Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ҖЫРЧЫСЫ

Татар халкының гасырлардан килгән моны, жыр культурасы бар. Аларны күңелләргә кереп калырдай итеп башкарып, саклап, буын нан-буынга тапшырып килгән талантлы җырчылары да бик күп. Гасыр башыннан алып, иң күренеклеләрен генә санаганда да, алар берничә дистәгә җитә: Камил Мотыйгый, Бабаҗан. Фатыйма Гомәрова. Фәттах Латыйпов, Асия Измайлова. Гөлсем Сөләйма- нова, Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиев. Азат Аббасов. Сөләйман Йосыпов. Фәридә Кудашева. Әлфия Авзалова. Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров вә гайре, вә гайреләр. Әлбәттә, бу исемлекне алга таба тагын да дәвам игәргә мөмкин булыр иде. Шушы күренекле җырчыларыбыз йолдызлыгында Татарстанның халык, Русиянен атказанган артисты. Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичев үзенең кабатланмас тавышы, үзәк өзгеч моңы, йөрәктән чыккан җырлары белән иң кадерле урыннарның берсен тота. Аның иҗаты гаҗәеп күпкырлы. Бездә җырчыларны, гадәттә, опера һәм халыкчан (эстрада) төрләргә бүлеп йөртәләр. Теоретик планда нигезләнмәсә дә. мөгаен, бу бүленеш яшәргә хаклыдыр. Чөнки башкаручылар иҗатында әлеге юнәлешләрнең йә беренчесе, йә икенчесе өстенлек ала. Әйтик, күп очракта опера җырчылары халык җырларын башкарырга алынмаска тырышалар, һәм, киресенчә, эстрада җырчылары опера сәнгатенең катлаулы арияләренә беркайчан да диярлек мөрәҗәгать итмиләр. Хәйдәр Бигичев исә җыр сәнгатенең әнә шул ике юнәлешен дә бертигез осталык белән иңләп. Опера театрында да. эстрада сәхнәләрендә дә бердәй зур уңыш казанган, сирәк очрый торган зур талантларның берсе иде. Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай үзенең «Халык әдәбияты» дигән хезмәтендә милли көйләрне башкарган чакта тавышның йомшак булуы, бераз уен коралы авазына охшашлыгы, иреннәрнең мөмкин кадәр аз. каты кәгазь сыярлык итеп кенә ачылып, мыек астыннан гына җырланырга тиешлегенә игътибар итә. Шул рәвешле җырлаганда гына гасырлар төпкеленнән килгән милли көйләребезнең моны тыңлаучыларга югалмыйча килеп җитәр дип уйлый ул. Әйе, XX йөз башында эстрада сәнгате тар. кысан сәхнәләрдә, берничә дистә тамашачы сыярлык кечкенә генә залларда әле туып кына килгән, профессиональ белем алган җырчыларыбызның бөтенләй диярлек булмаган бер чорында язылган бу фикерләр шул заман зыялыларының зәвык таләпләрен чагылдыра. Бүген инде башкаручылар алдына куела торган бурычлар шактый үзгәрде. Хәйдәр Бигичев классик опера партияләрен дә. халык җырларының тетрәндергеч моңнарын да киң күкрәк, тулы сулыш, көчле, сыгылма тавыш белән тамашачыга җиткерә ала торган, үз иҗатында халыкчан башкару традицияләрен дөнья вокал сәнгатенә нигезләнгән Италия бельканто мәктәбе алымнары белән тулыландырган, баеткан, киң диапазонлы җырчы иде. Горький (хәзер Түбән Новгород) өлкәсе Краснооктябрьск районындагы Чүмбәле авылы колхозчылары Габбас ага һәм Рәшидә апа гаиләсендә 1949 елның 16 июнендә дөньяга килә Хәйдәр. Гаиләдә жыр-музыка даими яңгырап торса да. кечкенәдән музыка сәнгате, иҗат дөньясы турында хыялланып үсми ул. Авылдагы дистәләрчә яшьтәшләре кебек үк. бик иртә әтисенең кул арасына керә башлый. Урта мәктәптә укыган елларында ук комбайнчы Габбас аганың алмашчысы булып эшли, йорттагы бетмәс-төкәнмәс эшләрне башкара: угын кисә, су китерә, мал-туар карый. Ә жыр?.. Әлегә җыр күңелнең иң ерак почмакларына яшеренгән. Бары тик хисләрнең иң кайнаган, сабыр савытының чайкалган чакларында гына дөньяга бөреп чыга ул. Күңеле гаять күтәренке булып, йортта берьялгызы