ШИГЪРИЯТ
Лена Шагыйрьҗан
Әй, гомерләр... Элегия Яшьтәшләр олыгаеп, картаеп баралар... Очтылар оядан онык вә балалар... Елгалар саекты, түмгәкләр калыкты, Үзгәрде без торган авыллар, калалар... Кон саен түгел дә—шом сала күңелгә: Берәмләп-сәрәмләп китәләр танышлар. Җырлар да елдан-ел яңгырый бүтәнчә. Үзгәрә тавышлар, күз-караш. багышлар... Карыйм да дустыма, үземне күрәм мин. Көзгедән күргән күк: нскерәм. беләм мин... Уенчак күңелем сүрелә көннән-көн. Бик сирәк шаярам, бик сирәк келәм мин... Азаеп барамы уенда кызыклар?. Тик аның каравы—муенда сызыклар.. Карусель туктаусыз, карусыз әйләнә. Тарая бара күк. тирә-юнь. әйләнә... Минем дә бар иде чәчәкләр җыйганым. Иң татлы хисләрнең хуш исен тойганым. Аздырмы тапканым, күптерме—җуйганым. Балҗимеш тәмнәрен татыплар туймадым. Минем дә бар иде өзелеп сөйгәнем. Сызылып эчемнән, янганымкөйгәнем. Күз нурым түгелде, очкыны сүрелде. Күңелем моң белән күмелде... Лена Шагыйрьҗан Матәм җилләре Мәрхүм Нил абыем истәлегенә Бу җилләре тагын ник котыра, Әллә соң бу минем үчле җанмы? Әллә канатлары каерылган Рухым соңгы тапкыр талпынамы?. Бу җилләрдә—минем җан ачуым, Үзәгемнең шартлап өзелгәне. Уласам да ятып—әҗәл өчен Ул бит фәкать—черки безелдәве... Бу җилләрдә—минем газраилга Ябырылып яуган каргышларым. Әллә инде күңел манарам да Кыйшаеп шул җилдә авышканмы? Карт тирәкләр кебек сыгылып сыкрыйм, Бу иңемдә—потлаппотлап ташлар. Нәфрәт-газапларның тамырларын Бәлки җилләр төптән йолкып ташлар?.. Бу тормыштан үлем тәме килә, Бу җилләргә үлем шомы сеңгән. Бу һавадан үлем исе аңкый. Бу җанымда яшәү дәрте сүнгән... Әллә соң бу кансыз газраилнең Котыра-котыра бәйрәм итүеме? Әллә—тәннән айрылган бер җанның Кубарылып җирдән китүеме? Түзәр микән йөрәк, ярылмыйча, Үтәр микән кара кайгыларым?! Җитәр микән тотып җигәр көннәр Котырынган җилнең айгырларын?! Җигүен бер анысы җигәрмен дә, Җиңеп булмас әҗәл афәтләрен... Учларыма батып кергән инде Тырнак очларымнан—нәфрәтләрем... Канга—канмы? Әллә Җанга—җанмы?.. Күпме тора җирдә хәзер үлем?! Чөмертәсе иде вәхшиләрдән Ташып аккан кан-яшь, газап күлен! Гаҗизлектән Бик тә иске, бик тә мескен Җир шары. Олагырга мәллә моннан Бер яры?.. Искелеге—хакыйкатькә Ялганган. Мескенлеге—«дөрес» ясау Ялганнан... Җир читенә түгел, Җирдән Качсаң да, Кайтып. Җирне өр-яңадан Ачсаң да,— Алдар Ялган, башны ташка Орсаң да. Үзе белән никахлашып Торсаң да... Инде гарык булдым, дисәң Ялганнан, Хыяллансаң котылырга Яманнан,— Иң әүвәле—үз-үзеңнән Чыгып кач! Күгәреп беткән дөньяңның Күген ач!.. Утырма син гел ояда, Оема! Төкер дә кит череп-кипкән Коега... Гап-гади матдәгә җисемең Әүрелсен.— Әүрелсен дә, таш кыяга Бәрелсен... Бәрелсен дә, челпәрәмә Уалсын. Бетсен бар да! Уалсын да, Югалсын! Бетсен Чынлык шул мизгелдә! Берьюлы— Бетсен Ялган! Җуелсыннар Бер булып... Кирәкми дә аерып тору Аларны. Шуңардан бит күрдек бөтен Зарарны. Тоташсыннар, берексеннәр Үзара. Маташмыйча берсен-берсе Узарга... Җир ярылса—калыр барыбер Ялганы. Ярамаган тагын безгә Калганы... Көн итәргә җайлы булыр Шыр ялган. Чынлык эзләп, күпмебез ба шын ярган... Кайда кеше—шунда Чынлык Вә Ялган. Икесе дә бер үк канга Буялган... Ял итсен дулкыннарым... .Агып барам агымда. Маяк та юк алдымда. Кем юксыныр, кем эзләр?