ИСТАНБУЛ МӘКТҮБЛӘРЕ
VII
Бу көннәрдә таралган хәбәрләрдән берсе икенчесенен хилафындадыр (киреседер) Бүген кичкә таба Балкан хөкүмәтләре илә Төркия арасында солых ясалган имеш дигән хәбәрләр таралган шикелле, чагалар (чата— чета, четник—партизан отряды, фетнәчеләр) илә Төркия гаскәренен алдагы фиркаләре арасында сугышлар башланган имеш дигән хәбәрләр дә таралды Хәтта кичә кич илә Чаталжадан туксан кадәр мәҗрух килгән дигән хәбәрләр дә ишетелде. Шунлар илә бәрабәр бу көн иртә илә һәм кичә кич чыккан гәзитәләрдә Төркия тарафыннан Лондонга киткән мөрәххәсләрлән «Без бунда дәхи унбиш көнгә кадәр калып солых хакында мөзакәрә итәчәкмез».—дигән хәбәрләр дә күренде Истанбул гәзитәләрен укып, хәлнен хакыйкатеннән хәбәрдар булу һич мөмкин түгел. Гәзитәләрдә бер-берсенә хилаф булган хәбәрләр бик күп Хәзерге көндә һич шик кыйлмыйча сөйләнәчәк бер сүз бар исә. ул кәнеж төрек «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасенең галәбәседер (жинүедер) Хәзерге көндә әфкяре гомумия кәнеҗ төрекләр тарафына авышкан шикелле, хөкүмәт тә анлар тарафына күчә башлады Арада бер өченче фирка тәшкил итәргә теләп йөргән Лотфи Фикринең •Тәнзыймәт» исемле гәзитәсе туктатылып. үзе хәрби хөкемгә бирелде Кичә Солтан Мөхәммәд. Сәгыйд пашаны үзенең хозурына дәгъвәт итеп, берничә сәгатьләр киңәштә булды Бу эшкә төрекләр. Камил паша кабинетының игътибардан төшеп, яна кабинет тәшкил ит\нен ишарәсе дип карыйлар Сөйләүләренә караганда, вәли гаһел (патшанын үзе урынына тәхеткә утырачак варисы) шаһзадә Йосыф Гыйззетдин илә Камил пашанын аралары тәмам бозылган Әгәр дә Камил паша салрел-әгъзам (баш вәзир) булып калса. Йосыф Гыйззетдин вәли гаһедлеген ташлаячакны игълан иткән Халык арасында хәзерге көнлә Камил пашанын бер кыйммәте дә калмады Камил пашага һәркем мәмләкәтне сатучы бер кеше дип карый Көзге вә кышкы көннәрдә Истанбулнын һавасы никадәр тиз алмашынучан булса. Төркиянен сәясәт галәме лә шулкадәр үк тиз алмашынучандыр Бүген иртә илә булган хәл кичкесенә ошамый Бу көн мин Чаталжадан кайткан бер йөз башы забит (офицер) илә күрешеп, андагы гаскәрләрнең хәлләрен сораштым Минем сөальләремә каршы ул кеше ошбу гүбәндәге сүзләрне сөйләде Безнен Чаталжадагы гаскәрләрнең хәлен бик яхшы дип әйтеп булмый Чөнки бундагы безнен гаскәрләрнең нн күбесе истихкямнәрдә (хәрби ныгытмаларда) чатырлар астында яталар һавалар юеш. кичләр салкын, әтраф былчырак вә баткак Чатырларның зчләрс лә юеш Хәзерге көндә гаскәрләрнең ашамак эчемлекләре мөкәммәл, һәркөн Истанбулдан бер поезд илә яна вә Ахыры Башы журналның 4 санында Б йомшак икмәк килеп тора. Шулай булса да, суыклык һәм юешлектән гаскәрләр хили зәхмәт чигәләр. Гаскәрләрнең һәммәсен авылларга җирләштерү мөмкин түгел, чөнки Истанбул илә Чаталжа арасында авыллар гаскәрләрне жирләштереп бетерерлек дәрәжәдә күп түгел. Гаскәрләрнең сыйган кадәресе авылларга жирләштерелде, ләкин ике йөз ун мең гаскәрне бу авылларга жирләштереп бетерү мөмкин түгел, шул сәбәптән гаскәрләрнең күбесе чатыр астында яшиләр. Дошман тарафыннан булган гаскәрләрнең микъдары, бердән, безнекенә караганда аз, икенчедән, ул тарафларда карьяләр күп булганлыктан, дошман гаскәренең әксәре карьяләргә жирләштерелгән Безнең тараф салкынлыктан зәхмәт чиккән шикелле, анларнын гаскәриләре ашау юклыктан зәхмәт чигәләр дип сөйлиләр, асылы ничектер, белмим,—диде. Бу көнгә кадәр Төркия гаскәрләре эчендә вак-төяк сәүдәгәрләр ашамак- эчмәк нәрсәләр илә сәүдә кыйлып йөриләр иде. Бунлар полиция идарәсеннән ижазәт (рөхсәт) алып китеп, анда иркенләп сәүдә кыйлалар иде. Сонгы көннәрдә бунлардан берникадәр кешеләрнең болгар гаскәренә качырып азык ташыганлыклары мәгълүм булды, һәм Болгариягә азык ташучылардан тугыз адәм тотылып, гаскәри мәхкәмәгә (хәрби трибунал) бирелде. Шул сәбәптән, хәзер мөхарәбә мәйданына (сугыш мәйданына) вак-төяк сәүдәгәрләр жибәрелми. Бундагы сәүдәләрнең һәркаюсы зур кулларга бирелде. Әгәр дә бер кеше бу җирләргә барып сәүдә кыйлу ирадәсендә (теләгендә) булса, иң әүвәл өч йөз лира кадәр залук салып главный штаб идарәсеннән рөхсәт алырга мәҗбүрләрдер. Бу рөхсәт тә әминиятле (ышанычлы) кешеләргә генә биреләдер. Болгария гаскәрләренә азык качыручыларның әксәре Төркия тәбагасы булган (Төркия гражданы булган) греклар икән, араларыңда Болгариядән качып килгән болгар гаскәриләре дә бар. Кичә чыккан Төркия гәзитәләрендә Әдернәгә азык кертелә башланганлыгы язылды. Әгәр дә ике арада чаталар илә атышулар башлаганлык хәбәре дөрест булса, бу хәбәрләргә ышанып булмый. Бу көн Солтан Ришад мөхарәбә мәйданындагы гаскәрне карап кайту өчен Чаталжага китте. Кичкә таба чыккан хәбәрләрдә Сәгыйд пашаның садыре-әгьзам булып, Мәхмүд Шәүкәт пашанын бөтен гаскәргә камандирлык итәчәге сөйләнде Венада сәфир Хөсәен Хилми паша Истанбулга чыккан Бәгъзе кешеләр аның садыреәгьзам булуын ихтимал тоталар. Бүген Истанбулга берникадәр болгар әсирләрен китереп, Анатолия тарафына озаттылар. Бунар караганда, ике