Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺӘЙБӘТ ГАЙБӘТ

Бүрек •Салават күпере»нен баш мөхәррире булып эшли башлаган елны туганнары 3 Хөсниярга затлы бүрек бүләк иткәннәр иде Ләкин озак куанырга туры килмәде ана ул бүрек белән Атна үтте микән, гадәтенчә сонлап эштән кайтып барганда башыннан салдырып алганнар. —Ярый инде, бушка килгән иде.—дип юатты ул үзен —Хатыннан яшереп, бүрскнен мангай өстенә илле сум акча кыстырган идем, малай тугач бала тәпие юарга дип, шунысы кызганыч,—дип озак сөйләп йөрде Быелгы кышнын зәмһәрирләре башланып, иске бүрегенең җылысы бөтенләй калмагач, базарга киткән бу Берничә йөз менгә алып (акчалар үзгәрде шул инде!), бик үк яңадан булмаса да. матур гына бүрек киеп кайткан «Идел»гә кергән чагында егетләр моны шундук күреп аллылар Әлеге урлаткан бүрегенә охшаган икән, дип мактаучылар да булды Зиннурның да хатирәләре уянды —Менә шушы төшенә иске акча белән илле сум яшергән идем,—дип сөйләп китте ул. һәм бүрегенең мангай турын кайтарып күрсәтте Аннан урталай бөкләнгән яшел кәгазь акча килеп төште Иске иллелек. Гали Мәүли. Хыялый Татар академия театры яныннан үткәндә дуңгыз акырган тавыш ишетсәгез, гөнаһ алып, чучка суялар икән, дип уйлый күрмәгез. Шамкай акыра анда Зөлфәт Хәкимнен балалар өчен язылган «Кар малай» исемле яңа пьесасында Рәшит әфәнде, ниһаять, гомере буе хыялланганын—дуңгыз ролен уйный Апарадан—Афродита Башкорт язучысы Й Солтанов үз халкының тарихы турында күп хезмәт язган кеше Менә быел да «Агыйдел»дә аның яна әсәре чыкты Ул анда ла башкортларның бик борынгы халык булуын исбат итә Баксаң, грекларнын мифик Афродитасы да башкорт кызы булган икән, анын чын исеме һапратугн. имеш һәм ул греклар уйлаганча дингез күбегеннән түгел, ә апарадан яралган, дип яза Й. Солтанов Бу сина тәгәрмәч уйлап табу гына түгел инде! Й Солтановның эзләнүләре безне дә гажәп табышларга этәрә Без үз чирагыбызда Нефертитинен татар кызы булуын ачтык Анын чын исеме Нәбирә түти булырга тиеш. Фамилиясе дә Гыйматдинова түгел микән әле И Сантый Бергә йоклаган хатын Заманында Югары Совет рәисе Батыев кабинетына чибәр генә бер ханым килеп керә Бик мөһим бер документка кул куйдырасы бар икән —Сез кем буласыз соң9—дип сорый Батыев Хатын энже тешләрен елтыратып елмая -Әллә оныттыгыз дамы? Күптән түгел бергә Йокладык ласа Батысв хатынның йөзенә җентекләбрәк карый Юк, хәтерли алмый бу чәчби белән чуалганын. «Бәлки, булып та онытылган хәлдер, бәласеннән башаяк...»—дип уйлап, тегенең кәгазенә кулын сырлап куя. Инде хатын рәхмәт әйтеп чыгып барганда, туктатып сорыйсы итә: —Шулай да, әйтегез әле, без кайда, кайчан э-э... бергә... йокладык икән, ә? Хатын көлеп җавап бирә: —Шәһәр партактивы җыелышында ич. Сез президиумда йоклап утырдыгыз, ә мин—залда ШаМан Йомгак тәгәрәмәде... Элегрәк әдәби ел йомгаклары ике көнгә сузыла иде. Шау-шулы уза иде җыелыш—ярсып бәхәсләшәләр, коридорда гасабиланып пыш-пыш тәмәке төтәтәләр иде. Соңыннан обком вәкиле язучыларга ничек язарга кирәген өйрәтеп кайтып китә иде. Хәзер җыелыш төштән сон башлана да ике-өч сәгатьтән тәмамланып та куя. Билгеләнгән чыгыш ясаучыларнын (алар арасында һичшиксез Фоат Галимуллин була) мәдхиягә корылган нотыкларыннан сон фикер алышырга вакыт та калмый. Әллә язучылар кыска сөйләргә өйрәнгән, әллә йомгакларлык әдәби ел юк... Әйе. җыелышлар хәзер шактый күңелсез үтә. Бары тик Әмир Мәхмүднен поэзиягә кагылышлы чыгышы вакытында гына шау-шу. көлешү булып алды. Югыйсә нотыкчы ике сүзнең берендә: «шигърият яңа үрләр яулый, яна баскычларга күтәрелә».