Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ САГЫШ

Бу китапның авторы—соңгы еллар татар әдәбиятының проза жанрында бик актив эшләүче аз санлы әдипләрнең берсе, араларында хәтта «ин-ин» диярлеге— Зәки Зәйнуллин. «Ник ямансу бу көзләр9» дигән шәп һәм матур җыентыкны 1998 елда, басарга кул куелганнан сон ике ел гына тотып. Татарстан китап нәшрияты чыгарган Китапка бу сагышлы исем Саҗидә Сөләйма- нованын шигырь юлларыннан алынган. Җыентык шул исемдәге бәләкәй эссе белән төгәлләнә. Сонгы еллар янарышы татар әдәбиятында да эссе жанрын җанландырып җибәрде Безнен буын укучысы үзенә ят диярлек булган «эссе» төшенчәсен ин элек Владимир Чивилихинның «Память» әсәрендә күргән иде шикелле. Нәкъ шул елларда мәрхүм халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев. укучылар белән очрашкан чакларда, уйлап чыгарылган социалистик реализм геройларына тискәре мөнәсәбәт күрсәтеп сөйли башлады Язучы вакыйганы һәм әдәби геройны уйлап чыгарырга түгел, үзе нәрсә күрә, нәрсә кичерә— шуны язарга тиеш, бүтән илләрдә нәкъ шулай итәләр, дия иде ул. Һәм үзе нәкъ шулай яза да башлады Инде «үзе нәрсә белә, нәрсә кичерә» жанрына Әмирхан Еники. Марсель Гали. Миргазиян Юныс матур-матур әсәрләр бирде Эссенын жанлануы әдипләрнең үз үткәннәренә, яшәү мохитенә. кичергән вакыйгаларга, милләтебезнең узганына һәм бүгенгесенә мөнәсәбәтен белдерергә теләүдән, тирәнрәк фикерләргә омтылудан киләдер. Элек «уйлап чыгарып» язган әсәрләрендә ул мөнәсәбәт сизелми калган булырга да мөмкин, чөнки әдипнен шәхси кичерешләре беркемне «кызыксындырмый» иде Инде менә—уйлы әдәбият җанлана Әмма Зәки Зәйнуллнннын мона кадәрге күп әсәрләрендә дә аның шәхси «мин»е ялтырап күренеп тора, сурәтләнгән вакыйгаларга авторның мөнәсәбәте ярылып яга «Полковникны озату» исемле документаль повесть турында әйтәсе дә юк (анда вакыйгалар турыдан-туры Зәки Зәйнуллин исеменнән сөйләнә). «Танк учнлнтесы»ндагы һәм «Ракета полигоны»нлагы Зиннурдан да. «Ат караклары» романындагы Зөфәрдән лә автор тормышына һәм кичерешләренә тәңгәллекләрне күп табарга була Менә шушыларны бер лә кабатламыйча, тагын бер эссе да язу өчен әдип күңелендә бөтенләй яна тема йөрергә, үзгә фикер туган булырга тиештер. Нәрсә ул? Эссенын исеменә караганда. Әмирхан Еникннын «Кояш баеганда». Миргазиян Юныснын «Сонгы сулыш». Мөхәммәт Мәһдиевнын «Бәхилләшү» кебек әсәрләренә эчке бер аваздашлык та сизелер сыман Чынлыкта да шулай түгелме9 Юк икән, шундый якты сагыш белән язылган бу әсәр шигырь хакында икән. Менә гади сурәт автор очраклы гына кулына эләккән «чуар тышлы» шигырь китабын кибетнен буш залында урта бер җиреннән ачып укый башлый да. аерыла алмый тора Рухсыъланып. шигырь уку ләззәтеннән, матурлык тойгысы кичерүдән, сокланудан һәм күнеле нечкәрүдән үэ-үзен мәхрүм иткәннәр андый да алмаслар анын бу бәхетен, әмма автор ул хакта уйларлык түгел. Кулындагы шигырьләр—Саҗидә Сөләймано- ваныкы Ике юлын укуга «йөрәкнен әллә кайсы бер жире селкенеп куя» Шулардай сүз ялганып Дәрдмәнднен шигъри энҗеләре дә телгә алына Ике шагыйрьдән берничә генә юл. Эссе авторы аларны мактап бер сүз әйтми, әйтә дә алмый, чөнки Дәрдмәнднен