Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДРАХМАН СӨНГАТИ — ФОТОРӘСЕМНӘРДӘ

Үткән заманнарда тудырылган, хәзер инде әдәби мираска әверелгән әсәрләрне бүгенге укучы дөрес анлап. алардагы хис-кичерешләр байлыгын үзе дә кичерә алсын өчен нәрсә кирәк сон. дисәк, беренче чиратта, анын кулында әсәрнен төзек, фәнни нигездә әзерләнгән тексты булуын әйтербез. Әмма матур әдәбиятны ихлас яратучы кеше еш кына бу әсәрләрнен иҗатчылары турында да белергә тели. Кайларда туып, кай заманнарда гомер кичергән ул? Ничек яшәгән, нинди шартларда каурый яисә корыч каләм белән эш иткән? Хәтта әдипләрнең йөз-кыяфәтләрен. килеш-килбәтен, нинди -мода»да киенгән булуларын дә күрәсе килә башлый. Болары да кызыклы бит. алар аша әдип иҗат иткән чорларны, атабабаларыбызнын яшәү рәвешләрен күпмедер дәрәҗәдә күз алдына китерергә була. XIX гасыр уртасына кадәр яшәгән һәм күңелләрендәге уй-хисләрен кәгазьгә төшереп калдыра алган әдипләребезнен жисмәни образ-сурәтен без берничек тә төгәл итеп күз алдына китерә алмыйбыз билгеле Чөнки кеше сурәтен ясап, киләчәк буыннарга тапшырырлык рәссамнарыбыз булмаган әле. фотосу- рәт ясау алымы да бары тик 1840 елларда гына уйлап табыла Гаять кызыклы шагыйрьләребездән Габдерәхим Утыз- Имәниләрне. Габделҗәббар Кандалыйлар- ның йөз-кыяфәтләрен, күз карашларын күзаллау бары тик рәссамнарыбыз фантазиясе аша гына мөмкин. Ни кызганыч, хәтта атаклы энциклопедист галимебез Каюм Насыйринын да фотосу- рете сакланмаган. Югыйсә безнең гасырга чыккач кына. 1902 елда гына фани дөнья белән саубуллашкан ул. Хәтта Тукайлар чорының күренекле язучыларын, шагыйрь - ләрен дә язмыш кызганмаган: китаплары, татар вакытлы матбугаты битләрендә чыккан әсәрләре, азмы-күпме кулъязма мираслары, шөкер, безгә килеп җиткән, ә кайберләренең йөзкыяфәтләре белән танышып булмый. Фундаменталь хезмәтнең—Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге, әдәбият һәм сәнгать институтында тудырылган һәм Татарстан китап нәшриятында чыгарылган күптомлы «Татар әдәбияты тарихының Знче томында XX гасыр башы әдипләренең фотосурәтләре шактый гына бирелгән Әмма бу тупланманы тулыландырасы бар. Мәсәлән, заманының танылган шагыйрьләреннән. Миргазиз Укмасый. Габдрахман Сөнгати. Габдулла Харис. Вакыйф Ү Габдрахман Сөнгати (сулдан беренче) дуслары арасында Жәләлларнын фотосурәтләре анда урын алмаган Тупланманы төзүче, хәтерлим әле. төрлетөрле җирләрдә эзләп карады аларны. әмма табалмады. Безнең көннәргә килеп җитмәгәннәр, дип уйларга туры килә (архивларда, музейларда да күзгә чалынмый). Шулай да. очраклы рәвештә генә булса да. кайчак язучы-әдипләребезнен сурәтләре табылып куя. Әле янарак кына. Балык Бистәсе районынын Кече Укмас авылына Миргазиз Укмасыйнын тууына 110 ел тулу бәйрәменә кайткач, шул мәгълүм булды: анын бердәнбер рәсемен (1914 елда төшкән) туганы Равия апа Шәйдуллина озак еллар үзендә саклап тоткан икән. Әлеге 3 нче томда, әйткәнебезчә. Габдрахман Сөнгатинен дә сурәтен күрмибез. Якташым (райондашым) чыннан да үзеннән сон бер генә рәсемен дә калдырмаган микәнни0 Иҗаты белән шактый якыннан танышкан кеше буларак, мине бу күптәннән борчып торды Туганнарында калгандыр бәлкем0 Ләкин алар да дәшмиләр Хәер аларны гаепләргә дә ярамас Әдәбият тарихчылары үзләре активрак булырга тиештер. Моннан берничә ел элек Кама Тамагы районы газетасында Г.Сөнгати турында кечерәк кенә бер язмам чыккач, шагыйрь туып-үскән Бакырчы авылы кешесе Әбрар Баһаветдинов Г Сөнгатинен бертуган абыйсы Хикмәтулланын кызы Казанда яшәвен хәбәр иткән иде Күптән түгел генә, ниһаять, мина Наилә Хикмәтулла кызы Сөнгатуллинанын үзе белән очрашып сөйләшү мөмкин булды. Билгеле инде, ул Г.Сөнгати тормышына караган кызыклы гына фактларны хәтерендә саклаган Мөһим нәрсә: анын кулында шагыйрьнең өч фоторәсеме дә бар булып чыкты Алар белән танышкач. Наилә апанын рөхсәте белән, икесен әдәбият сөючеләр игътибарына тәкъдим итәргә булдым