Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИ МУЗЕЙ СӘХИФӘЛӘРЕ

ЮНЕСКО карары нигезендә 18 май көне 1978 елдан башлап Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Элеккеге СССРда 2 меңнән артык музей исәпләнеп, ул дөньяда 29 урында тора иде. Җөмһүритебездә дәүләт карамагында эшләүче 88 музей бар. Алар арасында иң өлкәне 100 еллык тарихлы Татарстан Дәүләт музее булса, ә инде яшьләреннән— 1992 елда нигез салынган, элеккеге Ленин мемориалы бинасында урнашкан Милли мәдәният музее. Жиде еллык кына биографиясе булуга карамастан, бу музейның эшләгән эшләре шактый саллы, планнары колачлы, тарихы да үзенчәлекле. «Бу музей бөтен дөнья татарларының тарихи һәм мәдәни мирасы белән таныштырырлык, заманча жиһазландырылган илаһи бер сарай булырга тиеш. Бу мөмкинлекне безгә язмыш үзе бирде һәм аны кулдан ычкындырсак, тарих безне кичермәс!»—әлеге юллар 1990 елларда матбугат битләрендә басылган мөрәҗәгатьтән алынды. «Әдәбият-сәнгать музее кирәк!»—дигән баш астындагы, халкыбызның Н. Исәнбәт. Г Бәширов, Ә Еники, Ә. Кәримуллин, А. Гыйләжев. Г. Ахунов, М. Мәһдиев. И. Юзеев, Т Миңнуллин, Р. Мостафин, Р. Фәйзуллин. М Мөлеков кебек олпат шәхесләре кул куйган ачык хатлар, мөрәҗәгатьләр республика газеталарында кабаткабат басылды, ул уй халыкның аңына, йөрәгенә кереп утырды. Милли каһарманнарның хәтта Ленин мемориалы бинасын саклап, анда кунып калган көннәре дә булды. Кызу бәхәсләрдә узган гыйльми утырышлар, түгәрәк өстәлләр, әле барыбызның да хәтерендә, ә инде җыелышларның беркетмәләре, мөхтәрәм шәхесләр имза салган хатлар хәзер Милли музей елъязмасында урын алдылар. Яна музейның тарих башы— 1992 елның 16 сентябре, ул көнне Татарстан республикасы Министрлар кабинеты тарафыннан Милли мәдәният музее төзү турындагы рәсми карар кабул ителде. Әмма ләкин ераграк тарихка күз салыйк әле. Музейлар төзү традициясе халкыбыз өчен чит-ят әйбер бүгел Борынгы төрки бабалардан. Болгар, Казан дәүләте чорларыннан исән калган язма истәлекләрдән шул заманнардагы музей образын да күзалларга мөмкин. Ул сарайны менә шулай эшләтсеннәр: Ун мен төрле нәкыш белән бизәсеннәр, Диварларын бәллүр белән эчләсеннәр,— Алтын-көмеш белән балкып торсын имди Түшәмнәрен сурәт белән бизәсеннәр. Дүрт диварга төрле рәсем ясасыннар. Йосыфның да сурәтен ясап куйсыннар.— Үзенә дә охшаш сурәт булсын имди. Болгар-татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасыннан китерелгән бу өзектә Зөләйха төзеткән сарай турында сүз бара. Бу бит чын мәгънәсендә, бөек сәнгать сарае, шул заманның музее! Ә чит ил сәяхәтчеләрен таң калдырган мәчет-мәдрәсәләр. зиннәтле хан сарайлары, андагы хәзинәләр, Сөембикә ханбикә китапханәсе—болар үзләре үк музей бит' Белгәнебезчә, хәзинәләрнең язмышы аянычлы—алар юк ителә, Мәскәүгә озатыла, ә татар милли сәнгатенең ин камил үрнәге булган һәм дөнья жәүһәрләре исемлегендә саналган Казан тажы хәзер Мәскәүнен Кораллар палатасын бизи Татар тарихы күп фажигаларга, югалтуларга дучар булса да. халык өметен сүндерми, милли хәтерен жуймый. Татарның милли каһарманы Г Исхакый үзенсн • Икс йөз елдан сон инкыйраз» әсәрендә хәтта татар музееның өлгесен дә