үзеннән лә уздырып нәрсә әйтергә мөмкин? Ул бер мизгелдә шагыйрь тойгылары яши генә. Шул тойгылар җирлегендә азга гына үз тормышын, яшәү рәвешен, туган авылы кешеләрен күз алдына китерә, шагыйрә белән институтта дүрт ел бергә укып, аерылышкач, анын хатларына вакытында жавап бирә алмаган Рәшидә апасы хакында сөйли Рәшидәнен бердәнбер хаты язылганда инде сон була. Көзләребез менә ишлектән ямансу безнен! Гомеркәйләребсз якын дуска да сөйләп-язып булмый торган фаҗигаләр, үкенечләр белән тулы, яшәү рәвешебезгә үзебез дә төшенерлек түтел Кешеләр арасында яшәсәк тә, күбебез ялгызлар безнен. бикле күнелебез белән аулак почмакларга посканбыз, дуслардан да яшеренгәнбез Вакландык, жаныбы i куырылды Бөекләребезне дә ике арага кабер тирәнлеге кадәр жир катламы сузылып яткач кына «күрә» башлыйбыз Өр-яна мисал мәрхүменнән сон бер-икс айда җырчы Хәйдәр Бигичсв исемен шулкадәр күп ишеттек, исән чагында гомере буена да анын кадәр кабатлана алмагандыр Ә бит бөтенесе гадәти. барысы да үзебез күнеккәнчә Узынып, кемнедер узып китә күрмәсен дип. Б олы шәхесләребезгә исән чагында белдерергә курыккан җылы мөнәсәбәтебезне салкын каберләр өстенә сибәбез, каршысынла дер калтырап, өн чыгарырга базмаган хакимнәребезне каберендә тыныч ята алмаслык, электәге карусызлыгыбызның үкенече калмаслык, безне табаны астында тотуының үче кайтырлык итеп яманлыйбыз, җаныбызны бер газаптан икенчесенә салабыз. Дәрдмәнд, Саҗидә Сөйләйманова кебекләрнең чын шигырьләре җирлегендә тугангадыр, бу уйлар җаннарны айкап, үзәкләрне өзә. Зәки Зәйнуллин эссесын укыгач туган шундый бер фикер күңелгә утырып калачын шигырь һәм шагыйрь хакында менә шушы әдипчә генә язарга кирәк. Бүтәнчәсе— язык, нечкә җаннарны рәнҗетү генәдер. Ә бит кайбер эссены яки каләм ияләре турында сонгы елларда артык күбәеп киткән мәзәкләрне уку белән эсселе-суыклы буласын. Бу әсәрендә Зәки Зәйнуллин үзе дә бүтән: «Полковникны озату»дагы автор белән аны чагыштырырлык та түгел—офицер турылыгы да, холкындагы хәрбиләр кырыслыгы һәм җиңүче дуамаллыгы да сизелми монда. Шигъри һәм табигый тема әдипне үзгәрткән дә куйган! Биредә анын рухи халәте, күңелендәге моны-сагышы үзе сөйли торган шагыйрьләрнеке, табигать балаларыныкы белән тинләшеп-тигехпәшеп беткән Куанычлысы шушы гына да түгел: әдипнең бу китаптагы бүтән әсәрләре дә шагыйранә моң белән язылган. Чөнки алар бөтенесе дә авторның газиз туган ягына, аның гажәп кешеләренә багышланган. Зәки Зәйнуллин боларнын бөтенесен шулкадәр яратып, үз итеп тасвирлый, үз араларында шушындый игелекле әдип үстерә алган халыкның үзе дә игелекле һәм кин күнелле булуына тәмам ышанасын, гап-гади жир кешеләренең шул бәхетенә кызыгып та куясың. Китап «Үрләр аша* исемле җыйнак кына повесть белән ачыла да «Каршы таулар» дигән зуррак повестьта дәвам иттерелә. Каршы тау, каршы жил—халкыбыз узган күп михнәтле тормыш юлынын гап-гади алты хатыны шундый тауларны ничек уза—беренче әсәре әнә шул хакта. Хәер, повестьта ул хатыннар кичкән михнәтле тормыш юлынын өч-дүрт көне генә сурәтләнә. Иң авыр көннәре дә түгел бу Ике явызның—Сталин белән Гитлернын—миллион-миллион җаннарны тартачак сугыш