ҮЗ ҖЫРЫБЫЗ—ҮЗӘКТӘ
КАЗАКЪСТАН—милләттәшләребез күпләп яши торган дәүләт. Казакъ халкы белән рухи кардәшлегебез, бер ата-баба оныклары булуыбыз, телебез һәм гореф-гадәтләребез якынлыгы бәхәссез. Төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итүебез, әдәбият-сәнгать байлыкларыбызны уртаклашып яшәвебез дә күптәннән килә. Монда илленче елларга кадәр татар мәктәпләре яшәде, заманында татар милли-мәдөни җәмгыятьләре, клубларыбыз, милли матбугатыбыз, профессиональ театрыбыз эшләве дә яхшы билгеле Әмма тоталитар совет режимы “бердәм совет халкы»н барлыкка китерү максатыннан тора-бара татар милләтенең дә тамырын корыту юлын сайлады—Казакъстан татарлары бик күп казанышларыннан мәхрүм ителде Бары үзгәртеп кору, хөррият һөм хәбәрдарлык дәвере канат җәйгәч кенә, милләттәшләребез яңадан баш калкытып, югалтуларын барлап, үзен милләт буларак саклау һөм үстерү юнәлешендә хәрәкәт кылырга кереште. Симәй (Семипалат), Чымкәнт, Алматы шәһәрләрендә милли матубгат, башка күп кенә шәһәрләрдә үзешчән сәнгать җанланды; мәктәпләргә татар телен кайтартырга, милли-мәдөни җәмгыятьләр корып, үз мәнфәгатьләрен кайгыртырга тотынды. Радио-телевидениедө татарча тапшырулар киңәйде, татарлар тормышына багышланган китаплар да басыла башлады. Шуларның икесе—«Дусларымның уйлары һәм моңнары» дигән күмәк җыентык һәм Г. Хәйруллинның «История татар» хезмәте әле яңарак кына дөнья күрде. Беренче җыентыкның өчтән ике өлешендә шулай ук Г Хайруллин шигырьләре урын алып тора. Бу җыентыкта Заһит Шакиров шигырьләре һәм Талибе Сәйбулатова ноталары белән җырлары да урнаштырылган. Матур тембрлы тавышка ия җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Талибә Сәйбулатова Кытайда туып- үскән милләттәшебез; аның менә инде утыз елдан артык Казакъстанда һәм аннан читтә татар җырын даими яңгыратуы милләттәшләребез өчен зур әһәмияткә ия—ул тарихи ватаныбыздан еракта туган телебез һәм моңыбызны яшәртә. Заһид Шакиров белән Гриф Хәйруллин—Башкортстаннан. Заһит Шакиров заманында Минзөлә дәүләт театрында һәм Татар дәүләт ҮЗ ҖЫРЫБЫЗ—ҮЗӘКТӘ җыр һөм бию ансамблендә хезмәт иткән, озак еллар шигырьләр язу белән мавыккан Бу мавыгу Башкортстанда туып-үскән Гриф Хәйруллинга да хас икән Җыентыкны төзүче Әхмәдулла Әбүзәр китапка русча һәм татарча кереш сүз язган, җыентыкны Казакъстандагы милләттәшләребез тормышын сурәтләгән фотолар белән бизәгән Яхшы кәгазьдә бер мең нөсхә белән басылган бу матур китап татар диаспорасына гына түгел, бөтен халкыбызга кадерле бүләк—милләттәшләребез аны бастыру чыгымнарын да үзләре күтәргән Югарыда телгә алынган ике китап та Казакъстандагы милли- мәдөни җәмгыятьләребез файдалансын һәм халкыбызга таралсын, аның милли аңын күтәрү, туган мәдәниятенә ихтыяҗын канәгатьләндерү максатында кулланма булсын өчен чыгарылган Гриф Хөйруллинның "Татарлар тарихы» хезмәте гадәти гыйльми китапларга охшамаган. Ул киң катлам укучыларга тәгаенләнгән, фәнни карашлардан мөмкин кадәр арынуында. Автор тарих өлкәсендә яңалыклар ачуны