Логотип Казан Утлары
Мелодрама

СЫНГАН БЕЛӘЗЕК

Соңгы вакытта республикабыз матбугаты битләрендә һәм сәхнәләрдә яшь прозаик һәм драматург Рәдиф Сәгъдинең әсәрләре еш күренә 1994—1997 елларда «Идел» журналы битләрендә аның «Канга буялган алтыннар». «Соңгы күрешү». «Каргыш». «Кыйммәтле килешү». «Ниһаять, көтмәгәндә...» исемле детектив повестьлары. «Адашканнар» исемле фантастик хикәясе дөнья курде. Хәзер К. Тинчурин исемендәге Татар дәуләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Р Сәгъдинең «Сынган беләзек» мелодрамасы зур уңыш белән бара Моңардан тыш театрда аның балалар өчен язылган -Баһадурның бәхете». «Баһадурның яңа дуслары» исемле музыкаль әкиятләре куелган иде. Чаллыдагы Татар дәуләт яшьләр театры исә яшь драматургның •Финляндиядә рәхәт, ди » исемле музыкаль комедиясен сәхнәләштереп, тамашачы хөкеменә тәкъдим итте... Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев 1957елның 15 июлендә Казан шәһәрендә туа Казан театр училищесының актерлар хәзерләү группасында һөнәр үзләштерә, армия сафларында хезмәт итә. Әлмәт театрында, төзелештә, берничә ел К. Тинчурин исемендәге театрда эшли Бер ук вакытта. Казан дәуләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетында читтән торып укый Бүгенге көндә ул—Казандагы Яшьләр театрының администраторы Р Сәгъдинең «Сынган беләзек» мелодрамасы яшь авторның «Казан утлары»нда дөнья күрүче беренче әсәре

 

Гомере буе Мифтахетдин исемле газиз улының сугыштан кайтуын өзелеп көтеп яшәгән, елый-елый күзләре сукырайган сөекле әбием Фәгыйләнең якты истәлегенә багышлыйм әлеге әсәремне.

Катнашалар:

Мифтахетдин —Хафизның югалган әтисе. Хафиз— Мифтахетдинның улы. Маһирә — Хафизның хатыны. Фәрдия —Хафизның кызы (шул ук вакытта Фәгыйлә ролен дә башкара). Зиннур —күрше карты. Мифтахетдинның яшьлек дусты. Диләрә—Мифтахетдинның икенче хатыны. Вакыйга безнен көннәрдә Татарстан авылларының берсендә һәм Швеция башкаласы Стокгольмда бара. Беренче пәрдә Беренче күренеш Авыл өе. Хафиз белән Маһирә үзара т сөйләшәләр. Хафиз. Нишләргә'’ Маһирә Тагын нәрсәләр аласын? ( Хафиз. Тальян гармун белән беләзек | кисәген онытма! «Ачтан үлсәк үлдек, әмма . бер әйберснне дә сатмадык!»—дип күзенә ( төртеп күрсәтермен мин аның. Ичмасам, сугышта беткән булса да яхшырак булыр иде Ярый әле, әнкәй иртәрәк китеп котылды Күтәрә алмас иде мескенкәем бу хәбәрне. Маһирә. Шуны да онытма: «Илле ел ачлы-туклы яшәдек, оебсз ишелергә тора...»— диген, бердә жебеп калма! Жүнле кеше булса, кош теледәй генә булса да берәр хәбәрен күптән жибәргән булыр иде Малаең Рамил обшагада ята. ана фатир алырга диеп жыйган акчага барганыңны онытма! (Кызлары кайтып керә) Фәрдия Нәрсә, әни. жыенып бетеп буламы'* Уф. дәрестән көчкә ычкындым Әти. мин синасписок алып кайттым Менә, әти. мина кирәкле әйберләр исемлеге. Менә бусы— укытучыларга, бусы-иптәш кызларга. Хафиз. Син генә житми идең әле биредә. . Нишләп дәресеннән качтын? Фәрдия Качмадым ла. авыруга сабышып киттем. Әти дим. әти, быел бит минем дәүләт имтиханнары бирәсем бар. укытучыларга дигән исемлекне онытма инде, яме?! Анда шул безнен класска компьютер да. алгебра укытучысына бер күлмәк алырсын Аннары-теге геометрия укытучысы Мансур Фазылычка-бер эшләпә, анын эшләпәсе искергән Хафиз. Тагын нәрсә'’! Фәрдия Анда барысы да язылган. Минем үземә косметика, джинсовый нтеккүлмәк Аннан чыгарылыш кичәсенә дә берәр нәрсә карарсың инде Хафиз. Акчаң булса, монда да әйбер тулып ята. Фәрдия Дәү әтигә әйт: «Сине оныгын бик ярата, бик күрәсе килә!—диген Шулай дисәнме ’! Ул. сонгы сыерын сатып булса да. мина бүләк алачак Менә күрерсез М а һ и р ә Син генә исендәдер июе анын* Аннан Швеииядә нинди сыер асрасыннар инде Анда безнен кебек авыллар юк. диләр бнтсөт белән каймак ны Америкадан китерәләр икән Фәрдия (Көлә.) Әнкәй, каян беләсен сон син барысын да?. Маһирә Аллага шөкер, бсләм. сигез генә класс бетерсәм дә Мәсәлән, һиндстаннан чәй китерәләр. Африкадан апельсин, банан... көн саен телевизордан күрсәтәләр бит Фәрдия Дөрес, әни. дөрес' Әти дим. онытма инде, яме ’ Хафиз Нәрсәне'’ Фәрдия Мина дигән бүләкләрне' Хафиз Сорамыйм бер нәрсә дә' Сукыр бер тиен дә кирәкми Барып, менә монда (кулын йөрәк турына куя) кайнаганны-тулганны гына әйтеп кайтам! Мона хәтле ансыз яшәдек, моннан сон да яшәрбез!. Маһирә Гел киресен сөйлисен Ьез бит сина. хәер сора, димибез Алимент урынына бер ун-унбиш мен үз акчаларын бирсә, шул житә Әгәр акча бирсә, машинаны шуннан алып кайтырга кара' Анда безнен машиналарның поты бер тиен тора, ди Акчаң житәрлск булса, үзләрендә чыкканын ал. ничек әле теге ни малае утырып йөри. Э май заводы директоры малае?.. _ _ . .. Фәрдия Ә. Галләм абый малае Ул бит «Вольво» да! Ох. ты! (жыр>ый) «Ватьво.ларга утырып ла. Дус кызларны тутырып. Китәр илем Швециягә— Калырлар күз тутырып' «Пи-би-бип» лә. «пи-би-бип». дип. Чабар иде машинам Бер түгел, унбер шәп егет Чыгар иле каршыма' Әти дим. әти' Ни мина косметика булмаса-булмас. тик «ашинасыа кайтма, яме?! Хафиз Алардан бер нәрсә сорамыйм ' да алмыйм да. мина берни дә кирәкми Маһирә Сон. машина алам диеп, гомерең буе этләндең бит үзен! Дистә еллар буе жыйган акчанянды Инде үзен турында 1 уйламасан. хет. малаен турында уйла' ' ' Фәрдия Их. шул «Вотьво.ларга утырып, урам буйлап уэеан' Тирә як күршеләрнең кү мэре ут булып янар иде Завсклад Нурминен девяткасын да «выжт • итеп кенә узып китәр идек. Хафиз Җиттеме, юкмы сезгә?! Әнә шул Нурмигә утырып йөрегез! Маһирә. Утыртыр, бар! Фәрдия. Теге юлы Казаннан кайтканда да туктамыйча узып киткән булды. Әти дим! Онытма инде безнен заказларны! (Кызны чакыралар.) Әни, мин иптәш кызларга гына кереп чыгам, яме! Маһирә Бар. бар. тиз бул! Көне буена юкка чыкма, әтиеңне озатасын бар!.. Хафиз. Тукта! Фәрдия, бу хатны укып бир әле! Фәрдия Укыдым бит инде! Хафиз. Тагын укы! Фәрдия Әти! Хафиз. «Укы!»