Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАМИЛ УСМАНОВ ТУРЫНДА ӨЧ РИВАЯТЬ

Язучылар вафат булгач алардан китаплар гына тугел. куп төрле риваятьләр дә. колактан колакка йөри торган кызыклы сузләр һәм хәтта имеш-мимешләр дә кала Әлеге сузләр. риваятьләр теге яки бу язучы хакында басылып чыккан монография яисә мәкаләләр хәтле ук мәгълумат бирергә мөмкин Шамил Усманов та узе хакында байтак риваятьләр тудырган легендар шәхес Аны исән чагында ук -татар Фурмановы- дип йөрткәннәр Чыннан да, Усманов та революциягә хәтле ук большевиклар фиркасендә торган, гражданнар сугышында комиссар булган, ә аннары популяр язучы—драматург, прозаик, очеркист, фантастик әсәрләр иҗат итуче Шамил Усмановка багышланган куп санлы мәкалә һәм монографияләрнең исемнәре генә дә куп нәрсә турында сөйли -Революция тарафыннан чакырылган-. -Кызыл легион комиссары-. - Революция сугышчысы һәм елъязмачысы-. -Революция солдаты-. -Каләмне штыкка тиңләп- . -Гасыр каһарманлыгы- һ 6 Бу язмамда мин Шамил Усманов иҗатына анализ ясауны максат итеп куймыйм Әдәбият сөючеләргә кызыклы һәм файдалы булырдай берничә риваятькә генә тукталып утмәкче булам Беренче риваять у хөл 1917 елнын феврале белән октябре арасында була. Унсигез яшьлек Шамил ул чагында Акчуриннарнын туку фабригында (Сембер губернасы) слесарь булып эшли. Әлбәттә, бу инде— тынгысыз еллар, давыллы чор Күпсанлы фиркалар төзелә, митинглар шаулый. Эшчеләр дә *сонгы һәм хәлиткеч һөжүмгә- әзерләнеп коралланалар Шул ук вакытта фабрикантлар да йоклап ятмый Эшчеләр арасында шундый сүз тарала: имеш Акчуриннар корал һәм башка сугыш кирәк-ярагы туплыйлар икән, аны Тимошкинодагы йортларында яшереп саклыйлар икән Фирканен Гурьевтагы большевиклар секииясе Шамил Усмановка бик җитди эш куша: кыэылгвардиячеләрнен кечерәк кенә бер отряды ярдәмендә Акчуриннар йортына тентү үткәрергә' һәм менә өстене күн куртка кигән, биленә наган таккан Шамил отряды Акчуриннар ихатасына килеп керә Әмма язмышнын усал шаяртуы диген Акчуриннар бусагасында аны үзенен бертуган абыйсы—патша армиясенен поручигы икенче Усманов—каршылый Ләкин ул. Шамилдән аермалы буларак, либерал карашларда тора Акчуриннар белән дә дуслашып алган, хәтта туганлашырга да исәбе бар кебек. Менә шул егет «пролетариатның сугышчан отрядына - юлны бикләмәкче була диген' Шамил шундук кобурасыннан корал тартып чыгара —Яки син безне үткәрәсен. яки мин сине үз кулларым белән —Ат!—дип катгый җавап бирә ана абыйсы Шундук, күрәсен. катырак сүзләр лә өстәгәндер инде Бәлки әле -манка- да дигәндер—Шамил чыннан да бик яшь бит әле Б Amy тавышы яңгырый. Абыйсының гәүдәсе аша атлап Шамил өй эченә үтә. Анда җентекләп тентү ясый, табылган коралны алып чыга, Менә бу вакыйга тирә-яктагы татар авыллары халкын шаккатыра— бертуганнар бер-берсен үтерә башлады бит! Ул хакта хәтта бәет тә чыгаралар. Бу бәет илленче еллар уртасына хәтле телдән телгә йөри. Шунысы кызык: бу бәеттә моның ише хәлләрнең бөтенхалык фаҗигасе булып тәмамланасы алдан әйтелә, кисәтелә. Шул ук вакытта бәет Усманов гаиләсе тормышындагы