дәгъва итми әмма халкыбызның үткәненә үз бизмәне белән якын килә диаспорабыз турында күпләргә билгеле булмаган мәгълүматлар да китерә Аны туган телебездә зуррак тираж белән бастырып чыгару да бик файдалы булыр иде, билгеле Татар диаспорасы тормышы катлаулы анда күтәрелешләр дә, кире чүгүләр дә күзгә ташлана. Бу хәлләр Казакъстанга да хас Шушы хакта белдекле кеше белән әңгәмә корыр өчен мин Алматы шәһәрендә яшәүче Гриф Тимерзаһит улы Хөйруллин белән очраштымраштым Гриф Башкортстанның Дүртойле районы сайланган. Хезмәт юлын ачыклагач, мин аңа — Шундый җитди галим хәлендә, ничек шигырь яза башладыгыз’’ дип беренче соравымны бирдем — Күңелдә хисләр куәтле булгангадыр инде,—диде ул көлемсерәп Инде икенче җыентыгым да әзер Профессиональ шагыйрьләр, бәлки, минем әсәрләремә югартын гына карар Даһилыкка дәгъвам кж. хисләрем кәгазьгә түгелә, укучылар гаеп итмәс дип ометлөнөм — Грифәфәнде, ө тарих белән күптәннән кызыксынасызмы — Бик күптән, әмма миңа галим буларак башка өлкәгә кереп китәргә туры килде Шулай да тарихи хезмәтләрне гел укыштыра килдем Безне бит мәктәптә үк «Татар-монгол бик начар халык, изүче'» дип өйрәттеләр. Бу билгеләмә безне рәнҗетә торган нәрсә нигезе ачык күрсәтелсә дә. ялыктыргыч цитаталар, вак төяк детальләр белән чуарланмаган Әмма аның тагын да әһәмиятлерәк үзенчәлеге шунда ки— империя рәсми тарихчыларына хас булган шовинистик Казаклар авылында туган, күрше Миңештедө шагыйрь Наҗар Нәҗми туып үскән вылда җидееллык мәктәпне, аннары Бөре педучилищесын тәмамлаган Мәктәптә укыткан, бераздан Бөре пединститутында белем алган, шуннан соңгы тормышы Төркестанга бәйләнгән Ташкент өлкәсенең урыс мәктәпләрендә балаларга белем биргән, директор булган Шул ук вакытта белемен күтәрүен дә дәвам иткән—Ташкент өлкә педагогия институтында сабак бирә башлаган Төп белгечлеге—математика Саннар теориясе Аның беренче ун гыйльми хезмәте шушы тармакка багышланган Ул шушы институтта декан дәрәҗәсенә җиткән 1976 елда исә Алматыга күчеп килгән Монда ул хезмәт тәрбиясе һөм аның тарихы белен кызыксынып киткән. 1992 елгы докторлык диссерта Гриф Хвирумин циясе нәкъ менә шушы мәсьәләләрне өйрәнүгә багышланган Профессор Г. Хөйруллин Акмеология фәннәре академиясенә һөм Мөгълүматлаштыру академиясенә академик итеп иде. Ирексездөн күңелдә «Мин ничек шундый начар явыз халыктан килеп чыкканмын икән?»—дигән фикер туа ич инде. Төбенә төшеп карасаң, халкым бер дә андый булмаган икән ләбаса. «Татарлар тарихы» шушы хакта. Икенче китабымның әзер кулъязмасы «Татар халкының традицион мәдәнияте» дип атала. — Сез бу темага ничек алындыгыз? Хезмәт тәрбиясе белгече үз темасын тырышыбрак тикшерсә, дәрәҗәсе тизрәк үсәчәк, ул бар яктан да күбрәкне отачак. Ә татар темасын күтәргән өчен Сезгә берәү дә эш хакын түләми, аны монда берәү дә эш планына кертми, рәсми җитәкчеләр рәхмәтен ишетү дә мөмкин түгел. — Шул, әлеге дә баягы, җан әрнүеннән килеп туган хикмәт инде ул Чөнки нинди генә китапны, хәтта соңгы дәвердә Казанда басылганнарны