Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый -мәдәни тормышыбыздан

ТУКАЙ РУХЫН ЗУРЛАУ Елдагыча, быел да халкыбызның сөекле шагыйре Г. Тукайның туган көне (113 еллыгы) Татарстанның төрле шәһәр-авылларында һәм башкалабызда зурлап билгеләп үтелде. 26 апрель көнне иртән Тукайның Яна Бистә зиратындагы кабере һәм аның исемен йөрткән мәйдандагы һәйкәле итәге чәчәк бәйләмнәренә күмелде—киң җәмәгатьчелек вәкилләре, милләтебез зыялылары шулай итеп олуг шагыйрьгә үзләренең тирән ихтирамнарын белдерделәр. Аннары Ирек мәйданында, опера-балет театры янәшәсендәге Тукай һәйкәле янында шигъри митинг башланып китте. Митингны ачып җибәреп. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиев Җөмһүриятебезнең Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган яна лауреатлар турында ТР Президенты Указын игълан итте. Быел алар икәү—күренекле язучы Әхсән Баян һәм танылган композитор Анатолий Луппов. Шигърият бәйрәмендә Лондоннан кайткан Р Бохараев. Мәскәүдән-күренекле шагыйрә Л. Щипахина. Төркия кунагы Һарун Бәйрәм-оглы. Өфедән —М. Кәримов. Казаннан татар шагыйрьләре Р Файзуллин. М Әгъләмов. К. Латыйп. Р Әхмәтжанов. Р. Вәлиева. Р Мингалим. Р Гаташ. Г Рәхим. Л. Шагыйрьжан. X. Әюп. Җ. Дөрзаман. Р Җамал. Ш. Җиһангирова. Р Зәйдулла. Л. Лерон, И Гыйләжев. Р. Газизов. Ф Исмәгыйлова. Ф Мөслимова. Илгөлем һ. б. чыгыш ясады Тамашачылар Ф Вәлиәхмәтов. И Биктаһиров. И Айнатуллов һ. б башкарган жырларны да яратып тыңладылар Бәйрәмне Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары, шагыйрь Ә Гадел алып барды. Г. Тукайның башкалабыздагы әдәби музее (Тукай урамы. 74 нче йорт). Татарстан Язучылар берлеге һәм «Тукай жәмгыяте» белән берлектә, ел саен апрель аенда «Тукай укулары» уздыра. Быел ул музей бинасында җиденче мәртәбә үткәрелде. Әлеге укуларда «Тукай жәмгыяте» президенты Т Галиуллин, музей директоры Ф Яхин. галимнәрдән Р Нәфыйков. Н. Хисамов. Р Ганиева. 3. Рәмиев. Д. Заһидуллина һ. б. чыгыш ясады. «Тукай укулары»нда катнашкан язучыларның һәм галимнәрнең чыгышлары киләчәктә махсус жыентык итеп бастырылачак. Быел аның беренче томы дөнья күрде инде. Татар дәүләт әкият-курчак театры 20-26 апрель көннәрендә. Г Тукайның туган көненә багышлап. «И туган тел. и матур тел!» дигән исем астында татарча спектакльләр атналыгы уздырды. Спектакльләр алдыннан язучылар, драматурглар һәм композиторлар белән очрашулар үткәрелде. ЭСТОНИЯДӘ БУЛУ 16-19 апрель көннәрендә Татарстан Дәүләт Советының парламент делегациясе. Эстония парламенты җитәкчелеге чакыруы буенча, эш визиты белән әлеге илдә булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, шагыйрь Р Харисов, икътисадый үсеш һәм реформалар мәсьәләләре комиссиясе рәисе М. Галиев. Татарстан Дәүләт киңәшчесе В. Нуриәхмәтов составындагы делегация парламент депутатлары белән эш очрашулары уздырды, бу очрашулар барышында «Халыкларның хокуклары декларациясе» проекты тикшерелде. Казаннан килгән кунакларны парламент скиперы Томас Сави кабул игге Р. Харисов Сави әфәндегә анын өчен уңайлы вакытта Татарстанга килергә ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшиннын чакыруын тапшырды «ЯЛКЫН.НЫҢ НУРЛЫ БӘЙРӘМЕ 21 апрельдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә «Ялкын» журналының 75 еллык юбилей кичәсе гөрләп узды. Журналны (баш мөхәррире— Э. Закирова) нурлы бәйрәме белән Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары 3. Вәлиева. ТР Мәгълүмат һәм матбугат министры И Әхмәтжанов. Мәгариф министры Ф. Харисов. Яшьләр оешмалары советы рәисе И Гыйльметдинов. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиев. Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Р Ратникова һ. б котлады ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ Казан дәүләт университетынын Н Лобачевский исемендәге фәнни китапханә- сенсн конференцияләр залында татар халкынын күренекле тарихчысы, археолог, этнограф, телче һәм педагог Гайнетдин Нәж- метдин улы Әхмәровнын тууына 135 ел тулуга багышланган фәнни конференция булды Аны Казан дәүләт университеты. Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институты. Тел. әдәбият һәм сәнгать институты үткәрде Конференциядә катнашучылар галимнәр һәм студентлар эчен Г Әхмәров исемендәге стипендия булдыру һәм Казан шәһәрснен бер урамына анын исемен бирү турында үтенеч белән мөрәжәгать итәргә кирәк, дигән карарга килделәр «ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ. КУНАКЛАРЫ Түбән Кама шәһәрендәге «Жилегән чишмә, әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъза лары 26 апрель көнне башкалабызда булып Г. Камал театрына килгән күпсанлы тама шачыларга үзләренең күнел байлыкларын, осталыкларын күрсәттеләр Әлеге очрашуга 1981 1999 еллар дәвамында -Жилегән чишмә» кичәләренең кунаклары булган мөхтәрәм шәхесләр, милләтебез заялылары чакырылган иле Мәшһүр жырчы И. Шакиров, күренекле шагыйрьләрдән Р Файзуллин. Р Вәлиев. танылган рәссам Ә. Фәтхетдинов. атказанган галим А Зыятдннов. тынгысыз әдип Р Хисмәтуллин (ул әлеге берләшмәнең беренче рәисе дә!) һ б үзләренең истәлекләре белән уртаклашты тар Кичәне берләшмәнең бүгенге көндәге рәисе Р Галиев һәм нәфис сүз остасы Г Галиена алып барды Ш. ХАММАТОВНЫ ИСКӘ АЛУ 4 майла Матубгат йортында күренекле жәмәгать эшлеклесе, галим һәм журналист, озак еллар «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан») газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Шәмси Хәбибулла угылы Хамматовнын тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үткәрелде Аңда Татарстан Республикасының Мәпетүмат һәм матбугат министры И Әхмәтжанов. ТР Журналистлар берлеге рәисе. «Татар Информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Р Ратникова, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Г Шәмсетдннов. Казан дәүләт университеты нын журналистика, социология һәм психология факультеты деканы Ф Әгъзамов. Шәмси аганың улы—Татар иле» газетасының баш мөхәррире Ш Хамматов һ б чыгыш ясадылар Ветеран журналистлардан М Шакиржа нов. Г Шәрәфетдинов. Р Вәлиев. М Әһлиул- лин. М Гәрәев һ. б үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар БЕРТУГАН КОМПОЗИТОРЛАРГА БАГЫШЛАП Сабада район хакимияте һәм -Татар стан» телерадиокомпаннясе бертуган композиторлар Аллаһияр һәм Хөснул Вөлиуллин- нарга багышланган кичә уздырды Аны үткәрүдә Казаннан килгән бер төркем сәнгагъ әһелләре—Р Үтәй җитәкчелегендәгеоркестр. Р Еникеев. К. Тажисва. К. Хәйретдинова. Р Үзбәкова. М Галиев, Г Ибушсв һәм компози торларнын туганнары да катнашты Кунаклар иң элек бертуган Вәлиул- тиннар яшәгән йорттагы мемориаль сакта янына чәчәкләр куеп, шунда чыгыш ясадылар Аннары Вәлиуллиннар исемен йөртүче Сәнгать мәктәбендә очрашу булды, район мәдәният йортында композиторларның әсәрләре башкарылды УЕН КОРАЛЛАРЫ КҮРГӘЗМӘСЕ Татарстанның берләштерелгән дәүләт музеенда дөнья халыкларының XIX XX гасырларда эшләнгән уен коралларыннан торган үзенчәлекле күргәзмә ачылды Уеп кораллары дәүләт музее фондларыннан. Казан дәүләт университетынын этнография музееннан, шәхси коллекцияләрдән алын куелган иде Зур күләмдә тупланган уен кораллары Казанда гына гүгел, гомумән Иде т буе төбәгендә беренче мәртәбә күрсәтелә. Күргәзмәне ачу тантанасында А Шу ти ков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры чыгыш ясады БАЯНЧЫ АККОРДЕОНЧЫЛАР КЛУБЫ 17 апрельдә Казан шәһәренең му >ыкд сөючеләре өчен шатлыклы вакыйга булды L • көнне башкалабызның К Маркс урамындагы 26 нчы йортында баянчы-аккордеончылар клубы ачылды Клуб президенты Татарстан нын халык артисты. М Жәлил премиясе г- рсаты Владимир Федотов җитәкчелегендә үткән тантанада Рәгъле Халитов. Виктор Киреев. Леонид Сонгг кебек халыкара күләм.