конкрет вакыйгаларны да теркәп калдырган Анда бу хәлне ишеткәч ана кешенең акылдан язуы һәм шактый вакытлар үз акылына килә алмый йөрүе әйтелә. Ә Шамилнең хак динле әтисе (ул Мәккәгә барып хаҗ кылган кеше) башкисәр малаен чын күңеленнән каргый, туган йорт бусагасын атлап керүне гомерлеккә тыя. Ләкин инде большевистик идея белән тәмам очынган Шамил моны уйлап та бирми. Ул һаман «дөнья болгатуын* дәвам итә. «архиреволюиион адымнар»ны бер-бер артлы ясап кына тора. Әле генә без сөйләп үткән бу риваять чыннан да дөрес микән соң? Үз әтисе турында озак еллар буена материал туплаган һәм «Хәтер күзләре* дигән китап чыгарган Айсылу Сагайдак бу вакыйга хакында бөтенләй искә дә алмый. Бер вакыт мин аннан «Әлеге хәлне нигә бер дә искә алмыйсын?* диеп сораган идем. Аның җавабы шундыйрак булды: бәеттән башка бүтән бер генә дәлил дә юк шул. Үз туганын үтерү кебек фаҗига чыннан да булса, аның әтисе атмаган булырга да мөмкин. Анын отрядындагы берәр кызылармеец аткан булу ихтимал... Ә халык фантазиясе моны Шамилгә яккандыр... Ә менә икенче бер тикшеренүче Альберт Яхин (аның да бу хакта китаплары һәм бер пьесасы бар) атуын чынлап та Шамил аткан диеп бара, ләкин үзенең абыйсын түгел, ә туган тиешле кешесен. А. Яхин әйтүе буенча да биредә ачыкланып җитмәгән нәрсәләр бик күп. Шуна күрә ул да бу вакыйганы үз китабына кертмәгән. Икенче риваять менә бу вакыйга исә күпкә соңрак була. Инде гражданнар сугышы беткән Дивизия комиссары булып алган Усманов—хәзерге дәрәҗәгә күчерсәң, бу генерал дигән сүз—Казандагы пехота командирлары курсында политбүлек начальнигы булып эшли. Башта Шамил Усмановнын бик чибәр кеше булуын әйтеп узыйк. Атаклы артистка Г алия Кайбиикая аны хәтта чын ир-ат үрнәге диеп тә атый. Ул буйга озын түгел, әмма нык. таза гәүдәле була һәрвакыт гимнастеркадан һәм галәфи чалбардан йөри, ялтырап торган хром итекләр кия. Хәрби фуражкасы яшьләрчә бер якка янтайтыбрак киелгән, аңа сыеп бетмәгән коңгыртрак чәчләр бүселеп чыгып тора Биленең бер ягына кавалерия кылычы, ә икенчесенә маузер таккан. Менә шушы кеше буш вакыт таптымы—кулына каләм ала... Бу вакытта инде ул беренче хатыны белән аерылган, анда анын Айсылу исемле кечкенә кызы үсеп килә... Ә Шамил Усмановнын күнелен инде ул чактагы татар сәхнәсенең йолдызы булган Асия Измайлова биләгән. Бер мәлне Асия Измайлова концерт бирергә дип Урта Кабан күле буена урнашкан Командирлар курсына килә. Элек Аркадия бакчасы диеп йөртелгән урын. Менә шушы ямьле урында концерт беткәннән сон алар бик күптән утыртылган паркның матур аллеялары буйлап йөриләр. Шундый тыныч җәйге төн була бу. Күктә ай яктырта. Сандугачлар сайрап тора. Шул чагында кинәт мылтыктан аткан тавыш ишетелә һәм куркынган хатын-кыз тавышы яңгырый. Шундук курсантлар йөгереп килә һәм алар мондый күренешкә тап була: комиссар Шамил Усманов җиргә утырган да. аягыннан итеген салырга азаплана. Ә итек эченнән кан ага. Янәшәсендә артистка Измайлова. Ул ана итеген салырга булышып маташа. Билгеле инде, йөгереп килгән курсантлар шундук булышырга тели, кайберләре исә тирә-юньгә таралып комиссарга аткан дошманны эзләп тапмакчы була. Ләкин гажәп: комиссар үзе аларны туктата. —Кирәкми... Мин үзем бит... Аякка ялгыш үзем аттым бит мин.