Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯЗМЫШЛАРГА ӨСТӘП ЯЗЫЛГАННАР

Чәркәдәге чәнечке Мансуров. закадышный друг, Надень венок терновый!.. А. Пушкин Сәламеңне аллым әлмисактан— ничә еллар, ннчә яздан соң! Лллаһыдан узып... Әүлнядай, язмышыма өстәп язгансың. Фәрештәләр шигъри фатихаңны пышылдаган миңа бишектә. Алмашынган төсле, адашларым елагандыр шулчак биш йортта. Шигъриятләр сыя шәригатькә, тотыйк, диеп, шушы бер денне,— шәрафәтле Хәйям шәрабенә имезлегем манып бирдеңме? Вәсвәсәгә салды «вәхнюләрең— (мин дә Раббымызның бер колы). Тыгылгансың минем тәкъдиремә башланма!ан гасыр аркылы... Китабыңны кат-кат актарганда уз-үземә әллә фал ачтым?! Ырымланган битләр арасында гөлчәчәген күрдем... Парнасның. Тамгаланган серле такыядәй, агып төшкән күпме җәй аша! Язмышыма үзем җайлашаммы, әллә язмыш миңа җайлаша?! Исемемне атап искәрткәнсең, хәбәр биргән кебек гаиптән. Чәнечкеле таҗның сөенчесе тоташ газап, тоташ гамь икән. Карулашмыйм хөкем карарыңа— тоеп яшим аның бар ямен. Чәркәмдәге һәрбер чәнечкене йөрәгемә күмеп барамын... Исемемне укып исәйгәнмен, рәхмәт инде сиңа, җан дустым! ... Әлмисактан килгән сәламеңне чынга алып әллә ялгыштым?!. Илаһи күк дәфтәре ... Алда—кәгазь, кулда—каләм, җитеп бетми дәрт бары. Айлы битен ачып куйды илаһи күк дәфтәре. Сүрә итеп ятлар шигырь чыкты, имеш—әфарин!.. Яшен сызып үтте шулчак илаһи күк дәфтәрен. Язган чакта җаным аша үтә, чү. кем әфкаре*? ... Бүген шундый якын иде илаһи күк дәфтәре... Рояльнең кара телләре Хәтерлимен урыс пианистын йокы алмас көзге төннәрдә. * Уйнар өчен сезнең татар көен җитә,—диде,—кара телләр дә» Болдырымнан күзлим болытларны— охшый кайсы кара рояльгә. Кара телдән ничек акка күчеп, җылауларга якты җыр ялга?! Уй-фикер мәгънәсендә. Үз-үземә әйтәм өзгәләнеп: «Шушы хакта бүген уйлан син!» Качкыннарның ачы «Карурман»ы акта гына ничек уйналсын?! ... Бүлмәңдәге рояль телләренә шомырт чәчәкләре сибәрмен... Яктырырмы кара язмышлардан кан-яшь кебек саркып чыгар моң?.. Оркестр чокыры Дирижер һәм альпинист Фуат Мансуровка Бөеклекнең бары биеклектә яшәгәнен белә чогыр* да. Моңҗаннарга нинди могҗизалар күрсәтмәдең шушы... чокырда!.. Ирегүче күпме йөрәкләрне күтәрәсең рәхмәт юлына. Чокырыңа оҗмах чәчәкләре явып тора ничә ел менә. Зоһрә-кызлы айдан чиләк-чиләк илаһият нуры түгелә. Чиксезлекнең шушы чокырыннан Эверестлар биек түгел лә. Мәэюсләнмә әле. маэстро, моң-көй тулы «тормыш төбе»ндә,— чокырыңа күкләр якыная, кояш балкып тора төнен дә. Янартаулар гайрәт яңарткандай, кушавазлар ургый чокырдан. ... Кыялардан күпме кыюларны упкыннарга атты сукыр дан... Чокырыңа яшен чакырдыңмы— ишарәңне бары Ул аңлар. Фанилыкта да бит фәрештәләр төшеп йөри торган урлар бар. Көйләреңнең якты кайтавазы урап кайта бугай... тегеннән. Язмышларга өстәп язылганнар күренәдер чокыр төбеннән. Теркәлгәндер нота дәфтәреңә хәтта сурның кайчан уйнавы. ... Чокырыңа карый чекерәеп гомереңнең мәгърур ун тавы... Тау халыкларының кыллы уен коралы. Кемчә яши? Куян, күсе, тиен, чәшке, бүреме?