БОРЫНГЫ МИФ һем БҮГЕНГЕ ШИГЫРЬ
Икенче бүлек асырлар чиге—кешелек тарихы өчен аеруча җаваплы, хәтта, әйтергә мөмкин, куркыныч бер чор булса кирәк. Дини легендалар буенча, безнең эраның беренче елында Иисус Христос—Гайса пәйгамбәр дөньяга килә. Мөхәммәт пәйгамбәрнең изге эше дә VII гасыр башына туры килә. XIX һәм XX йөзләр чигендә исә Русиядә марксизм тарала башлый. Ә ул тәгълиматның XX гасырда нинди дөньякүләм фаҗигаләргә китерүен без хәзер бик яхшы беләбез. Кешелек тарихы менә тагын бер тапкыр гасырлар чигенә якыная. Шуның белән бергә илдәге сәяси һәм икътисади катаклизмнар безнең өскә ябырылып килә.. Тик иҗтимагый хәлләр, вакыйгалар нинди генә булмасын һәм ничек кенә бармасын, кешелек дөньясы үзенең төп юлын беркайчан да югалтмый, югалта алмый. Катлаулы иҗтимагый процесслар белән бергә гасырлар чигендә гадәттә сихерчелек, магия, мистика, астрология киң тарала һәм.. шул ук вакытта борынгы һәм бик борынгы дини карашларга, мифологиягә, дастаннарга һәм әкиятләргә игътибар да бермә-бер арта. Язма шигърияттә дә бу үзеннән-үзе күренеп тора. Безнең игътибар үзәгендә торган Равил Фәйзуллин иҗатында да шулай ул. Халык әкиятләренә һәм дастаннарга игътибар һәрбер талантлы шагыйрь иҗатының нигездә башлангыч чорына туры килә һәм еш кына гомере буена дәвам итә. Равил Фәйзуллин шигърияте дә әкият традицияләрен читләтеп үтми. Ул әкият сүзенә дә. әкиятләрнең аерым төсмерләренә дә үз иҗатында еш мөрәҗәгать итә Мәгълүм ки. әкият сүзе дә, халык иҗаты төре буларак әкиятләр үзләре дә безнең коннәрдә башлыча балалар дөньясы белән бәйләнгән. Моны Равил Фәйзуллин да яхшы белә. Шуңа күрә ул «әкият» сүзен, гадәттә, үзенең яки башкаларның балачагы, гомумән—кеше тормышының иң гүзәл чоры булган еллар белән бәйләнештә куллана. Менә аның шактый моңсу яңгырашлы «Әй. кайтасы килә кайчакта» (1971) шигыреннән бер өзек: «Вакыт» төшенчәсен гел үсү дип. Яңару дип йөргән бер чакта. һәлак булмас кебек күренә иде боз өстендә яккан учак та! Ул чак безгә һәр кыз тыйнак иде. бөтен ир зат—батыр, тугрылар! Әкияттә генә явызлыклар— сатлык җаннар, залим, угрылар. Бу шигырен язганда шагыйрьгә 28 яшь була! Тик ул инде, күрәсең, тормышның ачысын-төчесен татып өлгергән Балачактагы «әкияти» гүзәллекләр, маҗаралар юкка чыккан. Шагыйрь дөнья хәлләренә, чыннан да. олыларча карый башлаган Чөнки балачактагы әкият дөньясы кайдадыр еракта—кырыс чынбарлык артында калган. Ярыйсы ук иртә булса да. шагыйрь тылсымлы әкият дөньясына төрелгән балачагын сагына! һәм бу бик табигый: кеше олыгайган саен аның балачагы, ул Ахыры. Башы журналның 6 нчы санында. Г нинди генә авыр, катлаулы, хәтта фаҗигале узмасын, кадерлерәк була бара' Шагыйрьнең «Жуясы килмәгән әкият» өчыоллыгында да шул ук хисләр хөкем сөрә кебек... Тик әсәр нечкә юмор белән дә сугарылган Абагалар шау чәчәктә, имеш' Ел да төнен барып карыйм, лимен,— һаман вакыт җитми Әкияттәге эчтәлек буенча абага елына бер генә тапкыр чәчәк ата. Шул чәчәкне өзеп алсаң, кешегә күренмәс буласың, имеш. Хәтта бәхеткә дә ирешергә мөмкин... Әлеге шигырьнең фәлсәфәсе бөтенләй башка абага чәчәге могҗизасына ышанудан көлү. Шагыйрь әкиятнең бу үзенчәлеген бик оста тотып алган. Әйе. халык әкияте ул—барыннан да элек могҗизалар дөньясы. Изге, гөнаһсыз балачак белән бәйләнгән әкият һәрвакыт ниндидер матурлыкны, гүзәллекне хәтерләтә. Әкиятнең тиз бетүен бала-чага да ризасызлык белән кабул итә Шагыйрь фикере исә тормыш фәлсәфәсенә юнәлтелгән кебек, һәрхәлдә, аның «Эфемерида» дүртьюллыгын укып чыккач, шундыйрак тәэсир кала Шундый кыска булды әкият* Серле рәшә эреп таралгач, морҗа кебек утырып калды тотып карап булыр чынбарлык Шигырьдә сүз әкиятгән башланса да. аның икенче-өченче юллары безне заман чынбарлыгына алып китә: «морҗа кебек утырып калды» сүзләрен укыгач та. күз алдына сугыш яисә большевикларның мәгънәсез сәясәте нәтиҗәсендә тик мич торбалары гына утырып калган бихисап бәхетсез авыл урыннары килеп баса Моннан да зур. куркыныч фаҗига булырга мөмкинме соң?! Шагыйрь ифрат үтемле итеп әйткәнчә, әкият чыннан да беткән. Әкияттәге гүзәллекнең, матурлыкның эзе дә калмаган! Халык әкиятләрен беренче мәртәбә телгә алгандагы самими бер хнс—изгелек хисе Р Фәйзуллин иҗатының буеннан-буена бара һәм кат-кат кабатлана 1976 елда язылган бер шигырендә ул болай ди: Күзен йом да оныт бүгенгенне! Күм тирәнгә— күнлең төбенә— ваклыкларны. мәшәкатьләрне. Кит беразга әкиятләргә, чык сабый чак сукмакларына. Йөгер каеннарга каршы болын буйлап Шигырь тагы да җитдирәк юллар белән тәмамлана: Күзең ном да. кайт үзенә. асылына—ялгызлыгына' Якынай бер балачагына! Безнең бүгенге шигърияттә, димәк—Равил ФӘЙЗУЛЛИН иҗатында да, әкиятләргә махсус багышланган шигырьләр дә бар Аларның барысы да халык әкиятенә тирән ихтирам белән сугарылган Кайвакыт ә бәлки, еш кынадыр шундый бер закончалыкка тап буласың шагыйрь олыгайган саен аның жнятхэ игътибары арта бара. Бу—бик күн шагыйрьләрдә, әлбәттә. Равил Фәйзуллннда да шулай. Тагын кайттым әкиятләргә! Рәсемле китапларга! « Балачак Иле! ► —диюгә— рәхәтлек инә җанга! Бу