м танылу алган музыкант тар Рафа чь Ильясоь Лилия Чуп нона кебек холык мәхәббәтен яу та ган жырчылар катнашты Концерт -тамашам ы нәфис сүз остасы Етена Крайнова алып барды ЯҢА ЛАУРЕАТЛАР ТР Мәдәният министрлыгы, рәссамнарның ижади осталыкларын үстерү, аларнын уңышларын тәгъдир итү йөзеннән, Бакый Урманче исемендәге премия булдырган иде Бөек рәссам-сынчынын туган көнендә беренче лауреатларның исемнәре мәгълүм булды Хәнәфи Нәфыйковка «Байбарс» хезмәте өчен (нәкышь), Фәридә Хәсьяновага «Ак бүре» китабын рәсемнәр белән бизәгәне өчен (графика), Наилә Кумысниковага гамәли-декоратив сәнгать әсәрләре өчен Б. Урманче премиясе бирелде. 8-11 апрель көннәрендә Башкортстан Республикасының Бәләбәй шәһәрендә «Илһам чишмәләре» дигән исем астында халыкара шигърият фестивале булып үтте Аның эшендә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Әхмәт Гадел һәм Мамадыш районының Кече Кирмән урта мәктәбе директоры Рафаил Газизов та катнашты. Әлеге фестивальдә фронтовик-шагыйрь Фатих Кәрим исемендәге бүләккә. Башкортстаннан Диние Бүләков (үлгәннән сон). Чувашстанның халык язучысы Порфирий Афанасьев, Пермь өлкәсеннән рус язучысы Игорь Тюленев белән берлектә. Татарстаннан шагыйрь Әхмәт Гадел лаек булды. •Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе баш мөхәррире Фәрит Аги Иделлегә Бөгелмә төбәгенең күренекле галиммәгърифәтчесе Һади Атласи исемендәге «Мәгърифәтче» иҗтимагый фонды премиясе бирелде Яңа лауреат мондый мәртәбәгә атаклы шәхесләребездән Р. Фәхретдин. Г Исхакый һәм Кырым татарлары хокукларын яклап көрәшкән П Григоренко турындагы тапшырулары өчен лаек булды. ЮБИЛЕЙЛАР 12 майда Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Аргамак» журналының баш мөхәррире урынбасары, язучы- эзтабар Мансур Сафиннын 50 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль тамаша булды. 13 майда Татарстан Язучылар берлегенең Г Тукай исемендәге клубында. «Шәһри Казан» газетасының бүлек мөдире, күренекле шагыйрь Госман Садәнең 50 яшьлеге уңаеннан, әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. «АКЧАРЛАКЛАР» КАНАТ КАГА 22 апрельдә Ш. Камал музеенда яшь һәм башлап язучыларның «Акчарлаклар» әдәби берләшмәсен (җитәкчесе—Р. Әймәт) тәгъдир итү мәжлесе үткәрелде. Әлеге очрашуда Казан шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсе җитәкчесе Р. Төхвәтуллин. шагыйрьләр Р. Гатауллин, Л. Шагыйрьҗан, М. Әгъләм һ. б. чыгыш ясап, иҗатчы «акчарлаклар»га талмас канатлар, биек киңлекләр теләделәр. ТУЙМАЗЫ АРТИСТЛАРЫ—КАЗАНДА Башкортстан Республикасының Туймазы Татар дәүләт драма театры артистлары 1-6 апрель көннәрендә Казанда булып. Г Камал театры сәхнәсендә үзләренең ин яхшы спектакльләрен күрсәттеләр. Театрның кече залында балалар һәм аларнын әти-әниләре өчен оештырылган көндезге спектакльләр дә зур уңыш белән узды. «Җиктереп пар ат...»дип исемләнгән театрлаштырылган концерт та тамашачыларның күңелләренә хуш килде Театр сәнгате һәм мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен. Туймазы театрының баш режиссеры И. Гәрәевка. ТР Президенты Указы нигезендә, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Театр коллективы Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде БАШ КАТА АЛКЫШЛЫЙ 28-30 апрель көннәрендә Казанда— «Чулпан» кинотеатрында, Г Камал исемендәге театрда һәм Химиклар мәдәният сараенда Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты, жырчы-тальянчы Фән Вәлиәхмәтов концертлары зур уңыш белән үтте. Концертта танылып килүче җырчылардан Бәширә Насыйрова, Рисәлә Мостафина, Фәнир Галимовнын да катнашуы нур өстенә нур булды.