күздән кичерсәгез дә, халкыбыз тарихы дөрес, объектив сурәтләнмәвен күрәчәксез. Әйтик Равил Фәхретдиневнең мәктәп дәреслеге күптән түгел генә кулыма килеп эләкте. Ярый, ул профессиональ тарихчы. Ул күп белә, мин аның белән ярышмыйм. Мин профессиональ тарихчы түгел. Тик шулай да. менә мин, читтән карап торган татар баласы, аның язмасында урыс дәүләтеннән күпмедер курыкканлыкны сизөм. Мине шул нәрсә рәнҗетә. — Димәк, Сезнең концепция безнең традицион тарихчыларныкыннан аерыла? — Әйе. Ә икенче яктан караганда, Мирфатыйх Зәкиевне алыгыз. Бик матур нәрсәләрне эзләп тапкан ич ул. Биармия турында. Аның бу фаразына ышанганлыктан, мин аны үз китабыма да керттем. Безнең архивларыбызны, язмаларыбызны гасыр арты гасыр юк иткәннән соң, хәзер күп нәрсәне дөрес дип исбатлавы кыен нәрсә. Шунлыктан, мин үзем кайсы фикерне дөрес дип санасам, күңлемә якын итеп тойсам, китабыма шуларны керттем, әлбәттә. — Евроцентризм Азия халыкларын дөньякүләм әһәмияткә, кыйммәткә ия халыклар дип кабул итәргә теләми, һәр нәрсәгә үз карашларын тага. Моның урыс һәм башка милләт галимнәренә дә тәэсире зур булды Татар белгечләре дә урыс уку йортларында укыгач, Европа гыйлеме тәэсирен кичерде. Сез, Гриф әфәнде, мондый тәэсирләрдән арынырга уйлагансыз. Фикерегезчә, бу эш ни дәрәҗәдә барып чыкты? — Мин китабымны Татарстан өчен түгел. Төркестанда яшәгән милләттәшләрем өчен яздым. Чөнки мондагы татарлар хәле Татарстандагылар хәленнән дә кыенрак. Кайсы гына дәүләт үзендәге бөтен милләтләрне тигез хокуклы дисә дә, бу мөмкин эш түгел. Утопия бу. Бер генә мисал китерим: Татарстанда бер меңгә якын казакъ бар. Шулар: «Татарстанда казакъ теле дәүләт теле булсын»,— дип таләп итә аламы? Юк Без монда күбрәк, әмма без дө «Казакьстанда татар теле дәүләт теле булсын!—дия алмыйбыз. Димәк, без дә казакъка караганда аз гына булса да түбәнрәк баскычка төшәбез түгелме соң? Мин шуны биредә һәрвакыт сизеп торам. Шуның өстенә, Татарстаннан килгән китаплар да; «Бөек урыс мәдәнияте генә әгълө, шул гына безне күтәрде»,—дип торса, мин ничек яшәргә тиеш? Минем балаларым кем булып йөрер? Ул йә эреп бетәчәк, йә үз теленнән, милләтеннән ваз кичеп, татар исемен онытып, аннан оялып яшәячәк. — Бу китапны язу Сезгә, беренчедән, әле чын милли тарих язылмаганлыктан, икенчедән, милли мәркәздән еракта яшәгәнлектән, бик кыен булгандыр? — Миңа Мәскәү китапханәсе ярдәм итте, шунда казыну булышты Бүгенге урыска дәгъвам юк—аны 500 ел буе: «Син—бөек халык!—дип ышандырып килсәләр, әллә нинди акыллы кавем дө бозылыр иде. Аннары, бүгенге урысның моннан 500 ел элек яшәп киткәннәргә ни катнашы бар? Шунлыктан, урыс дигәндә, мине дөрес аңлавыгызны үтенәм. Урыс язучылары, урыс тарихчыларының бик матур кимәлдә язылган китаплары да бар Худяковны гына алыйк. Соловьевта да, Карамзинда да менә дигән урыннар бар. Алар шул- вакытта да күп нәрсәне курыкмыйча язганнар бит Нигә шуларның рациональ фикерләрен кулланмаска? Шунлыктан, бу татар өчен генә җаны әрнеп язган икән, дип әйтерлек