—диләр сиңа! Фәрдия Әти! (Хатны ала, укый.) • Исәнмесез, туганнарым! Бу хатны мин кемгә багышларга да белмим. Кем дә булса исәнсау калды микән безнекеләрдән? Минем фамилиям—Закиров, исемем— Мифтахетдин. Сугышка киткәндә хатыным Фәгыйлә белән өч айлык улым Хафиз калган иде. Исәннәр микән алар? Фәгыйләнең үз фамилиясе—Вафина Әгәр дә кем дә кем исән булса, зинһар, хәбәр итегез. Хатыным Фәгыйлә белән улым Хафизны—әгәр исән калсалар—үземә кунакка чакырам. Чакырам гына түгел, үтенеп чакырам соңгы вакытта сәламәтлегем нык какшап китте Гомерем дә күп калмагандыр, шуна күрә сонгы көннәремдә сезнен берәрегезне күреп, хәлегезне белеп үлсәм, тынычлап китәр идем бу фани дөньядан Борчылмагыз: юл чыгымнары- гызның барысын да үзем түлим. Ходайдан сезнең белән күрештерүне сорап: Мифтахетдин Салих улы...» Хафиз. Укып бетер! Фәрдия. Әллә ничә тапкыр укыдым бит инде... Хафиз. Тагын укы! Фәрдия. Йә. Алла! Адресы шул бит инде: Швеция. Стокгольм! Урамы. Йорты. Бетте! Киттем, очтым гына! Хафиз. Швеция! Каян барып эләккән сон ул анда? Аптырарсың да... 50 елга якын ни «здрастуй». ни «досвидан- жә»... Зимагур дисән. зимагур! Маһирә Менә минем туганнарны яманлый идең, үзеннекен күр әнә—әтиең. Хафиз. Булды, житте! Беркемгә дә тел тидерәсе булма. Маһирә Әнигә, Аллага шөкер, тел тидергәнем булмады, авыр туфрагы жиңел булсын! Үзе дә мине какмады, кимсетмәде. Хафиз Бир әле тагын бер рюмка, янган йөрәкләрем басылмасмы, ичмасам?! Маһирә. Эчмә инде, юлга чыгасын бар!.. Хафиз. Бәлкем, барып та йөрмәскәдер? Маһирә. Ничек инде—бармыйсын’’ Ходай мондый мөмкинлекне гомергә бер генә бирә!.. Хафиз (җырлый). Их, тала, тала, тала. Тала минем беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем9 Әллә барырга инде? Зиннур керә. Зиннур. Әссәламәгаләйкүм, күршеләр! Йә, ни эшләргә булдын, Хафиз? Хафиз Вәгаләйкүмәссәлам! Белмим әле төгәл генә, Зиннур абый. Әллә инде... бармаска? Шулай да, минем урында син булсан. нишләр идең? Зиннур Барыр идем. улым. Үз атан бит, дөньяда кем белән ни булмас. Исән икән бит әле. әй... Хафиз Шулай дисеңме? Зиннур. Шулай дим, Хафиз. Әгәр дә туган жиренә кайтасы килә икән, кайтсын! Дустын Зиннур сине көтә, беркайчан да онытмады, диген. Маһирә. Кара әле, әгәр дә акчан калса, Рамил кызына берәр матур күлмәк алырсың! Үзебезгә дә тәмлерәк нәрсәләр алырга онытма! Хафиз Әйдә әле. Зиннур абый, тот әле минем белән! Зиннур. Юк, энем, рәхмәт, мин анын белән дус түгел инде Лимит бетте. (Көлә.) Тальян гармуныңны да аласынмы, улым? Хафиз Алам. Зиннур абый, күрсәтеп исен китәрим әле үзенен! Зиннур Мифтахетдин төсе! Утыз тугызынчы елны Казанга барган жиреннән сатып алып кайткан иде Молодец, энекәш, сакладыгыз! Хафиз Әнкәй саттырмады. Әтиен төсе диеп, кагылдырмады да!.. Зиннур Яхшы гармунчы иде шул ул! Матур-матур бизәнү әйберләре дә ясый белә иде. Әниең дә яратты аны Аннан өйләнештеләр... Хафиз Шуннан, шуннан? Зиннур. Шуннан нәрсә, шуннан шул, печән өсте.. Бер заман кырга авыл Советы рәисе Мөхәммәт абзый атын жан- фәрманга чаптырып килеп житте. Хафиз. Янгын-фәлән чыккан булганмы әллә? Зиннур. Янгыннан да хәтәррәк хәбәр алып килгән ул. «Тиз булыгыз, авылга кайтыгыз, жыен була»,—ди. Хафиз. Шуннан? Зиннур Шул инде. «Немецлар сугыш башлаган, ир-жегетләр әзер булсыннар!»— диде. Бер атна да үтмәгәндер, алып та киттеләр үзебезне. Маһирә Йә. Хода, инде безнең балаларны, оныкларыбызны саклый гына күр андый афәттән! Зиннур Әтиен белән бер жиргә эләктек. Анда безне стройда йөрергә, бер- икс тапкыр мылтыктан атарга өйрәттеләр Шуннан— сугышка! Анда да бергә. Дүрт кешегә бер мылтык. Каршыла—баштанаяк коралланган немецлар. Без чолганышта калдык. Плен Минем аяк яраланган иле. Әтиен шуны яхшылап бәйләде Үзе мина «Бетүләребез шушы микән инде, яшьти?»— ди. Хафиз. Н ичек шулай тиз эләктегез сон сез? Зиннур Тиз түгел, улым Башта безне самолетлар, танклар белән теткәлә- деләр. Бар янар әйбер яна. ут-төтсн Чын тәмуг инде менә! «Рус. сдавайся, рус. хенде хох!»—дип кычкыралар нимесләр Хафиз. Шуннан сезне кыйнап алып киттеләрме? Зиннур Безнең кай жиребезне кыйныйсың инде, улым9 Без бит ул чакта, унсигез-егерме яшьлек малайлар Шушы галәмәтләрне күреп, өнсез калганбыз. Сарык көтүе кебек Өстәвенә, атналар буе юынмаган, бет баскан. Юньләп ашам агайлыктан. тәмам хәлсезләндек Хафиз. Каты яралыларны нишләттеләр? Зиннур Аларны. улым, ата бардылар Мине әтиең карал, аякка бастырды Стройдан каласың икән, шундук пуля аласың Әтиен мине атна буе иңеннән төшермәде Ял иткәндә яралы аяктагы чүпрәк-чапракны алыштыра, яхшылап бәйли иде Шулай тәрбияләнә торгач, тернәкләндем. Аллага шөкер' Ахрысы, гомерем бетмәгән булгандыр инде Бервакыт шулай, уңай чакны туры китереп, качарга булдык Нимесләр сизеп алып, безгә ата ла башладылар Кем кая чапканын белми Менә шул мәхшәрдә әтиең белән аерылыштык та инде Исән икән бит яшьти. исән!" Маһирә Йөз тапкыр сөйләткәнен бар бит. борчып утырма алы кешене Зиннур Борчымый ул мине, кызым, борчымый «Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтсам, улымны гармунда уйнарга өйрәтер идем!»—диеп хыялланган иде. Исән икән бит. исән' Хафиз Малае иллегә житте. «Әпипә» көен дә уйный алмады. Зиннур Өзделәр шул, улым, сезне. Гореф-гадәттән өзделәр Анысына сез генә гаепле түгел. Улын Рамил бераз шыгырдата бугай. Хафиз Әй. көймени инде ул уйнаган9 Җыен килде-китте, өстәвенә урысча! «Ассалули. былгаруди • Маһирә Булды инде, оятсызланып утырма! Олы кеше бар.. Зиннур Нишлисең инде, татарча сөйләшү харам саналгач Чеп-чи татар авылларында вата-жимерә урысча укыттылар. Үзебезнең тәмле телебезне, үзәкләргә үтә торган мәңгелек көйләребезне юкка чыгарырга тырыштылар (Жыр.1ый. *Арча кве») Арчаларга баруларым Тик синең өчен генә шул. Тик синең өчен генә. Януларым- көюләрем Тик синен өчен генә!. Хафиз Рәхмәт. Зиннур абый, рәхмәт! Маһирә Хафиз дим' Хафи з' Хафиз Тагын нәрсә9 Маһирә Рамил улыбызга джинсовый чалбар, хатынына франку зекнй духи Э-э. үзенә бүрек