Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛӘҮШӘ ГӨЛЛӘРЕ

•Казан» милли-мәдәният үзәгендә Миләүшә Вакыйф кызы Нуруллинаның •Гөлләрнең сихри көче, дигән күргәзмәсе белән танышкач, йөрәк әрнүләрем басылып, гаҗәеп бер рәхәтлек кичердем, зәүкыма канәгатьләнү килде. Миләүшәнен нур сирпеп торган чәчәкләр панорамасыннан ниндидер бер серле көч бөркелеп тора. Рәссам тудырган зәвыклы гөлләр дөньясын мин табигать кодрәтенә, аның илаһи көченә мәдхия, изге фәрманына дога итеп кабул иттем. -Җиңүче һәм җиңелгәннәр., •Алабута чәчәге.. -Кичә, бүген һәм иртәгә-. -Роза һәм башка барлык гөлләр., •Розалар һәм мәкләр- («Опиум»), алсу астралы композиция, «Розалы көзге нәкыш— әнә шундыйлар. Киндердәге назлы, көяз, сөю-сәгадәт бөркеп торган гөлләргә карыйсың да. аларны төрле-төрле итеп яраткан бөек кодрәт иясенә сокланасын, аларның кешегә охшаш яклары турында уйлана башлыйсың. Гөл образы, аның асыл матурлыгы шәрекъ сәнгатендә һәрвакыт камил кеше символы, аның иң якты сыйфатларының чагылышы булып килде (Хәйям, Хафизларны. Сәгъди, Мөхәммәдьяр. Кандалый, Дәрдемәндләрне генә искә алыйк!) Халкыбыз үзенең бөтен талпынуын, мон-сагышын, сәнгатькә сусавын, билгеле сәбәпләр аркасында, гөлләр сурәте белән чикләгән һәм төрләндергән (кул һөнәре сәнгатендәге -гөлле орнамент», шәмаилләрдәге бизәкләр, халык җырындагы -алсу», •исле гөлләр- моның дәлиле). Татар халкы һәм милләтебезнең традииион мәдәнияте өчен бу дөнья аеруча газиз, дулкынландыргыч галәм, яшерен сәнгать теле, шигъри сөйләм... Гөл теле хакында уйланганда, халкыбызның борынгы дастаннарының берсе •Шаһсәнәм вә Гъәриб- әсәреннән бер эпизод искә төшә. Сөйгән ярыннан фаҗигале сәбәпләр аркасында аерылган Гъәриб мәхбүбенә, бакча гөлләре арасыннан үз күңеленә якын булган гөлләрне сайлап алып, хикмәтле бер букет төзеп җибәрә. Монын кем эше икәнен белмәгән кыз. букетны кочагына алуга: ах, бу минем Гъәрибемнен исе. ул исән икән, бу аның хәбәре дип. куанычыннан елап җибәрә... Менә шулай итеп, гөл теле—яшерен сөю теле, мәхәббәт аллегориясе итеп кабул ителә... Минемчә, халкыбызның бу борынгы ырымнан үзенә сеңдергән һәм замандашларына үтә дә зәвыклы итеп, профессиональ осталык белән ирештерелгән сәнгать—милли иҗат үрнәге була ала. Бу сүзләрне мин Миләүшә Нуруллина иҗатына карата кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам. Гөлле натюрмортларга яңа сулыш өргән, аларга кыйммәтле экологик мирас итеп караган, гүзәллекнең бетмәслеге, күптөрлелеге, мәнгелегенә дан җырлаган, борынгы гөлбакчаларга -су сипкән* рәссам кыз Миләүшә Нуруллинаның иҗаты—шомырт җилләре, кебек сискәндергеч, саф һәм өметле