Логотип Казан Утлары
Публицистика

Елмаер алдыннан җитди сүз

 Гомер буе кузәтеп яши торгач, нәтиҗә ясадым бер-берсен яратып, эчкерсез итеп көлә белуче дуслар—иң бәхетле, иң сәламәт затлар. Шуңадыр, купме ятимлекләр, ачлыклар ку pen уссәм дә, физик һәм рухи кыйналуларны бихисап татысам да, хастаханәләр юлында йөргәнем, дару капканым юк. Миннән көлә-көлә, уземне дә көлдерә-көлдерә яшәуче замандашларыма рәхмәт! Көлу мине ялкында янмас, суда батмас итте. Кайгылар килсә, мин аларны, көлә-көлә. узем утәчәк упкыннар аша купер итеп салдым. Сезнең алда—танылган, милләтнең тормышын матурлауга зур өлеш керткән шәхесләр турында -документаль’ мәзәкләр. Үзем турында колактанколакка йөргәннәрен дә җыеп, шушы капчыкка тутырдым. Нишлисең бит, барысы да булган хәлләр. Булган сыйлар уртада торсынАвтор Торна бәласе Моннан берничә ел элек, урып-җыю кызган көннәрдә, җырчы һәм Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар өлкән мөхәррире Рафаэль Ильясов концерт программасы төзеп утыра. Шулвакыт бер колхоздан шылтыраталар, 11 бала карап үстергән ир белән хатынга багышлап матур гына җыр башкаруны сорыйлар. Рафаэль шатланып риза була. Ник дисәң, колхозда эшләүче балалары да, шәһәрдә хезмәт итүче ул-кызлары да бар икән боларның. Ерактагы балаларын юксынып, сагынып яши икән ата белән ана. Шуларны истә тотып, Рафаэль Ильясов «Кайтыгыз, торналар» исемле җырны сайлап ала Икенче көнне үк Ильясов кабинетына чандыр гәүдәле, озын торыклы бер агай килеп керә. —Мине хурга калдыручы кеше син икәнсең, энем! Рафаэль аптырап кала. —Син инде, син!.. Әйттеләр миңа... теге унбер балалы ир белән хатынга кичә җыр тапшырган идең бит Шул гаиләнең хуҗасы булам мин —Нигә, әйбәт җыр бит. абый. Халык аны бик еш сорый. Яратып тынлый —Яратадыр да бит. Ә мин ул җырдан соң. валлаһи, дип әйтәм, асылынып үләргә дә риза! Рафаэльнең сүз табудан гаҗиз булып утыруын күргәч, агай өстәп куя: - Безнең-бит кушаматыбыз «Торна», энем. Авылдагы бөтен кеше егылаегыла көлгән ул җырны тыңлаганда! Гарьлегеннән үлгәндер Әле беренче шигырьләре генә басылган япь-яшь Нияз Акмал белән бер өлкән язучы сыраханәгә килеп керсәләр, анда артист Наил Әюпов чираттагы бокалны чөмерә Хәл-әхвәл белешкәч, өлкән әдип артистны янындагы егет белән таныштыра: — Нияз дигән егет бу. Сарманныкы. Киләчәктә көчле шагыйрь булачак. —Сарманныкы булгач, киләчәгенә өмет юк инде,—ди жор телле Наил — Сарманнарның казлары да йөзә белми аларнын Минем әнкәй Сарманнан каз алып кайткан иде. Каз мескен Ыкка керү белән батып үлде —Беләм мин ул казнын ни өчен батып үлгәнен,—дигән бишектән үк төртмә телле Нияз —Сарман тикле Сарманда үскән каз. Мөслим кебек пүчтәк якка эләккәч, гарьлегеннән батып үлгән ул. Нинди бүләк? Сарман үзәгендә әкиятгәгедәй матур, байларча затлы бала табу йорты салганнар Сабан туенда тантаналы чыгыш ясаганда хакимият башлыгы Әнвәр әфәнде Залаков әлеге яңалыкны дә искә алып үтә һәм болай дип өсти —Сарманыбыз да. киләсе елларда булачак сабан туйларыбыз да сабыйлар авазы белән күркәмләнсен! Ә бу йортта беренче булып бала тапкан хатынны затлы бүләк көтә. Сабан туена кайткан язучы Нияз Акмал да шунда икән