Логотип Казан Утлары
Публицистика

НАРАСЫЙ ХӘКИМ

Җәмгыятьне гел бимазалап, мәшәкать тудырып. Кеше дигәннең кешелеклелеген кытыклап тора Ходайнын талантлы дигән бәндәләре. Холыкфигыльләре. эш-гамәлләре. уй-максатлары белән һич кенә дә гомумкы- саларга сыймый үзләре. Яшәү рәвешенә үзгә карашлары; төсләр лә алар өчен жидесигез генә түгел, мен дә бер балкышта, авазлар да алар өчен мен дә фәлән аһәңдә Шул ук бер Кояш, шул ук тулган Ай астында яшибез ләбаса' Ә Дөньяны таныпбелеп аңлаулары бүтәннәрне- кеннән бөтенләй үзгә! Күз күреме бүтән, күнел тоемы бүтән Аралашааралаша яшәгәч, күрә- күрә. ишетә-ишетә ижатларынын кайбер серләренә төшенгәч, гажәеп бер гүзәл Дөньялары ачыла да куя! Бу Дөнья—гажәпләндерә дә. сокландыра да. сискәндерә дә.. Шуна күрә Ходай тарафыннан талант мөһере сугылган җиткән икән!) бер-ике кәлимә сүз әйтергә теләп кулыма каләм алгач килгән өзек-өзек уйлар бу Күрәсен. юкка шәхесләр белән санлашырга туры килә Хаким түрәгә дә. ran-гади хезмәт иясе юксылга да. таш бәгырьле тәкәббер бәндәгә дә. нарасый күңелле изге жанга да Әйе. санлашырга туры килә! Рәссам Әхсән Фәтхетдинов турында (анын алтмыш еллык юбилее килеп түгелдер. Әхсән дә бит югары кималдәгс талант иясе Ул да бит бүгенге дәрәҗәле мөнбәренә авыр һәм газаплы юл үтеп, танылу-танылмау баскычлары аша күтәрелгән шәхес Искә төшерик әле моннан 15-20 еллар элек кенә аны югары даирәләрдә зур сәнгать вәкиле итеп санамыйлар иде. һәрхәлдә рәсми яктан шулай булды Аның СССР Рәссамнар Берлегенә фәкать 1983 елда. 44 яшендә генә кабул ителүе шуны раслый Сәнгать белгече С М Червоннаянын (ул татар рәсем сәнгатен пропагандалауда күп хезмәт куйган галимә) шул елларда чыккан .Художники Советской Татарии» дигән библиографик белешмә китабын актарып карагыз Анда сез Ә. Фәтхетдинов исемен ин ахыргы биттә, кечкенә генә белешмә рәвешендә күрерсез Ә Әхсәннән күпкә, шактый күпкә яшь рәссам егетләр—Ш Шәйдуллин, В Аршинов. 3 Гимаев һәм тагын бүтәннәр берничә бит урын алып, портрет-сурәтләре белән бик иркен утыралар бу китапта Бу мисалны алар лаек түгел дип китерүем түгел, алар да сәләтле рәссамнар, чагыштыру очен генә искә алуым. Ә бүген9 Ә бүген исә. торгынлык чорындагы замандаш байтак апофеоз шәхесләр арткы планда тоныкланып калганда. Әхсән Фәтхетдинов иҗаты. аның шәхесе мәйданыбыз уртасына чыкты Бүгенге татар милли сәнгатен анын иҗатыннан башка күз алдына китерү кыен Күпләрмен— сәнгать белгечләренең дә. гади халык вәкилләренең дә—фикере уртак Әхсән Фәтхетдинов—уникаль сәнгать әсәрләре тудырган олуг рәссам Бу коры комплиментарь сүз түгел, әйтелгәнне расларлык дәлилләр күп Ул —Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклссе (1984) Ул-Республикабызнын иң абруйлы—Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1993) Ул-әлегә республикабызда даими эшләп килүче бердәнбер шәхси галерея иясе (1997 елны ачылды) Гомумән. Түбән Кама шәһәре, анын интеллектуаль дөньясы турында сүз чыкса, ирексезлән 10. .