тә алырга онытма! Хафиз Әй. туймас күз' Зиннур абый, сиңа нәрсә дә булса кирәкме9 Зиннур Улым, лөрссен генә әйткәндә, мина бернәрсә лә кирәкми Әгәр дә инде алайболай мөмкин булса. Алып кайт әле әтиеңне! X а ф и з Барыйм әле. карарбыз! Маһирә Ялтыравыклы күлмәк Җон кофта Кешедә булмаган яулык- ку i явын алырлыгы кирәк! Хафиз Алланың кашка тәкәсе, ә?! Әллә әйбер чире йоктымы енна?! Маһирә Әллә минем кеше кебек киенеп йөрисем килмиме9 Әллә мин кеше дән кимме9 Үтте инде гомерләрем әрәм Әнә. күршекүләнне балалары, кызлары кияүләре киендерә. Ходай миңа шунысын да жәлләде Хафиз Нәрсә кирәк сиңа" Әнә. идән асты тулы бәрәнге Аша! Сыер, сарык ларын бар Ачлыктан егылып ятканын булдымы9 Ач күз! Маһирә Син. әнә. күршенә кара Хан сарае кебек йорт салды Эче тулы чит ил мебеле. Ашаганнары бал да май. Хафиз Хәзер кеше таларга чыгыйммы инде9 Маһирә Жүләр авызыннан — акыллы сүз! Кем куша сина кеше таларга9 Анын кебек баю юлын таба белергә генә кирәк Хафиз Кеше хисабына яшәргәме9 Зиннур Балалар! Юк өчен шулкадәр тавышланмагыз, һәркем үзенчә яши бит. Кем ничек булдыра Хафиз Юк инде. юк. Зиннур абый! Ходай миннән барын да кызганган. Әни мескен, мине кеше итәм диеп интектеинтекте дә, рәхәт күрмичә китеп барды Аннары хатын дигәннең дә тавык милесен бирде.. Маһирә Өйләнмә идеи, алай бик акыллы булгач Миндә, бәлкем, жүнлерәк кешегә чыгып, адәмчә яшәгән булыр идем Мин чыкмаган булсам сиңа, бөтен Сысысырны бетереп эзләсәң дә, хатын таба алмый идеи бит. имгәк! Хафиз. Мин өйләнмәгән булсам, ирләр чырае күрмичә үлә идең! Зиннур Туктагыз әле, тукта, балалар! Берегезнең юлга чыгасы бар. икенчегезнең өй учагын саклыйсы Юкка тавышланмагыз! Маһирә. Менә газиз гомерем шулай әшәке сүзләр ишетеп үтте инде Бер генә дә бәхетем булмады. Зиннур абый! (Елый,) Зиннур. Тынычлан, килен, тынычлан! Маһирә. Туйдым, Зиннур абый, кешегә карап яшәргә. Ичмасам кеше кебек яшәргә тырышса иде. Хафиз. Туктыйсыңмы, юкмы? Билләһи, Зиннур абый бар диеп тормам. . Гомер буе тимәгәнне... чыгартасын. Зиннур Энем, тукта әле. кызма! Әтиәниләрегез белмәгәнне кыланмагыз. Сабыр булырга кирәк. Килен, син дә алай ирен белән ямьсез кыланма Болай да... Хафиз. Менә, Зиннур абый, Казанга документлар артыннан баргач, милиция кешесе нервыларны бетерде. Өйдә—бусы Зиннур Ни ди соң? Хафиз. «Бу хат берничә ел элек килгән булса, күрсәтә идем мин сина Швецияне!»— ди. «Сатлык жан малае!»—ди «Кара аны, ди, анда баргач, бөек дәүләтебезне, не лай бух, мыскыл итеп кара • Кирәк булса, без сине Айдан да эзләп табарбыз!»—ди. Зиннур. Хәзер дөньялар үзгәрде бит инде... Хафиз. «Боздылар дөньяны ирек биреп»,—ди. «Ну, бер кайтыр әле ул заманалар!»—ди. Зиннур Әле дә шундый кешеләр бар икән. Ярар. энем, кайгырма! Хәзер дөньялар башка инде. Ярый, әтиегезгә күчтәнәчемне алып керим әле. Аннан син бит чит илгә барасын, галстук тагарга кирәк күлмәгеңә. Килен, берәр галстук кара әле үзенә. Хафиз. Кирәкми! Болай да танырлар әле, гомер буе такмаганны. Зиннур. Ярый, мин хәзер, тиз генә. Маһирә. Әйдә. Зиннур абый, озата чыгам. (Китәләр. Хафиз әтисенең сурәте янына килеп тезләнә). Хафиз. Әти! Нишләп син 50 ел буена бер хәбәр бирмәдең. Әнкәй синен исән икәнлегеңне дә белми китте бит.. Син мине гомер буена ятим итген. Китегез, кит! (Зиннур белән Маһирә керә). Зиннур Кемне куасын? Хафиз Сине. әти. сине! Маһирә. Хафиз, бу бит әтиен түгел— Зиннур абый! Хафиз. Әле генә әтине күз алдына китергән идем Сезнең кергәнне шәйләми калганмын. Маһирә. Менә галстук, менә эшләпәң. Яле. тагыйк! (Тагалар ) Килешә Нәчәльник кыяфәтләре кереп китте үзенә! (Көлә.) Хафиз Аны тагып кына акыл артса икән! Зиннур Менә кәрәхле бал. Зиннур дустың белән Сәрвәр апаңнан, диярсен. Кайтсын! Туган авылын, туган жирен, дусларын-кордашларын сине көтәләр, диген. Исән чакта күрешеп калыйк!.. Хафиз Чакырмаячакмын. Зиннур абый. Аны туган жире дә. туган авылы да кичермәячәк. Барып, әйтәсен әйтәм дә үзенә . Ярый, кузгалырга вакытжитәбугай. Маһирә Бар әйбереңне дә тыктым микән? Хафиз. Сынган беләзек кисәген салдыңмы? Маһирә. Салдым, салдым. Хафиз Тальянын? Маһирә Әй. Ходаем, гармун кала бит! (Фәрдия очып кайтып керә.) Фәрдия Уф. көчкә кайтып життем Өлгердем. Әти. менә, кассеталар. Менә монысы—Илһам Шакировныкы Монысы— Әлфия Авзалованыкы... Монысы, әбием жырлары! Әйтерсең бабайга! Монысын синең бәләкәч кызын Фәрдия яздырып калган диярсен. яме9 (Жырлый— Айдар Галимовның «Татарның бер газиз баласыдыр» җырын башкара.) Барысы ла әсәрләнеп шул жырны тыңлыйлар. Аннары дәррәү кул чабалар. Хафиз. Булдырлын. кызым! Фәрлия Әти дим, бая әйтергә дә оныткан, мина «бикини* костюм алып кайт. яме. Хафиз. Анысы нәрсә икән тагын9 Фәрдия. Ул инде теге ни ..су коенганда кия торган кечкенә генә хатын- кызлар чалбары Без, имтиханнарны биргәч. иптәш кызларым белән су коенырга төшәргә булдык Хафиз. Аңлашылды. Әнә. әниенне- ксн киеп төшәрсең! Маһирә Хафиз дим. алай сөйләшмә инде бала белән. Зур кыз бит инде ул хәзер. Фәрдия Дөрес, әни! Әти. без. мәктәпне тәмамлагач, театр училищесына укырга керәбез. Хәмдия белән. Шуна күрә үзен аңлыйсын инде Анда имтихан бирергә чәчәк кебек балкып-киенеп барырга кирәк Хафиз Шул гына житмәгән иде' Йөр инде хәзер клубларда кеше көлдереп! Кемгә кирәк хәзер синен театрын ’ Маһирә Әтиең дөрес әйтә, кызым. Йөрмә кирәкмәгәнне уйлап Хәзер хөкүмәткә театр да. артистлар да. эшчеләр дә кирәкми Белмим, нәрсә генә кирәктер инде аларга. Фәрдия Әни. үзегез дә яшь чагыгызда спектакльләр куйгансыз бит Маһирә Йөрсә, ул вакытта халык театрны үлеп ярата иде. Хафиз Ярар, булды Әлегә театрконнертларны калдырып торыйк Юлга чыгар алдыннан бер утырып алыйк (Утыралар, дога кылалар ) Ярар, исән-сау торыгыз, хәер-догада булыгыз! (Кызын үбә. хатынын кочаклый.) Фәрдия Әти дим. кара аны. син дә. бабай кебек, берәр немкага өйләнеп кала күрмә! Маһирә. Нинди немка булсын инде анда, швед маржасына. диген. Фәрдия . Тот та