җирләрдә мин урыс тарихчыларына мөрәҗәгать иттем. Аларның гыйбарәләрен китердем — Китабыгызны актарганда Сезнең байтак гыйльми хезмәтләрне файдалану ыгыз күренә Бу тарихи тикшеренүме9 — Юк, мин татар гаммәсен агарту, бөтенләй белмәгәннәргә. һичьюгы. башлангыч мәгълүмат бирүне күздә тоттым — Таррак темага әтрафлы тикшеренү уздыру белән бергә киң катлам укучыларга сезнеке кебек гомуми мәгълүмат бирердәй кулланмалар бастыру да әһәмиятле Киләчәктә зур галим булып үсәргә тиешле яшьләребезгә дәрт һәвәслек йоктыра торган китаплар да кирәк Димәк. Сез бер бушлыкны тутыргансыз, моның өчен без Сезгә рәхмәт яуды-рырга тиешбез Хәзер тарихчыларыбызга карата күңлегездә йөргән фикерләрегезне дә әйтсәгез иде Чөнки Сез гади укучы гына түгел күп хезмәтләр белән танытканлыктан, тарихы бызның деформацияләнүен яхшырак тоясыз алардан арыну өчен галимнәргә җәмәгать челек басымы да кирәк —Бездә яхшы үрнәкләр дә бар Мисалга, Әбрар Кәримуллинны алыйк Аның язганнарын бик рәхәтләнеп укырга, алардан файда табарга мөмкин Чөнки ул дәлилләп исбатлап яза. Былтыргы бер мәкаләсендә мөхтәрәм галимебез «Татар халкы саны 20 миллионнан ким булмаска тиеш-.—диде Төп белемем буенча математик булганлыктан, мин бу мәкаләне бик игътибар белән укып чыктым, хатасын эзләдем, әмма талмадым—чыннан да ышандырырлык итеп язган Казакьстанны гына алып карасак та яртылаш татарларны әйтмим дә инде, саф татар булып та казакъ дип исәпләнеп йөргәннәре дә дөнья тулы Кытай чиге буендарак Лепсе дигән бер авыл бар. Элек-электән татар авылы ул Анда атабабаларыбыз 200 ел элек үк килеп урнашкан булганнар Бер риваять буенча аны солдат хезмәтеннән котылырга теләгән милләттәшләребез барлыкка китергән. Артларыннан эзләп тинтерәтмәсеннәр өчен, урыска казакъка хезмәткә ялланып, шуларның фамилияләрен дә алганнар Мин шул Лепсе авылыннан килгән бер студентымнан аптырап Фамилиягез урысча, исемегез татарча, ничек була инде бу9—дип сорадым Ә ул миңа: «Мин бит урыс фамилияле татар малае-.—дип җавапланды Андый милләттәшләрне дә исәпләсәк. Ә Көримуллин әйткәннәр дөрес булып чыга. Кыскасы, татар тарихын дөрес итеп яктыртучылар да бар —Казакъстан татарларына өйләнеп кайтсак, аларның монда милләт буларак киләчәге ничегрәк9 —Четерекле сорау Казакъстандагы хәл башка җирләрдәгегә охшаштыр инде Үз илендә, үз халкы арасында яшәмәгән кеше этник төркем һәрвакыт йотылу хәвефе астында, аның саклануы өчен мөһим шарт—кайдадыр көчле тарихи ватаны, дәүләте булу Татарстан үз милләтен кайгырта белә торган куәтле дәүләт булса, читтәге татарлар да югалмас иде Шундый Татарстан булмаса мондагы милләттәшләр озак сакланмас Бу—табигый хәл мондагы кешеләргә яки дәүләткә бәйле хәл түгел. Чөнки монда башка гел өстенлеге бүтән мөнталлитет (уйлау, ышанулар үзенчәлеге) хөкем сөрә тора бара көше шуңа ияләшеп, күнегеп китә, әкренләп йотыла да Бәхетебезгә. Татарстан бар. мин ике милли корылтаебызга да бардым, төрле яктан җыелган милләттәшләр белән күп әңгәмә кордык Финляндиядә һәм АКШта берәр мең татар бар икән, алар исемдә генә ич инде, алар татарның төп өлешенә кушылып күп ярдәм итә алмый. Кайдадыр күбрәк тупланып яшәүчеләр татар мәдәниятен үстерүгә дә мулрак өлеш куша ала. Мисалга Башкортстанны гына алыйк. Рәсми исәп буенча алынган 1. 