— ирнең башын кысып тора бүреге... (Мондый затлар кемчә уйлый. Ходаем?) Шундый күлмәк—табып булмый каюын, кигән кызый, ахры, елан кабыгын... (Мондый затлар кемчә сөя. Ходаем?) ... Кышкы юлдан бара, әһлем, бер бәндәң— баштанаяк сарык толып бөркәнгән. (Мондый затлар кемчә яши. Ходаем?..) Гаҗизләнү Иләмәннән сорый илдәшләре: —Ничек анда... китап ни әйткән? —Борчылмагыз. хәтта җәһәннәмне булдырганнар яхшы нияттән... Гарьлекләргә күнгән гаярьлекнең, гаҗизлекнең холкы, ай. коры: —Мондый илне нинди ният белән бар иткәннәр, шайтан алгыры!.. Тырышу Куркыттылар. Безне алда көтә, имеш, төн генә. Тырыштылар. Яши торгач, төштек упкын төбенә. Юаттылар. Җиргә генә якынайдык, янәсе. ... Инде хәзер упкын төбен казып ята «яңа»сы... һиҗрәт Давыт Көгелтиновка Идел өсләп очып кына килдем, (рәхмәт юлларыннан төшмәдем). Җирдә мине Давыт үзе көткән— әллә өндә, әллә төштә мин! Күктә кече йорты* була торып, пәйгамбәрләр намен йөртсә дә, шулпа мисле милли чәе белән кунак итте әдип юртада. Д. Көгелтинов исемендәге кече планета күздә тотыла. в Даладагы барлык лаләләрне килешемә чәчәк аттырган... Чалкан яткан олуг затның чәчен чуалтмакчы була ак кылган. Газиз угьлын шулай җиргә бәйләп, җибәрмәскә тели күгенә... Затлы дәргаһ салып биргән илбаш— яшәр урыннары күп кенә. Калмыклары читкә куылганда, туфрак киткәч аяк астыннан, килешкәндер шагыйрь: «килмешәкжә сыяр почмак җирдә аз сыман. «Җиде ятта,—ди ул,—ятим чакта күккә күбрәк, күккә таяндым...» Аксакалның минем уйлаганны уйлап ятуына таң калдым. Каһәрләнгән язмыш кабатланса, (ялгыш әйттем—гафу ит мине!)— кылганнарсыз калган калмыгыңны планетаңа алыр идеңме? Картның шулай күккә озак карап ятуында берәр сер бармы?! Нинди һиҗрәт, юк, юк, эчтән генә бирдем аңа мондый сорауны. Ниләр уйлый икән дала угьлы, искә төшерәме Алласын? ... Офыктагы сарык көтүләрен кара болыт суырып алмасын!.. «Күчеп булмый!»—диеп.—«Күчеп булмый!!»— Давыт а1ай эчтән йөз әйтте. Иделемә кайтып егылырга үзе мине... күккә озатты... Шагыйрь янәшәсендәге урын Апрель ахыры. Кырлай. Шагыйрь туе. Тәхетендә Тукай утыра. Арысландай затлар арасында күрәсеңме, тәкъсир. Ул тора. Менә Давыт, Салих, әнә Исхак"... Санап китсәң, барсы пәйгамбәр. Ходабызның мондый хаднмнәрен кайчан эле бергә җыйган бар! Җыелмаган халык җеназага— китте шигырь, җыр-моң. уеннар... • Шагыйрьләр Д. Көгелтмноа. С Баттал. И. Машбаш. Шаярткандай итте шаһ-шагыйрьләр: «Тукай кырыенда... урын бар...* Туең бара, Тукай, уен кара: биючеләр читек кыздыра. Чү! Кыенсынмый утырт көрсиеңә— Зәйтүнәдәй анда... кыз тора... Яшәү белән үлем арасы Нәби Дәүлн рухына. 