өйлән, әти. шуна. мин кунакка гына кичеп йөрермен! Маһирә Котырт инде, бабаннын кайтмавы гына житмәгән' Бусы да шул каннан бит!.. Хафиз Сезгә—кызык! Маһирә Бер дә атаннан артык жирен юктыр әле. Хафиз Ярый. Аллага тапшырдык инде Киттек! (Музыка.) Икенче күренеш. Стокгольмдә Мифтахетдиннәрнең заманча жиһазландырылган фатиры. Бүлмәдә Днләрә ялгызы. Ишек кынгыравы чылтырый. Хафизның башы күренә. Хафиз Керергә була микән9 Диларә Әйдәгез, әйдә' Рәхим итегез! Сезне кем дип белик9 Хафиз Мин теге ни.. Хафиз булам. Татарстаннан. Диларә. Хафиз?! Татарстаннан?! X а ф и з Әйе. Мифтахетдинның улы. Казаннан! Диләрә Мифтахетдин улы. Казаннан! Хафиз. Әйе' Диләрә Хафиз.. Мифтахетдин улы' Йә. Алла! Зинһар, түргә узыгыз, рәхим итегез Мифтахетдин! Мифтахетдин, дим' һич көтмәгәндә.. Аптырап калдым, шфу итегез. Хафиз. Менә, килеп чыктым әле Диләрә Бик шәп. бик яхшы булган! Рәхмәт. Хафиз балам, уз әйдә! Хафи з Мин озакка түгел, хәл белергә генә Диләрә Ничек инде бик гизгә генә? Әтиегез бит гомере буе сезнен белән очрашуны көтеп яшәде Хафиз Мин бит үтеп барышлый гына.. Диләрә. Ничек алай9 ! Безгә атап кзпмәдегезмени Хафиз Юк шул! Юл унаеннан гына. (Мифтахетдин курена.) М и ф т а х е т д и н Диларәм. кем бар анда? Диләрә Беләсезме. Мифтахетдин, э-э. син бик борчылма. Безлә бер кунак бар Мифтахетдин Кунак9 ' Диләрә Әйе Ерактан Казаннан' М и ф т а х е т д и н Казаннан' Кем ул9 Йә, Ходаем Күнелсм сизә, бу—бит Бу бит (Озак карашып торалар) Диләрә Мифтахетдин, жан кисәгем. зинһар, артык борчыла күрмә Әйе. бу—синен улын. Хафиз' Татарстаннан! Мифтахетдин Хафиз' Улым. Хафиз! (Сыгылып пюшо ) Бу синме, улым9 ! Хафи з Әйе! Мин Хафиз, авыздан. . Мифтахетдин Йә, Хода, безгә шушы көннәрне дә күрергә насыйп иттең. Мен рәхмәт Сима! Улым Хафиз!! Диләрә. Тынычлан, зинһар. Мифтахетдин. Ничек алай, улым? Хәбәрсез-нисез, дигәндәй. Алдан телеграмма суксан. каршы ала идек. Хафиз. Мин бит үтеп барышлый гына Туристлар группасы белән килдек тә, менә Колхозда яхшы эшләгән өчен путевка бирделәр дә.. Шуннан, килгән- килгән, тукта әле, сезне дә күреп китим, дидем. Мифтахетдин. Ничек инде алай?! Син атап безгә килмәдеңмени'’ Ничек инде... Хафиз Әйе шул. Швецияне күрсәтергә алып килделәр. Матур икән Мифтахетдин. Сон мин бит. улым, сиңа бу илне үзем күрсәткән булыр идем. Диләрәм. бар, чәй өстәле әзерли тор әле... Диләрә Я хшы! (Кита.) Мифтахетдин. Кайсы кунакханәгә урнаштыгыз сон, улым’’ Шалтыратып әйтергә кирәк! Хафиз Юк, юк. борчылмагыз, мин озакка түгел. Мифтахетдин Улым! Ничек инде озакка түгел! Күпме гомер көттем бит мин бу очрашуны! Хафиз! Койган да куйган Фәгыйлә икәнсең! Хафиз Бардыр инде. Мифтахетдин Улым, нишләп атап үземә килмәдеңсон, нишләп9 Мин бит синең бөтен юл чыгымнарыңны үзем түлим, дигән идем Сон. ничек анда, авыл ничек, әниен? Хафиз Әйбәт. Барысы да үз урынында. Мифтахетдин Менә, улым, без шушында Диләрә апан белән яшәп ятабыз инде Үз өендәге кебек бул! Иртәгә, Алла боерса, шәһәргә чыгарбыз Ә бүген, улым, рәхәтләнеп сөйләшеп утырыйк әле! Хафиз Балаларыгыз бармы сон9 Мифтахетдин Бар! Улым Хафиз читтә яши. Хафиз. Хафиз?! Мифтахетдин Әйе! Ул да Хафиз атлы. Хафиз Нишләп алай?! Мифтахетдин. Бала туганчы ук Диләрәгә әйтеп куйдым —малай булса «Хафиз» диеп, кыз булса «Фәгыйлә» диеп атарга. X а ф и з. Ул хәзер кайда! Мифтахетдин Улым Финляндиядә. Кечкенә балалары бар. Хафиз. Нишләп читтә яшиләр? Мифтахетдин. Финляндиядә татар кызына өйләнде дә, шунда калды. Үзләренең кибетләре, әйбәт яшиләр. Хафиз. Алайса, начар яшәмиләр9 Мифтахетдин Аллага шөкер, татарлар тырыш халык бит. Шунын аркасындадыр инде, барыбызда матур яшибез. Чит илдәге туганнарыбыз белән дә йөрешә- без. Хафиз. Әйбәт, алайса! Мифтахетдин Аллага шөкер! Безнен турыда сонрак.. Ничек анда, авылда? Хафиз Нәрсәсен сөйлисен инде анын. Хатын да. балалар, күрше Зиннур абый да бик күп сәлам әйтеп калдылар Күчтәнәчләре дә бар. Мифтахетдин Зиннур исәнмени?! Аллага шөкер1 Әниен?! Ул сәлам әйтмәдеме?! Хафиз Юк. әйтмәде... Ул бит хәзер... безнен белән яшәми. Мифтахетдин Тормыштадыр инде? Хафиз Әйе. Сугыш бетүгә бер командирга кияүгә чыкты да... Тормышлары әйбәт инде. Мифтахетдин Балалары бармы сон? Хафиз. Бар! Бер малайлары, ике кызлары үсеп житеп. үз тормышларын үзләре күрәләр Әнкәйнең ул яктан бәхете булды... Мифтахетдин Миннән хат килгәнне белдеме соң? Хафиз Юк... Борчыйсы килмәде инде, юк өчен... Мифтахетдин Анысы шулай инде Фәгыйлә?! Тормышта да булгач... Ничек күрәсем килгән иде минем аны.. Бер нишләп тә булмый Үзең ничек инде, улым? Ни белән шөгыльләнәсең? Хафиз. Әйбәт! Ике катлы йортым бар Коттедж дип атала. Сигез сыерым, өч атым бар. Кечкенә генә сыр заводым. Әйбәт болай. Мифтахетдин. Начар түгел икән Югыйсә, безнен газета-журналлар әллә нәрсәләр язалар. Имеш, акча ала алмыйлар, күпчелек хәерчелектә, диләр Хәзерге заманда нинди хәерчелек булсын? Әнә. безлә, булган әйберне кая куярга белмиләр Хафиз Бездә дә шулай. Базарда бар да әйбер сата. Бөтен ил базарга әйләнде. Мифтахетдин. Авыл ничек9 Үскәндер хәзер? Хафиз. Үсте. Бик нык үзгәрде Ике мәчет салдык. Олысы, кечесе шунда йөри Мифтахетдин Кит әле! Без кеч - кенә чакта мәчет манарасын кисеп төшергәннәре әле дә хәтеремдә Яна мәчетне каи төшкә салдылар сон? Хафиз Элеккеге урыныннан өстәрәк. М ифтахетд и н Әйбәт урын Дөрес эшләгәннәр Аннан бөтен жиргә күренеп торадыр Хафиз. Әйе. Үзен читтә ничек шушындый тормыш төзи алдын сон9 Мифтахетдин Ничек дип әйтим барысын да үз көчем белән табарга туры килде Аннан татарлар бер-берсенә нык булыша. Шул... Хафиз Ник кайтмадын син? Әни сине гомере буе көтте Мин дә Минем дә башка малайлар кебек «Әтием кайтты1 Күкрәге тулы орден-медальләр белән кайтты!»