сурәтләп бирә, үз халкының шанлы тарихы, даһи шәхесләре, бөек мәдәнияте белән горурлана Бу музейда—бөтен бер халыкның тарихы, әдәбияты, сәнгате «Рәсемнәр берлән зал тулган иде. һәм дә һәммәсе дә болгар тормышыннан булганга, болгар мохиббанына күп мәгънә алырлык иде. Унтугызынчы гасырдан башлап беткәнчегә кадәр килгән болгарларның зур кешеләре, мөхәррирләре, әдипләре, галимнәре, шагыйрьләре, драматурглары, хәкимнәре, музыкантлары, народниклары -һәммәсе үзләренең ин мәгълүм вазгыятьләрендә төшерелгәннәр иде... Шаһор йортының нке күренеше. XIX гасыр ахыры- ХХгосыр башы. Җәгъфәр әфәнде икенче залга чыкты Монда тарих белгән заманнан бирле булган болгарларның әйберләре бар иде Акчалары, киемнәре, зиннәтләре, өй жиһазлары. хатын-кыз зиннәтләре, габаксавытлар—һәммәсе бар иде Болар арасында Үзбәк ханга Мисыр хәлифәләреннән жибәрелгән кылыч та бар иде • Әсәрнең герое Җәгъфәр «Болгар әдәбият музее»н да карый Болгарларда матбагачылык лие башланганнан алып шул соңгы көннәргә кадәр чыккан бөтен әдәбият, газета-журналлар белән тулы була ул. «Болгарларның калдырган нәрсәләре бик күп булса да. моның да иң әһәмиятлссе. иң файдалысы—болгар әдәбиятыдыр Болгар әдәбиятында без ачык болгар тормышын таптыгымыз кебек, бик ачык әхлак дөресе дә алачакмыз»,—ди Г Исхакый үзенең 1904 елда басылган фантастик әсәрендә Ә инде 1912 елда татар музее төзү идеясе жәмәгатьчелек тарафыннан чынлап торып күтәрелә, тик тормышка гына ашмый. Казан университетының география кабинетында профессор Ь Ф Адлер тарафыннан Л О Снклсрнын татар тарихына нисбәтле гажәеп бай коллекциясеннән күргәзмә оештырыла Күргәзмә зур кызыксыну тудыра, татар жәмәгатъчелеге исә милли тарихыбызның барлык дәверләрен лә яктырткан музей оештырырга кирәклеген яклап чыга. Б. Ф. Адлер әлеге мәсьәләне унай хәл итүне сорап шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать юллый, ләкин үтенеч кире кагыла. Әмма өмет сүнми, 1917 елгы вакыйгалардан сон ул яңара гына. Бу юлы да университетта оештырылган ■ Шәрык халыклары мәдәнияте» күргәзмәсе материалларыннан музей булдыру мәсьәләсе күтәрелә, аның исеме—аталышы, бина хакында да сүз кузгатыла. Ләкин күргәзмә ябыла, аның коллекцияләре Татарстан Үзәк музееның этнография бүлегенә күчерелә, ә музей аянычлы язмышка дучар була. Татарларда шәхси музейлар булуы да мәгълүм. Шуларның икесе махсус игътибарга лаек. Күренекле галимебез Ш. Мәрҗани борынгы кулъязмалардан, китаплардан, документаль һәм нумизматик чыганаклардан торган бай коллекция туплый. Кызганычка каршы, аның күп өлеше янгында һәлак була, исән калганнары хәзер Казан университеты фәнни китапханәсендә һәм Татарстан Фәннәр академиясенең кулъязмалар бүлегендә саклана. Мәшһүр эшмәкәр Хәсән Акчурин да зур милли байлык туплаган була. Анда халкыбызның борынгы тарихы һәм мәдәниятенә кагылышлы бик күп кызыклы материаллар, алтын-көмеш һәм башка кыйммәтле әйберләр булуы билгеле, заманында аларны шагыйребез Г. Тукай да кызыксынып караган, диләр. Бәхетсезлеккә каршы. 1918 елда бу коллекция эзсез югала һәм аның язмышы бүген дә билгесез килеш кала бирә. Тагын югалту, тагын фаҗига, ләкин эш тукталмый. 