МӨБАРӘК ТӘСБИХНЫҢ БЕР БУЫНЫ
Әдәбият галиме ул популяр зат түгел. Эстрада алкышлары күбрәк шагыйрьләргә һәм мәзәк остасы булган кече жанр әһленә насыйп. Галим исә, үз һөнәренә тулысыңча тугры икән, узгынчы шөһрәткә бөтенләй битараф була. Шау-шулар дөньясына чумып, фән эшләп булмый. Әмма иждт әһле, сәнгатькярләр дөньясы һәрвакыт гыйлем иясен үзенең эстрада мәнфәгатьләренә тартырга тырышкан. Шулар даирәсенең мәгълүм бер төркемен данлауга күчкән гыйлем иясен фани дөньяның алдагыч бизәкләренә төргән, эстрада лаврларыннан аларга да өлеш чыгарган. Гомерләрен фәнни иҗатка багышлап, безнең күз алдында бакый дөньяга кичкән гали затларның берсе дә андый алкышларны күрмәде һәм моны трагедия дип тә санамады Вафатларыннан сон да зур үкенүләр, вөждан газабыннан тирән уфтанулар сизелми. Чөнки аларнын хезмәт мирасы гаять бөек, кылган эшләренең мәгънәви тамырлары тирән Шунлыктан аларны инләү һәм төшенү өчен Вакыт кирәк. Ә шул ук Вакыт мирас һәм эшчәнлекнен. бай һәм катлаулы шәхесләрнең бик күп кыйммәтле төсмерләрен юып та узачак. Шунлыктан аларны теркәп, тарихта беркетеп калдыру— кичектергесез намус бурычы хисапланырга тиеш Менә ул, бу галәмнән кичеп, Ясәвиләр, Кол Галиләр, Мәржаниләр, Җәмал Вәлидиләр, Гали Рәхимнәр сафына барып кушылган затлар: Мөхәммәт Гайнуллин. Хатип Госман, Гали Халит. Ибраһим Нуруллин һәм Нил Юзиев. Аларнын берсе дә академик түгел. Дөрес. Нил ага мөхбир әгъза иде. Аның вафаты. Ибраһим Нуруллинныкы кебек үк. жан әрнеткеч үкенечле булды. Алар бик иртә киттеләр. Әмма бу бишәү гәүдәләндергән әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть тарихта беркайчан кабатланмас олуг дәвер булып кала. Минем әле язарга алынган могътәбәр каһарманым—ул Хатип ага Госман. Былтыр ана туксан яшь тулды. Матбугат бу вакыйганы билгеләп тә үтте. Аерым алганда, күләмле бер язмада мәрхүмнең батыр рухы, педагогик эшчәнлеге яктыртылды. Хәлбуки Хатип ага күпкырлы, киң колачлы талант иде. Холкы белән гаять катлаулы, Шекспир характерлары сыман көчле һәм кискен гайрәткә ия, әдәби осталыкка һәм гыйльми намуска, гражданлык кыюлыгына һәм фидакярлеккә карата максималистларча таләпчән галим булды. Аның көйдергеч тәнкыйтен һәм нәфрәтен татып калган кешеләр аны гомергә кичермәделәр. Аның эстетлыгына, эрудиция һәм теоретик зирәклегенә гашыйк кешеләр аны остаз итеп, изге зат күреп тәкъдирлиләр. Шуларның берсе, әлбәттә, мин. Хатип ага. дәрәҗәләре югары булса да, конъюнктурадан өстен торып, милләткә, республикага киң колачлы фидакяр хезмәтне үзенең иман эше иткән шәкертләрен, дусларын дөньясын онытып ярата, хөрмәтли, данлый иде Андый бәхетне өзлексез татыган кешеләр ул чактагы вице-премьер Мансур Хәсәнов. мәгариф министры вә академик Мирза Мәхмүтов һәм Хатип ага тарафыннан «фәннең рыцаре» дип аталган профессор Рәфыйк Нәфигов булды. Ул заман яшь галим хисапланган Фатыйх Урманчиев белән Миркасыйм Госмановка Хатип ага зур өметләр баглады. Ә Галимнең истәлегенә тел-теш тидерүдән ерак торган кин гаммә бар. уланын меңләгән студентлары Мин университетка килгәндә, инде монарчы да язганымча. Хәсән Туфан. Галимхан Ибраһимов. Галимхан Мөхәммәтшин. Мансур Крыимовлар хакында беркадәр хәбәрдар идем. Алар турында укытучым—Такташ шәкерте, шагыйрь, көйче, гармунчы һәм рәссам Абдулла ага Абязов сөйләгән иде. Уналты яшьтән Байрон белән «авырган». Такташка гашыйк. Маяковскии һәм Назыйм Хикмәт рухында шигырьләр язган. Гаяз Исхакый һәм Әхмәтзәки Вәлиди хезмәтләреннән беркадәр мәгълүматлы. Мәрхани һәм Риза Фәхретдиневне ихтирам итүче. Илья Эренбург белән хатлар алышкан, кайбер шагыйрьләр белән якыннан таныш, шигырьләрем һәм мәкаләләрем матбугатта чыккан бер егет идем Өйдәге «Шура- журналы төпләмнәрен әтиебез гомер буе гаиләдә кычкырып укыды Бата һәм яшүсмер колагына аз булса да эленеп калгандыр. Әмма Хатип аганын беренче лекциясен тыңлагач, үземне гаять фәкыйрь һәм кечкенә итеп сиздем Донья мәдәнияте ничаклы серләрне үзенә җыйган, дип хәйран калдым. Шул ук халәтне барлык сабакташларым да кичерә иде. Хатип ага үзенең язма хезмәтләрендә кин карашлы теоретик буларак даһилыкка якын ачышлар һәм гомумиләштерүләр ясаса да. ул башлыча үзснен лекцияләрендә тиңдәшсез галим һәм сәнгатькяр булды. Анын шигърият хакындагы лекцияләре шигъриятнең үзеннән дә гүзәлрәк иде. Әдәбият фәненең кайсы гына төшенчәсен ачуга алынса да. ул дөнья поэзиясеннән Вергилии яки Данте. Шекспир яки here. Шиллер яки һәине. Пушкин яки Фет иҗатлары аша узган системаны тасвирлап бирә, әлбәттә инде Тукайны йә Такташны сөйли, борынгы юнан, Рим. Көнбатыш Аурупа. урыс, украин, лях. латыш, үзбәк, әэәрбәйждн шагыйрьләренең гүзәл әсәрләреннән озын-озын өзекләрне яттан укый. Нәтиҗәдә татар әдәбият галиме татар студентларына дөнья шигъри сәнгате бай һәм аерылгысыз бербөтен дигән төшенчәне бирә, кин карашлы эрудитлар тәрбияли Галимнең шул чактагы йөзен, чыраен күрсәгез! Андый рухланган гүзәл йөзне мин бүтән беркайда, бер җирдә һәм беркемдә күргәнем булмады Беренче лекциясеннән мин аңа тәмамән әсир булдым, бүген дә шул халәттә калам Гаять кин эрудицияле кызыклы галимнәр бар Әмма аларнын әңгәмәсе файдалы булса да, корырак була. Хатип ага лекциясенә мин могҗиза итеп карый идем Хикмәт анын шагыйрь дә булуыңда икән Профессор Хатип Леманны университет проректоры Миркасыйм Госманм 75 яшь ту.п уңае бе.мн кошый /МЗеа Бервакыт студентларның фәнни түгәрәгендә—Хатип ага тәкъдиме белән мин аның рәисе идем—мөхтәрәм остазыбыз үзенең гыйльми ижат тәжрибәсен уртаклашты. Элек шигырьләр язуын сөйләде, кайбер әсәрләрен укып та күрсәтте. Күтәренке рухлы романтик шигырьләр... «Мин шагыйрь була алмадым»,—диде ул аннары, уфтанулы аһәң белән һәм шигърият галименнән таләп ителгән сыйфатлар турында сөйләп китте. Ләкин Хатип ага шигырь укыса да, шигърият хакында сөйләсә дә, йөзләренә һәм тавышына илаһи рухлану төсмере чыга иде. Аналитик акыллы, киң колачлы теоретик, шигъри ижат тәжрибәсен узган, шагыйрь табигатьле титан, сәнгати матурлыкның тирәндә яткан серләрен тугызынчы дулкын биеклегенә күтәреп, аудиторияне сихерли, гүзәллеккә сугара. Мин 1981—82 уку елында инде фән кандидаты булып, «Татар әдәбияты тарихы»ның борынгы дәверен яктырткан I томын редакцияләп бетергәч, Фәннәр академиясе стажеры булып Ленинград университетының Көнчыгыш факультетына киттем. Гарәп һәм фарсы филологиясе буенча дәресләрем программасын төзегәндә, кафедра лаборанты Яна Александровна А. А. Болдыревның фарсы әдәбияты