очракта иң әһәмиятлесе: шагыйрь халык әкиятләрен хәтта роман, драмалардан да өстен куя: «Әкият белән тиңләгәндә нәрсә—драма, романнар!» һәм шагыйрь хаклы булса кирәк. Язма әдәбиятның барлык төрләре дә, ахыр чиктә, халык иҗатыннан, шул исәптән—халык әкиятләреннән үсеп чыккан. Ә әкиятләр халык прозасының төп өлешен тәшкил итә. Бу—барлык халыкларда да шулай. Бездә. Идел буе, Казан татарларында—бигрәк тә! Түбәндәге фактларга гына игътибар итик. Гасыр башында танылган галим Гали Рәхим: бездә. Идел буе татарларында, Урта Азия һәм Казакъстан халыкларындагы кебек зур күләмле шигъри дастаннар юк һәм беркайчан да булмаган. Бездә дастан урынын бәетләр алган,—диебрәк язып чыккан иде!' һәм галим хаклы булса кирәк: Казан татарларында саф фольклор дастаннары чыннан да юк һәм беркайчан да булмаган. Шулай дигәч укучыларның: «Ә мәшһүр «Идегәй» дастанын кая куябыз?»—дип сораулары мөмкин. Бу четерекле сорауга түбәндәгечә җавап бирергә мөмкин: «Идегәй» дастаны нигездә Себер татарларыннан язып алынган. Идел буенда исә XVII-XVI1I йөзләрдә аның зур булмаган прозаик версияләре генә мәгълүм була 2 . Аның каравы биредә—Урта Идел буенда—китаби дастаннар һәм халык дастаннарына якын торган зур күләмле батырлык әкиятләре киң колач җәя.3 Бәлки, нәкъ әнә шуның белән бәйле рәвештәдер, безнең бүгенге шигърияттә халык эпосына караганда китаби дастаннар һәм халык әкиятләре йогынтысы күп тапкыр көчлерәк сизелә. Бу тезисны Равил Фәйзуллин иҗаты нигезендә дә дәлилләп була. Кайвакыт шагыйрь хәтта әкиятләрнең жанр чикләре мәсьәләсенә тукталып, аларның иң җитди үзенчәлекләрен билгеләп үтә: Дөрес. «Әкият Иле»ндә дә сине төрле хәл көтә! Әкиятнең шунсы әйбәт: ахыры яхшы бетә! Чыннан да. трагик әкият булмый! Әкият ахырында (мәҗбүри рәвештә) явызлык һичшиксез җәзага тартыла һәм яхшылык җиңә. Әнә шул үзенчәлеге белән әкият башка төр әсәрләрдән генә түгел, хәтта тормыш чынбарлыгының үзеннән дә нык кына аерылып тора. Әкиятнең төп сәнгати көче дә шунда ки, анда әдәби чынбарлык, билгеле бер дәрәҗәдә, югары романтика әсәрләрендәге кебек, тормыш чынбарлыгыннан өстен тора. Гомумэстетика таләпләренә сыймаган бу үзенчәлекне ничек аңларга һәм аңлатырга? Биредә «әкиятне яклап», кимендә өч аргумент китерә алабыз: Беренчесе Әкиятләрдә гади халыкның яхшы тормыш турындагы гасырлар буена дәвам иткән, тик беркайчан да. хәтта безнең көннәрдә дә тормышка ашмаган һәм ашмаячак якты хыяллары чагыла (бәлки әкиятләрнең безнең көннәрдә аеруча җанланып китүе нәкъ әнә шуның белән аңлатыладыр?!). Икенче төрле итеп әйткәндә, әкиятнең мәгънәсе—тормыш чынбарлыгын түгел, ә бәлки халык хыялын чагылдыруда. Икенчесе. Тылсымлы әкиятләр барлыкка килеп, формалашкан ыруглык җәмгыяте чорында аерым шәхес тик билгеле бер коллектив, ыру, кабилә әгъзасы буларак кына ниндидер роль уйный алган. Ыру яки кабилә аерым кеше мәнфәгатьләре турында «уйланмаган да»! Аңлашыладыр, ыруглык җәмгыяте дәверендә аерым шәхеснең һәлак булуы да мөмкин. Ә коллектив беркайчан да юкка чыкмый, дип уйланылган ул заманнарда. Димәк, фаҗига да мөмкин түгел. Өченчесе. Борынгы заманнарда ук цивилизациянең югары дәрәҗәсенә күтәрелгән борынгы Шәрекъ. һинд. иран. грек, рим халыкларының бик борынгы мифологиясендә кешелекнең алтын гасыры хакында бихисап мифлар сакланып калган. Әлеге мифларда сөйләнүенчә, ул чорларда кешеләр ачлык-ялангачлык, явызлык, авыру- сырхау, картаю, үлем кебекләрнең берсен дә белмәгәннәр, Җир кешеләре Күктәге аллалар дәрәҗәсендә яшәгәннәр.1 . Халык әкиятләрендәге әнә шул алтын гасыр турындагы мифологик күзаллаулар да чагыла. Нәкъ әнә шуңа күрә әкияти чынбарлык гадәти тормыш чынбарлыгыннан өстен тора да! Әкиятләргә хас бернәрсә белән дә чикләнмәгән оптимизм әнә шул сәбәпләр белән бәйләнгән булырга тиеш. Бәлки, әкиятләрнең гасырлар, мең еллар буена халык күңелендә нигездә бернинди үзгәрешсез яшәве дә әнә шул гасырлар тирәнлегеннән килгән көчле традицияләр белән аңлатыладыр?! Әгәр бу чыннан да шулай икән, димәк—әкиятнең дөньякүләм әһәмияте дә әйтеп бетергесез зур. Мәсьәләгә әнә шул яктан якын килсәк. Равил Фәйз\ ллинның әлеге шигыренең соңгы юллары да дөреслеккә тулысымча туры килә Тагын кайттым әкиятләргә! Рәсемле китапларга' Кешелек, бәлки, яшидер Җирдә әкият барга Әкиятләрнең гасырлар тирәнлегеннән килгән шигъри һәм иҗтимагый үзенчәлекләрен ачыклау белән бергә шагыйрь аларның бүгенге көндәге төн функциясен дә онытмый: әкият хәзер нигездә балалар дөньясында яши. әйтик, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә Әби-бабайлар. кайвакыт әти-әниләр дә. баланы вакытында йоклату өчен, аңа әкият сөйлиләр «Йокы әкияте» (1990) шигырендә әнә шул хакта сөйләнә Йокы кунсын күзеңә. Әкият сөйлим үзеңә! Булган, ди. Мияубикә. Торган, ди. Мияубикә Беркөн ул чыгып киткән. тырысын иңгә киеп, гөмбә җыярга диеп Шул рәвешчә, шагыйрь балага үзе уйлап чыгарган әкиятнең эчтәлеген сөйли Шул арада бала да йокыга китә. Балалар фольклоры белгече Рәшит Ягьфәров балаларның әкиятләргә мөнәсәбәте турында түбәндәгеләрне яза: «Балалар әкиятләрне бик яраталар Әгәр