Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКСАНЫНЧЫ ЕЛЛАР ӘДӘБИЯТЫ

Кешелек җәмгыяте өчен гаять мәгънәле дата — 2000 нче ел якынлашып килә. Бу дата тормышыбызның төрле тармаклары турында җитди уйлануларга этәрә, үткән чорга нәтиҗәләр ясауны, киләчәк елларга күз салуны сорый.

Шул уңайдан "Казан утлары" журналы редакциясе язучыларга һәм киң катлам укучыларга, әдәбият сөючеләргә гасырыбызны йомгаклаучы туксанынчы еллар әдәбияты турында түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итә:

  1. Соңгы ун-унбиш елда басылган кайсы әсәрләрне (проза, поэзия, драматургия, публицистика) әдәбиятыбыз казанышы дип саныйсыз? Ни өчен?
  2. Сезнеңчә, туксанынчы еллар татар әдәбиятында нинди уңай сыйфатлар бар? Ә кайсы яклар Сезгә ошап җитми?
  3. Киләсе гасырга Сез кайсы әсәрләрне алып керер идегез һәм татар әдәбиятында нинди сыйфатларның өстенлек алуын теләр идегез?
  4. Әдипнең җәмгыятьтәге урынын киләсе гасырда ничек итеп күз алдына китерәсез?
  1. Соңгы ун-унбиш елда әдәбиятыбызның казанышы дип санатырдай байтак кына әсәрләр иҗат ителде. Шуңа күрә, әдәбият ярлыланды, саекты дияргә җирлек юк сыман. Матур, зәвыклы, тирән мәгънәле әсәрләрнең бүген дә язылып һәм басылып торган көне. Тик соңгы вакытта аларны табып алу, күрү-күрсәтә белү ягы шактый ук кыенлашты.

Яңа әсәрләрнең чиксез ташкынында бүген "каймагы" да, "сөте" дә, "суы" да (суның да төрлесе була) — барысы бергә кушылып, аралашып ага. Бүген төп кыенлык сепаратор булмауда — ягъни әдәби тәнкыйть дигән нәрсәнең үз функцияләрен, вазифаларын башкарудан бөтенләй читләшүендә. Бүгенге әдәбиятның күпләргә тоташ бер соры, төссез масса кебек күренүен шуның белән генә аңлатып була торгандыр.

Әмма, теләгәндә, бик яхшы әсәрләрне аерып алырга мөмкин. Ләкин шунысы бар: кичә начар язган кеше бүген кинәт кенә яхшы әсәр язып китерә алмый. Чөнки әдәби әсәр иҗат итү инде формалашкан шәхеснең таланты, гражданлык һәм кешелек дәрәҗәсе белән бәйләнгән була. Шуңа күрә мин анкетадагы беренче сорау бераз үзгәртепрәк, борыбрак куелган тәкъдирдә җиңелрәк җавап бирер идем.

"Кайсы әсәрләрне әдәбият казанышы дип саныйсыз?" дигән сорау "кемнәрнең әсәрләрен?" дип бирелгән очракта, мәсәлән, проза өлкәсендә берничә исемне атар идем. Бу исемлекнең иң өстенә башкалардан үзгәрәк әдип — Фәнис Яруллинны куяр идем.

Ни өчен үзгәрәк? Аның прозасын шигърияте белән бәйләнештә генә аңлап була. Шулай булгач, бу әдип турында сөйләгәндә үзәккә жанр мәсьәләләрен түгел, ә шәхес мәсьәләсен куярга кирәк. Әдип һәрвакыт үзе булып — халык, милләт, җәмгыятебезне борчыган заман, тормыш проблемаларын йөрәге аша үткәрүче, кичерүче һәм сынмас, буйсынмас рухлы олы шәхес булып кала.

