Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. ИСХАКЫЙНЫҢ «ӨЙГӘ ТАБА» ПОВЕСТЕ

Татар әдәбиятының совет чорында узган юлына күз салсак, төрле чорларда аерым жанрларның әдәби хәрәкәттә уйнаган роле төрлечә булганын күрербез Бер чорда поэзия алгы планга чыга, әдәби хәрәкәтне шагыйрьләр җитәкли. Икенче бер вакытта бу вазыйфаны проза башкара. Мисал өчен, 20- 30 елларда аның әдәби хәрәкәттәге роле көчәеп китә Татар прозасының үзендә исә бу вакытта повесть аеруча активлык күрсәтә Прозаның характерлы яклары, аның чор белән аваздашлыгы шушы жанрда тулырак чагыла Повесть жанрының төп үзенчәлеген, төп хасиятен билгели торган тотрыклы сыйфаты нидән гыйбарәт соң? Татар прозасы узган зур юлны күздән кичерсәк, чорның актуаль мәсьәләләренә, тормышның кискен үзгәрешләренә иң сизгер жанр повесть булуын күрербез. Заман җилләренә йөз белән торып, шул чорның сулышын иң башлап тойган, тормыштагы яңалыкларны иң элек күреп алган жанрларның берсе ул. Бу жанр тормышта җанлану барлыкка килгәндә, ниндидер үзгәрешләр, борылышлар барганда активлаша Заманның ихтыяҗларына тизрәк мөрәҗәгать итеп, повесть шул заманның актуаль формасына әверелә Шулай итеп, повесть татар әдәбиятының иң сугышчан һәм иң оператив жанры булып чыга XX гасыр татар классик әдәбиятының күренекле вәкиле Гаяз Исхакыйның роман, повесть һәм хикәяләре татар прозасы тарихында зур бер өлеш тәшкил итә Аның инләп алгысыз зур иҗатында нинди жанрлар өстенлек алуына игътибар итсәк. Г Исхакыйның үзен аеруча борчыган мәсьәләләрне күтәрү өчен повесть жанрын кулайрак тапкан дип уйларга нигез бар Әдипнең повесть жанрына еш мөрәҗәгать итүен исә бу жанрның алда санап кителгән үзенчәлекләре белән, ягъни чорның мөһим мәсьәләләренә, тормыштагы кискен үзгәрешләргә иң сизгер жанр булуы белән бәйләп карарга була Шушы сыйфатлары белән повесть жанры Г Исхакыйны эмиграциядә вакытында да җәлеп итә «Өйгә таба» (Исхакый Мөхәммәдгаяз Өйгә таба: Хикәя—Берлин, 1938,-88 б.) әсәрен язарга алынган Г Исхакый күп еллар дәвамында үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрергә була Бу әсәрдә язучы бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып уза торган гомум мәсьәләнең—үзенең иманы булган, көрәш кредосына әйләнгән милли азатлык, милләт язмышы мәсьәләләренең мөһим дип санаган аспектларын карарга алына Әсәрдә төрки халыкларның бердәмлеге мәсьәләсе күтәрелә Г Исхакый эмиграциядә йөргәндә, төрле төрки халыклар белән аралашып, бу бердәмлекнең никадәр кирәк булуын тагын да киңрәк һәм тирәнрәк аңлаган. Кардәш, тугандаш халыкларның үзара ярдәмләшеп, дус, бердәм булып, уртак омтылышлар белән яшәргә тиешлеген Г Исхакый бездәге язучыларга караганда ачыграк күзаллый алган, һәм. әйтергә кирәк, моның өчен эмиграциядә аның мөмкинлекләре дә күбрәк булган. Совет заманында миллилеккә карата шикләнү, миллилекне милләтчелек белән бутау булды. «Төрки халыклар берләшсә, аларның бик зур «куркыныч» көчкә әверелүе ихтимал иде, шуңа күрә совет