лекцияләренә йөрергә тәкъдим итте. «Монсы сезгә филармония урынына»,— диде. Чыннан да мәрхүмнең дәресләре йотылып тыңларлык күркәм иде. Әмма Хатип ага лекцияләрен тыңлап үскән кешене берни белән дә гажәпләндерә алмыйсың. Алтмышынчы елларда язучыларның Тукай клубында бер әдәби жомга Бакый ага Урманчыны Тукай бүләгенә тәкъдим итүгә туры китерелде. Бөек рәссам һәм сынчының «Дәрдмәнд» сурәтен эшләүдәге талантлы уңышын яктыртып. Хатип ага шагыйрь иҗатын бәяләүдә уннарча елларга сузылган ялгыш карашларны сүтте, аның әсәрләрен укып анализлады. Совет идеологиясенең нәфрәт объекты булган шагыйрьнең капиталистлыгына кагылып: «Анын гүзәл шигъри таланты янәшәсендә капиталистлыгы фәкыйрь, хәерче бер нәрсә. Ә шигъри мирас байлыгы мәңге югалмас алтын хәзинә»,—диде. Язучылар рәхәтләнеп кул чапты. Тәнәфестә Фатих Хөсни. Хатип аганы биленнән кочып: «Сине әдәбият фәненә җибәреп, галим иткәндә ничаклы дөрес эшләгәнбез!»—диде. Әдип үзе дә илленче еллар матбугатында Дәрдмәндне яклап кыю мәкалә белән чыккан кеше. 1958 ел. Җәмгыятьтә XX съезд һәм Хрущев идарәсенең шактый бәрәкәтле җылысы хөкем сөргән чор. Без—якташым һәм сабакташым Шәйхи Садретдинов белән дүртенче курс студентлары. Икәү киңәштек тә, беребез Сәгыйть Рәмиев иҗатын, икенчебез Дәрдмәндне тикшеренү темасы итеп бирүен сорарга X. Госман янына киттек. Хатип ага безнең тәкъдимгә бик сөенеп кушылды. Шушы темага— курс эше, аннары диплом эше яздык. Шәйхи «Рәмиевче», мин «Дәрдмәндче» булып киттек. Диплом яклаганда, Әхмәт Исхакны оппонент итеп чакырдык. Мәгәр ул минем хезмәткә кискен каршы чыкты. «Шушы буржуаз шагыйрьне Тукай белән янәшә куясыз!»—дип гаепләде Оппонентлыкны әдәбият кафедрасының яшь укытучысы, факультетның декан урынбасары Мансур Хәсәнов үз өстенә алды һәм диплом эшенә, дипломчының үзенә үтә юмарт, югары бәя бирде. Соңрак язмыш шушы вәзгыятьне фән өчен иң югары кимәлдә. докторлык яклаганда, кабатлады: Дөнья әдәбияты институтында минем хезмәтнең беренче оппоненты академик Мансур Хәсәнов булды. Хатип ага да бик канәгать булып, аспирантурага чакырачагын әйтте, һәм ике елдан, район гәзитен калдырып, мин аның аспиранты булдым. Безнең арада үтә җылы, яратулы мөнәсәбәт дәвам итте. Бу хәл миннән өлкәнрәк курс аспирантлары М Мәһдиев белән Ф Миннуллинның бераз эчләрен пошырганын да сизә идем. Шигырьләр язып, матбугатта бастыруымны һәм нәшриятка җыентык туплап тапшыруымны белгәч, Хатип ага миңа суына башлады. Бу суыклык әкренләп ачуга һәм үчегүгә күчте. Аңа тугрылыкны үземнең әхлакый гамәлем иткән минем өчен бу хәл гаять газаплы иде, яраткан өч улым һәм гаиләм булуга карамастан, вакыт-вакыт хәтта яшисем килмәгән чаклар да булды. Хикмәт бары шунда иде: Хатип аганың өмет баглаган шәкертендә үз «ялгышларын» күрәсе килмәгән, бернинди «чит мавыгуларсыз» бары үзенең гыйлеменә хезмәт иттереп, фән үрләренә тиз күтәрәсе килгән. Безнең дуслык тирән һәм төпле нигездә булганлыктан, мөнәсәбәтләребез соңрак иске эзенә кайтып төште. Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор бүлегендә Кол Гали әсәренә багышланган монографиямне тикшергәндә. Хатип ага Лобачевский скверында мине көтеп утырган Чыксам—ашыга-ашыга каршыма килә: «Тикшерү ничек узды?»