Логотип Казан Утлары
Роман

ИШЕЛЕП ТӨШКӘН БӘХЕТ

Икенче кисәк I ркыя ханым Илдарны алдына бастырып, әйләндерә-әйләнлсрә тикшерде. Энә-жептән яна гына төшкән кием-салымда һәр жөйнен үз урынында икәнен белсә лә. барысын да кат-кат күздән кичерде Пиджагынын җыерылган җирләре юкмы, галстугының төене артык зур булып, чекрәеп күзгә кереп тормыймы9 Күлмәге яхшылап үтүкләнгәнме’ Аяк киемнәрендә тузан әсәре сизелмиме'’ Хәзерге моданы анлап бетермәссең. ә югары даирәдәгеләр бу мәсьәләдә консервативрак була Алар Париждан яисә Лондоннан нинди мода җилләре исүгә бик үк карап тормый Дипломатик даирәләрнең үз кануннары Ә ал арны исә Оркыя ханымга аңлатып торасы юк Шулай да тәэсирләрен кем белән дә булса уртаклашасы килде бугай, үзенә ярдәм итәргә дип күршедән кергәләп йөрүче кызга сораулы караш ташлады. —Йә. әйт әле. мисс Марта, синен күзенә берәр җитмәгән җире чалынмыймы’—диде ул эчке горурлыгын сиздермәскә тырышып Мартанын йөзенә елмаю җәелде О o' Кияү егете кебек, -лиле ул баш бармагын өскә тырпайтып. - Мондый егет янына бүген үк туй күлмәге киеп янәшә басарга ә гермен һы.— дип куйды Оркыя ханым һәм инде күптәннән кияүгә чыгарга хыялланып га. һаман тинен таба алмыйча картаеп баручы кызга елмаеп бармак янады Кара аны. янәсе Күңеленнән генә уйлап куярга да өлгерле -Һы. кызыкай, мина ярдәм изәргә керәсең микән син. әллә кереп йөрүеңнең сәбәбе Илдарда микән9 » Тизрәк чыгып китү җаен каерган Илдар гына каш җыерды Әни. болай озаклап төпченсәң. минем гомердә өйдән чыгып китә аласым юк. диде ул ризасыхзыгын яшереп тә тормыйча-Әллә мине анда көтеп торырлар дип беләсеңме9 Улынын төз буй-сынына, чиста ак йөзендәге ирләрчә матурлыкка Ахыры Башы журналның 5 санында О тагын бер ямь өстәп кыйгачланган кара кашларына, иягендә аз гына беленеп торучы чокырга, Әмирханның яшь чакларын хәтерләтүче хәрәкәтләренә карап горурлык хисләре кичергән ана кешегә аның сүзләре корт чаккандай тәэсир итте. —Ничә тапкыр әйткәнем бар, минем белән инглизчә сөйләшмә,— диде ул кырыс кына. Мондый көннең ямен җибәрәсе килмәсә дә, улынын өйдәге кагыйдәләрне бозуына битараф кала алмады. Әнисенә каршы килүнең ни бәягә төшәсен яхшы белгән Илдар килешергә ашыкты, татарчага күчте һәм нәкъ сабый чакларындагыча сузып әйтте: —Ә-ә-әни-и, дим, ашыкканда мин шулай ялгышкалыйм инде, гафу ит. Бүген көннең нинди икәнен беләсең... —Шуңа күрә дә ашыкмаска кирәк. Һәр сүзеңне уйлап, үлчәп әйтәсе. Кем белә, бәлки безнең күптәнге, бик күптәнге хыялыбызның тормышка ашар вакытын якынайта торган көндер әле бу. Урыны җәннәттә булсын дип әйтә алмыйм, җәһәннәмдә икәнлегенә иманым камил, Йосыф Сталин үлгәннән соң беренче өметебез, ышанычыбыз бөреләнгән чак бу! Әтиеңнең дә, минем дә туган илләрне кайтып бер күрергә зар-интизар икәнне, шул көннәрне тилмереп көткәнне яхшы беләсең, улым. Анда кайтып килү сезнен өчен дә хаҗга баруга тин гамәл булыр иде. —Беләм, әни, беләм!—Илдар хәйләкәр елмаеп куйды.—Тик минем туган җирем анда түгел, Кытайда бит! Мин нишлим?.. —Алай димә, улым. Ата-анаңның туган җире—синең дә Ватаның, нәсел тамырың тернәкләнгән җир! Ул синен дә туган илен була. Атабабаларыбызның кендек каны тамган изге туфрак ул! Йә, ярый... Алдын- артын уйлап эш ит! Хатны үзенә үк бирә алмассың, әмма дәрәҗәлерәк, сүзе үтәрдәйрәк кеше табарсың... һәрхәлдә, инде дөнья күргән егетсең. Анысын гына үзең чамаларсың...—Оркыя ханым нигәдер авыр сулап куйды —И ходаем, ышанасы да килми, ничәмә-ничә еллардан соң бит... Ходаем сиңа тел ачкычлары бирсен! —Амин, шулай булсын, әни! Мин дә шуны телим. Йә, хәерле сәгатьтә. Мин кузгалыйм инде. Соңгы мизгелдә туктатуны күнеле тартмаса да, ана кеше гадәткә кергән йоланы үтәмичә кала алмады, инде ишек янына барып җиткән улына тагын эндәште: —Улым, дим, Илдар, онытып җибәрә язганмын, дога кылмадык түгелме соң? Догасыз мондый изге эшне башлап җибәрергә ярамас! Ана белән улы зал түрендәге кәнәфиләргә утырдылар һәм авыз эченнән генә дога сүзләрен кабатлап кулларын күтәрделәр. —Барысы да алла кулында. Хәерле сәгатьтә, улым!. Юлың уңа гына күрсен! Аллаһы тәгалә тел ачкычлары бирсен! Амин!—дип кабатлады Оркыя ханым тагын бер мәртәбә. Илдарны озаткач, әллә нишләп күңеле тулды, күзләренә тыгыла башлаган яшьләрен тыеп ирен читен тешләде. Кулъяулыгы белән күз читләрен сөртә-сөртә күңелендә җыелып килгән сүзләрне кабатлады: «Йа, хода, мондый көннәрне дә күрәсебез бар икән. Ничә еллар буе каңгырап, илләр, җирләр гизеп йөргәннән соң менә шушындый тормышка иреш инде. Иа, Ходаем, биргәнеңә шөкер. Инде моннан сон да рәхмәтеннән ташлама!» Көн әле башлана гына иде. Улы кайтмыйча, иренең кинәш-табышын ишетмичә җанына тынычлык таба алмаячак иде ул. Нәрсәгә генә тотынмасын, бер эшкә дә кулы ятмады. Күңелең өзгәләнгән, җаның бәргәләнгән чакта шулай булмый ничек булсын инде! Вак-төяк эшләрне мин үзем дә ерып чыгам инде, дип сылтау табып, Мартаны озатты да уйларына чумды. Ә уйлар өермәсе, йөрәккә яра булып яткан хатирәләр аны үтә дәһшәтле, шомлы кырык бишенче елның көзенә алып кереп киттеләр. Ул чактагы чарасызлыкны, Әмирҗан кулга алынганнан соң булган хәлләрне. Акчуриннар нәселенә берсе артыннан берсе ишелеп төшкән кайгыхәсрәтне һич кенә дә онытырлык түгел шул! Ниләр генә күрмәде дә, ниләр генә кичермәде Оркыя. Ерак Чәнчүндә. жиде ят арасында өч бала белән ялгыз калган яшь хатынның барып ялварыр кешесе дә. ярдәм кулын сузардай тугантумачасы да юк иде. Ярый әле милләттәшләр, кан-кардәшләр табылды. Алар ана бөтенләй егылырга, эт типкесендә калырга ирек бирмәде Чит илләрдә үз милләтен бигрәкләр дә якын, кадерле икән ул. Үткәннәр искә төшүгә Оркыя ханымның йөрәге калтырый башлады. Юк! Болай кул кушырып утырырга ярамый Нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Эш кенә, нинди дә булса шөгыль, хәрәкәт кенә яман уйлардан арындыра... Оркыя ханым урыныннан торып бер сәдәф баш даруы капты һәм болай да ялтырап торган бүлмәләрне җыештырырга, юеш чүпрәк белән өстәлләрне сөрткәләргә кереште. Әмиржаннын эш бүлмәсенә керде дә китап гулы шкафларны күздән кичереп бер генә минутка тукталып калды Әмиржан үз өстәлендәге кәгазьләргә кагылганны яратмый Ә Оркыя андагы тәртипсезлеккә үртәлә һәр кәгазьне, китапны матурлап, тигезләп куярга кирәк, дип саный Шунын өчен баштарак күпме сул була иле Хәзер инде Марта да. Оркыя ханым да өстәл яныннан читләтеп үтүне кагыйдә саныйлар. Чөнки андагы тәртипсезлек ул Әмиржаннын. чит кешегә аңлашылып җитмәсә дә. үз тәртибе, үз холкы дигән сүз. һәр кәгазен, һәр язмасын Әмирҗан кирәк чагында куйган урыныннан ялгышмыйча табып ала. Шулай да өстәлгә күз саласы итте һәм ире кулы белән язылган хатны кулына алды. Аны бергәләп әллә ничә тапкыр төзәткән, тикшергән булсалар да, тагын бер кат укыйсы, чит-ят колакларга анын ничек яңгыраячагын күз алдына китерәсе килеп китте. Ерак ватандагы түрәләргә адресланган, бүген Илдар аннан килгән дипломатларның бсрәрсснә тапшырасы хат иде ул. Кереш сүзләрне сикереп кенә үтте дә кан белән язылгандай тоелган юлларны укый башлады «Мөһаҗирларның бер өлеше Кытайда яши иде 1945елны совет гаскәрләре Маньчжуриягә керде Нәтиҗәдә андагы татарлар кулга алынып. төрлесе төрле елларга хөкем ителеп, лагерьларга озатылдылар. гаиләләреннән. балаларыннан аерылдылар. Демократия кануннарына күрә, инсаният йөзеннән бозар бер дә юкка кулга алынып, бер дә юкка җәфа чиктеләр һәрбер кешенең үзенә күрә шәхси фикере һәм шәхси карашлары булу бик табигый эштер. Ул карашлар яхшы карашлар булганда, аны гаепләргә һичкемнең хакы юктыр. Инде кыскача үзем турында Мин. Әмирҗан Хәсән улы Акчурин. 1912 елның 22 гыйнварында Казан губернасының Чистай өязендәге Чишмәбаш авылында туганмын Рәсәйдә Октябрь инкыйлабына кергәндә миңа нибары биш яшь б) зган. 1923 елда безнең гаилә Харбинга килде, ә 1933елда Чәнчүнгә күчтек 1945елны, совет солдатлары Кытайга кергәч. 26 августта Чәнчүндә мине кулга алдылар. Хәрби трибу нал ноябрь аенда хөкем карары чыгарды Шул хөкем карары җирлегендә дүрт ел Чита төрмәсендә утырдым. Аннары шул хөкем карарын үтәү йөзеннән сигез ел хезмәт белән төзәтү загерена билгеләндем Лагерьга җиткәнче Чита. Иркутск. Красноярск төрмәләрендә утырдым. 1945 -1949 елларда Решеты станциясендәге Красная Дага лагеренда. 1949— 1953е.иарда Иркутск өлкәсендә. Тайшет загерьларында тоткынлыкта булдым, аннары зесоповал участкысында Хөкем җәзасының сәбәбе- милләтчелек. Синъсзяндагы «Идел-Урал» төрки-татар җәмгыятендә сәркәтип булып низәү 1927- 1934 елларда татар җәмгыяте каршындагы яшьләр оешмасының идарә әгъзасы бу п. - Иде з Ураз- ирекле дәүләте турындагы фикерләрне тарату Коммунизм идеологиясе белән килешмәү, боларны милләттәшләр арасында уртаклашу, чыгышларда һәм газета битләрендә үткәрү, яшьләрне милли рухта тәрбияләү һәм башкалар. Ә чынында исә, сине татар булуың өчен хөкем итәбез, дигән фикер аңлашылып тора иде. Кытайда кулга алынганнан соң гаилә белән күрешергә дә рөхсәт булмады. Анда әтием Хәсән Фәтхулла улы, әнием Гайниҗамал Ибраһим кызы, сеңлем, кечкенә өч балам белән хатыным торып калдылар. Алар 1955 елны зур авырлыклар белән, зур михнәтләр чигеп, Төркиягә күчеп китә алганнар. Мин үзем бик озак еллардан соң гына алар янына, Төркиягә күчеп бара алдым. Бу юнәлештә миңа Төркия хөкүмәте һәм милләттәшләрем зур ярдәм күрсәттеләр. Шулай итеп мин гаиләм белән очрашу бәхетенә ирештем. Инде хәзер без АКШларында сыеныр җир таптык. Америкада—ирекле илдә яшәсәм дә, ерак ватанымда хаксызга рәнҗетелүем исемнән чыкмый Тоткын лагереннан азат ителгәннән соң мәңгелек сөргенгә сөрелдем, тора-бара ул срок ун елга калдырылды. Мин беркайчан да совет гражданлыгын алырга теләмәдем һәм сөргендә дә бернинди гражданлыксыз йөрдем. Минем белән бергә Синьсзяндагы «Идел-Урал» төрки-татар җәмгыятенең унике ел буе алыштыргысыз рәисе булган Фәсхетдин Гыйльман да кулга алынды һәм ул да сигез елга хөкем ителде. Аның хатыны Галия, кызы Мәүлия, улы Камил исемле иде. Аларның язмышы мәгълүм түгел. Сорау алган вакытларда безне төрлечә мәсхәрәләделәр, кыйнадылар. Гыйльман, җитмәсә, патша армиясендә офицер булган кеше. Аңа тагын да ныграк эләгә иде. Гыйльманның хатыны урыс милләтеннән, әмма ул мөселманлашкан, татарча да яхшы белә иде. Ире кулга алынганнан соң, бәлки, ул туганнары янына, Ворошиловка кайтып киткәндер. Ул үзе шул якныкы иде Кызы Мәүлия Хабаровскида мәктәптә чит тел укыта, дигән хәбәр бар иде. Харбиндагы татар җәмгыяте рәисе Хәбибулла Сәләев 1945 елны шулай ук кулга алынган һәм, ул газапларны күтәрә алмыйча, юлда ук вафат булган. Моһаҗирлыктагы татар зыялыларының каймагын тиз арада сөзеп алдылар. Безнең җәмгыятьнең бөтен үзәге кулга алынып хөкем ителде. «Идел-Урал» төрки-татар җәмгыятенең Мукдендагы мәркәзе җитәкчеләре—Әхмәтша Гыйззәтуллин, Ибраһим Дәүләтгилде, Рөкыя Дәүләтгилде (Мөхәммәдиш) һәм башкалар кулга алындылар, алар артыннан башка шәһәрләрдәге барлык татарлар эзәрлекләнә башлады. Әлбәттә, мин аларның барысының да исемнәрен хәтерләп бетерә алмыйм. Безне нигә хөкем иттеләр ? Моңа җавап аңлашылгандыр. Инсаният йөзендә бер генә кешене дә милләте, дине вә дөньяга карашы өчен хөкем итмиләр. Инде күп еллар узса да, ерак ватанымда мине һәм минем шикелле Маньчжуриядә кулга алынып, тоткынлык газаплары күргән башка шәхесләрне аклау карары чыгарылыр, дип өметләнәм. Шундый көннәр җиткәндер, дип беләм. Әмирҗан АКЧУРА. Нью-Йорк. Оркыя ханым хатны кире урынына куйды һәм уйга калды. Әллә нишләп кенә күнеленә шик корты керде. Ай-Һай, мондый үтенечне канәгатьләндерерләр микән9 Йосыф Сталин ук булмаса да. дәүләт башында барыбер большевик-коммунистлар ич! Алар Рәсәйдә дә, Кытайда да, Алмаңда да барысы да бер калыптан. Әмма өмет чаткысы да юк түгел иде. Кем белә, бәлки, Сталинның канлы сәясәтен бөтен дөньяга фаш иткән, шуңа батырчылыгы житкән кеше илдә яңа тәртип урнаштыргандыр!? Демократия кануннары кабул ителгәндер... Күпме генә уйланса да. уйларының очына чыга алмады. Мондый чакта өйдә ялгызын булу бигрәкләр дә авыр икән бит. Бу өметне, бу хәлләрне кем беләндер уртаклашырга кирәк иде. Оркыя ханым телефонны алды да үзләреннән ике квартал гына арырак торучы, кайчандыр Америкага килеп урнашырга ярдәм иткән Агишларның номерын ж,ыя башлады. Алар белән бөтен серләреңне уртаклашырга була, ичмасам! Америкага бик күптәннән, инде егерменче елларда ук килеп Нью-Йоркта төпләнгән Агишлар мондагы татар жәмгыятенен йөрәге Барысы да аларга тартыла, алар белән киңәшмичә бер генә эш тә башламый. Америка кануннарын яхшы белгән Агишлар икенче бөтендөнья сугышыннан соңгы хәерчелектән, изелүдән, эзәрлекләүләрдән качып Төркия. Кытай. Япония. Алмания кебек илләрдән килеп егылган кан-кардәшләрне туплаучылар, укмаштыручылар, беренче матди ярдәм күрсәтүчеләр иде Рөстәм Агиш замана сулышына үтә сизгер, эшкуарлыкка үтә дә маһир кеше. Анын электрон жиһазлар—компьютерлар өчен детальләр җитештерүче, шундый нәрсәләр белән сәүдә итүче фирмасы инде Америкада яхшы ук тамыр җәеп өлгерде, башка илләрдә дә танылып килә. Ин мөһиме—Агишлар кысмыр, саран түгел Күпме татар баласына фирмада эш таптылар Үз хисапларына университетларда, колледжларда укытып чыгардылар Шулай итеп төпле белем алган риясыз яшьләр—хәзер Агишларның төп таянычы, фирманын горурлыгы. Әнә бит. япь-яшь кенә булса да. Илдар хәзер Нью-Йоркта компьютер буенча абруйлы белгеч. Бусы да шул Агишлар ярдәме! Дөньяның ач ысын-төчесен күп татыган Рөстәм әфәнденең катгый саклый торган, канунга әйләндерелгән үз кагыйдәсе бар. кан-кардәшләрне якын күргән, аларнын киләчәге өчен дә борчыла белгән бу кеше, гадәттә, беренче ярдәмне күрсәтә, кемгә дә егылып калырга ирек бирми Калганы инде синен үз кулында. Тырыш, тырмаш. чәчен белән жир себер, әмма үз юлыңны үзен тап. тормышта беркемгә дә әзергә—бәзер түгел. Илдарга анын ниләр әйткәнен Оркыя ханым әле бүгенгедәй яхшы хәтерли —Менә син чебешкә кара.—дигән иде ул Илдарны аркасыннан кагып — Йомырка эчендә ана беркем лә ярдәм итми, ярдәм итә дә алмый Каты кабыкны ватып якты дөньяга ул үзе чыга. Чебеш бары үз көченә генә ышана ала Шулаймы? Бу сәер чагыштырудан аптырап калган яшүсмер башта ни әйтергә белмичә торды һәм. инсәссн җыерып: —Шула-а-ай!—дип куюдан уза алмады Рөстәм әфәнде исә рәхәтләнеп көлде һәм егетнен югалып калуын анын тыйнаклыгына яисә анлап бетермәвенә санадымы, фикерен үстерергә кереште. —Синең хәзер нәкъ шундый чагын.—диде ул кинәт җитдиләнеп — Йә йомырканы ватып чыгасын, йә вата алмыйча калып шунда тончыгасың Америкада яшим дигән кешегә белем кирәк Белемсез бер адым да атлый алмыйсын. Белем дигән нәрсә хәерчелекнең сине чорнап алган каты кабыгын ватып, яктыга, үзен теләгәнчә иркен тормышка чыгу коралы ул. . Инде аңладыңмы? Агасынын табышмагын аңлаган егет елмаеп жавап бирде — Инде болай да аңламасаң... —Яхшы. Илдар, шулай буласын белә идем,—дип куйды Рөстәм Агиш һәм үзенә тиң күреп, егетнең кулын каты итеп кысты —Болай булгач, килештек. Колледжга урнашасын Имтихан тотарлык чамаң барын беләм. Керү чыгымнарын, беренче елда уку өчен түләүне фирма күгәрер Ә аннан сон барысы да үз кулында Әгәр ышанычыбызны акласаң, фирмага рәхим итәсен. Акламасан. Акламаса нәрсә буласын Рөстәм әфәнде әйтеп бетермәде, ике кулын якякка җәеп, битенә чарасызлык кыяфәте чыгару белән чикләнде Ләкин бу ишарә сизенгән, төшенгән кешегә бик күп нәрсәне аңларга мөмкинлек бирә иде Агишларның да. Оркыя ханым белән Әмирҗанның да ышанычын аклады Илдар Бусы Акчуриннар өчен сөенеч булса. Агишлар өчен киләчәккә өмет тә иде Фирмага шушындый белемле, тынгысыз яшьләр кирәк! Рөстәмнең җәмәгате илгәзәк холыклы Гайшә ханым исә Америка хәтле Американың төрле штатларына сибелгән татар хатын-кызлар таифәсснен җаны, аларнын сердәше, фикердәше Һәрвакыт ачык йөзле. яшь кызлардай хәрәкәтчән Гайшә белән аз гына аралашып, серләшеп алу да Оркыя ханымның бәргәләнгән жанына, һичшиксез, тынычлык бирәчәк иде. Телефон трубкасын Гайшә ханым үзе алды. Аның күкрәктән чыккан таныш тавышын ишетүгә Оркыя ханым ахирәтенең ак йөзен, ике толымга үреп баш артына чорнаган сары чәчләрен, куе зәңгәр күзен, ягымлы карашын күз алдына китереп елмаеп куйды. —һелло,—дип инлглизчә эндәште Гайшә ханым. —Хәерле көн, Гайшә! Оркыя шалтырата, дип белерсең. Хәлләрегез ничек? Барыгыз да исән-аманнармы? —Ай. ахирәткәем,—дип тезеп китте Гайшә.