заманында бу идеяне ничек тә булса басарга тырыштылар Совет хөкүмәте бу милли бердәмлеккә каршы төрле акцияләр оештырып торды. Шуларның берсен генә әйтеп үтик Казанда махсус татар бригадасы төзеп Урта Азия халыкларының милли азатлык хәрәкәтен бастырырга җибәрәләр. Табигый ки, бу акция тугандаш халыклар арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә тәэсир итә, Урта Азия халыкларында татарларга карата тискәре караш формалашуга сәбәп була Шулай итеп. Мәскәү татарлар кулы белән үз Т сәясәтен тормышка ашыра Бу сәясәтнен төп максаты төрки халыклармын берләшүенә юл кунмау иде Бездә шундый сәясәт алып барылганда Гаяз Исхакый әлеге сәясәтне фаш иткән кебек «Өйгә таба» әсәрен яза Повесть нәкь гражданнар сугышы чорында язылуы белән дә шул заман өчен бик актуаль булып чыга •Өйгә таба» повесте Берлинда 1922 елда языла һәм. шул ук Берлинда «Милли юл» нәшрияты оешкач. 1938 елның августында басылып чыга. Бу китапнын байтак еллар Казанда, республикабыз җитәкчеләре сейфында ятканлыгы мәгълүм. Аны озак еллар өйрәнгәннәр тикшергәннәр 1987 елда, инде руслар бик күп эмигрант язучыларынын әсәрләрен укучыларга кайтаргач та. әдипмен үзен һәм анын «Өйгә таба» повестен «фаш итеп» язылган «На свалке истории» исемендәге мәкалә чыга (Абдуллин М На свалке истории—Слово агитатора — 1987 —№ 13 — С 20-24 ) Эмма бу повесть, имеш-мимешләрдә әйтелгәнчә, туган илне сагынуга корылган әсәр дә түгел, әлеге мәкаләдән аңлашылганча эмигрантлар арасында контрреволюцион идеяләр тарату өчен язылган әйбер дә түгел икән Г Исхакый бу әсәрен эмиграциягә киткәнче үк язарга планлаштырган булган •Өйгә таба» повесте Г Исхакыйнын күп еллык уйланулары нәтиҗәсендә туган әдәби бер җимеше итеп саналырга хаклы Әсәрдә матур әдәбият, публицистика һәм сәясәт тыгыз рәвештә кушылып китә. Алынган тема бик кин. сурәтләнгән объект зур масштаблы Вакыйга беренче бөтендөнья сугышы чорында Кавказда. Россия-Төркия чикләре тирәсендә бара «Россия бу вакытта гадел булмаган сугышлар алып бара Үзе Англиянең казнасын баету өчен берсеинән-берсе мәгънәсез югалтулар кичерә Мәгълүм булганча, бу вакытта большевиклар да рус армиясенең җинелүен тели Чөнки бу революцияне якынайтачак Монда Г Исхакый гәүдәләндергән ситуацияләр логик эзлекле һәм мораль яктан да аклана Әсәр үзенең колачы, дәһшәтле вакыйгалары белән М Булгаковның «Бег» романын хәтерләтә Аерма шунда Булгаковта— акгвардияче генералларның чит илгә качуы Исхакында—милли азатлык хәрәкәтенен бер төре» (Мәхмүтов һәнүз. Гайнанова Лена Зарыгып киткән мирас— Исхакый Гаяз Зиндан. Сайланма проза һәм сәхнә асарләре — Казан Татар кит нәшр , 1991 — 657 б) Повестьта төрки халыклар бердәмлеге идеясе төп геройның каршылыклы ун- тойгыларын һәм фикер көрәшен, аның күзе ачылу, рухи өлгерү процессын тасвирлау аша гәүдәләндерелә Әсәрнең үзәк герое—утыз елга якын патша армиясенә хезмәт иткән күпме сугышларда катнашып, зур батырлыклар күрсәткән татар полковнигы Тимергалиев Россиянен