Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ УЧАГЫ СҮНМӘСЕН

Басылып чыккан һәр яна китап авторны укучыга якынайта Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгакүренешләр. геройларнын эшхәрәкәтләре артында язучы үзе һәм чынбарлык торуын белгән хәлдә дә, анын белән йә килешәсен. йә бәхәскә керәсең: фикер карашларны чагыштырып, нәрсәнедер яклыйсын, нәрсәгәдер каршы төшәсең. Ю. Сафиул- линнын «Пар канат» җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты. 1997) белән танышып чыккач та шундыйрак халәт кичерү кулга каләм алырга этәрде.. Драматург бүгенге укучыга да. тамашачыга да яхшы таныш Үткән тарихыбызның фаҗигале чорларын чагылдырган «Идегәй» трагедиясе Г Камал театры тормышында вакыйга буларак кабул ителде, белгечләр һәм тамашачылар тарафыннан уңай бәяләнде К. Тинчурин театрында куелып килгән «Ләйсән ире Хәсән» комедиясе дә тормышчанлыгы. куелган проблемаларның ачык-анлаешлы булуы, чор каршылыкларын уңышлы тотып алуы белән әйбәт тәэсир калдырды Ю. Сафиуллин пьесаларына Әлмәт. Минзәлә театрларының да теләп мөрәҗәгать итүе мәгълүм. «Пар канат» китабына тупланып бирелгән пьесалар артында чор. заман вәкилен күрәбез Ул—җәмгыятьтәге үзгәрешләрне ачык сиземләүче, аларга үз мөнәсәбәте булган, һәртөр әхлаксызлык, битарафлыкны кабул итмәүче кеше Бу унайдан Ю Сафиуллиннын «Сабантуй» гәзите укучыларына әйткән теләгенең үзе һәм әсәрләре өчен таяныч-терәк булуын күрәбез «Гаилә учагыгыздан читкә аерырга берәүгә дә юл куймагыз! Татарстан дип аталган туган илебез, туган җиребез—ул да бит безгә яшәү бирүче учак Туган телебез, газиз милләтебез дә учаклар Алар балкып торганда Татарстаныбыз да, без дә бәхетле булырбыз! Бәхетле милләт башка милләтләргә дә бәхет китерә» Чыннан да. драматургның әсәрләрен берләштерә, ал арны инләп үтә торган хис-яшәешебезнен бүгенгесе һәм киләчәге турында җитди уйлану Кеше тормышта начарлык, гаделссхлек, әхлаксызлык күренешләре белән очрашып тора Аларга киртә итеп нәрсәне куярга'1 Күп гаепне заманга, үзгәрешләргә сылтап үзебезне үзебез акларга гына тырышмыйбызмы9 Бездән сон килгән буын нинди булыр9 Әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләп драматург алгы планга яшьләрне, ягъни аларнын үзара мөнәсәбәтләрен. дуслык, мәхәббәт, гаилә мәсьәләләрен куя Боларга буыннар арасындагы бәйләнеш, милли үзенчә лекләрнс. изге гореф-гадәтләрне саклап калу, яшәүнен олы мәгънәсен анлау әхлак сыйфатлары тәрбияләү һ 6 проблемалар килеп кушыла Җыентык исеме итеп атынган «Пар канат» драмасы сиксәненче елтар уртасын да илдә башланып киткән үзгәрешләр тәэсирендә язылган Исеменнән күрен гәнчә. үзәктә мәхәббәт гаилә кору мәсьәләсе торса да. авторны авыл кат хохтар ның хәле, яшәешкә үтеп кергән эчкечелек, әхлаксызлык кебек яман галәтләрнен артуы борчый Авыл хуҗалыгы институты студен ты Рафис зур планнар белән яши Ул авылның, авылдашларының авыр тормы шы. алар мәнфәгатьләренең кайгыртылмавы турында ачынып сөйли, анын сәбәпләрен эзли Шактый акыллы кеше буларак. «ran-гади агроном кисәгенә ат булып җигеләсе, сука булып сукалыйсы бар» икәнен дә анлый. әмма «әзергәбәзер булып» яшәргә өйрәнгән егет әлеге авыр эшкә генә алыныр)а теләми, авылны перспективасыз, үсәргә шартлар юк дип саный Үзе турында шактый югары фикердә булган Рафис «Агач булып пганнарга үлән булып калу— җинаять!»