Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ XIII КОРЫЛТАЕ 28 майда башкалабызның Актерлар йортында Татарстан язучыларының XIII корылтае ачылды Иң башта корылтай делегатлары соңгы 5 елда арабыздан киткән каләмдәшләребезне (алар— 40 кеше), аягүрә басып, бер минутлык тынлык белән искә алдылар Корылтайны татар әдәбияты аксакалы—90 яшьлек әдип Әмирхан ага Еники ачты Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ринат Мөхәммәдие» ике корылтай арасында идарә тарафыннан башкарылган эшләр турында хисап доклады белән чыкты Корылтай эшендә катнашкан Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиев, жыенны котлап, җәмгыятебезне үзгәртеп коруга, әдәбияты бызны баетуга керткән өлешләре өчен, язучыларга рәхмәт белдерде һәм әдипләр алдында торган бурычлар турында сөйләде Аннары ул «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, шагыйрь Равил Фөйзуллинга •Татарстан Республикасының халык шагыйре». шагыйрә Резеда Вәлиевага «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире—язучы Шаһинур Мостафинга «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелүен игълан итте һәм аларга дипломнар тапшырды Корылтайда катнашучылар әдәбиятыбызның бүгенге прозасы, очерк һәм публицистикасы. шигърияте, драматургиясе, балалар әдәбияты һәм рус әдәбияты турында Фоат Галимуллин. Фәүзия Бәйрәмова. Фәрит Яхин. Юныс Сафиуллин. Галимжан Гыйльманов. Владимир Корчагин докладларын тыңладылар. үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча фикер уртаклаштылар Фикер алышуларда Ә Баян. Ill Галиев. Т Миннуллин. Г Ахунов. И Юзеев. Р Файзуллин. А. Халим. Р Батулла. Л. Ихсанова. Л Шагыйрьжан. 3 Зәйнуллин, К Булатова. Р Җамал (Корбанов). М Маликова. А Хәсәнов. Ә Гадел, Д Салихов һ. б чыгыш ясады Корылтай бу жыелуда үз эшен әлегә төгәлли алмады Шул сәбәпле, яна идарә составы да сайланмады Корылтайның яңадан жыелу вакыты әле төгәл билгеләнмәгән ВЕТАКАДЕМИЯДӘ— «КАЗАН УТЛАРЫ. КИЧӘСЕ Ректор-академик Рифат Җамал (Корбанов) чакыруы буенча. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә «Казан утлары» һәм анын дуслары» дигән кичә үткәрелде Бәйрәмгә журналның даими авторлары—Татарстанның халык шагыйрь ләре Шәүкәт Галиев. Илдар Юзеев һәм редакциялә эшләүчеләрдән Равил Фөйзуллнн (баш мөхәррир). Рәдиф Гаташ. Флүс Латыйфи. Гөлзадә Файзуллина. Шаһинур Мостафин. «Мәгърифәт» газетасыннан шагыйрә Рифә Рахман. «Ватаным Татарстан» газетасыннан фоторәссам Мидхәт Шакиржа- нов килгән иде Кичә барышында ветакадемия студентлары, кунаклар янәшәсендә сүз алып, тыңлаучыларны ректор—Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифат Җамал шигырьләре белән дә таныштырдылар, аның сүзләренә язылган жырларны да башкардылар Әлеге кичәдә ветакадемиянсн элеккеге шәкерте—Татарстанның атказанган артисткасы. М Җәлил премиясе лауреаты Гөл зада ханым. Татарстаннын халык артистлары Мингол Галиев (ул бирегә үэенсн укучылары Радик Каюмов. Шәүкәт Хөсәенов. Равнл Рәхимов белән килгән иде) һәм Мирсәет Сөнгатуллин да катнашты Кичәне ветакадемиянен гыйльми сәркатибе Резидә Муллахмәтова һәм язучы - галим, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин алып барды