ТӘНКЫЙТЬ ТИРӘСЕНДӘ
Үзләре сүздән пцбәннәр, кунәре тездән түбән. Эт кебек һаулап яманым. куз йомалар яхшыма Г. Тукай и өчендер. Галимхан Ибраһимовның «Тормыш»нын 194-195 нче номерында Гаяз әфәнде тугрысында язган мәкаләләрен укыгач, минем күңелемә шул шигырь парчалары килде. Яна гына яфрак ярып килә торган әдәбиятымыз. анын таза-нык терәге булырга тиеш тәнкыйтебез ниләр күрми? Әдәбиятымызда калын, унике тиенлек кечкенә романнар, йөрәк яргыч Нат Пинкертон вакыйгалары, чын тормыштан алынып, ләкин күбрәк русчадан урланып язылган милли драмалар, русчадан үзгәртелеп үз исеме артына язылган тагы милли хикәяләр (Мәсәлән, Кәбир Бәкернен «Ахунд хәзрәт»е, «Йолдыз» гәзитәсснен бу ел Гаспринский номерында чыккан русларның мәшһүр юмористлары О Л Д ОРлан (Оршер Йосиф Львович) урланган «Дәвер» хикәясе), тәнкыйтебез дә шундый черек юл берлән бара һәркем тәнкыйть яза Аңлаганы да яза. аңламаганы да гәзитләрдә исемен бастырып чыгара Мәхрүм «Сибирия» гәзитәсенлә Вәкъкас (С. Сүнчәләй) дигән берәү Гаяз әфәнденең «Шәкерт абый»сы дөньяга чыккач, бер мәкалә язып, ул әсәрне тетеп ташламакчы булган иде, Сәбәп бик табигый тәнкыйтьче әфәнде хикәянең рухын түгел. мәфһүмен (эчтәлек) дә аңлап бетерә алмаган Аныңча, кызнын бер тугъма шәкерт абыйсының үзенен сенлесенә суй касд (начар ният) кылуы мөмкин түгел (Юкса, кыз берлән шәкерт бертуганнар түгел) Бу сәбәп Вәкъкас әфәндегә бик зур бер сәбәп күренә лә. ул бөтен көченнән каравыл кычкыра Н Бичара тәнкыйтьче, ихтимал, хикәяне икенче мәртәбә укып анлар-төшенер иде дә, ләкин ул нигә кирәк, исем гәзитәгә керде, максуд хасил. Тагын «Шура»да мөгаллим Сәгъди нинди тәнкыйди мәкаләләр язмады. Бер Аллага гына мәгълүм—бары да булды. С. Сүнчәләй берлән Фатих Сәйфинең сүзләшүләре. Ярулла Вәли берлән Г Батталның кычкырышулары бары да бит тәнкыйтебезнең бер кисәкләре. Бу әле тәнкыйтебезнең тирес ягы. Уң ягына карасак та, шундый ук кызганыч бер мәнзара. Бервакыт бер динче галим бер юристыбызны шагыйрь диеп, аны Пушкин берлән чагыштырып маташкан иде. Тик бунда бер аерма бар: юрист әфәнде бервакытта шагыйрь булып азапланмаган... Тагын иң соңыннан Галимҗан Ибраһимовның тәнкыйди мәкаләләре. Галимҗан Ибраһимов шактый күп тәнкыйди мәкаләләр яза. Ул Тукаевны да аңар халык тарафыннан бирелгән «Халык шагыйрь»леге урыныннан сөрмәкче булып бер зур гайрәт күрсәткән иде. Ләкин укучы халык Тукаевның Тукаевлыгына шулкадәр ышанганнар ки, бер мәртәбә йөзләрен җыердылар да һичбер тәэсирләнми һаман шул иске фикердә калдылар! Тукаев шагыйрь! Ул мәҗмугадагы башка мактау мәкаләләре дә шулай ук тавышсыз-тынсыз үттеләр. Чыннан караганда бу мәкаләләр илтифатка алынырлыклар иде. Андый чалыш карашлы мәкаләләрне җавапсыз калдыру үзе бик зур җавап булса да, «Гыйшык корбаннары»ннан башлап хәзергә кадәр Галимҗан әфәнденең кечкенә генә илтифатны күтәрерлек әдәби исеме дә бар бит. Хәтта «Аң» журналында берәү: «Әдәбиятыбызда булачак үзгәрешләрне Галимҗан әфәндедән башка кеше ясый алмас», мәфһүмендә бер комплемент та әйтеп куйган иде. Килик сонгы мәкаләләргә: мин Гаяз