Комган белән самавыр
Алар элек бер йортта тату гына яшәделәр. Тик заманалар буталгач, озак вакыт берсен-берсе югалтып тордылар Бүген исә аларга тагын очрашу насыйп булды. Кайда диген әле. Элекке кебек мич алдында да түгел бит—ярым җимерек трактор арбасында Бу арбага аларның икесен берьюлы ыргыттылар. Бераз вакыт һушын югалтып торгач, комган беренче булып аңга килде. «Их, заманалар!»—дип уфтанды ул, үзенең келәт почмагында ятып каралып беткән җиз түшләренә карап— «Үтте шул, үтте безнеңкадерне белгән заман». Шулчак аның күзе, үзе белән янәшә яткан, борыны кыйшайган, яшкелтләнеп беткән самавырга төште «Кара, бу минем кордаш-чордаш түгелме соң?»—дип уйлады комган —«Шул бит, шул үзе. Кара, ничек ямьсезләнеп беткән. Ә бит өстәл түрендә кукраеп утырганда нинди чибәр иде. Безнең ише кара халыкка өстән генә карый иде бит ул чакта». Комган ничек кирәк шулай кузгалып, җиз самавырның бөеренә төртте. Тегесенең аңы бар иде, ахры—ыңгырашып куйды. Бераздан комган белән самавыр трактор гөрелтесен дә күмеп, чыңлап сөйләшеп баралар иде инде. Самавыр башта комганны танымыйчарак торса да, бераздан исенә төшерде. Ни дисәң дә, озак еллар бер йортта тордылар бит. —Их, комган туган,—диде самавыр, ямшәйгән борынын турыларга маташып. Бар иде безнең дә адәм балаларына кирәк чаклар. Утыра идем бит мин табын түрендә. Көн саен юып. чистартып торалар иде үземне. Карт хуҗабикә исән чагында иде инде ул кызык тормыш. Җыелыр иде дә тирә-күрше карчык минем тирәли, тотынырлар иде шакмак белән чәй эчә-эчә гайбәт сатарга Авылның бөтен яңалыгын белеп тора идем мин ул чакта. Корсагыма бер чиләк су сыя торган булса да, ул гына җитми иде карчыкларга. Тагын тутырып куялар иде. Бигрәк тәмле бу самавырның чәе, дия-дия эчәләр иде мин кайнаткан чәйне. Их, заманалар! Комган да дәшми кала алмады. Ул да борыныннан яшь тамызып, үткән елларны искә алды: —Мин дә пачутта идем ул чакта, самавыр туган. Җылы су салып, мич артында гына тотарлар иде үземне. Хуҗа карчык тышка чыга калса, мине гел диярлек үзе белән алыр иде, мәрхүмә. Кадеремне беләләр иде элек минем дә. Хәзер генә безнең кирәгебез калмады, күрәсең. Бу сүзләрдән самавыр да сулкылдап алды: —Мине әнә шул газ белән электр харап итте лә. Хәзер бит чәйне калай чәйнектә кайнаталар. Соң, аның чәе—чәйме соң инде—тфү! Юынтык су шунда. Бер чәшке эчкәнче суынып бетә’үзе. Әле соңгы елларда, мода дип, миңа охшаган бер нәрсә алып кайтканнар хуҗаларыбыз. Электр самавыры, диләр үзен. Күрдем инде—үзенең ни буе, ни хозурлыгы. Чәйне дә тере утта кайната белми үзе. Ни пычагыма кирәккәндер ул хуҗаларга? Самавыр авыр сулап куйды. Комганның да сөйлисе сүзләре күп иде, ахрысы. —Ә мине халыкның денсезләнүе бетерде. Элек мөселман халкы миннән башка йомыш йомышларга бер дә йөрми иде бит. Хәзер генә, бар да кяфергә әйләнеп беттеләр Минем күптән хуҗаларның өенә кергәнем юк инде. Теге елны хуҗабикәнең шук оныгы, эчемә кызыл борыч салгач, ул кызышуына түзә алмыйча мине келәт почмагына атып бәргән иде—шуннан бирле өй эчен күргәнем юк Әле соңгы вакытта ишеттем, дин яңадан кайта башлагач, минем дә кирәк чыккан булган да. ну минем вазифаларны теге кибет катыгы тутырып сата торган шешә алган Сон аның ни матурлыгы, ни уңайлыгы юк бит инде Шулай үткәннәрне исенә төшереп, берсенә-берсе зарланышып барганда, алар утырган арбаны таккан трактор кинәт туктап калды Бераздан арба ничектер янтайды һәм комган белән самавыр башка тимер-томыр белән бергә, шалтырап җиргә килеп төштеләр Бераз аңнарына килгәч, комган белән самавыр телгә килделәр —Нинди жир икән бу, самавыр туган?