калганда, туган якның гаҗәеп гүзәл Т ХАЛЫК ҖЫРЧЫГЫ кырларын, болын-урманнарын гизеп, табигать матурлыгыннан йөрәк ташыганда Гаиләдә, мәктәптә, авылда, әлбәтгә, анын җырлаганын беләләр Алай гына да түгел, өйгә кунак килгәндә, мәктәп кичәләрендә, жыен-сабантуйларда сорап җырлаталар Башкаручы буларак Хәйдәр яшьтән үк халкыбызнын «озын көй» дип аталган җырларына тартыла Шуңа күрә дә татарнын кайгы-хәсрәт. мон-сагышын чагылдырган «Туган тел». «Кара урман», «Тәфтиләү» кебек җырлары анын башкаруында аеруча еш. отышлы яңгырыйлар. Профессиональ сәнгатькяр булу теләге Хәйдәрдә, бәлки, кыска гына вакыт дәвамында «Москонцерт»нын Сөнгать Жәләлетдинов җитәкләгән бригадасында, авырып киткән җырчыны алыштырып, район авылларында кониертлар биреп йөргән вакытта туа башлагандыр Кинәттән килеп чыккан әлеге сәфәр яшь җырчыга беренче зур уңыш ләззәте китерә Йөзләгән тамашачы сыярлык залларны тутырган райондашлары, әйтерсең лә. аннан җырчылар һөнәре буенча тәүге имтиханны кабул итәләр, алдагы зур иҗатка үзләренең фатихаларын бирәләр Шул ук вакытта беренче зур чыгышлар Хәйдәрне җитди уйлануларга этәрә Үзе сайлаячак һөнәрнең никадәр авырлыгын, биредә табигать биргән сәләт кенә җитмәвен, уңышка бары тик зур хезмәт куеп, туктаусыз эш нәтиҗәсендә, тырышлык, сабырлык, эзләнүләр аша гына ирешеп булырын ул акрынлап булса да төшенә башлый Сәхнә сәнгате белән инде шактый җитди «авырган» егет Германиядә армия хезмәтен үткән вакытта ла җырлан аерылмый. Солдатлар арасында үткәрелгән үзешчән сәнгать көчләре смотрында Рөстәм Яхиннын «Китмә, сандугач'» җырын башкарып, ул жиңү яулый һәм тиздән армия жыр-бню ансамбленең хор группасы солисты итеп күчерелә. Тыңлаучылары рус. татар, немец тамашачылары булганга, биредә Хәйдәргә төрле халыклар җырларын, төрле телләрдә башкарырга зуры килә Армиядән соң урнашырга эш эзләп йөргән егетне көтмәгәндә «Москонцерт» бригада җитәкчесе Сөнгать ага очрата Мәскәү заводларының берсенә урнашырга җыенуын ишетеп, ул Хәйләргә сәләтен җиргә күммәскә, укырга киңәш игә һәм аны Казан консерваториясе ректоры Нәҗип Җиһанов белән очраштыра Инде имтиханнар вакыты үткән булуга да карамастан. «Тәфтиләү»не башкарып үзләрен әсир иткән егетне консерваториянең хәзерлек курсларына кабул итәләр 1971 елның 1 сентябреннән башланган уку-өйрәнү еллары киеренкелек, зур тырышлык, үҗәтлек белән үз өстендә даими эшләү шартларында үтә Вокал буенча педагогы Казан дәүләт консерваториясе профессоры Галина Ластовка җитәкчелегендәге дәресләр анын үзенчәлекле сирәк тавышына көчле яңгыраш, сыгылмалылык, киң сулыш өсти Биредә яшь җырчы үзенең алдагы иҗаты өчен драматик тенор тавышына язылган опера партияләре әзерли, бер үк вакытта республика башкаласында уза торган концертларда актив катнаша, радио, телевидение аша чыгышлар ясый Студент вакыттан ук халык арасында киң танылу алтай егетне укуы тәмамланганчы ук М Җәлил исемендәге Тагар дәүләт опера һәм балет театрына солист игеп эшкә алалар Бу инде зур нжаг очен киң юл ачылды диген сүз 1977 елда була бу Ә консерваторияне Хәйдәр 1978 елда тәмам тый Илнең иң алдынгы иҗат коллективларыннан саналган М Җәлил исемендәге Тагар дәүләг опера һәм балет театрында Хәйдәр Бнтичсвка баштан ук зур өметләр баглыйлар, килү белән үк диярлек үтә җаваплы, спектакль тукымасында үзәк урын тоткан төп партияләрне тапшыра башлыйлар. Бу аңлашыла да. Яшь солист опера артисты алдына куела торган бөтен таләпләргә дә тулысынча җавап бирә ала. Кабатланмас тембрга ия. киң диапазонлы, гаҗәеп көчле, бай аһәңле, тигез яңгырашлы, сыгылмалы тавыш дисенме, белькантога нигезләнгән, бөтен нечкәлекләренә кадәр чарланган башкару осталыгы мәктәбеме, яки зифа буй-сын, мәһабәт гәүдә, үзенә генә хас ирләрчә мөлаемлык бөркелгән түгәрәк йөз, кара бөдрә чәчләр дисенме—болар бар да яшь солистны опера сәхнәсенең романтик каһарманнарын башкару өчен коеп куйган артист идеалына якынайта. Аның турында күпләр: «Махсус заказ буенча әзерләсәң дә болай ук булмас шикелле!»