тегермәне әйләнә генә башлаган, ирләре дә шул мәхшәргә әле китеп кенә бара, кот алгыч ачлыгы да, үзләренең толлыгы һәм балаларының ятимлеге дә, үз халкына каршы корылган ил сәясәтеннән күрәчәк җәберләре дә алда әле. Зирскле- башның унсигез ире август аеның бер көнендә немецларга каршы сугышка чыгып китәләр дә, Краевка дигән станциядә тукталып, хәрби өйрәнүләр узган рәвеш китереп яталар. Алтысының хатыны аларны соңгы кат күреп, иркәләп һәм иркәләнеп, үз кулларыннан туйганчы бер ашатып калу өчен ризык тулы арба тартып авыр юлга чыккан. Колхоз рәисе Кави абзыйдан ат сорап караганнар иде дә. кая инде ул—авылда урак өсте, ә атларның рәтлесе һәм ирләрнең күбесе инде фронтта. Уракчы хатыннарны да җибәрмәс иде әле. һәр сәгатьләре исәптә, Алты мосафирда алты уй, алты моң, ә барысыныкын бергә кушсаң Сталин хакимлек иткән «бөек чор» хатыннарының \ртак язмышы чагыла. Әмма чордашларының тауларга каршы юлын елаусыкрау белән генә тасвирласа бу әдип Зәки Зәйнуллин да булмас иде. Мескен итеп сурәтли алмый ул авылдашларын, моның өчен авторның үзенә дә бар булмыш халәтеннән күпмедер тәбәнәкләнергә туры килер иде Бүтән әсәрләрендә һәрьяктан көчле Зиннур Булатовны язып оптимист заряды алган әдип моңа бармаячак инде. Әнә арбаны этешү урынына, күбрәк төенчекләр янында утырып барган гарип Рәйхана да Краевкага җиткәч ире Миңлебай янына үз аяклары белән атлап барырлык көч таба. Ә тагын ике көн узгач, ирләрен фронтка озату ыгы-зыгысында, автор аны болай сурәтли: «Ин арттан иңенә ике зур капчык аскан, кулларына ике төенчек тоткан Рәйхана титаклый иде. Тыңламаган чатан аягына чыккан ачуын ике күзеннән атылып чыккан күз яшьләре белән юарга тырышып атлый иде ул» «Каршы таулар» повестенда Зирек- лебаш ирләренең фронт юлы тасвирлана, аларның күзаллаулары, истәлекләре белән бергә автор безне еш кына Зиреклебашка, сугышчыларның гаиләләре янына да «алып кайта». Сугыш картиналарын сурәтләгәндә нечкә күнелле, шигырь җанлы әдип белән янәшә үк язучы-полковникны һәм милләт каһарманын таныйбыз. Татарларның бу сугыштагы урынын шулкадәр ачык, табигый, ышандырырлык итеп һәм... борчылып тасвирлый алган әдипләребез күп түгел безнен Биредә әсәрнен табигыйлеге һәм ышандыру көче— вакыйгаларның автор якыннан белгән, үз иткән реаль кешеләр аша сурәтләнүендә. Урыс иле бәрелешләрендә сугышчыны, үлемнән тыш, гадәттә, тагын ике зур фаҗига, ике каршы тау һәрвакыт сагалап тора: уйламаган боерык, булдыксыз командир. Шуна күрә корбаннарыбыз да каршы яктагыдан һәрвакыт күбрәк була. Андый командир, үзенең булдыксызлыгын каплау өчен, теләсә нәрсәгә барырга мөмкин. Солдатларны коралсыз-нисез күрәләтә үлемгә куарга, ялганга, мәкергә... Зәки Зәйнуллинда да бар андыйлар—иблис токымнары. Сугыш җәһәннәмендә дә исән калып, инде тагын да үрчеделәр Корбаннары—хәйлә белмәгән гали халык. Рәйхана белән Миннебайлариын уллары һәм оныклары «Каршы таулар-ны укыйсын, ышанасын һәм менә нинди шартларда, нинди «гадел корәш»ләрдә югалып беткән безнен авылдашлар, дип уйлыйсын Күбесе сугышмын беренче айларында ук. дошманга каршы үзе теләгәнчә сугышырга да өлгермәгән килеш, шәһит киткән, хәбәрсез