Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Дамир Тарифу ллинга 60 яшь

Сарман районында туы-үскән. әле дә шунда яшәп ижат итүче каләмдәшебез Дамир әфәнде Гарифуллиннын олуг юбилеен республикабыз матбугаты бик зурлап билгеләп үтте, һәм бу табигый да: балалар өчен матур-матур шигырь китаплары бастырган шагыйрь үзенең -Чыгарсыңмы каршы алырга- (Валерий Әхмәтшин көе) жыры белән татарлар яшәгән һәр төбәккә мәгълүм дип беләбез. Робагыйлар да яза ул—-Мен дә бер робагый» дип исемләнгән китап кулъязмасы нәшриятта басылуны көтеп ята; хикәяләр дә ижат итә һәм. иң кыйммәтлесе: ул—олуг фән эшлеклеләре. хәтта ки академиклар да санлаша торган күптәнге галим, китапчы (жөмләдән. Мөхәммәдъярның сирәкләрдән сирәк «Төхфән Мәрдан» әсәре кулъязмасын табуын гына искә төшерик!), авыллар тарихын язучы, атаклы кешеләрнең шәжәрәсен өйрәнүче, төзүче дә (мәсәлән, соңгы вакытта ул сөекле жырчыбыз Илһам Шакирның нәсел агачын өйрәнеп, шәжәрәсен эшләде...). Гали Чокрый. Акмулла. Утыз Имәни ижатларын. аларнын бүгенге варисларын өйрәнүдә дә матур өлеше бар әдипнен. Дамир Гарифуллин—Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Сарман һәм Зәй районнарының Сөббух Рәфыйков исемендәге премияләре лауреаты. Каләмдәшебезгә янадан-яна ижат уңышлары телибез!