Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЭЗЛӘП ТАПТЫМ моңның АЛТЫН ТАМЫРЫН МИН...

ЭЗЛӘП ТАПТЫМ моңның АЛТЫН ТАМЫРЫН МИН... Чыдамлык Җанга газиз үз илемнең Япа-ялгыз үгие мин; Әйтерсең лә. Иделемнең Ярга каккан күбеге мнн. Төштем шундый дәрәҗәгә: Җил дә чиртми тәрәзәгә. Тик шом-шәүлә пәрдәләргә Күбәләктәй бәргәләнә. Шулай уза кич-иртәләр, Курай суза чикерткәләр; Кем йоклатыр, кем уятыр. Кем юатыр, кем иркәләр?.. Туган-үскән үз җиремнең Ташка үскән кыр голе мнн. Башым ташка орыр идем, Ташның таулар күңеле, дим. Баш чыдар да... таш чыдамас,— Тау да елар,—таш елагач. ... Кеше хәлен таш сорамас. Чыдыйм инде, бер чыдагач!.. Мәңгелек моң Тәрәз каршысында тора ана: Юк барасы һәм юк кайтасы... Еракларга каран ул моңлана. Кыен аңа—ялгыз карт башы: Рифкать Закиров «Бүген җомга—а—а. Иртәгә шимбә—ә—ә, Берсекөнгә— ә—ә... улым кайтмасмы?* Башы да юк җырның, ахыры да... Моң дигәндә бармы чамасы?!— Торсаң аны тыңлап... эттәй елап. Килә ерак чыгып чабасы!.. «Бүген җомга—а—а. Иртәгә шимбә—ә—ә, Берсекөнгә— ә—ә... улым кайтмасмы?» Моңланырга шушы җыр барында Кирәк түгел аңа башкасы; Сулык-сулык кабатлый ул шуны Иртә таңнан—кояш батканчы: «Бүген җомга—а—а, Иртәгә шимбә—ә—ә, Берсекөнгә— ә—ә... улым кайтмасмы?» Көннәр санап, гел тәрәзгә карап. Булмаганга бүтән чарасы, Төсе уңган пыяладай булган Күзләренең җете карасы... «Бүген җомга—а- а. Иртәгә шимбә—ә—ә. Берсекөнгә— ә—ә... улым кайтмасмы?» Ут йотса да. канлы яшь койса да, Йомылмый шул йөрәк ярасы: Нигә кайтмый, нигә бер хат язмый Аның гына йөрәк парәсе?! «Бүген җомга—а—а. Иртәгә шимбә—ә—ә. Берсекөнгә— ә—ә... улым кайтмасмы?» Кем гаепле моңа: әллә заман. Әллә инде язмыш хатасы... Улын көтеп ана һаман-һаман, Булды тәмам урын хастасы. «Бүген җомга—а—а. Иртәгә шимбә—ә—ә. Берсекөнгә—ә—ә... улым кайтмасмы?» Хаста ана тәрәзәгә бага, Җаны барда килми ятасы... Җилме кага, әллә болай гына Шыгырдыймы тәрәз капкачы? «Бүген җомга—а—а. Иртәгә шимбә—ә—ә... ЭЗЛӘП ТАПТЫМ МОҢНЫҢ АЛТЫН ТАМЫРЫН МИН Берсекөнгә—ә—ә... улым кайтмасмы?» Телдә бер җыр... Яну-әрнүләрнең Тан атуга туа янасы; Көн дә шулай сүнәр-сүнәр уттай Тагын күпме пыскып янасы?! * Бүген җомга—а—а. Иртәгә шимбә—ә—ә. Берсекөнгә ә—ә... улым кайтмасмы?» ... Бер җомгада ннде ачылмады Тәрзәләрнен пәрдә-япмасы. Моң тынмады әмма, моң чыңлады Кояш баеп, таңнар атканчы: 4Бүген җомга—а- а. Иртәгә шнмбә—ә—ә. Берсекөнгә—ә—ә... улым кайтмасмы? Бар иде дә Кеше... юкка чыкты *Ә» ДИ1ӘНЧС, керфек какканчы. . Э бу җыр-моң йөрер: кайчан да бер Яшь булып таш эреп акканчы!.. 4Бүген җомга—а—а. Иртәгә шимбә—ә—ә. Берсекөнгә—ә—ә... улым кайтмасмы?.. ... fteiepen кенә—ә—ә улым кайтмасмы...» Яшәгәндә Кеше булып... Бәхет эзләп гомер ялларымда Төшсәм дә мин күмер балларына. Күпне күргән газиз башларыма Ташлар гына яуды, ташлар гына. Нык ышанып уңыш яулавыма. Карамыйча тормыш алдавына Үр менгәндә, ялмыш алларыма Таулар гына өйде, таулар 1ына. Күпме яшәсә дә кеше туып. Узмышы юк ялган язмышыннан: Яшәр, үләр өчен Кеше булып. Мин күргәннәр һаман аздыр сыман.. Сүзсез дога Кагынамы үрдә ут. Чагыламы дәрья-су, Тора җнр-күк тирбәлеп,— Рәшәме, нәрсә бу? У-һу, Аллаһу я-һу... Карап торсаң, яман бу, Миңа читен, ямансу... Нинди төтен, томан бу?