ЯШЬЛЕК УРАМЫНА ЧАКЫРУ
Ун ел вакыт узып та киткән икән... Әйе, «Идел» журналының чыга башлавына быел июль аенда ун ел тула. Тарих өчен бик тә кыска ара—мизгел генәдер бу, әмма журнал өчен көрәш тарихын, әлеге басманың татар яшьләре, туган тел һәм миллият өчен кыйммәте хакында уйлансак, шушы кыска гына арага мәгънәви яктан әллә ничаклы казанышлар, байлыклар кереп сыйган. «Идел» журналы турында сөйләшәбез икән, иң элек аның туу тарихына азмыкүпме тукталып узмыйча мөмкин түгел. «Идел»—1933 елны ябылган. «Колхоз яшьләре» исемле журналның варисы ул. Ватан сугышы беткәннән сон әлеге басманы торгызу өчен көрәш бара баруын Әмма коммунистик-тоталитар режим татар яшьләре журналын яңадан терелтеп җибәрергә рөхсәт бирми. Ил җитәкчеләре эшчән-тырыш татарны Себергә «күчереп» утырту турында хыялланганда, кая инде аңа яшьләр журналы ачарга ирек бирү! һәркемнең исендәдер әле: алтмышынчы елларда яшьләр журналын ачу өчен көрәш аеруча кызып китте һәм татар милли азатлык хәрәкәтенең аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Исемнәрен санап тормастан, гаделлек хакына шунысын әйтеп китик: бу изге көрәштә күп кенә журналистлар, язучыларыбыз, хөкүмәт һәм җәмәгать эшлеклеләре актив катнашты. Мең рәхмәт ал арга! Нәтиҗәдә, татар яшьләре хәятендә «Идел» дип исемләнгән япь-яшь журнал барлыкка килде. Мәгълүм булганча, аның беренче саны 1989 елның июль аенда дөнья күрде. Халык һәм җәмәгатьчелек моны ифрат сөенеп, куанып кабул итте. Журналны, баш мөхәррир буларак, иң беренчеләрдән булып Римзил Вәлиев, аннары Фәиз Зөлкарнәй кебек танылган кешеләр, талантлы каләмдәшләребез җитәкләде. «Идел» кыска гына вакыт эчендә яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә ихтирамын яулады дисәк, һич тә арттыру булмас. Чөнки яшьләр рухи-мәдәни тәҗрибә туплый, өлкәнрәкләр исә безне укыган саен азмы-күпме яшәреп китә. Яшьләр журналы дип аталса да, аның сәхифәләре ир-атлар, хатын-кызлар, әбиләр һәм бабайлар, абыйлар һәм апайлар, сеңлекәшләр, энекәшләр, киленнәр, кияүләр— кыскасы, һәр гаилә өчен кызыклы, мәгънәле, файдалы булсын дип тырышабыз. «Идел»—татар һәм урыс телләрендә чыга Аның колачын, тематикасын, юнәлешен кыскача дүрт сүз белән аңлатып буладыр: әдәбият, мәдәният, миллият, заман. Аның битләрендә сезне күренекле шәхесләр, әдипләр, сәясәтчеләр, артистлар, бизнесменнар һәм дәүләт эшлеклеләре белән очрашулар да көтә «Идел», нигездә. Татарстан һәм анын кешеләре турында яза. Сонгы вакытларда Кукмара. Балтач. Зәй. Әгерже. Азнакай. Апае төбәкләренә багышланган махсус сәхифәләр дөнья күрде. Бу традицияне алга таба да дәвам итәргә ниятлибез Мәктәп һәм укытучылар өчен журналыбыз—әдәбият, сәнгать, тарих, туган як, экология, әхлак һәм милли гореф-гадәтләрне өйрәнүдә бай бер чыганак. «Идел»—барыннан да бигрәк, әдәби журнал, әлбәттә. Анын битләрендә каләм ияләре ижат иткән өр-яңа повесть һәм хикәяләр, шигырьләр, юморескалар укучыга тәкъдим ителә. Бу жәһәтгән шунысын да әйтергә кирәк, журнал аякка басып килгәндә өлкән әдәби туганыбыз—«Казан утлары» журналының ярдәмен тойды. Кул тимәгән, мөлдерәмә килеш яна дәвер—XXI гасыр алда көтеп тора безне. Мөстәкыйльлеген, дәүләтчелеген өр-яңадан торгызу өчен житди көрәш башлаган татар халкы бу яна гасырга ни рәвешле килеп керер’’ Азга таба ул үзенең туган телен, менталитетын. интеллектуаль көчләрен саклап кала алырмы’’ Урыс империясе нишләр, кая таба барыр икән’’ Мондый сораулар безне дә нык уйландыра. Болар хакында без киләчәктә дә. һичшиксез, язып торачакбыз Безгә алга таба да журнал битләрендә очрашулар насыйп булсын! Сезне, милләттәшләребезне. «Идел» журналы тирәсенә—яшьлек урамына чакырабыз