Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

Әни! Әни! Әни! Мин әлләни Игелекләр сиңа кылмадым. Күп рәнҗеттем сине... И, рәнҗеттем Агымына ияреп дөньяның. Күп әрнеттем сине үскән чакта, Тыңламыйча кайчак сүзеңне. Күп әрнеттем хәтта олыгайгач, Синнән олы санап үземне. Киңәшеңне тотмый күп ялгыштым, Кире кагып синең сүзеңне. Мин бит сине түгел, сине түгел— Рәнҗеткәнмен, әни, үземне. Нинди бала җирдә шатлык күрсен, Тыңламаса газиз анасын?.. Хак Тәгалә берүк саклый күрсен. Минем хәлгә улым калмасьш. «Мәхәббәтнең кадерен бел яшь чакта, Яшьтән сакла аның сафлыгын, Кадерен бел аның олыгайгач та, һәм бәхетле булыр картлыгың». Киңәш бирү җиңел кешеләргә, Акыл сатып була яшьләргә. Тик үзеңә менә шул бәхетне Саклар өчен ничек яшәргә? Безнең халык гомере буйларына Юлдаш иткән җырны үзенә. Колак салган аның моңнарына. Мәгънә салган һәрбер сүзенә. «Җырның ертыгы юк»,—дисәләр дә Ертык җырны кабул итмәгән. Ертыклары, бүленеп үлчәүләрдә. Тарих сынавыннан үтмәгән. һәр күңелдә, телдә җыр туадыр, Телдән-телгә күчеп яшәргә Хакы булган моңлы, чын олы җыр Мирас булып кала яшьләргә. Уртак хисләр, якты, затлы моңнар Югалмыйча яши гадәттә. Әнә шундый яшәү хаклы җырлар Туып калсын иде Әлмәттә. Очрашудан күпме качып йөрдем. Әрнермен дип авыр сүз әйтеп. ... Ник очрадың бүген, безнең җирнең Кысанлыгын тагын искәртеп? «Китаплардан шагыйрь фикер урлый». Юк. урламый! Җыя ул аны. Мәңгелектән акыл кайтарганның һичкемгә дә булмас зыяны. Укып алган, тапкан белемнәрен Үз каләме аша үткәреп. Кешеләргә бүген җиткерә ул Тарих төпләреннән күтәреп. Безне нигә ирексезләп Рәсәйләргә теркиләр? Чит чана1а утырырга Яратмаган төркиләр. Кем йөргәндер өчлек җигеп? Бабам йөргән пар атта. Кемдер нидер яши сөеп— Татар парны ярата. —Бабайлардан килгән сана: Пар атымны җигәрмен. ... Чанасына утырсам да Җырлый алмыйм көйләрен. «Алма агачыннан ерак төшми». Шушы хакыйкатькә Каршы килеп, менә сыцар алма Төшкән бик еракка. Ерак төшкән, читкә тәгәрәгән. Әллә кая киткән. Агачыннан читкә киткәннәрне Тормыш аяр микән? Кызулый ел агышы. Йөрәккә хәнҗәр кадады Соңгы кәккүк тавышы. Сызланмаган көннәр юк, Питраудан Покрауга кадәр Кемнәр исән, кемнәр юк... Нигәдер җилле әле... Ничек булса да дөньядан Китәсе килми әле. Изгелегең гөнаһ белән бергә... Бәлки әле шуның өчендер Шактый кыска яшәгәндә җирдә Байтак озын гомер кичердең. Үз чорыңның каһәрләнгән йөген Хәтереңә җыеп барасың... ХакТәгалә ярлыкасын инде Җиргә ялгыш иңгән баласын. Тау-диңгезләр гизеп йөргән чакта. Күңелләре тулган көннәрдә Болытлар да туган якка кайта Күз яшьләрен җиргә түгәргә. Син аларны токымсыз зат димә. Алар да бит туган кайдадыр. ... Яшь түгәрдәй нигезләрен җирдә Таба алмас җанга, һай. авыр... Үлембикә!... Тукта, монда үтмә! Килмә, килмә минем ишеккә. Кысылса да сулыш бу читлектә. Көтмим әле сине ничек тә. Сыкрап-сыктап кайбер көннәр үтә. Авыртулар төшә җелеккә. Булгалыйдыр, әйе, Үлембикә. Кайчакларда түзеп-түзеп тә. Түземлекнең чиге бетеп китсә... Сабыр канатларын сындырып. —Ник килмисең диеп. Үлембикә, Кеше дәшә сиңа сыгынып. Әмма ләкин бу узгынчы халәт. Бу—саташу кеше аңында. Гаҗизлектән айнып китү белән Ул яшәүне тели тагын да. Ул яшәүдән һаман өмет итә Мәңге көнгә ашмас бәхетен. Читләтеп үт әле, Үлембикә. Алынмасын әле ләхетем. Бу гомернең әле җаным барла. Көнлек түбәнлектән ычкынып. Бар тавышка яңгырар җырлары бар Биеклеккә очар кош булып. һай. Иреккә Җирдә ниләр җитә... Җан омтыла аңа ничек тә. «Чык читлектән!»—диеп. Үлембикә. Тик син килмә минем ишеккә. Килмә әле, килмә. Үлембикә. Бию көе. Әй, җор бала, җор бала! Бигрәк җор шул бу бала. Бигрәк шук шул бу бала— Кем булыр бу җор бала? И, җор булсын, шук булсын. Мут булсын ла. ут булсын. Елап җебеп тормасын. Егет җебек булмасын! Әй. җор булсын, җор булсын. Киләчәге зур булсын. Ут уйнатсын, уйнасын. Тик тәүфыйксыз булмасын И, җор бала, җор бала. Бик газиздер бу бала. Җанында нман булсын. Бәхетле углан булсын!