1895 елда Казанда ачылган шәһәр музее совет чорында республиканың Үзәк музеена әйләнеп, анда татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча бай коллекция туплана, сиксәнгә якын музей-филиаллар барлыкка килә, аерым музейга тиң булган татар әдәбияты тарихы бүлеге ачыла, милли кадрлар тәрбияләнә. Әмма җәмгыятьтә үзгәртеп кору җилләре исә башлау белән. Милли музей идеясе яңадан баш күтәрә. Бу инде өченче омтылыш, яңа XXI гасыр бусагасына атлаганда яңадан туган хыял, хыял гына түгел, ә зарурият иде. Милли музей—ул хәтер хәзинәсе. Халкыбызда кадерләп сандыкларда сакланган яки ваемсызлыкка очрап чәчелеп-аунап яткан ядкарьләрне эзләп табып кире халыкка кайтарган, тарихыбызны барлап, милли хәтеребезне яңарткан хәлдә генә, без милләт буларак сакланып кала алабыз. Дөньяга сибелеп яшәүче җиде миллионлы татар халкының меңъеллык бай матди һәм рухи мирасын туплап, музей залларында халкыбызның иң борынгы дәверләрдән алып, хәзерге көннәргә кадәрге тарихын һәм мәдәниятен күрсәтүне төп бурыч итеп куйган Милли музей Татарстанда әле юк иде. Татар халкы турындагы төрле уйдырмалардан арындырылып. аның чын. гадел тарихын яктырткан, татар милл иятенең кешелек дөньясында тоткан урынын күрсәтеп, аның гыйбрәтле язмышы аша милли фаҗигасын да ачып бирә алырлык булырга тиеш. Яңа музей! Без бу эшкә бөтен җаваплылыкны аңлап-тоеп. музейның зарурлыгына инанып алындык. Яңа музейда Татарстан Дәүләт музееның әдәбият бүлегеннән. Сынлы сәнгать музееннан күчеп килгән һәм Ленин музееның элеккеге хезмәткәрләреннән торган 10- 13 кешелек энтузиастлар коллективы оешып, ул бераз үзгәргән хәлдә бүгенге көнгә кадәр эшләп килә—даими экспозиция төзү эшләре белән беррәттән. ел саен тарих, әдәбият, сынлы сәнгать өлкәсендә яңадан-яңа күргәзмәләр оештыра, экскурсияләр үткәрә, ядкарьләр туплый, аларны өйрәнә, саклый... Әлбәттә, коллективның үзенә генә зур тарихны колачлау мөмкин эш түгел. Музейның фәнни концепциясе Р. Фәхретдинов. С. Алишев. И. Таһиров. Г. Вәлиева-Сөләймәнова. М. Әхмәтҗәнов. Д. Исхаков кебек милләтпәрвәр галимнәр тарафыннан эшләнде, алар хәзер дә безнең иң зур киңәшчеләребез, фикердәшләребез һәм дусларыбыз. Музейлар ничек төзелә соң? Әлбәттә, музей эшенең үз кануннары, үзенчәлекләре бар. Бу турыда мәгълүматне музееология фәненнән алырга мөмкин, бу хакта аерым китаплар, кызыклы хезмәтләр дә язылган. Хәзерге заман музейлары фәнни нигезләре һәм сәнгатьчә бизәлешләре белән бер-берсенә тәңгәл булып, милли традицияләргә таянып эшләнергә тиеш, шундый экспозицияләр генә тамашачы тарафыннан кабул ителә. Музей хезмәткәре исә үз эшенең профессионалы булу белән бергә, күп нәрсәдән мәгълүматлы, югары зәвыклы, сәнгатьчә күрә һәм фикерли белә торган затта булырга тиеш. Музей хезмәте ул авыр да, кызыклы һәм мавыктыргыч та Мәскәүдәге Пушкин музее директоры А Крейн үзенен «Рождение музея», «Жизнь музея» дигән китапларында музей тормышынын көндәлек мәшәкатьләреннән башка ижат романтикасын да бик оста итеп сурәтләп бирә. Музейнын хасияте шундый—анда эшкә килгәннәр йә шундук китеп баралар, йә гомерлеккә калалар һәр музейның—үз язмышы, үз йөзе, үз мәсләге бар. ләкин шунысы