2 миллион татар Татарстан белән тыгыз элемтәдә яшәсә икән, игелеге дә барыбызга тияр иде. Юк шул... — Казакьстанда да татарның гомуми саны күп. Сәяси ирекләр ачылды, кайбер богаулар алып атылды. Әмма татарның уяну хәрәкәте соңгы берничә елда сүлпәнәя башлады кебек. Казакълар сезгә булышырга теләмиме, әллә моңа дәрманнары җитмиме? — Казакъларга рәнҗү кыен Үзләрен шушы дәүләтне төзүче халык дип хисаплый башлагач, телләрен дәүләт теле дип игълан иткәч әлбәттә, алар үз телләрен гамәлгә куяр өчен көрәшергә мәҗбүр Үзләре өчен көрәшкәндә, кеше кайгысы кештәктә, дигәндәй, аларның башка халыкларга игътибары да, ярдәме дә булмаячак. Кыргызстанда да. Үзбәкстанда да шул ук хәл Шунлыктан мондагы татарлар якындагы ун елда гөрләп үсеп китәр дигән өметем юк. Милләттәшләребезнең бер өлеше тарихи ватанына кайтып китүе дә табигый нәрсә мондый шартта Соңгы 5—6 елда, рәсми исәп буенча. 320 меңнән 280 меңгә калганбыз инде. Бу—зур кимү Калучылар исә. милләтебезне сакларга тырыша. Һәр өлкәдә диярлек милли-мәдәни үзәкләр оешты, радио-телевидение тапшырулары ачылды, анда туган телебездә сойлибез. җырлыйбыз, китаплар да бастырырга тырышабыз, сабантуйлар оештырабыз. Башка халыклар да сабантуй бәйрәмебезнең хәмер кулланмыйча, күңелле узуын күреп соклана, без дә үзебезнең барлыгыбызны бөтен Казакъстанга күрсәтәбез Гәзитләребез финанс кыенлыгы аркасында әлегә тукталып тора. -Фикер-нең редакторы— мин үзем, былтыр бер генә санын бастыра алдык. Радиода бик әйбәт тапшырулар башлаган идек, анда тәҗрибәле белгечебез Фаягөл Гыйбадуллина эшли иде. Былтыр аның белән атна саен 5—7 минутлык татар теле дәресләре бирдек—берь еллык программаны мин үзем әзерләгән идем Атнасына өч мәртәбә утызар минутлык тапшыруларыбызның икесе—беренче программада, берсе «Чалкар» программасында яңгырый иде Концертын да. әдәби тапшыруларны, яңалыкларны да эфирга чыгара идек. Казакъстан бәйсезлеген ныгыта барганда бөтен радио-телевидение тапшыруларының яртысыннан күбрәге казакъча булсын-, дигән хөкүмәт карары чыгарылды. Кайбер җитәкчеләр шуны гамәлгә ашырыр өчен бик җиңел юл тапты—бүтән телләрдәге тапшыруларны кысып, казакъчаны киңәйттеләр. Урысчасы да кысылды, уйгыр әзәри тапшырулары киметелде, татарның -Чалкар-дагысы гына калды. Хакимияткә мөрәҗәгать итеп карадык, мин үзем шушы мәсьәлә буенча форсаты тигән саен чыгыш ясыйм—файдасы гына күренми. Мөрәҗәгатьләребезгә кайвакыт көлке җаваплар килә «Сезгә бирсәк, башка милләтләр дә сораячак, ә без аларга бирә алмыйбыз! Янә бер җавапларында: «Хәзер Татарстан үсеп килә, алар ярдәм итсен!»