әфәнденең әдәби тарихыннан, «Мөгаллимә»сеннән катгый нәзар Галимҗан әфәнденең «Тормыш»та язган мәкаләсе хакында гына сөйлим. Мөхәррир—тәнкыйтьче мәкаләсен матур-матур сүзләр белән башлый да «һәрбер мөхәррир бөтен әдәби гомерен тик бер идеягә генә хезмәт итәргә тиеш», дип зур бер казыя (тезис) китереп бастыра. Исбат өчен руслардан Толстойны, Арцыбашевны, читтән инглиз шагыйре елавык Байронны, үзебез татарлардан мәкаләчеләр-публицистлар Риза казый, Рәшид казый, Исмәгыйль Гаспринскийны ала. Аныңча менә шул бөтен күрсәткән кешеләр бөтен әдәби гомерләрен гел бер идеягә генә хезмәттә үткәргәннәр. Толстой бөтен нәрсәсен «якыныңны сөй» флагы астында язып, Арцыбашев «Тән матурлыгы» турында гына яза. Риза, Рәшид казый. Гаспринский һаман бер идеягә генә хезмәт иттеләр. Ә Гаяз әфәндедә, никадәр озын әдәби тарихы булса да, бер төс юк. Ул бервакыт «ысулы җәдитче» иде. аннан сон социалист булды, аннан соң порнографист(?) (пычрак нәрсәләр язучы) була башлаган иде. Дүртенче дәвердә бытописательгә әверелеп, иң ахырда «Мөгаллимә»не язып, бөтенләй төсен югалтып җибәрде»,—ди. Ләкин Галимҗан Ибраһимовның алган мисалларын чынлабрак тикшереп карасак бөтенләй башка нәрсә күрәбез. Иң әүвәл Толстой. Бөтен тәнкыйтьчеләр Толстойны «Якынынны сөй» идеясенә хезмәт итүен белә торып, «Севастополь хикәяләре», «Казак хикәяләре» дигән нәрсәләрен укып, андагы гаскәрнең баһадирлыгына, каһарманлыгына баш июгә бер дә шаккатып калмыйлар, һәрбер тәнкыйтьче сугышчы баһадирларга, каһарманнарга баш ию «Якыныңны сөй» идеясенә хилаф икәнен белсәләр дә, Толстой бу хикәяләре белән һәм дә бик кадерле хикәяләре белән үзенең әдәби төсен, мөхәррирлек физиономиясен үзгәртте дип кычкырмады һәм кычкырмый. (Бу хакта укыгыз Иванов—Разумникны). Буны белер өчен Толстойның әсәрләрен һәм тәрҗемәи хален уку җитсә кирәк. Килик Арцыбашевка Г. Ибарһимов бу модадагы рус мөхәрриренең шул мәкаләсендәге зикер кылган «Жена», «Ревность». «Санин» дигән нәрсәләрен укыган да ул әсәрләр хакында рус әдәбиятында чыккан бернәрсәгә дә күзе төшмәгән булырга кирәк. Чөнки Арцыбашевны чынлабрак укыган кеше аны «бөтен әдәби гомере тән матурлыгы турысында рәнжетә язып үткән» диеп халыкка таныштыру кадәр ялгышлык кылмас иде. Арныбашевнын «Жена»сыннан ул һәм аннан сонгы хикәяләрен, билхасса, (атап әйткәндә) «Смерт Ланде»—«Ланденын үлеме» дигән хикәясен уку анын да бервакыт «Якынынны сөи» идеясенә хезмәт итүен һәм ул тугрыда язуын күрсәтәләр. Бу бөтен рус әдәбиятына гына түгел, Арцыбашевны аңлап укыган һәрбер кешегә мәгълүм бер факт Шуның берлә бергә. Арцыбашев ул «Якынынны сөй» идеясенә хезмәт итеп, соныннан «Тән матурлыгы» диеп яза башлаган икән, анын берлә үзенең әүвәлге физиономиясен үзгәртми. Бу шундый фикерләр берсенең булуы берлән икенчесенең булмавы лязем булып килми. Гаяз әфәнде дә шулай ук. Ул әүвәл Хәлимне. Ризаны «жәдитчеләр» итеп. Мансурны социалист ясаган икән, соңгысы берлә әүвәлге фикеренә хилафлык кылмый. Мисаллар кирәк булса, бик күп: алыгыз мәшһүр драматург, бөтен дөньяга, иң караңгы милләтләргә үзенен «Баткан колокол»ы берлә мәгълүм һауптманны (1862-1946. немец язучысы) ул элек киндерчеләр—фәкыйрьләр тормышыннан алып «Киндерчеләр» исемле пьесасын язып, соныннан «Ганнсле»дә христианнарда мәхәббәт тугрысында язгач, бер дә мөхәррирлек физиономиясен үзгәртмәде Бу әсәрләр һәр икесе әдәби кыйммәтләре берлә (гәрчә идеяләре бер булса да), немец әдәбиятында зур урын тоталар Шул көннәрдә генә Максим Горькийнын «Детсво» дигән бер повесте чыгып, бөтен рус әдәбиятын шаулатты Сәбәп бик зур бу хикәя берлә талантлы рус мөхәррире үзен бөтенләй икенче ягын күрсәтте Бу хикәя Горькийнын әүвәлге тоткан юлыннан, идеясеннән шулкадәр ерак, шулкадәр аерма зур. бәгъзе бер тәнкыйтьчеләр «Әүвәлге әсәрләрен язучы Горький моннан да горький— ачы иде. Бу әсәре берлә Максим Сладчайшийга әйләнде» дип кул чаптылар. Гәрчә бу үзгәреш фикрә бөтенләй яңадан туу—перерождение булса да. Горькийнын әдәби куәсенә бер дә тап сукмады (укыгыз. Чуковскийны) Килик Гаяз әфәнденең өченче дәверенә Галимхан Ибраһимовча әйтсәк, порнография -«Тормышмы бу?», «Шәкерт абый» дәверенә. «Тормышмы бу’’» китап базарына чыккач, шул ук Г Ибраһимов «Шура»да «Ике йөз елдан сон инкыйраз»ны язып үткән мөхәрриребез өчен «Тормышмы бу9» берлән икенче мәртәбә туды» мәфһүменләрәк бер сүз әйткән иде инде Шул ук әфәнде шул ук әсәрләр тугрысында бөтенләй башка .нәрсәләр сөйли Ул бу әсәрләрне порнографиягә кертә дә хәлфәләрчә «бу әсәрләрне гаиләгә кертергә ярамый» дигән вәгазьләр сөйли башлый «Тормышмы бу?», «Шәкерт абый»ларда порнография бар дип порнографиянең нәрсә икәнен белмәүче кешеләр генә әйтә алыр. Порнография дип оятсыз нәрсәләрне, шул оятсызлыкка (яхуд пычраклыкка) укучының дәртен артыру өчен язылган нәрсәләргә әйтәләр ки, бу Гаяз әфәндедә бөтенләй башкача-киресенчә Анын каләме бу урыннарны язганда, әйтерсең лә, шул тормыш тарафыннан җәберләнгән. каһәрләнгән каһарманнарның канлы яшьләренә буялып яза. безнен күңелебездә бер җирәнүкызгану тойгысын уя га ки. аңлый алган кеше (порно)'рафияне белгән кеше) ирексез елый Чөнки бу чын тормыш, чөнки бу тормышта безнен бетмәс- төкәнмәс кешеләремез изелә. Анын былчырак булуында мөхәррир гаепле түгел Шундый тормышны шулай язып чыгара белү Гаяз әфәндедә булган бер кәмаләт, анын әдәби тарихына бик зур бер плюс Икенчедән, рус әдәбиятында ачык— дөрес язу берлән мәшһүр Купринга әдәби таж кидергән, сатлык кыхтар тормышыннан алынып язылган «Яма» дигән романы. Максим Горькийнын бик күп нәрсәләре, билхасса. (атап әйткәндә) «Трое» дигән хикәясе порнографиягә кертелмәгәндә. «Тормышмы бу?», «Шәкерт абый»ларны порнография) ә кертүне, гомумән, әдәбиятны азрак аңлаган кеше генә булдыра алыр. Тагын Галимхан әфәнде порнографнет мөхәррирләргә мисал итеп рус мөхәррирәсе Вербиикаяны ала Рус әдәбиятында тәнкыйтьчеләр Вербицкаяга нинди генә исем кушсалар куштылар, берсе дә аны порнографистка диеп атамады. Затән, Вербицкая хатын-кызнын шәхси хөррияте тугрысында бик күп яза торган бер мөхәррирә ки, буны белер өчен анын берничә романын, калын журналларда чыга торган берничә мәкаләсен