арада аз-маз булса да мохадәгаләрнең (алдашухәйләләшүләрнең) башланганлыгы ихтимал тотыла. Чаталжага гаскәр күндерү тукталды. Анда китә торган поездлар фәкать азык һәм сугыш ярагы ташу илә генә мәшгульләрдер Хәзерге көндә килгән гаскәрләрнең һәммәсе дә дип әйтерлек Кәлибулигә озатыла. Кәлибулигә гаскәри булмаган кешене җибәрмиләр. Юлчылар фәкать Чанаккалага гына бара алалар Көн саен дип әйтерлек Истанбулга хаҗилар кайталар Отелләр (номерлар) һәм ханәләр һәркаюсы хажилар илә тулы. Одессага китә торган пароходлар хаҗиларны бик сайлап кына алалар. Хаҗиларның һәммәсе дип әйтерлек Төркестан, Кашгар, Иран вә гайре җирләрдән килгән кешеләрдән гыйбарәттер. Бунларнын пычраклык, тәмизсезлек вә игьтибарсызлыкларын һич сөйләп бетерерлек түгел. Истанбулдагы дәллял вә симсарларнын (маклер һәм агентлар) хаҗиларны талауларына тәмам ис китәрлекдер. Мәсәлән, Истанбулдан Одессага кадәр өченче класс билеты алты сумдыр. Хәлбуки, симсарлар хаҗилардан унсигезәр сум каералар. Әле бу пароход билеты тугьрысынла гына шулай. Әгәр дә анлар Истанбулга чыкканнан сон берәр нәрсә алачак булсалар, анларнын эшләре бөтенләй харап. Ике тиенлек тәсбих анлар өчен ике грош (12 тиен), кырык тиен тора торган номер сиксән тиендер. Дәллялләр соныннан сатучы яки номер тотучы илә файданы көлешә-көлешә бүлешәләр. Казан яки Кырым әтрафыннан килгән хаҗиларга дәллялләр ул кадәр илтифат та итмиләр һәм анларны үзләре теләгән дәрәҗәдә алдый да алмыйлар. Әүвәл заманда Истанбулда акча алмаштыру мәсьәләсе дә зур бәла иде Сарифлар (акча ваклаучы, акча алмаштыручылар) халыкны теләгәнләренчә алдыйлар иде. Хәзерге көндә күзе ачык кешеләр каршында бунларнын әһәмиятләре калмады Чөнки хөррият булганнан сон кәнеж төрекләр вак акчаны бик күбәйткәннәр, әүвәлдә «мәтәлилек» дип тәгъбир ителә торган вә бик зурлары беленми торган бакыр акчалар урынына ак мәгъдәннән (металлдан) эшләнгән матур акчалар йөри Дүртенче көн Төркиянен акчалар сугыла торган зарбханә (монетный двор)ны барып карадым Бунда акча суга торган унике данә машина бар. һәркаюсы электрик илә хәрәкәт итәләр Әүвәлдә машиналарны Англия яки Франциядән китерәләр, хәзер төрекләр үзләре ясыйлар Читтән килгән иске машиналарны таратып куйганнар, янадан төзәтеп эшкә кертәчәкләр Шунда хезмәт итә торган төрекләрдән берсе алтын үлчәр өчен бер үлчәү ихтирагъ иткән (уйлап тапкан) Бу үлчәү мыскалнын туксан алтыдан бер өлеше булган долянен дүрттән бер өлешеннән үлчи аладыр Зарбханәнен мөдире Габдрахман бәк (Кырым татары)нын сөйләвенә караганда, әүвәлдә бунда хезмәт итүчеләрнен күбесе әрмәниләр булганнар Хәзерге көндә фәкать өчесе әрмәни булып, катган һәммәсе лә мөселманнардыр Элек Истанбулда телефон юк иде. хәзер хөкүмәт даирәләре һәм полиция идарәләренең һәркаюсынла телефоннар булган шикелле, зур тижарәтханатәренен дә һәркаюсынла телефоннар бар. Хәзерге көнлә дә һәр жирдә телефон ясап яталар VIII ктык дәкыйкалар якынлашты Бу мәктүбне язган заманда Төркия илә Балкан хөкүмәтләре арасында яңадан сугышлар башлануга фәкать алты гына сәгать каллы Балкан хөкүмәтләре Әдернәне. Ак дингездәге атауларны һичбер шарт һәм кайдсыз (шарт һәм язу-беркетмәсез) үзләренә алырга телиләр, төрекләргә бу хакта ультиматум бирделәр Әгәр Төркия бу көн өйләдән сон сәгать дүрттә ризалык жавабы бирмәсә. сугышырга башлаячаклар Төркиянен бу шартларга һичбер разый булу ихтималы юк Хосусән, кәнеж төрекләр Төркия өчен зур хурлык булган бундый солыхка риза булырга һич теләмиләр Шул сәбәптән сугыш башлану ихтималы бик куәтледер Көн-төн һич туктаусыз Чаталжага гаскәр, азык һәм сугыш яраклары ташып торалар Ике-өч көн бундан Мөкаддәмдә Германиядән берничә батарея туп килде Анларнын да һәммәсен Чаталжага озаттылар Төркиянен сугыш пароходлары да һәркаюсы эштә Бер тарафтан Ак диңгездә Греция пароходларына каршы торган шикелле, икенче тарафтан да Болгариягә читтән ярдәм килмәсен өчен Варна лиманын (Варна портын) саклыйлар Соңгы көннәрдә гаскәр өчен уңайсызлык баш күтәрде Бу көнгә кадәр Истанбулда һавалар жылы һәм кояшлы иле. Егерменче декабрьгә каршы төндә һава бердән-бергә алмашынып китеп, салкынланды Егерменче декабрьгә каршы төндә дүрт дәрәҗә кадәр суыклык булып, сулар катты Шул көннән бирле аз булса ла суыклык дәвам итә һәм һәркөн дип әйтерлек ягмурлар ява һаваның начарлануы гаскәргә бик зур тәэсир итте Гаскәр арасында авыруларнын артуына сәбәп булды Бу көннәрдә Чагалжадан меннәрчә хәстә гаскәриләр Истанбулга килә башладылар Сонгы көннәрдә бушап килә торган хәстәханәләр янадан гаскәриләр илә тула башлады Һавалар суыклану сәбәпле холера азайса да. ревматизм, дизентерия кеби хасталыклар көннән-көн артып бара. Болгарлар Әдернәне куәт илә алмагаилыкларыннан хәзер, прокламацияләр таратып, халыкны үзләренә каратырга тырыша башладылар Болгария аэропланнары Әдернә шәһәренең өстенә килеп төрле вәгазь һәм нәсыйхәтләрдән гыйбарәт булган прокламацияләр тараталар Иттиляфчылар сонгы көндә хнли какшадылар