Аның 1994-98 елларда дөнья күргән өч томлык сайланма әсәрләренең "Серле дөнья", "Җан авазы", "Көн сулышы", "Яз гөлләре", "Көзге моң" исемле җыентыкларының әлегә бөтенләй өйрәнелмәгән, тикшерелмәгән гаять бай эстетик дөнья икәнлеген әдәби җәмәгатьчелек белми диярлек. Күпләр, кызганычка каршы, бүген дә Фәнис Яруллинны шәхси фаҗигага юлыккан һәм шул турыда үзенең "Җилкәннәр җилдә сынала" повестен язып чыккан кеше дип кенә күз алдына китерәләр.

Ә мин аны заманыбызның актуаль иҗтимагый-эстетик мәсьәләләрен кыю күтәрүче буларак, Лев Толстойларга тиң олы зат дияр идем. Әмма җәмәгатьчелеккә, укучыларга моны исбат итеп бирәсе бар әле.

Без күзәтә торган чорның тагын бер зур язучысы, әлбәттә — Миргазыян Юныс. Ул җәмгыятебез, илебез, милләтебез тәнендәге яра-җәрәхәтләрне тоз сибеп, дезинфекцияләп, начар җирләрен кисеп ташлап, хирургларча дәваламакчы була. Тик тәненә пычак тидергәнне кем яратыр икән соң? Хакыйкатьне, күзенә карап, ярып салучыларны бүгенге заманда кемнәр үз итеп, күтәреп алыр? Уңай җавап табуы кыен. Күрәсең, андыйлар булсалар да, бик аз очрыйлар.

Авторның "Соңгы сулыш" исемле әсәре зур кыенлыклар белән генә дөнья күрде, башка хезмәтләре дә басыла алмыйча ята. Ә Миргазыян Юныс әдәбият дөньясында үтә дә хөр фикерле, югары хәзерлекле, тормышның һәм сәнгать-әдәбиятның күп тарафларыннан яхшы хәбәрдар, кыю, гадел һәм дөреслекне, кемнең кем булуына карамастан, ярып әйтүдән курыкмый торган гали зат булып кала бирә.

Әдәби җәмәгатьчелек М. Юныс хезмәтләрен әлегә күрмәмешкә салыша. Шулай да мин XXI гасырга аяк баскач, әдәби кыйммәтләрне яңадан барлау үткәрелер, объектив-гадел бәяләр бирелер һәм бу әдипне иң олы классик язучылар рәтенә кертерләр, әсәрләрендәге эстетик-иҗтимагый хәзинәләрне бөртекләп өйрәнерләр дип ышанам.

Соңгы елларда гаять нәтиҗәле эшләп тә, иҗатының олылыгына туры килешле тирән, әтрафлы бәя алып җиткермәгән өченче зур әдип дип, һичшиксез, Әхсән Баянны күрсәтергә кирәк. Әлбәттә, язучының олы гомер биеклеген — юбилеен җәмәгатьчелек матур гына билгеләп узды. Тик бу юлы сүз ул турында бармый. Борчыган нәрсә шул — әлегә бу әдипнең эшчәнлеген интуитив, якынча һәм субъективрак бәяләүдән ары киткәнебез юк.

Ә бит Әхсән Баянов — әдәбиятны һәм тормышны, чын сәнгать әһелләренә генә хас булганча, үзенчә, көтелмәгәнчә, яңача аңлаучылардан. Ул әдәби чараларның гел яңаларын, моңа кадәр күпләргә билгеле булмаганнарын, танышмаганнарын кулланырга ярата. Гомумән, бу әдипнең сәнгатьчә фикерләве башкаларның гадәтләнелгән, күнегелгән фикерләвеннән ике-өч баскычка өстәрәк тора, алданрак йөри.