—ди һәм ул укучы каршына һавалана торнага кы зыгып яшәүче буларак килеп баса Әнә шулай икеләнеп, урталыкта калган егет тормыш лабиринтында буталып бетә Үзе Асияне яратып, ана өйләнер)ә теләсә дә. яшь вакытта ошатып йөргән Рәйхананы» «яратам» дигәнен кире кага алмый Б Л Китап күзвтү Шәһәрдән кайткан Эльза-нын «без ирекле партнерлар идек» дигән сүзеннән гаҗиз кала. Әфганнан кайткан кызу канлы, дөреслекне яратучы, шул ук вакытта бөтенесен көч белән хәл итәргә омтылучы Азаматның каршылыкларын да хәл итә алмый «Миңа башка юл калмады Бөкрене кабер генә төзәтә» дип упкынга сикерә. Минзәлә театры тарафыннан куелган спектакльгә язган рецензиясендә Н Ханзафаров: «Шәхси ирек, горурлык, тирәлеккә протест, туачак улы каршында җаваплылык хисе анын сонгы карарга килүендә хәлиткеч роль уйный»,—дип язса да. (Ханзафаров Н Кая барабыз, җәмәгать? Социалистик Татарстан — 1991, 23 гыйнвар.) укучы анын бу адымын хупларга да. гаепләргә дә белми Моның белән егет кемгә нәрсә исбатлый сон? Ул бит хәл ителмәслек җинаять эшләмәгән, шунын өстенә Асиянең баласы да булачак. Үз вакытында А. Әхмәдуллиннын «Пар канат» драмасында исә табигыйлек һәм психологик мотивлаштыру җитми»,— дип язуы нәкъ менә шундый вакыйгакүренешләрдә автор позициясенең ачык түгеллеген билгели иде. Шуңа да Рафисның ирләр-хатын нар хыянәте турындагы, бигрәк тә «хатын-кыз хыянәтенә очраган ир башта гаиләне, аннары җәмгыятьне, ахыр чиктә дөньяның үзен җимерергә керешә» яисә үлеме алдыннан «Зәйнәп апа, син инанган нәрсәләр изге. Аларны син сакламасаң беркем дә сакламас» дигән сүзләре дөрес һәм автор карашы булып торсалар да, герой эш-гамәленен логик дәвамы булып бетмәгәнлектән. эчке мәгънәсен югалталар Гомумән. Рафис тулы канлы характер дәрәҗәсенә үсеп җитә алмаган, бу исә әсәрнең гомуми таркаулыгына китерә. Драмада тагын ике зур мәсьәлә игътибар үзәгендә тора. Берсе—авылларның ташландык хәлгә төшү сәбәпләре Автор моның бер яктан, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы колхоз җитәкчеләренә. икенче яктан, бөтен ил күләмендә афәткә әверелгән урлашуга бәйле икәнен күрсәтә. Соңгысы аша яшәп килгән системаның шул ук урлашуга һәм аерым оешмаларның колхоз җилкәсендә яшәүләренә юл ачуы, мөмкинлек бирүе тәнкыйтьләнә. Күренешләр артында объектив рәвештә хакимиятнең халыкны тишек чиләк, ватык арба белән калдыруы ачыла Бу унайдан вакыйгаларның таралып беткән авылнын ярымжимерек мәдәният йорты фонында баруын да билгеләп үтү кирәк. Моның белән драматург татар авылына янаган куркынычның, афәтнең зурлыгын ачык итеп, сәхнә түренә куеп күрсәтә. Җәмгыятьнең яшәү рәвеше, тормыш шартлары халыкның әхлак сыйфатлары белән бәйле. Бу авылда да инде эчкечелек яшәү рәвешенә, тотрыклы гадәткә әйләнгән. Әтисе үләр алдыннан васыять урынына «улым, җәннәткә чыктыгыз сез, рәхәтләнегез әйдә» дип әйтеп калдырган, шуна да Ибраһим аракы турында «Чукынсам чукынам, әмма ташламыйм. Хатынымнан да кадерлерәк ул мина»,—ди Ин кызганычы, әхлакый кыйммәтләр урынына буыннар арасында әлеге чир тора. Ул исә ин элек кешене шәхес буларак юкка чыгара, аннары