— Кыямәт көн сыман бу... У-һу, Аллаһу я-һу... Булганны да югалту. Болгату да болгату. Сүз куерту, күз буу Белән тулган дөнья бу! У-һу. Аллаһу я-һу... Илем өчен оялу. Телем өчен хурлану. Шомлану да гел яну— Азмы әллә миңа бу?! У-һу. Аллаһу я-һу... Тик яхшыга тартылу. Гел яктыга омтылу— Үземдәге иман бу; Телемдәге догам бу: У-һу. Аллаһу я-һу... Тирән эзләр Кышкы зират. Елап туйган Ак каеннар уйга чумган. Карда аяк. таяк эзе— Калган ялгыз юлаучыдан. Зәмһәрирдәй кышкы көндә Кемдер килгән аксап монда: Зәңгәрсу эз—сагыну төсе. Гамь билгесе—ап-ак юлда. Карлар, ташлар уелып калган: Кайнар яшьләр коелып барган... Соңгы җыр Җәйрәгәндә күктә канатсызлар. Яшәгәндә җирдә җансызлар: Соңгы очышкача канат сызлар. Соңгы сулышкача җан сызлар!.. Сайрар идем кош булып... (Җыр) Ташыр идем су булып ла. Ярдан-ярга сугылып: Йә кирегә, яки үргә Агып булса ургылып. эалап ТАПТЫМ моңның АЛТЫН ТАМЫРЫН МИН Очар идем кош булып ла. Былбыллар!а кушылып: Озатучы, каршылаучы Булса әгәр кул сузып. Шаулар идем су булып ла. Сайрар идем кош булып: Бәхет кошым иңгә кунып Сайрап торса очынып!.. Бу—ни бу?.. Нефть мае тулып сулар ага, Туасы ла килми бу лоньяга... Г. Афзал. Туасы да килми бу дөньяга. Торасы да килми: Түнеп каткан башны кыйблага Борысы да килми. Чыгасы да юлга, барасы да. Кайтасы да килми. Чумасы да суга, батасы да. Калкасы да килми. Керәсе дә утка, янасы да. Сүнәсе дә килми; Яна-сүнә пыскып ятасы да, Үрләсе дә килми. Укыйсы да килми, язасы да— Сызасы да килми: Яза-сыза кәгазь буясы да. Бозасы да килми. Бөркет сыман канат ка!асы да. Очасы да килми. Бер кысылган күзне ачасы да, Йомасы да килми. «Бу—ни бу?►—дип. башны ватасы да. Уйласы да килми; ♦ Милләт—мәрттә бит! ►—дип әйтәсе дә. Ымласы да килми... Шаһ һәм шагыйрь 1 Туганда ук тумасаң да снн шаһ булып. Бер ал таңда чыктың калкып, кояш булып. Мин тусам да тулган айга охшаш булып. Баш очымда—гомер буе тоташ болыт... ... Идел-йортта бер үк елда туып үстек. Бер үк чишмә, бер үк елга суын эчтек; Күңелебездә булмаса да хөсет-үчлек. Җир йөзендә этлек барын тоеп үстек. «Олы «күл»дә су чәчрәтеп уйнадык без. Су буйларын ямансулап буйладык без. Күп уйладык, һаман уйлап туймадык без, Соңра чыктык ерак юлга җыйналып без. Ходай кушкан икән сиңа шаһ булырга, Яшьлек хыялларын чынга ашырырга. Миңа язган: авырырга, кайгырырга. Ахырында шагыйрь булып, аһ opbipia... Ара ерак инде—җитми күз карашы,— Әйтерсең лә нәкъ җир белән күк арасы. Син халыкның бүген гүя—күз карасы: Ераккарак, «түбәнгәрәк» бер карачы?! Тик бер түгел, карасаң да син мең кабат. Бетермәссең һәммәсен дә күреп-санап: Бер җанымда ничә яра тора канап— Кемгә хаҗәт минем иҗат, минем газап?.. Булмасам да шагыйрьләрнең шагыйре мин. Булып шулай фәкыйрьләрнең фәкыйре мин: Эзләп тапсам моңның алтын тамырын мин. Үз халкымның улы булып танылырмын. Син бөек шаһ! Синнән биек—кояш кына... Аны да еш болыт каплый чыккач кына; Көн суына, нурлар сүнә юаш кына. Җылынырга мин кулымны сузгач кына. Сорыкорттай вәзирләрең, казыйларың Катлы-калын шул болыттай каплый барын. Күрсәң дә. бик соң күрәсең кайберләрен. Әйтик, шагыйрьләрнең бары каберләрен... Иртә үлгән шагыйрьләрнең баш очында Елыйсыңмы,— анысы синең намусыңда. Булсак та без тигез Раббым каршысында. Бу хакта мин яза алмыйм барысын да... Әмма тиеш мыегыңа син чорнарга: Күчә-күчә җырданҗырга һәм чорларга Барсын, дисәң, даным ерак гасырларга, Якты чырай күрсәт бүген шагыйрьләргә. Бүген алар сине зурлап гимн язар: Яңабаштан туар дастан вә кыйссалар. Шигърияттән өстен тагын ни-нәрсә бар,— Ансыз... кояш-айсыз. шаһым, бу дөньялар