—Хәлләребез, американнар әйтмешли, о’кей! Нишләптер, бүген сезнен хакта уйланган идем. Иртән Рөстәм белән дә шул хакта, гәпләшеп алдык. Шалтыратуын әйбәт булды әле Никита агайның Нью-Йоркка килүендә бик зур мәгънә күрәм мин. Хезмәт күрсәтү персоналына Илдарның чакырулы икәнен белгәнгә күрә, аңа да өметләр баглыйм. Кара әле, ахирәткәем, телефоннан гына сөйләшеп бетереп булмас, күрешик әле... Элегрәк, икенче дөнья сугышы башланганчы, Берлинда, аннан сон озак еллар Нью-Йоркта яшәгән, Төркиядә дә еш булган Гайшә ханым үзе дә сизмичә татар, инглиз, алман, төрек сүзләрен кушып сөйләшә иде. Ләкин аның ихластан, ачылып сөйләшүе шул хәтле табигый килеп чыга ки, беркем дә анын йөгерек телендәге бу чуарлыкка игътибар итми, шулай булырга тиеш дип саный иде. Бу юлы да шулай булды. —Хәзер мин yava$-yava$' идәнне vakuumcleaner2 итәм дә, паркта schpaziergang’ ясап кайтырбыз. Әле бүген генә Рөстәм дә әйтеп торган иде, туйдым бу американ ашларыннан, үзебезчә, үз кулың белән берәр нәрсә әзерләмәссеңме, дип. Гөбәдиям әзер, бәлеш—мичтә, дигәндәй. Кайтырбыз да рәхәтләнеп үзебезчә, татарча иттереп чәй эчәрбез. Алай теләмәсәң, берәр кафемазарда ланчка кереп эчләребезне бушатырбыз... Мин бездән ерак түгел авенюда бик тыныч бер кафе беләм. Килештекме? —Әлбәттә, әлбәттә,—дип жәлләде Оркыя ханым —Илдар беренче утырышка китте, һич кенә дә жаныма тынгы таба алмыйм. Шуңа шалтыратуым... —Яхшы, ярты сәгатьтән көтәм сине! Ә онытып торам икән, машина җибәримме? —Юк, юк,—дияргә ашыкты Оркыя ханым —Үзебезнеке бар. Борчылма! И сия белән Сирин җитәкләшеп коридорга чыктылар. Шулчак кемдер анын җилкәсенә кагылды, колак төбендә генә пышылдап әйтелгән, әмма шактый ук таләпчән тавыш ишетелде. —Теге башка барып килик әле! Мондый тәкъдимнең нигә һәм нинди максатта әйтелгәнен, анын ничек тәмамланачагын шактый ук яхшы күз алдына китергән Сириннен бөтен тәне пружина сыман киерелде. Юк, курыкмады. Мәктәптә укыганда ук бокс секциясенә йөргән, хәзер дә спорт белән дуслыгын өзмәгән егет теләсә кем белән бергә-бер очрашудан курыкмый, курыкмый гына түгел, тиешенчә жавап бирәчәгенә дә шикләнми иде. Сызганган җиңнәреннән бүлтәеп чыккан мускуллары уйнап алды, тәне буйлап, ярышка әзерләнгән- дәгедәй. кайнар кан йөгереп узды. —Барыйк сон,—диде ул тавышына дустанә төсмер салырга тырышып. Дөресен генә әйткәндә, анын бүгенге кичәнең ямен җибәрәсе дә, кем беләндер тарткалашып, бәхәсләшеп кәефен бозасы да килми иде. «Кемнең I yava§-yava$—az-az (төрекчә), 2 vakuumcleaner—тузан суырткыч (инглизчә). 3 schpaziergang—йөреп керү (алманча) А авырткан жиренә бастым икән тагы? Юкса, барысы да әйбәт кебек нае бит»,- дип уйлап куйды ул Әмма тәкъдим кабул ителгән иде инде Коридорның карангы башына, туалет белән кухня урнашкан борылышка кереп бастылар. Каршысында Асиянын группадашы, төп кебек таза, чәчен а ля Канадка итеп алдырган күксел чырайлы Казан егетен күреп. Сирин бер мәлгә аптырап калды. —Чем могу служить9—диде ул юри русчалатып. Егет анын сүзенә игътибар итмәде Кесәсеннән студентлар арасында аеруча затлы саналучы, ни дисән дә, чит илнеке бит. «ТУ-134» сигареты чыгарды, бармаклары арасында изгәләп торды һәм капны Сирингә сузып битараф тавыш белән эндәште: —Тартасыңмы9 -Юк! —Анысы әйбәт. —Карале, Дамир, мине шуны әйтер өчен чакырдыңмы? Сириннен соравы шактый дорфа килеп чыкты булса кирәк, егетнең битенә кара күләгә йөгерде, теше сызлагандай йөзен чытып куйды —Синен белән ирләрчә сөйләшергә мөмкинме?—диде ул. ниһаять, тавышына кырыс төсмер биреп —Минем синен белән ачыктан-ачык сөйләшәсем килә... Кинәт Сириннен нигәдер көләсе килеп китте һәрвакыт эрерәк кыланырга яратучы, авылдан килгән яшьләрдән кием-салымы белән дә. тәкәбберлеге белән дә аерылып торучы Дамирны танырлык түгел иле Бәйсез һәм эре кыланырга тырышып та югалып калуы, бер сәбәпсезгә бәйләнергә сәбәп эзләве мәзәк иде — Мәйлен,—диде Сирин каяндыр отып калган һәм үзенә бик ошаган сүзне кулланып —Мин тыңларга әзер Кинәт Дамир анын беләгеннән кысып тотты һәм күзенә туп-туры карап теш арасыннан кысып чыгарды —Сирин, мин уйнап сөйләшмим' Асияны калдыр Тимә! Сезнең үзегездә, үз факультетыгызда да кызлар бетмәгән «Юкәдә икән чикләвек» дип уйлап куйды Сирин һәм усаллык күрсәтмичә, әмма көчен шактый сиздерерлек итеп Дамирнын кулын беләгеннән алды —Мин болай сөйләшергә күнекмәгән,—диде ул әле һаман аңлашуның дустанә тәмамланачагына өметләнеп —Аннан сон, бу хакта минем белән түгел, Асия белән сөйләшергә кирәк. Ул ни уйлыйдыр бит' Дамирнын йөзе яктырып киткәндәй булды —Ә анын белән мин үзем аңлашырмын —Юк инде! Татарга тылмач кирәкми Без анын белән үзебез дә бик әйбәт аңлашабыз —Авыл гыйбады! Дамирнын сүгенгәндәй әйтеп куйган сүзенең мәгънәсен яхшы, бик яхшы аңлады Сирин Йодрыгы йомарланды, боксерларча якын арадан күкрәк астына бәреп тә ул аны бернидән шикләнмичә нокдаунга да җибәрә ала иле Әмма ин соңгы мизгелдә тыелып калды Монын ахыры ни белән бетәсен бик ачык күз алдына китерде ул. Йодрык ярдәмендә түгел, ә тел белән, кире каккысыз мантыйк белән аңлашырга кирәк иде Сирингә элеккеге тынычлыгы, сабырлыгы, үз-үзенә ышануы кире кайтты Сүгенү—көчсехзек билгесе Моны яхшы белә ул. Йомшак ягын күрсәтеп өлгергән, төптән юан чыккан, тыгыз тәнле, көчле егет булса да, үзеннән бер башка тәбәнәгрәк һәм җитезлектә. елгырлыкта биш-ун тапкырга калышучы Дамир ана куркыныч түгел иде —Дамир, мин сине бик хөрмәт итәм, төпле, акыллы егет икәненне дә белом. Синен белән бәхәсләшәсем дә. сиңа дошман буласым да килми Урыслар белеп әйтә: «Насильно мил не будешь!» Көч белән үзеңне яраттырып булмый,—дип сөйли башлады ул әле һаман әтәчләнергә маташучы Дамирга туп-туры карап.—Ярый, без Асия белән ташлаштык, ди. Ә бит ул барыбер синең белән булмаячак. Булырга теләмәячәк. Чөнки... Чөнки ул мине, мин аны яратам. Французлар әйтмешли, си ля ви! Дамирның кинәт теле тотлыкты: —Ул... ул... бу хакта сина үзе әйттеме?—һәм ярсып тагын кабатлады.— Үземе?.. Сирин кистереп жавап бирде: —Әйе! Дамир бүтәнчә анлашуны кирәк тапмадымы, кырт борылды да коридор буйлап китеп барды. Аның асылынып төшкәндәй кинәт шәлперәйгән җилкәләренә, аягын идәннән сөйрәп атлавына карап, Сирин хәтта кызганып та куйды. Ләкин ул аңа берничек тә ярдәм итә алмый иде. Ун-унбиш адым ераклашкач, коридор борылышына җитәрәк, Дамир соңгы сүзнең барыбер үзендә калуын белдерергә теләгәндәй борылып кычкырды: —Иртә сөенәсең, Сирин, иртә!.. Асия барыбер минеке булачак! Әйтте, диярсең... Бу сөйләшүдән соң Сирин өчен кичәнен яме китте. Үзенә үчле, көнчел караш астында биисе дә, кемнедер үртәгәндәй күңел ачасы да килми иде. Хөсетлекне, үч алуны, кара көнчелекне белмәгән егеткә тулай торакның стеналары кысылып тарая башлаган кебек тоелып китте Бер нәрсәне төшенде, кыяфәтенә, үз-үзен тотышына караганда ук үҗәтлеге сизелеп торган Дамир аны беркайчан тынычлыкта калдырмаячак, үз дигәненә ирешер өчен теләсә нинди юлга басачак иде. Һәм шул ук вакытта Сириннең күңел төбендә әллә нәрсә кымырҗып куйды: читенсе- неп үзенә үзе елмайды. Асиядан башка бер генә көнен дә күз алдына китерә алмаган егетнең кыз авызыннан әле бер тапкыр да «Яратам!» дигән тылсымлы сүзне ишеткәне юк иде. Хәлбуки, үзенен дә бу хакта турыдан-туры әйткәне булмады. Ләкин ул монын нәкъ шулай икәненә чын күңеленнән ышана иде. Жир йөзендә әйтмичә дә анлашыла торган хисләр бар. Алар бер-береңә мөнәсәбәттә, бер-береңә карата, әхлак, вөҗдан һәм рухи жаваплылыкта чагыла. Һәрхәлдә, Сирин шулай уйлый. Кинәт аның Асия белән ялгызы гына каласы, бу шау-шулы, ыгы-зыгылы мәҗлестән чыгып китәсе килә башлады. Джаз шавыннан туеп, баянга вальс әйләнә генә башлаганнар иде, Сирин кызның колагына пышылдады. —Әйдә, моннан сиздерми генә чыгып таябыз. Әллә егетнең кәефе үзгәргәнне чамалады, әллә анын да Сирин кебек үк шау-шудан читтә буласы, сөйләшәсе, аңлашасы килә идеме, Асия берсүзсез ризалашты. Үзе шикелле үк пышылдап җавап кайтарды: —Син аста көт! Мин хәзер бүлмәгә кереп плашны гына алам да... Сентябрь азагы. Әбиләр чуагы. Урамда жәй көнендәгечә җылы иде. Бер болыт әсәре булмаган күк йөзендә йолдызлар җемелдәшә, көнчыгыш тарафта чалкан ятып яна ай туып килә. Шагыйрь әйтмешли, җил дә исми, яфрак та селкенми. Сирин Асиянын кулыннан тотып алды да аның күзләренә карады. —Асия, менә хәзер яна туган айга кара да эчтән генә, күңеленнән генә ин зур теләгеңне телә. Барысы да кабул булачак. Бүген шундый көн. Күрәсеңме айны? Ай туганда теләгән теләк кабул булмыйча калмый. Тик аны беркемгә дә әйтмә... _ Һәм үзе дә айга карап тынып калды. Бераздан аның иреннәре кыймылдый башлады, тылсымлангандай күккә текәлгән иң газиз, ин олы теләген тәкрарлаган Асия колагына дога сүзләре килеп керде: Ай күрдем аман белән. Авызым тулды иман белән Дөньялыкта мал белән. Ахирәттә иман белән —Ой,—дип соклану катыш гаҗәпләнде Асия —Әле син шундый борынгы ырымнарны да беләсеңмени?—һәм кинәт житди итеп сорап куйды — Әллә син, чынлап та. аллага ышанасынмы9 Шундый дини кешеме син? —Юк! Мин—дөньяви кешемен. Ләкин Алламы ул, әллә башка берәр Илаһи затмы, белмим, әмма кешелек дөньясы да, бөтен табигать, жир шары, хәтта бөтен галактика ниндидер бер канунга буйсынып яши, алардан өстен ниндидер көч. гомумгалактик Акыл барлыгына ышанам мин,—диде Сирин уйчан гына —Ә бу мөнәжәткә килгәндә, аны кайчандыр әбием өйрәткән иде Яна туган айны күрсәм, шуны кабатламыйча калмыйм Йоласы шундый Борынгылар белеп әйткәннәр һәр йоланын. ырымның бик тирәннән килгән тамыры була. Бары тик без аны инде белмибез, аңламыйбыз Чөнки кеше табигатьтән аерылган хәзер —Сина тарихчы яисә философ буласы калган икән бит,—диде Асия елмаеп —Юкка гына математика бүлегенә кергәнсен. Ә бит хәзер бергә, бер группада укып йөрер идек Сирин Асияны иңеннән кочып алды да көлеп җибәрде —Их, Асия! Анысы мөһиммени анын! Тарихчымы, математикмы, физикмы-лирикмы Тарих ул, нигездә, сугышлар елъязмасын өйрәнә Әдәбият кешеләр мөнәсәбәтен, аларнын үзара мөгамәләсен тикшерә Кайсысы кызыграктыр әле. Математик та шул ук әдәбиятчы Чөнки саннарның да, математик гамәлләрнең дә үз шигърияте, көе бар. Ә бергә булу дигәннән, без бит болай да бергә Шулаймы9 Бергә бит, әйеме?! —Әлбәттә, бергә,—дип сузды Асия иркәләнеп -Күп нәрсәне беләсең син. Аптырап куям хәтга Анын озын буйлы, дулкынланып торган куе кара чәчле, тыгыз мускуллы егетнең киң күкрәгенә сыенасы, дөньядагы барлык вак-төяк мәшәкатьне, ыгызыгыны ташлап, анын белән бергә онытыласы, бөтен барлыгы белән үзен шушы егеткә тапшырасы килә башлый Дөньяда иң ышанычлы кеше, мөгаен, шушы егеттер дә әле Анын коңгырт күзләрендә үзенең шәүләсен, чагылышын күрү ошый Асияга, һәм ул хәтта үзен шунда оялап калган дип хис итә һәм бу уйдан ана әйтеп бетергесез рәхәт булып китә иде Сирин Асияны култыклап алды, тавышы шаян, шук яңгырады: —Әйдә, үзебезнең күпергә! Поезд карарга' Тулай торак артында гына Себер тимер юлы үтә Аны салу өчен кайчандыр тирән чокыр казылган, анын өстеннән жәяүлеләр өчен корылган агач күпер бар Аны Сирин белән Асия үхзәренчә «мәхәббәт күпере» дип йөртәләр иде. Күпернең уртасына кереп бастылар да бер-берсснә сыенып тынып калдылар. Ерактан поезд тавышы ишетелде Күп тә үтмәде, рельсларга, шпалларга ут көлтәсе сибеп ерак Себер тарафларына китеп баручы пассажир поезды күренде. Унҗиде вагон сөйрәгән куәтле тепловоз очкыннар чәчрәтәчәчрәтә алар басып торган агач күпер астына ыргылды Шулчак Асия аяк очларына басып Сириннең колагына үрелде һәм инде әллә кайчаннан бирле әйтергә теләп тә беренче булып әйтергә базмаган, кыюлыгы җитмәгән сүзләрне пышылдады —Сир-и-ин, мин сине ярата-а-а-ам' Бик, бик яратам' Поезд гөрелтесе сүзләрен ишеттермәс, йотып калыр, дип ышанган иде Асия Әмма кызның һәр хәрәкәтен, һәр ымын күңеленә сеңдереп барган Сирин, дистәләгән вагон дөбердәве арасыннан да таныш тавышны, кайчан да булса үзе әйтәсе сүзләрне танып алды Кызның кайнар сулышы колагын яндыргандай булды, озын керфекләренең яңагына тиеп китүеннән буыннарын сулкылдатып сәер бер рәхәтлек йөгереп узды. Мондый ләззәтне татыганы юк иде әле. Кызны кочагына алып зыр-зыр әйләндерә башлаганын сизми дә калды. Теленнән беренче булып ул әйтергә тиешле, әмма инде Асия пышылдап өлгергән сүзләр чыкты. Ләкин бу пышылдау түгел, ә назга, мәхәббәткә сусаган җанның дөньяга оран салуы, хисләрнең ташып чыгуы иде —Мин сине яратам, Асия! Ярата-а-а-ам!.. —Ярар! Шул хәтле кычкырма инде. Кешеләр ишетер, әллә ни уйларлар тагы... Асияның сүзләре үзен канатланып очкандай хис иткән Сиринне җиргә тартып төшерде. Поездның инде ерактагы тоннельгә кереп югалганлыгын, үзенең исә кызны үбә-үбә һаман бер үк сүзләрне кабатлавын шунда гына сизеп алды ул. Әмма туктый алмады. —Ишетсеннәр, белсеннәр, күрсеннәр! Мин сине яратам, Асия! Ярата- аам! Егетнең көчле тавышы яңадан төнге тынлыкка чумган поезд юлы өстендә кайтаваз булып яңгырады: —Я-ра-та-ам! Шул көннән Асия белән Сирин бер-берсе белән күрешер вакытларны минутлап саный башладылар. Аларга бергә булган һәр минут, һәр сәгать кадерле иде. Ә алда—иксез-чиксез яшьлек, мәхәббәт, бәхет!.. Ләкин алар нәкъ шул ук көнне, шул ук сәгатьтә икенче хронометрның— дәһшәтле хронометрның да вакытны аяусыз рәвештә саный башлавын белмиләр иде әле. III и гаҗәп тоелмасын, Нью-Йорк гадәттәгедән тынычрак иде кебек. Әллә Илдарның машинасында махсус пропуск булу ярдәм итте, әллә бәхете басты, ул анда-санда бөялгән машиналар ташкынын җиңел генә үгеп, егермешәр метрлы су баганаларын күккә ыргыткан зур фонтан янына— сессиягә хезмәт күрсәтүчеләрнең машиналарын куяр өчен махсус билгеләнгән тукталышка вакытыннан ярты сәгатькә алдан килеп җитте Машина ишеген бикләп азапланганда гына кемдер иңсәсенә сугып алды Шушы гадәтеннән, күкрәк төбеннән чыккандай гөрелдәгән тавышыннан ук таныды Илдар, бу университетта бер үк кафедрада эшләүче Джо иде. —О, Эль, кайчаннан бирле шушындый төгәл кешегә әйләндең әле,—диде ул. Елмайган иреннәре арасыннан ап-ак тигез тешләре ялтырады.—Хәтта, артык төгәл. —Үзең дә соңга калу гадәтеңне оныткансың, ахрысы,—дип төрттерде Илдар дустының теңкәсенә тия торган кимчелегенә ишарәләп.—Юкса, сине көтә-көтә кайчагында яртышар көн уза... —Ярый, ярый, әйткәнеңне онытмам, әмма мондый көнне сүзгә кереп торасым килми. Шулай да, әйдә, бәхәсләшәбез: сессия беткәч, беренче булып кем сонга кала, шул Манхэттендагы иң кыйммәтле ресторанга чакыра. Йә, килештекме? —Акылын укалы икән,—диде Илдар һәм инде шактый күпне күргән «Форд»ка таба ымлады.—Анда барганчы мин менә бу чытыр арбаны алыштырыр идем. Мондый җирләргә йөрер өчен хәзер кимендә «Кадиллак» кирәк буласы. —О кәй,—дип килеште Джо.—Мин монысына да риза. Башта машинаңны алыштырабыз, аннан соң ресторанга... Хәтта болай яхшырак та әле. —Тукгале, тукта, син инде бүген үк откан кеше кебек кыланасың. Н Әле бит бу мәрәкәне ерып чыгасыбыз бар. Аннары күз күрер —Илдар кайчандыр әнисеннән ишеткән мәкальне исенә төшереп, аны мөмкин кадәр төгәлрәк итеп инглизчәгә тәржемә итәргә тырышты.—«Тумаган тайнын билен сындыра күрмә», диләр бездә. Әле тагын «Эрләмәгән, сукмаган, менә сина— ыштанлык» дигәне дә бар. Джонын рәхәтләнеп, каерылып көлүеннен мәйданда чүпләнеп йөрүче күгәрченнәр пырхылдап һавага күгәренде, хәтта машиналар гөрелтесе, фонтан көпшәләреннән ыргылган сунын чажлавы дә ишетелмәс булды кебек. — Ничек, ничек диден?—дип кабатлады ул көлүеннән тыела алмыйча — Тумаган атнын дисенме9 Тагын ничек әле? . Тегелмәгән ыштан киепме? һа, шәп бит ә! Нәкъ бездәгечә, Ирландиядәгечә каты итеп, кистереп сөйли беләсез икән. Минем хәзинәмә тагын бер тамчы өстәлде Шәрекътәгечә һәр сүзгә яшерен мәгънә сала беләсез Чыгышы белән ирландияле Джо, чыннан да. сүз тәмен белә, андый торган кешеләрдән иде Компьютерлар өлкәсендә инде сизелерлек ачышлар ясарга өлгер!ән бу е!