төрле халыкларыннан тупланган аның гаскәре инглиз гаскәрләре белән берлектә Төркигә басып кереп. Ая-Суфняга тәре тагарга тиеш Бу һөҗүмгә Тимергалиев гаскәрен бик ныклап әзерли Бөтен атларны аерым-аерым күздән кичерә, бөтен коралын үзе тикшерә, барлык мәгълүматны үзенә туплый, һәрбер төрек әсиреннән үзе сорау ала. аңардан тапкан һәрбер кәгазьне үзе җентекләп карый Автор полковникның бу кадәр тырышлык белән хәзерләнүенең сәбәбен болай аңлата «Шул тарихи эшне эшләүдә дөнья сугышында, инглиз сугыш сафы берлә рус сугыш сафының берләшүенә сәбәп булса, ул бит бик зур хезмәт иткән булачак, аның бит тарихка исеме керәчәк, ул бит каһарман булачак Дәрәҗә дә үсәчәк, ул генераллык (патшалык) дәрәҗәсенә менәчәк Генерал Тимергали булачак' » Бу юллардан полковник Тимергалиев безнең алга дан. шөһрәт яратучы, дәрәҗә артыннан куучы кеше буларак килеп баса Ләкин автор алга таба. Тимергалневнең эчке дөньясында туган каршылыклы уикичерешләрен сурәтләп, моның киресен раслый Г Исхакый үзәк геройны уйланырга мәҗбүр иткән, анын карашлары үзгәрүгә тәэсир ясаган факторларны күрсәтә. Мәчетнең яртылай өзелеп төшкән манарасы да. анын артындагы җимерек, ватык төрек йортлары да полковникка анын кылган эшләрен искәртеп аны шелтәләгән кебек тоела Ул шуларга карап унга чума «Бәлки бу манара, йөзләрчә еллар монлы азан тавышын тирә-юньгә тараткан манара минем әмерем берлә атылган, туп берлә киселгәндер, бәлки бу михраб, ничә йөз еллар кешеләргә күңел тынычлыгы, җан рәхәте биргән михраб минем гаскәремнең көче берлә җимерелгәндер. 6v өйләр 6v йортлар эчләрендәге гаилә учаклары минем гаскәрем тарафыннан сүндерелгәндер Шул йөзләр меңнәр гөнаһсыз хатыннар, балалар минем тарафымнан үтерелгәндер » Менә шул уйлар Тимергалиевкә тынгы бирми, аны газаплый башлыйлар Кем өчен ул үз мөселманнарының, дин кардәшләренең канын коярга тиеш* Кайсы яктан гына алсанда, үзеннән түбән торган әмма күптән югары дәрәҗәләр алган патша генераллары аннан файдаланып, тагын да күтәрелсеннәр өченме? Тимергалиевтә. гүя. ике «мин» көрәшә башлый Берсе анын—үз хезмәтен төгәл башкаручы, сугышта каһарманлыкларга әзер булган, хәрби антына тугрылыклы кырыс житәкче Икенчесе—бу сугышта чын дошманының кем икәнлеген ачыкларга, дөрес юлны табарга омтылучы шәхес Кызы Сөембикәнең шәфкать туташлары курсына керүен әйтеп язган хатына жавап язарга утыргач та. ата күңелендә шул көрәшнең дәвам итүен күрсәтә автор Әмма бу сугышта әле генә бер улын югалткан, бердәнбер кызының да һәлак булуыннан курыккан атаны кәгазь почмагындагы штаб мөһере сугышта үлүләрне, каһарманлыкларны мактаучы «полковник Тимергалиев»кә үзгәртә. Ләкин, ничек кенә булмасын, аның татарча үзенең кызына шул сугышны бик шәп иттереп язарга теле бармый. Г Исхакый Тимергалиевнең акрынлап күзе ачылуын, милли аңы уяну процессын җыр. музыка, театр сөюче милләттәшләре даирәсендә, төрле ситуацияләрдә сурәтли Повестька адвокат Арыслан гаиләсенең килеп керүе дә очраклы түгел. Бу гаилә