югалган. Авыл исеме китаптагыча Знреклебашмы. Зәки Зәйнул- линнын туып үскән Эстәрлебашымы Казанбаш Ашытбаш. Кенәбашлармы — барысынын асыл ирләрен бердәй язмыш кырган «Каршы таулар*дагы Гыйният язмышы—ин аянычлысы һәм ин табигыедыр Унсигез ир арасында ин көчлесе. ин жор сүзлесе кыю һәм тәвәккәле ул Командиры булган кеше, әйтик, лейтенант Прохоров, анын бу асыл сыйфатларын дошманга каршы сугышта акыл белән файдаланып жинүгә эшләтергә, кул астында шундыйлар булуны бәхеткә санарга тиеш иле лә бит Әнә батальон командиры капитан Азволинский да «Бу солдатлар синен терәген булырга тиеш- дип тора Тик тәкәббер Прохоров астыртын һожүмгә күчә смерш-чылар кулы һәм мәкер белән Гыйннятне юк итә Һәм монда безнен «бөек* ил чынбарлыгы өчен гайре табигый берни д» кий жннү бит чынлыкта менә шушы Гыйниягләргә. ирләребез исән-сау кайтып авылдагы эшне жннеләйтерләр. гадслсез- .1екләр.|ән якларлар, дип көткән Рәйхана ләр| I генә кирәк Прохоровлар исә илгә нинди власть килсә дә өстә калу, файдалану жаен табачаклар Сталинга да яраганнар Горбачевны ла һәм ана каршы оешкан ГКЧПны да чәбәкәйләп каршыладылар. Ельниинан да куанып бүләк алалар Хәтта Гитлер да. СССРны жинә калса, бу яна биләмәсендәге халык өстеннән хакимлек итәргә Сталиннан шәбрәкне таба алмаячак иле Ә Гыйниятнен хатасы—әнә шундый һәр иблискә буйсына белмәүдә, куркусызлы- зында. власть вәкиле каршында жебеп төшмәүдә, үзен бәйсез кеше итеп тоюда Зиннур Булатовнын рухи туганы ул Прохоровнын гасабиләнеп үз солдатларына каршы күтәрелгән пистолетын кулыннан кысып төшерә Гыйният Шунын белән ул Прохоров өчен фашист солдатыннан да явызрак дошманга әверелә «Бунт1 Бунт'-- зип буыла-буыла кычкыра лейтенант Әле генә хәтәр задание үтәп кайткан кыю разведчик өстеннән казына башлыйлар Һәм шуны ачыклыйлар: Гыйниятнен әтисе яртза көзүче Гобәйдулла Папай 1417 елла Уфа төрмәсендә атып үтерелгән икән «Большевиклар яз каракларыннан да яман халык* дигән сүз өчен Гобәйдулланын «көфер* сүзен ана каршы кансыз ззмә.тләре белән әнә шулай тагын бер раслыйлар. Гыйнияткә карата кылган мәкерләре белән дә жөпләп куялар Тик атар үз эизләренен асылын аңларлык хәлдә түгел һәммәсен карусыз буйсындыру. мингерәү чигендә фикерсезләндеру — менә нәрсә мөһим атарга Оккупант түрәләр халкы Болыззеви змга гына хас сыйфат түгел бу. тамырлары тирәндәрәк Фронтта алар хужа. күп солдат язмыизлары атар кулында, уйлаган этлекләрен эзззләми калмыйлар Моны Зәки Зайнуллин гына язмый. Бөек Ватан сугышы хакында нн яхшы әсәр дип бәяләнгән Константин Симонов трилогиясендә дә особистлар шактый эш майтаралар Шулкадәр зур мөмкинлекләре, «уяулыклары* белән үз ватан.зазз1тарына. армнянсн ин сәләтле командирларына, фикерле зыялыларга Гыйнияттәзз кыю солдатларга каршы түгел, чын дозззманга каршы көрәшсәләр, илззен фаҗигаләре чагыштыргысыз кечерәк булыр, без дә күптән жиззүче халыкка хас тормыш белән яшәр идек Әмма чын дошман хәтәр. анын белән бәрелештә башсыз калуын да бар. шунлыктан күбесе үз батырлыгын «эчке дошманнар-—шузззы ил. шушы «якллучы.