ТУКСАНЫНЧЫ ЕЛЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Кешелек җәмгыяте өчен гаять мәгънәле дата—2000 нче ел якынлашып килә Бу дата тормышыбызнын төрле тармаклары турында житди уйлануларга этәрә, үткән чорга нәтиҗәләр ясауны, киләчәк елларга күз салуны сорый Шул уңайдан "Казан утлары" журналы редакциясе язучыларга һәм киң катлам укучыларга, әдәбият сөючеләргә гасырыбызны йомгаклаучы туксанынчы еллар әдәбияты турында түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итә —Соңгы ун-унбнш елда басылган кайсы әсәрләрне (проза, поэзия, драматургия, публицистика) әдәбиятыбыз казанышы дип саныйсыз? Ни өчен? —Сезнеңчә, туксанынчы еллар татар әдәбиятында нинди уңай сыйфатлар бар? Ә кайсы яклар Сезгә ошап җитми? Киләсе гасырга Сез кайсы әсәрләрне алып керер идегез һәм татар әдәбиятында нинди сыйфатларның өстенлек алуын теләр идегез? —Әдипнең җәмгыятьтәге урынын киләсе гасырда ничек итеп күз алдына китерәсез? Фоат Галимуллин: оңгы ун-унбиш елда күңелгә куаныч китергән әсәрләр байтак язылды һәм укучыларга барып иреште. Мондый сөенечле хәл сүз сәнгатенең барлык төрләрендә дә күзәтелде Мин аеруча күзәтеп барырга тырышкан прозага килгәндә, эш болайрак тора: биредә тормыш күренешләрен иңләүдә, мөһим темаларны күтәрүдә киң колач сизелә Күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый мирасының кайтуы. Г Ибраһимов. Ф Әмирхан. Г Рәхим. Г Гобәйдуллин, Р Фәхретдин һәм башка затлы шәхесләребезнен мона кадәр читкә тибәрелеп киленгән әдәби һәм фикри хәзинәләре бүгенге иҗатчылар өчен таяну ноктасына әверелде Милләтебезнең үзбилгеләнүгә, дәүләтчелеген торгызуга, хакыйкый тарихын булдыруга омтылышы та каләм көчләрен активлаштырды Тарихилык принцибының һәм публицистик пафосның өстенлек итүе, барыннан да элек, әнә шушы алшартлар белән билгеләнде М Хәбибуллинның .Илчегә үлем юк». .Шайтан каласы». .Сөембикә- ханбикә һәм Иван Грозный». .Батый хан һәм Ләйлә». .Атилла». Р Батулланын •Сөембикә», Ф Латыйфинын .Хыянәт», Ж Рәхимовнын «Батырша» кебек романнары халкыбызнын тарихи фикерләвең үстерүдә аеруча мөһим роль уйнадылар. Шул ук вакытта егерменче гасырның ин вәхшилек чорын—шәхес культы котырган елларның афәтен күрсәтеп бирү дә үткен мәсьәләләрнең берсе 9 * С сыйфатында алга килеп басты. Бу юнәлештәге иң олы сүзне инде хәзер мәрхүм булган әдибебез, Колыма газапларын кичергән И. Салахов әйтте. Аннан соң Г Тавлинның «Афәт», Р. Кәраминең «Каргышлы этаплар», Р. Мөхәммәдиевнен «Сират күпере», А. Гыйләжевнын «Йәгез, бер дога», Л Бадыйкшаннын «Мөртәт», Г. Ахуновның «Идел кызы» һәм башка әсәрләр бу хәлләрнең үзәк өзгеч күренешләрен жанлы итеп күз алдына китереп бастырдылар. Безнең илебез дөньяда иң көчле һәм дәһшәтле империяләрнең берсенә әверелгән иде. Ләкин аны җимерү бер-ике кеше тарафыннан бик тә җиңел эшләнде. «Ни өчен шулай булып чыкты?» дигән сорауга жавап табу да әлләни кыен түгел. Чөнки көч-куәтнен нигезе изгелеккә таянып тормый иде. Шуны ачып бирүгә Р. Мөхәммәдиевнен «Кенәри—читлек кошы». А. Гыйләжевнын «Балта кем кулында?», Т. Галиуллинның «Тәүбә», Н. Фәтгахнын «Кырык дүртнең май аенда» әсәрләре багышланды, алар укучылар һәм җәмәгатьчелек тарафыннан игътибар белән кабул ителделәр, киң янгыраш алдылар. Өлкән әдибебез Ә Еникинен «Кояш баер алдыннан» дигән китабы аерым бер вакыйга булды. Сонгы елларның тагын бер игелекле ягы шунда: нәкъ менә әлеге чорда безнен әдәбиятта 3. Зәйнуллин, Т. Галиуллин, Р Сибат. 