„—ди ул. Ә Курсантлар яралы комиссарны күтәреп күл буена хәтле китерәләр һәм көймәгә утыртып госпитальгә алып киләләр Сонрак исә Шамил Усманов үзенен дусларының берсенә болай дип серен чишә: —Аягыма үзем аттым бит мин. Юләрлек белән. Асиягә булган мәхәббәтемне раслыйсым килеп!.. Югыйсә, ул минем яратуыма ышанмый йөри... Яратуымны раслардай дәлилләр таләп итә бит... Менә шуна мин кызып киттем инде Әлбәттә, бер -гөнаһсызга- яраланган аяк табаны шактый нык жәрәхәтләнгән була, ул әле озак төзелми. Шамилне байтак газаплый. Ләкин, анын каруы, безнен комиссар үз максатына ирешә— Асия Измайлова ана кияүгә чыга. Бу бер риваять кенә булса, шушы урында нокта куярга да мөмкин булыр иде Ләкин бөтен хикмәт тә шунда шул—бу вакыйга чынлыктан алынган, чынлап та булган икән. Сонга таба гына ул риваятькә әйләнгән һәм ул риваятькә тора-бара төрле- төрле үзгәрешләр кергән. Кыскасы, халык авыз ижаты -эшли- башлый Гайбәтчеләр дә тик ятмаган, әлбәттә Ахыр чиктә шундый түзә алмаслык хәл килеп туа ки гаилә Казанны ташлап. Шамилнең яраткан эшен калдырып. Мәскәүгә күчеп китәргә мәжбүр була. Ләкин аларның уртак гаилә тормышы анда да килеп чыкмый Моңа гажәпләнергә дә кирәкмидер мөгаен—чөнки икесе дә баш бирергә яратмый торган, көчле шәхесләр Бер-берен битәрләүләр, гаепләүләр торган саен ешая бара һәм аптырагач алар аерылыша. Шамил Усмановнын мона бик исе киткәндер дип әйтәсем килми Чөнки яраткан кызы белән аерылышуның беренче трагедиясен ул яшь чагында ук. әле өйләнгәнче үк. бер мәртәбә кичергән була инде Ул вакытта Шамилнен муеныннан гашыйк булган кызы бүтән кешегә кияүгә китеп бара. Бу хакта белеп алгач Шамил нишләргә дә белми, шундый нык газаплана, хәтта үз-үзенә кул салмакчы була һәм йөрәгенә төбәп ата да Ләкин ул йөрәкнен кайда урнашканлыгын гына белмәгән икән Аны ун якта дип уйлап, күкрәгенең шул ягына аткан була. Үпкәсен генә яралый Өченче һәм соңгы риваять у Шамил Усманов гел дә үзенә атып һәм туганнарын атып кына йөргән икән дип уйламасын иде укучы Юк. ул барыннан да элек язучы булган һәм андый мондый гына язучы да түгел—ә бик тә актив ижат итә торган әдип Егерменче утызынчы еллар әдәбиятында сизелерлек эз калдырган язучы 1919 елда Шамил Усмановлар гаскәре Ырынбур шәһәрен сугышып алганнан сон берникадәр вакыт тыныч көннәр була Менә шул чагында инде ул үзенен беренче пьесасын—-Канлы көннәрдә-не яза Билгеле, бүгенге көн биеклегеннән торып караганда әсәр бик примитив тоелырга мөмкин Анын буеннан буена сыйнфый көрәш идеясе белән сугарылган булуын да ошатмаска мөмкин Чөнки әсәрдә революииягә каршы кеше шәхес буларак та ин начар, ин жирәнгеч кеше итеп сурәтләнә Инде революция яклы булса, улкаһарман. ул-фидакарь. ул—сатылмас һәм нык рухлы, кин күнелле имеш Ләкин шунысы бар пьеса солдатлар тарафыннан бик яратып, жылы кабул ителә Аны күбәйтеп төрле-төрле хәрби частьләргә жибәрәләр Татар гаскәрләре