Анларнын солых тарафдарлары булулары вә иттихалчылар (кәнеж төрекләр)нен сугыш тарафдары булулары аркасында, әфкяре гомумня бөтенләй кәнеж төрекләр тарафына авышты Төрекләр Әдернәне кулларыннан ычкындырырга бер лә теләмиләр, ахыр сулуларына кадәр көрәшергә хәзерләнәләр Төрекләр хәзер үзләрендә мөтгәффикъ (союздаш, фикердәш) дәүләтләргә каршы торырлык куәт хис итәләр Шул сәбәптән бу кон кич Истанбулда туп тавышларының ишетелә башлаулары ихтималдыр А IX әзерге көндә солых булачакмы, юкмы—Истанбулда һичкем белми. Шулай да булса яңадан сугышларның башлануын фараз кыйлып булмый. Лстанбулда һавалар тәмам бозылды. Кичләрдә кар ява. көндезләрдә ягмур явып бөтен урамнарны былчыракка батыра, һәр җирдә юешлек һәм салкынлык хөкем сөрә. Һаваның начарлыгы әһалигә (халыкка) дә бик начар тәэсир итә. Бундан берничә көн элек үзләрен бик нык һәм куәтле дип фараз кыйлган вә сугыш тарафдары булган төрекләр бу көн солых тарафдары була башладылар. Безнең Русиядәге суыкларга караганда бундагы суыклар бик аз булса да. бездәге шикелле таза итеп салынган мичле өйләр булмаганлыктан, суык өйләрдә яшәүче адәмнәрнең хәлләре бик начардыр. Суыклык аркасында инфекция, дизентерия һәм ревматизм хасталыклары бу җирләрдә бик күптер, һавалар соңгы көннәрдә бик бозылды. Бик каты шималь (төньяк) давыллары исә. Берничә көн бундан мөкаддәм «Русское обшество»нын пароходларыннан «Синиус» исемле пароход илә өч йөз илле кадәр хажи Феодосиягә киткәннәр иде. Истанбул бугазының агызында (Куакта) өч көн карантинда утырганнан сон диңгезгә чыкмышлар исә дә. пароходлары дулкыннарга тәхәммел итә (дулкыннарга түзә) алмаган. Кайсының башлары ярылып, кайсыларының куллары имгәнеп, кире Истанбулга кайттылар. Хәзерге көндә буйлардан әксәре үзләренең Одессага дип алган билетларын ташлап. Румания юлы илә качып китәләр. Одессага мөселманнан һичкем кабул ителми. Феодосиягә дә пароход китми Шул сәбәптән хажиларнын бунда калганнары Батумига китәргә мәжбүрләр. Анда киткәндә дә хажилар үзләренең «обратно» дип алган билетларыннан файдалана алмыйлар Чөнки «Русское общество» пароходларында хезмәт итүче берничә билетчы румнар илә Истанбулдагы симсар һәм номер тотучылар бер кинәштә булып хаҗиларны талыйлар «Сезнең бу билетларыңыз эшкә ярамый».— дип, яна билет алдыралар. Бундан өченче класс бителы 5 сум 80 тиен кадәр генә исә дә, анларны—18 сумга, икенче класс билеты 14 сум гына исә дә. анларны 26 сумларга кадәр хаҗиларга саталар. Анын өстенә дә... «Бу көнге пароходта урын».— юк дип, хаҗиларны берәр атна утыртып, номер хуҗаларына файда итгертәләр. «Русское общество»ның бундый эшләргә бер дә дикъкать итмәве тәэссеф (кызганыч, үкенечле) бер хәлдер. Югарыда Истанбул әтрафында һаваларның бик начар икәнлегеннән бәхәс иткән идем. Һаваның бундый начар булуы гаскәрләргә дә бик начар тәэсир итә Гаскәр арасында хасталык көннән-көн артып бара. Өйләр эчендә—бераз гына булса да җылылык бирә торган мангаллар янында утыра торган кешеләр арасында хасталыклар күп булганнан соң, салкын һавада, былчырак һәм юеш җир өстенә корылган чатырлар астында утыра торган гаскәр арасында хасталыкның күп булачагы табигыидер. Өченче көн «Мәҗидия» крейсеры, томаннан истифадә итеп, Грециянең Шира атавына кадәр барган һәм анда Грециянең «Македония» исемле бер крейсерын батырып һәм андагы күмер депо (склад)ларын тупка тотып, хили тәләфат биргән (күп төрле зыян-югалту). Бу муаффәкыять (уңыш, җиңү) төрекләргә гүзәл тәэсир бирде һәм айларның рухларын күтәрде. Мохарәбә мәйданына гаскәр, әрзак (азыклар) һәм сугыш яраклары күндерү һәмишә дәвам итә. Көн саен Истанбулдан Чаталжага бер поезд икмәк китеп тора. Кичә алтынчы урдуны пароходлар илә Бандырма һәм Кәлибулигә күндерделәр. Бсзнен номерда тора торган һәм гаскәр вә әрзак күндерү илә мәшгуль булган йөзбашы бер әфитсәрнен сөйләвенә караганда, хәзерге көндә Чаталжада ике йөз илле мен, Чанаккалада сиксән мең. Кәлибулидә дә йөз мен кадәр гаскәр бар. Дүртенче көн Чаталжага Германиядән яңа килгән туплар илә өч поезд ат күндерделәр. Шулай ук кичә Чанаккалада да бер пароход илә сыгыр һәм үгезләр күндерелде. Анатолиядән һәр көн көтү-көтү атлар килеп тора. Әгәр бундан соң сугыш башланса, төрекләр үзләренең җинәчәкләренә тәмам ышаналар Әдернәдән килгән гелеграмнарда анларнын бирешергә ниятләре юк икәнлеге анлана һәм азык вә сугыш яракларына ихтыяҗлары юк икәнлеге күренәдер. Х Истанбулда тәэссеф ителәчәк бер нәрсә бар исә. ул да—хөкүмәт идарәсен үз кулларына алу. яхуд та үз кулларында калдыру өчен ике партия арасында булган көрәшләрдер Хәтта өченче көн кич садрел-әгьзам Камил пашанын жанына касд итү кадәр дә (һөжүм итү кебек) бер эш булган Шул сәбәптән Истанбулда идарәи горфия (военное положение) дәхи дә куәтләнде. Әүвәлдә идарәи горфия кич сәгать уннан башлана иде. хәзер кич сәгать тугыздан сон урамнарда Йөрү мәмнугдыр (тыелгандыр). Төркиядә бунын өстенә янадан бер унгайсызлыклар вөҗүдкә килергә тора. Сонгы