3. Хәким, Н. Гыйматдинова кебек берсеннән-берсе талантлы, хәзер әдәбиятыбызның төп көченә әверелгән язучылар пәйда булды. Алар ике меңенче елга каләм көчләренең олы традицияләрен үз җилкәләрендә күтәргән хәлдә кереп баралар Бәхетебездән, татар әдәбиятының иҗат көчләре әле һаман тулылана бара, өлкәннәр каләм куюга, эстафетаны заман рухын һәм таләпләрен сизгеррәк тоючылар күтәреп ала. Татар әдәбиятының яшәүчәнлек чыганагы әнә шунда да инде. Ә инде «туксанынчы еллар татар әдәбиятында нинди унай сыйфатлар бар9 Кайсы яклар Сезгә ошап җитми? Киләсе гасырда әдәбиятыбызда нинди сыйфатларның өстенлек алуын теләр идегез?» дигән сорауга жавап мондый. Туксанынчы еллар әдәбияты, минем карашымча, егерменче гасырның бер генә унъеллыгына охшамаганча, үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Ул— чын мәгънәсендә азат әдәбият Социалистик реализмның тынны кыса торган кыршауларыннан арынып, күңел кушуы буенча иҗат ителә торган әдәбият Халкыбызның олы тарихын, затлы асылын булганыңча сурәтләү—шулай ук анын иң күркәм сыйфатларыннан. Кешенең күңел дөньясы, иң тирән интим хисләре матур рәвештә, шактый иркен, шул ук вакытта, халкыбызга хас булганча, тыйнак, оялчан итеп сурәтләнә торган хасияте дә—төп үзенчәлекләрнең берсе. Дини эчтәлек, кеше рухының бай катламын тәшкил иткән ислам тәгълиматына бәйле хис-кичерешләр бирелешенең торган саен киңрәк урын ала баруы турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Детектив әсәрләр урынына җинаять кылуның бөтен эзлеклелеген күрсәтүгә корылган әсәрләр барлыкка килү дә—заман билгесе. Боларнын бөтенесе тормышыбыздагы гаять кискен үзгәрешләр белән бәйле Әдәбият—ул чынбарлыкның көзгесе, телиметеләмиме, андагы хәл-әхвәлләр каләм әһеленең фикерләү һәм хис итү хасиятләренә тәэсир итми калмый. Ләкин, югарыла санап кителгәннәрнең күбесен хуплаган хәлдә дә. җенси азгынлык һәм җинаятьне пропагандалаган әсәрләр ижат ителү күңелгә шом сала. Чөнки борын- борыннан матур әдәбият бездә саф әхлак һәм сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү чарасы булып хезмәт иткән. Анын бу сыйфатына алга таба да тугры каласы иде Кайберәүләр: «егерменче гасыр ахыры татарлар өчен шушы йөзнең беренче унъеллыгына охшаш», диләр. Болай диючеләрне аңларга мөмкин. Ник дигәндә, 1905 елның октябрь аенда халык басымы астында патша хөкүмәте кайбер ташламалар ясарга мәҗбүр булды. Аерым алганда, безгә—татарларга да—үз телебездә вакытлы матбугат булдырырга мөмкинлек барлыкка килде Шуңа охшаш хәлне без гасырның соңгы унъеллыгында да күрәбез. Дөрес, коммунистлар хакимлеге елларында матбугатсыз яшәдек дип әйтеп булмый. «Ватаным Татарстан» газетасы (төрле елларда «Кызыл», «Совет», «Социалистик» кебек аергычлар белән) чыгып килде. «Безнең юл» (соңыннан «Атака», «Совет әдәбияты». «Казан утлары») журналы хәтта 1941-45 еллардагы сугыш вакытында да яшәвеннән туктамады Балалар, яшьләр, хатын-кызлар һәм юмор-сатира яратучылар өчен дә махсус матбугатыбыз булды Алар халкыбызнын иҗтимагый анын формалаштыруда гаять мөһим эш башкардылар Әдәбиятыбыз-сәнгатебезне үстерүдәге рольләре гаять зур булды. Автономияле җөмһүрият шартларындагы кысынкы шартларда да без театр, рәсем, музыка һәм башка төр сәнгатьләребезне шактый югары дәрәҗәдә үстерә алдык