булган бер генә полкта да әлеге әсәр сәхнәгә куелмыйча калмый диярлек Кайвакытта пьесаны хәтта профессиональ труппалар да куя Бу унайдан Шамил Усманов үзе еш кына болай дип сөйли торган була -Менә Америкада бер драматург үзенен пьесасын мен мәртәбә куйдырган да миллион доллар акча эшләгән • Анын -Канлы көннәрдә- һәм -Беренче адым - дигән пьесалары шулай ук күп куела куелуын, ләкин алар авторга бер тиен дә акча китерми Революция эшенә файда итү—менә шул була авторга ин зур бүләк Хәзер, безнен көннәрдә. Шамил Усманов яклап көрәшкән коммунистик идеяләргә төрлечә карарга мөмкин билгеле Анысы шулай Ләкин, ничек кенә булса да. Шамил Усмановнын ихласлыгы, анын омтылышының саф йөрәктән чыгуы сокландыра Үзенен 1926 елда язган -Памирдан радио- исемле фантастик повестенда ул революииянен дөнья күләмендә жинүен һәм коммунистик хыялнын чынга ашуын тасвирлый Авторның ышануынча, бу хәл инде Бөек Октябрь соииалистик революциясеннән сон егерме ел үтүгә үк тормышка ашырга тиеш була Бу вакытта Б инде жир йөзендә изүчеләрнең һәм изелүчеләрнең берсе дә калмаска тиеш була. Имеш, сугышлар да бетәчәк, төрле җинаятьләр дә. Төрмәләрне җимерәчәкләр, ә алтыннан—ул беркемгә дә кирәк булмаганга күрә—бәдрәфләр салачаклар...» Ләкин... ләкин бик тә кызганыч: Шамил Усманов уйлаган егерме ел узар-узмас илдә бөтенләй икенче төрле хәлләр башлана. 1936 елның август аенда Мәскәүдә кайчандыр Лениннын якын көрәштәшләре булган Г Е. Зиновьев белән Л. Б. Каменевка—большевиклар партиясенең күренекле эшлеклеләренә—ачык суд проиессы башлана Аларга үлем карары чыгарылып ике көн дә үтми, Казанда Язучылар берлеге партия оешмасының шулай ук ачык җыелышы була. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә—«Троикий-Зиновьев иярченнәре эше уңаеннан язучыларның революиион уяулыгын арттыру турында». Бу җыелышта доклад белән чыккан Язучылар берлеге җитәкчесе Кави Нәҗми >дошман элементларга» карата каты тәнкыйть сүзләрен бер дә кызганып тормый. -Дошманнар» дигән исемлеккә исә билгеле язучылар Ф. Сәйфи-Казанлы, М. Крыймов, И. Рәми һәм тагын байтак әдип эләгә. Шул исәптән Шамил Усманов та. Аны әсәрләрендә җитәрлек дәрәҗәдә аңлы булмаган кызылармеецларны сурәтләгәне өчен, гражданнар сугышы чорында партизанлык чагылышлары өчен гаеплиләр. Булган җиңелүләр һәм чигенүләр турында да тәмләп сөйләргә иренмиләр. Әсәрләрендә тискәре геройлар әйткән сәүләрне авторның үзенеке дип әйтүчеләр дә табыла. Гражданнар сугышы каһарманы образын түбәнәйтеп күрсәтергә тырышуда гаеплиләр. Ә инде бераздан, Блюхер халык дошманы дип кулга алынгач, Блюхерның уңышларын күпертүдә гаепли башлыйлар. Аннары тагын Шамилне үз энесе белән бәйләнешен өзмәүдә дә гаеплиләр. Ә аның энесе сәяси яктан гаепләнеп кулга алынган була. Әйе, теләк булганда кешегә теләсә нинди гаепне дә тагарга мөмкин икән Ике көнгә сузылган бу җыелыш карарында Шамил Усманов әсәрләрендә -буржуаз милләтчелек идеяләрен үткәрергә тырышкан» өчен гаепләнә. Ул -гражданнар сугышы тарихын начар якка бозып күрсәтергә дә тели икән». Карарда катгый таләп тә