К V . м в шәхесләр белән санлашырга туры килә Хаким түрәгә дә. ran-гади хезмәт иясе юксылга да. таш бәгырьле тәкәббер бәндәгә дә. нарасый күңелле изге жанга да Әйе. санлашырга туры килә! Рәссам Әхсән Фәтхетдинов турында (анын алтмыш еллык юбилее килеп Рәссам Әхсән temxemriiiHoe Әхсән Фәтхстдинов бу каланын рухи символы булып күз атдына килә. Әйе. Кеше белән, талант иясе Кеше-Шәхес белән санлашырга туры килә. Соңарып булса да. Дөнья бу! Кайсы яктан, кайсы туфрактан сон ул? Иҗат юлы ничек? Хезмәтләре нидән гыйбарәт? Башкалардан нәрсә белән аерылып тора да, милли сәнгать үсешенә нинди өлеш керткән? Болар—табигыи сораулар. Хәл кадәри шуларга җавап эзләп карыйк, мәгълүматлар укучыларыбызны да кызыксындыра дип ышаныйк. Татарстанда туып-үскән егет ул. Тумышы—Чирмешән (ул вакытта Первомайский дип йөртелгән) районының Урманасты Үтәмеш авылыннан (милли жанлы икенче бер рәссам Канәфи Нәфыйков та шул төбәктән). Ишле гаиләдә үскән Әхсәннең малай, үсмер чаклары ничек үткәндер, анысын белмим, әмма Табигатьнең бөек сереннән кече яшьтә үк әсәрләнеп йөрүе турында үзе сөйләгәннәре истә. Табигатьнең нәни бер өлешен генә булса да.—үлән-тирәкме ул, кошмы, болыт-төтенме—үзе ясап тудырырга ният итмә кели бит бу малай! Кул астына эләккән кәгазь кисәгенә ниндидер сызыклар сыза, сурәтләр төшерә, таякларны юна-юна сырлар уя. шакмак, такта кисәкләрен бергә укмаштырып нидер төзи... һөнәри белемне Әхсән Фәтхетди- нов—Түбән Тагил педогогия институтының сәнгатьграфика факультетында ала. Институтны тәмамлагач, берничә ел Әхсән Урал якларында эшли. Укыту белән дә шөгыльләнеп ала. иҗатка да ыргымнар ясап карый. Әмма... Әмма нидер җитми бит күңелгә! Торган җир үз түгел, мохит, барыбер, чит. ят... Ара- тирә артистлар килеп, татар моңнарын ишеттергәндә. Казаннан алдырган татар китапларын, газет-журналларын укыганда. күнелдә аңлатып бетермәслек сагыш, хатирәләр зилзиләсе, җирсү... Ниһаять. 1969 елда Әхсән тәвәккәлләп, хатыны Таисия белән. Татарстанга кайта. Ул вакытта үзенең колачы, үсеш темпы белән бөтенсоюзга яңгыраган, яшьләр каласы дип дан алган Түбән Камага килеп төпләнә бу яшь гаилә. Әйе. төпләнә. Тамырларын тирән җибәргән, ябалдашларын колачлы итеп мәгърур җәйгән имән шикелле, биек һәм бөек булырга кайтып төпләнә Әхсән. Түбән Камада 30 ел гомер. Иҗатчы өчен тулы бер дәвер. Үксегән чаклары да. иҗат һәм яшәү шатлыгыннан күк катларына менәрлек үсенгән чаклары да булгандыр, һәрхәлдә, бүгенге милли сынлы сәнгатебезнең асыл бер өлешен тәшкил иткән әсәрләрне шушы шәһәрдә иҗат итте Әхсән. Сәнгать белгечләре Әхсән Фәтхетлинов әсәрләрен гадәттә берничә төркемгә бүлеп карыйлар Агачка уеп ясалган декоратив бизәкләр (балалар бакчалары, аэропорт, кунакханә диварларындагы бизәкләр) Нәкыш сәнгате («Тукай шигырьләре». «Түбән Кама җирендә». Хәсән Туфан. Бакый Урманче. Равил Фәйзуллин. Мөдәррис Әгъләмов портретлары) Агачтан ясалган декоратив скульптура сыннар («Сак-Сок», «Таһир белән Зөһрә». «Ияләр». «Кабер таш пары». «Шүрәле». «Интеккәннәр» цикллары Монументаль язу үрнәкләре (Түбән Камадагы төрле корылмалар (муз. училищесы, хастаханә, техникум һ. б.) диварларындагы бизәкләр. Сәнгать фәненнән караганда мондый бүленеш дөрестер, һәм кирәктер дә. Ә бит көндәлек тормышта, үзара гадәти сөйләгәндә болан классификацияләп тормыйсың. Иҗатчының хәтерендә калган берничә