бәхәссез, коллекцияләрсез музей була алмый Дөнья музейлары, үзебезнең Татарстан музейлары тәҗрибәсенә күз салсак, без аларның күпчелегенең билгеле бер маядан башланып киткәнен күрербез Мәсәлән, 1824 елда Лондонда оештырылган Милли галерея өчен Англия хөкүмәте махсус рәвештә 38 картина сатып алып бирә Бүгенге Татарстан Дәүләт музее 1890 елда Казанда үткәрелгән Бөтенрусия күргәзмәсе материаллары һәм галим А Ф Лихачев коллекциясенә нигезләнеп ачыла Ә Татарстан сынлы сәнгать музее башта Дәүләт музеенда бүлек буларак эшләсә, соңыннан үзенен коллекцияләре белән аерылып чыгып мөстәкыйль музей булып китә Безнең Милли мәдәният музее рәсми карарлан башланып китте дияргә була, чөнки Ленин музееннан калган мирас исәптә булса да һәм күпмедер дәрәжәдә файдаланылса да. һич кенә дә яна музейның нигезе була алмый иле Шу на күрә лә. безнең алдыбызда торган иң актуаль, хәтта беренчел мәсьәлә—музейның фондын булдыру, ягъни коллекцияләр туплау иде һәм бүгенге көндә лә шулай булып кала Инде ничәмә-ничә буын мирасыбызны жыю белән мәшгуль булсалар ла. халкыбызның сандыклары әле буш түгел икән! Мәскәү һәм Касыйм. Әстерхан һәм Кырым. Үзбәкстан һәм Башкортстан. Пермь һәм Оренбург. Минск һәм СанктПетербург төбәкләрендә зкепедиция-командировкаларда йөргәндә, без моны үз күзебез белән күрдек, гасырлар аша исән калган ядкарьләрне табып чын күңелдән шатландык һәм бәхетле мизгелләр кичердек. Иң куанычлысы шулдыр, милли җанлы кардәшләребез үзләренең хәзинәләре белән уртаклашып риясыз ярдәм кылдылар Касыймнан 92 яшьлек Әхмәт Ишимбаев һәм Фатыйма Тугиева. Мәскәүлән Гөлнар Мамлеева. Оренбургтан Мәдинә Рәхимкулова. Казаннан Зәкия Рәсүлева. Илсөяр Сөнкишева һ. б. бик күпләр әнә шундыйлардан Музейның мирасханәсснлә 1999 елның башына 27.537 саклау берәмлеге исәпләнә (аның 10 меңгә якыны элеккеге Ленин музее экспонатлары ). — шунын 17 842 төп фондка карый, калганнары—ярдәмче материаллар Экспонатлар төрләре буенча түбәндәгечә бүленә нәкыш—517. графика— 790. скульптура—73. нумизматика—926. этнография—250. документаль фогы—11 198. фоторәсемнәр— 1 240 Мирасханә материалларына күз ташлагач, музейнын төп игътибарын мәдәният өлкәсенә юнәлткәнен күрәбез, чөнки ул үзенең профиле буенча тарихи мәдәни • Мәдәният» төшенчәсен без киң мәгънәдә аңлыйбыз—аңа әдәбият, сәнгать, сәнгатьнең төрле төрләре лә. сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать, музыка һәм театр сәнгате, тел, дин һәм гореф-гадәт, философия, архитектура, хәтта сәясәт тә керә Ләкин төп кыйблабыз, барыбер, тарих булып кала, чөнки мәдәният тарихы халык тарихыннан аерылгысыз Классификациялән күренгәнчә, мирасханәдә ин зуры—документаль фонд Аның күп өлешен шәхси архивлар һәм төрле коллекцияләр тәшкил итә Әлбәттә, бу язма кысаларында аларга тулы тасвирлама бирү мөмкин түгел, шулай да кайберләреңә кыс Кача гына тукталып китәсе килә Милли мәдәният музее төзү турында карар кабул ителгәннән сон экспонатлар жыю максаты белән оештырылган беренче сәфәр Әлмәт төбәгенә иде һәм аннан милли тарихыбызга нисбәтле кызыклы кулъязма һәм басма китапларны эченә алган Шамил Сафин архивы алып кайтылды 114 берәмлектән торган