Икәүдән-икәү сөйләшерлек форсат туган бер минутта ул Залаковтан сорап куя —Беренче булып бала табучыга «Ока» машинасы бирәсездер инде'1 —Эх, Нияз туган,—ди хакимият башлыгы —«Ока» машинасы бирсәләр, мин үзем бала табар идем әле! Юмартлык Элек Казанда юмористик хикәяләре белән танылган Вахит Монасыйпов яши иде (хәзер Әчтерханда) Көннәрдән бер көнне төнгә кадәр утыра бу ресторанда, ниһаять, акчасы да ике тәнкә генә кала. Күңеле түгәрәкләнеп җитмәгән Вахит •Чаян» журналының ул чактагы баш мөхәррире Альберт Яхинның өенә шылтырата. —Акчаң бармы. Альберт? — Бар —Биреп торасынмы"’ —Ник бирмәскә? Пажалысты!—ди Альберт Ярты сәгать тә узмый. Вахит Альбертның бусагасын атлап керә —Мин килеп җиттем.—ди Вахит -Яхшы булган.-ди Альберт һәм тегенә бер сум акча суза Аптырап калган Вахит мөхәррирнең күзенә тилмереп карый -Шаяртма әле. мин бит сиңа килү өчен таксига гына да ике тәнкә түләдем. _ -Анысын белмим.-ди Альберт—Син «бармы», дидең, мин «бар», дидем •Бар» дигәнем нибары шушы бер сум Син бит миннән фәлән сум кирәк дип сорамадың. Гадел бәягә иртәрәк... Язучы Рахмай Хисмәтуллиннын Түбән Камада яшәгән чагы Әдәби берләшмә белән җитәкчелек итә Казаннан язучылар, шагыйрьләр килсә. азарга багышлап әдәби очрашулар үткәрә Мактауларга юмарт, матур һәм бөек сүзләргә бай Рахмай. халыкны яна килгән каләм ияләре белән таныштырганда, залга Һәрвакыт бер үк мәдхияләрне яудыра: —Әдәбиятыбызның иң якты, иң гүзәл йолдызларының берсе, илаһи шигърият остасы Фәлән Фәләнов безгә кунак булып килде... Әдәбият сөюче, кайсы язучы килсә дә очрашуларны калдырмаучы бер агай, икәүдән-икәү калгач: —Син, Рахмай энем, барысын да йолдызга тиңлисен әле. Минемчә, гадел үк булып бетми син биргән бәяләр,—дигән. —Ашыкма, абзый Мин бит әлегә Язучылар берлегенә кабул ителмәгән... Гадел бәя бирер көннәр җитәр ул. җитәр!—дигән көр тавышлы Рахмай. Сара апа нигә кызган? Танышларына мәгълүм: Сара апа Садыйкова сиксәнгә җиткәндә дә үзенә өлкән итеп, карт итеп караганны яратмый иде. Аның күңеле соңгы көннәренә кадәр кызларныкы кебек күтәренке иде. Бервакыт болар Татарстан радиосының режиссеры Госман Әхмәтжанов белән тукталышта очрашалар. Автобус килгәч, керәләр. Сара апа керүгә үк бер утыргыч аркасына тотына, ә Госман, билет хәстәрен күрү өчен, шофер тарафына ук тәпили. Шулвакыт автобуста жәнҗәл куба—Сара Садыйкова пыр туздырып бер кызны сүгә: —Нигә алай мыскыл итәсең әле син мине, ә?! Үзенне миннән яшьрәк дип беләсеңме әллә?!. Килеп җиткән Госман Әхмәтжанов хәлне бик тиз анлап ала. Баксан, теге кыз: «Утырыгыз апа, сез өлкән кеше»,—дип, Сара апага урынын тәкъдим иткән булган икән. Буш кесә белән йөрмибез Бервакыт Гали Ильясов юл хәрәкәте тәртибен боза. Аны ГАИ хезмәткәре туктата. Гали машинадан чыга-чыгышка ук хезмәткәргә берьюлы ике таныклама суза һәм горур гына: —Татарстанның халык җырчысы, РСФСРнын атказанган артисты Гали Ильясов булам!