—диеп, бөтен авылга кычкырасым килә иде. Әтиемнен муенына асылынып, анын кочагына чумасым, анын белән горурланасым килә иде Син көтеп тә кайт магач. башка малайларнын шатлыгыннан көнләшеп, гарьләнеп елый идем Әнкәй, мескен, мине юатып «Кайтыр, улым кайтыр әтиең, елама Ул—исән булырга тиеш Ул— сатлык жан түгел, күнелем шулай сизә'»—дия торган иде Мина сиздерми генә жаны белән сыкрый иде Мина күз яшьләрен күрсәтмәде Мифтахетдин Анлыйм, улым! Хафиз Үз ишләре арасында ятим, сансыз булып йөргән баланы күз алдына китерә аласынмы сон син! Бу әле бала чакта Беренче сентябрьне түземсехлек белән көтеп алып, иртүк, алдан килеп беренче партага кереп утырдым Ләкин мине «Сина. әнә. артта да ярар, синен ишеләрне совет мәктәбенә бөтенләй кертмәскә кирәк иде дә бит» . — диеп, артка, мич янына кудылар Аннан сон октябрят, пионер, комсомол Хәзер ул сүзләрне бөтенләй белмәсәләр дә. безнен өчен галстук, значок тагып йөрү зур горурлык иле »Сина бу хәрам».—дип. галстукны тартып алдылар Комсомолга кертмәделәр Шулай да мәктәпне әйбәт бетердем Зур хыяллар белән Казанга педагогия институтына юл тоттым Имтиханнарны яхшы билгеләренә генә бирсәм дә. язмыш аны үзенчә хәл итте Минем сатлык жан малае икәнлегем билгеле булган Кызыл иренле, нечкә сыйраклы, төссез-тозсыз бер маржа «Как вы смеете, сатлык жан малаен институтка алырга, бу татарларга ирек бирсен. бөтен Рәсәйне сатачаклар», дип. акырды Менә шул көннәрдән башлап мин көтүче инде «Мифтахетдин—сатлык жан».—дигән кара хәбәр, безнен өстә кара болыт булып, сонгы елларга кадәр сакланып килде. Мифтахетдин Авыр мина, улым' Хафиз Авыр бугач, нишләп бер генә мәртәбә булса да хәбәр бирмәден Безгә ярләм итмәсән итмә, тик әнкәйгә синен исәнлеген кирәк иде Мифтахетдин Аллыйм, улым! Хафиз Юк. аңламыйсын, анлаган булсаң, кайтыр илен Мифтахетдин Ярамый иде Хафиз Димәк, син. чыннан да. сатлык жан? Мифтахетдин Белмим, улым Сатлыкмы мин. түгелме, үзен уйла Чолганышта калдык Плен Минем белән Зиннур абыен да хтәкте Берничә иптәш белән үзебезнекеләр ягына качтык Шунда Зиннур абыен белән берберебезне югалттык Үзебезнекеләр озак тикшереп тормалы, алып та киттеләр Юлла бергә хезмәт иткән малай эләгеп, мина, кешегә сиздерми генә: «Без сезне атарга алып барабыз».—ди Мин ышанмыйм »Не вру».— ди «Урман янына житкәч. кач' Мин читкә агармын».—ди Шулай итеп мин бер иптәш белән качтым Калганнарның язмышын белмим (Читтә тыщап торган Дил&рә керә ) Днләрә Юк. Хафиз, синен әтисн сатлык жан була алмый Ул бит сезне, туган илен, туган жирен сакларга киткән жегет Ләкин сугыш афәте адәм балаларын төрле язмышларга дучар итә Отиегезне урман эчендә, яртылаш үле килеш табып алдым •Әни». «Фәгыйлә». «Хафиз».-диепсаташ кан сүзләреннән, анын татар егете икәнлеген аңлап алдым Мин аны өебезгә алып кайтып, бер ай буена тәрбия кылдым Ниһаять, ул аякка басты Фин гяндиядә калу куркыныч булганга, без аны Швециягә озаттык Анда үзебезнең татарлар аша эшкә урнаштырдык Ул бик тырыш кеше булып чыкты Сезне, туган илен нык сагынса да. гүзде Ана. уйлап нитеп тормый «сатлык жан» исеме тагылу сәбәпле, туган жнрснә кайту, үлем белән бер тигез Юк. синен әтиен сатлык була азмый Хафиз Нинди дә булса хәбәр биреп була иде бит Шул гомер' Мифтахетдин Беренчедән.сезне куркыныч астына куясым килмәде Икенчедән-үземне КГБнын кузы озын иде ул чакларда Хафиз. Ни өчен үзебезнекеләр атарга теләделәр? Мифтехетдин Сталин әмере белән, кем пленга эләгә—шул сатлык жан, дигән тамга салынган иде ул чакта. Башкаларга сабак булсын, янәсе. Хафиз. Нигә хәзер яздың? Мифтахетдин. Әйе, яздым. Туган яклардан җылы жилләр исә башлагач, яздым. Аннары, яшисен яшәгән, ичмасам, исән булсалар, күреп үлим, дидем. (Елый.) Улым, минем Фәгыйләгә әллә кайчан әзерләгән бүләгем бар Кайткач шуны тапшыра алмассыңмы миннән? Килешер микән? Хафиз. Нинди бүләк? Мифтахетдин. Менә, үз кулларым белән ясадым. Беләзек! Сугышка хәтле берне ясаган идем, ялгыш сындырдым Яңасын ясарга сугыш комачаулады. Алып кайтып бир, улым! Соңгы истәлегем булыр! Хафиз. (Укый.) «Кадерлем Фәгыйләгә—Мифтахетдиннән»... Юк!! Булмый. М ифтахетди н . Нишләп, улым! Хафиз Чөнки ул... вафат! Мифтахетдин Вафат?! Хафиз. Әйе! Мин алдадым сезне. Әнкәй тормышка чыкмады. Сине, күңеле сизгәндер инде, исән тоя иде. «Кайтыр- кайтыр!»—дия иде. Ин авыр чакларда да. ачлы-туклы яшәсәк тә тальян гармуныңны да, беләзек кисәген дә саклады. Менә алар. Менә монысы аның жырлары, оныгың Фәрдия яздырып калган. Сынды беләзеккәем, өзелде үзәккәем. Сине көттем гомерем буе. кайтмадың, бәгырькәем. Күңелкәйләрем сизәдерләй, тик ничек түзеләдер, Бер ялгызым аны сагынып, көннәрем үтәләрдер. Аланнарга барган саен, тукталам агач саен. Үсеп житге дә саргайды без утырткан ак каен. Карт сынган беләзекне ала. Йөрәген тота. Сәхнә карангылы-яктылы булып ала— күзаллау башлана. Мифтахетдин. Фәгыйлә! Фәгыйлә. Мифтахетдин! Мифтахетдин Фәгыйлә! Бу вакытта нишләп йөрисең, курыкмыйча! Фәгыйлә. Син булганда кемнән куркыйм инде мин. Ә син үзең нишләп йөрисең?. Мифтахетдин Кич життеме, минем йокым кача. Аңламыйм, нишләп шулай икән ул? Менә шуңа күрә йолдызлар санарга чыгам. Фәгыйлә. Шул гынамы? Мифтахетдин. Син нәрсә көткән идеи? Фәгыйлә Ярый, алайса, син саный тор! Мин кызлар янына кич утырырга барыйм әле. Мифтахетдин. Фәгыйлә дим! Фәгыйлә. Тагын нәрсә? Мифтахетдин. Әйдә икәү генә кич утырыйк инде. Фәгыйлә. Алай бик ялварып сорагач, утырыйк, әйдә. Мифтахетдин Беләсеңме Фәгыйлә... э-ээ... ни бит инде. Фәгыйлә. Нәрсә «ни бит?» Мифтахетдин. Теге шул, ни инде. Фәгыйлә. Шунын хәтле пешмәгәнсең диеп уйламый идем. «Теге бит инде»... «Ни бит инде»... Мифтахетдин Минме пешмәгән? Оялам гына мин. Хәзер әйтәм... Э-э-э... Фәгыйлә. Әйтсәң, әйт инде, йокым килә башлады. Мифтахетдин. Мин бит синсез бер генә көн дә яши алмыйм. Фәгыйлә Мин дә, Мифтахетдин. М ифтахетдин . Фәгыйлә! Йом әле күзләреңне? Фәгыйлә. Йомдым! Мифтахетдин. Кулыңны суз! Фәгыйлә. Менә... Мифтахетдин Мәхәббәтебез истәлеге булсын. Аны сина атап ясадым. Фәгыйлә Нинди матур беләзек! Рәхмәт сиңа. Мифтахетдин. Әллә бераз кысанрак булган инде. Фәгыйлә. Юк, юк, кысыбрак торсын. Синең йөрәк