Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАНГА БАТТЫ ... КУЛЛАРЫМ...»

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты жир өстендә яна заман җилләре искән боек иҗтимагый тетрәнүләр чорына туры килде Такташ—1917 ел революцияләре нәтиҗәсендә туган беренче татар шагыйре Ә Казан чорына тикле ул унай герой эзләү белән мәшгуль иде Бу елларда шагыйрь, сонрак үзенен ботен иҗатын сугарачак бәрәкәтле чишмәләр татар, гарәп, фарсы, рус һәм Конбатыш Европа шигъри традицияләре белән таныша Такташ үткән юл—гади татар авылыннан алып Яна Бохарадагы татар диаспорасына кадәр һәм татар мөселманнары үзәгенен берсе саналган Оренбург мәдәни мохитыннан башлап Торкестан башкаласы Ташкентка кадәр булган юлны үз эченә ала Боек шагыйрь мөселман халыклары сәяси һәм рухи үсешенен ин мөһим нокталарын уза Революция—"карангылык"Ка әверелгән -нур- -карангы төн-гэ алышынган -тан- ■гакылсызлар йорты-на әйләнгән «жәннэт». Октябрь революциясеннән сон Россия империясе һәм татар халкы кичергән трансформация чагылышы менә шундый Такташ үзен чолгап алган дөньяны политграмота дәреслекләре аркылы түгел, ә бәлки гомумкешелек зирәклеге югарылыгыннан анларга тели Мондый омтылышның бер нәтиҗәсе дип -Жир уллары трагедиясе»н әйтергә мөмкин Ижатында ин мөһим булган бу әсәрендә Һади Такташ Байроннын -Каинмистериясе нигезендә яткан дини хикәятне куллана Татар шагыйре Коръән хикәяләгән Адәмиен ике улы—Библиядә бирелгән Каин һәм Авель образларына мөрәҗәгать итә Бу хакта әдәбият белгечләре Г Рәхим. X Хәйри. Г Халит. Н Юзиевлар да язып чыктылар Билгеле. Коръәндә Адәм улларының исемнәре бирелмәгән, ләкин аларнын корбан китерүләре һәм бары тик берсенен генә корбаны кабул булуы турында хикәя бар Корбаны кабул ителмәгәне үз кардәшенә үлем белән яный, сонгысы исә беренче булып абыйсына беркайчан да кул күтәрмәячәге чонки үтерүченең җәһәннәмдә булачагы хакында сөйли Бу мәсьәләне тикшерүчеләр Кабил һәм Хабил исемнәрен атап, бэхэснен сәбәбе турында язалар Ике кардәшнен һәрберсенең игезәк сенлесе була Адәм аларга берберсенен сенелләренә ойләнергә әмер бирә Ләкин Кабил Хабилнен ямьсез сенлесе Лабудага түгел, үз сенлесенә— гүзәл Әкълимәгә өйләнергә тели Бу бәхәсне корбан китерү рәвешендә үткәрелгән шобага хәл итәргә тиеш була да инде Моселман хикәяте Библиягә барып тоташа. Библиядән сон барлыкка килгән яһүди хикәяләргә корылган мотивларны да үз эченә ала Ин әүвәлге Библия вариантында Каин белән Авель арасындагы бәрелеш—ул игенче белән терлек караучы арасындагы бәрелеш Алла икенчесенен корбанын кабул итеп, үзенен аны өстен күрүен белдерә Көнчелектән Каин кардәшен үтерә Алла һәм җир ана бу эше өчен нәфрәт белдерәләр, ләгънәт әйтәләр Шуна күрә дә Каин токымы түгел. Адэмнен өченче улы Шет -кешеләр нәселенең дәвамчысы була* Дини хикәя Байронга да. Такташка да бер яктан кызыклы алар бу хикәядә бәхәссез догмага каршы кешелек тарихында булган ин беренче фетнәне