көннәрдә Әрмәнстан һәм Сурия мәсьәләләре мәйданга чыкты Бу вилайәтләрдә булган халыклар да үзләренә автаномия телиләр Шул сәбәптән Төркия бу тарафларга да гаскәрләр күндереп, үзенен куәтен бүлергә мәҗбүрдер X станбул гади күренешкә кереп бара. Әүвәлдәрәк христианнарга гәжавехләр булу (һөҗүмнәр булу) куркусы илә башларына фәс кигән кешеләрнен күбесе, фәсләрен салып, эшләпә, силиндр вә катилүкләрен киделәр Сонгы көннәрдә атлар да күбәйде Анатолиядән бик күп атлар китерелде Мин килгән көннәрдә күренгән ияр илә җилкәләре чиләнгән атлар хәзер бер дә күренми Гаскәрләрнең атлары һәркаюсы таза Бср-ике көннән бирле гаскәр күндерү эшләре дә азайды Чөнки сугыш булган тәкъдирдә дошманнарга янә каршы торырлык гаскәр тәкмил ителде (булдырылды) Гаскәр арасында холера хасталыгы да тәмам бетте Хастаханәләрдә мәҗрухлар бер дә калмады Гаскәриен мадли җәһәтләре яхшыланган шикелле, мәгънәви җәһәтләре дә бик яхшыланды Хәзер гаскәрдә дә. халыкта да сугышка иштиһа (караш-кызыксыну) бик зурдыр Янадан сугыш булган тәкдирдә дошманнарны жииәчәкләрендә төрекләр шөбһә итмиләр «Хәмидия» пароходының Шира атаулары янында зур эшләр күрүе төрекләрне бик шатландырды Төрекләрдә «Хәмидия» парохолынын командиры Рәүф бәкне бик мактыйлар, анын берничә мәртәбәләр күрсәткән каһарманлыкларын бик мәдех итәләр Узган шимбә Чанаккала бугазының тышында булган диңгез сугышларында һәр икс тараф көймәләрендә дә хили һәлакәт һәм зарарлар булган. Грециянең бронинос. крейсер һәм минаносларында зур зарарлар булган шикелле. Төркиянен «Тургуд рәис* илә «Барбарос Хәйретдин» пароходларында да хили зарарлар булган «Барбарос Хәйретлин*нсн гүвәртә (палуба)сы бераз җимерелгән шулай да булса сугыш сафыннан чыгарлык дәрәҗәлә түгел һәр ике тарафтан да үлгән һәм җәрәхәтләнгән кешеләр күп булган Мәҗрухларны Рәшил паша исемле хастаханә пароходы илә Терсанә хастаханәсенә китерделәр Гәэитәләр һәр нә кадәр 70 кадәр генә мәҗрух килде дип язган булсалар ла. асылда мәҗрухлар икс йөздән Зиядәдер (артыктыр) Бу сугышта ике тараф та. бер-бсрсен артыннан кумыйча, кире чигенергә мәҗбүр булдылар «Хәмидия» крейсере командирынын каһарманлыгын һич мактап бетерә алмыйлар Япа- ялгыз үзе генә Юнан суларына барып, андагы Шира лиманын тупка тотып, бер крейсерне батырды һәм күмер деполарына күп зарарлар китерде Юнаннар Солониктагы гаскәрләрен пароходларга төяп диңгез тарикы (юлы) илә Я гая тарафларына күчермәкче иделәр, ләкин «Хәмидия» пароходының тәжавезләреннән куркып, гаскәрен корылан күндерергә мәжбүр булды Төркия Әдернәне бирергә һич разый булачак түгел иде һәм сугышырга да тәмам хәзер иде ләкин Русиянен эшкә килеп катнашуы вә «Болгариягә Әдернәне бирмәсәнез. җитди эшкә керешәчәкме з». дип тәһдил итүе, анын өстенә. Итнлафы мөсәлләс (Өчлек берлеге Антанта 1904-07, 1919 елларда гамәлдә булган Россия. Англия. Франция арасындагы берлек) әгъзаларының Русиянен бу хәрәкәтенә разый булулары вә бу хәрәкәткә каршы итгифакы мөсәлләс әгъзаларынын ла сөкүт итүләре Төркиянс хәвефкә төшерде. Төркия хөкүмәтен каушатты Әүвалдә сугыш тарафдары булып язып килгән һәм мөттәфикъ (союздаш, фикерләш) хөкүмәтләргә бер карыш йир бирергә разый булмаган гәзитатәр сонгы нота бирелгән көннән башлап солых тарафлары була башладылар Кичә чыккан «Аклам» гәзитәсе буны ачыктаначыкка язды «Мадамки Русия безгә каршы төште. И Мадакмки итилафы мөсәлләс әгъзалары анын тарафдарыдыр, Иттифакы мөсәлләс (Германия. Австрия-Венгрия, Италия катнашында төзелгән өч держава берлеге 1882—1914 елларда гамәлдә була) әгъзалары да безнен файдамызга тавыш бирмиләр, безнен өчен үзләренең кәефләрен бозмыйлар, безгә дустлык күрсәтмиләр, шулай булып торганнан соң, безнен ул кадәр куәтле зур мәмләкәтләргә каршы тору ихтималымыз булмаганлыктан, анларнын сүзләрен тыңламый чарамыз юктыр Әгәр без анларнын киңәшләрен тотмыйчы сугышсак һәм ул сугышта галиб булсак та, дәвале мөгаззама безнен файдамызга һичбер эш эшләмәячәк һәм дә үзләренең морадларына муафикъ рәвештә безгә хөкем итәчәкләр. Әгәр дә (Хода күрсәтмәсен!) без җинелеп куйсак, ул заманда безнең мөкәллифләремез (җавап алучыларымыз) бездән дәхи дә артыграк нәрсәләр таләп итәчәкләрдер. Безнен хәзерге көндә һичбер дуст дәүләтләремез юктыр. (Әгәр булса, без анларга ышанып, бәлки, бер эш күрә алыр идек.) Дустларымыз булмаганнан сон. алты зур дәүләтләрнең кәефләрен җибәреп, янадан сугыш башлау безнен өчен файдалы булмаячактыр»,—ди Дәүләтләр тарафыннан тәкъдим ителгән нотага каршы Төркия хөкүмәте үзенең җавабын иртәгә бирергә тиештер. Бу нотага жавап бирү хакында киңәш өчен Төркия хөкүмәте Мәжлесе әгьян (дәүләт җитәкчеләре мәҗлесе) әгъзаларыннан, шаһзадәләрдән һәм төрле эш башында булган зур мәэмурләрдән гыйбарәт булган бер «Мәжлесе миллия» ясады. Төрекләр бунларны хили тәнкыйть итәләр. «Бу эш канун әсаси һәм мәшрутият кануннарына мохалиф (төп закон һәм конституция законнарына каршы) бер эштер. Буңа итәгать итү безнең өчен лазем