бу тупламхла 1732 елда Константинополь шәһәрендә Кятиб Чәләбн тарафыннан я зылган һәм XIX гасыр урталарында Казаңда күчерелгән дип уйланыла торган «Җиһаниямә» җыентыгы ла бар Тарих, география, астрология, математика һәм башка фәнни мәгълүмат зарны эченә алган бу китап III Мәржани һәм янын шәкертләре кулы белән күчерелгән тип <|шра г ителә Музейның инвентарь китапларына беренче табышлардан н экъ менә «Җиһаннамө» кереп китте һәм без аны башлаган эшебезгә фатиха тип кабул иттек Әлмәтпэн шугай ук шагыйрәС. Свләйманова архивының лабералеше кайтты. аны шагыйрьнең ире, язучы Әдип Маликов тапшырды. Татар халкы—китаби халык. Безнең музейда борынгы кулъязма һәм басма китаплардан махсус фонд формалашып килә. Анда тарихи чыганак буларак, фәнни әһәмияткә ия һәм китап сәнгате үрнәгенә тиң нөсхәләр туплана. Мәсәлән, югарыда искә алынган «Җиһаннамә», халык медицинасы буенча, пәйгамбәрләр тарихы турындагы китаплар, мөселман хокукы буенча XYIII-XIX гасырларга караган Имам Әл-Газалинен «Ихьяэл голум» китабы, дистәгә якын Коръән—Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовнеке (Ишми ишан), Алишлар нәселендә буыннан-буынга күчеп тапшырылып. 1851 елда Казанда басылганы. Аитов гаиләсеннән XVIII гасырда күчерелгәне һ. б; Габделгалләм Фәезханов тәрҗемәсендә 1891 елда Казанда басылган Әбелгази Баҗадирханның «Шәҗәрәи төрек» китабы, «Фәлсәфи нәсихәтләр китабы» (Истанбул. 1893), «Сәяхәтләр турында язмалар» (Бомбей. 1879) һәм башкалар. Борынгыдан килгән китап традицияләренең яңарак заманда дәвамчылыгы музей фондында сакланучы ядкарьләрдә дә ачык чагыла. Ядкарьләрнең берсе—язучы Әнәс Галиевнең Польша һәм Германия концлагерьларында тоткынлыкта уз кулы белән ясап язган шигырь дәфтәрчекләре. Шомлы елларда да сакланып кала алган Г Исхакый басмаларын язучының 115 еллыгына багышланган күргәзмәгә күренекле галимнәр Л. Гайнанова, И. Нуруллин, X. Миңнегулов, язучылар Ә Еники, Т. Миңнуллин һ. б. бүләк иткән иде Ә менә укытучы Т. Корбанов тапшырган басма аеруча кызыклы—бер китапка Г. Исхакыйның 1904-1918 елларда чыккан тугыз әсәре төпләнгән, «Ике йөз елдан соң инкыйраз»нын җитмәгән битләре кулдан күчереп язылган! Г. Гобәйдумин һам Г Рахим. 1924 ел. Үзебезнең Татарстанда һәм Казанда эзләнүләр алып бару белән бергә, татарлар яшәгән ерак һәм якын төбәкләргә оештырылган экспедицияләр әйбәт нәтиҗәләр бирә Мәгълүм булганча, Мәскәүдә зур һәм көчле интеллектуаль диаспора бар, без анда махсус әзерләнгән биш экспедиция уздырдык. Милли музей идеясен хуплап, үзләрендә сакланган материаллар белән уртаклашучылар арасында армия генералы Мәхмүт Гәрәев, академик Әдһәм Тенишев, тарихчы Шамил Мөхәммәдъяров, бертуган Шамил һәм Гүзәл Апанаевлар бар; скульптор Садри Ахунның хатыны Юлия Бейер исә ире иҗат иткән Тукай һәм Җәлил бюстларын, сөекле композиторыбыз С. Сәйдәшсвнең әле исән чагында битеннән алынган маскасын бүләк итте Морзалар нәселеннән чыккан Гөлнар ханым Мамлеева да музейга кыйммәтле ядкарьләр тапшырды. Алар арасында—Казан ханлыгы чорыннан исән-имин килеп җитә алган алтын йөгертелгән зур декоратив көмеш төймә, 1912 елгы Ватан сугышы герое, татарбашкорт полкы командиры Гәрәй Каибишев кушагы, нәселләренә бәйле 26 фоторәсем, бабасы Нурмөхәммәт Бикбулат улы Мамлеевнын кулъязма китабы... Мәскәүдәге шулай ук өч язучы-галим Г Гали.