раслаучы факт күрәләр Боек шагыйрьләр үзләренен әсәрләренең каһарманы итеп кардәшен үтерүче Каинны сайлап, аны дөнья төзелешенә каршы баш күтәрүче дип таныталар Димәк, лини сюжетны Аллага каршылык мәгънәсе белән тулыландыралар Коръәндә дә. Гаурәттә дә югары хөкем йортүче булып Израил Атласы тора Тәурәттә Алла Каиннын киләчәген билгели анын балалары һөнәрләргә һәм сәнгатькә Һ нигез салучылар дип исәпләнә. Әгәр Байронда Каин аны Аллага каршы көрәштә кулланучы Люцифер белән диалогка үзе керешсә. Такташнын кабиле исә үз юлы белән китә; ана кодрәтле, боек кочлэр кирәкми -Жир уллары трагедиясе»нлә Алла— ирешә алмаслык ерак. Нәрсәне дә булса барлыкка китерүче унай геройны эзләвең Такташ - Газраилләр-дән башлап дәвам итә. -Газраилләр-дәге фәрештә дә. -Күктән сорелгәннәрдәге -Күк кызы» да. Газраил дә. «Үтерелгән пәйгамбәрдәге Пәйгамбәр дә— алар берсе дә доньяны коткарып кала алмыйлар. Шагыйрьнен «Айның нурлары астында» исемле шигыреңдә, ниһаять, барлыкка китерүче, тудыручы коч хасил була— төрки халыкларның ирекле дәүләтен төзү өчен көрәшүче кызылармеец мөселманнар Шагыйрь дөнья белән шәхси диалогка омтылыш ясый Такташ Курсави һәм Мэржанилэрдән үк килә торган татар хор фикерлелеге традициясен дәвам итә Алла бу традициядә ботен галәмне булдыручы, ә кешеләр— үз тормышлары өчен җаваплы итеп бирелә. Такташ герое бу жаваплылыкны үз өстенә алырга әзер. Ислам традицияләре очен унай геройларны җирдә эзләү характерлы Бу традиция динне һәм беренче моселман дәүләтен булдырган Мәхәммәдкә һәм анын дүрт хәлифенә дан җырлый Мөхәммәд дәүләте мәҗүсиләр белән сугышлар вакытында барлыкка килә, шуна күрә Такташ инде «Күктән сөрелгәннәр» шигырендә үк -канлы корәш» традициясен исенә төшерә. Ислам, башка диннәрдән аермалы буларак, жирдә чын иман тарихы белән билгеле Бу патшалык Алла иңдергән кануннар буенча яшәгән, ләкин аны кешеләр төзегән. Димәк, кеше үзендә чын яшәеш традициясен алып килгән. Такташ үз героен эзләвендә фәрештәдән пәйгамбәргә кадәр юл үтә. анын инде чираттагы каһарманы— кеше Хаклыкны шәхес ирегеннән башка күз алдына китерә алмаган татар шагыйре үзенең беренче героен, беренче ирекле шәхесен кешелек тарихында таба. Такташ герое— тормыш тарафыннан изелгән кеше Ләкин ул кайнар догаларга жавап буларак югары көчләр бирә торган бәхетне табуына өметен өзмәгән әле. Әлегә ул Байроннын Каинын берничек тә хәтерләтми Кабил. Адәм гаиләсенең ботен әгъзалары кебек үк. Аллаһы тәгаләне данлый, анын мәрхәмәтенә ышанып яши Ләкин иңде бу тирәнтен бәхетсез кеше күңелендә канәгатьсезлек олгерэ башлый— чынлыктан канәгать булмауның беренче чагылышы. Туудан алып үзенә юлдаш булып өлгергән ялгызлыктан ул бик туйган Кабилгә ярдәм кулын Алла түгел, ә Идея суза Башта Такташ Идеяне Газазил дип атый Бу— Ш Бабичнын -Газазил- поэмасына аллюзия Ул хакта Г Халит та язып чыкты Ш Бабич поэмасында кодрәтле Газазил (Иблиснең җирдәге исеме) кешеләр, хак динле