ТАРИХКА КАЛГАН МИЗГЕЛЛӘР
Без. гадәттә, тарихны ерак узганнар белән бәйләп күзаллыйбыз. Ә баксаң, үзебез дә яшәвебез, эш-гамәлләребез, тормышыбыз белән тарихка яңа сәхифәләр өсти торабыз икән ләбаса.Шагыйрь Хәсән Туфан елмаюы.— Бу рәсемне шулай дип атап булыр иде кебек. Эчке нур бөркелеп торган бу елмаю шагыйрьнең кешеләргә карата ихлас ярату хисен, милләтебезнең киләчәге— яшьләргә соклануын, аларга баглаган өмет-ышанычын бик ачык чагылдыра. Фотограф Мидхәт Шакиржанов аны язучы Афзал ага Шамов белән Казанның Мехчылар клубындагы әдәби кичәдән сон төшереп алган. (70нче еллар).Фронтовик-шагыйрь Әнвәр абый Давыдов белән исә бу рәсемгә 1965 елның апрель аенда, төгәлрәк әйткәндә, Габдулла Тукай туган көнне уздырылган традицион Шигырь бәйрәмендә төшкән идек. Әнвәр абый поэзиядә фәлсәфи фикер, яңа шәкелләр эзләү тарафдары булгангамы, аны яшь шагыйрьләр аеруча үз күрәләр, күбесе үзләренең остазы саный иде. Әнә бит. аның тирәсендә—инде хәзерге вакытта зур шагыйрьләр, журналистлар, галим һәм жәмәгать эшлеклеләре булып житешкән шәхесләр: Равил Фәйзуллин. Рөстәм Мингалим. Фарсил Зыятдинов. Фирая Зыятдинова. Мөхәммәт Садыйков. Миргасыйм Гаскәров. без фәкыйрегез һәм башкалар. Уртада—Әнвәр Давыдов. Шагыйрь Хәсән Туфан елмаюы.— Бу рәсемне шулай дип атап булыр иде кебек. Эчке нур бөркелеп торган бу елмаю шагыйрьнең кешеләргә карата ихлас ярату хисен, милләтебезнең киләчәге— яшьләргә соклануын, аларга баглаган өмет-ышанычын бик ачык чагылдыра. Фотограф Мидхәт Шакиржанов аны язучы Афзал ага Шамов белән Казанның Мехчылар клубындагы әдәби кичәдән сон төшереп алган. (70нче еллар). Бу фоторәсемнең тарих өчен төшереп алынуына үземә дә шаһит булырга туры килде 1985 елның февралендә Татарстан рәссамнарынын ин уңышлы картиналарыннан күргәзмә оештырылган иде Анда, гәзит хәбәрчесе буларак, мин дә катнаштым. Күргәзмәне карап йөргәндә рәссам Валерий Скобсевнын бер картинасы янында тамашачыларның озаграк тукталуларына, кызыксынып карауларына игътибар иттем Картинада күренекле композитор Нәжнп Жиһанов ижатташ дуслары арасында тасвирланган Ул бик илһамланып, пианинода уйный. Муса Жэлил либреттосына ижат иткән «Алтынчәч» операсы белән таныштыра бугай Арада шагыйрьнең дә булуы шуна ишарә ясый шикелле Шул вакыт бер төркем яшьләр картина янына житәкләп Нәжип ага Жиһановнын үзен алып килделәр һәм бергәләп фоторәсемгә төшүен үтенделәр Фотокорреспондент Мидхәт абый Шакиржанов шул арада төшереп тә алды Объективка мин дә эләктем.