— диелгән. —Татар милли-мәдәни җәмгыяте президенты Морат Кәримов Назарбаев янына да. Шөймиев янына да кереп йөри ич мәсьәләне хәл итә алмыймы? —Мин рәсми рәвештә аның урынбасары Казан кешесенә барысын да сөйләп булмас. Татар мәсьәләсен хәл итүгә ул катнашмый шул. —Мин аның белән Алматыга элек килүемдә үк танышкан идем. Морат Кәримовнең татарны оештыра торган кеше түгеллегенә тәмам ышанып киттем. Ул 5—6 галимне һәм берничә югары дәрәҗәле түрәне янына җыеп, шуларның башлыгы булып күзгә чалынса, алар исеменнән тегендә-монда югары җитәкчеләргә юл сапса, шул җитә икән. Калган татарларда аның эше юк икән' Мин сездә күреп сөйләшкән барлык татарлар: -Морат Кәримов Татар миллимәдәни җәмгыятенә ихлас хезмәт итми, эшне тиешенчә алып бара алмый. үзе өчен генә тырыша торган кеше, аннан милләт зыян гына күрергә мөмкин,— диделәр Сез нигә шундый кешене татар җәмгыяте президенты итеп тотасыз? —Аны җәмгыятьтән читләштерү мөмкин, әмма башка халыклар алдында татарның яманатын сатасыбыз килмәгән иде М Кәримов милләттәшләребезне бер-берсенә каршы куя, шуның белән тагын да күбрәк зарар китерә Әмма оештыру мәсьәләсе күпләрне канәгатьләндерми, ул якын арада хәл ителми калмас. —Гриф әфәнде, Казакьстанда милләттәшләребезне татарча укыту мәсьәләсе хәзер ниндирәк хәлдә тора? —Якшәмбе мәктәпләрендә тел, дин өйрәнү күпмедер бара Хәзер Талды Курганда 3 сыйныфыбыз бар Шәһәрнең үзендә Саф татар класслары түгел, алар яртылаш кына. Калган яртысын, классына карап, корея, казакь, урыс тәшкил итә Шуларда телне өйрәтергә тырышалар. Җыр-бию дөресләрен татарча уздыралар. Алматыдагы 39 нчы мәктәптә 4 классыбыз бар. Дөресләр татар телендә алып барыла. Эшнең алга китмәве—миллөттәшлөребезнең шәһәрдә чәчелеп яшәвеннән килә. Автобуста бер бару балалар өчен дә 15 тәңкәгә төшә, күпләр шундый еракка түлә үле итеп баласын йөртергә кыенсына. Балалар аз җыйнала —Ә сез интернат-мөктөп оештырырга тырышмадыгызмы9 Атнасына бер тапкыр гына илтү, алып кайту бәлки күпләргә җиңелгә килер иде. Анда барлык фәннәрне дә бары татарча гына укыту да шарт түгел. Бәлки шулай татар мәгарифе Казакьстанда да аякка басып китәр иде? —Мәсьәләне болай күтәргәнебез юк. Аның матди нигезе булырга тиештер. Казакьстанда икътисади чүгү һаман тукталмаган әле. Минем хәзерге хезмәт хакым, мәсьөлән, Русия акчасында исәпләсәк, 50-60 сум. Андый акчага беркайчан да эшләмәгән идем! Шушы нәрсә хәлебезне ачык күрсәтә. Мондый шартларда милли мәгариф нишли ала соң? —Мәҗбүри урта белем бирү гамәлгә ашырыламы? —Конституциябез буенча гарантияләнә ул, ләкин чынлыкта эшкә ашырылмый. 9 еллык уку бар Казакьстанда мәктәпләр саны кими бара. Төрле киңәшмәләрдә катнашкалап торам, шуларның төп темасы— казакъ телен дәүләт теле сыйфатында өйрәнү Җыйналган саен шул мәсьәлә тикшерелгәч, берсендә түзмәдем «Дәүләт теле булгач без нигә аны өйрәнергә үгетләргә тиеш?