Кая алай гына булсын! Хәтта махсус хәзерлекле әдәби тәнкыйть тә, үзенең исән һәм җитез чагында да, бу ачышлар артыннан өлгерә алмады, шул кына искергән, консерватив үлчәмнәр-бәяләмәләр белән мавыгып, үзе дә ялгышлар җибәргәннән. Ә Әхсән Баянов иҗатындагы проза, лирика һәм драма күренешләренең үзенчәлекле үзара үрелеше, прозасындагы мәгънәле шигърият, әдәби детальләр һәм символларның функцияләре, әлегә башка бер язучыда да күренмәгән юмор бизәкләре, автобиографик жанр формасын үстерүгә керткән өлеше — болар һәркайсы тәфсилле өйрәнүне, аңлатуны сорый. Менә монысы гасыр азагындагы әдәбиятның без әлегә кадәр күреп, аңлап, бәяләп җиткермәгән өченче энҗесе булды.

Әдәби эзләнүләр, ачышлар юлыннан нык атлап килүче прозаиклар турында сөйләгәндә Рафаэль Сибат исемен лә телгә алыйк. Аның "Исабәт" дип аталган романы соңгы елларның иң кызыклы ачышларыннан берсе булды. Инде шактый ук тәҗрибә туплаган бу әдип үз эзләнүләрен туктатмас, яңа, матур, мәгънәле әсәрләре белән гасыр бусагасыннан атлап керер дигән өметтә калабыз.

Олы әдипләрдән Әмирхан ага Еникинең "Кояш баер алдыннан" әсәре, Нурихан Фәттахның үзе генә белгән һәм тапкан юлдагы махсус һәм максатчан эзләнү юлы, мәрхүм Мөхәммәт Мөһдиевнең повестьлары һәм романнары тәмамланып китүче бу гасыр ахырындагы татар әдәбиятының иң гүзәл казанышлары дип аталырга хаклылар.

Соңгы 15 елда шулай ук Нәбирә Гыйматдинова, Мәгъсум Хуҗин кебек язучыларның үз иҗат йөзләре, стильләре, юнәлешләре ачыкланды һәм өр-яңа төсләр белән балкыды.

  1. Туксанынчы еллар әдәбиятындагы иң уңай, күркәм күренешләр дип түбәндәгеләрне саныйм:
  • ил, милләт, кешелек язмышы өчен борчылып яшәү гаме белән сугарылган әсәрләрнең дөньяга килүе;
  • тирән эчтәлекле, мәгънәле, тыгыз фикерле әсәрләр язылу;
  • яңа әдәби табышларга, ачышларга бай, мул хисле әсәрләрнең иҗат ителүе.

Мондый уңай сыйфатлар чагылган әсәрләрне анкетаның беренче пунктында исемнәре аталган әдипләр иҗат итте. Ә ошап җитмәгән яклар: укучының зәвыгын үстермичә, киресенчә, мин-минлеккә, тупаслыкка, битарафлыкка, зәвыксызлыкка өйрәтә, чакыра торган яисә һәркемгә күптән мәгълүм булган гомуми әйберләрне зур ачыш рәвешендә купшы, ясалма фразалардан корамалаштырып әсәр дип тәкъдим итү. Мисалларын китереп тормыйм, кызганычка каршы, түбән зәвыклы, дөресрәге зәвыксыз әсәрләргә вакытлы матбугат, нәшриятлар бик зур урын бирәләр. Акчасын түләсәләр, һәр нәрсәне әдәбият дип атап, матбугатта бастыру заманасы килде. Бу — әлегә нәкъ менә туксанынчы елларга гына хас күренеш. Ана кадәр гасыр дәвамында, мондый хәлнең күренгәне юк иде. Киләсе гасырда да ул булмасын иде.

  1. Әдип җәмгыятьтә үзенә тиешле урын алсын өчен, ул, ин беренче нәүбәттә, үзе намуслы, гадел, иманлы булырга, үзем өчен дип түгел, ә халкым, милләтем, хаклык өчен дип эшләргә һәм яшәргә тиеш. Икейөзлелек, әдәбият мәйданын үз-үзеңә карьера, реклама сыйфатында файдалану күренешләре алдагы гасырда юкка чыксын иде. Ә мона, чын тәнкыйть үз урынына кайтарылмаса, ирешү бөтенләй мөмкин түгел.