—диде комган, як-ягына каранып — Кайда китереп ыргыттылар икән безне5 —Ишеткәнем булды минем бу турыда,—диде тегесе, кәкрәйгән борынын рәтли-рәтли — Металлолом дип аталабыз без синең белән хәзер Безне озакламый утка тыгып эретәчәкләр, аннары бездән чыккан жиздән бүтән нәрсә ясаячаклар —И Ходаем, күрәселәребез бар икән әле.—комганның тавышы калтыранып кына чыкты. Теге карчык-корчык сөйләгән тәмуг шул буладыр инде Ни гөнаһларыбыз өчен икән соң, ә? —Шулай инде Бу адәм балаларын аңламассың Син үзләренә кирәк чагында, күкләргә чөеп мактыйлар, кирәгең беткәч, утка да ыргыта, суга да ташлый алар сине Әңгәмәдәшләр шулай сөйләшкән арада, тимер-томыр калдыклары арасына ике үсмер малай килеп чыкты —Кара әле. жиз ватыклары,—диде сары чәчле, сипкелле йөзлесе Төсле металл калдыклары итеп тапшырсаң, ике-өч шешә лимонадлык акча бирәчәкләр Малайларның икенчесе, күзлек кигәне якынрак килде —Син нәрсә,—диде ул иптәшенә карап Бу бит самавыр белән комган Боларны тарих укытучысы Искәндәр абыйга илтеп бирсәк, ул безнең икебезгә дә бу чиректә бишле чыгарачак Әйдә, ал комганны, мин самавырны тотам Илтик боларны мәктәп музеена Берничә көннән, мәктәпнең музейга бирелгән жылы гына бер бүлмәсендә, яңарып, яшәреп киткән комган белән самавыр ялтырап елмаеп утыралар иде инде —Бәхет бар безнең, брат, ә!— диде самавыр, комганга өстән карап —Яшибез болай булгач —Аллага шөкер, самавыр туган! Тәки кирәгебез чыкты бит адәм балаларына Комган да жиз борыны астыннан гына елмайды Бу мизгелләрдә жыен искемоскы—чабагач. киле, чабата ише әйберләр арасында булсалар да. алардан да бәхетле затлар дөнья йөзендә юк иде Җыелыш Ходайның бер бирмеш көнендә, дүшәмбедән алып якшәмбегә кадәр атна эченә тупланган көннәр, кешеләр үрнәгендә, жыелышка жыелырга булганнар Башлап йөрүче кем булгандыр инде—анысы хәзер караңгы, тик башыннан ук бу эшнең хәерле бетмәячәген чамалап була иде Бәхәс жыелышны кем алып барырга тиеш, дигән мәсьәләдә үк купты Җидесенең дә баш буласы килү, көннәрне тәмам ачуланыштырып бетерә язды Җыелышка жыелуның сәбәбе атна көннәре арасында җитәкче сайлап кую булганлыктан, берәүнең дә баш бирәсе килмәде Иң беренче булып сүзне Дүшәмбе башлады —Мине кешеләр үзләре беренче итеп куйдылар.—дип башлады ул — Миннән дә мөһимрәк көн юктыр арада, җәмәгать Яллардан соң эшкә әйдәүче дә мин Аннары, кешеләр яңа тормышларын да. миннән башларга тырышалар Миндер инде сезнең җитәкчегез Душәмбенен шулай дип әйтеп бетерүе булды. Сишәмбе чәчрәп чыкты —Синнән нинди җитәкче чыксын инде, әкәмәт'—диде ул. күзләрен шардай ясап —Син бит гомергә махмырдан интегәсең Шуның өчен сине кешеләр дә яратмый Бу дөньяда, жыен эшләмичә акча алып ятучылардан башка, кемнең атна башын яратканы бар. Менә миңа туры килгән көнне адәм балаларының чистый күзе ачыла. Миннән дә кулайрак җитәкче юк, минемчә. —Син дәшми торсаң, юньлерәк булмасмы. Сишәмбе брат,—дип. Чәршәмбе дә бәхәскә кушылды —Беренчедән, синең исем дә бит Си-шәмбе, бик матур яңгырамый. Аннары сине дә гомер-гомергә кешеләр яратмады. Син туры килгән көнне яңа эш тә башламыйлар, юлга да чыкмыйлар, тырнак кына да кисмиләр. Ә менә мин атнаның уртасы. Ходай үзе мине җитәкче булырга яраткан Мин ике якны да бертигез күрергә сәләтле. Урыслар бит мине юкка гына Среда дип әйтмиләр Миннән дә кулайрак кандидатура юк монда. —Якшәмбе белән сезнең гел шул урыска табыну булыр инде,—дип, салмак кына Пәнҗешәмбе дә сүзгә кушылды.