Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДИП ИҖАТЫНА ИКЕ КАРАШ...

Тормышны киң колач белән чагылдыручы, зур талантка ия язучылар иҗаты да кайчагында капма-каршы фикерләр уята. Татар әдәбиятының иң эре фигураларыннан берсе Таяз Исхакый әсәрләре турында да уз вакытында төрле фикерләр басылган. Менә сезнең алдыгызда бу зур әдипнең бер үк әсәренә багышланган ике мәкалә. Аларның беренчесен шулай ук олы әдип Галимҗан Ибраһимов язган. «Мөгаллимәмнең Уфада уйналуы мөнәсәбәте белән» дигән бу мәкалә 1915 елның 26—27 февралендә «Тормыш» газетасында басылып чыга. Ә инде «Тәнкыйть тирәсендә» дип исемләнгән икенче мәкаләне А. Бикташев яза һәм ул 1915 елның 13—14 августында «Кояш» газетасында дөнья күрә. (Сүз уңаенда әйтеп китик: бу автор турында биографик мәгълүмат табылмады, әмма фикер йөртүенә караганда, ул әдәбият мәсьәләләрендә шактый «тирәннән йөзүче» шәхес булырга охшый.) һәр ике мәкалә дә Гаяз Исхакыйның «Мөгаллимә» исемле драмасы уңаеннан язылган. Укучы инде беләдер: 1914 елда басылып чыккан бу драма—Г Исхакыйның сәхнәдә иң күп уйналган, җәмәгатьчелек игътибарын иң нык җәлеп иткән, күп кенә бәхәсләр дә уяткан әсәре. Бер 1914 елда гына да бу әсәргә карата җиде авторның рецензиясе матбугатта басыла. Җ. Вәлиди. Г. Кәрам. С. Рәмиев. Ш. Әхмәдиев. Г Гыйсмәти. Ә Мөхетдинова кебек исемнәре бүген дә телебездән төшми йөргән зыялыларыбыздан алып, хәзер исемнәре онытылган каләм ияләренә кадәр бу әсәргә мөрәҗәгать итә. Моның сере нәрсәдә соң ? Безнеңчә, сер әдипнең татар драматургиясенә әлегә кадәр күрелмәгән яңа хатын-кыз образы—мөгаллимә Фатыйма образын алып килүендә. Гаяз Исхакый—хатын-кызның гаилә эчендә генә йомылып калмавын таләп итеп, аларның ирләр белән бертигез дәрәҗәдә иҗтимагый тормышка актив катнашулары кирәклеген раслап байтак мәкаләләр бастырган әдип. Кайсыбер газеталарда ул хатын- кызлар бүлеген дә алып бара Гаяз Исхакый үзенең мәкаләләрендә төрки мөселман дөньясында хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсен беренче күтәрүче итеп Исмәгыйль Гаспринскийны күрсәтә. Ә безнең татар әдәбиятында бу урынны, шиксез, Г. Исхакый били Г. Тукай. Ф. Әмирхан. Г Ибраһимовлар һәммәсе ул салган эздән киткәннәр. Ә бу әсәргә килсәк. «Мөгаллимә»дәге Фатыйма шикелле. шәхси мәнфәгатьләреннән ваз кичеп салкын Себергә балалар укытырга килгән каһарман татар кызлары ул вакыт әдәбияты өчен генә түгел, тормыш өчен дә бик сирәк күренеш булган. Әдип бу әсәрен язып татар хатын-кызларын киләчәктә шундый каһарман итеп күз алдына китергәндер Егерменче йөз башы әдәби тәнкыйтен күздән кичергәндә шундый бер үзенчәлек игътибарны җәлеп итә. Әсәрдә типиклык мәсьәләсе күтәрелдеме—шундук «бу образ тормышта бармы ?» дигән сорау куела һәм нәтиҗәдә типиклык төшенчәсе узе шактый тараеп кала. Галимҗан Ибраһимовның «Мөгаллимә» уңаеннан әйтелгән төп фикере дә шуңа якын: ул Фатыйма образын типик түгел дип. әсәр тормыштагы чын мөгаллимәләр язмышын чагылдырмый диеп бара. һәм. гомумән, бу еллардагы иҗат әһелләрен бәяләгәндә алар иҗаты турында каршылыклы фикерләр әйтү, аларны матбугатта язып чыгу Г. Ибраһимов өчен, аның баштагы әдәби тәнкыйть мәкаләләре өчен хас күренеш. Ул Тукайны да бер урында мактый, ә инде икенче бер әсәрендә «Тукай шагыйрьме?» дигән икеле-микеле сорау куя. Г Ибраһимов Исхакый иҗатын да күзәтеп барган Башта ул аны «Әдәбият мәйданында иң шәүкәт вә иң биек урында карт реалист Гаяз әфәнде тора» дип, күккә чөеп мактый («Татар матбугаты». 1910). Үзенең «Әдәбият агымы» (1911) исеше мәкаләсендә аның иң яхшы әсәре итеп *Ике йөз елдан соң инкыйраз»ны атый *Әсәр куәт белән түгел, сихер һәм илһам белән язылган» дип соклана Әлеге мәкаләсендә ул Г Исхакый иҗатын чорларга бүлеп карый, һәр чор иҗатының төп үзенчәлекләрен билгели Бу яктан мәкалә оригинал, кызыклы Г Исхакый иҗатын шул рәвешчә чорларга бүлеп карау ул вакытта гына түгел, әле хәзер дә беренче омтылыш булып кала Бу бүленеш белән мин үзем, нигездә, килешәм Ә менә Г Ибраһимовның мөгаллимә образының әһәмиятен юкка чыгаруын аңлап та Г Исхакыйда бөтен иҗаты буенча сузылып бара торган үзәк идея юк. дигән бәясе белән килешеп тә булмый Г. Ибраһимов иҗат кешесе өчен мәҗбүри булмаган нәрсәне таләп итә. шул юл белән аның иҗатының иҗтимагый кыйммәтен киметергә тели Чынлыкта Гаяз Исхакый егерменче йөз башында иң танылган язучыларның берсе була Ул бүген дә шул биеклектән төшми Тәнкыйтьче Г Ибраһимов исә биредә үзенең үк башта биргән бәяләрен юкка чыгара. Шуңа күрә А Бикташевның Г Ибраһимов куйган байтак тезисларны кире кагуы белән килешергә туры килә