—дидем Бездәй картларга ябырылырга кирәкми, урысларны җәфаламыйк Мәктәпләрдә исә тиешенчә укытырга кирәк Рәсми исәп буенча, хәзер балаларның 12— 20 проценты мәктәпкә йөрми Шуннан соң нәрсә көтәргә була9 Кимчелекнең күбесе—авылда, анда исә казакълар күпчелекне тәшкил итә. —Казакъстан СССРның бай республикасы иде кебек Икътисад шул кадәр түбән тәгәрәдемени9 —Алматыдагы завод-фабрикаларның күлчелеге эшләми Поршень заводы, машина төзү заводы бар иде—ябылганнар Туку фабрикасы яртылаш кына хәрәкәттә Үзара элемтәләр өзелү, комплектлаучы детальләр килмәү, чимал җитмәү кебек сәбәпләрдән башланды чүгү Җитештергән малны сату да кыенлашты Халыкара хезмәттәшлекнең дә нәтиҗәсе күренми. Теге-бу җитештерү учагы сатыла, аның акчасы кая китә—белмибез Халыкның тормышын яхшыртуга булышмады бу алыш-биреш Кентау, Жаңатас. Ленгер элек гөрләп торган шәһәрләр иде. Шуларның халкы хәзер ачлыктан нәмаөшка чыга Караганда тирәсендәге Саран. Абай да нинди сәнәгать калалары иде Хәзер, өйтүлөренчө, анда яшәүчеләр фатирларын ташлап китә Эш юк Шахталар ябыла Чит ил байлары монда тагын да баер өчен килә алар баеган саен мондагылар фәкыйрьләнә бара -Казакьстанда кемнәр тизрәк күтәрелә казакъмы, башкалармы^ — Икътисади яктан казакь халкы тиз генә күтәрелә алмас Урыс-яһүд активрак Татарлар да җанлырак Тарихи традиция дигән нәрсә дә бар ич әле Заманында Абай «Без татарлар кебек сәүдә итә белмибез, һөнәрле түгел»,—дип дөрес язган Югарыдагы җитәкчеләр казакътан булу, сәүдәдә казакълар арту белән генә Казакъстан үсә алмый Эшчәнлекләренең нәтиҗәсе Казакъстанны күтәрмәгәч, хөкүмәтне дә мактап булмый Хәер мин икътисадчы түгел, бәлки барысын да белеп тә бет ермимдер. Хәл бер яхшырыр, чөнки һәр система үз- үзен саклар өчен көрәшә Халык та соңгы чиккә җиткәч, яшәр өчен тырмаша башлый. Ул чиккә якынайдык бугай инде. —Аның каруы Казакъстанда милләтләр арасында татулык бар шикелле? —Урыс, украин, нимеснең дәгъвасы казакъка каршы юнәлмәгән. «Телебез кыерсытыла»,—дип шауларга мөмкин Элек беренче булган телнең икенче урынга чигенүе ансат кына бармый. Ләкин таләпләрнең төп өлеше— икътисадка бәйле «Нигә хезмәт хакы вакытында түләнми9 Нигә ризык, газ җитешми? Нигә кичке унбердә урам утлары шәһәрләрдә дә сүндерелә?..» —Гриф әфәнде. Казакъстанда казакъ халкы өлеше артамы? —Казакъларда күп балалы гаиләләр әле дә бар. Аларның артуына ышанырга мөмкин Ләкин алдагы елларда халык саны бик тиз үсмәс. Казакълар чит җирләрдән Казакъстанга җыйналыр дигән исәп бар иде, әмма, икътисадка бәйле рәвештә, бу исәп тә акланмады. Кайтканнарның да бер өлеше кире китә. —Казакъ телендә югары белем алу киңәяме? —Күбәя Казакъ бүлекләренә казакъ телен белүче башка милләт вәкилләре дә керә «Хәзер урысларга Казакъстанда югары белем алу кыенлашты»,—дигән дәгъвалар ишетелгәли Кыен булса, казакъ телен өйрәнергә кирәк. Билгеле, югары уку йортларында укыту казакъ теленә күчерелгәндә, сыйфат ягы бераз төшә инде Чөнки әзерлекле галим-укытучылар да, дәреслек-кулланмалар да җитешми. Төркестан шәһәрендә Төрек-казакъ университеты ачылды, төрле шәһәрләрдә төрек-казакъ лицейләре эшли башлады, Алматыда алар өчәү бугай. —Г риф әфәнде, Сезнең өчен иң актуаль мәсьәлә нидән гыйбарәт? —Ерактагы бер бабай болгата шунда, димәсен иде укучы бу әңгәмәбезне Мин халкымның табигый яшөвен