—Синең бит, Чәршәмбе туган, уртада булуың, «ни туды, ни сюды* дигәнне генә аңлата. Синнән бер якка да юк, ягъни мәсәлән. Ә менә мин үзебезнең төркилегебезне саклап кала алган бердәнбер көн Минем үзебезчә Атнакич дигән исемем бар, ә сездә тик гарәп-фарсы исемнәре генә. Шуңа күрә җитәкчегез итеп мине сайларсыз дип уйлыйм. Бу сүзләрдән соң, башына чалма ураган Җомга калтыранган тавыш белән сүзгә кушылды: —Мин сезнең бәхәсләшүегезне гомумән аңламыйм, җәмәгать. Мөселман өчен миннән дә изгерәк көн юк дөньяда. Миңа туры килгән көнне, элек-электән, кешеләр намазга йөргәннәр, изгелекләр кылганнар, ял иткәннәр, ниһаять. Үткәннәребезгә кире кайткан вакытта, миннән дә кулайрак җитәкче таба алуыгызга мин шикләнәм.— Җомга сизелер-сизелмәс кенә итеп, Пәнҗешәмбегә ым какты. Икешәр көн ял иткән заманда, аларның бергәрәк булуы, ягъни мәсәлән, Җомга җитәкче итеп сайланган очракта Пәнҗешәмбе аның «зам»ы буласы көн кебек ачык иде. —Сез нәрсә, җәмәгать? Кешеләрдән күреп, дәүләт переворуты ясарга уйлыйсызмы әллә?—Шимбә башкаларның алдына ук йөгереп чыкты —Син, Җомга абзый, гупчым дәшмә. Бәлки элекке, кадими заманнарда син туры килгән көнне намазга йөргәннәрдер дә, хәзер андый гадәт юк инде. Сине хәзер, беләсең килсә, «шоферлар көне» дип йөртәләр. Беләсеңме нигә? Чөнки сиңа бирелгән көнне бөтен шофер, алай гына түгел, бөтен эшче лаякыл булганчы эчә. Хәзер син—алкаш, Җомга абзый. Ә менә мине кешеләр көтеп ала Без Якшәмбе туган белән икәү— кешеләрнең иң яраткан көннәре. Без туры килгән көннәрне кешеләр гаиләләре белән бергәләп ял итә, ата-аналары белән күрешә, күпме файдалы эшләр эшли — Шимбә Якшәмбегә күз ташлап алды да сүзен дәвам итте—Мин җитәкчелеккә дәгъва итмим, булганына шөкер итеп яшәргә кирәк. —Сез, сез икегездә бер калыптан,—дип кычкырды моңа түзмичә Дүшәмбе — Берегез яһүд бәйрәме, икенчегез урысныкы. Сез туры килгән көнне кешеләр гомер күрмәгән кебек эчәләр-эчәләр дә, аннары мин гаепле. Сезнең икегезнең берегезне дә җитәкчелеккә якын китерәсе түгел. —Душәмбе иптәш, сез болай да ил күләмендә киеренке булган милләтара мөнәсәбәтләргә тыгылмагыз, яме.—Шулай дип, моңарчы барысын да тыңлап, блокнотына нидер язгалап утырган Якшәмбе, бәхәскә катнашмый булдыра алмады.— Бүгенгә әле монда мин нәчәлник. Кешеләр дә мине хөрмәт итә. Ә электән килгән тәртипне бозарга мин сезгә не позволю! Җитәр акырышырга. Әнә, кешеләр күпме революцияләр ясап карадылар, берәр тулкы булдымы? Юк! Нәрсә җитми сезгә? һәрберегезнең үз урыны бар. Кешеләр инде шушы пүрәдеккә өйрәнгән. Хәзер урыннар алыштырып, аларның болай да буталган башларын тагы бутыйкмы? Менә мин атнаны төгәлләп торам Киредән мине сайлагыз да җитәкчегез итеп, и вәссәлам Җыелыш әле озак барды. Акырыш-бакырышлар, берсен-берсе гаепләүләр аз булмады анда Кышкы вакытка