гаиләне тарката һәм әкренләп милләт яшәешенә дә куркыныч белән яный. Әлеге зәхмәт үз кочагына Ибраһим. Шаһинур кебек өлкән буын кешеләрен генә түгел. Финат шикелле яшь ирләрне дә тартып алган. Егет үз тотнаксызлыгы белән әнисенең «бәгырен аяк астына салып таптаган», исерек килеш урлап кайткан хатыны Рәйхананы да бәхетсез иткән. Шуңа да Финатнын: «Их. хатын- кызлар. кайда сезнең матурлыгыгыз? Кайда ул безне гашыйк иттерә торган нәфислек. Мөлаемлылык?» дигән сүзләренә Рәйхана жан авазы белән җавап бирә: «Сез сатып эчеп бетердегез!» Бу яшь хатын яшәү матурлыгын, киләчәккә ышанычын югалткан Анын һәр сүзендә, гамәлендә ялгызлык, мәхәббәт газабы, үзенең бәхетсезлеге сизелә. Рәйхана башкарган җыр да лейтмотив булып, мәхәббәт, гаилә мәсьәләсенә драматург фикерләрен тирәнәйтә, баета: яшәү өчен, тормыш кыенлыкларын җинү өчен парлы булу, кем беләндер үзара аңлашып, инне иңгә куеп янәшә бару кирәк Яшь буынның тормышка әзерлеге, гасырлар дәвамында халыкта тупланып килгән изге гамәлләргә, традицияләргә мөнәсәбәте, ата-ананын рухи дәвамчысы була алуы турында уйлану күп әсәрләрнен нигезендә ята. «Пар канат» та Асия белән Рафис. Финат белән Рәйхана язмышлары аша үзенчәлекле чагылыш тапкан бу мәсьәлә «Бердәнберем минем» драмасында Диана һәм Данил образларына бәйле. Вакыйгакүренешләр ике гаиләнен яшәү рәвешенә, тәрбия системасына нигехтәнеп тасвирлана. Гастроном директоры әнисе Галия һәм фәнни институт хезмәткәре булып эшләүче үги әтисе Гыйльфан белән яшәүче Диананың әлегә дөньясы түгәрәк, өй тулы байлык, кыйммәтле җиһаз Суыткыч та затлы ризыктан бушамый, бөтен дефицит әйбер беренчеләрдән булып аларга килә. Кыз акчага да бернинди мохтаҗлык кичерми. 15 яше дә тулмаган Диана бар нәрсәнен дә аныңча гына булуын тели. Шуна да ул Данилның үз-үзен тотышын, эшгамәлләрен анлап бетерми Аның үбешергә теләмәвенә, вино эчмәвенә гаҗәпләнә. Ләкин автор кызны тиз генә гаепләргә җыенмый Яшьләр мондый, тегенди дип кычкыручылар әйләнәтирәбездә еш очрый. Ә соң аларны айларга, тынларга теләүчеләр бармы9 Без үзебез еш кына начар үрнәк бирмибезме? Диананың әнисе дә өч тапкыр кияүгә чыккан, әмма—барыбер бәхетсез. Кеше тормышында акча, байлык никадәр зур роль уйнаса да, ул яшәү мәгънәсенә әйләнеп калырга тиеш түгел. Адәм баласы дуслары, якыннары белән эчкерсез аралашуга мохтаҗ. Башкача ул күңел тынычлыгын. жан җылысын югалткан, үзен генә яратучыга әйләнә Шуна да драматург 17 яшьлек Данилнен авылдан килеп төшкән әнисе Әдибәне һәм әбисе Бибигайшәне яратып, үз итеп сурәтли Аларнын гадилеге, гадәтилеге, үзара самими мөнәсәбәтләре Диананы да үзгәртеп җибәрә Авыл әбисе Бибигайшә авторның табышы булып тора. Тау ягы диалекты белән сөйләшүче жор, тапкыр телле әби милли образ буларак ачыла. Күңел күтәренкелеге, тирән оптимизм, турысын әйтүе белән ул башка образларны да тулыландырып җибәрә. Халык тәҗрибәсен үзенә туплаган Бибигайшәнең Диана белән бик тиз уртак тел табуы да шактый мәгънәле Кызга әлегәчә нәкъ әнә шундый мөнәсәбәт, өлкән буынның әхлак сыйфатларын күрсәтүче, сеңдерүче кеше булмаган икән Тел тегермәне тартучылар «Нигез туздыручылар» драмасында сүздән эшкә күчә Алар кешенең аны, акылы белән генә түгел, мал-мөлкәте, йорт-җире