Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе

Татарстан китап нәшриятында Мөршидә ханым Вильданова-Хакимова һәм аның улы Рафаэль әфәнде Хәкимов тарафыннан төзелгән «Таныш өянкеләр» дигән матур гына жыентык дөнья күрде Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимгә багышлап язылган 295 битле бу китапта төрле буын язучыларынын истәлекләре тупланган Анын нәкъ менә хәзерге чорда басылып чыгуы бик тә вакытлы, хикмәтле Чын мәгънәсендә, әдәбиятыбыз күгендә балкыган асыл бер күренеш булды ул. Чөнки бу мәжмуга ярдәмендә без. «Сибгат Хәким» феномены белән беррәттән авторларның үзләрен дә. ижат кешеләре буларак, яңабаштан ачабыз кебек Дөресрәге, алар үзләре ачылып китеп, яна фән термины белән әйтсәк, әдәби-культурологик анализ ясыйлар Фикерләре кызыклы, саллы, уйландырырлык Әйтик, чорыбызның күренекле әдибе Әхсән Баян үзенен хатирәләрендә «Анын (ягъни С Хәкимнең—Р Н ) урыны әле дә буш».—дигән фикерне алга сөрә Бу—хак сүз әлбәттә Һәм автор, моның сәбәбен ачыклау максатыннан чыгып «Үзен теләп. Әдәбият һәм Халык хакына яши алу*.—дип. дөрес диагноз куя Шуннан сон күңелдә «Нигә сон әле башкалар—бездәге зур күпчелек!—шушы «рецепт* буенча яшәми, бары тик аерым шәхесләр генә—Халык һәм Әдәбият мәнфәгатьләрен кайгыртып—тирә-юньне яктыртып янган шәм-учак кебек, үзләрен корбан итәләр’’—дигән бик тә урынлы сорау туа. Әгәр дә бу сорауны теге яки бу фән кешесенә бирсәң, ул шунда ук бу очракта мөмкин булган берәр системалылык күренешен эзли башлар иде Төптәнрәк уйласак, бездә андый системалылыкны таба алабыз Мәсәлән. «Габдулла Тукай белән Сибгат Хәким система сы*н. Нәрсә берләштерә сон бу ике бөек затны бер системага’’ Әлбәттә, әлеге дә баягы хикмәтле күренеш—«үзен теләп. Әдәбият һәм Халык хакы өчен яши алу» рәвеше Кайдан килә икән сон кешегә мондый сәләт, мондый изгелек ’ Моңа философиянең яна бер төре—экзистенцналь философия жавап бирә ала Ул нәкъ менә кешенең эчке дөньясы белән кызыксынучы юнәлеш һәм шушы фәлсәфи белемнең «атасы* саналган Серен Кьеркегорнын (1813-1855). мәсәлән, мондый фикере мәгълүм «Тумыштан кеше нинди генә сәләтле булмасын, ул әле дөньяда үзенең урынын тапмый торып, беркем лә була алмый» (С. Кьеркегор HiuH.iu М. •Актогея», /99Т, 2)76) һәм бу мәшһүр философ шушы ук әсәрендә бераз алдарак балан дип дәвам итә фикерен «Моның өчен кешегә янадан туу кирәк (ягъни, дөньяда үзенең чын-чынлап урынын табу өчен—Р Н.)* «Кеше кинәт бер мәлдә үзенен мәңгелек әһәмиятен искәрсен өчен ул бик көчле рухи тетрәнү кичерергә тиеш» дип тә өсти бу философ (248 б) Ниһаять, күктән жиргә төшеп, сорау куйыйк—Г Тукай белән С Хәким кичергәннәрме мондый тетрәнү халәтен’’ Әлбәттә, алар икесе дә мондый халәтне кичергән шәхесләр Мәсәлән. Г Тукай хәрби хезмәткә каралу комиссиясендә «Сез яшәмәячәксез, хөрмәтлем . •—дигән үтә дә авыр сүнәр ишетә һәм шуннан сон шагыйрь берничә көн үз бүлмәсеннән чыкмыйча бикләнеп ята Шагыйрьнсн нечкә күнеле ни генә кичермәгәндер ул көннәрдә!’’ С. Хәкимнең дә. сугыштан сон. 1946 елда, инде жаны чыгар чиктә Казанга кайтып егылгач, шундый ук халәт кичергәнен беләбез Нәтижә ясап, татар халкының олуг бу шәхесләре үчләренең «мәңгелек әһәмиятен һәм бурычын* иң тирән ләрәжәдә андаган кешеләр дип уйларча кирәк һәм .парный кабатланмас ижат феномены да нәкъ шушында бутырга тиеш Димәк, моннан сон инде башка ижат кешеләре дә. бу ике асыл затыбызның дәрәжәсенә ирешү өчен, шушындый ук «жан тетрәнү халәтен» кичерергә тиеш булачак Күренә ки. бу-жинел эш түгел Ә халкыбызның уллары һәм кызлары арасында гомерләрен башкалар өчен. Ил өчен, мәдәниятебез өчен багышларга теләүчеләр бүген дә бар икән моңа сөенергә генә кирәк •Таныш өянкеләр»нс укыганда шушындый уйлар килә һәм шу на этәргеч хисләр туа диясе килә. Гомумән, бу китапка карата тагын да тулырак фикерне махсус белгечләр әйтерләр әле Минем максатым—бу китапны язучылар һәм бастыручыларга хәср- рәхмәтемне белдереп, үземдә туган бер генә фикерем белән уртаклашу иде