төп эшен исенә төшерәсең •Аккош күле иясе» шагыйрь Мвдаррис Әгъламов 147 дә. ул эшләрнен материалына, сәнгати «чыраена» карап Останын төп асыл сыйфатын үзенчә шәрехлисен Ә. Фәтхетдинов-агаччы. Агач жанлы Оста «Агач жанлы» дигәнне гадәти сөйләмдәгечә бер яклы анламыйк. «бала жанлы» дип әйтәбез бит әле Бу очракта әнә шул мәгънәдәрәк аңлашылсын Авторнын күп санлы гүзәл сыннарына карап, аларга Әхсән үз жанын биргән, ә агачларнын жаны Әхсәнгә күчкән дип әйтә алмыйбызмыни («Каберенә агач үссә, ул—анын җаны булыр . )? Нәкыш портретларының рамнарына гына игътибар итегез, алтын Йөгертелгән академик багетлар түгел, һәрберсе агачтан, берсе-берсен кабатламас, әсәрнсн органик өлеше булып, эчтәлекне тирәнәйтүче детальләр алар Дөнья сәнгатендә Әхсәнгә кадәр гомер кичеп үткән аналоглар ла бар барын Эрзья (Нефедов С Д.) С. Коненков. Б Урманче Урманасты Үтәмеш егетендә генә түгел, уйлап баксан. Табигать кочагында үскән безнен һәрберебездә күпмедер •агачлык» бар бит. Агач бишектән башлап ләхет уемындагы такталарга кадәр Балачакта авыл өендәге сәкедә чалкан килеш түшәмдәге ботак киселешендәге сурәтләрне карап ятмадыкмени? Ниндие генә, нәрсәгә генә охшаганнары булмый иде аларнын! Үзенә күрә бер галсрия. Түшәм галериясы Кыскасы. Әхсәнне Агач кеше итте. Оста итеп дөньяга танытты Икесенә дә рәхмәт' Шагыйрь Зөлфәт Әхсәнгә багышланган шигырендә тикмәгә генә бодай дип язмагандыр Остаханәнлә мин, Әхсән Өнсез булдым Кешене син бакый иткән бит Син—жан табигате генә түгел. Табигатьнең жаны икән бит! Ә. Фәтхстдинов сәнгате киң даирәгә 80 еллар башында таныла башлады Казанда үткән беренче күргәзмәсе (1978) әле дә хәтердә. Рәссамнар өчен күргәзмә дигәннәре зур нәрсә. Биючегә мәйдан-сәхнә кирәк булган шикелле, рәссамга үз эшләрен кеше күзенә күрсәтү лазем Яшьләр Үзәгендә (хәзерге «Ак барс» банкы бинасы) оештырылган иде ул күргәзмә Күбрәк нәкыш әсәрләре—портретлар, пейзажлар, график эшләр, шулай ук, бүгенге зур мираснын башлангычы—агач сыннар да бар иде анда. Казандылар яратып калды Әхсәнне Дуслары күбәйде Язучылар, журналистлар үз итте. Арада, әлбәттә, сәнгатькярләр дә байтак иде Фотохудожник—Риф Якупов, композитор Шамил Шарифуллин, бөек Бакый Урманче Перефериядәи килгән рәссамга рәсми «классик-лар тарафыннан өстәнрәк, бераз түбәнсетеп тә караучылар булмады түгел Әмма татар милли сәнгатенең (агач жаны аша) бу тәре үсешен ныклап башлап җибәрүче нәкъ Әхсән булачагына ышанучылар күбрәк иле Дөрес, сынлы сәнгатьмен теге яки бу жанрында техник яктан заманча иҗат итүче сәләтле рәссамнар байтак Атар, йә С. Петербург, йә Мәскәү мәктәбен үтеп, бер төрле тәрбия, бер төрле идеологик юнәлеш алып үскән рәссамнар Атар кайда да Псковта да. Уфада да. Магаданда да рәхәтләнеп яши. үзләре үткән мәктәп курсы рухында ижат итә алалар (мисалы ерак гүгсл. Бондюг егете Әмир Мәжитов әллә ничә еллар буе Ярославль рәссамнар берлеген җитәкләде, хәтта Казанга кайтып та шул дәрәҗәле хезмәттә булды •Чайка». «Барабанщик», «Сигнал» кебек бөтенсоюзга кин таралган әсәрләр авторы булса да. мин аны чын мәгънәсендә милли рәссамыбыз дип таный алмыйм) Бәлки, осталыкның теге яки бу хикмәтендә. Әхсән