етнен сәер мавыгуы, хоббие бар Кемдер почта маркасы жыя. кемнәрдер шырпы кабы, тагын кемнәрдер төрле илләрнен акча берәмлеген, борынгы тәнкәләр туплый Ә Джога телләр өйрәнүдән, аларда охшашлык табудан да кызыграк нәрсә юк Дөнья телләрендә бер- берсенә тулаем тәңгәл килгән мәкальләр һәм әйтемнәр эхтәп женләнгән егет аларны таба калса кош тоткандай сөенә иле Балачактан ук шактый илләр гизгән, яшьләре ягыннан да бер чамадагы Илдар белән Джо Нью- Йорк компьютерчылары арасында сирәк телләр белүчеләрдән саналалар, аларга галим-голәмә шактый омег тә баглый иде Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясынын электрон-хисаплау машиналарына, аларнын әле күптән түгел генә куелган ин яна төрләренә хезмәт күрсәтү группасына эксперт итеп алынуларына, компьютерчы белгеч булу белән бергә, әнә шул күп тел белүләре дә сәбәпче иле —A-а, сорарга да онытканмын. Эль. сине кайсы секторга билгеләделәр?—дип куйды көлүеннән кинәт гуктап калган Джо —Янәшә туры килсәк, сойләшкәләп, фикер алышкалап утырыр кеше булыр иле ичмасам Юкса, минем урысчам чамалы. — Белмим, белмим,-дип каршы төште Илдар—Бүген арка кашырга да вакьп булмас кебек. Урыс аюы Сэм агайга нинди күчтәнәч белән килгәндер, анысын бер алла белә. Шактый ук яхшы төшенсәм дә, бу утырышта минем урыс тәрҗемәчесе буласым килмәс иде —Сон, алла колы, мин бит синнән кайда кем буласын килүе турында сорамыйм,- диде Джо зәңгәр күзләрен ялтыратып —Ә кайсы секторда утырасын дим Ирландияле егетнең кайчагында шулай бик гиз кызып китүенә күнеккән һәм ана игътибар итмәскә өйрәнгән Илдар сабыр гына елмайды —Лабораториядә нинли телләр белән эш иткәнемне беләсең ләбаса — Сон... —Соң шулай булгач, монда да шул инде Кытай, төрек, урыс, өлешчә япон һәм кирәк булса татар теле —Ярый, җитте, җитте,—дип ике кулын күтәрде Джо -Болай булгач, хәрбиләр әйтмешли, сугышсыз гына биреләм Илдар көлеп җибәрде һәм нәкъ Джонын тавышына охшатып, рәсми рәвештә әйтте —Капитуляция кабул ителә, хөрмәтле Джо галиҗәнаплары! Дустының сүзләре бетмәгән икән әле. ул шаяртуын да. ясалма рәсмилеген дә югалтып, күз алдында гап-гади ирландияле егеткә әйләнде дә куйды. Мин шул испан, инглиз, индиан телләреннән ары китә алмам, ахрысы Көнләшәм мин синнән, валлаһи,—дип куйды кинәт басынкыланып калган Джо.—Әллә нинди сирәк телләр беләсең син Үзен төрек булгач, мин сине төрекчәдән гаирене аңламыйсын дип йөрим тагын Көтмәгәндә аның йөзенә тагын шаяртуга охшаш елмаю кунды.—Бер нәрсәне аңлап җиткермәдем, ул татар теле дигәне нинди тел инде? Ялгышмасам, инглизчә «tartar»—җәһәннәм, ягъни тәмуг дигән сүз. Димәк, син җәһәннәм халкының да телен беләсең. Кыяфәтеңә караганда, һич тә җәһәннәм кешесе димәс идем мин сине.—Ул, гомерендә беренче кат күргәндәй, Илдарны баштанаяк күздән кичереп чыкты һәм кинәт аның мангаен капшап карады — Йөзен-битең, буең-сының, килеш-килбәтең тулысыңча Европа кешесенеке. Койрыгың чалбар эчендәдер инде, анысы... Тик менә мөгезең барлыгы сизелми. Ышанасы да килми, валлаһи! Син— минем якын дустым Эль—җәһәннәм кешесе! Аның шаяртып сөйләнгәнен, күңелендә нинди дә булса яман уй, кимсетергә теләү булмаганын бик яхшы аңласа да, Илдарның кинәт ачуы чыкты. Милләтенә карата уйнап кына әйтелгән авыр сүзне дә күтәрә алмаган егет аңа җилле итеп җавап та кайтармакчы иде, соңгы минутта үзен тыеп кала алды, шаяртуга борып өлгерде һәм көтмәгәндә кырт итеп Джога арты белән борылды. —Капшагач-капшагач, койрыкны да капшап кара инде. Бәлки, анысын табарсың... Ләкин, үзе санаганча, мондый урынсыз шаяртуны да җавапсыз калдырырга ярамый иде. Көләргә дә, ни дип җавап бирергә дә аптырап калган дустының күзләренә туп-туры карап, кистереп әйтте: —Әйе, мин андый телне дә беләм. Илдарның кинәт үзгәреп китүенең сәбәбен белмәсә дә, аның хәтерен калдыра язганын аңлаган Джо гафу үтенгәндәй мыгырданып куйды —Йә инде, мин шаярттым гына бит. Гафу ит! Мин бит сине төрек дип йөри идем... —Ә татар булсам ни була? Мине төрек дип сиңа кем әйтте? —Кем әйтте, дип... Төркиядән күчеп килгәнеңне беләм ич. Үзем шулай фаразлыйм. —Алайсаң, дускаем Джо, белеп тор, мин татар баласы булам,—диде Илдар.—Бу дөньяда татар дигән халык та бар, ләкин ул, син уйлаганча, җәһәннәмдә түгел, ә Никита бабаң, ягъни урыс аюы килгән илдә халык саны буенча дүртенче урында. Шулай булгач, Сэм агай белән сөйләшүләрдә сүз безнең исемнән дә, татарлар исеменнән дә барачак.—Арттырып җибәрүен сизсә дә, Илдар туктала алмады, күңелендәгесен әйтеп калырга ашыгып тезде дә тезде.—Татарлар заманында дөньяны тетрәткән халык, олы дәүләтләр төзеп, югары мәдәнияткә ия булган цивилизацияле халык... Урыс табаны астында калып кына дөньяга сүзен әйтә алмас хәлгә килгән халык...—Кинәт ул авыр сулап куйды һәм әңгәмәдәше белән ризалашкандай әйтте,—Хәер, синең сүзеңдә дә хаклык бардыр, ахрысы... Хәзергә татарлар җәһәннәмдә— коммунизм җәһәннәмендә... Аның күкерт шикелле кинәт кабынып китүен сәерсенеп күзәткән Джо баш чайкады. —Нәкъ безнең Ирландия кебек икән. Хәер... Бер без генәме?.. Әнә чехлар, поляклар, болгарлар, румыннар, словаклар... тагын әллә кемнәр елан авызына ашкынган бакадай суырылып советлар авызына кереп баралар. Әйе,— дип куйды ул уйчан гына.—Советларның аппетиты зурдан. Океан артыннан сузылган куллары инде менә Кубага килеп җитте. Нәфесләрен чикләмәсәң. эһ! дигәнче кабып та йотачаклар. Урыс аюынын нинди максат белән килүен төшенәм кебек мин. Фетнә, революция, инкыйлаб, түнтәрелеш кебек чуалышларның, теләсәкайсы сугышның адәм баласына кайгы-хәсрәт, күз яшеннән гайре берни дә китермәгәнен яхшы аңлаган, әтисе язмышында күргән-кичергән Илдар сәясәтне сөйми, аның белән мөмкин булганча кызыксынмаска, сәяси бәхәсләрдә катнашмаска тырыша иде. Америка татарлары җәмгыятендә шундый гамәл хуплана. Бу юлы да ул үзенә тугрылыклы калды. —Кубалылар үз язмышларын үзләре хәл итә алмыймыни? Монда Рәсәйнен ни катнашы бар?—диде һәм шунын белән чикләнмәкче иде Әмма сәясәт диңгезендәге су асты агымнарын шактый тирәннән тоемлаучы Джо анын белән ризалашмады. — Бөтен хикмәт тә шунда шул!—һәм йөзенә акыллы кыяфәт чыгарып, имән бармагын өскә күгәрде —Куба бу очракта порт фахишәсе шикелле кылана. Сэм агай кочагыннан ычкынуын ычкыныр ул. әмма икенче берәүнен астына ятмыйча барыбер яши алмас Инкыйлаб белән, никадәр яхшы, матур булмасын, идеяләр, сугышчан шигарьләр белән генә тамак туйдырып булмый Революционерлар Кубаны урыс аюы кочагына ташларга жыена. Сэм агай белән аю шунын өчен тарткалашалар да инде Берсенең дә бу «чибәр»не кулыннан ычкындырасы килми Дустының әле бик озак фәлсәфә сату мөмкинлеген яхшы аңлаган, сәяси сөйләшүләрдән качарга омтылган Илдар аны бүлдерергә ашыкты —Без монда дипломат булып түгел, электрончы белгеч сыйфатында чакырылган. Сәясәтне, әйдә, аларнын үзләренә калдырыйк. Йә. йә. житге. Беренче көнне үк сонга калабыз түгелме сон!—диде ул һәм ашыгып беләгендәге сәгатькә күрсәтте. Юкса. Ирландия һәм сәясәт хакында сүз чыкса көннәр буе сөйләргә дә ялыкмаган Джоны башкача туктатып булмас иде — Оныттыңмы, әле бит аппаратураны карап чыгасы, әзерләнәсе бар Үзен бүлдергәнне яратмаган Джо башка вакыт булса үпкәләргә дә күп сорамас иде. Әмма ул «Менә мин шундый инде» дигәндәй иңсәләрен җыерып куйды да кесәсеннән диңгезчеләр йөртә торган кыйммәтле сәгатен чыгарды. Ашыга-ашыга секундларны санаган сәгать телләренә төбәлгән ике дус, Атлантик океаннан искән жилгә йөзләрен куеп, тынып калдылар Сентябрь ахырлары. Америка киңлекләренә соңлап килгән көз. Шәһәр урамнарында. Берләшкән Милләтләр Оешмасының штабквартирасы каршында сабан туе колгасыдай озын баганаларда дөнья илләренен байраклары. Гудзон култыгыннан искән талгын җилдә алар акрын гына лепердәшәләр, үзләре генә белгән ниндидер серләрен уртаклашалар Җир шарының барлык кыйтгаларында яшәүчеләрнең—ак һәм кара, сары һәм кызыл тәнлеләрнен карашы Нью-Йоркка, шушы бинага төбәлгән Адәм баласы җиргә бәхет өчен туа, якты дөньяга бәхет өчен килә Үзеңә тиңнәр тап. дуслаш, сөй һәм сөел, балалар үстер, яшә һәм башкаларга да үзләре теләгәнчә яшәргә ирек бир Дөньяның ике кыйтгасында туып-үскән, язмыш шаяруы беләнме әллә тәкъдирләрендә шулай язылгангамы, Нью-Йоркта очрашып дуслашкан ике егет талгын җилгә битләрен куеп, бәлки, шул хакта уйланганнардыр Ләкин алар берберсенә ләм-мим сүз әйтмәделәр Тынлыкны Джо бүлде — Йә, ярый, киттек,—диде ул һәм сәлам биргәндәй ун кулын күтәрде Илдарның кулы аның уч төбенә бәрелде Нинди дә булса эшне башлаганда шулай кул сугышып алуны гадәткә керткән егетләр әле генә бәхәсләшүләрен онытып, рәхәтләнеп көлештеләр һәм кин якты тәрәзәләре балкып утырган бинага таба атлап киттеләр Илдар кәнәфигә җайлап утырды, пиджагын салып утыргыч аркасына элеп куйды Кондиционерлар эшләп утырса да. бүлмәдә эссе иле Галстугын бушатып, күлмәк изүен ычкындыра төште һәм колагына наушникларны киеп йомшак урындыкның аркасына ятты Пультта төрле төсләр белән җемелдәшүче кнопкаларга баскалап алды Наушникларда әлегә тынлык. Тагын берничә минуттан аларда бөтен дөнья бирелеп тыңлаячак сүзләр янгырар Бераз тынычлана төшкәч, як-ягына каранып алды Латин 2. *к У.» м в Америкасы секторы янәшәдә генә. Пыяла стена аркылы күршедәге Джонын да нәкъ үзе шикелле хәрәкәтләр белән пультта бармакларын уйнатуын күреп үзалдына елмаеп куйды. Эксперт буларак, алар турыдан- туры хезмәт күрсәтүдә катнашмыйлар, дубль системаның әзерлеге өчен генә жавап бирәләр. Ә система инде кат-кат сыналган, аның ватылуы яисә көтмәгәндә сафтан чыгу мөмкинлеге юк дәрәжәсендә. Шунлыктан, алар эксперт сыйфатында үзләрен башка электрончылардан һәм тәрҗемә секторындагы ыгы-зыгыдан өстен саныйлар иде. Сөйләшеп алырга да, фикерләрен уртаклашып барырга да вакыт табыласы. Куандырганы, эчке бер горурлык биргәне исә бик гади—ул да булса дөньякүләм мәсьәләләрне хәл итүдә үзеңнең дә күпмедер катнашын барлыкны тоюдан иде. Шуларны уйлап өлгергән Илдар өстәле яныннан торды һәм пыяла стена янына килеп утырышлар залына күз салды. Уч төбендәгедәй күренгән залда төрле илләрнең югары даирә кешеләре кайнаша. Дипломатия итагате нигезендә барысы бер иштән диярлек киенгән сәясмәннәрнен кайсы илдән, кайсы кыйтгадан икәнлеген дә аңлап бетерерлек түгел. Бары тик һәр делегациягә билгеләнгән урыннардагы табличкалардан, алар янына кем килеп утырганына карап кына кемнен кайсы ил вәкиле икәнен чамаларга мөмкин иде. Мондый югары дәрәҗәдәге җыенга беренче тапкыр эләккән Илдар күзләре белән «СССР» дип язылган тамганы эзләргә тотынды һәм жинел сулап куйды. Рәсәй вәкилләре иң алда утыра икән. Алар инде алларындагы кәгазьләрен таратып салганнар, әлегә наушникларын кимичә генә үзара нәрсәдер турында гәпләшәләр иде. Беренче булып күзгә ташланганы—аларның йөзендәге җитдилек, кырыслык, ерактан ук сизелеп торучы салкынлык булды. Елмаю, көлемсерәү кебек адәм баласына ин хас сыйфатлардан мәхрүм ителгәндәй тоелган кешеләрне күздән кичереп, Илдар шөбһәле уйга чумды. Аларның кайсысы белән сөйләшеп булыр икән? Әтисенең әманәтен кайсысына тапшырырга? Кайсысы риза булыр да, кайсысы ул хатны алыр? Өйдә чакта бик гади тоелган йомышны үтәү, кинәт кенә артык катлаулы, артык четерекле мәсьәлә булып тоела башлады. Советлар иле делегациясе, әйтерсең, үзен күзгә күренмәс ниндидер киртә белән башкалардан аерып куйган кебек иде. Башында кайнаган сорауларга җавап таба алмый аптыраган Илдар акрын гына пульт янына килде һәм сөйләшү җайланмасындагы төймәләрнең берсенә бармагын тигереп алды. Колагында Джонын таныш тавышы ишетелүгә жинел булып китте. —Джо, утырыш башланганчы синең белән киңәшеп аласы бар икән. Баягынак онытып җибәргәнмен. Вакытың бармы,—диде ул микрофонга иелеп. —Бар, әлбәттә! Кер, әйдә... Илдар пультны тулы әзерлеккә куйды да янәшә бүлмәгә, дусты янына ашыкты. —Мин монда бернинди проблема да күрмим,—диде Джо Илдарнын ашыгып-кабаланып, бер вакыйгадан икенчесенә сикерә-сикерә әтисе, гаиләсе тарихы турында сөйләвен тыңлаганнан сон —Дөрес, безгә утырышлар залына болай тиктомалдан гына кереп йөрү рөхсәт ителми. Тәнәфестә берәр җаен тапмый калмабыз. Әле бит бер генә көн барасы җыелыш түгел...—һәм дустын тынычландырырга теләгәндәй, аның җилкәсенә сугып күз кысты —Урыс аюның үзенә якын килә алмабыз алуын, әмма анын безнең шикелле ярдәмчеләре дә бар бит әле. Алай да барып чыкмаса, инглиз дипломатларына яисә аларның ярдәмчеләренә бирү ягын карарбыз. Араларында танышларым бар. Ничек тапшырырга икәнен алар үзләре белер... Бу сөйләшүдән Илдар тынычланып калды һәм бүлмәсенә чыгып тагын утырышлар залын күзәтә башлады. Әмма күзе үз ихтыярыннан тыш һаманһаман СССР делегациясенә таба юнәлә иде. Әти-әниләренең, үзенен һәм туганнарының, Нью-Йорктагы, Америкадагы, башка илләрдәге дистәләрчә, йөзләрчә милләттәшләренең язмышын ботарлап ташлаган, үч илен канга батырган, икенче бер канлы илне тепәндергән. фашизмны тармар иткән дәүләт җитәкчеләре нинди кешеләр икән9 Башында мен төрле уй бәргәләнде Жмр шарындагы коры жирнен алтыдан бер өлешен «тимер пәрдә» белән томалап куйган хәйләкәр һәм астыртын, жае чыкканда калын мыеклары астыннан үткен тешләрен күрсәтә белүче каты куллы грузин хөкемдарының тәхетенә утырган йомры гәүдәле, йомры башлы, холкы-фигыле, сөйләшү рәвеше белән дә диңгез суы шомарткан чуерташны хәтерләтүче Никита Хрушев бу михнәтле илгә, ниһаять, демократия кануннарын алып килде бугай Иншалла. шулай гына дәвам итә күрсен' Бер очы белән Американын бер штатына— Аляскага терәлгән, икенче очы белән Европанын бәгыренә ук булып кадалган СССР дигән илдә барган үзгәрешләрне Илдар белми түгел Әти-әнисе. апалары һәм ул үзе дә гәжит-журнал актарганда, телевизор караганда ин әүвәл шул ил хәбәрләрен эзләүне гадәткә керткәннәр иде Рәсәй төрмәләрендә җәфа чигеп. Себер урманнарында ярты сәламәтлеген калдырып кайтып егылган әтисе Хрушев әфәндене үзен большевиклар тоткынлыгыннан коткаручы чын демократ дип саный, аны дөньянын ин акыллы сәясмәннәре исәбендә йөртә. Мен-меңнәрчә сәяси тоткыннарнын Йосыф Сталин кордырган төрмәләрдән, үлем конвейерына әйләндерелгән концлагерьлардан чыгарылуы, адәм яши алмаслык җирләргә сөрелгән кешеләрнең азат ителүе, әдәбият-сәнгатькә салынган тимер кыршауның бушатыла башлавы шуна өметләндерә. Дуамалрак булса да. Никита әфәнде СССРдагы бозларны эретә башлады кебек. Шул ук вакытта Йлдар үзен башкалардан аерым тотучы бу делегация вәкилләренә әле һаман бераз шикләнеп карый иде Аларда ниндидер чишелмәс табышмак, сер тоемлана. Хәер, шикләнмәслек тә түгел Жир шарындагы барлык коралнын яртысына якыны шул илдә ясалуын, үтеп чыккысыз тайгаларда, аның иярченнәренә әйләнгән илләрдә туплануын Илдар яхшы белә иде инде Җитмәсә, завод конвейерларыннан танклар, самолетлар, тупларның яна, тагын да камилрәк төрләре агыла тора икән Никита бабан кулында атом һәм водород бомбасы, куәтле ракеталар, су асты көймәләре Дуамал империянең дуамал юлбашчысына шикләнеп карау бер дә гаҗәп түгел Бу минутларда залдагы башка дипломатлар да. бәлки, мен тугыз йөз илле җиденче елны исләренә төшергәннәрдер Коммунизмның кайнар кочагыннан ычкынырга маташкан Венгриянең канга батырылган шәһәр-авылларын әле күпләр бик яхшы хәтерли иде Совет коралы аяуны белми Дөнья язмышы кыл өстендә калган көннәр иде ул. Дәһшәтле көннәр.. Инде менә хәзер Куба. Уйларына чумган Илдар трибунага Никита Хрушев чыгып басканын да абайламыйча калган иде Колагындагы наушникта Джо тавышы яңгырагач кына яңадан залга күз салды —Тынлыйсынмы, сез татарларның юлбашчысы сөйли,—диде дусты — Әллә тагын бер кат сезне җәһәннәмгә озатмакчымы? Тынла... Урыс аюы ниләр сөйли анда? Үзенә шулай төрттерергә маташкан дустының мыек астыннан елмайганын күз алдына китереп. Илдар ирен чите белән генә көлемсерәп алды һәм үзен Хрушев урынына куеп карады Яшүсмер чагында Курск губернасының Калиновка карья сында көтү көткән, яшьлегендә Донбасс күмер шахталарының тузанын иснәгән Никита менә хәзер, шушы минутта, дөньядагы ин югары, ин дәрәҗәле мөнбәргә аяк баскач нәрсәләр уйлый икән?! Бәлки, ачлыкта, ялангачлыкта үткән балачагын исенә төшергәндер, бәлки хәтерендә Рәсәйдәге «ач- ялангачларнын канын имеп симергән, тук кикереп, дөньясының артына тибеп» яши белгән «буржуй»лар|а рәнҗеше яңаргандыр Бәлки күз алдына кояш нурында балкып утыруны ап-ак украин авьылары килгәндер Ә бәлкем, гап гали Никитадан дөньяга үз ихтыярын гага алырлык дәһшәтле көчкә ия дәүләт башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелүе, ваграк ил җитәкчеләренең анын исемен телгә алганда ук каушап калуларын, «ләббәйкә» дип торула рын белеп горурлангандыр... Кеше күңеле—төпсез диңгез. Аның төпкелләрендә ни-нәрсә ятканын дус-ишләре, якыннары гына түгел, кеше дигәнең хәтта үзе дә белеп бетерми, һәм белеп бетерә дә алмый. Андый кодрәт бирелмәгән адәм баласына. Әмма гарьчел һәм моны бик оста яшерә белүче, тәкәбберлек һәм мин-минлектән дә хали булмаган Никита әфәнденең һәр хәрәкәтендә кискен максатчанлык, сез әле мине белерсез, дигәндәй ертлачлык ярылып ята иде. Илдар гына түгел, күрше бүлмәдәге ирландияле егет тә моны ачык тоемлаган ахрысы, наушникта тагын анын пышылдаган тавышы ишетелде: —Дөнья сәясәте акулаларын акылга утыртырга җыена бу. Сизәсеңме? —Сизәм, бик яхшы сизәм,—диде Илдар микрофонга.