берәр кешенең әкият сөйләгәнен белеп алсалар, вакыты бармы юкмы, кәефе ничек, кыскасы, аның ай-ваена карамыйча, «әкият сөйлә» дип йөдәтә торган булалар Шундый вакытларда әкиятче балалардан «котылу» яки аны шаяртып алу өчен үзенчәлекле бер әкият сыман шаян әсәрләр сөйли. Аларны И Исәнбәт алдавыч әкиятләр дип атады. Бу әсәрнең хасияте шунда: алар чыннан да әкият сөйли башлаган шикелле башланып китәләр дә. кызыктырып, колакны торгызып җигүгә, берәр тапкыр сүз әйтеп, яки рифмага туры кигереп берәр сорау биреп, әкиятне «кырт кисәләр дә куялар» ’ Балаларның әкиятләрне ифрат та яратуын безнең шагыйрьләр дә бик яхшы белә Әнә шул нигездә Роберт Миннуллин. мәсәлән, әкиятләрнең бөтенләй яңа. бигрәк тә сабыйлар күңеленә хуш килгән кечкенәкият жанрын уйлап чыгарды «Хәтерсез балыклар турында кечкәнәкият». «Койрыксыз куян турында кечкенәкият». «Бүренең кешеләр белән дуслашуы турында кечкенәкият» һ 6 А Күрсәтелгән закончалыкларны Равил Файзуллин да бик яхшы белә һәм әкиятләрнең исеменә, гомуми эчтәлегенә, аерым мотивларына гына түгел кайбер персонажларына да мөрәҗәгать итә. Безнең заман кешесенең әхлак сыйфатлары турында сөйләгәндә, шагыйрь халык әкияте батырын үрнәк итеп ала «Син нишләрсең?» (1977) шигырендә ул болай ди. Булган диләр Камыр батыр Агач батыр. Тимер батыр һаркайсысы зур эшләргә маһир батыр! Игелекле асыл батыр' Син нишләрсең Кеше батыр? Камыр батыр—тятар халык экнятлореиен популяр ггрсАирынняи 6ср«- Ләкин безнең әкиятләрдә Агач батыр. Тимер батыр исемле персонажлар юк бугай?.. Алай дисәң тагы ., бездә «Тимеркендек» әкияте бар. Аксак Тимер дә безнең тарихи рнваять-легендаларның шактый еш очрый торган персонажы... Аерым очракларда Равил Файзуллин шигырьнең бер генә юлында билгеле бер әкиятнең тулы сюжетын күз алдына китереп бастыра. Әйтик, түбәндәге шигырьдә сүз безнең көннәрдә коточкыч бер юнәлеш алган экологии катастрофалар турында бара: Күлне шулай тончыктырып агулап үтергәнче, кодрәтен жнтсә. Кеше, аны Күккә элсәңче' Әкият сюжетына нигезләнгән шигырен автор шундый ук шаян рухта тәмамлый: .. Күлне Күккә аскан егет тә моңа куаныр иде! Әкият персонажлары турында сөйләгәндә, тагы бер нәрсәне истә тотарга кирәк: кайвакыт бер үк каһарман хакында әкиятләрдә дә. дастаннарда да сөйләнә. Мәсәлән, төрки халыклар эпосында җитди урын алып торган Алпамыш—Алпамыс образы татар фольклорында «Алпамша» дастани әкиятендә сурәтләнә Бәлки, шуңа күрәдер шагыйрь бу геройның әле генә китерелгән исемнәреннән баш тартып, киңрәк мәгънәдә яңгыраган Алып исеменә мөрәҗәгать итә. Алып батыр исеме белән бәйле легендалар татар халкында әле хәзер дә яши Аларның иң зур күпчелеге—төрле җирләрдә, төрле якларда очрый торган таучыклар, курганнар белән бәйләнгән: имеш. Алып батыр көне буена җир сөреп арыган да. ялга туктаган Җанлап, ял итәргә утыргач, ул чабатасын кага торган булган Алып батырның чабатасы шундый зур булган ки. әлеге җирдә таучык, курган килеп чыккан әнә шундый курганнарны әле хәзер дә «Алып батыр чабатасын каккан җир» .—дип сөйлиләр. Шагыйрь бу легендаларның эчтәлеген сөйләп тормый, тик, изге бер хисхыял белән бергә, аның исемен генә телгә ала. Әйтик. «Тәрәзә» (1980) шигырендә: «Туган як!» дигәндә. күз алдымда— йортыбызның бер тәрәзәсе— урам якка карый торганы. ачылмалысы, зәңгәр рамлысы. Малай чакта аннан күпме бактым, офыклардан эзләп. Алып батырларның шәүләсен! Шагыйрьнең 1980 елда язылган исемсез бер шигырендә тормышның төрле каршылыклары: тарих та. безнең заман галәмәтләре дә бергә кушылып бирелә. Шул уңайдан шагыйрь Алып батыр исеме белән бәйле курганнарны да телгә алып үтә: Гомер бакый Яхшы белән Яман якалашкан, канда буталган... Тарих—сәер: хәтерендә рәттән— изге жан да. зина кылган да. Алып бабай өйгән курганнар да, Герострат яккан храм да. Клеопатра хатын патшаның күкрәген чаккан елан да. Биредә шагыйрь татар һәм төрки мифологик әкият-легендаларына мөрәҗәгать итү белән генә чикләнми, ә бәлки борынгы грек һәм борынгы Мисыр тарихына, дөресрәге—мифология элементлары белән сугарылган тарихына да тукталып үтә. Сүз Герострат һәм Клеопатра исемнәре турында бара. Аларның беренчесенә карата түбәндәгеләрне әйтеп була: Герострат-Кече Азиядәге Эфес шәһәреннән чыккан бер грек. Борынгы грек мифологиясе мәгълүматларына караганда, шул ук Эфес шәһәрендә Зевсның кызы, аучылык алиһәсе Артемиданың Ж.ир шарындагы җиде могҗизаның берсе дип хисапланган храмы була. Герострат б.э.к. 356 елда әнә шул храмны яндыра һәм чыннан да тарихка кереп кала Клеопатрага килсәк, аның язмышы күп тапкыр катлаулырак Ул—Мисырның соңгы патшабикәсе, б.э.к. 69 нчы елда дөньяга килеп, 30 нчы елда һәлак бу та Борынгы Мисырда тәхет хатын-кызлар аркылы гына күчә торган булган. Тәхетне үз гаиләсендә саклап калу өчен, Клеопатра бер-бер артлы үзенең ике энесенә кияүгә чыга... Тәхет иясе булган кызның туган абыйсына яки энесенә кияүгә чыгуы, ир затыннан булган патша-фиргәвеннең үзенең сеңлесенә. хәтта үз кызларына өйләнүе—Борынгы Шәрекъ өчен гадәти бер күренеш булган Мәсәлән. Эхнатон (Аменхотеп Ш. мәшһүр Нефертитинең ире. якынча б э к 1455-1419 еллар (үзенең ике кызына өйләнә) Мисырны яулап алгач. Юлий Цезарь, тәхет иясе булу өчен. Клеопатрага өйләнергә тиеш була (б.