жылыңны күбрәк тоярмын. Мифтахетдин. Юк, алай кысып торгач булмый инде. Яле, зурайтыйк әле бераз. (Ялгыш сындыра.) Фәгыйлә. Ай, хараплар иттең, Мифтахетдин! Мифтахетдин. Кайгырма. Фәгыйлә! Мин сина тагын да матуррак итеп ясармын. Фәгыйлә. Кирәкми иде каерырга! (Югала.) Мифтахетдин Мин сиңа яңасын ясадым Фәгыйлә! Фәгыйлә! (Сыгылып төшә.) Д и л ә р ә. М ифтахетдин! Мә. эч әле! Эч! (Җырлый) «Аланнарга барган саен, тукталам агач саен Үсеп житге дә саргайды без утырткан ак каен .» Икенче пәрдә Авылда Хафизлар йорты. Фәрдия белән Маһирә күренә. Фәрдия Әни дим! Әни! Әти кайта бит. өйләнмәгән, кире кайта. Синеке була Бернинди швед марҗасына да өйләнмәгән! Маһирә Әй. кызым, уйнама әле нервыда! Фәрдия Әни дим, әни, бәлешләрең көя түгелме сон! Сүндеримме газыңны? Маһирә Сүндер, кызым, сүндер' Әй Аллам, кулымнан эш китте (Фәрдия чыга.) Фәрдия Әни дим, әни Әнә бер машина килә безгә таба! Маһирә. Кайтып та җиттеләр Минем өстәлләрем дә әзер түгел Йә, Алла! Фәрдия Җитәләр, килеп житә теге машина Юк. алар булмады... Узып киттеләр. Маһирә. Ярар, очраган бер машина белән тынычлыгымны бозма әле! Фәрдия Бозмыйм, әни, бозмыйм' Аңламыйм, әни. шушындый көнне ничек боегып утыра аласың син! Бабай кайта бит безгә кунакка! Нинди искитмәле хәл! Гомер буе бер күренмәгән бабай! (Җырлый.) Бабай, кайт инде тизрәк безгә— Өзелеп көтә оныгын ойлә! Кочаклап алып «Бабам!*—диярмен, «Сагындым!!1*—диеп, башым иярмен Маһирә Йә, кешеләр кайтыр алдыннан улап утырма әле Фәрдия Их, әнкәй, сәхнәгә чыгып җырлыйсы иде Барысы да сиңа кул чаба. Чәчәкләр! Шулар арасында танышбелешләр, классташлар Маһирә Сөйләмә әле кирәкмәгәнне!.. Фәрдия Нишләп кирәкмәсен0 Иптәш кызлар, малайлар «Әнә бит ул үзе, бер класста укыган идек!*—диеп мактанышачаклар Автограф сораячаклар. Маһирә Бик исләре китәр инде Фәрдия. Сон, тыңлап бетер инде Хисләремнән аерасын. Маһирә Ташла ул. хыялларыңны! Хәерче булып яшисен киләме гомер буе’’ Фәрдия Зато даны ни тора! Мәсәлән. мин теге «Диләфрүзгә дүрт кияү*дәге Диләфрүз кебек' (Җырлый) •Син алсу таклар булсаң. Мин бөдрә галлар булсам. Таллар таңны аңлаган күк. Серемне аклар булсан • Маһирә Кызым. Диләфрүз роленә бөтенләй бармыйсын инде Кая инде бу гәүдән белән0 Сина бит теге «Чөгендер Наһар*лары гына бара' Фәрдия Бар Диләфрүзләр, Галиябанулар да нәфис булмый бит инде, минем кебек таза-тулы гәүдәлеләре дә була. Маһирә Кит. кит' Бар. әнә. гөлләргә су сип. Фәрдия Әни дим' Тукта инде Әйдә, алайса, син имтихан алучы бул. мин укырга керүче Маһирә Мина нишләргә сон° Фәрдия Әйтәсең -Фәрдия Хафиз кызы, рәхим итеп җырлап күрсәтегез әле!»—диеп Маһирә Яле. Хафиз кызы, рәхим итеп җырлап күрсәт әле' Фәрдия Җырлый Хафиз кызы Фәрдия' Үземнең җыр. үземнең сүз (Җырлый.) Йә. ничек0 Маһирә. Ярый инде Мина барыбер җиткерә алмыйсын Менә, өйрән' Кыр казлары артыннан. Биеклеккә тартылам Хыялыма китәр идем Кыр казлары артыннан Йә. ничек? Фәрдия Синең җырдан тавыкларга шок булып, ничек күкәй саласыларын да оныттылар!.. Маһирә Алар минем матур тавышыма сокланып кына тындылар бит. кызым Йә, ярый' Тагын нәрсә эшли аласын? Фәрдия Ашыйм да. кереп йоклый алам. Сина тагын имтихан алырга 0 ' Башка бер ни дә эшләмим Маһирә Йә. инде, кызым'Шаярттым гына бит инде Йә. тагын берәр һөнә- ренне күрсәт әле' Фәрдия Ярый, алайса, биеп күрсә- тәм (Икәүләшеп бииләр ) Йә. ничек. әни° Маһирә Әйбәт' Фәрди я Ничәле куясын0 Маһирә Бию—«бишле»'Җырына— •дүрт» Минем белән начар сөйләштен. теленә—«икеле* Шулай итеп конкурстан үтмәден. кермәден артистлыкка! Фәрдия Барыбер керәм' Маһирә Тукталс. тукта, бу ни бу. ә°' Бирнәгә диеп алып куйган материалымны хараплар гына иткәнсең бит Йә. Ходаем' Фәрдия Әни дим. әни' Газ плитәсендә нәрсәдер яна! Маһирә. Яндырырмын мин сина. ирдәүкә, маржа! Кара син аны, ә, карап кына тоткан күлмәклекне кисеп, нәрсә тегеп куйган. Фәрдия . Әни дим, эшли башлагач, тагын да матуррагын алып бирермен Зинһар, тавыш чыгарма, бөтен авыл жыелмасын! Маһирә. Җыелсалар сон, бик исем китте инде. Булды, житте, бар, әнә, мунча идәннәрен юып чыгар. Әйтмәгән саен Фәрдия Киттем, әни! Синең белән боегып утырганчы (Зиннур керә.) Әйаәуз, Зиннур бабай Сәрвәр әбинен хәле ничек'1 Зиннур. Аллага шөкер, бер килеш! Фәрдия Ярый алайса, мин очтым! Эшләр күп. Әнә, Зиннур бабайдан үрнәк ал, ичмасам. Егетләр кебек! Их, бабай! (Үбә дә китә.) Зиннур. Үтте дә китте инде ул. Их, яшь чаклар, яшь чаклар. Көтәсеңме, килен? Маһирә. Кайта, ниһаять! Ярты ай Швециядә гулять итте дә... Ни хаты, ни хәбәре булмады. Инде атасын да ияртеп кайта. Зиннур Кайтсыннар гына, кызым! Кайтсыннар! Исән генә була күрсеннәр, диген... Маһирә. Моннан алып киткән акчаны эчеп кенә бетермәгән булсалар ярый инде. Гомер буе сукыр бер тиен бирмәгән атасын ияртеп кайта Әй, ыштансыз да инде бу безнең Хафиз! Зиннур. Әллә ничек тәмсез итеп сөйлисең, килен. Бер дә килешми. Илле яшенне тутырасың бит. Маһирә. Их, Зиннур абый! Ничә еллар буе сыер-бозаулар сатып жыйган акчалар янды. Зиннур. Безнекеләр дә янды Акчадамыни бәхет?! Мунча яктыңмы соң? Маһирә. Үзе ягар әле, кайткач. Чәнчелеп китсен, әнә, әтисе белән. Җүнле карт булса, шушы көнгә хәтле хәбәрсез яшәр идеме ул? Зиннур Дөньяда төрле хәл була, Маһирә. Әшәкеләнмә, һич уйламаганда яшьлек дустым Мифтахетдин белән күрештерә мине Ходай! Бу бит үзе бер бәхет. Карчыкка аш-су әзерләргә куштым. Килен, сездән сон безгә керерләр, яме?! Маһирә. Керерләр, керерләр. Зиннур абый! Мондагы аракы бетсә, сезгә дә керерләр. Сездәге бетсә, кая барырлар икән? Зиннур. Табылыр, аңа калса. Булды, житте. Әнә табыныңны әзерлә. Кеше көлкесенә калдырма. Хафизны да, безне дә. Әгәр инде сина сыймыйлар икән, тотам да үзебезгә алып чыгам. Ояты үзенә булыр! Маһирә. Чык кына, жаным, бар! Зиннур Чыгармын да! (Китә.) Маһирә Синасөйләргәжиңел.