күчкәндә берсеннән-берсе урларга мәҗбүр булган бер сәгать вакыт турында да кешеләр икешәр-өчәр көн ял иткәндә кемнәргәдер өстенлек бирелүе дә игътибардан читтә калмады. Ахырда атна көннәре гәртипне элеккечә калдырырга, дигән тәкъдим белән килешергә булдылар Чөнки революцияләр ясап, үзгәртеп корулар үткәреп, авызлары пешкән кешеләрнең хәлләреннән алар бик хәбәрдар иделәр. Сайлау Силсәвит Рашатны ике атна буе айнымыйча эчеп ятканы өчен эшеннән куганның икенче көнендә Озын Улак авылы халкы жыенга җыелды. Беркем дә махсус дәшмичә, үзлегеннән жыелган иде халык авыл Советы бинасы каршына. Участковый Харис, «төтен» исерек хәлдә күрше чуваш авылында ятканга, жыелган халыкны куып таратырга да кеше табылмады Рашатның «жылы» урыныннан очып төшүе озынулаклыларнын авыр замана белән басылган күңелләрен бераз күтәреп жибәрде Аны авылда беркем дә яратмый иде Өр-яңа машина алган, малаена өй салып яткан кешене кем яратсын ди инде Халыкның жыенга жыелуының сәбәбе дә шул. авылга яна җитәкче сайлап кую иде. Бу юлы район-фәлән сүзенә карап тормыйча, авыл халкы рәис итеп уз кешесен куярга карар кылды Уттай эш өсте булмаганга, жыенга кеше байтак килде. Халык тыныч кына Чатан Мөнирне көтте Чөнки җыенны, астыртын гына, авыл мулласы вазифаларын башкарган шул Мөнир оештырды Менә аскы урамнан жил-жил атлап башына кәләпүшен кигән, кәжә сакаллы бер бәндә күренде Бу—Мөнир үзе иде Жыелган халык янына килеп җиткәч, ул көр тавыш белән «Әссәламәгаләйкүм». дип. халыкны сәламләде дә. кем тарафыннандыр, алдан ук әзерләп куелган буш аракы әрҗәсе өстенә менеп басты Карчыганыкыдай күзләре белән халыкка бер караш ташлап алгач. Мөнир, мәчеттә вәгазь сөйләгәндәй, сүз башлады —Җәмәгать—диде ул, ташларны эретердәй тавыш белән —Барысы да безнең хәзер демократия чорында яшәгәнебезне белә булса кирәк «Беләбез, беләбез»,—диеште халык —Шуңа күрә, урыныннан төшерелгән теге алкаш урынына, —Мөнир Рашатлар тора торган югары оч ягына таба кулын селтәп алды,—авыл халкының аһ-зарын, кайгыларын аңлый торган үзебезнең кешене куярга кирәк Барыбыз да бер сүздә булсак, шәт. район да берни әйтмәс Мин силсәвит персндәтеле итеп Гыймадиев Дамирны сайларга тәкъдим итәм Акыллы, инсафлы бала, үзебезнең авылда туып үсте, институт бетергән Шунардан да кулайрак кеше таба алмабыз, җәмәгать Фермада мал врачы булып эшләүче Дамир—Мөнирнең кияве иде Кулыннан юньләп бер эш тә килмәгән бу егетнең, каяндыр кергән акчага яңа йорт торгызып ятуы, аның авылда башын бик югары күтәреп йөрүе дә озынулаклыларнын күңеленә бер дә хуш килми иде. әлбәттә Шуңа күрә Дамир исеме ишетелү белән, халык арасында берән-сәрән көлгән тавышлар ишетелде —Сыерның бозылган җиренә дару да сөртә белми бит ул,—диде кемдер —Мал хәленә керә белмәгән кеше авыл җитәкчесе була аламыни'—диде Озын Җәмил —Аннары ул аракы да эчми, ә эчмәгән кеше йә кара эчле, йә чирле була, ни чуртыма безгә андый рәис? —Әнә. Күке Раилен куярга кирәк Халык дәррәү көлеп жибәрде —Юк. җәмәгать,—диде Мөнир, сүзнең читкә китәргә чамалаганын сизенеп — Авыл белән җитәкчелек итү. бушка мотоцикл алам дип. урманда күке куып йөрү түгел . Халык тагын бер көлешеп алды Ләкин шулай да Раилне авыл Советы рәисе итәргә теләүчеләр дә юк түгел иде Авыл Советы рәислегенә Мөнир мулланың