кемнәрдәндер калышададыр Нишлисең, ходай кемгә буй. кемгә уй биргән ди Миллилеге белән, беркемне дә кабатламый торган үзенчәлеге, алынган теманы философларча хәл итүе белән, ахыр чиктә. Әхсән дигән шәхес булуы белән алдыра ул! һәм ничек кенә әле' 1993 елда Әхсән Фәтхетдинов Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды Рәссамнар берлегенә әгъза булып керүенә нәкъ 10 ел үткәч. Шул елның яз башында Казан милли мәдәният үзәгендә гаять бай күргәзмәсе оештырылган иде анын Вот күргәзмә дисәң дә күргәзмә иде ут' Бусы инде—без теләгән (күпләр теләгән!) Әхсән иде Жанрлар төрлелеге ягыннан дисенме, осталык, камиллек ягыннанмы, җаныбызда сыкрап яткан рухи катламнарны ачып күрсәтү ягыннан дисенме Бу күргәзмәдә ижатынын үзәген билгели торган гөп иикл-төркем эшләре куелган иде. • Шүрәлс»ләр Алар—үзе бер дөнья Чиста, пакь дөнья Шүрәлеләрнен берсе, бәлки, автор үзедер әле! Ул да, безнен кылган гамәлләргә карап-карап тора да, хилафлыкларыбыз өчен бетереп үк ташламый, сынал-сынап карый да. аптырагач, шаяра, кытыклый, көлә.. Ә «Интеккәннәр» циклы? Нинди генә йөз- чырайлар юк ул сыннарда! Алар—безнен үткән тормыш, безнең бүгенгебез. Әле яна гына. 26 апрель—Шигырь бәйрәме көнендә. Камал театрында Түбән Камаларның тантаналы концерт кичәсендә, сәхнәдән торып Әхсән болай диде: «Минем ул сыннарның чытык, ямьсез йөзләренә карап гаҗәпләнмәгез, тормышларыбыз рәтләнеп китеп, хәлләребез яхшыргач, аларнын да йөзләре үзгәрер, аларга да нур кунар...» Уйландыргыч сүзләр. «Ияләр» циклы, мөгаен. Әхсән Фәтхетдиновнен төп гомер хезмәтедер. Нинди генә ияләрнең иясе булмады ул! Жир иясе, күк иясе, урман иясе, зират иясе, чишмә иясе, юл иясе, су иясе, йорт иясе, абзар иясе, капка иясе Алар әллә ничә дистәгә җыйнала «Ияләр» хакында матбугатта күп язылды Абруйлы язучылар да. үз эшләрен камил белгән сәнгать белгечләре дә. Р Шаһиева. Г. Сөләйманова, И. Саттаров, Р. Хисмәтуллин, Э. Гаделов. Д. Вәлиева... Рәссамның «Ияләр»ен төрлечә бәяләделәр, аларнын тууын төрлечә фаразладылар. Ислам дине кабул ителгәнгә кадәрле чорны, мәҗүсилек дәверен чыганак итеп күрсәтүчеләр булды Берәүләр аның бу әсәрләрен «коммунизм төзү чорындагы» ялган рәсми сәнгатькә протест билгесе итеп тә карадылар. Еретик рәссам дип мохер сугучылар да булды. Ни генә булса да, хаклы шауладылар, хаклы бәхәсләштеләр, хаклы бәяләделәр. Хаклы рәвештә Тукай премиясен бирделәр. «Иясез шатлык» булу бер нәрсә, ә һәр нәрсәнең, табигатьтәге һәр җанлының үз иясе булуы кирәк бу дөньяда! Ияле булсаң, кадерен була. Кадерсез булу яман ул... «Кабер ташлары» циклыннан бер фрагли Бу урында Әхсән Фәтхетдинов белән минем шәхси иҗади мөнәсәбәтләр турында да берничә сүз әйтү кирәк булыр Әхсән иҗатының бер зур өлешен «Кабер ташлары» дигән цикл алып тора. «Татар иле» газетасында (№ 6. март, 1993 ел) мондый юллар язылган иде: «Ә. Фәтхетдинов иҗаты сонгы елларда чын-чынлап чәчәк ату чорын кичерде Равил Фәйзуллин шигырьләренә нигезләнеп иҗат ителгән «Кабер ташлары» рельфлы скульптуралар төркеме татар халкының кире кайтмас югалтулары һәм газаплары өчен тирән борчылу хисләре белән сугарылган. Бу—татар зиратының символик образы, анда халкыбызның тормышка ашмаган хыяллары» күмелгән Кешеләрнең рухи байлыгын, вөҗданын һәм хәтерен саклап калу өчен безгә әле бик күп эшләр эшләп өлгерергә кирәк һәм шигырьләр—шагыйрь ижат иткән эпитафия, бирелә бигрәк тә дулкынландыргыч янгырыйлар .» А Шакиров) Сүз—берничә юллык кыска шигырьләремне Әхсән кулы белән агачка уеп язылган әсәрләр турында. 