белән танышу полковникка үткән гомерен, хатынын, балаларын, элеккеге тыныч тормышын хәтерләтә Арыслан әфәнденең кызлары Фәридә белән Зәйнәп башкарган «Ашказар», «Тәфтиләү» көйләре аны яшь вакытларына алып кайта. Ә «Аксак Тимер маршы» үзенең куәте, көче белән Тимергалинең күңелен астын-өскә китерә. Ул аны тагын полковник итә. тагын атлы гаскәрнең башлыгы итә Аксак Тимернең бөтен тарихын аның белән бергә үткән кебек була, шул зур хәрәкәтенең максатын аңларга тырыша Аның башына төрле уйлар килә каһарман Тимер Идел буена барып Алтын Урданы жимермәгән булса, бәлки ул төрле төрек кабиләсеннән жыелган атлы гаскәр белән, ике башлы кара кош байрагы астында икенче төрекләргә каршы сугышмаган булыр иде Бу музыка, газетадан Арысланның улы Ибраһим укыган мәкалә. Фәридә белән Ибраһимның милләт турындагы бәхәсләре, карашлары—болар барысы да Тимергалине уйланырга мәжбүр итә. аның күңелендә икеләнү рәвешендә яшәгән фикерләрне ныгыта Сугышта ятим калган балалар файдасына бирелгән кичәдә дә автор Тимергалиевнең сәхнәдән әйтелгән һәрбер сүзне үзенә атап әйтелгәндәй кабул итүен тасвирлый «Үзем сон кем? ! Мин соң үзем дә, Кавказда урыс куәтен ныгытыр өчен төрек канын төрек баласының каны берлә юа торган кеше түгелме?! Мин сон ике төрек кабиләсе арасында берлекне кисәр өчен. Фәрат казаклыгы ясар өчен юл ачарга бушлык хәзерләүче түгелме?!» Бу сораулар аның күңелен газаплый. Тәнәфестә Тимергалиев янына берничә кеше үзенең хәсрәте белән аннан ярдәм сорап килә Полковник һәрберсенә кулыннан килгән кадәр ярдәм итәчәгенә ышандыра Автор әсәрдә бу сугышның бар кешегә дә кагылуын, һәрбер кешегә нинди дә булса кайгы-хәсрәт алып килүен күрсәткән. Алга таба Г Исхакый. штаб ресторанында булган мәхшәрне сурәтләп. Тимергалиевтә рус гаскәренә карата жирәнү. үзенең шулар арасында булуына хурлану хисе тууны күрсәтергә теләгән Штабка киңәш мәжлесенә җыелгач инглиз полковнигының сумкасыннан әллә никадәр тукыма үрнәкләре чыгарып, шуларның номерларын, хисапларын язып утыруы Тимергалиевне бөтенләй аптырашта калдыра «Менә шулар өчен сугышамыз. күрәсең Менә мин шуның мал-товарының юлы уңайлансын өчен, күрәсең, төрек каны түгәм»,—дип. ул үзенең күңелен борчыган фикернең дөреслегенә тагын бер кат инана. Автор Төркияне бүлү турында карар кабул ителгән шушы мәҗлестә Тимергалиевнең үзен-үзе ят кеше итеп хис итүен, үзенең кем икәнлеген, үзенең нигә хезмәт иткәнлеген беренче мәртәбә ап-ачык итеп күрүен тасвирлый Үзенең моңа кадәр булган тормышына нокта куеп. яңа. бөтенләй башка юл белән барырга тиешлегенә төшенү Тимергалиевнең күңеленә ниндидер бер җиңеллек, сафлык алып килә Бөтен гаскәре белән, бөтен яшерен планнар белән төркия ягына чыкса гына Төркияне һәлакәттән, үзен дә. халкын да мәсхәрәлектән, руслашып бетүдән саклый алачагын аңлый Тимергалиев. Моннан соң автор геройның теләген тормышка ашыру өчен жиң сызганып эшкә керешүен тасвирлый. Ул төрекләр хакында яшерен мәгълүматлар тупланган китапны