мөселманнар өстеннән хакимлек итә Соңгылары анын табанына, эйтерсен лә яһүдиләр «алтын үгезбозауга» җыелышалар Бабичның 1916 елда язылган поэмасында кешеләр түбән инстинктлар белән генә эш итүче масса булып карала. Такташ исә кешеләрнең кол дәрәҗәсенә төшүләренә ышанмый. Идея дә Каиннан өстен түгел, ә бәлки анын киңәшчесе, өйрәтүчесе булып тора. Каин анында бары тик пунктир рәвешендә билгеләнгән фикерләр Идеянең фикер йөртүендә инде тәмамланган, ачык һәм бердәм булып күренәләр Әгәр Идея образында Такташ кыю. Аллага буйсынмас акыл идеясен алга сөрсә. Кабил образында исә шагыйрь ирекле аннын һәм шәхеснең формалашу процессын ачык күрсәткән. Такташ күпләр тарафыннан иман белән акыл антиподлар буларак кабул ителгән чорда яши Ләкин моселман гореф-гадәтләрен кечкенәдән канына сендереп үскән шагыйрь үзе гади халык арасында иман һәм рух бердәмлеген күрә белгән Сәясәтчеләр очен исә акыл һәм идеяләр, халык кулы белән үз максатларына ирешү чарасына әйләнгән. Бохарада. Оренбургта. Ташкентта Такташ 1917 елның изге идеяләренең ачык политиканлыкка әверелүен күрә -Жир уллары трагедиясе ндә Идея шул. җирдәге уеннарның кагыйдәләрен үзләштергән һәм теләсә нинди шартларда үзенә урын таба торган акылның жанлы гәүдәләнеше инде Кабил шулай ук акыл юлы белән барырга тырыша, хаклык патшалыгын эзли, ләкин инде кешелектән баш тарту ысулы белән түгел Шуна да Идеядән аермалы буларак, ул үсешкә сәләтле Идея исә көчкә куәткә омтыла Ул объектив, ләкин аның объективлыгында, X. Госман бик дөрес күрсәткәнчә, кеше язмышы хакында борчылуның бөртеге дә юк Идея Й01ы Кабил колдан шәхес дәрәҗәсенә күтәрелә, аның монарчы йокымсыраган кирәк дип табылмаган аны киеренке рәвештә чынбарлыкны анлый башлый Пассив күзәтүдән ул чынбарлыкны төшенә башлауга күчә. Үзенен анын Кабил кешеләргә хезмәт итүгә багышларга тели, азатлыгыңда ул башкалар азатлыгының беренче этабын күрә Идея Кабилгә икенче донья, икенче тормыш барлыгы турында сөйли Анда -юк Алла, канун һәм эч пошу, хәсрәт* Ул дөньяда «шатлык һәм ирек шаһлык сөрә», -хор йорәк кочле. батыр ирләр тора- Такташның башлангыч чорында ук төсмерләнгән чын тормыш иле Хәят «Жир уллары трагедиясе-ндә үзенең серен ача төшә, күзгә күренердәй сызымта ала. Хөрлек, азатлык доньясын тудырганда шагыйрь янә «нур», «ут», «гөл-чәчәклэр символикасына морәжәгать итә Әгәр Такташ герое мона кадәр ялкынны бары тик бер-ике йөрәктә генә кабызырга сәләтле булса, хәзер инде ул нурлардан бердәмлек һәм гармония символы булган ут дөрли Чынбарлык инде традицион образларга әверелгән «зөлмәт учагы-, -ачлык», -төн», -михнәт, -төтен» образлары аша бирелә. -Нур— тон», «шатлык— хәсрәт- образларының бәрелеше аша шагыйрь безгә геройның катлаулы кичерешләрен җиткерә. Кабил күңелендә катлаулы рәвештә рухи кичерешләрнең ике агымы үрелә Беренчесе— хөрлек хөкем сөргән дөньянын якты кичерешләре, икенчесе— җирдәге яшәешнең камил булмавын күзәтү нәтиҗәсендә