—Колак салыйк әле, тагын ниләр кырырга җыена икән бу абзый... Трибунадагы йомры башлы адәм исә кызганнан-кыза иде. Кинәт ул аска чумды, ялтыравык баш берничә секундка трибунадан югалып торды һәм бераздан мөнбәр өстендә анын көчәнүдән кызарган йөзе күренде. Кабартмадай түгәрәк кулында исә чем-кара ялтыравык туфли иде. —Менә шулай! Безне тин күреп сөйләшүегезне таләп итәм,—диде ул кемгәдер янагандай һәм... Йа хода, туфлие белән шапылдатып трибунага китереп сукты. Алдындагы микрофоннар чайкалды. Биниһая олы залда бомба шартладымыни, ялтыратып шомартылган трибунага төшкән туфли авазы дистәләрчә динамикларда көчәйтелеп барлык почмакларда кайтаваз булып янгырады.—Совет ракеталарының көчен әле сез белмисез. Ләкин беләчәксез! Беләчәксез... Я вам покажу Кузькину мать! Өстәлгә тагын шапылдап туфли табаны килеп төште. Үтә итагатьле дипломатик сөйләшүләр генә бара торган урын дип күз алдына китерелгән бинада күз күрмәгән, колак ишетмәгән мондый хәлдән Илдар авызын ачып катты да калды. Монда андый хәлләр дә була микәнни? Шул ук мизгелдә миеннән шөбһәле уй йөгереп узды: «Юк, бу абзый әтинең гозер-үтенеченә игътибар итә торган адәм түгел! Әллә хатны биреп тә тормаска микән? . Барыбер җавапсыз калдырачаклар. Без алар өчен әле һаман дошман икән. Моннан мәрхәмәт көтеп булмас». Штаб-квартирада тынлык урнашты. Ин ярсулы, иң катлаулы, дөнья язмышы кыл өстендә калганда да салкын канлылык саклый белгән дипломатлар, дәүләт башлыклары бер мизгелгә телсез калгандай булдылар. Монарчы күрелмәгән мәйсезлек, БМОнын иң төп кагыйдәләрен аяк астына салып таптау, ачыктан-ачык янау иде бу. Дипломатлар, дәүләт җитәкчеләре бер-берсенә караштылар, күзләрендә сәерсенү һәм аптырау чагылып алды. Илдарны уйларыннан наушникта яңгыраган Джо тавышы бүлде. —Аңлап бетермәдем, Эль... Нинди Кузькинанын анасын күрсәтергә җыена ул? Анысы кем? Бу тәгъбир нәрсәне аңлата? Минем коллекциягә бара торган әйтемме? Пыяла стена аша ирландияле егетнең гаҗәпләнгән йөзен күреп алган Илдар исә залда ниләр буласын сагаеп көтә иде, сорауны җавапсыз калдырды, иңсәсен генә җыерып куйды. Маңгаена бәреп чыккан салкын тирне кулъяулыгы белән сөртте һәм уң кулының имән бармагын чигәсе янында уйнатып алды. Бу хәрәкәткә бер генә телдә дә тәрҗемә кирәкми, ул һәр кыйтгада сүзсез дә аңлашыла. Бу очракта аны трибунадагы кешегә карата күрсәтелгән дип тә, «Үзем дә төшенеп җитмәдем» дип тә аңлап була иде. Беренче утырыштан сон икесе дә урамга ашыктылар. Ялгыз калып, кешеләрдән читтә беренче тәэсирләрне уртаклашасы, фикер алышасы килә иде. Ләкин урамга чыккач икесе дә телсез калгандай булды. Джонын йөзе кырыс иде. Ул Илдарга таба иелеп акрын гына әйтеп куйды: —Аңлаган кешегә аңларлык булды бу. Хәтта ышанасы килми. Никита әфәнде ачыктан-ачык янауга күчте бит. Бу инде болай эзсез генә уза торган нәрсә түгел. Сәясәттә шактый тирән йөзгән дустына Илдар кайтарып бер сүз дә әйтә алмады. Хәер, әйтергә кирәк тә түгел иде инде. Әйе. аңларлык булды бит... —Әтинен хатын нишләтәбез инде болай булгач?—диде ул нәүмиз- ләнеп калгандай —Анысын әйтүе кыен. Шунысын гына беләм. Русия кешеләре мондый гадәттән тыш хәлдә Америка гражданыннан хат алырга шикләнәчәк. Иманым камил Алар хәзер бер-берсеннән курка һәр сүзләре, гамәлләре контрольдә — диде Джо һәм мангаен җыерып бераз уйланып торгач кулын сузды —Бир әле хатынны. Таныш инглимәремә барып карыйм. Тәвәккәл таш яра. ди. Хатны алып ашыгып китеп барган Джога карап Илдар тагын уйга чумды. Бу нинди каһәрле заман, каһәрле көн булды сон’ Юкса, бөтенесе дә шулай әйбәт бара, әйбәт башланган иде бит' Илдән илгә кангырап йөри-йори картайган, инде газиз туган җирләрен кайтып бер күрергә, туган якның шифалы һавасын иснәргә, изге чишмәләрнең саф суларыннан авыз итәргә тилмергән, шунын белән хыялланып яшәгән әти-әнисенен өмете акланмасмы? Ул аларнын мәнге тормышка ашмас хыялы гына булып калырмы?! Хатны биргәненә хәтта үкенеп тә куйды “Ялгыштым бугай”,—дип учына йодрык белән сугып алды Джо белеп әйтә булыр, мондый чыгыштан сон Америка белән СССР арасына чөй кагылмый калмас. Ә андый чөйләрне бәреп чыгару ай-һай авыр шул' Джо бик озак көттереп кенә әйләнеп килде. Йөзе караңгы иде Түш кесәсеннән хатны чыгарды да кире Илдарга сузды —Эль. хәлеңне, кичерешләреңне аңлыйм Мин барысын да аңлатырга тырыштым. Әмма бу эшне киләчәк заманнарга калдырып тору хәерлерәк булыр.—диде ул үзен гаепле хис иткәндәй уңайсызланып —Инглиз дипломатлары шулай киңәш итә. Кистереп әйтмәсәләр дә аңладым. Русиянен сугыш игълан итүенә тиң хәл икән бу Никадәрле сак. сүзләрен җиде кат үлчәп сөйли торган инглиз дипломатлары да шулай дигәч Калганын инде үзең дә төшенгәнсеңдер Мен тугыз йөз алтмышынчы елнын егерме өченче сентябре' Кешелек дөньясын салкын сугышның яна чорына бөтереп алып кереп киткән көн Материкларны икегә аерып торган Атлантик океаннын ике ягында да сугыш машинасы котырып эшли башлаган көн. Кемнен ракеталары, очкычлары, кораблары, танклары күбрәк—дөнья шуның кулында булачак. Аларны эшләтү, карау өчен, әлбәттә, армиягә яна көчләр, пушка ите кирәк иде һәм сугыш чорында туган. үнсигсз-унтугыз яшенә җиткән егетләр әнә шул сугыш машинасының аяусыз тәгәрмәчләре, чыгырлары арасына барып эләктеләр. Салкын сугыш тегермәне кеше язмышларын чәйнәп төкерергә кереште. Тегермәнгә исә акыллы, белемле, әзерлекле яшьләр кирәк Азиатлар, наданнар—стройбатка, төзелешкә Әйдә, маңгайлары белән җир сөрсеннәр, буласы сугыш мәйданнарын тирләре, каннары белән сугарсыннар Яулап алган халыкларны инде күптән үз юлына түшәп барырга өйрәнгән ил ул Рәсәй Әйдә, алга, яна җиңүләргә' Ялгышулар, абынулар егерменче гасыр кешелек дөньясында күп. ай-һай күп булды шул! Бу гасыр тоташ кан коюлардан, ялгышлардан, төзәтә алмаслык хаталардан гына горадыр да. Иң аянычлысы—аларнын берсе дә жир шарындагы коры җирнең алтыдан бер өлешен биләгән, дистәләрчә милләтләрне «кочагына кыскан* коточкыч зур илне—СССРны читләтеп үтмәде Алай гына да түгел, аларнын байтагына нәкъ менә шушы ил, шушы илнен токымсыз һәм затсыз хөкемдарлары сәбәпче булды, «һәр пешекче хатын ил белән идарә итә ала» дигән мәгънәсез тәгъбирне аксиомага әйләндергән дәүләттә башкача була алыр идеме икән! Мен тугыз йөз алтмышынчы ел Вакыт елгасы ярларын кысып тарайткан ел ул. Нәкъ менә шушы елны СССРда кораллы көчләрнең яңа төре—стратегик максатлы ракета гаскәрләре оештырылу турында игълан ителде. «Токымсыз һәм затсыз» хөкемдарлар ил. дөнья язмышы белән шаярырга кереште. Вакыт бара, вакыт барысын да саный. Вакыт угы мең тугыз йөз алтмышынчы елның егерме өченче сентябрендә!... IV гетләрнең өсләренә, чыннан да, бәхет ишелеп төшкәндәй булды. Нигә дисәң, машина фаралары яктылыгында алар зур шәһәрләрдә генә була торган ниндидер корылмалар: завод дисәң, завод түгел, склад дисәң, склад түгел кебек тоелган соры төстәге зур һәм биек корылмаларны шәйләп алдылар. —Әһә, димәк, нинди дә булса зур бер шәһәргә якынлашып киләбез! Бу минутларда егетләрнең миләрендә уйнап алган беренче уй шушы иде. Чөнки Казаннан бирле аларны кайда алып баруларын әйтергә теләмәгән командирларның серләре ачыла башлады кебек. Ә бу инде хыялларда бөреләнгән өметнең һичьюгы яртысы тормышка аша дигән сүз иде. Шулай булып чыкты да. Борылышларның берсендә алар тимер торбалардан ук сыман итеп ясалган юл күрсәткечтә китап дәреслекләрен- нән шактый ук таныш бер өлкә үзәгенен исемен абайлап алдылар. Китте үзара төрткәләш, китте уенкөлке. Әлбәттә, барысы да соңыннан ачыкланды. Алар артиллерия өчен сержантлар әзерләүче мәктәптә, хәрбиләр әйткәнчә, «сержантлар мәктәбе»ндә укыячаклар икән! Бу инде көткәннән дә яхшырак иде. Их, бу бәхет дигәнеңне! Нигә иң кирәк чагында гына ишелеп төшә икән ул! Үзара танышып, дуслашып өлгергән егетләр җылы казармаларда ике атна да яшәргә өлгермәделәр, мәктәптә кинәт ыгы-зыгы купты. Офицерлар каядыр чабыша, сержантлар мәж килә, һәм сержантлар мәктәбенә дип тәгаенләнгән дүрт йөз егетне көтелмәгән ашыгычлык белән машиналарга төяп алып чыгып та киттеләр. Тагын билгесезлек, тагын өметсезлек. Һәм бу юлы да, нишләптер, төнлә. Хәрби частьлар шулай юлбасарлар шикелле гел төнлә генә күченеп йөри микәнни сон? Озак көттереп таң ата башлады. Юл буена брезентка сибәләп килгән тамчылар биюе дә тынып калды. Бер-берсенә терәлеп йокымсыраган егетләр машиналарның акрынрак бара башлавын һәм, ниһаять, моторларның сүнүен дә абайламыйча калдылар. Кискен, кырт яңгыраган команда барысын да кинәт айнытып җибәрде: —Машиналардан төшәргә! Тезелергә! Хәрби комиссариатка аяк баскан минуттан ук гаскәри тормышның төп мәгънәсе сафка тезелүдән гыйбарәт икәнен инде аңлап өлгергән булачак сержантлар, алар шуна ышана башлаган иде инде, шыбырдашып асфальтка коелды. Йокымсырауны кул белән алып ташладылармыни. Әле аннан, әле моннан егетләрнең бер-берсеннән сорашканы ишетелде: —Нинди жир икән бу? —Юл күрсәткечкә берәр нәрсә язылган идеме? Күрмәдегезме? Берәр исеме булгандыр ич... —Нинди шәһәр соң? Сөйләшүләрне җикерүгә охшаш әмер тавышы бүлде: —Сафта лыгырдауны туктатырга! Рязань катыншалары түгелсез. Равняйсь! Смирно! Сирин бер нәрсәгә игътибар итте: хәрбиләр янына килеп эләккәннән Е бирле, булсын офицер, булсын сержант—һәммәсенең—егетләрне рәнҗетү өчен кулллана торган бер ямьсез сүзе бар икән. Ул да булса—«Рязань катыншалары» Әйтерсен, катыншалар бер Рязаньда гына. Хәер, каян белеп бетермәк кирәк, бәлки, чыннан да, шулайдыр, һәрхәлдә, командирлар теләгенә ирешә—«катынша-баба» дигән шушы я.мьсез бер тәгъбир егетләрне күз ачып йомганчы җыйнаклана төшәргә, үзләренең ир затыннан икәнлеген, оешкан, сугышчан затлар икәнен исләренә төшерергә мәҗбүр итә иде. Бу юлы да шулай булды. Әле һаман сафта тигез бер рәткә тезелеп бетә алмаган яшьләр, хәрбиләр кушканча сыннарын катырып, тынып калдылар, күзләре исә тирә-якны айкады Ләкин күпме генә эзләнмәсеннәр, күзне иркәләрлек нинди дә булса ямьле манзара табарлык түгел иде Кайсы якка карасан да. бер үк төрле күренеш. Алла да, артта да. унда да, сулда да өстенә аварга торган кара урман. Өстә— кургашыңдай авыр болытдыр йөзгән күк йөзе, тирә- якта гомер бакый кеше ашы басмаган кара урман һәм бушлык Аяк астында лычпырдык сазлык. Тагын бер-берсенә бер тамчы судай охшаш агач бараклар шәйләнә. Аларның номерлары да. башка бүтән бер аеру билгеләре дә юк. Алар янында бары тик солдатны йә үрә катырып, йә аяк атлап барган итеп, иә булмаса. командирына «честь» биргән рәвешле итеп төшерелгән фанер такталар Әмма алар гына бу ямьсез бертөрлелеккә, кәҗүнни кырыслыкка ямь бирә алмыйлар иде Сирин баракларны санарга да тырышып караган иле. !әкин ниятенә кул селтәде Ни мәгънә! Бараклардан ары һәр гарафта биек стена булып куе нарат урманы күтәрелгән, урманга җитәрәк кеше буеннан ике-өч тапкыр биегрәк баганалар күренә Баганалар арасына чәнечкеле тимер чыбык сузылган һәм алар томанга охшаш челтәр белән дә уратып алынган иде. Бу инде китапларда гына укып белгән «зона»ны. хәрби әсирләр асрала торган лагерьны хәтерләтә иде. Ничә йорт булса да барыбер түгелмени! һәрхәлдә, бу өмет иткән зур шәһәр дә, диңгез буе да түгел Монысы бик ачык аңлаешлы иле. Сирин агачларны, анда-санда төртеп чыккан үләннәрне күздән кичерде Һичьюгы кайсы яклар икәнен алардан чамалап булмасмы Ләкин уеннан бик гиз кире кайтырга мәҗбүр булды. Үсемлек дөньясы дисенме, табигате дисенме, берсе дә үзеңнең кайда икәнлегеңне аерыр дәрәҗәдә ниндидер аерымлыкка ия түгел иде Димәк, без Рәсәйнен урта полосасын нан әллә ни читкә китмәгәнбез икән, дип фараз кылды ул. Тик менә бу күккә ашкан биек наратлар кайсы якларда булырга мөмкин сон' Мәскәүдән соң бик үк ерак китмәдек бугай ла. Йорт димәсән хәтере калыр, агач бараклардан бернәрсә белерлек түгел Аларнын бик ашыгып, кабаланып төзелгәнлеге сизелә. Әле хәтта кайберләренә юл да салып өлгермәгәннәр. Төзелеш чүп-чары ла шунда Цемент капчыклары, известьлы мичкәләр. Алардан ерак та түгел тагын нидер төзер!ә җыеналар булса кирәк, җир өсте тирән траншеялар белән ертмачланып беткән иде Иптәшләренең күзләрендә ялтыра!ан кызыксынучанлыктан, Сирин аларның да үзе кебек үк бер башваткычны чишеп азаплануларын аңлады Ләкин сержант буласы яшьләргә, хәрби ант га кабул игеп өлгермәгән егетләргә «хәрби уку»ның кайда һәм ничек узача!ын тиз генә белү насыйп булмаган икән әле Ул гынамы! Күп тә үтми егетләрне унарлап та. бишәрләп тә кайдандыр килеп чыккан машиналарга төяп тагын кайсыдыр тарафларга озата башладылар Монысы инде бөтенләй көтелмәгән хәл rue. Сирин өчен иң куанычлысы шул ул Комаров белән бер төркемгә эләкте. Моңа улмы әллә Комаровмы ныграк сөенгәндер, әйтүе кыен, әмма икесенең дә күзендә сөенеч нуры балкый иде Һәм, шулай итеп, алар үзләрен көткән яңа бер частька килеп эләктеләр Монда аларны үзләре шикелле үк «салага»—иксез-чиксез СССРнын төрле якларыннан китереп тутырылган угызлап егет белән аралаштырып та куйдылар. Алар бергәләп «Яшь сугышчы» курсын үгәселәр икән. Монысы да мәгълүм булды. Яшьләрне башка солдатлар белән аралаштырырга бик үк ашыкмадылар. «Яшь сугышчы» курсын үткәнче, ягъни сафта йөрергә, «унга», «сулга», «кругом» борылырга, офицер вә сержантларга кайчан, кайда һәм ничек «честь бирергә» өйрәткәнче, җиде төн уртасында торгызып сорасалар жавап бирерлек итеп хәрби устав ятлатканчы, аларны башка бараклардан шактый еракта, урман буена ук корылган зур палаткада асрадылар. Гимнастеркага ак яка тегәргә, аркасына, солдат модасында аерым бер затлылык билгесе саналганча, үтүкләп сыр салырга, җиз төймәләрне чистартырга, кирза итекләрне көзге урынына карап кырынырлык дәрәжәгә житкергәнче ялтыратырга өйрәттеләр. Баксаң, болар хәрбиләр тормышында аерым камиллеккә җиткерелгән үзе бер сәнгать икән ләбаса! Кышка да ерак калмаган иде инде. Көз салкын килде. Әле яңгыр сибәли, әле. озакламый зәмһәрир суыклар да киләчәген хәбәр иткәндәй, җил канатларында кар бөртекләре уйнаклый. Палаткада тимер мичнең көнен дә, төнен дә сүнеп торганы юк. Әмма уртада кукраеп утырган бу «җылыту җайланмасы» гына аннан тишек, моннан ярык белән чуарланган иске брезент палаткага җылы өрә алмый. Салкынлык, шыксызлык. Хәтта идәнгә көн саен кочаклап түшәлүче хуш исле чыршы ылысы да палаткага ямь бирми. Тимер мич янында кизү тору егетләрнең ин теләп, ин яратып башкарган шөгыленә әйләнде. Ул беразга гына булса да ялгыз калырга, үз уйларың белән яшәргә мөмкинлек бирүче бердәнбер урын Утызлап егет исә көне буе өч сержант һәм бер лейтенант карамагында. Алар рөхсәтеннән башка ашау да, йокы да һәм... буш вакыт та юк. Егетләр өчен болар командир гына түгел, бер үк кимәлдәге газраил вә фәрештә дә, хөкемдар вә казый да иде. Ниһаять, озак көткән көн дә килеп җитте. Азмы-күпме укытып азапланганнан соң, егетләрнен кулларына автомат тоттырдылар, парад мундирларына киендерделәр дә плацка—часть җирендәге бердәнбер асфальтланган тигез мәйданга чыгарып тезделәр. Күрәсең, хәрби әзерлек дәрәҗәсе җитәрлек дип