Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕР ДӨНЬЯДАН—БЕР ДӨНЬЯГА...

Хәтсез йолдыз күктә, Иң якыны—Кояш. Адәм моны күреп белә. Хәтсез йолдыз күктән остә— Адәм аны белеп белә. Адәм аны сизеп белә. Адәм шундый— Күрмәгәнне—күрә белә. Күрмәгәнен... якын күрә. Әллә кемнәр, әллә кайда— шагыйрь, галим... әллә ниләр. Адәм моны күрми— белә, Адәм моны белеп белә. Үзе белән гомер сүткән бәндәләрне Адәм күрә— күреп белә. Тик... күргәнен күрә белми, күреп тә—күрми,— күреп тә күрми. снзеп тә—сизми,— сизеп тә сизми. белеп тә—белми,— белеп тә белми. Язылганча—килеш-килбәт, бәдән... Тәңре, шулмы—син тудырган Адәм? Хәйдәр Бигичев матәменә Ап-ак карлар явып үтте җиргә Ак кәфенгә төреп соры көзне. An-ак карлар җәеп эзләренә Искәрткәндер, ахры, Тәңре безне. Яп-якты Ай йөзде кичә күктә, Кичәге Ай бүген—кара тамчы. ... Күк катына алды язмыш-лачын Көмеш телле татар сандугачын... • • • Чиста күңел, изге гамәл, ачык фикер— Табигатьтән аермадың, Аллам, шөкер. Мәхәббәттән калдырмадың Чишмә халкын, Горур иттең, матур иттең яшенкартын. Болгавыр чак болгатса да ачы җилләр, Капласа да авыл өстен яңгыр-болыт, Тайгакларда югалтмадың кыйбла юлын, Таянычың. халкым, булды сабырлылык. Сагышлардан сагышларга салды язмыш, Юк түгелдер үкенерлек ялгышлыклар. Чишмә суын кой* суыннан аерабыз— Тәүбә диик, тәүбә дисәк, Тәңре саклар. Нинди серләр саклыйсың син туган җирем. Күргәнсеңдер манарадан Болгар илен. Сизмәдем дә кай арада истең соң син, Тарап үттең тамырлардан, Вакыт җиле? Кизләү суы, чәй суы... Чәй суында ай яктысы, ай яктысы— Чәй суына килгән сылу—Чишмә кызы. Вак-вак басып уза кызлар—сыгыла Бүле басмасы. Җилфер-җилфер уйный җилдә ефәк калфак тасмасы. •кой - диал: кое. 85 Чияле чиләкләрендә чишмә суы—чәй суы. Сокландыра яшь кызларның чәй суыннан кайтуы. Күңелендә чишмә чынын кабатлый иркәсенә. С ыгылмалы көянтәсе сарыла җилкәсенә. Бер үк кизләү, бер үк кызый—сунын тәме бер түгел. Дәртләнә дә, сыхтана да. моңлана да бер күңел. Чәй суында ай яктысы, ай яктысы— Чәй суына килгән сылу—Чишмә кызы. Диңгезгә килдем. Барча халык, ахры— диңгездәдер, дидем, Тауларга мендем. Барча халык, ахры— тау тирәли, дидем. Кинәт килгән бер фикергә кердем. Шул фикерлә, инде, меңнәр барын күрдем... Бер дөньяда мең дөнья бар... ... Дөньяларны бүлеп тора нләк-ярлар. Бер дөньядан бер дөньяга күчә азлар... Йөрәк әрнүеннән улый-улый мендәр белән күкрәк арасында күпме төннәр сыттым мин. юләр... Юләрлегем—сагынып сөйләрлегем... җәрәхәтсез тумый, тумый мәрҗән, җәрәхәтсез— тумый Сөюләр. ... Өелмәгә ватык хатирәләр, фатихасын бирсә туганнар,— ВВР ДӨНЬЯДАН БЕР ДӨНЬЯГА тагын синнән, Тәңре, нәрсә көтим... Күңелемдә сүзсез догалар... Каурыйлары чәбәләнгән асыл кошлар канат кагып көй-моң сузармы? И татарның тишкәләнгән әлифбасы! Форсат килеп ямалырмы, йә тузармы? Чәбәләнсә күңел-йомгак җепселләрең— төссезтозсыз ят яңгырар үз сүзләрең... ... Табигатьтән, күктән алып авазларның иң затлысын Тәңре салган... Туган телгә тәңгәл имла—кошка канат— азат җаннан... Бер түмгәге— бер гомергә тигез. Бер түмгәген бирмәм мең сазлыкка— гәрчә мең сер булыр мең түмгәкле сазлык тирәнендә... Түмгәк түгел,— Гомер бәһасендә хәтта Җан эленеп торган үләне дә... Таң нурына меңнәр үрелгәндә— һич үрелмәс шул ук нурга хисем. Бер таң нуры— бер Хис. һәм... киресе. 1997-1998.