э.к. 48-44 еллар) 47 нче елда Цезарьдан Клеопатраның улы туа— Цезарион. Алар өчәүләп Римгә киләләр Римлылар. Клеопатра Цезарь белән бергә безнең тәхетне яулап алырга килгән икән дип. Цезарьны ерткычларча үтерәләр. Клеопатрага «Александрия фахишәсе». «Нил еланы» дигән кушаматлар тагалар. Дөресен әйткәндә, үзенең бернинди дә гаебе булмаган, тик тирән фаҗигале язмышка дучар ителгән Клеопатраның яманатын римлылар тараталар. Гасырлар буена колонияләр яулап алу белән шөгыльләнгән римлылар өчен бу гадәти күренеш булган дип уйларга кирәк Клеопатра язмышы безнең гүзәл ханбикәбез Сөембикә язмышында турылан туры кабат чанадыр сыман Хәтта аларга кагылган әшәке гайбәтләр дә бер үк төсле, бер-берсен сүзгә-сүз кабатлыйлар диярлек1 Юлий Цезарь үтерелгәч. Клеопатра Мисырны яңадан яулап алган Антонийга кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Әмма бәк 31 нче елда Октавиан Август Антонийиы тар-мар итә. Легендалар буенча. Клеопатра мәрхәмәтсез Августка кияүгә чыгудан кискен баш тарта Клеопатра үтенече буенча, аңа корзиндә бүре җиләге китереп бирәләр Шул җиләк арасында яшеренгән елан патшабикәнең ялангач күкрәген чага: Клеопатра үзен үзе үтерергә мәҗбүр була" Югарыда, шигырьдән китерелгән өзекнең соңгы ике юлында Равил Файзуллин »нә шул фаҗига хакында сөйли. Шагыйрь әсәрләрендәге Алып образына әйләнеп кайтсак. 1978 1980 елларда гаҗәеп бер илаһи талант көче белән язылган «Сәйдәш» поэмасында, боек композиторның фаҗигале язмышын сурәтләгәндә шагыйрь шул ук зкиятн дастани батыр исемен телгә алып үтә: Алып-затны кайчак балавыздай эретеп кенә сала марҗалар! Татар халкының күп гасырлык милли фаҗигасен чагылдырган бу юлларны укыгач, күңел тетрәнми мөмкин түгел! Гадәттәгечә, хәтергә төрле ян инәлекләр килә: мәсәлән, тарих фәннәре докторы Равил Әмирханның катнаш никахның татар халкы өчен тирән фаҗигале күренеш булуын ачып бирүгә юнәлтелгән «Милләт тамырына балта белән» мәкаләсе. ' Алып батыр образы бер Равил Файзуллин иҗатында гына түгел, ә безнең хәзерге шигърияттә, гомумән, еш очрый. Ренат Харис шигырьләрен» ң берсендә, мәсәлән. Алып батыр турындагы легенданың эч тәлеге гулыс ынча диярлек сойл энә Горур Алып батыр турында дастан сөйләп, шагыйрь болан ди Кәвешеннән туфрак каккан— Үзән җирлә тау калыккан Кайгысыннан бер елаган— Елгаларның суы арткан Шатланып ул бер елмайган— Корыган үлән чәчәк аткан Дошманына бер селтәнгән— Яулар кабер булып баткан Дуслары йорер юлларда Үзе күпер булып яткан Биредә Алыпта булмаган сыйфатлар турында да сөйләнә. Борынгы легенданы шагыйрь бүгенге көн темасына «яраклаштырырга» тырышып карый һәм Алып турындагы дастан хәзер дә яши, «Татарстан—яңа дастан», дигән фикергә килә. Шул ук фикерен дәвам итеп, шагыйрь икенче бер әсәрендә Алып батыр образына тагы бер тапкыр туктала, аны Яр Чаллыда «очратуы» турында яза: «Яр Чаллыда мин очраттым Алып батыр кебек бер батыр». Өченче бер очракта шагыйрь шул ук образ ярдәмендә хикмәтле сүз әйтә: «Кылыч тотар өчен кирәк Алып көче...» Ренат Харис тарафыннан безнең Алып батырга карата әйтелгән сүзләрне укыгач, ирексездән казакъ халык эпосы «Ер Саин» һәм аның төп героена хас сыйфатлар хәтергә килә. Дастанда сөйләнгәнчә, әгәр 90 яшьлек карчыкларга Ер Саин кагылса, алар яшь кызларга әвереләләр икән. Батырның күз карашы төшкән җирдә бөтен нәрсә яшәреп, төрле гөлләр чәчәк ата, имеш. Марс Шабаевның «Янә сәлам бирү» шигырендә Алып батыр образы шагыйрьне Болгар чорларына алып китә: Бабайларның юлы, һай, бормалы Болгардан ук, борын-борыннан. Карурманнар турап, бура бурап, Шәһәр корганнардыр Алыплар. Сүз биредә Алыпның сугышчан батырлыгы турында түгел, эпик геройның көндәлек эшләре хакында да бара. Безнең халыкның әкият, легенда һәм дастаннарында да Алып еш кына гади крестьян буларак сурәтләнә. Эпик батырның безнең фольклорда чагылган милли үзенчәлекләрен шагыйрь биредә оста гына тотып алган. Дастани «Соңгы сынау» поэмасында Илдар Юзеев Бөек Ватан сугышы геройларын борынгы чор батырлары белән рәттән куя. Поэмада Муса Җәлил исеменнән түбәндәге сүзләр әйттерелә: Иң авыр минутларда, Җирдәге тәмугларда Көч алдым мин халыктан— Алпамыштан, Алыптан. Үч кылычы сынганда. Йөрәктә дәрт тынганда— Җик Мәргәннән ук алдым.. Биредә сүз татар халык иҗаты хакында гына түгел, ә бәлки гомумтөрки халыкларның дастан-эпос геройлары турында бара. Җик Мәргән, бигрәк тә Алып батыр татар легендаларында гына түгел, башка төрки халыкларның героик дастаннарында да очрый. Ниһаять, кечкенә генә бер дүртьюллыгында Илдар Юзеев Алып батыр образы ярдәмендә мөһим мәгънәгә ия булган хикмәтле сүз әйтә: Уйлама үзеңне халык дип. Шул халык эчендә Алып дип. «Ул халык эчендәге Алып», дип Әйтергә хаклыдыр халык тик... Шундый ук яки шуңа якын мисалларны безнең бүгенге шигърияттән тагын да китереп булыр иде. Без югарыда Алып батыр—бүгенге татар поэзиясендә киң таралган геройлардан, дидек. Алып