18 май. 1989. ... Соңгы юлын кара мәче кискәч, авышкандай итте ян-якка. Зиһененең исән күзәнәге: «Кереп булмас, — диде,— җәннәткә... * Азаматтай зурлап озаталар, беткән, димәк, җирдә бар эше. Беркатлыдай нигә борылырга— җәһәннәмнән китеп барышы... Синең авылыңа кайту Үрдән карап, хәйран калдым: «Синме шушы туфрактан!* Гаҗәп авыл—алма төшә тәгәрәшеп дүрт яктан. Исем китә, күзем белән урамнарны урыйм да. Чишмә бәреп чыксын әле алма төшкән урында! «Мине әнкәм көтеп тора, ә-әнә безнең йорт*,—дидең. Үрдә калдым—алма булып, чишмә булып йөгердең... Ачы тәҗрибә ачышы Еламсырап миңа елышканда, юаткандай, әйттем көр генә: «Яшьле күзләр, җаным, яшьле күзләр күпкә тирән булып күренә*. Пышылдадың артык пошынмыйча: «Җәрәхәтле йөрәк... җылырак...* Елаккаем, аһ, шул җылылыкка ирешергә ничә ел кирәк?!. Күктә очрашу Сөяркәдәй булдым сөялергә, булдың бугай хәтта хатын да. ... Язмышыбыз тагын очраштырды кичке күкнең аулак катында. «Ярәштерде» еллар: янәшәңә туры килде минем утыргыч (!). Варшавага очып барышыбыз, истәлекләр сөйләп үтте кич. Фәрештәләр очкыч дирбиясен сиздермичә бәйләп куйганнар. «Биләүләнгән килеш... болытларда кайчан әле,—димен,—кунган бар?!» Яшьлектәге хәтер йомгагының күпме җебен бергә урадык. Хәзер сүзне сүзгә ялгап булмый, кушылырдай уртак җыр да юк... Самолетта безне сыйладылар, шәраб эчтек туар таң өчен; каушаттымы Аллаһ якынлыгы— түшкә тамды өч-дүрт тамчысы. «Күлмәгеңдә табы калмагае, табыйк,—дидең,—тизрәк әмәлен». Йөрәктәге иске җәрәхәткә син тоз сиптең, үксез хәләлем!.. Варшавага очып барышыбыз, истәлекләр сөйләп үтте кич. Фәрештәкәй чиште биләүләрне— әллә хөрлек, әллә үкенеч... Тамаша Карап торам сандугачлы тал аша— аргы ярда ике хатын талаша... Әллә ниләр алга килә, йә Аллам— агу сорый тузбаш... кара еланнан... Миңа гына шәйләмәме: күр. ләгыйнь— кнмәк була фәрештәнең күлмәген... Карап торам сандугачлы тал аша— яшел ярда менә шундый тамаша... Коткару ... Ишетелде күрше ишегеннән— ирен сүгә хатын кот алып: «Бишбалтада әтәч кычкырганчы, инде кайттың... шайтан коткарып!*» Көләргәме, белмим, еларгамы, көн дә тыңлап шушы «шат пар»ны. Мәликләре качкан мәмләкәттә коткаралар күпме шайтанны! Бетәрлекме мондый битәрләүләр— әйтеп булмый әле кырт ярып. Юлбашчылар илне яшәтмәкче халык белән... шайтан коткарып... Җиргә яңадан кайту Ш абын авызыннан ... Мин тал булып кайтам. Бүген төштә мәңгелектән би-нк күп көн алдым. Чыбыкларым канга чыланмасын— үзем гомер буе кыйналдым. Хатын-кызга артык авырлыклар салмадыммы—шуны кем әйтә? Әгәр җиргә юкә булып кайтсам, ясамагыз миннән көянтә. Тәкъдир мине җикән камыш итсә, эндәшерләр: «Курай бул, әйдә!..» Мондый хәлгә түзәр микән җаным— моңландырды дөнья болай да. Әгәр җиргә тагын кайта алсам, була калсам бәбкә үләне... ... Әллә әҗәл әйтте, әллә... хәләл1 2 : —Ә син, мәхлук, башта үл әле