кулга төшерә, һөжүм планы, һөҗүм нокталары турында, гаскәрнең күпме җыелуы хакында иң серле мәгълүматларны туплый Алга таба без полковникның егерме сигез ел буе рус гаскәрендә тупланган бөтен мәгълүматын төрекләргә җиткерүне бу төрек- рус тартышында үзенең милли бурычы дип санавын һәм монынчы «рус балтасына анламаенча сап булуын төрекләр алдында шундый бер хезмәт берлә генә юарга мөмкин» дип ышануын һәм. шуңа күрә бөтен тәҗрибәсен, бөтен үзсүзлелеген җыеп фронт картасын бик тәфсилләп, гади төрек офицеры аңларлык дәрәҗәдә итеп сызуын күрәбез. Шунда ук автор бу эшне башкарып чыгу өчен бер полковникның гына тырышлыгы җитмәвен искәртә Автор белән геройны бер сорау борчый местәкынль төркине бетерергә, үз кардәшләрен— төрек милләтен рус итеге астына салып таптарга җыенуларына гаскәриләрнең дә вөҗданнары газапланамы^ Алар Тимергалиев күрсәткән юлдан барырга әзерме? Автор полковникнын берничә татар офицеры, хәрби мулла белән әңгәмәләре аша аларнын бу сугышка нинди карашта булуларын, милли аннары ни дәрәҗәдә үсүен күрсәтә Геройлар белән якыннанрак танышкач. Казан мөгаллимнәреннән булган Ибраһим исемле офицерның, мәсәлән, бу сугышка җаны-тәне белән каршы икәнлеге, үзенең төрекләрне бетерүчеләр арасында булуына бик газаплануы ачыклана Ләкин ул моннан котылу юлын таба алмый икән һәм бераздан полковникка «Мина юл күрсәт!»—дип мөрәҗәгать итә Капитан Фәхрелисламов исә ике кардәш сугышыннан качып калу өчен, вөҗданын •шул зур гөнаһтан саклау өчен авыруга сабышып доктордан кәгазьләр юнәтә һәм полковниктан китәргә рөхсәт сорый Mv-a да төрекләргә каршы һөҗүм итүне «гафу ителмәслек зур бер гөнаһ», «милли хыянәт» дип атаса да, башта бу эштән гаскәрне читтә калдыру яки авыруга сабышып хезмәттән азат ителү юлы белән генә котылырга мөмкин дип уйлый Алар барысы да кардәш халыкның канын коярга җибәрелгән булуларын аңлыйлар Ләкин шуны булдырмас өчен нишләргә? Бу һәлакәтне ничек туктатырга'■* Шул сорауларны хәл итәр өчен аларнын юл күрсәтүчегә, әйдәп баручыга мохтаҗ икәнлекләре күренә Үзәк геройның сугышка карашы үзгәрүдә Фәридә зур гына роль уйный Милли җанлы бу кыз полковникның үзеннән башка беркем дә белмәгән яшерен планнарын башта ук күңеленең кайсыдыр җире белән сизенеп, бернинди үгетләүләргә карамыйча фронтка китә Ул гаскәриләр белән аралашып яшерен комитет төзи, бүлекнең милли командиры итеп сайлана Төркияне һәлакәттән коткару өчен сугышта үзен корбан итәргә дә әзер булган батыр йөрәкле бу кыз полковникта да. укучы күңелендә дә соклану уята Г Исхакый алда искә алынган факторлар йогынтысында Тимергалиевнен бу сугышта үзенең кем икәнлеген аңлап, үз юлын табып, кул астындагы сигеэ-тугыз менлек төрек-татар гаскәрен дә дөрес юлга алып чыга алырлык кеше булып үзгәрүен күрсәтә «Менә мин дә егерме сигез ел гаскәр хезмәте иттем, милләтем аеры булса да, ватан бер дип хезмәт иттем Хәзер менә күрдем бөтен хезмәтләр руска гына икән, руслык өчен генә икән Минем халкымны, минем милләтемне