тар- гасбе белән менәр зәпменәрләи немеззларга әсир төшкән һәм «азат ителеп* узебезнен лагерьларга күчерелгән сугышчылар, фашислар табаны астында калдырылып айлар буе мәсхәрәләнгән өнсез халык, ятименә кырдан бер кесә арыш урлаган уракчы хатынга күрсәтү жаен карады, «бүген .зпзтала да фронт» дигән сүзне шулар уйлап чыгарды • Каршы таулар»да Прохоровнын һзрекле- баштагы чагылышы—милиция баштызы Агишевнын сөяркәсе финагент Чолык Зәйнәбе Шузиы яззза знызз мәсхәрәсенә түзә алмыйча. Гыйниятнен хатыны түрз сабыен ияртеп анылдазз чыгып кача СССР—үз илендә качак булып яшәүчеләр ватаны Финагент Чолык Зәйнәбе Зәки Зәйнуллиннын бер әсәреннән икенчесенә күчеп тәмам шомарган, аннан бер карыш та аерылмыйча эзәрлекләп кнлзәзз камил дәрәҗәдә «яратыпсурәтләгән каһарманы, явыхзык символы. Ул «упззлнлмучен* бутызз килгән «гучмуй март* колхозызздд аны бер генә кеше лә яратмый хәтта икесе бер йөкне тартырга тиеш бхлг.зн гзрс.зсеиге.зь Кави та ана «Синен начальник НКВЛ бетон уйнаш иткәнеңне бөтен авыл белә* - дип ярып сала Анысына ук ышану з.з кыен х.нта Казан тирәсснен Явыз Ишзн башкисәрләре злр.з фынн.ззз кат кат тукмалз.зн чукын дырылгазз каһәрләп һәм юмизчз хмырть .», • , шрыз ган. диненнән зә «иырытып .пнигноз,! батырылган халкы ярасыннан n in ■ К.н.> да дәһшәтле райком ззэкн зен.> м -о пан сү зне әйтә алмас кебек. Әйтерлек кешене колхоз рәисе дә итмәсләр иле Ләкин әсәрдәге Кави да— Зиреклебашныкы шул! Күңелендә таулар горурлыгын һәм далалар иркенлеген саклый алган кешеләрне аңлау кыенрак безгә. Зәки Зәйнуллиннын үзен дә «үзләштереп- бетергән юк Шундыйлар белән Казан арты татарлары арасында рухи күпер корырга теләгәндәй, автор бу китабын әдип дусты Фәрваз Миннуллин истәлегенә багышлаган. Әйе. -упалнамучен»га туры сүзен әйтә алган Кави—Зиреклебашныкы, һәм Чолык та райком каршында рәисне эштән алу мәсьәләсен күтәргәндә, аның «шушы авылныкы» булуын зур сәбәп итеп күрсәтә. Чыннан да, колхоз яки район белән шул төбәктә туып-үскән, халыкнын үз баласы җитәкчелек итүне ил режимы бервакытта да кичерә алмады һәр төбәк, һәр хезмәт коллективы башына бәләкәй генә булса да оккупант, басып алучы, халыкны карусыз- лыкта мактый-мактый буйсындырып тотучы, ә аларнын хезмәт нәтижәсе белән читләрне балда-майда йөздерүче кирәк властьларга. Андый түрә тирә-ягына. кинәштабышка да үзенә охшашларны гына жыя. чөнки Гыйният кебекләр янында Прохоровнын чикләнгәнлеге ачык күренеп торыр иде. Аларның холкын Зәки Зайнуллин төгәл тотып алган. Әмма, беркем яратмауга карамастан. Зәйнәп ялгыз да, көчсез дә түгел. Көче— күзгә дә күренми торган системада, шәфкатьсез жәмгыятьнең кан тамырларында. Шуңа да бик яшәүчәннәр алар. Һәм нәкъ шунлыктан Зәки Зайнуллин әсәрләренә кат-кат әйләнеп керәләр. Әдипнен кисәтүедер бу безгә. Тик менә илдәшләрнең китап укымый торган яна буыны аңлармы аны9 «Пушкин кирәкмени ана. Пугачев кирәк'»—дип язган Зөлфәт мең кат хаклы бит. Зәйнәпләргә каршы як та буш түгел. Анда реаль шәхес Гали Тукай. Анын да •яшәү мөхите» әдипнен бер генә әсәре белән чикләнми Нәселдән килгән муллалыгын ташларга мәҗбүр ителсә дә, халыкка мәгърифәт нуры, яктылык һәм миһербанлык таратудан туктамый. Кайдан аның бу көче һәм иманы. Урал туфрагыннан һәм Эстәрлебаш мәдрәсәсеннән