белән дә теләсә ничек эш итә алабыз дип саныйлар Юл төзү оешмасы җитәкчесе Халли Кәлиевич. ПМК начальнигы Сам ит кебекләр өчен изге төшенчәләр юк. Үз мәнфәгатьләрен тормышка ашыру максатында (бу очракта күп бүлмәле фатир алу), алар теләсә нинди түбәнлеккә төшәргә, алдарга, кимсетергә әзерләр. Тагын шунысы бар—әлеге түрәләр бу гамәлләрен хөкүмәт исеменнән эшлиләр Самитнын «Властька каршы барасынмы9 Әле син шулай хөкүмәткә каршымыни9 !» дигән сүзләреннән дәһшәтле 37 еллар исе аңкып тора. Әсәрдә Самит, Хөлли Кәлиевич. анын улы Руслан кебекләрнең чын йөзләрен, әхлакый түбәнлекләрен ачуга кин урын бирелсә дә. үзәктә Мәрьямбану әби язмышы тора Ике бала үстереп, аларны чын кеше итә алмадым дип борчыла ул. Улы Габдулла эчүчелеккә сабышкан, 17 ел инде әнисе янына кайтканы юк, хәтта хат та язмый Кызы исә, кияве Хөлли белән бер булып, әнисе сүзенә колак салмый Драмада бер йорт турында гына сүз барса да, мәгънә күпкә кин. Әлеге матур бизәкле, борынгы осталар тарафыннан салынган йорт ул— милләтебез, ана хас булган матур сыйфатлар; йорт ул— безнен ата-бабадан килгән яшәү рәвешебез, гореф-гадәтләр, традицияләр, йорт ул—буыннар арасындагы бәйләнеш, васыять итеп тапшырыла торган изге теләкләр, тәрбия чаралары, йорт ул үзара ярдәмләшүгә нигезләнгән мөнәсәбәт, кешене кеше иткән әхлак сыйфатлары Кешеләргә ярашып, яхшатлы булып матур сүзләр сөйләп йөрүчеләр нәкъ менә әлеге изге әйберләргә, төшенчәләргә кизәнәләр, аларны аяк астына салып таптап, халыкны «кызыл прәннек» белән алдалап, манкортка әйләндерергә телиләр. Моны бит чит-ятлар эшләми Харитон сүзләре белән әйткәндә «Ятлар туздырганда бер хәл. Үзеннекеләр туздырганда бу инде чыннан да куркыныч» һәм өстәргә кирәк— кызганыч га Шуна күрә Мәрьям бану әбинең үлеме дә фаҗига буларак кабул ителә. Хәйлә юлы белән әлеге йортта ике бүлмә алган Самит кайчандыр урлап алып кайтып баскыч ярыкларына такталар кадаклаган булган икән (шунысы да бар. әлеге адәм актыгы ике ел яшәгәне өчен әбигә бер тиен акча түләмәгән), качып киткәндә ул шуларны кубарып ташлый. Мәрьямбану әби абынып егыла һәм такталардагы кадакларга бәрелеп башын тишә Жан газабы аша бодай да әбине рухи үлемгә китергән кеше исемен йөртүче бу бәндәләр, анын якты дөнья белән саубуллашуына да сәбәпче булалар Вакыйгаларның тормышчанлыгы. интонацияләрнең ачыклыгы, публицистик рухы белән «Нигез туздыручылар» драмасы әдипнең уңышлы әсәрләреннән берсе булып тора Драматургның «Ни булган бу ирләргә9» пьесасы җыентыктагы башка әсәрләреннән аерылып тора. Эш шактый үзенчәлекле исемдә генә түгел. Автор төрле төбәктә, жирлектә үсеп, төрле тәрбия-белем алган кешеләрне очраштыра: 40 яшьлек Картлач— берейтор, ягъни кыргый хайваннарны, җәнлекләрне буйсындыручы. кулга ияләштерүче (ялгыш- масам. мондый сәер профессия кешесе безнен драматургиядә беренче тапкыр); 24 яшьлек егет—Рафаэль Ленинградта туып-үсеп. Мәскәүдә белем алган; 28 яшьлек Касыйм да Себер якларын гизгән, ә 17 яшьлек Сөембикә исә яна гына авылдан килгән. Егетләрнең үзара мөнәсәбәтләрен, эш-гамәлләрен бәяләүче булып авыл кызы тора. Тормыш тәҗрибәсе дә булмаган, шактый беркатлы Сөембикә үзенең эчкерсезлеге, сафлыгы, бай әхлагы белән кулыннан күп