булачак бер эш түгелдер»,—диләр. Ләкин хөкүмәт буна карамады. Кичә Мәжлесе миллия җыелды, ләкин хәзергә кадәр нәтиҗәсе мәгълүм булмады. Гәзитәләрнең язуларына караганда, нотага каршы биреләчәк җавап лаихәсенең мәтенендә (проектының текстында) Әдернә шәһәре хосусый бер идарә илә идарә ителә торган бер шәһәр булуга һәм дә Бәхре сәфид (Ак диңгез. Төрекләрдә Урта диңгез шулай атала.) атауларының автономияле җирләр булып калуына ризалык күрсәтелә имеш. Истанбул вә әтрафында һавалар гаять начар, юеш вә ягмурлы булганлыктан, гаскәрләрнең хәлләре бик уңгайлы түгелдер. Бу көнгә кадәр Мөһаҗирләрнең Анатолиягә урынлаштырып җителә алмаганнары чатырлар астында яшиләр иде, хәзер анларнын һәммәсе Әдернә капусы әтрафындагы жамигьлар илә солтан Әхмәд җамигъларына җирләштеләр. Мәйданда хәзер бунларнын бала-чагаларын һәм йорт әсбабларын төяп, үгезләр җигеп килгән арбалары гына калды Бунда килгәннән соң үгезләрен дә яхшы бәһаләргә сатып бетерделәр. Буйларга хөкүмәттән һәркөн икмәк һәм он бирелеп тора. Кырык кәлисә. Лүләбургаз, Чиркәскөй, Чүрлү һәм Чаталҗа мөхарәбәләрендә булган бер меңбашынын сөйләвенә караганда. Чаталҗанын аргы ягындагы авылларның һичберсендә һичбер мөселман калмаган: һәркаюсы кайда качып киткәннәр. Мөселманнар калмаган шикелле, ул тарафларда һичбер хайван да калмаган. Әүвәлдә сөттән ясала торган нәрсәләрнең һәркаюсы шул тарафлардан, хәтта Болгариядән килә икән, хәзер ике араны мөхарәбә мәйданы бүлгәнлектән, бундый нәрсәләр һич килми. Әүвәлдә укасы җиде-сигез грошка сатыла торган пинир (сыр)лар хәзерге көндә унсигез-егерме грошка житте. Ул тарафлардан куй килмәү сәбәпле, итнең дә кадагы кырык тиен булды. Бу көннәрдә Әнвәр бәкне күрү максаты илә ханәләренә киттем. Үзен өйдә тугъры китерә алмадым исә дә, атасы илә бер ярты сәгать кадәр мөзакәрәләрдә булындым (сөйләштем) Әнвәр бәккә бер дивизия гаскәрне командовать итәргә биргәннәр. Әгәр сугыш булса, Чаталҗа мөхарәбәләрендә иштиракь итәчәк (катнашачак). Әнвәр бәкнең Шәех Сәнүси кызына никахланган дигән хәбәрләр ялган икән. Сәнүсинен һичбер кызы юк икән. Шулай да. гәрчә пәдәре тәсдыйк кыйлмаса да (атасы расламаса да), әгәр солых булса, Әнвәр бәкнең яңадан Траблискә китәчәген сөйлиләр. Әнвәр бәк Наполеонга тәкълидне (ошауны, иярүне) сөя торган бер кеше булса кирәк, чөнки без утырган бүлмәсендә Наполеоннын төрле вөсгатьләрдә (муллыкта, иркенлектә) төшерелгән кыяфәтләре бик күп. XI Төркиядә зур үзгәреш әҗлесе миллия җыелганлыгы хакында узган мәктүбтә язган идем Мәҗлесе миллиянен дә Әдернәне һәм атауларны биреп килешү ягында булганлыгын да бераз аңлаткан идем Мин ул мәктүбне почтага биргән заманнарда Вәзирләр шурасы (министрлар советы) кинәш мәҗлесендә иделәр Бу мәҗлес—актык мәҗлес иде Анларнын ни сурәттә жавап бирәчәкләре дә әүвәлдән үк билгеле иде Ягъни анлар Әдернә һәм атауларны биреп булса да килешү тарафында иделәр һәм шул көн өйләдән сон сәгать дүрттә Хвстрия сәфиренә жавап та бирәчәкләр, эш тә бетәчәк иде Гәрчә электән Иттихад фиркасенә мәнсүб адәмнәр вәзирләр кабинетын алмаштырырга тырышалар икән дип ишеткән булсам да, бу көн солыхнамәгә имза итәчәкләренә шөбһә итми идем. Шул сәбәптән узган мәктүбне рус почтаханәсенен ящигенә салган вакытымда, бу мәктүб инде минем актык мәктүбем булыр, киләчәк почта пароходы илә Русиягә китәрмен, дип хәтеремә килде Почтаханәдән чыгып ашханәгә, аннан да номерыма килдем. Анда үземнең белгән бер аркадашым илә бер сәгать кадәр сөйләшеп утырдым Утыра торгач, колагыма «Садыре әгъзам», «Әнвәр бәк» дигән сүзләр ишетелә башлады «Тукта әле, карыйк, нәрсә сөйләшәләр икән»,—дип тышка чыктым, анда: «Бабы галидә (госманлы дәүләтендә хөкүмәт урнашкан йорт, (Олугь йорт— Высокая Порта) хәзер кыямәт! Камил пашаны хәзер урыныннан төшерәчәкләр. Әнвәр бәк Мабейингә (төрек солтаны сарае) киткән»,— диделәр. Тиз генә номердан чыгып Бабыгалигә йөгердем Мин барганда Бабыгали урамы һәм Бабыгали ишек аллы бөтенләй халык илә тулы иде Аздан ун мең кадәр халык бар иде. Бабыгали бинасының баскычларының ике тарафларына икс мәшрутият флаклары күтәргәннәр, хатиблар каты-каты нотыклар сөйлиләр Халыклар да: «Яшәсен Әнвәр бәк!»—дип кычкыралар Бер-бер артлы тәкбирләр әйтәләр Бер автомобиль килде исә: «Иштә Әнвәр бәк килер Яшәсен Әнвәр бәк! Яшәсен милләт! Яшәсен мәшрутият!»