— Табыл да. югал монда... Гаепләмә, апаем, Гаҗәпләнмә, агаем!.. Алыр юлда арыдым— Тыныч кына агаем?.. Йөзен каршы—агымга. Бетте бетен көчләрем. Дулкыннарым ял итсен, Талды ярсу хисләрем... Килә ннде яшисем Үз хәлем белеп кенә. Су өстендә тирбәлгән Төнбоек кебек кенә... Гаҗәпләнмә, апаем, Гаепләмә, агаем. Туйдым пәри туеннан— Салмак кына агаем?.. Хәтта «дөнья бетсә дә>, Агыймчы үз җаема, Агыйм үз уңаема,— Тынгы кнрәк җаныма... Сүнде мәллә «либидо*? Түгәрәкләнде хәят. Шушы бөек халәтне Яулап алдым, ниһаять... Илаһи мәҗүсилек Үзем илаһи булмакчы, Үзем һаман мәҗүси: Айга карап теләк телим— Күктә—йолдыз мәҗлесе... Күзем—Айда, үзем кайда?— Моңга батып, онытылам. Бер ашкынам йолдызларга. Бер Аллаһка омтылам. Мәҗүсидер мин, билләһи, Чишмә-Суга табынам. Адвяпм тылсым кырында, Югалам да, табылам. һәр агачның, һәр чәчәкнең ТыңльЖм дога кылганын... Сәлам бнрәм Иясенә һәрбер күлнең, елганың... теләк көче мәгънәсенә. Әле Җирдән, әле Күктән Ялварып бәхет сорыйм. Бер Аллага инансам да, Йолдыздан язмыш юрыйм... Бисмилладан башласам да Мең дә бер эшләремне. Ышанам ырымнарына. Юрыймын төшләремне... Шәригатькә буйсыныйммы. Әллә—Табигатькәме?.. Әллә... хакмы күрәзәче. Фалчыларның әйткәне?... Аллам бардыр, Аллам бердер. Кояш та бит бер генә... Илаһилык баскычыннан Бер төшәм дә, бер менәм... Мәхәббәт турында Бер син генә түгел инде Мәхәббәттән куркып качкан... Көлде күктәй ялгыз Аем: «Әй. тилекәй. серен ачкан...» Тиңнәрсез тилмерде йөрәк. Үз-ишсез өзелде үзәк. Әллә дөнья күлмәгендә Булдым инде сәер бизәк! Мәхәббәт ул җан юлдашы: Бер яшьлектә, бер картлыкта... Елларны да. юлларны да Санамый ул ераклыкка. Гакыл белән хис көрәше Бу дөньяда мәңге бакый... Гакыл исә. исенә төшкәч. Сөю тәрәзәсен шакый. Боз тауларын эретерлек Кайнар иде юкса хисем. Бер җавап юк! Калмады һич Кыл да кыймылдатыр көчем. Мәхәббәт ул серле талант. Гыйшыкмыйшык кына түгел. Кыйшыкмшйшык йөрүләрдән Җәберләнә генә күңел. Кемнәр генә бетерер түләп Чын Мәхәббәт. Сөю хакын?! ... Мәхәббәт хакында тагын Нәрсә язсын ялгыз хатын?.. 1996 1996 Әнәс Исхаков ТАУЛАРГА ИЛТӘ БУ СУКМАК Төрле еллардан Өем, өем таулар— Таулар уртасында бер авыл. Тау сукмагы Утыз Имәнине Барысыннан да күбрәк белә ул. Мин дә атлыйм гасыр сукмагыннан, Тузгыган җыр сарыла колакка. Ирекле җыр дала буйлап йөри; Башын салмас түбән коллыкка. Тау сукмагы... Барам Имәнигә, Юл урамый, таулар тирәли, Гүя тау башында көтә мине Яшел кәләпүштән Имәни. Көзләр рәсеме Көзләр йөри, Җилләр сискәндерә басуны, Күк йөзләре сүрән... Әллә моңсу, әллә ачулы. Көзләр йөри, Шәрәләнгән кырлар буйлатып. Тузаннарны юа. Уҗымнарда яңгыр уйнатып. Көзләр йөри, Хәзерләнгән кебек еракка. Бөтенләйгә түгел, Вакытлыча килгән кунакка. Әнәс Гатуф улы ИСХАКОВ (1945) — шигырьләре моңа кадәр көндәлек матбугатта, күмәк китапларда басылды. Ә. Исхаков - Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы. Төрле чагы була болытлармын: Агылганы, туктап калганы, Тузаннарны җыеп узганы, Күңелгә җыр булып тамганы. Болытларга барам, Болытларга агам, Күңелемдә шундый тибрәнеш. Болытлардан бозлар яуганда да, Юк күңелдә сыкрау, Юк әрнеш. Әрләмә лә мине... Бу җанымнан «Өтер хаталар>ын эзләмә. Кил яныма, онытылыйк әле Болытларга охшаш бу мәлдә... Онытылыйк, Кояш күрми торсын, Кайчак көтә күңел