изәр, хур итәр, кол итәр өчен икән Хәзер менә без актык төрек илен мәсхәрә итәр өчен корал ителәмез Мин хәзер аңладым, бик күп уйлардан соң мин милли балигъ булдым»,—дигән юллар аша автор Тимергалиевнен ничек итеп «төреккә каршы җыелган йодрыкны русның үз башына иңдерергә» дигән карарга килүен аңлата Үзенең тугры юлда булуына инану полковникка башкаларны да шуңа ышандырырга, аларнын күңелләренә ут, йөрәкләренә дәрт салырга ярдәм итә Шулай итеп, полковник Тимергалиев, үзе башлап Төркиягә басып керәсе урынга, армиясе белән теге якка чыгып китә Гомумкешелек идеаллары яктылыгыннан караганда— бу иң дөрес адым Төрекләр вакыйгаларның мондый борылышын гаҗәпләнеп һәм шатланып каршы алалар, бу акцияне татарларнын үз кардәшләренә ярдәме рәвешендә кабул итәләр Алар гаскәрне русларга хезмәт итүдән котылып, ана йортка ирешүләре белән котлыйлар Монда Төркия «ана йорт» итеп карала Повестьның «Өнгә таба» дип аталуында да шул күздә тотылган булса кирәк. Г Исхакый ерак тарихлардан чыгып фикер йөртә һәм төрки халыклар һәрвакыт бердәм булырга тиеш дигән идеяне үткәрә Әсәр вакыйгаларның тышкы гәүдәләнешеннән бигрәк милли үзанның көчәюе, төрки халыкларның бердәмлеге идеясен геройларның дөньяга карашлары, уй-кичерешләре аша бай психологик тасвирлаулар ярдәмендә чагылдыруы белән әһәмиятле Повесть төп герой Тимергалиевнен милли уяну, рухи өлгерү процессының җыр. музыка сөюче милләттәшләре даирәсендә гаять нечкә итеп бирелүе белән дә игътибарны яулый Әсәрнең теле дә кызыклы Г Исхакый вакыйгаларны тәфсилләп, нечкәләп халыкта кулланыла торган төшенчәләр, әйтемнәр кертеп сурәтли Образлы фикер тудыруда язучы бик күп төрле тел чараларыннан файдалана Чагыштыру, сынландырулар бу әсәрдә фикер тирәнлеге белән, аеруча ачык төсләр белән аерылып тора •Айның нурына коенган мәчетнең туп берлә тишелгән михраб урыны сукыр кешенең күзе кебек полковникка карады Аның яртылай өзелеп төшкән манарасы, кулы киселгән кешенең кулсыз җиңе кебек селкенә, саллана кебек, монар йодрык күрсәтә кебек булды Аның артындагы җимерек, ватык төрек өйләре, төрек йортлары шул җәрәхәтләреннән егълый. сыкрый кебек тоелды» •Озак көннәр юлда калып, керләнеп беткәннең сонында мунча чабынып чыккан кеше кебек тынычланып китте» Бу җөмләләрдә фикер чагыштыру, сынландыру, метафоралар белән тирәнәйтелә. тәэсир көче арта, бик үтемле булып күңелне уеп ала. Повестьта бигрәк тә чагыштыруларның еш кулланылуы күзгә ташлана Алар арасында безнең колакка таныш булган гади чагыштырулар да. төрле-төрле сүзләр бәйләнешеннән туган бөтенләй көтелмәгәннәре дә бар Мәсәлән «хәтфә кебек йомшак тавышының каймак кебек ягымлы агышы», «шылтыршылтыр су агуы кебек бер моңлы тавыш». «Коръән тынлаган кебек тыңлады», «шәраблар ягъмур кебек яуды», «әтәч кебек пөхтә, әтәч кебек җанлы француз», «биләүсәдәге бала кебек хис итә» һ. б. Төрки халыкларны тәсбихтагы аерым-аерым төймәләр белән чагыштырып, автор бик матур, образлы сурәт тудырган. Гомумән. Г