Г Рәхим һәм Г Гобәйдуллин архивлары алып кайтылды Репрессия корбаннары булган бу язучыларның архивларында тарих сабагы бирердәй тетрәндергеч документлар сакланган Алар арасында Гомәр Галинең төрмәдә үзе ясаган бумажнигы (ул анда кызлары Алсу белән Гүзәлнен рәсемнәрен саклаган), хатыны һәм балаларына Владимир төрмәсеннән һәм Красноярск сөргененнән жибәргән хатлары һәм фотосурәтләре. надзирательләр тарафыннан төзелгән актлар, белешмәләр һәм Г Галинең төрмә начальнигы исеменә язган гаризасы (ул үз хисабына «Правда» газетасы һәм «Большевик» журналын алдыруны үтенә) аеруча әһәмиятле Архивны язучының кызы Гүзәл Ибраһимова тапшырды Татарлардан беренче тарихчы-профессор Г Гобәйдуллин белән язучы Г Рәхим татар тарихы, әдәбияты, мәдәниятенә караган күп санлы хезмәтләрнең авторлары Бу ике әдипне ижади дуслыктан тыш. туганлык жепләре дә бәйли—алар әниләре ягыннан туганнан туганнар Бу архивлар Г Гобәйдуллинның улы Сәлмән Гобәйдуллиннан алынды Музейның документаль фондында тагын Мәдинә Рәхимкулова. Габделхәмит Апанаев, Гөлсем һәм Фуад Саллави тупланмалары. С. Хәкимнең тулы архивы (ул 4 492 саклау берәмлеге тәшкил итә) һ. б материаллар саклана Эзләнүләр, кызыклы очрашулар алар мәңгегә күңелгә кереп калалар Мәскәүдә Маргарита Әхмәрова белән дә шулай булды, ул мәшһүр разведчик Исхак Әхмәровнын кызы Әле соңгы елларда гына милләте белән татар булган бу разведчикның исеме жәмәгатьчелеккә мәгълүм булды Исхак Әхмәров 1935 елдан Америка Кушма Штатларында 12 ел буена яшерен совет разведкасын житәкли. бик җаваплы эшләр башкара АКШта Хелен Лоури исемле америкалы кызга өйләнә Әхмәровлар үзләре инде вафат, аларның өч кызы Мәскәүдә яши Олы кы зы Маргарита музейга әтисенең берничә фоторәсемен һәм хатларын бүләк итте, ул И Әхмәровнын мирасын бик кадерләп саклый Mapiapirra Әхмәрова 1944 елда Америкада туган, тышкы кыяфәте белән дә чын америкалы, сөйләшүендә дә жинелчә акиент бар. урысча, инглизчә сөйләшә, ә паспортында «татар» дип язылган Исхак аганың теләге буенча барча балалары да «татар» дип теркәлгәннәр Татарлыкка килгәндә, ул Маргарита ханымда тирәнгә, эчкә яшерелгән. татарлык аның характерында, дөньяга карашында, яшәү рәвешендә чагыла. Татар булу аңар «лаврлар» кигермәгән билгеле, хәтта милләтен үзгәртергә, чукындыру йоласын узарга тәкъдим ясаучылар, юкса сиңа Аллаһы Тәгаләдән мәрхәмәт булмас, диючеләр дә очраган. Ләкин ул әтисенә хыянәт итмәгән Атасының да мөселманлыгы, татарлыгы күбрәк аның йөрәгендә, күңелендә, эшенә. Аммко/мнэиәиммч J/ФМҺИ [чиюныннин алып лаи/плал wiuMiup гаиләсенә тугрылыклы булуында, дип саный Маргарита ханым Әхмәрова. Үземнең юлдашым, мирасханә мөдире Галия Саттарова белән, урыс мохитендә гомер иткән татарларның урыслаша баруын күреп бер көенсәк, менә шундый иманлы кешеләр белән очрашуга без чын күңелдән сөенеп кайттык. Без кем, нәсел-нәсәбебез нинди? Менә шушы сорауларга жавап эзләү, милли шәхесләребезне барлау йөзеннән без «Татар шәҗәрәләре» («Буыннар