батыр үзенең борынгы чордагы популярлыгын безнең көннәрдә яңадан яулап алды кебек. Чыннан да, алып сүзе беренче тапкыр борынгы төркиләрнең Орхон-Енисей язмаларында һәм берничә вариантта очрый: Йигин Алп-Туран, Инанчу алп'°. Шушы ук альт сүзе, күрәсең—соңра, төрле халыкларның эпик батырларының исемнәренә кушылып йөртелә башлый: Алтай Төркиләрендә—Алып-Манаш (кыргызларның Манасы белән чагыштырыгыз!); казакъларда—Алпамыс: үзбәкләрдә—Алпамыш; безнең якын күршеләребез башкортларда—Алпамыша: бездә, Идел буе татарларында—Алпамша. Ягъни, Алып батыр Алтайдан һәм Ерак Себердән башлап Идел буйларына кадәр юл үткән, безнең Урта Идел җирләрен дә «үзләштергән». Мәсьәләнең тагы бер ягына игътибар итеп үтәргә кирәк безнең бүгенге шигырьпоэмаларда татар халык әкиятләрендәге Алпамша хакында түгел, ә бәлки борынгы болгар-татар легендалары һәм Коньяк Себер, Урта һәм Үзәк .Азия. .Алтай төркиләре дастаннары белән бәйле Алып батыр турында сөйләнә Икенче төрле итеп әйткәндә, хәзерге шагыйрьләребез Алып батыр исемен соңгы чорлар үзгәрешләреннәи (Алпамшадан!) «азат итеп», борынгы төрки формага мөрәҗәгать итәләр. Бүгенге шагыйрьләр Алып батырны әкият батыры итүдән баш тартып, нигездә халык эпосы каһарманы дип карыйлар. Алып батыр турында сөйләгәндә, аның Акбүзатын да читләтеп үтеп булмый. Чөнки халык эпосы батырының аты—аның иң якын дусты, киңәшчесе, яклаучысы һәм саклаучысы Торки халыкларның дастаннарындагы батырлар беркайчан да атсыз булмый Моны шагыйрь Равил Фәйзуллин да яхшы белә Әмма әлеге эпик мотивны ул бөтенләй башка яссылыкка күчерә. «Ирешү» дүртьюллыгында ул лирик герой исеменнән болай ди: Акбүз атта. Иңдә—җилән Башта—бүрек Киттем тауга үзәннәрдән качып Мендем Торам Ялгыз Агым—үлде. Тауда җилләр. Яланбашмын Күкрәк—ачык Шигырьнең чын мәгънәсе бик тирәнгә яшеренгән Ни көтә соң бу батырны аты үлгәч? Дүртьюллыкта сорауга җавап юк. Димәк, милли мифология мәгълүматларына яисә башка материалларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең бик борынгы әкиятләрнең эчтәлегенә һәм башка халыклар мифологиясе мәгълүмат тарына караганда. Тау— барыннан да элек икенче дөнья, ә бәлки аллалар дөньясы ул. Бик күпләргә мәгълүм булганча, борынгы грекларның аллалары һәм алиһәләре Олимп тавында гомер кичерәләр. Яһүдләрнең иң боек пәйгамбәре Монсей (Моше, мөселманнарда. Коръәндә—Муса пәйгамбәр, якынча б.э.к. XII гасыр) Яхве алла белән очрашу өчен Синай тавына күтәрелә һәм шунда Яхве белән 40 көн буена әңгәмә кора' Шулай ук. билгеле булганча, үлемле кешеләр үлемсез аллалар торган җирдә яши алмыйлар Татар халык әкиятләре мәгълүматларына караганда, ниндидер могҗиза ярдәмендә Тауга күтәрелгән геройлар шунда һәлак булырга тиеш. Чонки безнең әкиятләрдәге Тауларның барысы да диярлек—Үлеләр дөньясы'' Бәлки, әлеге дүртьюллыкта әнә шул карашларның ниндидер үзенчәлеге чагыладыр? Хәтта бу мәсьәләне киңрәк яссылыкта да күтәрергә мөмкин соңгы елларда татар шигъриятендә Тау образы гомумән еш очрый башлады (монысы хакында махсус сүз алдарак булыр). Бу үзе безнең көннәр галәмәтеб\ лып. коточкыч фаҗигале чорыбызның яшәү белән үлем арасында торуын чагылдырган бер үзенчәлек түгелме икән?! Шагыйрь күңеле гадәттә ифрат та сизгер була бит' Заманалар катлауланган саен халыкның тарихи аңы тирәнәя, катлаулана, кырыслана бара Безнең көннәр—халкыбызның рухи яктан яңадан туу чоры булуы турында ют арыда искәртешән иде инде Искиткеч зур иҗтимагый әһәмияткә ня булган бу күренеш сиксәненче еллар ахырына—туксанынчы еллар башына туры килә. Әмма зур һәм мөһим талантка ия булган шагыйрь шаман, кам, хәтта пәйгамбәр дәрәҗәсенә күтәрелеп, күрәзәлек кыла, тарих вакыйгаларының кая таба баруын алдан сизә. «Үзгәртеп кору» турында әле сүз дә булмаган 1970елда. мәсәлән, тирән фәлсәфи эчтәлеккә ия булган «Идел ага» шигырендә Ранил Фәйзуллин гүбәндәгечә язган иде Идел ага Ил барыбер Идел-йортын онытмады Ярларында яши бирә Идегәйнең оныклары Җитмешенче еллар башында мәгънәсез тоталитар идеология әле тулысынча п KO4CIW булып. 11.Ы1» большевиклар кулында иде 1944 еляык 9 ашуспмиа бо. .........ешпстар гараб.....шан кабул ителеп, һәм татар халкына каршы «аттелган мәгълүм карар да ле тулысынча үз кечең» >ие Бу карар буенча Пдегчйнен исемен те и . алу да тыелган иде Нашриятта да .Ндеге». дастаны якалап тик 1ЯИ елда гына басылып чыкты Әмма таман жил ларс-йен та» таба исүен нтатътиръ бак ирте сизеп ала һом. Мһглгапчо. ИлегаЯ исемен беренчелордан булып күтарея чылт Заманалар үзгәрү белән бергә «Идегәй» дастанының яңадан халыкка кайтуы да шагыйрь игътибарыннан читтә калмый. «Килде заман!» дүртьюллыгында ул бу хакта түбәндәгечә язды: Халык аңы ташмын калмас бар дөнья чаң какканда! Милли манкортларга көн юк!