ЙӘГЕЗ, ЯНӘ БЕР ДОГА
Кешенең күп гомере эштә уза. Мөштәри урамындагы (элеккеге Комлев) без казгана торган шушы бина да күпме сөенечләрнең, күпме көенечләрнең шаһиты булган! Кечкенә генә уңышлардан да биредә чамасыз шатланганбыз, нәни генә тәнкыйтьне дә зур итеп күтәргәнбез. Шагыйрьләрнең җаны көбәсез. Шуңа да моннан мәңгелеккә китүчеләрнең җан балкышы борынгы диварларга Мәрхүм Фәиз Зөлкарнайнең дә аңлы О гомереннән биштән бер өлеше шушы калын диварлар эчендә узган икән. Язучылар берлеге Бауман урамындагы йортның кысан бүлмәләреннән шушы бинага күчә дип ишеткәч, гөр килеп сөенешүебез әле дә истә Бер урыс сәүдәгәренең (Оконишников) инкыйлабка кадәр үк салынган порты бу Биек түшәмле затлы заллар, мәрмәр баскычлар. Мәһабәт сарайга терәтеп хезмәтчеләр өчен салынган кумырыгы да бар. Берничә елдан соң яшьләр өчен «Идел» журналы ачылыр да. без әлеге кумырыкта татлы да, ачы да елларыбызны уздырырбыз дип кем уйлаган... Әлегә без «йөкчеләр». Тузанга буялып иске җиһазларны. Язучылар союзының дистә еллар буена җыелган архивын, китапханәне, хан заманыннан калган олы сейфларны «яңа өйгә* ташыйбыз. Рәисебез Туфан Миннуллин көр тавыш белән безне Фәиз Зөлкарнай. рухландырып тора. Марсель Гали тузаннан качып читтә акыл өйрәтә. Монда моңарчы балалар хастаханәсе эшләгән. Дару исен, тагын безгә әле таныш түгел бүтән исмерләрне җуяр өчен шактый вакыт кирәк булачак. Менә без. тар баскычтан түбән төшеп, йортның подвалын чистарта башладык. Шунда кинәт шадра стеналардагы богау-ыргакларга күз төште. «Революциядән сон бу бинаны чекистлар үзләренә алган, диде кемдер —Ә әлеге подвалда алар тоткыннарны җәзалаганнар». Сәер хәл—икенче көнне подвалдагы бу ыргаклар юкка чыкты. Кемдер безнең җан тынычлыгыбызны сакларга тырышкандыр... Әмма күченү шатлыгына дәһшәтле елларның күләгәсе төшкән иде инде Шундый аянычлы тарихка ия икән ич бу йорт Нишлисең, халкыбызның тарихы да шундый бит безнең... Яна өйгә күченеп, мөселман кешесе нигезгә Коръән укыта, шунда бәхетле яшәргә өмет итә. Нигәдер бу безнең башыбызга килмәгән. Дистә еллар дәвамында сеңдерелгән дәһрилек каныбызга күчеп өлгергән шул Югыйсә без тамырлардан бөтенләй үк аерылган кешеләр дә түгел сыман. Фәиз Зөлкарнәи фаҗигале рәвештә һәлак булгач, без-анын белән шушында шактый елларны сарыф иткән кешеләр—күпмегәдер югалып, ангыраеп калдык. Үзәкне өзеп төрле сораулар да башка килде. Хәсән Туфан язган бит әле: «Кемгә тидек9 Кемне рәнжеттек соң? Кем сон безне шулай каргады9 ..• Нигә безгә шундый олы кайгы төште9 Тәнре каршында берәр гөнаһыбыз бар мәллә? Юкса без кемгә тия. кемне рәнҗетә алабыз сон Бүтән югалтулар да хәтергә килде. Җаваплы сәркатибебез урынбасары Рөстәм Халит, рәсемгә төшерүче Әкрам. әдәбият фонды шоферы Рузәл Гаҗизләнгән күңелгә мондый сорауларның килүе табигый Әлбәттә, дөнья үлем-китемсез тормый Корьән-шәриф үзе үк безгә сабырчыдам булырга кушкан Безгә дә шул изге китаптан юаныч эзләргә кала Бердәнбер юаныч Китүчеләр бит бөтенләй юкка чыкмый, бары тик мәңгелеккә, бакыйлыкка күчә. Мәңгелек йортның нигезенә чекистлар богау-ыргаклар беркетә алмын Тик. китүчеләрнең рухын Корьән сүзе белән, яхшы ниятләр белән яктыртып торырга гына кирәк. Менә шуңа күрә лә без. баш мөхәрриребез Фәиз Зөлкарнәинен вафатына бер ел тулган көннәрдә. Татарстан Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакыйны редакциябезгә чакырып, мәрхүм рухына Корьән укыттык Әлбәттә, бу изге аятьләр шушы йортның нигезенә дә багышланды Монда кылынган гаделсезлекләр бүтән кабатланмасын, дога өмет иткән җаннар тынычлансын, шәһит киткән, вафат булганнарның каберенә нур инсен. ярабби Корьән укыганнан сон мөфти вәгазь дә сөйләде Ин беренче нәүбәттә ул басма сүзнсн күңелләргә Ислам нуры сеңдерүдәге әһәмиятенә тукталды «Идел»не без күптән күзәтеп барабыз,—диде ул.—Сез. нәшер ителә башлау белән үк. дин мәсьәләләренә игътибар юнәлттегез, татар гәжитжурналлары арасында беренчеләрдән булып «Хак юл*. •Мәдрәсә» кебек махсус сәхифәләр ачып, укучыларны динебез нигезләре белән таныштырдыгыз. «Ислам йолалары». -Иман шарты». «Йасин һәм Тәбарәк» дигән китап вә җыентыклар чыгардыгыз Без бер уртак эш эшлибез Бурычыбыз -кан кардәшләребез күңеленә югалган иманны кайтару. Аллаһы тәгаләнең изге сүзен Җиткерү Киләчәктә дә кулгакул тотынышып бер максатка шулай хезмәт итик» Мөфтинең салмак агышлы тавышын үзләренә сеңдереп утыручы ак яулык бөркәнгән хатын-кызларыбызны, амии итәргә дип ике кулны күтәргән ир-егетләрне мәрхүм Фәиз күзәтеп тора сыман иде Без бу көнне анын рухын, анын сулышын тойдык шикелле. Ул үзе дә иманлы, әдәпле, әхлаклы кеше иде—Рамазан айларында уразаны калдырмады, башка фарызларны да үтәргә тырышты —Рухи байлыгыбызны саклау өлкәсендә без. әлбәттә, элеккеге юлыбызны дәвам итәчәкбез.—диде хәзерге баш мөхәррир Рашат Низамиен —Зәңгәр экраннардан әхлаксызлык белән яшь буынның миен агулаган заманда бу аеруча мөһим Әйе. Ислам дине безне дәһшәтле елларда милләт буларак саклап калган Изелгән, кыерсытылган, җәберләнгән чорларда да татар бер Аллага ышанычын югалтмаган, киләсе көнгә өмет белән караган. Билгеле, бүген дә җиңел түгел Әмма күңелләрдә иман нуры булганда бер генә дәһшәтле көч тә. бер генә карагруһ та безнең вөҗданыбызга үтеп керә алмас Башкача безне Ахырзаман көтә.