куела: •татар язучылары берлеген дошман контрреволюцион элементлардан арындырырга-. Менә шушы куркыныч карар чыгарылып күп тә вакыт үтми, Татарстан НКВДсы партия өлкә комитеты секретаре Лепага коммунист Усмановны кулга алуга санкиия сорап мөрәҗәгать итә. Бу санкция, әлбәттә, бик тиз бирелә дә. Сүз уңаеннан, Лепа үзе дә бу урында озак утыра алмый. Аны да бик тиздән кулга алалар. Ә Шамил Усманов исә 1937 елның 8 апрелендә Черек күлдәге мәгълүм бинаның ишеген атлап керә. Анын кунакханәдәге бүлмәсендә тентү үткәргән вакытта (хәзерге -Казан- кунакханәсе) төрле язулар белән тулы 23 папка, 36 данә калын дәфтәр, 14 блокнот, бүләк итеп бирелгән исемле корал һәм бик күп китапны да алып чыгып китәләр. Шәхси милкенә килгәндә исә, ул кыршылып беткән портфельдән һәм иске чемоданнан гыйбарәт була. Тентү актына шундый искәрмә дә язып куелган: Усмановнын конфисковать итәрлек башка милке юк. Шамил Усманов менә шушы кара язмыштан котылып кала ала идеме сон? Юктыр, мөгаен. Чөнки революция дигән нәрсә ул—үзе балаларын ашый торган ерткыч җанвар сыман. Усмановнын ул чордагы күренекле шәхесләрдән Блюхер, Тухачевский, Каменев. Зиновьев, һәм башкалар белән якыннан аралашкан булуы, Троцкий янына кергәләп йөрүе һәм аның приказларын үтәве—болар барысы да аны тиешле органнарның авыр чүкече астына илтеп тыга да инде. Моннан тыш, Шамил Усманов дуслары һәм танышлары белән сөйләшкәндә НКВД органнары хакында, аларның артык көчәюе белән килешмәве хакында да сүзләр ычкындыргалый. Бу сүзләрне тиешле урынга җиткерүчеләр тиз табыла, әлбәттә. Органнарга хәбәр җиткерүчеләрдән берсенең язуына караганда, Шамил Усманов Сталинның яңа конституциясенә зур өмет баглаган, ул шәхес иминлеген тәэмин итәр дип ышанган. Ә күпләп кулга алуларны ул болай аңлаткан: әлеге әйбәт конституция кабул ителгәнче НКВД органнары үзләренә ярамаган кешеләрдән тизрәк котылырга телиләр, имеш. Кулга алынган кешеләрне әлбәттә инде тулысынча изоляцияләргә тырышалар. Ләкин, шуңа да карамастан, тоткыннар барыбер бөтен нәрсәне белеп тора. Алар Шамил Усмановнын сорау алу вакытларында үзен чын ирләрчә тотуын һәм беркемне сатмавын да, советка каршы оешмаларда катнашу гаебе барлыгын танымавын да— һәммәсен белеп торалар Аны ин каты жәзага тартуларын да, "конвейерга* куеп атналар буе йоклатмыйча, тикшерүчеләрнең берсен-берсе алыштыра-алыштыра сорау алулар да, сулы кариерга утыртулары да (монда инде тоткын тәүлекләр буе билдән яисә муеннан ук салкын суда тотыла), кыйнаулар, кыерсытулар, ачка интектерүеләр дә билгеле була Сонгы сорау алуларнын берсеннән сон аны тәмам хәлсезләнгән, коры сөяккә генә калган һәм бөтенләй һушсыз диярлек хәлдә сөйрәп барганнарын күрәләр Ә бит әле ана бу чакта кырык яшь тә тулмаган була. Физик яктан ныклык, чыдамлык һәм хәрби әзерлек ягыннан татар язучыларыннан берәү дә анын белән тиңләшә алмый Ә тиздән Черек күлдәге эчке төрмәдә Шамил Усмановнын үзен үзе үтерүе турында хәбәр тарала Сөйләүләргә караганда ул сонгы сорау алу вакытында әллә нинди гаепләр тагылган беркетмәгә «кул куярга риза