— « Идегәй » ләр кайтканда. Илдә башланган «яңадан туу» чоры халыкның милли аңын нык кына үзгәртә, тирәнәйтә һәм киңәйтә. «Идегәй» дастаныннан кала, кайчандыр тыелган тарихи бәетләр («Казан бәете», «Сөембикә бәете»), мөнәҗәтләр, борынгыдан килгән саф милли йолалар да яңадан халыкка әйләнеп кайта. Тик илдә 70-80 ел дәвамында эзлекле һәм максатчан тәрбияләнеп килгән манкортлар шуның белән бетә дип уйлау да дөрес түгел. Хәзерге татар шигъриятендә төрки-татар халыкларының мәхәббәт дастаннарыннан килгән геройларның исемнәре ярыйсы ук еш очрый. Исемнәре дибез, чөнки бу геройларның үзләре турында бернәрсә дә сөйләнми: алар дөнья, шул исәптән—татар әдәбиятында да шулкадәр киң таралганнар ки, аларны һәркем белә. Исемнәре үк билгеле бер әхлакый сыйфатларның эталоны булып тора. Биредә тагы бер закончалыкка игътибар итәргә кирәк: гадәттә иҗатының башлангыч чорында һәрбер шагыйрь халык иҗатының аерым образларына, детальләренә, һәркемгә мәгълүм булган күренешләренә туктала. Менә Равил Фәйзуллинның 1965 елда язылган исемсез бер шигыре. Монда сөеклесен шифаханәдән алып кайту шатлыгы турында сүз бара: Ә мин—Мәҗнүн! Үз-үземне белештермичәме, әллә сөенүдән каушапмы, әле уң ягына чыгам, әле сул ягына: бу ягыннан тотсам, аңа җиңелрәк булыр, бу ягыннан тотсам, җиңелрәк булыр. Биредә халык дастаннарыннан килгән Мәҗнүн образыннан тыш илаһи Күк мифологиясе дә шактый киң чагылыш таба: Кайтып җиткәч. баскычтан күтәрелгәндә, башларыбыз Күккәтиеп-тиеп алды, аяз Күк—зәңгәр шатлык!—үзе безне үбеп алды. Кеше сөенүенә мәрхәмәтле Күк битараф буламы соң! Бу очракта шагыйрь үзенең һәрбер сүзен—хисен—фикерен дастанимифологик төсмерләргә төреп бирә: үзенең мәхәббәтен, чиксез шатлыгын Күк. Йолдызлар, чәчәкләр хәрәкәтендә күрә: «Әллә нинди бүген көне! Күк тулы карлыгачлар, чәчәкләрдә төклетура, бал кортлары. ..»; «Хәлеңне белергә дип синең янга йолдызлар төште...» Үзенең иң изге хисләрен, зур шатлыгын гәүдәләндерүне һәркемгә диярлек мәгълүм дастани Мәҗнүннән башлап, шагыйрь бик борынгы мифларның Күк. Йолдызлар, гөл-чәчәкләр белән бәйләнгән якларына алып китә. Сөйләгәннәр нигезендә Равил Файзуллин шигъриятенең җитди үзенчәлеген ачыкларга мөмкин, шагыйрь әсәрләренең иң зур күпчелеге борынгы мифологиянең бик күп детальләрен, төсмерләрен, персонажларын үз эченә ала. Хәер, бу үзенчәлек хәзерге талантлы шагыйрьләрнең байтагында бар! Шул ук дастани исем шагыйрьнең башка әсәрләрендә дә кулланыла: Бәлки, мәҗнүии бу мизгел— бүтән кайтмас сәгадәт?. Онытылып, иркәләнеп. әйдә, бер йөрик әле! Серле, тансык гөлләр өзеп, уйнап, көлиекәле! Җитмешенче еллар башында, үзенә 28 яшьләр тирәсе булганда шагыйрь ниндидер серле, тылсымлы, могҗизалы, тирән мәхәббәт кичергәндер тосле һәрхәлдә. аның шигырьләре нәкъ әнә шул хакта сөйли: сүз инде Мәҗнүн турында гына бармый, аның Ләйләсе дә телгә алына Күз алдында күпме картайдылар! Бер без бирешмәдек шикелле. һаман унсигездә! Хисләр—ташкын. гашыйк күзгә дөнья сөйкемле' Ләйләсенең Мәҗнүнедәй әзер тилерергә теләсә ни көнне! Бераз вакыттан соң, 1977 елда, шагыйрь әлеге мәхәббәтнең үкенечле булуын, сөйгәне белән кавыша алмавын искә төшереп, үзенең инде ерактарак калган мәхәббәтен шул ук Мәҗнүн исеме белән аңлата Тарын рәхәт газапларга. Мәҗнүннәрчә яраттым Чак кына төссезләнсә дә. хыялымда яңарттым. Бүгенге шагыйрьләр Таһир белән Зөһрә исемнәрен дә читләтеп үтмиләр. Равил Файзуллин дә «Хыялга» (1965) шигырендә югарыда күрсәтелгән шигъри алымга мөрәҗәгать итә. Бик күнләргә мәгълүм булган бер дастани персонаж образы берничә борынгы миф эчтәлегенә төреп бирелә: Хәтереңдәме. сабый чакта күктән йолдыз алып төшеп бирә.м, дидең. Малай булгач. зәңгәр күктән өлге кисеп, күлмак тегеп бнрәм. дидең. Егет булгач. иң инсафлы Зөһрә кызны Айдан алып бнрәм. дидең Ата булгач. бишек сакларга яшеннән кылыч алып бнрәм. дидең Китерелгән өзектә безгә күптән таныш булг ан бер генә сюжет бар ул борынгы мифологик хикәяттә сурәтләнгән Айдагы Зөһрә кыз образы белән бәйләнгән Ә башкаларының пшгьри нигезләрен. чыганакларын, тамырларын ачыклау өчен махсус эзләнүләр, тикшеренүләр алып барырга кирәк: илаһи Күктән алып бирг.п »и йолдыз, шул ук зәңгәр Күктән өлге кисен тегелгән күлмәк, яшеннән ясалган кылыч Соңгысы инде халыкның батырлык эпосыннан, геронк дастаннардан килгән традиция булса кирәк. Күрсәтелгән образлы берәмлекләрнең нигезендә дә борынгы мифологик күзаллаулар ята Таһир-Зоһрә образларына әйләнеп кайтсак, алар Равил Фәйауллнн ижатын еллар буе озата йөри, һәм еш кына—халык тарихы белән бергә. Шагыйрьнең борынгы Болгар фаҗигаләренә багышланган бер шигырендә (1971) мондый юллар бар: . Әй. күрмик әле дөньяның гел харәбасен. аһ-зарын! Монда мәшһүр мәркәз булган, булган Агабазары! Гел яшь кенә күрмәгәндер бу мәгърур Кама яры Булгандыр Зөһрәләре Булгандыр Таһирлары Әйе. һәрбер тарихи чор, ул нинди генә булса да, фаҗигаләрдән генә тормый кайгы-хәсрәт һәм шатлык, нәфрәт һәм мәхәббәт, үлем һәм үлемсезлек бик күп очракларда рәттән йөриләр. Болгар тарихында да ул шулай булгандыр.. Театр тормышына багышланган «Әйләнә, сәхнә әйләнә .» (1973) шигыренә дә бик табигый рәвештә шул ук исемнәр килеп керә: Кемдер Зөһрә, кемдер Таһир. кем әле Хәлил бүген. Ялга чыккан карт артистның үз хәле хәлдер бүген... һәм. ниһаять, баштан ахырга кадәр мәхәббәт турында сөйләгән «Җуймагыз мәхәббәтне» (1994) җырында шагыйрь шул ук, борын-борыннан