хәтере») дигән күргәзмә оештырган идек. Мәгълүм ки, халкыбызда үзенен жиде яки тугыз бабасын белү мәҗбүри саналган, ул үзенең нәсел шәҗәрәсен кадерләп сандыкларда саклаган һәм изге ядкарь итеп буыннан-буынга тапшырып килгән Күргәзмәдә күрсәтелгән 400 дән артык экспонат нәсел жебен дәвам итүче хәзерге буын вәкилләре тарафыннан тапшырылган иде һәм күбесе киң җәмәгатьчелеккә беренче мәртәбә тәкъдим ителде. Атаклы галимнәр Ш. Мәржани, К. Насыйри. Р. Фәхретдинов, сөекле шагыйребез Г. Тукай, татар дөньясында яхшы мәгълүм Хәлфиннәр, Терегуловлар, Әмирханнар, Максудилар. Алишлар. Шәрәфләр, үз халкы өчен күп игелекле эшләр башкарган сәүдәгәрләр, эре промышленниклар Акчуриннар. Үтәгәновлар, Апанаевлар. Гобәйдуллиннар, Казаковлар кебек татар милләтенең генофондын тәшкил иткән 20 дән артык нәсел һәм аларга караган шәҗәрәләр, тарихи документлар, фоторәсемнәр, китаплар һәм шәхси әйберләр әнә шундыйлардан. Күргәзмәгә куелган ин борынгы һәм кызыклы шәҗәрәләрнең берсе—Казан шәһәренең атаклы Үтәмешевләр. Тенишевлар, Кильдишевлар, Аитовлар, Галиевләр, Алкиннар, Юнысовлар, Ишморатовлар һ. б. нәселләрне бергә бәйләүче Фәридә Кадырова (Үтәмешева) тапшырган шәҗәрә булса, «Генеалогические таблицы Йоганна Хюбнера» дигән басма борынгы шәҗәрә китабы иде 1712 елда Лейпциг шәһәрендә немец телендә басылган бу китап-альбомга шул заманның 333 данлыклы нәселләре рәтендә татар ханнарының да нәсел шәҗәрәләре кертелгән. Аерым шәхесләр, нәселләр тарихыннан халкыбыз тарихы барлыкка килә, ә аерым ядкарьләрдән милли байлыгыгыз туплана. Музейга коллекцияләр туплау өлкәсендә күргәзмәләр оештыру иң кулай алым булып тора. Күргәзмәләрнең күбесе «беренчеләр» исәбендә: Мирсәет Солтангалиев, Гаяз Исхакый. «Татар шәҗәрәләре», «Татар сәнгате җәүһәрләре», «Борынгы тарих», «Татар дөньясы»,—аларны Милли үзәкнең тарихи миссиясе дип карарга кирәктер. Күргәзмәләр арасында иң колачлысы—«Татар дөньясы». Гаҗәеп бай мәгълүматлы һәм заманча итеп бизәлгән бу күргәзмә халкыбызның Төрки каханлыклардан алып хәзерге көннәргә кадәрге кыскача тарихы, аның төрле этник төркемнәре—Казан, Касыйм, Әстерхан, Себер, Литва һ. б татарларның милли киемнәре, гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре белән таныштыра; этник төркемнәр мәдәниятенең күптөрлелеген саклаган хәлдә, гомуммилли мәдәниятнең бердәмлеген күрсәтә, чөнки татар халкы кайда гына яшәсә дә бер милләт, бер халык. Чәчелгәнбез, Сибелгәнбез, Түгелгәнбез, Таралганбыз— Барыбер уртак Казанга Юлны әле табалганбыз! II Бөтендөнья татар конгрессы уңаеннан оештырылган бу күргәзмә М Әгъләмовнын әлеге юллары белән тәмамлана. «Татар дөньясы» күргәзмәсе галимнәр һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан уңай бәяләнеп. М илли мәдәният музееның төп өлгесе, оптималь моделе буларак кабул ителде, матбугат битләрендә ул Милли музейга беренче адым, дип бәяләнде. Эш дәвам итә—яңа күргәзмәләр оештырыла, яңа коллекцияләр туплана, даими экспозиция әзерләнә Милли мәдәният музееның үз йөзе формалашып килә, республика музей челтәрендә аның үз урыны бар. XXI гасырда бу музей татар милләтенең рухи бердәмлеге символына әверелергә тиеш.