—дип кычкыралар Мин бу вакыйгаләрнен тәфсыйлатын анлату өчен Әнвәр бәк илә Бабыга- линен эченә кергән кешеләрнең сүзләрен нәкыль итәчәкмен (сөйләячәкмен). Мин бу вакыйгадан сон Әнвәр бәк илә эчкә кергән өч кеше илә күрешеп сөйләштем Анлар мина вакыйгане ошбу түбәндәге рәвештә хикәят иттеләр Төрек милләте Кырык Калисә мәгълүбиятеннән (жинелүдән) бирле хәзерге хөкүмәт ияләренең эшләреннән мәмнүн түгел иделәр. Ничек итеп булса да бу кабинетны күздән төшерергә уйлыйлар иде «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасенең әсхабе (хужалары, әгъзалары) лә бу фикер илә мәшгуль иде Итгихадчылар бер айдан бирле бу кабинетны ничек итеп истигьфа кыйлдырунын (хезмәттән азат иттерүнең) юлларын уйлап, анын хакында тырыштылар Сонгы һәфтә эчендә бу ижгиһад дәхи дә куәтләнде Хәтта узган һәфтәдә берничә (кеше) Садыре әгъзам Камил пашага кереп, анын истигьфа итүен таләп иттеләр Ул заман Камил паша үзенен хәйләкәрлеге илә котылып калды Аннан сон итгихадчылар яңадан яхшырак уйлашып, ү-зләренә бер план тәртип иттеләр Бабыгали әтрафында сакчылык ләвазимен әда кыйла (хезмәтен башкара) торган гаскәриләрнең һәммәсен итгихадчылардан куйдылар Бабыгалигә якын йортларның тәрәзәләренең һәрберсенә дә тәмам коралланган дүртәрбишәр адәмнәрне җирләштерделәр Соңра бу эшләр тәмам булгач, бүген өйләдән сон ике ярым сәгатьтә Әнвәр бәк. сабикъ дахилия вәзире (элекке зчке эшләр вәзире, министры) Талгать бәк. Җамал бәк хөррият вакыйгаләрендә Әнвәр бәк кадәр үк каһарманлык күрсәткән Мостафа Нәжип бәк һәм Төркиянен иң мәшһүр хатибларыннан саналган Наҗи бәк. Нур Госмания ждмигъсы янындагы «Икъбал» кыйраәтханәсенә (уку залына) килеп, бер-берсе илә күрештеләр «Иггихад вә тәрәкъкый» фиркасенә мәнсүб адәмнәргә М дә әүвәлдән шифрлы телеграммалар илә хәбәрләр бирелгән иде. Иштә, тәмам ике ярым сәгатьтә Әнвәр бәк атка атланып, башкалары да жәяү уларак Бабыгалигә хәрәкәт иттек. Бабыгалигә барып җиттек. Аның ишек алдына кердек. Андагы гаскәриләр һәммәсе иттихадчы булганлыктан, безгә һичбер төрле мәмнугат күрсәтмәделәр. Аннан уздык. Без, Әнвәр бәк илә унбиш кеше, баскычлардан югары чыгып, Бабыгалинен ишеген ачтык. Нәкъ шул заманда Садарәт йаурларыннан (баш вәзир адъютантларыннан) Нәфиз бәк (Арнаут гыйсъяннарыннанда, Албан баш күтәрүләрендә ин әүвәл башлап алга чыккан бер кеше) илә садарәт йаурларыннан Тәүфыйк бәк безгә каршы ата башладылар. Без дә анларга каршы аттык. Анларнын икесен дә җиргә төшердек, фәкать анларның аткан жәдрәләреннән безнен хөррият каһарманнарыннан Мостафа Нәжип бәк вафат булды. Соңра без янә алга таба атладык. Шул заман револьвер тавышларын ишетеп тышка чыккан Бәхерия назыйры (хәрби диңгез флоты башлыгы) Назыйм паша, безгә каршы револьверын чыгарып, Әнвәр бәкне үтерергә теләде Безнең программамызда үзләре модафәга итмәгән (каршылык күрсәтмәгән) тәкъдирдә һичкемгә жәдрә ашату маддәсе юк иде. Ләкин ни эшләмәк кирәк, әгәр без атмасак. ул атып Әнвәр бәкне үтерәчәк иде. Шуның өчен без сабыр итә алмадык, бердән атып, Назыйм пашаны үтердек. Ул үлгәч, башкалары йомшардылар. Әнвәр бәк анларның каршысына килде. Анлар да унике адәмнән гыйбарәт иде, шул дәкыйкадә Әдернә һәм атауларны биреп солых ясарга имза итәчәкләр иде Австриянең сәфире дә шунда жавап алуны көтеп тора иде. Әнвәр бәк килеп, солых могаһәдәсе (солых договоры, килешү) хакында язылган бу кәгазьләрне кулларыннан алып жыртып ташлады, һәм үзләренә истигьфанамәләрен (эштән азат итүне сорап) язарга әмер итте. Бичара картлар курыктылар, үзләренен истигъфанамәләрен яздылар. Әнвәр бәк ул истигьфанамәләрне алды да тышка чыкты, соңра Бабыгалине саклый торган командирны чакырып: «Хәзер һәммә эш бетте, сез рәхәт булыныз, халыкны голуянга китермәңез (халыкны шомландырмагыз). Мин хәзер килермен»,— диде. Һәм дә халыкка хитаб итеп: «Сез моңда бераз мине көтеп торыгыз, мин Мабейингә китеп, аннан сезгә яңа бер Садыре әгьзам китерәчәкмен»,—дип, автомобильгә утырып сарайга китте. Бу вакытта Бабыгалинен алдында берничә мен халык бар иде. һәркаюсы иске вәзирләргә нәфрәт итәләр иде, хәтта харижия вәзире (тышкы эшләр вәзире) әфәнденең яңагына да менеп төшкән кешеләр булгалады»,—дип сөйләде. Иштә, шул вакыйгадән сон халык арасында яңа бер рух кузгалды, һәр тарафтан тәкбир тавышлары ишетелә башлады. Халыкның кайсы жылый, кайсы шатлана, төрле-төрле хатиблар баскычка чыгып хәйрәтле (хисчән) нотыклар сөйлиләр. Бер заман «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасе тарафыннан тәнбиһнамәләр (кисәтү хатлары) таратыла башлады. Ул тәнбиһнамәләрдә мохтәсарән (кыскача) ошбу сүзләр язылган иде: «Без Траблистә италияннарны җиңеп сугышкан бер заманда Шимали Арнаутлыкта берникадәр явызларның хөкүмәт хилафына (хөкүмәткә каршы) кабызган явызлык утларын сүндерер өчен җибәргән гаскәрләремез арасыннан бәгъзе бер әфитсәрләрнең ачыктан-ачык гасыйларга (фетнәчеләргә) иярүләре һәм Жәнүби Арнаутлыкта (Көнья Албаниядә) шул ук максуд илә кораллары илә качып китеп, безнең хариҗи сугышларымыз эченә дахили сугышлар арттырулары безне хафага төшерде Шул заманнарда Сәгыйт паша кабинеты куәтсез саналып, аның урынына Мохтар паша кабинеты тәшкил ителде. Бу кабинет ясалгач, һәркем рәхәтлек башланыр дип өмид иткән иде. Ләкин бу кабинет та гасыйларга каршы бер эш тә эшли алмады Аның эш күрә алмавыннан файдаланып, гасыйлар ин әүвәл Приштинә. соңыннан Эскүбкә кереп, хөкүмәт Мәэмүрләрен урыннарыннан төшерү шикелле азгынлыкларда булдылар. Хөкүмәт бунларга каршы бертөрле тәдбирләрдә дә булмады. Шул сәбәптән хөкүмәтемезнен бу йомшаклыгы анларнын иштиһаларын (теләк, аппетит) тагын