—диләр. Тагын боларга Хәйдәргә хас хезмәт сөкәчәнлек, тырышлык, ихтыяр ныклыгы, максатчанлык кебек сыйфатларны да өстәсәк, татар опера сәнгатенең нинди иҗатчы белән баюын аңлау кыен булмас. Опера артистына катлаулы музыкаль партияләрне төгәл башкару гына җитми Ана тагын драма сәхнәсе мастерларына хас актерлык осталыгы да кирәк. М. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында беренче рольләре булган Самат (X. Вәлиуллин—«Самат»), Җик Мәргән (Н. Җиһанов—«Алтынчәч) Галимжан (Җ. Фәйзи—«Башмагым») партияләрен башкарганда, вокалжыр ягыннан сүз тидерерлек булмаса да, яшь артистка әнә шул соңгысы—актерлык осталыгы җитенкерәми. Әлегә ул сәхнәдә үзен иркен тоталмый, аңа табигыйлек, жинеллек, пластика өстендә эшләргә кирәклеге сизелә. Кимчелекне Хәйдәр үзе дә тоя һәм үзенә генә хас үҗәтлек, тырышлык белән аннан котылу юлларын эзли башлый. Нәтижә озак көттерми: Н Җиһановның «Җәлил», Ж. Бизенең «Кармен», М. Мусоргскийнын «Борис Годунов» операларында ул башкарган Җәлил. Хозе, Ялган патша партияләре вокал ягыннан да, актерлык осталыгы таләпләреннән чыгып бәяләгәндә дә үзләренең камиллекләре белән аерылып торалар. Опера театры сәхнәсендә утыз еллап эшләү дәверендә X. Бигичев берничә дистә партия башкарды. Алар арасында, татар, рус композиторлары әсәрләре белән беррәттән, дөнья классикасы җәүһәрләреннән саналганнары да шактый. Ул ижат иткән онытылмас якты образлардан Дж. Пуччининың «Чио-Чио-сан», «Тоска», П Чайковскийның «Пики дамасы», Дж. Вердиның «Отелло» операларыннан Пинкертон, Герман, Отелло кебекләре дөнья опера сәнгатенең алтын фондына кертелергә хаклы. Бату Мулюковның Мәҗит Гафури повесте буенча (Гәрәй Рәхим либреттосы) куелган «Каһәрләнгән мәхәббәт» операсындагы Закир образы өчен X. Бигичев 1984 елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды. Опера сәнгате Хәйдәр Бигичев иҗатының бер ягы булса, аның икенче, шулай ук зур әһәмияткә ия, җитди игътибарга лаек ягы—эстрада сәнгате. Ул чын мәгънәсендә халык җырчысы, халкыбыз җырларын, татар композиторларының әсәрләрен тулы, тигез, лирикдраматик тавыш белән илһамланып, йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп башкаручы иде. Татар халкының ул җырлаган «Яңа кара урман», «Яз да була», «Гүзәлем», «Кыр казы», «Озата барма», Л. Батыр Болгари—М. Галиевның «Кайту», Р. Хәсәнов—3. Насыйбуллинның «Күз күреме», Р. Хәсәнов—Р. Ханнановнын «Ялгыз аккош күлләрдә». Р. Хәсәнов—М. Шиһаповнын «Әйләнеп кайтыгыз». С Сәйдәшевның «Наемшик» драмасыннан Батырҗан ариясе, Р Яхин—Г Зәйнәшеваның «Китмә, сандугач». Р Яхин—Г. Мөхәммәтшиннын «Керим әле урманнарга» кебек җырлары Татарстанның һәм Русия Федерациясенең авыл-шәһәр тамашачылары, татар диаспорасы яши торган якын һәм ерак чит илләр тыңлаучылары тарафыннан яратып каршыланды. Хәйдәр Бигичев тормыштан бик иртә, илле яше дә тулмаган килеш, иҗатының иң югары ноктасында чагында китте. Үзе белән күңел тулы моңнарын, бик күп башкарылмаган опера партияләрен, халкыбыз җырларын алып китте. Әмма җырчы калдырган гаҗәеп бай иҗади мирас безнең белән. Җирдә татар халкы дигән милләт яшәгәндә ул кешеләр күңелендә мәңге сакланыр.