Исхакыйның прозасы барлык тел чараларын уңышлы куллану аркасында еш кына поэзия югарылыгына күтәрелә •Өйгә таба» повестенда күтәрелгән проблемаларга аваздаш фикерләрне Г Исхакыйның күп кенә мәкаләләрендә дә очратырга була Әдип үзенең мәкаләләрендә дә Россиядә күптәннән килә торган халыкларны ызгыштырып яшәү сәясәтен фаш итә, төрки халыкларның бердәмлеге идеясен күтәрә. Мәсәлән, «Сәясәт галәмендә» (Исхакый Г Сәясәт галәмендә—Ил —1917 —№№ 30-33 ) дип аталган тарихи-публицистик очеркында Г Исхакый бу мәсьәләгә ерактан килә Англиянең колонияләр яулап алып, ничек башка илләр хисабына баеп яшәве. Германия халыкара мәйданга чыгып, ничек ике блок барлыкка килүе, бер якта Англия. Франция, икенче якта Германия. Италия. Төркия һ. б илләр торган хәлдә, ничек беренче бөтендөнья сугышы башлану һәм сугышның барышы турында тәфсилләп сөйли, икенче блокның төркияне басып алып бүләргә тырышуына аеруча җентекле туктала. Г Исхакый мондый гаделсез сугышларда Россиянең һәрвакыт оттыра барганлыгын, теләсә кайсы ноктага куп санлы гаскәр куеп, тере ит склады ролен үтәгәнлеген аңлатып бирә Инглизләр котыруы белән бу сугышның дәвам иттерелүен урынсыз, файдасыз дип саный. Мәскәүдә Беренче Бөтенроссия мөселман съездында төп доклад буларак укылган •Безнең юлыбыз» (Исхакый Г Безнең юлыбыз —Мәскәү. 1917. Шул ук Мирас —1992 — № 7-27-34 бб Текстны Диләра Абдуллина әзерләде ) дип исемләнгән икенче бер тарихи- публицистик язмасында Г Исхакый Россия мөселманнарын үзәккә куеп фикер йөртә Аларның моңа кадәр ничек яшәве, хәзер кая таба юл тотарга тиешлеге турында сөйли, аларнын бер платформа тирәсендә берләшергә тиешлеген күрсәтә Аныңча, бу платформаның нигезен үз җиреңә, үз табигый байлыкларыңа, үзеңә-үзең хуҗа булып ирекле яшәү, әдәбият-сәнгать. культура мәсьәләләрендә дә мөстәкыйльлек тәшкил итә. Бу язмада «Өйгә таба» повестенда күтәрелгән проблемаларга аваздаш фикерләр күп. Монда да Г Исхакый мөселман халыкларын төрлегә бүлеп «Русия мөселманнарының дини берлегенең тамырына чаба торган рус балтасының сабы» булмас өчен, «бер милләт угылларын «аръяк малае, бире як малае» дигән төркемнәргә бүлеп, кара-каршы куеп сугыштыруны сәяси балалык икәнен* аңлап берләшергә, бер-берсе белән ярдәмләшеп тату яшәргә чакыра •Финляндиядә» (Исхакый Г Финляндиядә—Яңа милли юл —1937 —М 4 (109) — 1-6 бб.) дигән мәкаләсендә исә Г Исхакый милләтләр ирекле, бәйсез яшәргә тиеш дигән фикерне үткәреп, финнарның ирек алуга ничек ирешүләрен тасвирлый Башка халыкларны финнарның милли хокукларын, дәүләтләрен саклый белүләреннән тәҗрибә алырга өнди. Бөек әдип, нәрсә хакында гына язмасын, аның фикере үз халкының, төркиләрнең язмышы, азатлык өчен көрәше белән бәйле. Кардәш, тугандаш халыкларның һәрвакыт уртак омтылышлар, бердәм теләкләр белән яшәргә тиешлеген чагылдыру ягыннан Г Исхакыйның «Өйгә таба» повесте бүгенге көнгә дә аваздаш Бүген дә төрки халыклар яшәсен өчен аларның бердәмлеге, теләктәшлеге кирәк икәнлеге күренә.