изге һәм саф. шул ук вакытта тирән фаҗигале мәхәббәт символы булган Таһир-Зөһрә образларына мөрәҗәгать итми булдыра алмый. Җырның кушымтасы түбәндәгечә яңгырый: Тере күбәләк кенә. тәүге мәхәббәт кенә күңелдә җилпенә, кагына. Бул икән нык һәм көчле Таһир-Зөһрә төсле беренче мәхәббәт сагында. Шагыйрьнең борынгыдан килгән дастани мотивларга бай мәхәббәт лирикасын күзәтүне «Шаяру» дип аталган дүртьюллыгы белән тәмамлыйсы килә: Гашыйк Гарип Гашыйк Гомәр... Гашыйклары белән данлы ил! Шул гашыйклар арасына сыймас дисез мәллә бер Равил1 Дүртьюллыктагы мәшһүр исемнәргә шагыйрь түбәндәгечә аңлатма бирә: «Гашыйк Гарип. Гашыйк Гомәр—Шәрекъ дөньясының мәшһүр шагыйрьләре» Гомәр дигәндә шагыйрь, һичшиксез. Гомәр Хәйямны күздә тота Әмма безнең күңелгә нигәдер борынгы грек шагыйре, мәшһүр «Илиада». «Одиссея» һәм төрле гимнар авторы дип саналган Гомәр килде, һәм. күрәсең, һич тә юкка түгел! Билгеле булганча, «Одиссея» сюжетының төп өлеше Үзәк Азиядә формалаша. «Илиада» вакыйгалары Кече Азиядәге Илион (Троя) шәһәрендә була. Кайчандыр шул тирәләрдә килеп чыгышлары белән төрки булган этрусклар яшәгән. Борынгы эллин дип саналган шагыйрьнең дә Гомер булмыйча, чынлыкта Гомәр булуы бик мөмкин. Равил Фәйзуллии иҗатында чагылыш тапкан әкияти яисә дастани мифологик образ-персонажларга әйләнеп кайтсак, бер-береңнән мәңгелеккә аерылуны чагылдырган юллар шагыйрьнең тагы бер шигырендә китерелә: Кайтмас безне эзләп. Сак-Сок моңы белән. яхшы авазлар йөрер каңгырып җирдән—җиргә. офыктан —офыкка. бушлыктан—бушлыкка. Билгеле булганча, җидешәр яшьлек ике сабыйның бетмәс фаҗигасе—кара урман белән бәйләнгән: алар мәңгегә шунда яшәргә мәҗбүр ителгәннәр, ата- аналары, туганнары, хәтта бер-берсе белән дә беркайчан, һәрхәлдә—ахырзаман. кыямәткә кадәр кавыша алмаячаклар. Әнә шул мәңгелек фаҗига бәеттә тик бер генә җөмлә белән әйтелә: «Кавышабыз дигәч—хәзер таң ата». Бәетнең бу конкрет мәгънәсен шактый киңәйтеп, шагыйрь Сак белән Сокның үзәк өзгеч авазларын кара урманнан «җирдән-җиргә. офыктан-офыкка» күчерә. Ягъни, мифик «кара урман»да гына мөмкин булган Сак-Сок тавышы бөтен дөньяга. Җиһанга («бушлыктан—бушлыкка») тарала. Бәлки, бу очракта шигырьдә безнең заманнын коточкыч фаҗигасе дә чагыладыр?! Бәлки, шагыйрьнең шул ук Сак-Сок образы белән бәйләнгән дүртьюллыгы әле генә китерелгән фикерне дә раслыйдыр Белми генә күпләр: без бит—Сак-Сок' Әкияттә түгел, чында булгач, тик исемнәр генә бүтәнчә. Мәгълүм ки. Сак белән Сок—бәхетсез, мәңгелек ялгызлыкка дучар ителгән адәм балалары. Аналары каргагач, мифик затларга әверелсәләр дә, алар әле бу дөньядан—кешелек дөньясыннан аерылмаганнардыр төсле Бәлки, аларнын кискен фаҗигасе дә шуның белән бәйләнгәндер: алар бу дөньядан бөтенләйгә аерыла алмыйлар Димәк, әле теге дөнья вәкилләре дә була алмыйлар Атармын трагик язмышы мәңгелеккә Җир белән Күк. ике дөнья, үлем белән үлемсезлек арасында эленеп торадыр төсле Бу фаҗига дөнья беткәнче дәвам итәчәк Төрле дастани мифологик сюжетларга, мотивларга, образларга мөрәҗәгать иткәндә Равил Фәйзуллин беркайчан да аларны кабатлап чыгу белән чикләнми, ә бәлки аларныц болай да тирән, серле-сихри мәгънәсен тагын да киңәйтә, тирәнәйтә, әгәр шулай әйтеп булса—аларга яңа. без белмәгән шигьри-мифолөгик мәгънә өсти Бу яктан шагыйрьнең шактый иртә, 1966елда язылган «Карт һәм Шагыйрь» әсәре аеруча игътибарга лаек Ул—диалог формасында язылган сирәк шигырьләрдән анда сүз Кеше, конкретрак алганда— Шагыйрь һәм аның бу дөньядагы максаты, бурычы, кылачак эшләре турында бара Әсәрдә халыкчан жырау (акын) белән бүгенге кон шагыйре арасында бәхәс бара кебек үзенең оппонентын шагыйрь акын дип тә атый һәм ул— әлеге акын—төрки шигърияттә күптән мәгълүм булган хаким-чичонне. әйтик. «Идегәй» дастанындагы 195 яшьлек Субра Җырауны хәтерләтә Шагыйрьнең һәрбер соравына хикмәтле сүз белән җавап бирә, киңәшләрен әйтә ул Көлү—көлү, елау—елау. елан да елый диләр. Мәгънәсез елаган—мескен, мәгънәсез көлгән—юләр Максатсыз черки дә очмый— син сүхтәр очырасың. Й« бәхетен ташый синен. йә сызын ачынасын Шагыйрьнең максаты ачык Бу хакта ул Картка болай ди Әгәр Кояш күпсенмасо. чын кешеләр чит итмәсә. тормыштан тиз китмәмен! Бик борынгы карашлар буенча. Кояш алла дип саналган һәм ана. соңгырак чорларда аллаларга табынган кебек, табынганнар Чөнки кеше үзенең яшәү үлеме дә шул Кояш ихтыяры белән бәйләнгән дип уйлаган Китерелгән өзект • Шагыйрь әнә шул бик борынгы карашларга мөрәҗәгать итә Шагыйрьнең үл үзен • артыг рак ышаныч белән каравы, берникадәр шапырынуын сизеп алган Карт ана борынгы чичәннәр рухындарак җавап бирә. Бу дөньядагы бик күп кешеләрнең изге максатларга ирешү өчен янып йөрүләре турында кисәткәч. Карт үэенен сүлләрен саф дастанимифологик яссылыкка күчерә Әй. ул туры акыл белән мәйданга килүчеләр! Мин моны болай эшлим дин лаф орып йөрүче lap' Шул янып йөрүче йөздән туксан тугызы кимендә мәңгелеккә мәйдан тапты Билгесезлек Илендә Кабер. кабер, кабер. Кйбер. кабер—кая кареча Кайсысында әрем үсә. кайсысында—карама Барыннан да элек биредә төрле