50 гә якын шигырь чокылган куна-такталар алар Дөрес, мин беркайчан да кайчандыр кабер гашларына (бу очракта агачка) уерлар дип ижат итмәдем Кыска шигырьләр-минем стихиям, бәлкем, асылымдадыр әле. Әмма олуг Оеганын һәрбер сүземне, һәрбер хәрефемне ырмау пычак белән агач бәгыренә уеп утыруын күз алдына китерик әле' Ничә көннәр, ничә айлар Шагыйрь өчен, әйтәсе дә юк. зур бәхет инде бу. Шунсы да мәгълүм бу әсәрләр куелган күргәзмә кешеләргә нык тәэсир итә икән Сүзләре дә. эшләнеше дә, агач булуы да... Гомумән дә уйландыра—зираттагы кабер ташлары нинди булырга тиеш? һәрхәлдә сурәт яки һәйкәли сыннар рәвешендә түгелдер. Сурәт белән таш кую безнен мөселман традициясе -ител. Борынгы ташларда сурәт юк бит Фотокүчермәдән кеше сурәтен ташка иңдерү сонгы чор, сәвит чоры галәмәтләре, ул гына да түгел, мәжүси-христиан традицияләре. Уйлансаң уйланырлык. Чыңгыз ханнын кабере нәмәгълүм (инде гасырлар буе эзлиләр), Л Толстойның каберендә сурәт-мазар юк. Истанбулдагы Г Исхакый каберендә дә фәкать язулар гына Борынгы төрки ядкарь— Күлтәгин ташларында да уйма язмаларны гына күрәбез Сабый хәким—Әхсән Фәтхетдин төрлесен уйлап, киләчәккә карап уйгандыр ул сүзләрне Әхсән белән даими аралашып яшәгәнгә егерме биш еллап Байтак гомер Хәзер күрше белән күрше, туган белән туган юньләп аралашып яшәмәгән заманда Әхсән мина хатлар яза (Тапшырылмаган хатлар түгел, тапшырылган хатлар') Ә ул хатлар хатлар гынамы сон әле!— кайберләре бер амбар кенәгәсе чаклы— машинкада 70-80 биткә җиткәннәре бар. Алар миндә 40 тан аргык. Менә боларны укысан, Әхсәннең җанында ниләр уйнаганын беләсез инде' Ул әле рәссам 1ына түгел, шагыйрь дә, әдип тә, философ та Ходай боерган булса, ул хатлар (бераз өлеше генә булса да!) матбугатта бер күренер әле Сүз дә юк: Әхсән кебек намусны компас итеп алган шәхесләргә бу тормышта, безнең мөхиттә яшәү жинсл түгел Алар бәргәләнә, өзгәләнә Ниндидер язылмаган кануннар бардыр инде кемнәргәдер авыр булганда, кемнәргәдер жинел була. . Әмма, барыбер, бүген өзгәләнгәннәргә иртәгә жинеллек киләчәк Әхсән үткән юлга, тормышына, ижатына карап шулай уйлыйм Дөньяда үзеннән яхшырак кешеләр барын тою яшәтә безне, турайта, өметләндерә, шактый ук унган күзләребезне киләчәккә төбәтә. Журналыбыз тышлыгында сез Әхсән Фәтхетдиновнсн «Сугыш еллары атлары» дигән сынынын фоторепродукциясен күрәсез Редакциягә җибәргән хатында анын мондый сүзләре бар «Сонгы зур күләмле «Ай шәүләсе астында» дигән эшемдә Ияләрне бергә җыйдым Җир өстенә аларны. күккә сибелгән йолдызлар кебек чәчтем, сиптем Алар арасында байлар-ярлылар да. патша- коллар да юк. алар—тигезләр Бу картина—үзем тудырган, үземә якын булган бер дөнья» Синен дөньян безнен өчен дә бик зур Дөнья Әхсән туган! Озак, бәхетле яшәп, игелекле ижатын белән сөендереп тор гел Май. 1999 с.1