касыйм мулланың баш өстендә тагы кара болытлар куера. Илдә «халык дошманнары» дигән яман исем тагылып, партия һәм дәүләтнең күренекле эшлеклеләре, галимнәр, хезмәт сөючән тырыш крестьяннарның күпләп юк ителүенә карамастан, И. Сталин «социализм үсә барган саен сыйнфый көрәш кискенләшә» дигән сылтау табып, ГПУ- НКВД органнарына яңа репрессияләр оештыруга юл ача. Татарстанда да Мәскәүдәге кебек илне шаулатырлык, чит илләр белән (татар булса—Төркия шпионы, пантюркист инде ул) бәйләнгән зур контрреволюцион оешманың корткычлык эшен «ачарга» карар кылалар. Кандидатурамы? Ул бар, ул татар халкының танылган педагогы, җәмәгать эшлеклесе, публицист, тарихчы-галим Һади Атласи! Әле 1929 елда ун елга хөкем ителеп, Соловкида биш елдан артык сөргендә булып кайткан һәм Казанда яши башлаган гына иде. Якын фикердәшләреннән берсе Касыйм Исхаков (Г. Исхакыйның үзенә кул җитмәсә, аның туганы да бик ярап куяр), аның аркылы контрреволюцион эшчәнлекне Гаяз Исхакыйга һәм Төркиягә бәйләп булачак. Башлана инде шуннан кулга алулар: һ. Атласи 1936 елның августында, Касыйм мулла 1937 елның 24 гыйнварында кулга алына. Шулай итеп «Атласовщина» дигән эш оештырыла, аның буенча 100 дән артык кеше кулга алына. Ниһаять, шулар арасыннан 24 кеше гаепле танылып, хөкемгә тартыла. Судны шаулатып үткәрү максатыннан чыгып, бу эшне Идел буе хәрби округының хәрби трибуналына тапшыралар. Суд составы эш белән танышкач, ачык суд утырышы үткәрергә батырчылык итә алмый. Сорау алу документларында гаепләнүчеләр үзләрен гаепле дип танымыйлар. 1937 елның 23-28 октябрендә Менжинский исемендәге клубта үткәрелгән ябык утырышта 24 кешенең 9ы атып үтерүгә (шул исәптән һ. Атласи, Касыйм Исхаков та)—калганнары төрле срокларга төрмә яки сөргенгә хөкем ителәләр (соңыннан аларның нибары өчесе исән кайта ала). СССР Югары Советына җибәрелгән кассацион үтенеч суд карарының үзгәртелмәвен хәбәр итү өстенә «немедленно расстрелять» дигән юллар белән дә ныгытыла. Карар шул көнне үк—1938 елның 15 февралендә тормышка ашырыла. Хөкем ителүчеләр исемлеген карасаң—монда Бөгелмә, Шөгер, Әлмәт, Чирмешән, Азнакай, Баулы, Аксубай, Калинин, Дөбъяз, Буа районы кешеләре—ничек аларны җыеп, бер эшкә бәйләп бетерә алганнар?! «Шәхси милекләрен конфискацияләргә» диеп тә өстәлгән суд карарында. Касыйм аганың энесе Камил, Исхак бабайның тагын бер улы Җиһангирның улы Галимҗан белән Бөгелмәдә һ. Атласиның укытучылар әзерләүче мәктәбендә укыганда, 1920 елның февралендә ♦ сәнәкчеләр»гә каршы көрәштә Карабаш авылында һәлак булалар. Камил бик лирик җанлы, оста шигырьләр иҗат итүче була. Якутелҗинан апа Урта Азиядә яши, улы Алмаз—Ташкент университетының геология факультетын бетерә, аспирантурада укый, фәннәр кандидаты, университетта укыта (хәзер мәрхүм инде). Кызлары Фидаи, Гөлшат, Минзада, югары педагогик белем алып, үзбәк балаларын укыталар... Фахразый абый сугышта һәлак була, кызы Саимә, институт бетереп, озак еллар татар теле һәм әдәбиятын укытты. Касыйм аганың беренче кызы Факиһә тормышка чыгып колхозда кала. Саибә—Чистайда фельдшерлар мәктәбен тәмамлап, Әлмәт районының Елховой, авылында фельдшер булып эшли, Ленин ордены белән бүләкләнә. Гыйффәт, Халидә, Сәгыйдә, Гакилә читтән торып пединститут тәмамлыйлар, гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлыйлар, әтисеннән алты айлык булып калган Тәлгат «Татарстанның атказанган агрономы» исеменә лаек булды. Аның ике кызы—Рәфисә һәм Резеда—педагоглар. Гакиләнең Рафаэль исемле улы шулай ук педагог. Исхак бабайның тагын бер улы Җиһангир—урта мәчеттә мөәзин вазифаларын башкара. 1931 елда барлык милкен конфискацияләп, гаиләсен өеннән куып чыгаралар, үзен сөргенгә озаталар: аның улларыннан берсе Шәрифҗан—Бөгелмә укытучылар цәктәбен тәмамлап кайтып, күрше Әмир авылында укытучы булып эшли, шаукымлы җилләр исә башлагач. Урта Азия якларына китеп, анда укыта, Бөек Ватан сугышында һәлак була. Тагын бер улы Хәйдәр Касыйм мулла мәдрәсәсендә белрм алган, район халык судында секретарь, лесопунктта, колхозда өлкән бухгалтер булып эшләде, соңгы елларында авылыбызның мулла-мөтәвәллие булды. Кызлары Әдибә, Җәмилә, Мәдинә—педагоглар. Җиһангир бабайның кызы Раузадан туган балалар Әсгать (сугышта һәлак булды), Разия, Гаяр (бу юлларның авторы), шулай ук укытучылар булдылар. Җиһангир бабай оныгы Рифгатьнең улы Тәлгат Габдуллин урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казандагы Югары-команда артиллерия хәрби училищесында укып, кызыл диплом алып чыкты. Санкт-Петербургтагы М. И. Калинин исемендәге артиллерия академиясен тәмамлады, шунда ук адъюнктурада укыды, хәрби фәннәр кандидаты дигән исем алды. Казанга, үзе тәмамлаган хәрби училищега укытучы булып кайтты, докторлык диссертациясе өстендә эшли. Исхак бабайның олы уллары Ибраһим белән Шәмсүн репрессияләр башланганга кадәр үк дөнья куйган булалар инде. Бу нәсел тармагын дәвам итүчеләр арасында гомерләрен мәгариф эшенә багышлаганнарын санап китәргә була: Гөлсем Шөйхетдинова (хәзер мәрхүмә инде), Фәрит Шәйхетдинов фәннәр кандидаты, Казан авыл хуҗалыгы академиясендә укытучы, Гакилә Галимова—чит тел укытучысы, Илһам Галимов—укытучы, мәктәп директоры, хәзер Чирмешән районының мәдәният бүлеген җитәкли. Гомумән. Исхак мулла варислары арасында хуҗалыкның башка тармакларында хезмәт итүче сәләтле белгечләр бик күп, ләкин язмамның күләме һәм темасы аны сыйдыра алмау сәбәпле, аларның барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Шулай да бу нәселнең генә түгел, авылыбызның, районыбызның горурлыгы булган берсен—ун елдан бирле районыбызны җитәкләп, аның икътисади һәм мәдәни үсешенә санап бетергесез зур өлеш керткән Минсәгыйт Шакировны искә алып үтми булмый. Менә шундыйлар алар—Исхак мулла варислары!