туган авыр, күнелсез кичерешләр Идея Кабилгә киләчәктәге жир жәннәтен күрсәтә Жэннэттән куылган Адәм балалары очен ана кире кайту момкин түгел, шуна да ул көтеп, теләп алына Жәннәт— тонык сурәт түгел, ул реаль чынбарлык Идея җәннәттә тулы азатлык, хөрлек вәгъдә итә Ләкин ул җәннәтнең бәясе— Алладан һәм коллыктан баш тарту Үзен тормышка ашырыр очен Идея шул дөньяны төзергә тиеш һәм Кабил анар ин беренче, шуна күрә дә бик көтелгән корал булып тора Идеягә Кабилнен жаны кирәкми, ана үзенен тормышка ашуы, ягъни Аллага тиң булуы кирәк Жирдәге тормышның камил булмавынын ин беренче сәбәпләрен киеренке рәвештә эзләгән Кабил фикере Идея авызында көтелеп алган жавап таба Анын әйтүенчә, жирдә явызлык яшәү сәбәбе—коллык Нәкъ шушы нәтиҗәгә үз вакытында «Күк кызы» да килгән иде («Күктән сөрелгәннәр») Чынбарлыкны мондый рәвештә анлавы Кабилне Алла белән көрәшкә этәрә дә инде Г Халит Кабилне хаклы рәвештә «ялган һәм золым дөньясына каршы көрәш апостолы» дип атый Күренекле галим Кабилдә гыйсьянчылыкнын үткәндә түбәнсетелгән һәм җәберләнгән, әмма хәзер азат һәм горур, ләкин әле «элеккеге ялгызлыгыннан, бунтарьлегеннэн һәм фаҗигале кичерешләреннэн азат булмаган- типик героен күрә Кабилнен күнел кичерешләрен сурәтләүдә янә Такташның беренче шигырьләре белән образлы тәндәшлекне күрә алабыз чынбарлык— -эолмәт учагы- - шаштыра уй, кайгылар- Кабил образы шагыйрь тарафыннан тора-бара, акыртын ачыла Автор акылсызлык чигенә барып җиткән авыру һәм тынгысыз анны сурәтли Ә чынбарлык кабул итәр очен шул дәрәҗәдә авыр! Биредә Кабилнен Пәйгамбәргә якын торуын да күрергә момкин («Үтерелгән пәйгамбәр») Бу хакта X Госман да язды Талды рух. сынды канатлар. Мин бетәм — ди Кабил, төшенкелеккә бирелеп Ләкин ярдәмне инде ул Алладан түгел, э рухтан. Идеядән, көтә Кабилнен табигатьтән игелекле күнеле үзенен ихтыярын белдергәне очен нәрсә белән түлисен алдан ук сизеп тора Аның күнеле көчләү һәм кан коюга каршы чыга, ләкин аны аны үтерүгә этәрә Шушы вакыттан Кабилдә Байроннын Каины белән аваздашлык туа Бу хакта үзләренең хезмәтләрендә Г Рәхим. Г Халитлар да язып чыкты Кабил һәм Каин— икесе дә гыйсъянчылар, кыюлар Байроннын һәм Такташнын романтик геройларын коллыкка нәфрәт, шәхес иреген чикләүче кануннарны җимерергә омтылыш берләштереп юра да инде Шагыйрьләр үз геройларын шундый бер чиккә китереп куялар ки. шул чикне үтсәләр алар рухи азатлыкка. Аъта һәм җәмгыять кануннарыннан (әгәр дә алар чикләп торса) югары булуга ирешәләр Әдәбият белгече И Дьяконова хаклы -Байрон мистериясенен котылгысыз фаҗигасе шуннан гыйбарәт эолмэтхэ каршы күтәрелүне данлап, шагыйрь шул ук вакытта үз-үзе белән көрәшкә кергәннәр читләтеп үтә алмый торган әхлакый ике мәгънәлекне дә ачып бирә Мондый көрәш үгеннен кыйммәтеңне, акылыңны һәм хөрлегеңне саклап калу өчен бик моһим Ләкин ул җимергеч көчкә ия булган, газаплар һәм үлем китерүче әхлакый корбаннар таләп итә Корбан китерүчегә