—ди. Мин тирән рәнжү белән «Хезмәтемне аңламадылар' «—дидем —Бары ике кеше Нил абый Юзиев һәм Флора Әхмәтова төшенеп һәм хуплап сөйләде. Дөрес, Курбатов «бездә әле мондый монументаль хезмәт язылганы юк иде»,—дип бәяләмә җибәргән, ләкин аны укуны кирәк тапмадылар»,—дидем Хатип агам «Бу—сезнен бәхетегез, димәк, хезмәтегез озын гомерле булыр»,—дип юатты Нил Юзиев анын гомер буе яраткан шәкерте булып калды Менә «Әдәбият тарихы*нын 1 томын редакцияләргә дип. мине әдәбият бүлегенә чакырып алдылар Дөньямны онытып, илһамланып эшләп йөргән чагым Хатип ага Лобачевский бакчасына чакырып чыгарды Пенсиягә киткән Мине университетка кодалый: «Лекцияләр курсымны тулысынча Сезгә бирәм. докторлык эшләү өчен барлык шартлар да тудырылачак, кафедра мөдире Альберт Яхиннын Сезгә мөнәсәбәте бик яхшы».—ди. Бу—минем өчен көтелмәгән тәкъдим иде. уйлану өчен бер атна вакыт сорадым Бер атнадан шул ук урында очрашабыз. «Ничек9»—ди Хатип ага бернинди кереш сүзсез һәм түземсезләнеп «Нил абый зур ышаныч белән мине чит сектордан чакырып алды, дирекциянең мөнәсәбәте үтә яхшы, фатир чиратым да якын »— дип башлаган идем. Хатип ага үзе дәвам итте «Мин бу хакта нык уйландым да. әгәр Сез чын кеше икән, риза булмассыз, дидем»—ди «Хатип ага. Сез мине чын кеше дип санагыз».—дидем житди дә. бераз шаярып та. Профессор кызгану белдерде, сүз шунда төкәнде Еллар узды Ринат Мөхәммәдисв Хатип аганын «Шигърият гомере» дигән китабына «Казан утлары» өчен рецензия язуымны үтенде Биш көн эчендә хезмәтне укып, рецензияне язып чыктым Галимнсн олы талантына һәм аналитик куәтенә сокланып, илһамланып яздым. Автор классик әдәбияттан яңа әдәбиятка күчеш күперләрен барлый, зирәк гомумиләштерүләр ясый, ачышларында әледән- әле даһилык чигенә килеп чыга Мәкаләне «Бөек яңарышның чишмәләре» дип атадым. Хатип ага. аны журналда укыгач, яныма килеп, канәгатьләнүен белдерде, үзе турындагы язмалардан беренче тапкыр шулай жан рәхәтлеге алуын әйтте, бәяләмәнең исемен мактады Дөрес, язма кемнәрнеңдер эчен дә пошырды Хатип ага белән соңгы мәгънәви әңгәмәбез минем «Бөек язмышлы әсәр» дигән китабым чыккач булды. 1984 ел. Кол Галинең 800 еллыгын бәйрәм итүгә нәкъ бер ел үткән. Телефоннан сүз куешкач, китапны алып, остазымнын өенә киттем Багышлау язмасын укып, китапны игътибар белән актарып чыккач, күзләрен кыса төшеп. Йөзенә илһамлы алсулык йөгертеп, минем өчен көтелмәгән, әмма онытылмаслык сүзләрен әйтте — Нинди бәхет миннән соң Сез бар! Тик миннән катгый васыять—Сезгә үзегездән сон шәкертләр калдырыгыз Ләкин шагыйрьләр алыгыз. Сез үзегез шагыйрь булганга, шигырьләр серен эчтән төшенеп язасыз Шулай итеп, безнең остаз-шәкерт коллизиясенең, гайрәт чигүдән сон янә рухани кардәшлеккә кайтуның диалектик спирале шигырь тикшерү өчен шагыйрь булуның да кирәклеген тануга кайтып төште Юк. юк. Хатип Госманга җуелмас ихтирамым һич тә анын мина жылы мөнәсәбәтенә генә бәйләнмәгән Ул мина үтә тискәре карашта чагыңда да әле аны яратудан туктамадым. Моны Хатип агага төрле елларда якын торган даирә кешеләре яхшы белә Марсель Бакиров. Альберт Яхин. Ринат Мөхәммәдисв, Хуҗиәхмәт Мә.