уку житә. Г. Ибраһимовның Вербицкаяны халыкка порнографистка диеп таныштыруы ул мөхәррирнең язган нәрсәләре берлән таныш булмауны гына күрсәтә. Г. Ибраһимовның мәкаләсендә ин ят бер җире булса һәм кичерелмәслек бер хатасы булса, ул да беллетрист (хикәяче) Гаяз әфәндене публицист (мәкаләче) Риза, Рәшид казыйлар, Гаспринскийлар берлән чагыштыруыдыр. Рус әдәбиятындагы ялгышларны һәрбер татар үткәрерлек диеп хисап кылу—монысы да. гомумән, әдәби тәнкыйтьче өчен бер дә гафу ителмәслек. Анын соңында мәкаләчеләр берлән хикәячеләрнең тоткан юллары аерым икәне аз гына әдәби хазы (зәвекъ) бар кешегә дә мәгълүм бернәрсәләр бит. Әгәр дә Галимҗан Ибраһимовның «Альбом»ындагы сәнәигы нәфисә хадимнәре арасына юристлар, тарихчылар рәсемен кертүен, андагы «гали вә вөҗданлык берлә бизәкләнеп укырлыгы калмаган сатхи (сай) мәкаләсен әлеге ялгышлыкларга кушсак, шундый бер тәэсир чыга ки, шундый кешеләрнең сәнәигы нәфисә тугрысында сөйләүләренә шаккатып каласың. Гади баш берлә генә уйлап карагыз: ысулы җәдидә мәктәпләре, Русия татарларының сәяси вазгыятьләре тугрысында язылган Гаспринский мәкаләләре, Рәшид казыйның мөфти төшерү тугрысындагы мәкаләләре. Риза хәзрәтнең мөселман киеме хакындагы мәкаләләренең Гаяз әфәнденең гел әдәби генә әсәре «Сөннәтче бабай», яки «Остазбикә»се берлә ни мөнәсәбәтләре бар! Мәкалә бөтенрәк булсын өчен Галимхан Ибраһимов мисал иттереп алган Байрон хакында да берничә сүз әйтергә кирәк булса да, бик озакка китүеннән куркып, мин «Дон Жуан»ны язган, «Поверь, смерть вовсе не страшна» дигән шагыйрьгә елавык шагыйрь исемен бирү көленеч бернәрсә икәнен генә әйтеп үтәм. Менә Г. Ибраһимовның «Мөгаллимә» тугрысында язган мәкаләсенең мөкаддимәсендә (кереш) шундый нәрсәләргә очрыймыз: бу ялгышлар барысы да «Гаяз әфәндедә идея—гая ул юк» казыясен исбат намендә ясалганнар. Ләкин бу шундый исбат кылынмаслык казыя Анын өчен бер-ике рус мөхәриррен уку, аларга үз тарафыннан исемнәр тагу гына бик аз. Гаяз әфәнденең әдәби кыйммәтен белер өчен, анын берлә халыкны таныштырыр өчен битараф, чын тәнкыйтьчеләр кирәк. Минемчә, бу урынны Галимҗан Ибраһимов тота алмый, чөнки анын җинаять булырлык шул мәкаләсендәге хаталары Г Ибарһимовнын битарафлык, чынлык берлә күпме исәпләшүләрен бик ачык күрсәтәләр. Г Ибраһимов тәнкыйтьче буласы килсә, Гаяз Исхаковнын бездәге әдәби кыйммәтен, билхисса, «Мөгаллимә»нең нольгә мөсавилеген (тигез) исбат итәргә тотынса, ялган мисаллар алмасын, фактларны икенче төрле иттереп күрсәтмәсен. Бу зур мәсьәләне исбат өчен әллә кайчан башка кереп чыккан нәрсәләрне бер чәй янында җыеп чыгарып салу гына аз һәм әдәбиятыбызның мактанырлык бер әгъзасы Гаяз әфәндегә генә түгел, әдәбият тарихымызга да гафу ителмәслек бер җинаять. Тәнкыйтьче булыр өчен сәнәигы нәфисә тугрысында колакка ишетелгән берничә матур җөмләләр, модада булган рус мөхәрирләренен исемнәре генә җитеп бетим, чөнки бер инглиз шагыйречә генә әйтсәк тә: «Тәнкыйтьче үзенен матурлыктан алган тәэссератын (впечатлениясен) башка юллар берлә әйтә ала торган бер кеше» булырга кирәк