санадылар булса кирәк. Хәрби ант кабул итү шулай башланды. Полк командиры, башка офицерлар килеп җитмәгән иде әле. Башка роталар чыгып тезелгәнче, «Яшь сугышчы» курсының башлыгы лейтенант Майорчук саф алдында көязләнде. Дагалы яңа хром итекләре белән шак-шок басып, аларның музыкаль шыгырдавына колак салып әрле- бирле йөренде. Әле бер, әле икенче солдатның бил каешын тикшереп карады. Тыгыз буылганмы, гимнастеркада артык җыерчык-фәлән юкмы, ак якалары чистамы, итекләре ялтырыймы? Сиринне нишләптер баштан ук яратып бетермәгән лейтенант тагын бер тапкыр ана каныгасы итте. Анын ни эшләргә җыенганын белгән Сирин каешы соң чиккәчә тыгыз буылган булса да, табигый ки, эчен җыйды. Лейтенантның йодрыгы каеш белән корсак арасына бик җинел генә кереп тә китте. Шуны гына көткән диярсең, ул ирен чите белән мыскыллы елмайды, тавышы тантаналы, үчле иде: — Нәрсә бу? Корсаклы хатын шикелле билеңне ныклап буарга куркасынмы? Исеңдә тот, моннан соң аелыңны бер тапкыр әйләндерсәм— чираттан тыш бер наряд, ике тапкыр әйләндерсәм—ике наряд... һәм и так дальше. Бу яратмауның сәбәбен Сирин сизенә, хәер, сизенә генә түгел, яхшы ук чамалый да иде. Ниндидер хәрби училище тәмамлап килгән, аннан күп булса өч-дүрт яшькә өлкәнрәк бу украин егете урысча сөйләшкәндә адым саен шундыйрак «хата» ясый, җитмәсә, татар егетләрен надан «азиатлар» саный идеме, аларга үзенчә акыл өйрәтүдән аерым бер тәм, ләззәт таба иде. Шундый «сабак»ларның берсендә Сирин түзмәде, аны төзәтәсе итте һәм аз гына ялгышты—«иптәш лейтенант» диясе урынга, нәкъ гражданкадагыча: ’ —Иптәш Майорчик! Русча •Это мое не дело» дип әйтелми, дөресе • Это не мое дело» була,—дип ычкындырды. Солдатлар барысы да мыек астыннан гына елмайды, кемдер хәтта пырхылдавын да тыя алмады. Чыннан да. алар аны үз араларында «Майорчик» дип йөртәләр. Бу лейтенантнын үзеннән кала инде беркемгә дә сер түгел иде. Әмма сүз уйнатудан аерым бер кызык таба белгән һәм урысчасы шактый камил Сирин теленнән шул яшерен сүз ычкынганны сизми дә калган иде. Анын ялгышын солдатлар алдында үзен, ягъни командирны кимсетү, түбәнсетү өчен махсус эшләнгән эш дип кабул итте булса кирәк, лейтенант тамагына ипи тыгылган кеше кебек авызын ачып катып калды, аннары гына һушын җыеп телгә килде. —Беренчедән, салага, минем фамилией Майорчик түгел, ә Майорчук. икенчедән, сезнен ишеләр өчен мин бары тик иптәш лейтенант кына Өченчедән, гражданкадагы бу гадәтләреңне коеп төшермәсәң, үкенергә туры килмәгәе. Ай-Һай, нык үкенергә туры килмәгәе... «Фамилие» түгел, «фамилия» дип төзәтергә теле кычытса да, Сирин бу юлы «Сүзен көмеш булса, дәшмәвен алтын» дигән акыллы мәкальне исенә төшереп, дәшми калуны мәгкульрәк күрде —Гафу итегез, иптәш лейтенант, ялгыш әйттем. Минем сезне рәнҗетәсем килмәгән иде,—диде ул кыенсынып. Әмма анын гафу үтенүе Майорчукны тагын да ярсыта төште —Син... мине рәнҗетергә Салага! Исендә тот, әгәр теләсәм, мин синең үзеңне мен мәртәбә рәнҗетә алам. Ишеттеңме'’ Мен! —Гафу итегез, иптәш лейтенант,—дип кабатлады аннан мондый ук гарьчеллек, ачу көтмәгән Сирин. Нинди дә булса тагын башка берәр сүз әйтсә, ярсыган офииернын аны дөрес акламаячагы көн кебек ачык иде инде Бу мәгънәсез һәм кирәксез бәхәс нәрсә белән тәмамланган булыр иде. билгесез, солдат белән лейтенантнын сүз көрәштерүен елмаеп күзәткән егетләр арасында Комаровның хәйләкәр йөзе пәйда булды һәм аннан да хәйләкәррәк тавышы яңгырады: —Иптәш лейтенант, армиядә командир солдат өчен туган әниен, туган әтиең кебек инде ул Ачуланыр да. ярлыкар да. Тик менә мичтә утын бетеп килә. Алып керергә рөхсәт итегез! Туңабыз бит, хлопцы. Акыл өйрәтү шунын белән өзелде, бераз гына куштанланудан күнеле булган Майорчук ризалыгын белдереп вәкарь белән баш селкеде —Рөхсәт итәм Барыгыз! Яратмау, үз итмәү шуннан килә иде булса кирәк Менә хәзер дә бил каешын кысып тоткан лейтенантның аны борып карарга җыенганын сизенеп Сирин корсак мускулларын киерде Ничек кенә тырышмасын, лейтенант аны бора алмады —Ярый, ярый! Истә калдырырбыз,—дип мыгырдашты ул үзалдына һәм тагын сафлар буенча китеп барды Бераздан анын тагын акыл өйрәткәне ишетелә башлады: —Менә хәзер сез дә тулы хокуклы совет солдаты булачаксыз,— диде ул.—Ант кабул иткәннән соң гражданкадагы иркәләнүләр, сырпаланулар бетте Хәрби хезмәттә «Белмим». «Булдыра алмыйм». «Теләмим» кебек төшенчәләр юк Була да алмый «Белмисең икән—өйрәтербез, теләмисең икән—мәҗбүр итәрбез!» Аңлашылдымы.’ Бу —закон! Майорчукнын фәлсәфәсе күпмегә сузылган булыр иде. билгесез, аны плацка чыгып тезелә башлаган солдат һәм офицерларның ыгы- зыгысы. багана башындагы тимер чиләк рәвешендәге радиорупордан яңгыраган хәрби марш авазлары бүлдерде Шунын өстенә. рашкы сибәләргә тотынды. Күшеккән солдатлар бер-берсенә суккалап, сикергәләп җылыну чарасына тотынды һәм озак та үтми полк командиры кычкырып әмер бирде —Полк, смирно' Полк байрагына карап тигезләнергә! Парад мундирлары кигән офицерлар, автоматлар тоткан солдатлар мәйданга полк байрагын алып чыктылар. Әллә нинди сәер хисләр кичерде шул чакта Сирин. Моңарчы киноларда күреп, китаплардан укып кына белгән бу хәрби йолада галибанә тантаналык, бәйрәмчәлек һәм шул ук вакытта гаскәри кырыслык та бар иде. Ярты гомерләрен казармаларда, штабларда, хәрби өйрәнүләрдә үткәргән өлкән офицерларның—ир уртасы һәм инде гомер көзенә кереп баручы ирләрнен байрак күренүгә кыл кебек тартылып үрә катулары, йөзләренә чыккан җитдилек бу горефнең бер уен-муен гына булмыйча, чыннан да зур вакыйга икәнлеген күрсәтә иде. Нишләптер, пионерга кергәндә тантаналы вәгъдә биргән мизгелләре искә төште. Читләренә чәчәкләр төшереп, булдыра алганча төсле карандашлар белән бизәп, кулдан күчереп язылган «Тантаналы вәгъдә» тексты да, аны сәхнәдән күмәкләшеп кабатлау да бер балачак уены гына булган икән. Ә монысы башкача. Монысында син язмышыңны хәл иткәндә биниһая киң вәкаләтләр бирелгән командирлар каршында, илгә тугрылыкка, Ватан хакына хәтта гомереңне корбан итәргә әзер булуына ант итәсең. Бу вәгъдә генә түгел, бу—кызыл байрак үбеп, имзаң белән беркетелгән хәрби ант. Күз алдына Александр Матросов, Газинур Гафиятуллин кебек күкрәкләре белән дошман амбразураларына ташланган батырлар килде. Алар әнә шул антларын үтәп үзләрен корбан иткәннәр. Хәрби ант әнә шундый адымга әзер булуыңны раслап кул кую дигән сүз дә әле ул. Уйларына чумып тантананың хәлиткеч минутлары җиткәнен Сирин сизми калган икән. Мәйдан өстендә тагын полк командирының тавышы яңгырый башлады. Мичкәдәй юан биле өстенә алтынланган аеллы, сары төстәге парад каешы атландырган полковникның тавышы торбадан чыккандай калын иде. һәрбер сүзе потлы гердәй саллы иде: —Капэсэс үзәк комитеты һәм туган совет хөкүмәтебез, алар йөзендә данлы совет халкы, сезгә, эшче-крестьян канына буялган сугышчан кызыл байрак янында тантаналы шартларда хәрби ант кабул итүче яшь сугышчыларга, кадерле Ватаныбызны саклау кебек иң җаваплы һәм иң изге бурычны ышанып тапшыра,—диде ул. Әллә нишләп Сириннең башында сәер яңгыраш туды: «Эсэс— капэсэс»,—дип эчтән генә кабатлады ул, тиктомалдан көләсе килеп китте. Мондый вакытта көлеп җибәрү яисә елмаю сәерлек кенә түгел, хәтта командирлар тарафыннан җинаять дип кабул ителергә мөмкин иде. Йөзенә чыккан елмаюны басар өчен иренен тешләп полковникны тыңларга кереште. Ә уйга салырлык нәрсәләр күп иде. —Сезгә «сугыш алласы» саналган гаскәр төрендә—артиллериядә— Совет кораллы көчләренең иң алдынгы сафында торучы гвардия берләшмәсендә хезмәт итү бәхете эләкте. Дөньяда сәяси ситуация гаять катлаулы. Кубада кабынган социалистик революцияне буар өчен Америка сугыш чукмарлары котырынып кораллана, НАТО һәм башка хәрби блоклар ашкынып кораллы бәрелешкә әзерләнә. Капэсэс һәм совет хөкүмәте аларга каршы совет кораллы көчләренең җимерелмәс һәм куәтле калканын булдырды. Горурланыгыз! Чик буенда булмасагыз да. сез—ил чикләрен саклаучылар! һәм ышанычлы, тугрылыклы саклаучылар булырсыз, дип ышанам—Полковник хәрби хезмәтнең авырлыкларына да тукталуны кирәк тапты —Әйе. кыенлыкларсыз булмас. Әмма ил чикләрен саклау җиңел, дип кем әйтә ала. Без озакламыйча сугышчан дежурлыкка басачакбыз. Дөрес, әлегә казармалар әзер түгел, ашханәбез дә тәгәрмәчләр өстендә... Ләкин болар вакытлы кыенлыклар. Айлар, атналар үтәр, сез барлык уңайлыклар тудырылган казармаларда яши башларсыз, ашханәбез шәһәр рестораннарыннан ким булмас. Мунча проекты әзер. Төзүчеләр нигезен сала башлады Клубыбыз да, Ленин бүлмәсе дә, китапханәбез һәм чәйханәбез дә гөрләп эшләп торыр. Командование боларның барысын да булдыру өстендә эшли. Солдатларның, ил сакчыларының мәнфәгатен кайгырту—командованиенең изге бурычы. Полковник дәртләнеп, илһамланып бик озак сөйләде. Ак төстәге вак ярма сыман рашкыны сибәләүче пыскак яңгыр алыштырды. Жил канатында күбәләктәй кар бөртекләре уйнаклый башлады Алар да. узәкләргә үтәрлек көзге ачы жил дә аны туктатырлык түгел иде кебек. Әмма анын бу патриотик сүз агымы да алдан билгеләп куелган хәрби кысаларга сыя икән —Кадерле яшь сугышчылар!—диде ул. ниһаять, аталарча кайгыртучан кыяфәт алып —Бүгеннән сез сугышчан роталарга, взвохзарга җибәреләчәксез, өлкән солдатлар белән бергә ил сагына басачаксыз. Сезгә сугышчан һәм политик әзерлектә уңышлар телим Ә хәзер бәйрәм ашына! Хәрби ант кабул иткәннән сон бәйрәм ашы булырга тиешлеген беләләр иде инде. Аны тансыклап көтәләр дә иде. һәм. ниһаять, командир боерыгына буйсынган соргылт-яшел төстәге кешеләр—солдатлар һәм сержантлар агымы жыр сузып, саф-саф булып ашханәгә таба юнәлде Түбәсе рубероид белән ябылган, колхозный ябык ындыр табагы— авылларда рига дип йөртелүче корылманы хәтерләткән вакытлы ашханә ягыннан борыннарны кытыклап хуш ис бөркелде. Пешкән ит. кыздыр!ан бәрәңге исе. Әмма аннан-моннан әтмәлләнгән түбә астына кертеп утыртылган поход кухняларында, вакытлы мич-плитәләрдә әллә ниткән затлы ризыклар— бәйрәм ашлары әзерләп булмыйдыр шул. Шулай да пешекчеләр тырышкан. Төшке ашка өстәп әле берәр кружка компот, ике данә прәннек һәм берәр яшел алма да бирделәр Калганнары исә гадәттәгечә ачыган кәбестәдән әзерләнгән сыек кына шулпа белән тары боткасы иде. Ботка янында кул яссуы кадәрле дуңгыз мае—сало да ялтырап ята. Әмма дуңгыз итеннән җирәнгән, һәм бу күңеле тыргануын берничек тә баса алмаган Сирин майны бер читкәрәк шудырды Бу хәрәкәтне күреп торган Илъяс сиздерми генә анын иңсәсенә төртте, күз кысып елмайды: —Үзең ашамасаң, мина бирсәң дә ярар дип беләм. Без өйрәнгән инде. Кич белән әҗерен балык белән кайтарырмын «Дембильгә хәтле ике километр балык ашарга кирәк* дигән солдат әйтемен инде ишетеп өлгергәннәр иде Кемдер исәпләп чыгарган бит һәр көнне солдатка биш-алты сантиметр озынлыктагы балык кисәге бирелә. Шуны өч елдагы көннәр санына тапкырласаң, ике километр чамасы балык килеп чыга икән Сирин дә шаяртасы итте —Ике километрны тизрәк ашатып, мине тизрәк дембильгә җибәрәсең килә, ахрысы. —Их. алай гына аны якынайтып булса, мин көненә бер метр балык ашарга да риза,—диде Ильяс ике кулын балыкчыларча ике якка сузып —Балык ашап дембильне якынайтып булмаган кебек, дуңгыз ите ашап кына мыркылдый башламам әле. Их. Казанда, әни табак тутырып пылау пешерер иде. анын янына шулпалы бәлеш, берсе-берсе йодрык кадәрле пилмән —Йә. җитте сина. искә төшермә әле.—дип куйды ачусыз гына Сирин Солдат ашынын бертөрлелеге инде һәммәсенең җелегенә үткән иде.— Шунысын да туйганчы ашарга бирмиләр, ичмасам! Солдат өстәл янына команда белән килеп утыра, команда белән торып китә. Сержантның әмере яңгырауга барысы да өстәл яныннан торды Хәер, ачык һавадагы бу ашханәдән чыгу өчен әлләни күп кирәкми Өстәл яныннан тордын. димәк, син инде тышта дигән суз Тагын тезелергә әмер яңгыраганчы, кемдер тәмәке кабызып җибәрде, кемнәрдер торкем-төркем булып төрле мәзәк хәлләр сөйләшергә кереште Кая барып кушылырга белмичә торган Сирин үзенә кемнеңдер текәлеп каравын сизеп туктап калды Өстендәге бушлатының, башындагы бүрегенең искелегеннән генә түгел, ә йөз чалымнарының ирләрчә кырыслыгыннан да «карт» солдат икәнлеген абайларга мөмкин булган бер егет Сирингә текәлгән иде. Менә ул аңа таба атлады һәм кычкырып та җибәрде — Нәрсә, якташыңны танымыйсынмы әллә? Сирин кай ягы беләкдер кемнедер хәтерлэткән, әмма тәгаен гына кем икәнен әйтә алмаган бу егетне, чыннан да, танымый иде. —Ялгышмасам, син Сирин буласын түгелме сон?—дип дәвам итте солдат.—Сирин Сабиров! Балтамактан. Без унда укыганда җиденчене бетереп азаплана иден... —Әйе. мин Сирин... Тик, нишләптер, танымыйм димме. —Сон... Балтамакта ат чаптыручы Газетдинны белмәгән кеше юк бит Мине, Газетдин Рифгатен хәтерләмисеңмени? —Беләм, әлбәттә,—дип чак кына кычкырып җибәрмәде Сирин.— Ничек инде белмәскә!? Теле шулай диде. Әмма күзләренә ышанмады. Әле балалыгы да чыгып бетмәгән, борын астында мыек җебе күренә генә башлаган, зур елтыр күзле егет иде авылдашы Рифгать. Ә монда каршысында күз читләрен әллә нинди вак җыерчык баскан, алдагы бер теше урынында кара бушлык ыржайган, ир уртасына якынлашып килүче кемсә басып тора. Әмма, җентекләбрәк карагач, күргәненә ышанмыйча булдыра алмады. Бу, чыннан да, шаянлыгы, җорлыгы белән авыл кызларын бер карауда әсир итә белүче, терекөмештәй җитез гармунчы Рифгать иде. Теленнән чак кына «Ай-Һай, картайгансың якташ» дигән сүз ычкынмыйча калды. Ярый әле вакытында телен тыя белде. Юкса, авылда чакта кемнеңдер яңак төбенә менеп төшәргә дә күп сорамаган Рифгать аны дөрес аңламас иде. Шуннан сон «якташ» дип кара инде. Шулай да гаҗәпләнүе теленә чыкты: —Үзгәргәнсең, танымый торсам да гаҗәп түгел,—диде. —Үзгәрерсең монда,—дип кул селтәде Рифгать.—Әйдә, бер читкәрәк китик әле. Ашханәдән, башка солдатлардан читкәрәк, карт чыршы янына барып бастылар. Рифгать кесәсеннән бер кап «Аврора» чыгарды. Сирингә сузды: —Көйрәтеп җибәрик булмаса! —Мин тартмыйм! —Анысы әйбәт! Кешегә ялынычын төшмәс, ичмасам. Ай, якташ, сине күргәч, күзләремә ышанмый торам Билләһи, җирне кысан диләр, тар диләр, чыннан да, шулай икән бит әй! Әллә кайда, җир тишегендә якташыңны, авылдашыңны очрат инде, ә! Рифгатьнең сүзләре, сораулары, беләсе килгәннәре бетәрлек түгел иде. Мәктәпне бергә бетергәннәрдән, аннары тагын яшьрәкләрдән кемнәр кайда урнашкан, кем кайда укый, кайсы кыз кем белән йөри? Кайсы егет өйләнгән, кайсы кыз кемгә, кайчан кияүгә чыккан. Клубта бичырлар элеккечә узамы, гармунда кем уйный? Тагын әллә ниләр, тагын әллә нинди сораулар... Сирин аларга җавап бирә-бирә арды. —Шулай да сине очратуым әйбәт булды әле,—диде Рифгать һәм, күзләренә ышанмагандай, Сиринне ике иненнән тотып каршына бастырды.— Туйганчы бер карыйм әле. Сине күргәч, авылга кайткан кебек булдым. Рәхәт булып китте —Һәм авыр сулап, кинәт уйчанланып калды —Сине очратуым әйбәт анысы, тик синен монда эләгүең әйбәт булмаган, якташ. Әйбәт түгел... —Нигә алай дисең? Әнә, полковник ничек мактап сөйләде бит әле... Казармалар да. клуб та төзелә ди... —Ул хәтле беркатлы булма инде,—дип теше сызлагандай йөзен чытты Рифгать.—Безгә килгәннән бирле шуны вәгъдә итәләр. Дембиль җитте, әле күрә алган юк. Күрә дә алмабыз. Их. тизрәк өйгә кайтасы иде... Сирин исә тагын төпченәсе итте: —Шулай да монда эләгүнең кайсы ягы начар? Башка җирдә дә әлләни түгелдер әле. —Башка җир—башка җир инде ул. Кайда килеп эләккәнеңне беләсеңме соң син? —Белмичә,—дип елмайды Сирин.—Данлыклы артиллерия гаскәрләренә. Гвардиягә... Рифгать тагын йөзен чытып куйды —Чистый башыгызны әйләндергәннәр икән. Е-мое Ярый, минем бәхет басты, инде дембиль дә җитте Ә сез. Дембильгә хәтле һичьюгы бер тапкыр увольнение күрергә тилмереп хезмәт итәсегезне әйттеләрме'’ Монын бит хәтта адресы да юк В/ч Ягъни «хәрби часть* кына. Гвардия, имеш.