төннәрне. Әй, бу тормыш болытларга урап Сынамаган дисең кемнәрне... Сынатмыйк ла, Онытылыйк әле бу мәлне... Миләш Юл аркылы үрелеп, Ике миләш кушылган (Юлым үтә шушыннан). Кызыл ут тәлгәшләре... Тибрәлә талгын җилгә. Кыңгыраулар көенә Моң тама сары җиргә. Туйга җиккән дугадай Бизәнгән чуклар тагып... Миләшләр юлга багып Төшәрләр төсле тамып. Ут тәлгәшләрен кагып. Сокланам, уйга калып. Син киткәч Коймаларны санап буран йөри, Төтенләнеп ярсып тирбәлә. Ишегемне килеп дөбердәтә. Гүя бәла якын тирәдә. Мичтә соңгы кисәү сүнеп бара, Кайнар күмер көлгә күмелде. Күкрәгеңә куеп йөрәгемне, Җылытасы килә күңелне. Син кайдадыр, миннән ерак кебек. Гайбәт йөри ике арада Якты дөнья гүя сүнеп бара. Аклык төренгәндәй карага. Ишегемне ачып чыгып киттең... Юк, борылма инде, борылма! Соңгы кисәү соңгы сүзен яза Кайнар эз калдырып корымга.Таулар сары, басу өсте Әйтерсең кызган таба. Көйдереп барча дөньясын Кояш тамчысы ява. Күкнең болытсыз гөмбәзе Зәһәрле зәңгәр төстә. Яңгырлар сорап табына Кеше илаһи көчкә. Доньяларын дер селкетеп Йөргән иде лә бәндә. Нинди көчсез, нинди мескен Адәми зат бу мәлдә. Сьшый кешене Табигать, Түземлеме, юкмы син? Җирдәге кипкән кылганмы? Җәядәге укмы син?Бәхетем миңа Таң нурлары төсле тоела. Саран төсе Кагыла да китә уема. Бәхет куам. Шуңа, ахры, һәрчак юлда мин. Ә бәхетем Күренә дә, китә югалып. Үргә менәм, Ә ул инде күчеп өлгергән. Төшсәм, бәхет— Көтеп тора башка бер үрдән. Саубуллашу Уйна сызып, җырла өзеп, Язларым бара узып. Яшьлегем кала өзелеп, Кала ул кулын сузып. Кырлар исе, кояш исе— Беренче сөю хисем— Калалар еллар артында, Калалар, инде нишлим?! Вакытлыча булган икән Җитәкләшкән юлыбыз... Аккош кебек ак парым бар— Китәбез, сау булыгыз! Карыйм әле үткәнемә Талганчы ике күзем. Йөрәгем кала шул якта, Калалмасам да үзем. Таулар сары, басу өсте Әйтерсең кызган таба. Көйдереп барча дөньясын Кояш тамчысы ява. Күкнең болытсыз гөмбәзе Зәһәрле зәңгәр төстә. Яңгырлар сорап табына Кеше илаһи көчкә. Доньяларын дер селкетеп Йөргән иде лә бәндә. Нинди көчсез, нинди мескен Адәми зат бу мәлдә. Сьшый кешене Табигать, Түземлеме, юкмы син? Җирдәге кипкән кылганмы? Җәядәге укмы син? Болгар ташлары белән сөйләшү Шәһәр эзләп килеп чыктым— Каршылады чал кылган. Таш шәһәрдән, таш нәкынштәя Шушы хәрәбә калган. Гөл сарайлар күмерләнеп Көн-төн сыкрап янган. Ташлар калган. (Аларны һич Ташлап булмый дөньядан.) Таш манара— торып калган Кара манара булып. Агармаган бу кара төс Гасырлар күпме юып... Бу урында шәһәр булган; Ә хәзер таш та кылган. Таш белән сөйләшеп йөрнм, Бер уй китми акылымнан: Әллә шәһәр читтә калган— Кергәнмен ялгыш юлдан? ... Матурлыкны каралтырга Таш бәгырьләр табылган. Дала! Чиксез дала. Атлар чаба. Кояш-жайдак Атлар куып бара. Янып, пешеп атлар чаба, Киртәләрне ишен юллар сала. Уйга калып юл буенда кала картлар. Ярсып үтә япь-яшь атлар. Араларны үлчим, Безгә житкән ләбаса Узып китәр чаклар. Бу сүземнең башыдырмы. Уйларым оча ерак. Әллә бу тормыш бик матур. Әллә сон кырысрак? Озатып калам жырларымны Гомерем үрләренә. Моңсызларга моң өләшен Керсен күңелләренә. Көннәрем чаптар атымдай Тын алмый чаба, чаба. Юллары ерак, сагышы йөрәктә кала, кала. Бу сүземнең башыдырмы... Соңы була күрмәсен. Күкрәгемдә жыр чаткысын Язмышлар сүндермәсен