Син бит Швецияләрдә качып, гаиләсенә бер тиенлек ярдәм күрсәтмичә яшәмәгән (Урамда машина тавышы.) Монысы шулар бугай! Әйе, әйе, машина безнең турыга туктады. Кайттылар Бер Ходаем, әшәке телемнән саклый күр! (Хафиз керә.) Хафиз Нишләп каршы чыкмыйсың, Маһирә?! Маһирә. Сон, кайткан кеше үзе керә инде ул! Хафиз Син нәрсә, әллә сагынмадың дамы? Маһирә Кит әле, кит' Кеше күрмәсен! Монда хәтле кайткач, кире китмәссез әле. Хафиз Мә, алып куй әле әйберләрне! (Видео һ б. әйберләр суза.) Маһирә Нәрсә сон ул? Хафиз Әти белән Диләрә апа бүләкләре. Менә монысы видеомагнитофон Вата күрмә! Маһирә Харап икән, бу жүләргә бер радио кисәге биргәннәр дә, шул житкән. Хафиз. Син ни сөйлисен. Хәзер әткәй керә бит, бар, каршы ал үзен! Маһирә. Әллә сихерләп кайтарганнар инде моны. Хафиз. Әй. чүпрәк баш! Акылсыз баш! Үзеңне ияртеп барасы калган. Маһирә. Шул гына житмәгән Йортжирне ташлап! Сыер-сарыгынны кем караган булыр иде Ичмасам, Рамилдән оялыр идең. Нәрсә алып бирден син аңа9 Ни белән булыштың? Тулай торакта ята. ике баласы белән... Хафиз. Әйттем бит мин аңа, кайт та яшә шушында, диеп. Бар. әтине каршы ал! Тиз бул! (Мифтахетдин керә.) Мифтахетдин Исәнме, Фәгыйләм, туган жирем. авылым!!! Исәнме, туган туфрагым, нигезем!! Исәнме, кушкаеным! Син ничек зур булып үскәнсең! Исәнме, кызым?! Маһирә. Исәнме, әти, әйдә узыгыз. Мифтахетдин Рәхмәт, балам! Димәк, әле безнең йорт исән! Хафиз Исән, әти, исән! Веранда белән чолан ясап куйдым да, житте. Йортны синең төсен итеп сакладык. Маһирә Яңасын салырга кулымнан килмәде диген, дөресен сөйлә! Хафиз Мина житә Әнә, малаена кирәк икән, эшләсен. Ятмасын Казанда жүләр сатып!. Маһирә. Үз балан бит! Мифтахетдин Әле минем оныгым кайтмадымыни'’ Маһирә Кайта, кайта Бер иптәше артыннан әйтеп жибәрдем Кайтыр. Алла боерса' Мифтахетдин Ярар! Исән-сау кайтсын Юынып алыйм әле. улым' Маһирә Әйдә. әти. әйдә. Менә, жылы су тутырып куйдым комганга. Мә. Хафиз! (Комганны иренә бирә. Хафиз әтисенә су салып тора ) Мифтахетдин. Булды, балалар, рәхмәт Әйдәгез әле. бер дога кылыйк' (Барысы да дога кылалар.) Маһирә. Әти, менә бирегә—түргә утыр! Мифтахетдин. Рәхмәт, кызым! Минем сезнен белән сөйләшәсем бар Аллага шөкер, исән-имин кайтып жзггтек Менә мин илле елга якын үз илемне, гаиләмне күрми яшәдем Маһирә Безгә дә бик авыр булды, әти. Улыгыз бик тырыш Ат урынына эшләде ул. Тик бер нәрсә дә ала алмады. Хафиз Ни сөйлисен син. Маһирә’’ Иң яхшысы—өнә. табынынны кара! Мифтахетдин. Сөйләсен, улым, сөйләсен Мин бит үпкәләмим Нәрсә генә сөйләсәгез дә. мин—бәхетле' Мин—сезнен белән! Хәтта ышанып та бетә алмыйм Маһирә Гомере буе машина алырга хыялланды Хафиз. Маһирә! Маһирә Гомере буе көтүен көтте Ин авыр, иң зур файда китерә торган эшләрдә эшләде Ник үзенә унай ягы булсын Хафиз Маһирә дим! Маһирә Нәрсә «Маһирә!» Әнә. бер нәрсә эшләми, кеше талап яткан адәмнәр әллә ничә машина, әллә ничә йорт салды Син улын Рамилгә дача салырга да булыша алмадың. Тегесе әтисенә үпкәләп ята Хафиз Ничек булышмыйм, ди. Әнә келәт бурасын биргән идем. «Нәрсәгә мина иске бура?»—дип алмады Яна кирәк ана М ифтахетдин Рәхмәт, улым' Бай яшәмәсән дә намуслы булып калгансын. кешелегеңне югалтмагансың' Хафиз. Шулай була күрсен, әти' Маһирә Әй. әти! Намустан тун тектереп булмый шул хәзер. Гомер буе намуслы булып яшәдек Тун юк! Мифтахетдин Картын алды, кызым, үзеңә тун. алды. Бар әле. улым. алып чык әле Диләрә апаң жибәргән әйберләрне! (Бүләкләрне чыгаралар ) Менә сина. кызым, бездән күчтәнәч' Маһирә Нинди матур күлмәк' Нинди матур яулык. Чын шуба' (Кия ) Йә. Аллам' Минем бит мондый затлы тунны төшемдә дә күргәнем юк иде. Кая гына барырмын икән сон мин аны киеп' (Елый ) Хафиз. Йә инде. Маһирә' Казанга киленен янына киеп барырсын Мифтахетдин Юкка кайгырма! Елама, килен! Теләгән жиренә киярссн Улым! Син гомерен буе машина алырга хыяллангансын Менә, улым, бу сина чек Теләсән. машинан да була, өи дә сала аласын. Житә' Хафиз Әти! Син нәрсә' Мин сезнен акчагызга калганмы’’ Мифтахетдин Улым! (Кочаклый ) Жан кисәгем! Әгәр дәхелемнән килсә, мин сезне алтынга күмәр идем Мин сезнен алда түләп бетерә алмаслык бурычлы' Хафиз Ялгышасын, әти' Минем бәхет— сине исән-сау күрү Шуна күрә акча биреп рәнжетмә мине Рәнжетмә Мифтахетдин Бернинди «рән жүрәнжетү» дигән сүзләр булырга тиеш түгел. Мина Ходай акчага сатып алып булмаслык яхшылык эшләде Маһирә Рәхмәт, әткәй' (Чекны ала ) Нишләп Диләрә апаларны да алып кайтмадыгыз сон9 Мифтахетдин Диләрә апана озын юллар килешми шул Кан басымы Быел тагын да начарланып китте Маһирә Алайса, терелгәч кайтсын Хафиз.барәле. холодильннктан шешәләрне алып кил. утырма әле авызынны ачып Әтине сыйла! Әйдә әле. әти. утыр, аша' Менә катык, өчпочмак, гөбәдия' Мифтахетдин Шешәләре кирәкми Андый әйберләр белән дус түгел Менә катык, өчпочмак, гөбәдия ярап куяр Хафиз Әти. бәлкем әз генә Мифтахе тдин Син мина карама (Кызы керә ) Фәрдия Кая. бабай?! Күрсәтегс i әле мина бабакаемны' Мифтахетдин Фә-гый лө-ә-ә' Фәрдия Юк.бабам МннФәгыилә түгел, мин Фәрдия' Мифтахетдин Фәрдия, кызым Синкойган ла куйган Фәгыйләм инде' Фәрдия Бабай, исән-сау кайтуын белән сине' Әтием, бәгърем, син дә исән сау кайтгынмы' ' (Үбә. кочаклый ) Бабай, нишләп шулкадәр озак кайтмыйча тордың Синен монда минем кебек матур онънын барын белмәдеңмени9 Бабам! Мифтахетдин. Юк шул, белмәдем, кызым! Син бит коеп куйган әбиен икәнсен, ләбаса. Тукта әле, менә минем сина бүләгем бар. Мин аны әбиенә диеп ясаган идем... (Беләзекне бирә.) Фәрдия. Беләзек. Нинди матур!! Рәхмәт, бабаем! Әбием йокларга яткан саен синен турыда сөйли торган иде. Ул шундый чибәр, озын буйлы, кара бөдрә чәчле, кара мыеклы, чем кара күзле, дия иде. Син бөтенләй үзгәргәнсең, бабай! Чәчләрең агарган. Ап-ак икән... Мифтахетдин. Шулай шул, кызым! Әбиен соңгы тапкыр мине күргәндә шулай идем. Фәрдия . Әби сине шуның хәтле ярата иде Синең бер әйбереңә дә кагылдырмады Барысын да сандыгыннан чыгарып сыйпап утырыр иде дә, янадан таслап алып куяр иде. Үзенең күзләреннән яшьләр тамар иле. Әбием