—дип куя. Шулчак погонлы егет тә кесәсеннән ике таныклама чыгарып, җырчының күзенә якын китерә: —Татарстан милициясенең өлкән лейтенанты, СССР Эчке эшләр министрлыгы отличнигы Әсфәндияр Галиуллин булам! Тиешле штрафны кабул итеп алгач, җырчының күзләренә елмаеп карый: —Без дә буш кесә белән йөрмибез, абзый кеше... Озак яшисе калмады Минзәлә театрының бер бригадасы кайсыдыр авылда спектакль куя икән. Сәхнәдә саф мәхәббәт күренеше. Егет ролен уйнаучы Әхмәдиша Жиһаншин «сөйгәнен» назлап, тәмле-тәмле сүзләр сибеп утырганда, кинәт кенә сәхнә арты, дөресрәге, сәхнә түрендәге рәсем гөрселдәп төшә. Әхмәдиша бу хәлгә күз төшереп ала да «сөйгәненә»: —Әйттем мин сиңа дөнья бетә дип. Ә син һаман сузасың, туйны соңартасын,—дип куйган. Кыз да аңлаган моны. Әхмәдишаның кочагына кереп: —Булды, бүтән сузмыйм,—дигән. Тамашачы әлеге җимерелүне режиссер табышы дип аңлаган. «Ничек белмәскә, ди...» Илдар Юзеев Уфага баргач, башкорт шагыйре Гайнан Әмири белән икесен телевидениедән чыгыш ясарга чакырганнар. Экранга чыгаруның төп максаты— ике тугандаш халык шагыйрьләренең дуслыгын күрсәтү икән Беренче сүзне алган Гайнан. Илдарга таба борылып, әңгәмәне башлап җибәрә —Менә без. Илдар дустым, икебез ике халыкның шагыйрьләре Башкорт әдәбияты үскән бер мәлдә татар әдәбияты да үсә. Бу хакта син дә. мин дә беләбез Без икебез ике халыкның уллары булсак та. бер-беребезнең телен яхшы аңлыйбыз. Мин синең иҗатыңны да, үзеңне дә яхшы белам. Син дә мине беләсеңдер дисәм, ялгышмамдыр. Шулчак Илдар үзе дә сизмәстән: —һи, ничек белмәскә инде. Гайнан абый, икебез дә бер авыл татарлары лабаса!—дип ычкындыра. Тузга язмаганны Концерт куярга чыккан артистлар грим бүлмәсендә бизәнеп утыралар. Шунда бер җырчы күп итеп гөмбә тозлап куюы белән мактана да сүзен ләвам итә: —Сез беләсезме сон, гөмбә ул калориясе белән дә. файдалы матдәләре һәм тәме белән дә итне алыштыра. Гөмбә булганда итнең кирәге дә юк Шулчак яңагын учына куеп йокымсырап утыручы Илһам Шакиров, күзен дә ачып тормастан. әйтеп куя —Тузга язмаганны сөйләп утырма инде, поп үпкән нәрсә' Әгәр гөмбә итне алыштырса, бүреләр авыл саен сарык буып йөрмәсләр, урманда гөмбә генә ашап яшәрләр иде1 «Башта ук шулай дияргә иде!..» Салих Батгалнын Фоат исемле энесе дә бар иде Шушы Фоатның Фәрит дигән улы хәзерге заман телерадиотехникасынын остасы. (Күп еллар иңде Татарстан телевидениесендә эшли.) Бервакыт Салих Батгалнын телевизоры күрсәтми башлый. Монын ише чакта аптырап тормый—пләмәшен. ягъни Фәрит Батгалны чакырып китерә Фәрит телевизорны тиз төзәтә. Китәр алдыннан абзасына бер кинәш тә бирмәкче була Салих Батгалны телевизор янына чакырып китерә лә: -Менә бу «АПЧГ» дигән боргычны күрәсеңме, абый ’ Телевизорын сүрәнрәк күрсәтсә, әнә шуны унга-сулга боргалап көйлә. Текә холыклы әдипнең кашлары күтәрелеп китә —Нәрсәне аңлата инде ул АПЧГ дигән нәмәстән’ —«Автоматическая перестройка частот гетеродина» дигән сүз ул. Мондый катлаулы кәлимәдән әдипнең башы әйләнеп куя. чырае чытыла —Нәрсә дидең, нәрсә?!. Абзасынын бу терминны аңламаячагын һәм исендә дә калдыра алмаячагын белгән Фәрит шундук икенче анлатма бирә -«Антон Павлович Чехов-Гении» дигәнне аңлата бу «АПЧГ» Салих Батгалнын йөзе кояштай балкып куя. ә үзе бик тә ләззәтле итеп көлеп җибәр.) —Башта ук шулай диләр аны' Антон Павлович белән без барысын да көйләрбез! Моннан сон гүтер-мүгерләрең белән башымны бутама, яме