хмүтов. Галимжан Гыйльманов. Җәмил Зайнуллин моңа һәрвакыт шаһитлар. Хәлбуки һич кенә дә бөекләр ялгышмый дигән сүз түгел 1979 елда Дөнья әдәбияты институтында минем кандидатлык диссертациясен тикшергәндә. Г Ломидзе. Р Юсуфов. 3 Османова һәм X Күроглы кебек аты галимнәр, хезмәтемне тулаем хуплаганнан сон. Кол Галине «Көнчыгыш ренессансы» дигән төшенчә белән бәйләгән өчен нык кына тәнкыйтьләделәр Асылы белән антик сәнгати кыйммәтләргә әйләнеп кайтуны күздә тоткан саф Аурупа мәдәни күренешен, терминның яңгыравык булуына кызыгып. Шәрекъ әдәбиятына карата куллануны бөтенләй нигезсез, диделәр Чөнки Шәрекъ инсанияте (Көнчыгыш һуманизмы)- •к у. э*в Аурупа Ренессансыннан иртәрәк туган, аңардан баерак һәм уникаль күренеш. Анын чагылыш сыйфатларында Аурупа Ренессансына охшаш типологик билгеләр булса да. үзенең икътисади, сәяси һәм мәдәни алшартлары белән дә, нәтижәви үсеше белән дә Шәрекъ Инсанияте кабатланмас үзенчәлеккә ия. Мин хөрмәтле оппонентларыма дәлил итеп академик Н. И Конрад тәгълиматын китердем «Даһи булса да, бу очракта Конрад ялгышкан»,—диделәр. Мәсьәләне махсус өйрәнә торгач, аларнын хаклыгына ышандым. Хатип аганын җитди ялгышы татар шигъриятендә гаруз бөтенләй булмаган, дигән карашны уздыруында иде. Аннары исә икенче ялгышка тайпылды, янәсе гаруз төрки шигъриятнең үз табигатендә үк бар. Бу хата фикернең безнең өчен аяныч нәтижәсе шунда булды ки. без әле хәзер дә классик шигырьне дөрес ритмик тынышлар белән укый белмибез. 1986 елда Тукайның 100 еллыгы уңае белән ясаган фәнни докладта, галимнең исемен әйтмичә генә, бу карашны тәнкыйтьләп чыктым. Хатип ага бер ел рәнҗеп йөрде. Әйе, анын шәхесендәге чагылыш гаммасы гаять бай һәм катлаулы иде. Урта гасыр шигъри мирасын халыкка кайтаруның авыр һәм колачлы эшләрен, үзенең тирән белеме һәм кодрәтле абруе белән Хатип ага башлады һәм юлга салды, аспирантура аша шушы өлкәнен белгечләрен әзерләде. Камил Дәүләтшин, Хатыйп Миңнегулов. Әнвәр Шәрипов. Нәҗип Исмәгыйлев—шушы исемнәр үзләре генә дә галимнең күркәм мирасы була ала. Мине исә мәрхүм профессор XX йөз башы татар лирикасы белгече итеп тәрбияләп чыгарды. Минем әүвәлге тикшеренү өлкәм Тукай, Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев шигърияте иде Әдәбиятның зур программ тарихы языла башлаганчы. X. Госманның «Татар поэзиясе антологиясе»нә кереш, яки «Татар поэзиясе тарихында Тукайның урыны» кебек концептуаль платформа сызган күләмле тикшеренүләре кирәк булды. Галим гомеренең сонгы елларына чаклы кызыклы, яңарып, сафланып тора торган шәхес булды. Чөнки ул гомер буе өйрәнде, дөнья әдәбиятына, бөтендөнья әдәбият фәненә, гыйльми яңарышка карата үзен тикшеренүче теоретик итеп кенә түгел, комсызлык белән гыйлем эстәүче шәкерт итеп тә тойды. Бу мәгънәдә ул барлык буыннар өчен өлге булып кала. Аның ин соңгы фундаменталь хезмәте төрки- татар шигыренең ритм-калып-сәнгать тамырларын ачкан һәм нигез үзенчәлекләрен яктырткан «Төрки-татар шигырь төзелеше» дигән китабы булды. Бүгенге шигърияттә гайрәтле каләм тибрәтүчеләрдән Әхсән Баян. Равил Фәйзуллин. Рәшит Әхмәтхан. Рәдиф Гаташ. Гәрәй Рәхим, Зөлфәт. Разил Вәлиев, Зиннур Мансуров, Газинур Морат. Рифә Рахманнар сафы турыдан-туры Хатип аганың матурлык мәктәбеннән юл алган. Мәңгелек пантеонга керү өчен бу абруй үзе генә дә җитәр иде. 1999. 3 гыйнвар