генәме? Ә бит аның бабасы Урманай мулла улы Тукай, урыснын көчләп чукындыруыннан качып, унҗиденче гасыр азакларында хәзерге Татарстанның Балтач төбәге, Салавыч каръясыннан күчеп килгән. Бу хакта Шиһабетдин Мәржанирең • Мөстәфадел-әхбәр фи әхвали Казан вә Болгар» китабында да мәгълүмат бар. Салавыч—«Керәшен татарлары сөйләшләрен этнолингвистик яктан өйрәнү» дигән темага докторлык диссертациясе яклаган Флера Сәет кызы Баязитованын туып-үскән авылы. Чукындырунын тарихын да. нәтиҗәсен дә кат-кат өйрәнәсе әле. Зәки Зәйнуллин үз каһарманының Зиреклебаш-Стәрлебашны тан калдырган сыйфатларын мавыгып яза торгач. Салавыч яклары, андагы чукындыру вакыйгалары белән кызыксынмыйча кала алмады һәм бу төбәктә беренче булып, «Шушма буйларында» исемле тарихи әсәр иҗат итте. Эш, бәлки, кызыксынуда гына да түгелдер. Гали Тукайдай имаңлы җаннарны тирәнрәк анлау әдипнен дә рухын ныгыта, кыйбласын ачыклыйдыр. Галинең образ буларак эшләнүе барыбер дә Чолык Зәйнәбенекенә житми әле. Автор моны үзе дә тоя. Тукай бабай токымын кайта-кайта өйрәнүе дә шуннандыр. Әсәрнең азагына таба без Чолык Зәйнәбе белән тагын очрашабыз. Ташкент якларына барып урнашкан да. остазбикә булып, мәҗлесләрдә Коръән укып йөри Зәйнәп. Тормышта мисаллары күп булган мондый финал уйландыра да. ышандыра да. Бу ярый бит әле, ни дисән дә Гали Тукайлар изге кыйбладан тайпылмаган, ә имансыз «упалнамучен» дин юлына баскан, дип юанырга да була. Тик менә иблислекнең кирәк чакта кыяфәт үзгәртеп булса да яшәүчәнлеге... Шуның тормышыбызда гел чагылып торуы һәм безнең андый күренешләргә карата «классик» ваемсызлыгыбыз, чын белән ялганны аера белмәвебез... Әдипләр мондый гыйбрәтләрне кем өчен кайта-кайта язалар икән сон? Зәки Зәйнуллинны күбрәк укыган саен аның сурәтләү осталыгын таный барасын. Үз каһарманнарының аерым бер вакыт арасындагы халәтен, холкын ачу өчен аңа кайвакыт бер-ике сүз, бер деталь җитә, җорлыгы да ярдәм итә. Чолык Зәйнәбенен колхоз исемен «Гучмуй март» дип сөйләве, мескен хатыннарның бичара сыерларын җигеп җир сөрүен «передовой опыт» дип яклавы анын кемлеген ача да бирә Шушындый сүзләре аша гына да үз арабыздан ничә Чолыкны таный алабыз. Ул авылда Гыйният хатынын сүккәндә «Синен ирен бизвисте пропал. Бәлки илен сатып, безнекеләрне атып йөридер»—дип кычкыра Сүзләр искиткеч нечкә сайланган. «Илебезне» дими Чолык, «илен» ди, «үзебезнеке- ләрне» дими, «безнекеләрне» ди. Чөнки Зәйнәпләр Прохоровлар үзләрен бүтән илдә, аерым мохиттә яшибез дип исәплиләр, берниләрен дә Гыйниятләр белән бүлешергә теләмиләр, аларны иш-итмиләр. Бу ил— аларныкы гына! Ирләренең яшь гомерләре, үзләренен сәламәтлекләре, балаларынын ятимлеге бәрабәренә яуланган җиңү шатлыгы да тылдагы Рәйханалар өчен түгел. Повестьның бер каһарманы дөрес әйткән: җиңү килгәч СССР дигән илгә маршал Жуковларнын да кирәге калмады. Татарстанга азмы-күпме мөстәкыйльлек алгач, бу эшне башлап йөргән милләтчеләр дә кирәксезгә әйләнде. Әдипнен тел осталыгы, билгеле. Чолык Зәйнәбен төгәл тасвирлау белән генә чикләнми, китапта Зиреклебаш-Стәрлебаш- нын һәр кешесе нәкъ үзенчә генә, үзе булып кына ачыла Кайчак бик урынлы бер