—Ул тагын бер кат мыскыллы елмайды —Син үзен хезмәт күрсәтәчәк нәрсәнен—мондагы «изделие* дип аталган нәрсәнен ни икәнен беләсеңме сон? —Ю-у-ук,—дип баш чайкады Сирин — һәм әйтмәсләр дә —Ул Сирингә якын килеп пышылдауга күчте. Ашыгып-ашыгып татарча тезә башлады —Әлегәчә әйтмәгәннәр икән, сонрак та әйтмәсләр Урман кырыендагы юлга чыгарып тезелгән пушкаларны күрдекме"’ —Күрдем... Артиллериядә тагын ни булсын инде"’—дип елмаерга мәҗбүр булды Сирин — Күргәнсеңдер шул... Башта безнен часть, чыннан да. артиллерия иде Ә хәзер алар шулай күрсәтер өчен генә калды Частьнын. хәрбиләр телештәгечә. татарча ничек әйтим икән үз әкияте булып Янәсе монда еракка ата торган артиллерия полкы. Ә чынлыкта Сиринне кызыксыну хисе биләп алды. Рифгатьнең үзе шикелле үк пышылдап сорады: —Ә чынлыкта нәрсә? —Анысын үзегез белерсез инде.—дип сәер генә елмайды Рифгать — Анысын белү өчен күн вакыт кирәкмәс Бу хакта теләсә кайда сөйләнеп йөрергә ярамый Якташ булганга гына әйтәм «Особый отдел* дигән нәрсәнен күзе үткен, колагы сизгер. Хатларында да язасы булма Һәр хат энә күзеннән үткәрелә Безнен берничә егет шуның аркасында дисбатка эләкте. Аң бул! Теләсә кая тыкшынма. Ин куркынычы—«изделие - янына эләгүдән саклан Мен сәбәп тап. авыруга сабыш, ялгашта, алдалаш. Радиация дигән нәрсәне укып булмаса. ишетеп беләсеңдер Монда саклану чаралары әлегә юк дәрәҗәсендә Нурланыш коточкыч Бер-икс ел анын янында маташсаң, кайткач кызлар янына барасын килмәс. Хәер, кирәге дә булмас Аңлашылдымы? Тагын -заправшик* дигән белгечлектән курык' Анысының үз хикмәтләре Тора-бара барысын да белерсең әле. Сирингә аптырап баш чайкаудан башка чара калмаган иде —Анлан бетерә алмыйм Радиация Без бит уран руднигында түгелдер. —Түгел, хет анысына аллага шөкер диген1 Тьфү' Стратегик ракеталарны кыш бабай күчтәнәче ташый дип белдеңме әллә? «Ин куәтле корал безлә».— дин мактандылармы'’ Мактандылар! Ишеттен бит' -Игг куәтле корал *ны ни дип беләсең инде'* Анын да ин куәтлесе әле Әнә Хиросимада ул «күчтәнәч*не ташлаганнарына инде егерме елга якын, ә аны «авыз иткәннәр» бүген дә тормыш белән бәхилләшә тора Күпме гарип бала туа. Ә мондагы «күчтәнәч »не андый гына дип беләсеңме’’ Исе дә. төсе дә юк Исссз-төссез үлем, диләр ич аны Сирин ни дип әй гергә дә белмәде Шулай да Рифгатьнең бәген әйткәннәрен аңлап, бәяләп бетерерлек хәлдә түгел иде әле —Әйткәнен, кисәткәнен өчен рәхмәт,— диде ул бөтенләй югалып — Мин хәзер ни генә эшли алам соң?! —Әлегә бөтенесе дә үз кулында. Әйттем ич. теләсә ничек алдаш, авыруга сабыш Мин моны сиңа авылдаш буларак та. егет кеше буларак та әйтәм Безнен әтиләр авылдан сугышка бергә киткән, бергә исән-сау кайткан бердәнбер кешеләр Шул хакка сөйлим - Мин алдаша белмим Нәселебез андый түгел — Башына төшсә, башмакчы булырсың, диләрме әле Башына төшкәч, белерсең. Ин куркынычы Әмма аларга сөйләшеп бетерергә ирек бирмәделәр. Сержантларның «Фәлән взвод Тезелергә!» дигән командалары яңгырын башлады Үч иткәндәй лейтенант Майорчукнын чәрелдәвек тавышы килеп җитте: —Рядовой Сабиров! Син тагын кая олактың инде? Рифгать хушлашып кулга кул сугар алдыннан бер-ике генә сүз пышылдап өлгерде: —Мине табарга тырыш! Хәер... Сирин иптәшләре янына сафка килеп басты. Якташы белән очрашу аңа шатлык урынына күңел тынычсызлыгы, жан бимазасы гына өстәгән иде Чынлап та шундый бер куркыныч җиргә килеп эләктеләрмени сон алар? Алай булырга тиеш түгел! Рифгать нәрсәнедер арттыра, күзгә төтен җибәрә булса кирәк. Тик болай итеп борчак сибү аңа ник кирәк9 Бу частьта хәзер Ильястан кала ин якын кеше шул Рифгать ич! Әле алай гынамы?! Бәлки, ин якыныдыр. Яшь аермалары булса да, челтерәп аккан бер үк чишмә суларын эчеп, ашкын сулы бер үк елга кочагында тирбәлеп, шомыртлы-баланлы, чытырманлыкуралы бер үк урман сукмакларын айкап, бер үк һаваны сулап үскән малайлар бит алар. Бәлки, Рифгатьнең үзен бераз серлерәк, күпне белүче иттеребрәк күрсәтәсе килгәндер. Өч ел хезмәт иткән кешегә анысы да гаеп түгел инде. Кайткач, авылдагыча иттереп, сөйләп «жиффәрергә» дә кирәк бит әле: «Мин менә, парин, шундый-шундый җирләрдә служить иттем»—дип. Ә совет армиясендә Рифгать сөйләгәнчә була алмас. Сугыш вакыты түгел. Әнә бит полковник та ничек мактап, горурланып сөйләде. Мондый җирдә хезмәт итәргә әллә аларнын башына тай типкәнме?! Сирин, үзе ышанып бетмәсә дә, күңеленнән үзен тынычландырырга тырышты. Әйе. монда да кемдер хезмәт итәргә тиештер бит инде. Ләкин никадәр генә баш ватмасын, күнелендә айкалган уйларының очына чыга алмады. Жан бимазасы күңеленә корт булып төшкән иде инде. V ш көне бетәргә ярты сәгать калганда гына бүлмәдә селектор кыштырдаган тавыш ишетелде, бераздан директорның сөйкемле сөяге сәркәтип кызның тавышы да килеп житте: —Эль, Джо! Ишетәсезме? Сезне директор бүлмәсенә керергә чакыралар. —О’кей! Хәзер килеп җитәбез,—диде Джо сөйләшү җайланмасының кнопкасына басып һәм шул арада Илдарга күз кысып өлгерде. Монысы абзаларыгызның дәрәҗәсе күтәрелде хәзер, дигәнне аңлатырга тиеш иде. БМО штаб-квартирасында эксперт буларак катнашканнан сон. егетләрнең абруе компаниядә икеләтә арткан иде. Иң җаваплы, ашыгыч эшләрнең нәкъ менә үзләренә тапшырыла башлавын алар сиземлиләр. Бу исә егетләрнең минминлеген дә бераз кытыкламыйча калмый. Һәм тагын шулай булачагына ышанган егетләр үз дәрәҗәләрен белеп ашыкмыйча гына урыннарыннан күтәрелделәр. Табигый ки, мондый заказлардан кесә ягы сизелерлек җайлана бара. Гәрчә инде байтактан сәмән дигән нәрсәгә артык кытлык кичермәсәләр дә, яшьләр өчен һәр артык доллар мая туплау, ерактагы, әлегә хыялда гына йөргән киң һәм якты, яшьлеккә хас олы максатларның чынбарлыкка якынаюы дигән сүз дә иде. Джо Илдарга карап тавышсыз гына көлеп куйды: —Сизәсеңме, мистер Эль? Безнең капиталны арттыру фирма директорының төп максатына әйләнеп бара ахрысы. Юкса, безне күрергә бу хәтле ашкынып тормас иде. Шулаймы?.. Көне буе тиз арада тапшырылырга тиеш бер заказның исәп-хисабын ясап утырган һәм шактый арган Илдар күзләрен дисплейдан алып, чигәләрен бармаклары белән ышкып алды, әмма дустының артык өметләнүенә кушылырга ашыкмады. Бу ашыгыч эшләр күпкәрәк китте түгелме соң? Дустына җавабы да кыска булды: —Белмим, белмим. . Безнен кесәне кайгыртамы, башканыкынмы?.. Э —Бу хәтле пессимист булып кыланма инде! Без ерып чыга алмаган эшләр бу дөньяда юк! Джонын үз-үзен мактавыннан көләсе килгән Илдар КУЛЫН селтәде. —Ярый, синенчә булсын Килешәм Егетләр сүз берләшкәндәй кулга кул сугып алдылар һәм ышанычлы адымнар белән директор бүлмәсенә юнәлделәр. Директорның гадәтен— ин мөһим хәбәрләрне эш көне азагында җиткерүен алар инде беләләр һәм бу юлы да шулай буласы шик тудырмый иде Әмма референт кыз аларнын сораулы карашына инсәләрен җыерып кую белән чикләнде һәм серле кыяфәт ясап ишеккә таба ымлады: «Керегез, кергәч, күрерсез, янәсе». Башка вакытта яшь. чибәр егетләр алдында чытлыкланып алырга да күп сорамый торган кызны алыштырып куйганнар диярсең. Анын артык җитди ымы, гади рәсмилектән узмаган хәрәкәте бераз сагайтса да, егетләр ана әлләни игътибар итмәделәр. Чыккач та тел чарлап алырга җай табылыр әле Ләкин кабинетта директор үзе юк иде, анын урынында—култыксалары, йомшак арка терәгече белән бөтен гәүдәне кочып ала торган йомшак күн кәнәфидә исә озын буйлы, ач яңаклы, керпе энәләре кебек тырпайган кыска чәчләрен артка каратып тараган урта яшьләрдәге бер кеше утыра иде Ул егетләрне күптәнге танышлары шикелле елмаеп каршы алды һәм өстәл янына кара-каршы куелган урындыкларга ымлады —Рәхим итегез, утырыгыз! Илдар белән Джо моның нәрсә аңлатканын белергә теләгәндәй берберсснә карашып аллылар, әмма берсе дә сүз әйтергә ашыкмады, икесе берьюлы урынлыкларга утырдылар Ул арада таныш түгел кеше үзен нәкъ хуҗаларча тотып, өстәлдәге кыйммәтле сигарет тутырылган комеш портсигарны аларга таба этеп куйды һәм сөйли дә башлады —Теләсәгез, сигарет! Теләсәгез, кофе Рәхим итегез Мин хәзер китертәм. Беренче карашка сәеррәк тоелган кешенен кунакчыллыгыннан югалып калган егетләр тагын икесе берьюлы жавап кайтарды: — Юк, юк, борчылмагыз Безгә берни дә кирәкми —Алайсаң, танышыйк Сезнен кем икәнлегегезне яхшы беләм Шунлыктан анысын сорап тормыйм, үзем белән таныштырам Мин мистер Патиссон булырмын Киләчәктә лә шулай дип эндәшүегез мәслихәт Озын сүзнең кыскасы, мин сезгә яна. тагын да кызыклырак һәм табигый ки. шактый ук табышлы эш тәкъдим итмәкчемен Фирма директоры булмаганга гаҗәпләнмәгез, мәсьәлә анын белән килешенгән, аны хәбәрдар дип санагыз Сүзләренең ничек тәэсир итүен белергә теләгәндәй, ул беразга сүзсез калды һәм каршында утыручыларга текәлде Шешенке күт кабаклары арасыннан ике яшькелт күз егетләрне бораулый башлады Әмма йөзеннән елмаю китмәде Әйтерсең, ул аларны үтачи күрергә тели иде Сүзләре ясаган тәэсирдән, күргән чанчысыннан канәгать калды булса кирәк, нечкә бармаклары арасына сигарет кыстырып, чакмадан ут элдерде һәм, төтенен тәрәзәгә карап өргәч, сүзен дәвам иттерде —Безнен корпорациягә компьютер белән эшләүдә гадәттән тыш фикерләү сәләтенә ия өметле яшьләрне туплау бурычы куелды Илкүләм колачлы эш. -диде ул үз-үзеннән канәгать чырай белән — Америка дөньяга электрон машиналары гасырын алып кичәчәк Сезнен кебек яшь талантлар акылы, хезмәте, тырышлыгы, энтузиазмы белән, әлбәттә Менә мин сезне шул корпорациягә чакыручы булам инде Илдар кызыксынуын яшерә ачмады —Ул бурыч кем тарафыннан куелды?—диде ул мистер Патисссон- ны бүлдергәнгә уңайсызлангандай Мистер Патиссонның Йөзеннән бер генә мизгелгә елмаю югалып горды Ләкин ул яшьләр белән сөйләшүнең, анлашунын барлык серләрен. бөтен нечкәлекләрен яхшы белә иде ахрысы, битенә елмаю күз ачып йомганчы әйләнеп тә кайтты. —Соравыгызга жавап бирәм,—диде ул карашын Илдарга текәп.— Америка хөкүмәте... Жавап канәгатьләндергәндер, дип беләм. Канәгатьләндерсә, бер киңәшем булыр. Безнен корпорациядә «Ник, ни өчен, нигә?» дигән сораулар, гадәттә, бирелми. Аны бары тик җитәкчеләр генә бирәчәк. Килештекме? Электрон машиналар белән...—Ул сул кулының имән бармагын кисәтүле рәвештә өскә таба тырпайтты,—киләчәк машиналары белән эшләү дәүләт серен тәшкил итә. Шулай булгач, аңлашылгандыр. Нинди эш, аның кайда һәм ничек булачагын, нәрсәдән гыйбарәт икәнен бик белергә теләсәләр дә, егетләр кайтарып сорау бирергә базмадылар. Башта әйткән хәтлесеннән дә күпмедер нәрсәне төшенеп була иде. Мистер Патиссон урыныннан торып тәрәзә янына килде, калын пәрдәне күтәреп унөченче кат биеклегеннән урамга күз салды һәм, егетләргә туп-туры карап, монологының йомгаклау өлешенә күчте: —Мин әлегә сезгә шунысын ышандырып әйтә алам һәм чын джентльменнарча гарантия бирәм. Үзегез өчен гаҗәеп дәрәҗәдә кызыклы эш табачаксыз. Бу инде көч-куәте, һәм, табигый ки, финанс ягы чамалы хосусый фирма түгел, мөмкинлекләр күпкә артыграк. Егерме беренче гасырда кешелек дөньясының йөзен билгеләячәк фәндә, инженерлык фикерендә колач җәеп йөзәсе дә йөзәсе. . Мин сезне ашыктырмыйм, әмма алдын-артын уйлар өчен, ике көн вакыт җитәрдер. Шуннан артыгы минем вәкаләттә түгел. Калган рәсми вак-төяк, эш шартлары турында килешү, кем әйтмешли, кулга кул сукканнан соң, ягъни сезнең ризалыкны алгач. Ләкин алдан ук әйтеп куя алам, түләү хәзерге акчагыздан берничә тапкыр артык. Башка ташламалар, өстенлекләр дә булуы җитәрлек. Уйлагыз! Егетләр директор кабинетыннан сүзсез генә чыктылар. Ишеткән кадәресе дә уйланыр өчен җитәрлек иде. Акрын гына эш бүлмәләренә таба атладылар. Өсләренә ишелеп төшкән бу кадәр вәгъдәне акыл бизмәнендә тагын бер кат үлчәп, сеңдереп бетерәсе бар иде. Тынлыкны Джо бүлде: —һа... Белмим, белмим,—диде ул бер ноктага карап барган җиреннән капылт туктап һәм каршы як капкасына хәлиткеч тупны керткән футболчыдай кинәт кулын йодрыклап һавага селкеп алды.—Син ничек уйлыйсындыр, Эль, белмим, ә миңа калса, Патиссон әфәнде шәп тәкъдим белән килгән, һәрхәлдә, миңа ул бик мавыктыргыч тоела. Илдарның күңелендә исә каршылыклы уйлар бәргәләнде. Бердән, ризалык бирү ин башлап ярдәм кулы сузган Рөстәм Агишка хыянәт итү шикеллерәк килеп чыгар иде. Икенче яктан карасаң, вәгъдә ителгән эшнең кызыклылыгы да, түләүнең нык артасы да ымсындыра. Биш жаннан торган гаиләдә төп ышаныч Илдарда. Монысын да истән чыгарып булмый Шунын өстенә сәер фамилияле сәер кешенең табышмаклар белән сөйләшергә тырышуы бераз шикләндерә, икеләнергә мәҗбүр итә иде. «Әти Американы, мондагы яшәү рәвешен, су асты агымнарын әлегә яхшылап белеп бетерми, Агишлар белән киңәшми булмастыр». Күңеленнән шундый шөбһәле уйлар кичергән. Патиссонга ышанырга да. ышанмаска да белмәгән Илдар ирландияле егеткә җавап биреп тормады. Ләкин ул үзе тәкъдимне кабул итү ягына авыша башлавын тоя иде инде. Шикләнгәне рас килде. Шул көнне үк кич җыелган гаилә киңәшендә Илдарның ордым-бәрдемрәк сөйләгәнен Оркыя ханым тыңларга да теләмәде. Әмирҗан ага исә кистереп әйтте: —Без монда килеп урнашуыбыз, эшебез, тормышыбыз белән тулысынча Агишларга бурычлы Аларнын киңәшеннән башка берни дә хәл итәсе түгел.—диде ул —Агишларга хыянәт—милләтебезгә, игелек кылучыларыбызга хыянәт Мин Америка кануннарын, мондагы эш-бизнес тәртибен жятәрлек белмим, аганнар ни әйтсә, шул булыр. Оркыя ханым шунда ук телефон номерын җыя да башлады Патиссон әфәнде әйткән тәкъдимгә ашыгыч җавап, Рөстәмнең төпле кинәше кирәк иде. Агишларның өлкән вәкиле озак көттермәде. Ишектән шаулап- гөрләп килеп керде. Әмиржан белән кул кысышкач. Оркыя ханымга бөгелеп сәлам бирде Үз-үзен тотышыннан да. йөз-кыяфәтеннән дә яна хәбәрнең аңа ничек тәэсир иткәнен белерлек түгел иде әле. Һәм, ниһаять, ул агасынын хөкемен көтеп тураеп баскан Илдарга беренче кат күргәндәй сынаулы караш ташлап алды һәм —Йә. дускай, сөйләп җибәр әле. Нинди тәкъдимнәр белән килгәннәр икән сина,—диде Йөзенә яратып көлемсерәү чыкты —Болай эзләп килә башлаганнар икән, таныла барасын, дигән сүз. Чебеш, димәк, кабыгын ватып чыккан, якты, кин дөньяга омтыла. Шулаймы9 Илдарга бар белгәнен түкмичә-чәчмичә сөйләп бирүдән башка чара калмаган иде Кинәт агасының йөзе кырысланды, ин хәтәр чакларда да күкрәктән тигез гөрелдәп чыккан тавышында борчылу сизелеп куйды. —Кем. кем килде дидең? Ялгышмасам. мистер Патиссон исеме чыкты бугай... Аның бу фамилияне болай кабул итәсен белмәгән Илдар аптырый калды. —Әйе. ул үзен шулай дип таныштырды Мин үзем дә нинди сәер фамилия дип уйлаган идем. Рөстәм утырган җиреннән торды һәм сүзсез генә бүлмә буйлап әрлебирле йөрергә тотынды. Күрәсең, ул уенда нәрсәнедер хәл итте булса кирәк, бераздан янадан Илдар каршына утырды —Үзенең каян икәнлеген әйттеме? Корпорациянең исемен, ни белән шогыльләнәчәгегезне? — Юк, кистереп әйтмәде — һым . Алай булуы, бәлки, яхшыгадыр да әле. Патиссон исеме чыккач агасының да сөйләу рәвеше үзгәрүен бик тиз сизеп алган Илдар сүзне ахырына хәтле үзенчә дәвам иттерергә булды. —Нәрсәсе яхшы сон анын?—диде ул берни дә аңламаганга салышып. —Синең бернәрсә дә белеп өлгермәвен белән яхшы, дускай. Димәк, әле сон түгел... Син Патиссонның кем икәнен чамаламадыңмы9 Ә -Юк! —Алайсаң белеп тор,—диде Рөстәм кинәт тавышына кырыслык өстәп — Патиссон әфәнде оборона министрлыгының яшерен бер департаментыннан Дөрес, электрончы ул. Әмма борыныңа киртләп куй. аңардан ераграк булуын хәерле. Дөнья хәлләрен беләсең, бүген-иртәгә СССР белән сугыш кабынырга тора. Сукыр кешегә дә күренә, барысы да шуңа бара. Бөтен нәрсә кыл өстендә Кариб кризисы дигән нәрсәне дә ишеткәнсеңдер... Сугыш машинасында бер шөреп буласың килмәсә. кач син ул Патиссоннан да. армия, гаскәр дигән ялган романтикадан да. Аңлашылдымы?. Кинәт Илдарның күз алдына дусты Джо. бүлекләрендә эшләүче һәм юкюк та сәясәт турында гәпләшеп алырга яратучы башка егетләр килде. Кара тәнлеме, ак тәнлеме—алар барысы да Американы ватан саный Колагында аларнын сүзләре яңгырый башлады кебек. Үзен инде күптән американ дип хис иткән, алардан аерымлыгын тоймаган егет нәкъ алар теле белән сөйли башлаганын сизми дә калды Ил язмышы кыл өстендә чагында чын американ егетләре бер читтә посып кала алырмы?—һәм үзе дә сизмәстән кайчандыр Джодан ишеткәннәрне тезә башлады—Патрия—ватан дигән сүз. Патриотизм—ул ватандарлык! Андый хис бездә дә бар. Без бу ил гражданнары, димәк, американнарбыз. Бу ил безгә ирек һәм бәхет биргән икән, аның мәнфәгатьләрен яклау безгә дә кагыла. АКШларында армия иреклеләрдән туплана. Мин бер ирекле була алмыйммыни?! Һич көтмәгәндә әнисе күз яшьләренә буылды. —Юк, син американ түгел, син—татар,—диде ул яшьләрен тыя алмыйча.