аткан таш һәм кешелекне саклап калу өчен Кабил күгәргән кылыч бер гаепсезнен башына төшә. Ихтыяр һәм хөрлек башбаштаклыкка әверелә. Кабилнен күзенә күренгәннәре чынга аша: ул чынлап та «юлбарыс»ка әйләнә. Туганын үтерүче—ул гражданнар сугышының мәнгелек символы, билгесез көчләрнен кешеләр күңелен җиңүне күрсәтеп тора. Канлы корбан алган Идея шул чак үзен көчле, кодрәтле итеп хис итә башлый. Такташ көчләүне тормышта котылгысыз чара буларак кире кага. Шагыйрь тавышы фаҗигадә дә ачык ишетелә: Ул кылыч батырыр кара канга Бөтен жир-дөньяны, Ул кылыч— шәфкать-мәхәббәт дошманы!.. Кабил үзе дә биредә әйтеп үтелгән фетнәнен ялган булуына төшенә- -Канга батты зур теләкләргә сузылган кулларым. » Үз-үзенэ кул салу— ул Алла каршында үз ихтыярыңны белдерү генә түгел, ул туганнарыңны үтерү гөнаһысы һәм максатның ялган булуын аңлаганнан сон яши алмау да әле. Шулай итеп биредә Такташ дини сюжеттан читкә китә. Ә Байрон, киресенчә, дини сюжет кысасында кала. Такташның Кабиле моннарчы һәлак булган «Күк кызы», пәйгамбәр язмышын кабатлый Шагыйрь өчен киләчәккә рухи чистарудан башка юл юк. Шуна күрә дә Такташ өчен ин югары хөкем—Кабилнен намусы. Кабил—кешеләр ихтирамын яулаган беренче герой. Такташның үткен карашы «яна дөнья»нын «иске дөнья-га кан коюда баш бирмәвен, хаттә кайбер очракта өстенлек итүен дә күреп ала. Шагыйрь революция идеяләренең кешеләрне юк итү механизмына әверелүен таный башлый. Кабил кешене үтерсә дә. революционерлардан аермалы буларак, ул кан аша атлап үтә алмый. Ә Кабил артыннан килүчеләр инде кан белән тапланмаячаклар. Ягъни, икенче төрле әйтсәк, шәхес иреге идеясе үзен саклап кала ала. Ә шәхес башлангычын үз эченә алмаган Идеянең юлы исә— тупик. Бары тик Кабил юлы— кеше юлы гына—өмет тудыра. Жир кызы Әкълимә дә Кабил өчен янару чыганагы— «Алла», «дин»— булып тора. Шулай итеп, Кабил мисалыңда татар әдәбияты Мильтон, Байрон. Пушкин, Лермонтов, Достоевский геройлары белән бер рәткә куярлык гыйсьянчы образын тудыра. Берничә ел буе «Жир уллары трагедиясе»н язу Такташка әсәр рухын бөек тетрәүләр чоры рухы белән бәйләргә мөмкинлек бирә. Шагыйрь үзенең бу әсәрендә коллыктан абсолют иреккә хәтле юл үтәргә мәжбүр булган шәхес үсешен даһиларча күрсәтә алган. Такташ кисәтә: революцион идеяләр белән ләззәтләнү башкаларны да, үзенне дә һәлакәткә китерергә мөмкин! Шулай да. колдан ирекле шәхес туа ала һәм бу хакта изге китаплар да хикәяли. Тәурәт. Библия, Коръән, шулай да кешеләр Аллага ышануларын ташламыйлар, ләкин бу ышану аларны җирдәге иҗаттан баш тартуга китерми. Курсави, Мәржани. Ататөрек һәм Садри Максудиларнын мона иманнары камил иде Такташ та хөрлек патшалыгына юл күрсәтә. Кеше нәселен дәвам итүчеләр бу юлны каннан арындырып, аны чиста күңел белән үтеп, балаларына калдырырга тиешләр. Такташ яна заман Европа әдәбияты тәҗрибәсе һәм чор чынбарлыгын аңлау аша үз героен үсешкә һәм яңаруга сәләтле шәхес дип күрсәтә