Татар халкынын зур өлеше илнен икътисады, мәдәнияте, иҗтимагый үсеше белән идарә итү мәктәбен үтте. Димәк, йөзьеллык ахырындагы татарлар үзләренен гасыр башындагы элгәрләреннән бик нык аерылалар Әйе, 1917-1980 еллар ахырындагы татар матбугаты рәсми хакимият рөхсәт иткәнне генә яза алды. Ә мондый хәл иҗтимагый фикер, әдәбият-сәнгатъ үсешснен берьяклы булуына китерде. Шулай килеп чыга, көндәлек матбугат булдыра алмаганны (ана рөхсәт ителмәгәнне) әдәбият үз өстенә алды Әдәби әсәрләрдә, юл араларына гына яшереп булса да, яшәп килүче җәмгыятькә тәнкыйть карашлары да үткәрелде. Совет хакимияте елларында мондый әсәрләрне бәяләү өчен махсус ижат ысулы да уйлап чыгарылды, ул—тәнкыйди реализм Ләкин бер шарт белән— тәнкыйди реализм, алар карашынча. социалистик чынбарлыкка кадәрге яшәешне генә фаш итәргә тиеш иде Ләкин чынбарлыкта алай булмады Г Ибраһимовнын «Адәмнәр», Ф Әмирханның «Шәфигулла агай». Ә Еникинең «Саз чәчәге». • Рәшә», А. Гыйләҗевнын «Өч аршын жир». Н Фәттахның «Артта калган юллар» («Кырык дүртнең май аенда») кебек әсәрләр язылды. Ф Әмирханныкыннан башкалары үз вакытында ук укучыларга да барып иреште Беренче карашка, алар төрле шартлардагы кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне күрсәтеп бирүгә багышланганнар кебек Ләкин, шул ук вакытта, әлеге әсәрләр социалистик чынбарлыкка бик нык тәнкыйть буларак та кабул ителде Биредә социалистик реализмнын төп принципларыннан берсе— чынбарлыкны революцион үсештә сурәтләү таләбе бозыла Бу нәрсә хакында сөйли- ’ Рус шагыйрьләренең берсе әйтмешли, «Россиядә шагыйрь бары тик шагыйрь генә булып кала алмый» Г Ибраһимов икърар иткәнчә, шагыйрьнең «хыялы әллә кая. ерак, югары һәм хыялый галәмгә алып китә, ләкин хакыйкатьтән китә алмый Һаман шул үзе сөймәгән, нәфрәтләнгән вак, түбән тормыш эчендә яшәргә мәжбүр була Шуннан бик күп шагыйрьләрнең эш гаре «аһ-зар илә», тормышка ләгънәт илә тула. Чөнки тормыш анын теләгәнен бирми, жуанычлар калдырмый- 1911 елнын 4 мартында- тарихта реакция еллары дип аталган чорда—Г Тукайның Әстерханда яшәүме каләмдәше Сәгыйть Рәмиевкә язган хатындагы менә бу юллар шагыйрьнең чын йөрәктән ачыргалануы булып чыккан да «Күз алдым караңгыланды, милли тормыш, милли хәяттән вә үземнең хыялларыннан тәмам өмил кистем Мин бит синең шикелле, саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит» Г Тукай, шул замандагы Г Исхакый кебек үк. милләт шатланганда гына шатланган, милләт кимсенгәндә үзен хәсрәтле хис иткән Татар милләтен чын мәгънәсендә дәүләтле, телле, ирекле итү мәсьәләсе, уналтынчы йөзнең аныр мирасы буларак, егерме беренче гасырга да хәл ителмәгән хәлдә кереп бара Шуңа күрә туар гасырның язучысы (ихлас милли рухлы каләм әһелләре) табигать хозурлыгын, күзен иркәләгән матур күренешләрне генә җырлаучы булмас, ул нн әүвәл кавемдәшләренен бүгенге хәле, киләчәге турында гамьләнер Әдипнең җәмгыятьтәге урынын киләсе гасырда да анын халык мәнфәгатьләре белән яшәвенең дәрәҗәсе билгеләячәк. Әлбәттә, мәхәббәт, гыйшык турындагы әсәрләр лә кирәк Болар—яшәүнен бер ямен тәшкил иткән хасиятләрдән Әмма халкына, иленә мәхәббәттән аерылган яратуның кыйммәте шунын кадәр генә Язучының җәмгыятьтәге урыны туган халкынын кояшыбыз астындагы урыныннан, анын тулаем язмышыннан бәйле Шул язмышның якты булуына каләм осталары кертә торган өлеш кимемәскә тиеш!