—Син—татар баласы!.. Мона кадәр сөйләшүгә катнашмыйча тыңлап утырган Әмиржан ага акрын гына урыныннан торды һәм улы каршына килеп басты. Күзләрендә бер үк вакытта әрнү дә, сагыш та, ниндидер үкенү һәм чарасызлык та тоемлана иде. Илдарга хәтта болай кызуыннан унайсыз булып китте. Әтисе акрын гына күлмәген салды һәм аркасы белән борылды Илдарның бөтен тәне куырылып килде. Әтисенен аркасы аркылы-торкылыга бармак юанлыгы тирән җәрәхәтләрдән генә тора иде диярлек. —Күрәсеңме, бу яраларны? Утлы шомпол эзләре. Совет солдатлары салган канлы жәрәхәтләр алар. Сугыш шундый мәңге онытылмас эзләр калдыра ул. Ә бит мин солдат түгел идем. Кеше жаны кыйганым булмады. Кулыма мылтык тотканым юк. һәм булмаячак та. Инде син... Әмиржан ага сүзен әйтеп бетермәде, бөтен гәүдәсе калтырарга тотынды. Дәһшәтле концлагерьларда, төрмәләрдә жәфа чиккәнен белсә дә, әтисенең мондый яраларын беренче тапкыр күргән Илдар ни әйтергә дә белмичә телсез калды. Ул инде бу сүзләрне ник башлаганына үкенә иде. «Һы, Америка патриоты» диде ул эчтән генә үз-үзен үчекләп. Әмиржан ага улына йөз белән борылды һәм калтырануын басарга тырышып сөйли башлады. —Болар бөтенесе дә мин татар булган өчен генә эшләнде. Мине татар булган өчен җәзаладылар. Менә бу шомпол эзләрен күрәсеңме? Аларны мина совет солдатлары ясады. Мине совет солдатлары кулга алды. Араларында татар солдатлары да бар иде. Әмма мин аларны гаепләмим, аларга рәнҗемим. Алар алданган, большевиклар пропагандасы белән агуланган, сукыр хәлендәге кешеләр. Хәзер инде син мондагы пропагандага алданырга, акча хакына сатылырга, алар шикелле үк сукыраерга җыенасынмы? Татар кулы белән татарны изү урыс гадәте иде. Гасырлардан шулай килә. Инде хәзер син шундый уенга катнашмакчы- сынмы? Ул якта татар егетләре юк дип беләсеңме? Бәлки әле. якын туганнарың бардыр. Нәсел-нәсәбебез туган илдә корымаган. Син хәзер милләттәшләрен белән сугышка керәсеңме? Синен Америка гаскәренә керүен татарга каршы сугышка керү дигән сүз, улым. Анла!.. Илдар дәшмәде. Әтисенен җәрәхәтләрен беренче тапкыр күрүдән тетрәнгән егет аның сүзләрендәге хаклыкны андый, әмма аны йөрәге аша уздырып өлгермәгән иде әле. Бөтен гаилә жыелган зур залда авыр тынлык урнаша башлады. Бәхеткә аш бүлмәсе ягыннан апасы Галия килеп чыкты. —Чәй суына, табын янына чыгыгыз инде,—диде ул бу киеренкелекне тоймаган да сыман. Аның сузып әйтелгән сүзләре, йомшак тавышы Илдарга коткаручы фәрештәнеке сыман тоелып китте, җинел сулап куйды Акчуриннарда табын янында бәхәсләшү, сүз куертып утыру гадәткә кермәгән. Бу төгәл үтәлә торган һәм борынгыдан килүче бер йола иде. Башында каршылыклы уйлар бәргәләнгән Илдар фикерен ачыграк күзаллау өчен вакыт буласына сөенеп тә куйды Башкалар да шулай уйлый иде, ахрысы, һәрхәлдә, беренче булып кузгалган Оркыя ханымга кунак буларак Рөстәм Агиш, әтисе Әмиржан иярде, алар артыннан Илдар атлады. Нью-Йоркнын артык байлардан ук саналмаса да уртача хәллерәк катлавы яши торган кварталындагы гап-гади бер йортта, американнар күзаллавынча, гадәти булмаган бәйрәмчә табын әзерләнгән иде Инглиз кухнясында бөтенләй таныш түгел ризыклардан Оркыя ханым өстәленнән өзелмәүче кәләвә, гөбәдия, чәк-чәк кебек тәм-томнар янына бүген хуш ис бөркеп утыручы кечкенә өчпочмаклар белән сирәгрәк пешерелә торган кыстыбый да өстәлгән иде. Боларны күргәч. Рөстәм соклануын белдермичә кала алмады: — һай. Оркыя ханым, кызларын бигрәкләр дә унган инде.—диде ул ерак туган тиешле сенлесенә илгәзәкләнеп, һәм шаярткандай иттереп өстәп тә куйды —Нәкъ үзен кебек инде Сезгә килгән саен әллә нишләп ерактагы туган ил искә төшә Төшләремдә күреп уянганны сездә очратам мин Сагыну дигәннәре шул буладыр инде. —Сагынмый кая барасын,—дип жәлләде аны Оркыя ханым —Кендек каныбыз тамган жир. ата-бабалар менәр ел гомер кичергән изге туфрак бит ул. Сүзләрен күнелемә май булып ятты һәм өстәл яныннан кузгалып стена буендагы серванттан яшел фонга алтын белән сырлап бизәкләнгән затлы чынаяклар алып өстәлгә тезә башлады. —Менә карагызчы. болар бит туган ил истәлекләре Әниемнән калган савыт-саба,—диде ул. Йөзенә монсулык чыкты—Рәсәйдән Кытайга килдек, аннан соң көч-хәл белән Япониягә килеп егылдык. Аннары Төркия. Хәзер менә Америка Ничә илләр үтеп, ничә дингез кичеп шушылармы күз карасыдай саклап алып килдем Болар безгә туган жирнен бердәнбер истәлеге шул Сүзләрең белән күнелемә бәйрәм ясадың, Рөстәмкәем. шуңа күрә бәйрәмдә генә тота торган чынаякларымны куйыйм але һәм аның ни өчен болаи эшләвен өлкән ир-атлар гына түгел. Илдар да бик яхшы төшенеп алды Әнисенен шундый гадәте бар берәр бик тә мөһим эш эшләнәсе, мөһим сүз сөйләнәсе булса, шул көнне табынга шушы чынаякларны куя Алардан туган ил җылысы бөркелә, газиз әнкәсенең жылы бармаклары тоткан савыт-саба үзе белән өйдәгеләргә күңел тынычлыгы, иминлек алып килә, дип уйлый ул. һәм ялгышмый да бугай, һәрхәлдә, шушы йола үтәлгән мәҗлесләрдән кунаклар да. йорт хужалары да күңелләре хушланып, берберсеннән разый-канәгать калып таралышалар иде Чәй эчү йоласы тәмамланыр алдыннан Рөстәм Агиш тынлыкны бүлде: — Безне кичерә күрерсез.—диде ул эшләнмәгән гаебе өчен алдан ук гафу үтенгәндәй иттереп - Без чәйдән сон Илдар белән аерым гына, ирләрчә сөйләшеп алырга булдык әле Шулай бит. энекәш? Килешәсеңме’ Илдар ризалыгын белдереп, көлемсерәп баш селкеде. Агасының үтә җитди сөйләшергә теләвен ул да. башкалар да анлап алган иде инде Агишдипломатия кануннарын үтә сизгер тоемлый, куллана белә торган кеше Илдарның бүлмәсенә кергәч тә Рөстәм беренче кат күргәндәй бар нәрсәне стеналарны, ябыштырылган рәсемнәрне, дөнья әдәбияты классиклары һәм техник китаплар шыплап тутырылган шкафны, төрле детальләр тезелгән киштәләрне һәм. ниһаять, эш өстәлен тагын бер кат күздән кичереп чыкты Ишек өстендәге аятелкөрсиле шәмаилгә озаклап карап торды. Күргән хәтлесеннән канәгать калды булса кирәк, акрын гына тамак кырып алды һәм. янына Илдарны да чакырып, диванга килеп утырды —Йә. Илдар, инде синен белән турыдан-туры, ачыктан-ачык итеп сөйләшсәк тә була.—диде ул —Үсеп җиттең, белем алдын, кулында менә дигән һөнәр бар Инде беркайда да югалмасынны беләм Шулай бит’ Агасының кайсы якка сукаларга чамалавын абайлап өлгермәгән Илдар сабыр гына әйтеп куйды: Шулай дип Мин әле эшемне башларга гына җыенам Калганын күз күрер, дигәндәй... Агиш кинәт җитдиләнде, күзләренә кырыслык чыкты Менә монысы белән килешмим, энекәш'— диде ул катгый тавыш белән —Күз күрер әле. дип нидер башлау «Иртәгәге өчен ишәк кайгырган» з * дигән белән бер. Ә без үзебезнең ни теләгәнебезне, нәрсәгә ирешәчәгебезне белеп эшләргә тиеш. Без—татарлар өчен монда башка юл юк. Әтиең сиңа сиздерерлек итеп әйтте. Әйе, безгә бу дөньяда татардан башка дус та, иптәш тә юк. Бер-беребезгә таянмасак, бүген булмаса иртәгә юкка чыгарбыз. Ә юкка чыкмаска кирәк. —Килешәм, әлбәттә!—дип куйды Илдар. —Килешсәң, тагын тынла. Безнең милләт кайда гына юк хәзер. Бөтен жир шары насибел тән Ерактагы туган илне әйтеп тә тормыйм. Ал Американы. Нью-Йоркта, Сан-Францискода дистәләрчә татар гаиләсе яши. Австралия, Япония, Төркия, Кытай. Берсендә дә безнең халык төшеп калганнардан түгел. Алар бу дәрәжәгә, чагыштырмача хәлле, мул тормышка ничек иреште сон? Барысына да үз хезмәтләре белән, үзара ярдәмләшүләре белән. Безгә яһүдиләр кебек булырга кирәк. Сине дә ярдәмнән ташламаска дидек бит. Без сәясәт кешесе түгел, кайсыдыр илләрнең сугышларында катнашу да безнең эшебез түгел. Чит илләрдә безгә берләшеп, акыл белән эш итәргә кирәк. Башка милләтләрдән, сугыш-тарткалаш белән түгел, бары тик акыл өстенлеге белән генә алдыра алырбыз. Бу безнең, безнең милләтнең тормыш кануны булырга тиеш! Әйе, кайчандыр булган ул сугышлар да, татар дөньяны үз кулында тотып патшаларны, корольләрне дер селкетеп торган чаклар да булган. Хәзер заманы андый түгел. Бездә андый көч-куәт тә юк. Озак кына сөйләшмичә утырдылар. Ниһаять, агасы әнгәмәне тәмам дип санадымы, урыныннан күтәрелде һәм Илдарга туп-туры карап әйтте: —Инде килеп, сезне кодаларга килгән әфәнде турында. Зинһар, коткысына бирелмә! Бусын колагына киртләп куй Артыгын сиздермичә генә дустыңа да төшендерергә мөмкин. Ләкин мин әйткәннәр сер булып калсын. Аның тырнагына барып эләксәң, төрле илләр арасында бик еш кабынучан вак-төяк сугышлардан башың чыкмаячак. Сэм агаңның дөньяда корал белән хәл итә торган үз мәнфәгатьләре дә бар. Канлы бәрелешләр сина да, безгә дә кирәк түгел. Мин сина барысын да булдыра алганча аңлатырга тырыштым, Илдар. Ә хәл итү—синең кулда. Ләкин мин сина ышанам, акыллы, төпле егет икәнеңне беләм. Патиссонга ризалык биргәндә нинди капкынга барып эләгәчәген әле генә төшенеп алган Илдар каты итеп абыйсының кулын кысты. —Рәхмәт, абый,—диде ул. Тамак төбенә ниндидер төер килеп тыгылгандай булды.—Миңа бер олуг изгелек эшләгән идең, монысы икенчесе. Гомеремдә дә онытмам. Онытмам! VI рофессор сөйләгәннәрне түкми-чәчми язып барырга тырышкан Асия үз янындагы буш урынга кемнеңдер килеп утыруын сизде, әмма күтәрелеп карамады. Факультетта иң зурлардан саналган йөзенче аудитория бу. Филологлар да, тарихчылар да уртак лекцияләрне шушында тыңлыйлар. Гадәттә, белгечлек буенча дәресләр кечерәк аудиторияләрдә уза һәм анда инде һәркемнең үз урыны бар. Бу—язылмаган канун. Ә монда кем утырса да барыбер түгелмени! Асия ашыга-ашыга дәфтәренә үзе генә белгән тамгалар төшерә- төшерә язды, үзе күңеленнән шуларны уйлап өлгерде. Бу профессорны бик усал диләр Бар фәнне үз лекцияләре буенча сөйләтә имеш Аларны белмәсән. зачет дигәннән колак кагуыңны көт тә тор. Әмма бер-ике минут үттеме-юкмы, колак төбендә Дамирның карлыккан тавышы ишетелде: м —Асия, бүген минем белән ресторанга барасыңмы? Чакырам. Олы бәйрәм минем бүген... Башка егетләр-кызлар да булачак. Башы-аягы белән лекциягә йотылган Асия «ә» дә димәде, «жә» дә димәде, язуын белде. Бераздан сон гына ачулы тавыш белән пышылдады: П —Комачаулама әле! Лекцияне язу турында уйлап та карамаган Дамирга күнелсез иде ахрысы Күз кырые белән анын дәфтәренә карап алган Асия ак битләрдә кеше башы сурәтләре, ук кадалган йөрәк рәсемнәрен генә абайлап өлгерде Эчтән генә көлеп тә куйды лекиия-конспект сорап тагын группа кызларынын тенкәсенә тиячәк икән бу Ә мин бирмәячәкмен Минем тамгаларымны үземнән башка беркем дә аңламый... Аудиториядә шылт иткән тавыш та юк. Бары тик дәфтәрләргә иелгән башлар остендә профессорның янгыравык тавышы дулкынлана да каләм кыштырдаганы ишетелә. Шулчак Асия аркасында ниндидер жылы нәрсә тойган кебек булды, сискәнеп китте Жылы нәрсә кинәт аска габа, билгә таба шуыша башлады. Язуыннан башын күтәреп борылып карауга. Асиянын битенә куе кызыллык йөгерде —Ал хәзер үк кулыңны, оятсыз,—дип пышылдады ул.—Нишлисен син? —Фигураң бигрәк матур синен, Асия Түзә алмадым, сыйпап карыйсым килеп китте Дамирнын күзләрендә соклану түгел, мыскыллау елтырый кебек иде Һәрхәлдә. Асияга шулай тоелды. Ул кискен хәрәкәт белән анын кулын биленнән алып ташлады һәм. бит кызыллыгын күрсәтмәс өчен, дәфтәренә тагын да ныграк иелә төште Эче тулы ачу. рәнжү. кимсенү иде. Ләкин бераздан ул чигәсе янында тагын Дамирнын кайнар сулышын тойды: —Йә. барабызмы минем белән Жавап бирмәдең бит әле Көтәм Мин бит чын күңелдән. —Юк!—диде Асия ачуына буылып —Бар, читкә күчеп утыр! Син миңа комачаулыйсын. —Ачуланма инде. Асия! Бүтән комачауламам, тычкан баласы кебек шыпырт кына утырырмын Ләкин ул барыбер сүзендә тора алмады, тагын пышылдарга кереште —Ни таптың инде син бу карт убырнын лекциясеннән’’ Шул хәтле бирелеп тынламасан... Асия жавап биреп тормады, дәфтәре белән өстәл астындагы кечкенә сумкасын алды да буш урын эзләп аудитория буенча арткы рәтләргә таба китеп барды. Үз лекциясендә гомер бакый булмаган мондый хәлдән профессор бер мәл ы сөйләвеннән туктап торды, гажәпләнеп кашларын күтәрде һәм шундый ук тигез, тыныч тавыш белән әйтте —Сенлем. лекциядән сон минем янга килергә онытма' Җир ярылса, жир тишегенә кереп китәргә әзер иде Асия Ләкин ул бу очракта аклана да. кемнедер гаепли дә алмый иде шул Арткы рәттәге буш өстәл янына барып утырды да башы белән дәфтәренә иелде Бу минутларда залдагы йөз пар күз аны күзәтә кебек тоелды, чарасыхтыктан нишләргә белмичә ирен читләрен тешләде. Бүтән дәресләрдә күренмәгәч, анын турында бөтенләй оныткан да иде инде. Дәресләр тәмамланганда ул бераз тынычлана төшкән, күңеле дә үз урынына утырган иде. Плашын киде һәм авыз эченнән генә соңгы вакытларда аеруча яратып тыңлый башлаган «Зәңгәр төймә» көен көйли- койли урамга ашыкты Әмма бер-ике адым да атларга өлгермәде, факультет бинасының шакмакланып күтәрелгән юан колонналары артыннан сискәндереп каршына көтмәгәндә ул килеп чыкты. Калын табакчы туфти. үгә тар балаклы чалбар, ак сәләфте чем кара күлмәк өстеннән шакмаклы соры пинҗәк киеп җибәргән факультет моднигын Асия бер кү-з сирпүгә үк танып алды Бердән кәефе бозылды. «Лекциядә комачаулап утырганы, хур иткәне генә җитмәгән», дип уйлап куйды ул Ләкин борылып китәргә дә соң иде инде Ләкин Дамир чын күңелдән борчыла, аны уңайсыз хәлгә куйганына үкенә иде булса кирәк Ул ашыгып Асия каршысына атлады һәм кабаланып сөйли башлады: —Асия, зинһар гафу ит! Мин сине үпкәләтермен, уңайсыз хәлгә куярмын дип башыма да китермәгән идем.—һәм үзенең гаебе юклыгын аңлатырга, акланырга теләгәндәй, өстәп куйды.—Ул карт убырга ни җитмәгән инде? Лекциядә кеше тораташ кебек катып утыра аламыни?! Йә, Асенька, минем чакыруны кабул итәсеңме? Асияның тагын ачуы чыкты. —Юк!—диде ул кискен тавыш белән һәм ашыга-ашыга Черек күл ягына таба китеп барды. Сирин киткәннән бирле Асияның җан тынычлыгы бетте. Дөнья кинәт кенә ямьсезләнеп, гәрчә кешеләр белән кайнап торса да, бөтен шәһәре тулаем әллә нинди бер күңелсез бушлыкка әйләнеп калгандай булды. Бердәнбер юаныч Сириннән килгән хатлар. Бушлыкны алар тутыра, шушы ямьсез дөньяда да түзәргә, озын-озак өч елны—Сирин кайтасы көнне көтеп алырлык көч һәм дәрман бирә. Асия бөтен буш вакытын китапханәдә уздырырыга тырыша. Анда дөнья ваклыкларыннан, сагыну хисеннән онытылып торырга була. Әйе, аерылуга, сагынуга түзәр дә идеи. Әмма Дамирнын адым саен юк йомышны бар итеп сүз катуы, кирәксә дә, кирәкмәсә дә каршысына чыгуы, инде тупаслыкка әйләнә башлаган бәйләнчеклеге, лекцияләрдә, дәресләрдә аның янына, һичьюгы янәшәдәнрәк утырырга жай эзләве кызны тәмам алҗыткан, башын алып теләсә кая чыгып китәр дәрәҗәгә җиткергән иде. Ярый әле Диләрә бар. Дус кызы барысын да белә, барысын андый. Ул коткара. Ул ярдәм итә. Үз хәле хәл чакларда да Асияны ялгыз калдырмаска, аның янәшәсендә булырга тырыша Көне буе Агылый белән Тагылый шикелле дә йөри алмыйсын бит әле. Җитмәсә, Диләрә янына геофактан Нәкыйп исемле бер егет кереп йөри. Армиядән кайткан, дөнья күргән, сабыр, тыйнак егет. Үзе чибәр, үзе акыллы, дигәндәй. Чем-кара чәчле, куе кара кашлары астыннан зәп-зәнгәр күхтәре балкыган бу егет килеп керүгә кызлар бүлмәсенә нур өстәлгәндәй була. Дөрес, Нәкыйп тә Диләрәнен үзе кебек үк киң күңелле, аралашучан, җор телле. Берничә тапкыр Асияны алар үзләре белән кинога, театрга чакырып караганнар иде. Бер барды, ике барды, әмма мөнәсәбәтләренең ни чамадарак икәнен төшенгәч, Асия мәхәббәт мәҗлесендә артык кашык булырга теләмәде. Көннәрнең берендә Диләрә тыны кабып кайтып керде. Һәрвакыт пөхтә һәм ыспай йөри торган кызның бит очлары алланган, матур ак башлыгы астыннан бер тотам чәче бүселеп чыккан, пәлтәсен җилбәгәй җибәргән иде Кергән шәпкә ул юеш пәлтәсен, башлыгын, гомердә булмаганча, ак караватка болгап атты да өстәл янында дәрес хәзерләп утырган Асияны килеп кочаклады, әллә нинди шомлы тавыш белән пышылдады: —Ишеттеңме?—диде. —Нәрсәне? —И җаным!—диде үрсәләнеп Диләрә.