булдым* дигән сылтау белән тимер каләмле ручка сорап ала Карага манып яза торган гап-гади каләм! Усманов аны кулында әйләнлергәләп тора-тора да һәм бер мәлне бөтен көче белән күзенә китереп кадый! Ул шулхәтле ачу белән кадаган күрәсен—каләм баш миенә үк барып житә Шамил Усманов тикшерүче бүлмәсендә үк дөнья белән хушлаша Легендар шәхес тормышындагы сонгы риваять бу Сиксәненче еллар уртасына хәтле ул риваять халык телендә йөрде Ә инде илгә Янарыш килеп, әлеге куркыныч оешмаларның архивлары ачыла башлагач, чынлыкта эшнен ничек булганын ачыклау мөмкинлеге туды. Шамил Усмановны гаепләп 1937 елнын 3 декабрендә тутырылган 25187 санлы -эш*тә менә мондый язу бар •Минем, ягъни НКВД санчасте начальнигы Шулутко Л. И тарафыннан түбәндәге хакта 1937 елның 3 декабрендә акт төзелде: тоткын У сманов Ш 1937 елнын 3 декабрендә иртәнге 7 сәгатьтә кинәт вафат булды Бөтен билгеләр буенча үлем йөрәк параличыннан булырга охшаган* Бер караганда бу инде чын, дөрес документ кебек Ул бөтен шартын китереп төзелгән, шуңа күрә мәсьәлә дә ачык шикелле Ләкин без НКВД дип аталган ул оешманың эш стилен бик яхшы беләбез Андагы документлар хакыйкатьны теркәп калдыру өчен түгел, ө чынлыкны яшерү, эз югалту өчен төзелә Менә шушындый шикләр белен КГБ архивында казына торгач мин икенче бер документка юлыктым Ул 1899 елда туган, элек Татарстан НКВДсынын дүртенче (сәяси) бүлеге начальнигы вазифаларын башкарган Лазерь Ефимович Марголинны гаепләү *эш*е Аны 1939 елнын 29 мартында, ягъни органнарга Берия килеп Ежов кешеләрен кулга алулар башлангач, эләктерәләр Марголинны Шамил Усмановтан сорау алу вакытында физик көч куллануда һәм нәтижәдә 1937 елнын 4 декабренә каршы төндә Усмановнын сорау алу вакытында үлемендә гаеплиләр Икенче төрле итеп әйткәндә. Шамил Усмановны кыйнап үтергәннәр икән Ә инде шушы кабахәт дөреслекне яшерү өчен ялган акт төзегәннәр Мәетне инде, әлбәттә, ярып та тормаганнар Марголин мондый ерткычларча алымны бер Шамил Усмановка карата гына кулланмаган, билгеле Мисал өчен анын Еналиев дигән татар кешесен кыйнап үтерүе дә мәгълүм. Тикшерү вакытында Марголин үзе бу хакта сөйли Ләкин моны -тулаем эш стиле шундый иде* дип акламакчы була Әлеге сүзләр дөреслеккә дөрес, билгеле Күп тикшерүчеләр шулай ерткычларча кыланган Күрәсен соңрак Марголиннын үзенә карата да шушы стильне кулланганнар 1939 елнын 16 октябрендә менә дигән, тап-таза Марголин -кинәт вафат була* Әйе. бер караганда Шамил Усманов турындагы өченче риваять расланмый сыман тоелырга мөмкин Чөнки аны Черек күл төрмәсендә кыйнап үтергәннәр бит Ләкин, минем фикеремчә, әлеге риваять Шамил Усмановнын холкын, табигатен бик тә ачык итеп күз алдына китереп бастыра шикелле Бары тик анын кебек кыю. тәвәккәл ир-ат кына әнә шундый адымга бара ала1 һәм мин тагын шулай дип уйлыйм— әгәр дә киләчәктә кем дә булса Шамил Усмановнын легендар шәхесе турында ниндидер әдәби әсәр романмы, пьесамы, яисә кинофильммы ижат итәргә алына икән—ул менә бу трагик риваятькә чынлап та нигезләнә, таяна ала Чөнки ул дөреслеккә туры килә торган риваять