—дип кабатлады. Белмим, монда нинди көлке бардыр? Ул үзе дә сизмәстән канатлы гыйбарәләр дә очырды: «шагыйрьләрнең чын йөзе ачыла бара. Ренат Харисның яна китабы шуңа бер дәлил...» Моңарчы мөхтәрәм шагыйрьнең йөзе чын булмаган микәнни? Шулай да ин җентекле чыгыш Гариф Ахуновныкы иде. Карт бүре шул! 1997 елда чыккан романнар турында сөйләде ул. Тәлгат Галиуллин романынын корама теленә бик озаклап тукталганнан сон: «Роман әйбәт. Аның теленә бәйләнеп тору үзе үк мәгънәсез эш»,—диде. Чынлап та шулай шул: Роман язганда телнен ни катнашы бар? Фикер алышырга Ркаил Зәйдулла да чыкты. «Мондый җыелышларның хәзер кирәге дә юк,—диде ул. —Әле аның съезды ла кирәкми Шуңа идарә былтыр уздырыласы корылтайны ике елга чигереп куйгандыр. Мөгаен, аны бөтенләй үткәрмәскә кирәктер. Өстәмә чыгым, һаман бер балык башы әдәбият, әдәбият. Дөрес, кайберәүләрнен мона эче поша булса кирәк. Имеш, идарәнең съезд карарын үзгәртергә вәкаләте юк иде. Нигә булмасын - кемнең кулында, шуның авызында! Әйе, съездны көтеп йөрүчеләр бар: узганында бер шешә аракы белән бер кило шикәр комы өләшкәннәр иде. Әйбәт ич! Ринат Мөхәммәдиевне дә гомерлек персидәтел итәргә кирәк. Анардан башка тагын кемебез бар: үзе чибәр, озын буйлы, карашыннан кызлар абына, кулына акча ябышып тора, төрек телен белә. Бик нык кыстасак, ул мона авырлык белән генә риза булыр, мөгаен Әдәбият дигәндә җанын бирергә әзер кеше ул! - дип нотыкчы язучылар союзы рәисенә ялагайланды. Әмма нигәдер анын сүхтәрен туры мәгънәсендә кабул итмәделәр. Җыелышта ахыргача утырган язучылар өйләренә зур күтәренкелек белән таралдылар. Инде моннан соң да әдәбият тәрәккый итмәсә!.. И Сантый Хатын белән киңәшсәң Конгрессның пленар җыелышында тәнәфес игълан иттеләр Концертлар залының баскыч төбендә халык арасында Фикрәт Табеевны күреп алдым. КПССның Татарстан обкомы беренче секретаре. Заманында анын исемен ишетүгә үк түрә-каранын коты алынган, имеш. Ялгыз гына басып тора, элекке мәһабәтлек тоныкланган, чәчләр сирәгәйгән, борынны зәнгәр тамырлар чуарлаган. Мин ана берничә сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдым —Фикрәт ага, сез күп еллар Татарстанның башлыгы булып торган кеше. Үзегез идарә иткән республика белән бүгенге Татарстан арасында нинди аерма күрәсез? —Аерма зур. Татарстан хәзер больше самостоятельность алды Хәзер каждый •независимость» дип кычкыра ала. Ә без теләми идекме аны9 Тик ул вакытта бу турыда сүз кузгатып кара-хәзер күгенә тибәләр иде. Но мин Татарстанның экономический потенциалын күтәрергә нык тырыштым Промышленностьны үстерергә нык внимание бирелде Шуна күрә хәзер аяк терәп сөйләшергә дә була. Юкса хәерчене кем игътибарга алсын9 Бүген эте дә. бете дә теге заманнарны сүгә. Хәзер һәркем батыр Ә ул вакытта Мәскәүдән ни дә булса пробивать иту бик авыр иде. Татарстанның хәзерге уңышларында үземнең дә өлешем бар. дип уйлыйм. —Татарстанның кайчан да булса бәйсез дәүләт буласына ышанасызмы? - — Үзенә кирәгенчә хәзер дә бәйсез инде ул. Россиянен уртасында бөтенләй независимый булу.. Мөмкин түгел. Армия булдыру, башка илләрдә посольстволар тоту нигә кирәк? —Аурупа уртасында нәни генә дәүләтләр лә бар ич әле —Люксембург. Лихтенштейн. Ватикан —Ул бит Европа. Ә монда—Россия.. —Хәзер ни белән шөгыльләнәсез? Берәр җирдә эшлисезме? — Пенсионер. Ну мина күпләр советоваться итәргә килә. Консультацияләр бирәм —Сезнен турыда безлә, чынмы-ялганмы дигәндәй, куп гыйбрәтле хәлләр сөйлиләр. Сүз ахырында шуларнын берсен сөйлимме9 — Валяйте... —Табесв кемнедер министр итеп билгеләргә чакыра. Теге кабинетка керә, үрә ката. «Сез министр булырга ризамы?» —дип сорый Табеев Теге, әлбәттә, риза, әмма хужа алдында узен бик тотнаклы, гаилә җанлы итеп күрсәтәсе килә Уйларга бер көн вакыт бирегез. Фикрәт Ахметзянович. ди. хатын белән кайтып киңәшим. Конечно, конечно, ди Табеев. кайт, кинәш. иртәгә килерсең. Икенче көнне теге тагын кабинетка килә »Йә. ничек?—дип каршы ала аны Табеев.- хатынын белән киңәштеңме, ул ризамы?» «Риза».-ди теге Табеев әйтә «Мин дә хатыным белән кайтып киңәшкән идем, но ул уже риза түгел».—ди Табеев көлде, минем җилкәмә сугып: «Ну. про бывших все можно рассказывать»,—диде лә Концертлар залына кереп китте И' Сантый