үзен, тарих укытучысы Исмәгыйльне, тагын әллә кемнәрне тәкъдим итүчеләр булды Кинәт бөтенесенең тавышын басып, халык арасыннан тагын Озын Җәмилнең тавышы яңгырады —Көтүче Сабирҗан абзыйны сайлыйкмы әллә? һәр авылның үзенә бер ата ялкавы, үз алкашы һәм үз диванасы була Бу— табигать законы күрәсең, чөнки соңгы елларда да әле мулласыз, участковыйсыз авыллар очратырга булса да, югарыда аталып киткән кешеләрдән башка авыл, чын авыл була алмый. Озын Улакта ата ялкау, алкаш һәм авыл диванасы исемнәрен, барысын бергә элеккеге сарык көтүчесе Сабиржан күтәрә иде. Ләкин эчсә дә, тилемсәрәк булса да, Сабирҗанның берәүгә дә үз гомерендә зыян китергәне булмады. Кешеләрне, аннан да битәр, сарыкларны ярата иде Сабиржан. Ләкин колхозларда сарыклар бетүгә йөз тоткач, ул эшсез калды. Авызына беләк буе тәмәкесен кабып, капка төбендә утырудан башка эше булмаганга, бүген «бу халык кая җыела икән», дип. ул да җыенга килде... Сабиржан исеме чыккач, халык тагын бер кат гөрләшеп көлеп алды. Ләкин халык тавышын басып, тагын Җәмилнең көр тавышы яңгырады. —Нәрсәсе килешми Сабирҗанның. Ялкау дисәгез. Рашат та үз гомерендә сыңар кадак та каккан кеше түгел иде, эшләде бит әле рәис булып, эчә дисәгез, әнә, колхоз рәисе Сабирҗаннан да күбрәк эчә бит, барыбер урында утыра. Баш ягына килсәк,—Җәмил як-ягына каранып алды,—безнең авыл белән йөз прансит нормальный кеше идарә итә дә алмый. Гомер буе берүзе сарык көтүен көткән кеше, әллә авыл халкын гына тыя алмас, дисезме? Аннары тагын бер ягы бар, Сабиржан бит ул үз гомерендә сорамыйча кешенең энәсенә дә кагыла торган кеше түгел. Иманым камил, рәис булгач та урламаячак... Халык тынып калды. Бар да Җәмил әйткәннәрне башларыннан үткәрәләр иде. Бераздан: «Булсын, Сабиржан булсын!», «Тиле булса да яхшы кеше ул»,— дигән тавышлар ишетелгәли башлады. —Җәмәгать саташмыйк инде —Мөнир мулла тагын аракы әржәсе өстенә менеп басты.—Син дә, Җәмил, халык җыенын исерекләр мәҗлесенә әйләндермә. Авылда Дамирдан да яхшырак кандидатура юк. Тиле кешене рәис итеп сайлый алмыйбыз бит инде. «Ярар, сайлыйк Дамирны»,—диде кемдер. «Күке Раиле лутчырак булыр». «Сабирҗанны сайлыйбыз»,—дигән тавышлар ишетелде. «Янәдән Рашатны гына сайлыйк»,—диючеләр дә булды. Халыкарасында бәхәс купты. Берәүнең дә үз сүзен бирәсе килмәде. Көтүче Сабиржанга рәхәт иде. Ул акырышкан халык арасында үзен нәкъ көтүдәге сарыклар арасындагы чакта кебек хис итте. Их. урап-урап берне чыбыркы шартлатасы иде монда. Исеме халык теленә эләккәч, Сабирҗанның борынына влач исе кергән иде. Халык исә гөжләде дә гөжләде... Озак кына тарткалашканнан соң. авыл Советы рәисе сайлауны җиренә җиткереп үткәрергә булдылар. Каяндыр картон тартма табылды, бөтен халыкка кәгазь кисәкләре таратылды. Барлыгы йөз дә утыз кеше сайлаучы итеп теркәлде һәркем, кешегә күрсәтмичә генә, үзе рәис итеп күрергә тиешле кешенең исемен кәгазьгә язып, шул тартмага ташларга тиеш булды. Җыелган халык арасында тыз- быз килеп, Мөнир мулла йөренде. Халык уйга калды... Бераздан, аракы әрҗәсе өстендә торган тартмага бөгәрләнгән кәгазь кисәкләре төшә башлады. Соңгы кеше булып Сәхибҗамал карчык та үз бөтиен тартмага салгач, санауга керештеләр. Йөз егерме җиде тавыш белән, үзенә җитәкче итеп, халык көтүче Сабирҗанны сайлаган иде...