да бер кат арттырды. Әхмәд Мохтар паша кабинеты, бунларга каршы берсүз сөйләмәү өстенә. мәшрутият кануннарына хилаф уларак Мәҗлесе мәбгусанны (депутатлар мәҗлесе, парламент) да таратты Хасиде (нәтижәсе) генә, Төркиянен ул замандагы кабинеты үзенен дошманнары каршында куәтсез икәнлеген билфигыль (чынлыкта) күрсәтте Ул заманнарда шундый гафләтләр (гамьсезлек) эшләделәр ки. Балкан хөкүмәтләре безнсн илә сугышлар өчен дип гаскәр хәзерләгән бер заманнарда безнен вәзирләремез йөз егерме мен кадәр низами (регуляр) гаскәрләремезгә Рум иленнән (Төркиянен Европа өлешеннән) өйләренә кайтырга рөхсәт бирделәр. Әгәр дә сугыш башында бу гаскәрләр илә дошманга каршы торган булсалар иде. безнен талиб булучылыгымызда һичбер шөбһә юк иде Шул ук вакытта хөкүмәтебез янадан бер ахмаклык күрсәтте: Рум иле рәдифләрен (Европа өлешендәге запаста торган гаскәриләрне) җыеп маневрлар ясап маташты Русия Болгариягә язга кадәр сугыш башламаска киңәш биргән булса да. Болгария, без мондый унгайлы заманны тагын күрә алмабыз, бундый кабинет янадан кайчан булыр, дип. сугыш башлады. Безнең әүвәлдән үк Балкан хөкүмәтләренә каршы хәзерләнеп куйган планнарымыз бар иде. Ләкин Мохтар паша кабинеты илә аннан соң килгән Камил паша кабинеты буна игътибар итмәделәр. Анлар фәкать үзләренә мохалиф (каршы) булган фирка кешеләрен тәүкыйф (тоткын) итү белән генә мәшгуль булдылар. Габделхәмид заманындагы шикелле хафияләрне (шымчыларны, агентларны) вөҗүдкә китерделәр. Сугыш мәйданында да кулыннан бер эш килми торган командирлар куйдылар. Чаталжа сугышында без талиб булган булсак та, анлар, аңа карамыйча, мөтарәкә ясап (вакытлы килешү ясап), солых гакыд итү өчен (солых төзү өчен) Лондонга вәкилләр күндерделәр. Лондонда булган мәҗлесләрдә дә безнең мөрәххәсләремез (вәкилләребез) йомшаклык күрсәттеләр. Шул сәбәптән безнен дошманнарымызнын күңелләре үсеп, бездән күп нәрсәләр сорый башладылар Камил паша кабинеты да моңар ризалык күрсәтте. Әгәр дә без бераз сабыр иткән булсак, безнең Әдернә дә. атауларымыз да кулдан киткән булачак иле Без буна сабыр итә алмадык. Шуның өчен һәрбер бәлане күз алдымызга алын мәйданга чыктыкТаратылган пракламания шуннан гыйбарәт иде. Халык буны бик яратып укыды, һәр тарафтан хәзерге вәзирләр кабинетына нәразыйлык изһар ителә иде (ризасызлык күрсәтелә иле). Бер заман автомобильләр тавышы ишетелә башлады. Әнвәр бәк килде. Халык аны тәмам күкләргә очырачак дәрәҗәдә күтәреп, кул чабып «Яшәсен Әнвәр бәк!»—дип каршы алдылар Әнвәр бәк: «Шат булыныз! Хәзер кабинет алмашынды. Махмуд Шәүкәт паша Садыре әгъзам булды. Бундан сон дошманга арка бирмәмез-.-дип, берникадәр сүзләр сөйләп. Бабыгалигә керен китте Аннан сон Мабейин Кятибләре (Солтан сарае секретарьләре) килеп, эчкә керен, солтанның ирадәсен (карарын) укыдылар. Айлардан берничә дәкыйкадан сон янә бер автомобиль илә Мәхмүд Шәүкәт паша Бабыгалигә килде. Халык аны янәдән бик зур шатлыклар илә каршы алдылар Аны кочакладылар, үптеләр, кул өстендә Бабьи.иш эченә керттеләр. Соңра Шәүкәт паша янәдән чьнып. берникадәр халыкка кыскача бер нотык сөйләгәннән соң. акларның таралуларын үтенде Халык га итагать игеп (буйсынып) таралды. Халык тарал' аннан сон Мәхмүд Шәүкәт паша төн буена кабинетны алмаштыру хакында киңәшләр илә мәшгу п. булмыштыр. Бүген иргә илә чыккан гәзитләрдә вәзирләр кабинетының тәмам үзгәргәнлеге күренде Хәзерге Теркин кабинеты ошбу адәмнәрдән (ыйбәрәггер Садыре әгъзам һәм хәрбия вәзире (баш вәзир һәм хәрби министр) мәшһүр Мәхмүд Шәүкәт наша. Шураи дәүләт рәисе (дәүләт советы рәисе) принц Сәгыйд Хәлим паша. Дахилия назыиры (эчке эшләр министры)—Хаҗи Гадел бәк; Хариҗия назыиры (тышкы эшләр министры)-сабикь Афина сәфирс ( Афинадагы элекке итче) Мохтар бәк. Бәхрня вәзире (хәрби диңгез флоты министры)—Черексулы Мәхмуд паша. Гадлия вәзире (хокук министры) сабикъ И стан бул валисс (губернаторы) Ибраһим бәк. Мадия назыЙры (финанс министры)—диване мөхасәбат рәисе (финанс бюджет идарәсе рәисе) Рәфгат бәк; Вәкыф назыйры (дәүләт милке министры)—Хәйри бәк; Тижарәт һәм зирагать (сәүдә һәм авыл хужалыгы) назыйры—сабикъ Айдин вилайәте валисе Җәлал бәк; почта вә телеграф назыйры— сабикъ Сарай вә хан мөтасаррифы (управляющий) Шакири бәк; Нәфәка назыйры (көнкүреш тәэминаты министры)—Бәсария әфәнде; Шәйхелислам Фәтваи (дини эшләр башлыгы, фәтвалар бирүче)—Әмин Әсгад әфәнде. Кабинет алмашынганнан сон жәраян (үзгәрешләр хәрәкәте) башланды. Төркия хөкүмәте Әдернә илә атауларның мохалифләр кулына китүенә һич разый булмыйлар. Әгәр дә мохалифләр бу җирләрне сорый торган булсалар, сугышырга да хәзерләрдер. Гаскәр арасында да рух күтәрелде. Кабинет алмашынганны ишеткәч тә Чаталҗадагы гаскәрләр шенлекләр ясап (тантаналы рәвештә) бәйрәм иткәннәр. Гаскәрләр Мәхмүд Шәүкәт паша илә Әнвәр бәкне бик яраталар, һәркаюсы анлар өчен җаннарын фида кыйлырга хәзерләрдер. Соңгы көн хатирәләре ина Истанбулдан сугыш башланыр көндә генә чыгып китәргә