телим. «Милләтче» дисәләр дисеннәр, мин башка халыклар үсешенә дә каршы түгел ич Әмма минем тугыз оныгым бер заман «Безнең картәти шундый ңде»,—дип татарча сөйләсеннәр иде Татарлыгыннан оялмыйча, кыенсынмыйча яшәсеннәр, үз җырларыбызны җырласыннар иде! «Дусларымның уйлары һәм моңнары» җыентыгында Гриф Хәйруллинның «Фирдәүскә» дип багышланган бер шигыре бар. Анда мин: Моңлы җырлар белән мине Син үзеңә караттың. Шифа булды йөрәгемә, Шуңа сине яраттым. Еллар үтә, ә мин һаман Сокланам җырларыңа. Сокланам да. шатланам да Дөньяда син барына,— дигән юлларга тап булдым Фирдәүс—Грифнең хатыны, Кытайда туып үскән җырчыбыз, шәркый төркестанда бик билгеле булган, әсәрләре Казан матбугатында да дөнья күргән шагыйрь һәм драматург Рәхим Сәфәргалиевнең кызы. Алматыда татар үзешчән сәнгатен яшәтүгә күп көчен һәм сәләтен багышлаган Фирдәүс әле дә җырлый. Ире генә түгел, ул үзе дә укучылар игътибарына бик лаек шәхес. — Алматыда яшәсәк тә, үзебезнең татар икәнлекне бервакытта да онытмыйбыз,—ди ул—Татарлык хисләребез үлми. 1968 елда Равил Гозәерев белән Алматыда беренче мәртәбә «Яшьләр» татар җыр-бию ансамблен корган идек Ике-өч ел буе бөтен җирдә концертлар куеп, халкыбызны сөендереп йөргән идек Тик ул вакытта безгә юл бирергә теләмәделәр Куп еллар үткәч, Равил шушы эшкә яңадан җигелде—-Сарман коллективын оештырды Инде бу ансамбль дә ун ел яши конкурслар лауреаты булды Халык ансамбле- исемен казанды, дипломнары күп Алматыда тагын - Якташлар» дигән ансамбль дә бар, «Алсу» төркеме дә яши Былтыр татар коллективлары Алматыда җыенысы унлап концерт куйды Шәһәребездә безне яраталар заллар тулы була. «Сарман»да 30 лап кеше катнаша Элек танышу клублары да кичәләр оештыра иде, шулар ярдәмендә дистәләп татар гаиләсе корылды, икътисади чүгү аркасындамы, соңгы вакытта аларның эшләре бераз сүлпәнләнде әле —Киләчәктә Алматының татар сәхнәсенә яшьләр килерме7 Профессиональ сәнгатькә кемнәрне үстереп бирдегез9 —Бер пианист кызыбыз Казанда уздырылган конкурста катнашты — диде Фирдәүс ханым—Икенче урынны алып кайткан иде әмма монда эш табылмаганлыктан. ул кызыбыз АКШка китте Яшьләр дә татарча җырлар, дип уйлыйм, -Алсу» ансамбле яшьләрдән генә тора ич —Сезнеңчә, Казакъстан татарларына иң кирәк эш нәрсә ул? —Радиотапшырулар Безнең язмаларыбыз анда аз түгел, әмма тапшыру вакыты кыскартылгач халык туган көйләрен, туган телен ишетүдән мәхрүм калды. «Чалкар» программасы начар ишетелә, татарча тапшырулар Казакъстан радиосының беренче программасында яңгырарга тиеш Халыкка иң кыска һәм уңайлы аралашу чарасы, милли утны югалтмау чарасы—радио Язманы тәмамлаганда мин шуны өстәргә тиешмен Гриф Тимерзаһит улы Хөйруллин бик җитди кеше—гыйльми һәм укыту эшләренә муеннан күмелүенә карамастан -Сарман» җыр^ию ансамбленең һәр концертында катнаша җырлый, хәтта үз көйләрен дә башкара Алтмышын тутыруына карамастан, төсе-кыяфөте әле яшьләрчә Без аннан халкыбыз шатлыгына күпне көтә алабыз, аңа барлык ниятләрен тормышка ашыруын телибез. Алматы—Казан