генә сүз дә әсәр каһарманынын эчке дөньясын анларга ярдәм итә. Менә бер бәрелештә Зиреклебаныар ике немей солдаты эләктерәләр «Стлеляйт нет. Найн Я ес рабочий, арбайтер»—дип ялына берсе. —Атла, рабучий Безнен Миңлебай да алпавыт түгел иде,—ди ана Басыйр Чөнки шушы бәрелештә дүрт балалы Рәйхананын ире Миңлебай дошман белән сугыша-сугыша һәлак булды Күз алларында да. күңелләрендә дә шул авылдашлары гына Сөйләмгә • Минлебай» исемен кыстырып, автор аларнын күнелен ачып бирә Унсигез ирдә унсигез асыл сыйфат, һәм әдип алар хакында язып һич ялыкмый, укучыны да ялыктырмый Менә Сәйфулла белән Басыйр авылдашлары Учак Сәләхенен снаряд ӨЗГӘЛӘ1ӘН гәүдә кисәкләрен капчыкка җыялар Әйберләре эченнән дугага бәйли торган ике кынгырау килеп чыга. Тыныч кебек эшләп маташкан Басыйр әнә шул кынгырау чыңына үксеп җибәрә —Сугышка чыгып киткән көннән алып атлар сагынып тилмерде Сәлахетдин Артиллерия атларын соңгы кисәк икмәге белән сыйлар иде. мәрхүм Бу кыңгырауларны Зиреклебашка алып кайтып җиткерү өмете белән Йөрткән инде ул. бахыр.—ди Басыйр Без болар хакындагы—Стәрлебаштан, Шушмабаштан. Карадуганнан киткән ирегетләрнен ничек сугышулары, күңелләрендә ни йөртүләре, нинди шартларда һәлак булулары турындагы китапларны күптән укырга тиеш идек бит инде Сугышта катнашучыларны батырларга һәм куркакларга. исәннәргә һәм шәһитләргә генә бүлә беләбез, ә алар һәркайсы җанлы бер кеше булган ич' Кечкенә-кечкенә авылларыбыздан да утызкырык-илле ир сугышта ятып калган, хәбәрсез югалган. Ә бит һәр шәһитен, һәр хәбәрсезлекнен— үз тарихы, үз фажигасе- Зәки Зайнуллин язган унсигез ир арасында безнен авылдашларга бик-бик ошаганнары да бар Димәк, әсәр—барысы хакында Сугыш турында язамы, әллә. «Урам» повестендагы кебек, үз авылдашларының ran гади, гөнаһлы тормышын дастаннар югарылыгына күгәреп тасвирлыймы. Зәки Зайнуллин үз әсәрләренә татар тарихыннан мәгълүматлар кертеп җибәрергә ярата «Ат караклары»нда тарихи публицистика урыны- урыны белән озынгарак сузылып, әсәр тукымасыннан чыгыл-чыгып та киткәндәй була, романнын укылышын акрынайта Ә менә «Атом полигоны»нда тарих укытучысы хохол Аркадий Петрович сөйләгән кызыклы мәгълүматлар Зиннур Булатовнын әсәрдәге баш каһарман буларак рухи үсүенә булышучы бер деталь булып урынлы һәм жинел кабул ителә Ә мәгълүматлар чынлап уйландырырлык; Хохмыжск шәһәре чынлыкта Котмыш-Кала икән һәм ул татарча «кетмеш» сүзеннән, имеш «Воронеж —«бармыш». •Харьков—«Шәрә күн» сүзеннән, анда күн әйбер күп эшләнгән Укытучының сөйләвенә караганда, элек өчесе дә татар шәһәрләре тирә-ягы—татар җирләре булган Милләте безнен үткәнен без белгәннән зуррак, бөегрәк итеп күрсәтүче мондый мисаллар «Ник ямансу бу көзләр’» китабында күп очрый Аларны бердәнбер дөрес дип уйларга, әдипнен мондый ачышлары тарихыбызны мона кадәргедән чынрак итә дип расларга җөрьәт итмәгән тәкъдирдә дә (безнен чын дигәнебезгә башкалар ничек карар’), аларнын әһәмиятен әйтми калу килешмәстер Әсәрдән-әсәргә теле, сурәтләү осталыгы камилләшә барган әдипнен язганнарына ышану да арта, һәр яна китабы өметне үстерә Әле көз ямансулыгы ла шигырьдән вакытлыча гына килгәндер анын каләменә.