хайванжәнлекләрне генә түгел, байтак хатынкызларны да үткәргән Картлачка каршы тора ала. Ул—Рафаэль сүзләре белән әйткәндә, «атаклы берейторнын муенын сындырган нәни тай» Әсәрдә «кем кемне» дигән тартыш бара. Картлач, берничә ел элек, йомшак табигатьле Касыймны үзенә буйсындырган һәм аның яраткан кызы Гөлинәне җәберләгән. Егет әлегә кадәр берейторнын теләгенә каршы килә алмый. Тормышта үзе теләгәнне эшләргә гадәтләнгән Картлач бу юлы Рафаэль белән Сөембикәдә үз алымын сынап карый, ләкин югарыда әйтелгәнчә житди каршылыкка очрап, качып китәргә мәҗбүр була. Пьесанын буеннан-буена драматург куйган сорауга жавап эзләнә: бу ирләргә ни булган? Ни өчен берәүләр башкалар ихтыярына тиз бирелеп, алар кулында уенчыкка әверелә, ә икенчеләр исә кешене түбәнсетү, кимсетүдән, буйсындырудан тәм таба? Әлеге сораулар һәрберебезне үз тормышына, әйләнә-тирәсенә игътибар белән карарга этәрә. Үзебез дә еш кына горурлыгыбызны җуеп, кемнәрнеңдер теләген үтәргә мәҗбүр булабыз түгелме? Шомарган, оста «буйсындыручылар» кулындагы мескен, ихтыярсыз «тай» булма- сак иде—язучы әйтергә теләгән төп фикер әнә шул. Әсәр интеллектуаль пьесага якын, анда шактый житди фикер көрәше бара. Шул ук вакытта вакыйгаларның тоныграк булуы, драматик хәрәкәтнең җитенкерәмәве дә сизелә. Пьеса жанрын трагикомедия дип күрсәтү дә бәхәсле кебек, ул драма кысаларыннан чыкмый. Дөрес, пьеса режиссер күзаллавы буенча сәхнәгә куелганда жанр үзгәрешләре дә кичерергә мөмкин. Автор, күрәсең, спектакльне трагикомедия итеп күрсәтүне кирәк дип саный. Бу уңайдан шуны да искәртеп китәргә мөмкин: «Пар канат»ның жанрын драматург «драма» дип билгели, ә спектакльгә язган рецензиясендә Н. Ханзафаров «трагикомедия*гә тартым дип күрсәтә. Пьесаларда куелган мәсьәләләрнең социаль-әхлакый яңгырашы, аларның хәл ителеше әсәрләрнең тулаем сәнгатьчә эшләнеше белән тыгыз бәйлелектә тора, шуна да авторнын уңышлы табышларын күрми мөмкин түгел. Язучы үз әсәрләренең жанр үзенчәлеген ачык сиземли, аларны оста итеп сәхнә закончалыкларына нигезли, шуның белән режиссер һәм артистларга спектакльне эшләүне җиңеләйтә. Драматургның тагын бер үзенчәлеге—геройлар сәхнәдә күренгәнче үк аларга башка персонажлардан бәя бирдерү. Ә бу исә еш кына әсәрдәге каршылыкны көчәйтә, драматизмны тирәнәйтә. «Пар канат» драмасында ире Ибраһим «овчарка» дип атаган Зәйнәп апа заман алып килгән «авыруларга» каршы тора алмаудан аптырап калган, әмма «гомере буе бөртекләп җыйган изге нәрсәләрне таптатмаган» саф күңелле ана булып ачыла. Ю. Сафиуллин әсәрләренә публицистик эчтәлек хас. Пьесада барган бәхәс артында һәрвакыт автор үзе сиземләнә. Ул персонажлары аша укучыга эндәшә, аны кисәтә, нәрсәгәдер өнди, ваемсызлыктан арынырга чакыра. Сюжет эчтәлегенә. нигездә, унышлы бәйләнеп киткән бу күренеш әсәрләрдәге психологик киеренке халәтне, хис-кичерешләр ташкынын укучы-тамашачыга аңларга ярдәм итә. Шулай итеп, «Пар канат» җыентыгы Ю Сафиуллинның татар сәхнә әдәбиятында үз урыны, үзенчәлекле урыны бар икәнен тагын бер кат раслый. А Гыйлә- жев әйткәнчә, үзе дә «пакъ кеше, ак кеше...» булган шәхес Кеше дигән олы зат өчен, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен тирән борчылып яза.