халыклар, шул исәптән татар халкы мифологиясендә дә чагылыш тапкан Билгесезлек Иле гыйбарәсе игътибарны җәлеп итә Биредә сүз «теге дөнья», соңгырак чорлар карашлары буенча—Җир асты патшалыгы турында баруы үзеннән-үзе аңлашыла булса кирәк. Тик, безгә билгеле булган фәнни мәгълүматлар буенча, бер генә халыкта да «теге дөньяны»— Билгесезлек Иле дип атау юк. Бу—шагыйрь Равил Фәйзуллин үзе уйлап тапкан һәм һичшиксез уңышлы әкияти-мифологик гыйбарә Моның шулай булуын төрле халыклар мифологиясе нигезендә дәлилләп була Мәсәлән, татар халык дастаннарыннан «Йир Төшлек» нең баш каһарманы Барса Килмәс патшаның иленә барып, Конәр-сылу исемле кызны алып кайтырга тиеш була. Бу очракта дастанда ниндидер аңлашылмаучылык киткән булса кирәк: Барса Килмәс—кеше исеме булмыйча, географик атама булуы үзеннән-үзе күренеп тора. Сүз Арал диңгезе уртасындагы утрау хакында бара Казакълар бу утрау турында могҗизалы легендалар сөйлиләр һәм аңа якын килергә дә куркалар. Шул легендаларның берсендә әйтелгәнчә, әлеге утрауда бер тау бар икән. Тауның түбәсе—өстәл кебек тигез. Тау башындагы шул җирдә искиткеч матур үләннәр, чәчәкләр, җимеш агачлары үсеп тора икән; чишмәләрдә чылтырап аккан су—пыяла кебек чиста һәм көмеш парча кебек ялтырый; тирә-якта искиткеч саф һава. Шунда оҗмахтагы хур кызларына охшаган кызлар, җырлап, биеп, күңел ачып, юлчыларны үзләренә чакыралар икән. Нәтиҗәдә әлеге утрау яныннан беркем дә узып китә алмый, шул кызлар янына килә һәм шунда һәлак була икән". Билгеле булганча, шуңа якын сюжет Гомерның «Одиссея»сында да бар”. Димәк, Барса Килмәс утравы да. андагы тау да—Үлеләр дөньясы. Тауның «теге дөнья»га мөнәсәбәте турында югарыда әйтелгән иде инде. Көньяк Себердәге төрки халыкларда, алтайлыларда, кыргызларда Барса Килмәс—эпик ил, аннан беркайчан да кире кайтып булмый. Җөмләдән, шумер мифологиясендә дә (б.э.к. III меңьеллык) Җир асты патшалыгы кур яки кире кайтып булмастай ил дип атала. Шунда ук тагы әйтеп үтик: әлеге шигырьдә автор үлем турында «мәңгелеккә мәйдан тапты» ди. Бу да—саф мифологик гыйбарә: борынгы Мисырдагы бихисап пирамидалар мәңгелек йорты дип аталган. «Теге дөнья»ны мәңгелек йорт дип атау урта гасырлар татар прозасында— «Мәҗмугыл хикәят»тә дә бар. Китерелгән өзектә берничә тапкыр кабатланган кабер сүзенә килсәк, аның бик борынгы катлаулы карашлар, мәетне җирләү йолалары, архаик ышанулар белән бәйле үз мифологиясе бар. Мәсьәләнең бу ягын әлегә атап кына үтеп, шигырьдә ачыктаначык чагылыш тапкан бер дастани-мифологик моментка игътибар итик. Сүз кабер өстендәге әрем яки карама турында бара Бу сүзләрне укыгач та, татар халкыңда да киң таралган «Таһир белән Зөһрә» һәм «Кузы Күрпәч белән Баянсылу» дастаннарының соңгы күренешләре: тирән мәхәббәт корбаны булган, вакытсыз үлемгә дучар ителгән каһарманнар кабереннән үсеп чыккан агачлар, гөлчәчәкләр, шулар арасында карама яки тигәнәкнең дә булуы хәтергә килә. Бик күп әсәрләрдә кабатланган мондый күренешләрнең мифологик һәм тарих и-этнографик нигезләре бер үк яисә бер-берсенә бик якын Алар бик борынгы анимистик карашларга, безнеңтирә-яктагы барлык «җанлы» (кошлар, хайваннар) һәм «җансыз» (Ай. Кояш, Йолдызлар, тау, елга, үсемлекләр һ. б.) затларның җаны бар дип ышану белән бәйләнгән. Кайбер халыкларның ышануынча, үлгән затларның җаны агачларда гәүдәләнә. Кытайда, мәсәлән, бик борынгыдан бирле кабер өстенә агач утырту гадәте бар шуның белән үлгән кешенең агачта гәүдәләнгән җанын саклап калып була, имеш' . Моңа өстәп тик шуны гына әйтергә мөмкин. Казан татарларының зиратлары гадәттә каен урманы эчендә урнашкан була. Китерелгән мисаллардан күренгәнчә. Равил Фәйзуллин шигърияте үзенең башлангыч чорыннан ук халык иҗатының хикмәтле сүз. борынгы һәм бик борынгы мифология, әкият, дастан кебек фундаменталь һәм гасырлар тирәнлегеннән килгән җитди традицияләренә таянып үсә Наис Гамбәр бик дөрес әйткәнчә, «ул үз эшен белде—әдәбиятка җиңүче булып килеп керде, тикшеренүче-эзләнүче булып, иманын раслап яшәде һәм яши» |һ. Моңа өстәп, түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин: бик борынгы шаманчы-анимистларча, Равил Файзуллин үзенең һәрбер шигыренә, каурый каләм астыннан чыккан һәрбер шигъри юлына жанлы вә изге, илаһи бер затка караган кебек карый, ал арны ирексездән рәнҗетмәмме, кыерсытмаммы дип борчыла Аның һәрбер шигыреннән ниндидер серле-сихерле изгелек рухы бөркеп тора 1970 елда язылган бер сигезьюллыгына ул мондый эпиграф биргән иде; Гомерләре жыр булалган Кешеләр иң бәхетлеләр' Сигезьюллыкның үзе исә шигъри иҗатка мәдхия булып яңгырый Язсам гына яшәвемне раслыйм Юньле эшем—йөзем аклыгы Язсам гына—Җирнен улы булам, сөелүгә-назга хаклымын Язсам гына—бәхтем тулы, бөтен Язу эше—намус, кан эше Язсам гына—илгә, кешеләргә файда итсәм генә мин кеше Гомере буена яраткан изге эше белән шөгыльләнүче, иҗат белән яшәүче чын шагыйрь поэзиясе—халык, аның бик борынгыдан килгән илаһи-изге карашлары, якты өметләре белән бергә яшәүдән генә барлыкка килә ала. тик шул нигездә генә бу дөньяга. Җиһанга аваз сала ала!