тугьры килде. Безнең пароходымыз кузгалып киткәндә сугыш башланырга сигез сәгать кенә калган иде. Шулкадәр аз вакыт калган булса да, Истанбулда зур тәбдил (үзгәреш, алмашыну) күренми иде. Фәкать тимер юл стансиясе тирәсендә генә гадәттәгедән артыграк хәят күренә иде. Чөнки бу көнгә кадәр Төркия сугыш өчен кирәк булган нәрсәләрнең һәммәсен алдан хәзерләп бетереп куйган, кирәк булган ризыклар вә сугыш яракларын Чаталжа сугыш мәйданы илә Кәлибулигә җибәргән иде. Анатолия тарафындагы шәһәр вә стансияләрнен һәрберсендә запас гаскәр вә ризык бик күп булса да, бунлар—лазем булуларына карап кирәк кадәр урыннарына озату өчен хәзерләнеп куелган нәрсәләрдер. Сонгы көннәрдә булган инкыйлабтан соң Истанбулнын күренешләре хили үзгәрде, һәр җирдә гаскәрнең йөзендә бер җилдият һәм өмид галәмәтләре күренә иде Төркия гаскәренең хәзерге комайдайларына инабәтләре (ышанычлары) бик зурдыр. Анлар бу сугышта үзләренең талиб булуларына ышаналар. Әҗнәби гәзитәләр (чит ил газеталары) Чаталҗадагы гаскәрләрне йөз алтмыш мең генә дип күрсәтсәләр дә. төрекләр гаскәрләренең ул микъдардан күп артык икәнлеген дәгъва кыйлалар. Бу дәгъваның хаклы булуын да уйларга мөмкин. Чөнки бу көнгә кадәр Истанбулдан Чаталҗага һәркөн бер поезд яңа пешерелгән икмәк җибәрелеп торадыр иде. Поездны егерме вагоннан гына һәм һәр вагонда ун мен укадан гына (бер ука өч кадак) икмәк фарыз кыйлсак та, Чаталжада ике йөз мең кеше булганлык күренеп торадыр. Шул сәбәптән бундагы гаскәрнең ике йөз мең кешедән артык булуы ачык аңлашыладыр. Төрекләр соңгы көннәрдә тәмам сугыш тарафдары булып әверелделәр. Үзләренең әзерлекләренә тәмам ышаналар. Һичбер солыхтан бәхәс кыйлган кеше юк. Сугыш акчасыз була торган нәрсә түгел. Аның өчен күп акча лазем. «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасенең комитетына якын адәмнәрнең ышандырып сөйләүләренә караганда, төрекләрнең хили заманнар сугышырга җитәрлек акчалары бар имеш. Бер җәһәттән караганда бу сүзләрнең дә тугьры булуы уйланадыр. Чөнки кулларында акчалары булмаса. солыхны ясарга бу кадәр каршы тормаслар һәм үзләрен дә бу кадәр хәвефле юлларга сукмаслар иде. Сонгы заманнарда төрекләр көн-төн туктамый Чаталҗадагы истихкямнәрне (хәрби ныгытмаларны, крепостьларны) ныгыту илә мәшгуль булганнар. Бу җирләрдә гаскәрләрнең истирахәтләре (ял итүләре) өчен лазем булган әсбабларны хәзерләгәннәр. Соңгы заманнарда бу тирәләрдә һавалар бик начар булганлыктан, гаскәрләрнең рәхәте өчен лазем булган тәдбирләрне кыйлганнар. Шул сәбәптән, М һавалар никадәр бозык булса да. хасталыклар әүвәлдәгедән артык түгелдер. Ләкин соңыннан килгән хәбәрләрдә болгарларнын Чаталжадан бик күп эчкә чиген тәнлекләре күренәдер. Төрекләр, әлбәттә, артларыннан анларны тәгькыиб итәргә (эзәрлекләргә) мәҗбүр булачаклардыр Арттан куып барганда ул истихкямнәрне ташлап китәргә тиеш буладыр. Бу эш. әлбәттә, төрекләр өчен җиңел булмаячак Соңгы инкыйлабның гаскәргә ни рәвешчә тәэсир иткәнлеген югарыда язган идем. Бу эшләр гаскәрләргә гүзәл тәэсир итсә дә. төрекләрдән башка кавемнәргә агырырак тәэсир итте Айлар солыхмын тизрәк булуын телиләр иде. Ләкин эш анларнын теләгәннәренчә булып чыкмады. Төрекләр Әдернәне бирүгә һичбер төрле разый булмадылар. Теркин өчен нәкыс (кимлек) булган бу солыхны ясаудан үлү артыграктыр, диделәр. Сонгы көннәрдә булган кабинет алмаштыруга да халыкта булган шул рух һәм шул хис сәбәп булды. Төрекләрдән башка кавемнәрнең тизрәк солыхны теләүләренең сәбәпләре дә бик мәгълүм, чөнки анларнын әксәре сәүдә вә тижарәт (сәүдә һәм алыш- биреш) адәмнәредер, сугыш булу аркасында тижарәт торгын. Алыш-биреш начар, харижи тижарәтләр бик аз. Күп тижарәт фирмаларының шартлауларының сәбәпләре дә шуннандыр Мувәкъкать мосаләхә (вакытлы килешү) булу илә. үз ихтыярлары илә гаскәр уларак читтән килгән кешеләр, гаскәри киемнәрен чыгарып, үзләренең гади киемнәрен киенгәннәр иде Солых киселгәнлек мәгълүм булгач та бунлар яңадан гаскәр киемнәрен киеп, үзләренең хезмәт иткән полкларына китә башладылар Соңгы ике атна эчендә хастаханәләр бушаганнар иде. сугыш башланачагы мәгълүм булгач та, бик ашыгычлык илә янадан килүләре ихтимал булган мәҗрухларны кабул итү өчен хәзерлекләр башланды. Сонгы көннәрдә генә бушатылган жамигълар, әгәр кирәк булса, янадан хастаханәләргә әйләнде- реләчәкләрдер Кабинет алмашынганнан сон һәртөрле җәмгыять мөэссисләренсн мөрәххәсл әреннән (җәмгыять эшлеклеләре) гыйбарәт булган гомуми бер мәҗлестә Муафигы миллия (милләт кирәкләре) җәмгыяте тәэсис ителеп, һәйәтләр интилаб ителде (комиссия сайланды). Бу һәйәтләр һәркаюсы Төркияне коткару, аның мөстәкыйльлеген саклау өчен юллар эзләү вә аны вөҗүдкә чыгару өчен сумма хасыйл итү һәм җыелган суммаларны милләтнен мохтаҗ урыннарына сарыф игү илә мәшгуль булачактыр Халыкнын яңа вәзирләр вә яңа хөкүмәткә ышанганлыгы сугыш ихтыяҗы өчен иганәләреннән күренәдер Яна кабинет эш башына килү илә иганәләрнең микъдары ике өлеш артты