минем! Мифтахетдин. Шулаймы, кызым! Фәрдия Әйе, бабай! Ана ияреп мин дә жылый идем, менә хәзер дә күңелем тулды Әбиемне сагындым! Ул бит мине мәктәпкә киткәндә берәр конфет биреп озата, кайтканда җимешләр салган чәйләр пешереп каршы ала иде. Сине сагынып җырлар җырлый иде «Сынды беләзеккәем, өзелде үзәккәем... Сине көттем гомерем буе. кайтмадың, бәгырькәем...» Мифтахетдин. Бәләкәчем минем! Фәрдия Әбием, җанкисәгем! (Елап чыгып чаба.) Мифтахетдин. Кызым! (Зиннур керә.) Зиннур. Вакытсыз кергәнгә үпкәләмәгез! Йөрәгем түзмәде. (Жырлый.) Без авылны чыккан чакта, күтәрелде томаннар... Исән булсак, бер кайтырбыз Сау булыгыз, туганнар! Ишетәсеңме, син уйнаган көй? Мифтахетдин Ишетәм Мин уйнаган, син җырлаган көй Хафиз. Нигә мин ишетмим соң? Маһирә. Миндә! Мифтахетдин. Зиннур дустым! Зиннур, син бит бу?! Зиннур. Шул үзе инде. Мифтахетдин, җан кисәгем! Ялгышмадың! Мифтахетдин. Зиннур! (Кочаклашалар ) Бер дә үзгәрмәгәнсең бит, Зиннур кордаш! Зиннур. Кая инде үзгәрмәгән9 Ике күз белән сине көттек. Ышанып та җитеп булмый. Маһирә килен дә юлдан күзен алмады. Саулыклар ничек соң, Аллага шөкерме? Мифтахетдин Ярыйсы, Зиннур, ярыйсы. Үзендә ни хәлләр? Зиннур. Үзем ярыйсы, кызлар озатырлык әле. Тик карчык кына картаеп китте. Кызлар янына чыгармый. (Көлешәләр.) Мифтахетдин. Тукта, тукта, син бит Сәрвәргә өйләнгән идеи бугай. Зиннур. Шул үзе инде. Атасы «Чәүкә» диеп тормадым, өйләндем кызына! Әйбәт карт иде үзе дә. туксанга җитеп дөнья куйды. Без карчык белән. Аллага шөкер, исән-саулар әлегә. Әйдәгез, безгә керәбез Сәрвәр көтеп калды, чәйләре суынмасын. Тагын әллә нәрсәләр маташтыра шунда. Кулына кош тотканмыни?! Маһирә. Тукта әле, тукта, үзебездә дә утырмаган. Мифтахетдин Бар алып кер әле үзен, Зиннур! Зиннур Керер әле. табын әзерлисе бар. Мифтахетдин Алып керергә кирәк иде! Зиннур минем сина күчтәнәчем бар иде (Түбәтәй белән намазлык суза.) Зиннур Рәхмәт, дустым! Мина синнән башка берни дә кирәкми! Мифтахетдин.Ә бусы—Сәрвәргә! (Шәл бирә.) Зиннур Үзең бирерсең. Әле ишек бусагасын таптап бетерер Рәхмәт, Мифтахетдин! Онытмаганын өчен рәхмәт! Мифтахетдин. Онытылмый икән ул! Картайган саен күбрәк искә төшә... Зиннур. Рәхмәт сиңа, дустым' Дустым гына түгел, туганым! Мин бит сугыш беткәнче лагерьда булдым Аяк төзәлгәч нимесләргә дуңгыз карадым, балта остасы, умартачы идем Өйгә кайтсам, син нимесләргә сатылгансың диеп, тагын 10 елга төрмәгә Менә шулай итеп үтеп китте инде гомерләр дә. Тик синең гаиләң, үз туганнарым кебек якын миңа. Хәлдән килгәнчә булыштым Инде менә малаен белән үзара йөрешеп, якын итеп яшәп ятабыз, үзебезчә. Мифтахетдин Рәхмәт сина. Зиннур кардәш, бик зур рәхмәт Зиннур. Күпме гомер үтеп киткән! Ә барысы да кичә генә булган кебек Кулыңны сузсаң тотарлык кебек Тик барысы да кире кайтып булмаслык үткән гомер Маһирә Сезнеке түгел, безнеке лә үтеп бара инде. Зиннур абый. Зиннур Сезгә картаерга иртәрәк але. балалар! (Күз яшен сорта) Хафиз Әти. әйдә, кунагынны өстәл янына чакыр. Әйдә, утыр әле. Зиннур абый Мифтахетдин. Утыр. әйдә, дустым! Тальянынны гына алып кермәгәнсен. Зиннур Алдым! Килен, ишек төбендә калдырган идем, алып бир әле шуны Маһирә Хәзер. Зиннур абый (Бирә) Менә Мифтахетдин Онытмадыңмы уйнауны? Зиннур Юк Тик барыбер сина житкереп булмады Мифтахетдин Мин бөтенләй онытып бетердем. Әйдә, уйна әле Зиннур Кайсысын9 Мифтахетдин Әгәр мөмкин булса. безнен яшь чактагысын Әнә теге—ярышып уйный идек ич әле! Зиннур Яхшы! М ифтахетди н Уйна, дустым! Хафиз. Уйна әле. Зиннур абый! Олы юлнын тузанында Калды минем эзләрем: Кайда икән яшьлегем, дип. Шул юллардан эзләдем Олы юлнын тузанында Югалпым эзләремне Их. кайтарып алыр илем Узган гомерләремне Сәхнә янәдән караңгы-яктылы булып ала—Мифтахетдин саташа. Мифтахетдин Фәгыйлә’! Мин кайттым бит'.. Соңлап булса да. кайттым'!1 Фәгыйлә. Күрәм. Мифтахетдин Мин сине гомерем буе көттем! Мифтахетдин Мин рәхмәтле сиңа Гомер буе тугры булганын өчен Фәгыйлә Башка кешегә алыштыра алмадым сине Мифтахетдин. Илле ел буе мин юлда идем. Фәгыйлә' Фәгыйлә Көттем. Мифтахетдин Урамда берәр гармун тавышы ишетелсә дә. йөгереп чыга идем Мифтахетдин Илле ел буена шулай көттеңме? Фәгыйлә Илле ел буена Син. Мифтахетдин, бик матур жырлый идең Синең моңлы тавышыңны сагындым Мифтахетдин Юк. Фәгыйлә! Ул тавышлар юк инде Күңел ыңгырашуы белән жан әрнүе генә калды Фәгыйлә Булсын, булсын. Мифтахетдин! Синен тавышыңны 8. .к. у. мв ишетәсем килә Мифтахетдин (Күкрәк тавышы белән әрнеп җырлый ) Матур була, ямьле була Яз көннәрен, жэйләрен Исән булсам, бер кайтырмын Язлар кебек әйләнеп' Кушымта: Хуш. авылым, сау бул. Сәламнәр көт. Тан жилләре искәндә Мин жырлармын сине сагынып. Өзелеп искә төшкәндә Фәгыйлә Күңелен тулы сагыш икән синең. Мифтахетдин Син аргансың, бәгырем! Сина ял кирәк Яле. өстендәге күлмәгеңне сал әле. чистасын ки Мин аны. илле ел элек юган булсам да. тузан бөртеге дә кундырмыйча сакладым Мә. ки! Мифтахетдин Рәхмәт.Фәгыйлә' Фәгыйлә Табынга утыр әле. Аша әле бу өчпочмакларны Син бит мин пешергән ризыкларны ярата идең Илле ел элек пешерсәм дә—суынмадылар Алар ламином йөрәк жылысы Мифтахетдин Рәхмәт. Фәгыйлә! Гомерем «нишләп теге беләзекне сындырдым икән» дип үкенеп үтте Гафу ит мине' Фәгыйлә Сынган беләзек ул— безнен авыр язмышыбызның чагылышы гына Мин ул сынган тормышыбызның ядкарен гомерем буе сакладым Чөнки ул синең төсен иде!. Мифтахетдин Рәхмәт. Фәгыйлә!.. Фәгыйлә Сине күрдем Китәм' Мифтахетдин Китмә әле. Фәгыйлә' Фәгыйлә Мин киткән инде. Мифтахетдин Аннан кайтып булмый Мифтахетдин Тукта. Фәгыйлә" Мин бит сина тагын да матуррак беләзек ясаган идем Менә ул! Фәгыйлә Нинди матур беләзек' Мифтахетдин Әллә тагын беләзеген кысамы, жан кисәгем9 Фәгыйлә Юк. юк' Монысын бирмим... Мифтахетдин Тукта, мине калдырма' Мин дә синен белән барам Минем сине тагын югалтасым килми Ат мине дә үзен белән. Хафиз Әткәй' Фәрдия тавышы Бабам минем* Пәрдә I *>% ел Клшн