—Көн саен без кем хакында борчылып сөйләшәбез соң? Әллә нинди яман сизенүдән Асияның күз аллары караңгыланып китте, тыны кысылды. Шул ук мизгелдә күз алдында елмаеп торучы Сирин сурәте пәйда булды. «Ана бер-бер хәл булганмы?» Бу уй тимер кыскыч булып, авырттырып ике чигәсенә кадалды. Үзе дә сизмәстән, теленнән дөньядагы ин газиз, ин кадерле исем, шигырьдән дә матуррак яңгыраучы сүз ычкынды: —Сирин! Сирин хакында... Көтмәгәндә Диләрә кычкырып көлеп җибәрде. Башка вакытта дустынын урынсыз кыланышына ачуланыр да иде. әмма аның катүе хәлен җиңеләйтеп җибәрде Өстеннән тау төштемени' Теләсә-нәрсә булсын, теләсәкем теләсә-ни эшләсен—бары тик Сирин генә исән булсын. Сирингә генә тимәсеннәр! Бу көлү исә сүзнен Сирин хакында бармавын анлата! Дустынын сөйгәне, аның исеме Диларә өчен дә газиз һәм якын бит. Алар шулай сүз куешкан ахирәтләр ләбаса! —Уф!—диде Асия җиңел сулап һәм дустынын кочагыннан чыгып караватка барып ауды.—Котымны ала яздың бит. Нәрсә ишетеп кайттың тагы? Сирингә бер-бер хәл булганмы дип торам —Ай. бар белгәнен Сирин инде синең,—дип кинаясез генә төрттерде Диләрә—Сирингә түгел, сиңа куркыныч яный әле монда. —Миңа? Минамы?—дип кабатлады Асия —Мина нинди куркыныч яный алсын? —Сиңа шул. жаным. сиңа. Юкса болай хафаланып йөрмәс тә идем —Иә. ярар, кеше шикелле аңлатып кына сөйләп бир инде Ни булган, кемне нишләткәннәр0—диде ул ахирәтенең шаярткан чагында әйтергә яраткан үз сүзләрен кабатлап. —Әлегә беркемне дә берни дә эшләтмәгәннәр Ләкин синен өчен әй лә... безнең өчен бик үк әйбәт хәбәр дә түгел —Соң, әйтеп бетер инде —Әйтсәм әйтим. Дамир тулай торакка күчеп килгән. Менә шул! Моны ук көтмәгән Асияның колаклары кызыша башлады Университетта сөткә төшкән таракан кебек күңелен болгата башлаган бәйләнчек егетнен инде хәзер янәшәдә генә яшәячәге бер дә күңелле яңалык вәгъдә итми иде шул. —Ул бит... ул бит... Казанныкы,—диде ул тотлыга-тотлы га.—Тулай торакта читтән килгәннәр генә яши Шулай булырга тиеш. —Тиешләр күп тә, безгә тиешлесе генә юк,—дип уфтанып куйды Диләрә. -Әллә син дөньяны тиешенчә генә, без теләгәнчә генә бара дип беләсеңме0 И. дускаем! Дамир бит шәһәр ышпанасы. йөрмәгән җире, кермәгән тишеге юк Берәр җаен тапмагандыр дисенме0 ' Икесе дә уйга калдылар. Асияга гына түгел, аның хәлен үз хәледәй яхшы белгән Диләрәгә дә уйланыр урын җитәрлек иде шул —Бәлки, син берәр фатир табарсың. Беткәнме Казан хәтле Казанда ялгыз карчык Шулай тынычрак булыр, бәлки.—дип куйды Диләрә бик озак сүзсез утырганнан сон Асия кистереп җавап бирде: -Булмый. Берлән, фатирга акчам юк, икенчедән, сезнең янда, кешеләр арасында мина, бәлки, аның бәйләнүеннән котылу җиңелрәк. Бергә-бергә шул Казан стилягасын акылга утырта алмабызмыни?! Кинәт Диләрә кулларын чәбәкләп көлеп җибәрде — Билләһи утыртабыз, болай булгач! Бәлки әле. Нәкыйп тә ярдәм итәр, ә? Көтмәгәндә әйтелгән, әлегә бернинди нигезе булмаса ла. башкарып чыгарлык булып яңгыраган шушы сүзләр икесенә дә айныткыч тәэсир ясады, икесе дә җиңел сулап куйдылар һәм тынычланып студентларча чәй табыны әзерләргә керештеләр Бер карасаң, чыннан да. Асия су тендә дөреслек бар кебек иде Мыж килеп торган тулай торакта ул бәйләнчекне, ниһаять, күрмәмешкә салышып та була лабаса! VII үз ачкысыз бураннары, зәмһәрир суыклары белән кыш та җитте, яңа ел якынлашты Әмма полк командиры вәгъдә иткән мунча, клуб, солдат чәйханәсе, китапханә, башка уңайлыклар гына түгел, хәтта казарма да алгереп җитмәгән иде ате. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр һәм. хәтта, төнлә дә эшләргә мәжбур ителгән, чиктән К тыш арыган стройбат солдатларын әле бер, әле икенче объектка ыргытып кына тордылар. Инде барлык хәрби техника, җиһазлар, шул исәптән, «изделие» дигән нәрсәләр дә кайтарып тутырылган булса да, полкның кайбер сугышчан биналары һаман әзер түгел икән. Табигый ки, сугышчан дежурлыкка баскан частьта беренчел әһәмият күз карасыдай саклыйсы хәрби техникага юнәлдерелгән иде Моны барысы да: офицерлар да, солдатлар да яхшы анлый. Теләсә кайсы минутта ил өстенә ажгырып дошман ракеталары ыргылырга әзер көннәрдә һәркемнең нервысы кыл кебек тартылган, һәркем ватан өчен никадәр мөһим эш башкаруын яхшы тоя, үзен Павка Корчагиннар белән тинләп, авырлыкларга теш кысып түзә иде. Хәтта моның әле күпләр өчен ниндидер бер романтикасы да бар иде кебек. Күпләр үзләрен Павка Корчагинга тиңли, ил өчен аерата авыр көннәрдә монда булуы белән горурлана. Политзанятиеләрдә бу хакта өзлексез аңлатып, туглап торалар. Таләпчәнлек, кырыслык иң югары кимәлдә. Әнә бит, полк командиры да, башка офицерлар да әйтеп тора: «Полк сугыш хәлендә. Теләсә кайсы һәм теләсә нинди тәртип бозу сугыш вакыты законнары белән хөкем ителәчәк, һәр солдаттан, сержанттан, офицердан уяулык, җыйнаклык, уставны һәм кагыйдәләрне катгый үтәү таләп ителә». Авылдашы Рифгатьне, хәер, аны гына түгел, өченче елларын тутырып дүртенчегә чыккан башка карт солдатларны әле бик озак демобилизацияләми тордылар. Сугышчан шартларда үтә катлаулы хәрби техникага хезмәт күрсәтүне өйрәтелеп бетмәгән яшьләргә генә тапшыру мөмкин түгеллеген алар үзләре дә аңлый иде аңлавын. Ләкин күңел дигән нәрсә бар бит, җан бар. Хәрби хезмәт срогыннан соң узган һәр көн алар өчен тәмуг газапларына тиң иде. Көнен-төнен автоматтан аерылмаган, чишенеп тә тормый автомат кочаклап йоклаган солдатларның хәлен дә аңлавы кыен түгел, әлбәттә, һәрхәлдә, алар инде моңа күнгәннәр иде. Күнмичә кая барасын?! Сугыш заманы кануннары үтә каты. Демобилизация, солдат теле белән әйткәндә, дембиль бары тик ел азагында, инде яна елга санаулы көннәр калганда гына игълан ителде. Рифгатьнең кайтып китәсен белгәч, Сириннең күзләренә яшь тыгыла язды. Зәй буйларын, тауларны, әрәмәләрне, урманнарны, авылдашларны сагынып сөйләшеп утырыр бердәнбер кеше туган якларга кайтып китсен әле! Их, аның белән бергә барысын да ташлап, барысын онытып кайтып китәсе иде. Дембиль дигән нәрсәдән дә кадерле, якын нәрсә юктыр ахрысы солдат өчен! Күңеле бәргәләнгән, жаны үрсәләнгән егет шулай да авылдашын кисәтергә кирәк дип тапты. Кичке аштан сон буш вакыт иде. Казарма хезмәтен үти торган агач баракның алгы ягына чыктылар да тәмәкечеләргә җайланган беседкага кереп утырдылар. Атна буе төкереген бозга әйләнеп җиргә төшә торган суыклардан соң һава кинәт кенә җылынып китте, хәтта казарма, штаб кыекларында боз сөңгеләре хасил булып, тамчылар тама башлаган иде инде. Шуның өстенә, иртәдән бирле кояш елмайды, һавада якындагы тайга урманыннан бөркелүче нарат сагызы исе дулкынлана, ул исә үзе белән туган як, туган җир турындагы хатирәләрне алып килә. Их, чаңгы тагып Балтамак урманнарын айкап кайт идең бер! Ничек моңынчы белмәгән, нинди ләззәтле, хозурәнә чаклар булган икән ул. —Их, кызыгам мин сиңа,—диде Сирин иптәшенә карап.—Иртәгә инде син поездда булырсың, мондагы матавык, мондагы хәлләр искә альт сөйләргә генә калыр. Их, малай, синең урынында булыр өчен мин әллә ниләр бирер идем... Бер генә сәгатькә, һичьюгы бер генә минутка булса да Балтамакка яисә Казанга кайтып килер идем дә... Сагынуларым басылыр иде. —Әйе шул, искә алырлык, сагынып-саргаеп сөйләрлек булды бу,— диде кинәт Рифгать авыр сулап.—Әллә ниләр бирер идем дигәнеңне бүтән кабатлама, авызыңнан җил алсын! Монда синнән сорап тормыйлар, ин кирәген болай да тартып алалар аның. Сизми дә калырсың. —Анысы шулай, анысын анлыйм мин,—дип килеште Сирин.— Шулай да, кайткач безнекеләргә бөтенесен дә сөйләп бетермә, кайда хезмәт иткәнне дә, кем булып йөргәнне дә. Әйбәт, диген, хезмәте яхшы гына бара, диген. Шул җитәр Юкса, әти белән әнине беләсен, кайгыдан чиргә сабышырлар. . Рифгать Сирингә туп-туры иттереп карап алды, ирен читләренә мыскыллауга охшаш елмаю кунды. —Әйтмәм. Бик теләсәм дә синен кем булып һәм кайда хезмәт иткәнеңне әйтә алмыйм бит мин. Оныттыңмыни, ун ел буе беркайда һәм беркемгә, берничек тә сөйләмәскә, авыз да ачмаска дип ант эчкәнеңне, шул антны имзан белән беркеткәнеңне'’ Ничек диелгән әле анда: «пусть меня постигнет суровая кара советских законов»мы9 Әллә, особый отделнын кулы Балтамакка ук барып житмәс. дип беләсеңме9 Без инде хәзер синен белән пыяла колпак астындагы тычкан кебек. Уйларыбыз да, кайда ни эшләвебез дә контрольдә Аңладыңмы, дускай? —Гафу, онытып җибәргәнмен,—дип ризалашырга ашыкты Сирин — Ул нәрсә уен-муен гына түгел, күрәсең.. Әнә безнен әти әллә кайчан булган сугыштагы кайбер нәрсәләрне әле бүген дә сөйләми Сөйләмәскә ант итеп кайттым, ди —Хафиз абыйга хәзер инде сөйләсә дә ярый,—дип куйды Рифгать кулын селтәп —Ул сугыштагы нәрсәләрне бүгенге белән чагыштырырлык та түгел. Ике якташ бик сонга кадәр сөйләшеп утырдылар Чалт аяз күк йөзендә берәм-берәм йолдызлар кабынды Часть территориясендә тыгыз карны шыгырдатып анда-монда йөреп торучы автоматлы каравылчылардан гайре беркем дә калмады. Ә дуслар салкын һәм шыксыз казармага керергә ашыкмады Армия хезмәтендәге соңгы көнне якташы янында үткәрергә теләгән Рифгатьнең дә, анын белән саубуллашыр чак житүен аңлаган Сириннең дә сөйләшер сүзләре күп иде Рифгатьнең чемоданы әзер, дембильгә дигән нәрсәләр тутырып куелган, мундир үтүкләнгән, ак яка тегелгән, күн итек карап кырыныр дәрәжәгә җиткереп ялтыратылган иде. Егетләр буйга бер чама Сирин авылдашының өч ел буе каравылда йөреп, тайга урманнарын аралап ышкылып, кыршылып беткән шинеленә карап-карап торды да әйтеп куйды —Шинелен бигрәк беткән икән, дембильгә монын белән кайтырга ярамас. Әллә минекен алып китәсенме, димәкче идем. Мина тагын берәр жае табылыр әле —Әйткәнен өчен рәхмәт, Сирин! Биргәннән дә артык булды,—дип елмайды авылдашы —Әллә син мине бу алама белән кайтыр дип уйлыйсыңмы’’ Юк. туган, дембильный бушлат өр-яна минем Каптершик белән дуслык шәп бит Ну. шулай да сөендердең Чит җирдә авылдашлар туганын кебек була, диләр иде, чыннан да, шулай бит, ә' Сириннең инде байтактан бирле телен кычыттырып торган соравы бар иде. шуны бирмичә кала алмалы: — Карале. Рифгать' Авылга кайткач, беренче эшен итеп нишлисен,— диде. Рифгать анын уйларын аңлагандай җавап бирде — Иң беренче эш иттереп мунча ягам Суын да үзем ташыйм, утынын да Үзем ягам, үзем әзерлим дә —Ул хәтта төкереген йотып куйды—Мәтрүшкәле пиннек белән тән суелып чыкканчы, егылганчы чабынам Тышка чыгып йомшак карда ауныйм да тагын керәм, тагын чабынам Их, кайтып кына җитим' Кинәт ул нигәдер уфтанып сулап куйды һәм бер ноктага текәлеп бик озак сүзсез утырды —Их. туган.—диде ул. ниһаять, башын ике яктан учы белән кысып Күзләрендә яшь бөртеге күренде —Кайтасы килә, кайтасы килә авылга Шул ук вакытта куркам да. шикләнәм дә Бу чырай белән ничек кайтып керим? Йә, кара инде мина! Чәч коела, авызда теш юк. Бер мин генә түгел бит! Төрмәдән йә каторгадан кайта диярсен, билләһи! Нишләттеләр безне? Нишләдек, ни булды безгә?—Һәм кемнедер сүккәндәй ачу белән чертләтеп җиргә төкерде —Сволочьлар... Нәрсәнедер әйтеп бетерми бит алар. Әйтеп бетерми... Әйтеп бетерми түгел, эшләмиләр... Сирин исә авылдашын үзенчә тынычландырырга тырышты: —Соң. ничек әйтеп бетерсеннәр. Үзен беләсен, хәрби сер дигән нәрсә дә бар бит әле. —Анысын әйтмим мин,—диде Рифгать кул селтәп.—Бик кирәк миңа аларнын хәрби серләре! Миңа сәламәтлегем кадерле. —Аптырама сана. Авылга кайтып бер мунча керсәң, үзебезнең шифалы чишмә суларын эчсәң, әниеннен сөтле чәе, катыгы белән бер айда яңадан туган кебек булырсын. Шулай бит! Әллә сүзе беткән иде, әллә урынсыз шикләре белән якташ булса да әлегә салагалардан саналган яшь егетнең күнеленә борчу өстисе килмәде, Рифгать яңадан бу хакта сүз куертмады. Адәм баласының җайлашмый, ияләшми торган нәрсәсе юктыр ахрысы. Инде җылыту торбалары ноябрь ахырында ук шартлаган, фанер щитлардан, такта кисәкләреннән аннан-моннан гына вакытлыча дип ӘТМӘЛЛӘН1ӘН салкын баракта яшәргә дә күнегеп беткәннәр иде. Урын җитмәгәнлектән, тимер сиртмәле солдат караватларын өчәр катлы итеп тезделәр дә, бер баракка бөтен полкны дыңгычлап тутырдылар. Карават араларында бер кеше көчкә сыярлык арала иртәләрен өчәр солдат мәшәләнә. Бөтен солдатларның бергә булуының бер өстенлеге дә бар әле. Кемнең кайчан дежурлыкка, каравылга яки ашханәгә нарядка киткәнен алдан белеп торасын, аның матрасын, одеялын «сугып алырга» өлтерәсен. Юкса, бер кат одеял астында, гәрчә бушлат, киез итек киеп, бүрегеңнең колакчынын бәйләп ятсаң да, җылынып бетеп булмый. Өскә салган матрас астында әле син үзеңне, Комаров әйтмешли, байларча хис итәсең. Тимер мичкәләрдән ясалган һәм казарманың ике башында көнен дә, төнен дә дөрләп утыручы ике калай мич утынны убыр урынына ашасалар да, казарманы җылыта алмыйлар. Хәер, ут булып кызган мичкәләргә якын да килерлек түгел. Тик аларнын җылысы яннарыннан ике-өч метр китүгә зәмһәрир суыгы белән алышына. Сирәк кенә салынган түшәм такталарын ап-ак бәс сарып алды. Алар арасындагы кул тыгарлык ярыклардан йолдыз санарга мөмкин. Иске баракта башкача булуы да мөмкин түгелдер. Инде монысына да күнегеп беттеләр. Тик мунча, кайнар су юклыгы үзәкләрне өзә. Дөрес, атна саен күлмәк-ыштанны алыштырып торалар. Аптыраган егетләр иртән чыгып, утыз градуслы суыкта ах-ух килеп бил тиңентен кар белән ышкынып керә керүен. Үзләренең әлегәчә бетләп бетмәүләренә солдатлар үзләре дә ышанмый башлаган иде инде. Төньяк көзенең иң шыксыз, быкырдык көннәре иде ул Бертуктаусыз яңгыр пыскаклый. Күк йөзен тоташы белән кургашыңдай авыр, чуендай кара болытлар каплап алган. Ул инде беркайчан ачылыр сыман түгел. Иртәләрен хәрби шәһәрчекне тешләргә сылана торган авыр томан йота. Ул үпкәләргә кереп тула, өс киемнәренә юка су элпәсе булып ята. Кайчандыр асфальт тротуарларда кәттә атлап йөргән шәһәр егетләре дә, яшел чирәм өстеннән яланаяк йөрүнең чын тәмен татыган авыл малайлары да чәкәненә җитәрлек сыек саз ерып йөрүне бернигә дә санамый башлады. Кайчагында бу гомер бакый шулай булгандыр, ул шома асфальтлар, яшел чирәмнәр ниндидер хыялый төштә генә күргән нәрсәләр шикелле тоела башлый. Инде алар беркайчан да кире кайтмас кебек. Аяклар коры жиргә басып йөрүнең тәмен онытты. Солдат хезмәте солдат хезмәте инде Аяк астында сазмы, өстеннән яңгыр коямы дип тормыйлар. Син сафта булырга тиеш. Сафка тезеләсен дә чапырчопыр саз ерып ашханәгә, чапыр-чопыр саз ерып иртәнге зарядкага... Ләкин үзәккә үткәне икенче нәрсә иде Тәүлек әйләнәсендә юешлектән, саздан тагын да авырая төшкән кирза итек киеп йөрергә мәжбүр солдатларның аяклары бозыла башлады. Чүп өстенә—чүмәлә, дигәндәй, ана гөмбәчек чире килеп өстәлде. Элегрәк сугыш турындагы китаплардан гына укыган «казарма исе. каты ирләр исе» дигән нәрсәнең чын асылын шунда төшенде Сирин Баксан, китапка язганча, бер дә романтик нәрсә түгел икән ул! Казармага килеп керүгә борынга тынчу ис килеп бәрелә. Аны идәнгә, почмакларга мул итеп түшәлгән нарат, чыршы ылысы исе дә жинә алмый. Бу тынчулык кеше артык күп җыелган биналардагыча һава җитмәүдән түгел, ә айлар буе мунча күрмәгән унтугызегерме ике яшьлек ир-егетләрнең тән исе. аяк чолгавы исе Гәрчә күн итекләрен салмыйча йөрсәләр дә. сизгер борын казармада сөрем булып дулкынланган бу исләр арасыннан ин беренче чиратта нәкъ менә шуны— аякчу исен тотып ала иде. Әгәр алга таба да шулай дәвам итсә, солдатларның йөрер рәте дә калмаячак, мәрхәмәтсез гөмбәчек чире бөтен полкны аяктан егачак иде. Күпләр инде болай да адым ясаган саен сыкранып, авыртудан йөзен чытып йөри. Офицерлар да. санчастьта да моны беләләр, ләкин алар бу мәңге бетмәс юешлеккә каршы көрәштә инде көчсез иде Котылу әмәлен карт солдатлар, үзләре әйтмешли. »старик»лар тапты. «Дәһшәтле корал»ны. аның үтә сизгер детальләрен, ачуым килмәгәе, көненә бер мәргәбә спирт белән юып. чистартып торалар икән Спиртның исәбехисабы юк Кемнең башына килгәндер, анысы билгесез, әмма аның башлы кеше икәнлеге шиксез. Тимер-томырны иркәләп, сөртеп торырга яраган спирт кеше тәненә ярамыймыни .’! һәм спирт чишмәсенең мул агымы солдат флягаларына күчеп акрын гына казармаларга таба да челтери башлады Сирин авылдан әнисе бәйләп җибәргән, инде сөрси башлаган йон оекбашка карап, нишләтергә микән моны, дип аптырап утыра иде Чыгарып гашласан кызганыч, ташламасан бүтән киярлеге калмаган Атнага бер бирелә торган чолгау белән генә ерак бара алмыйсың. Шунда әллә каян гына Комаров килеп җитте —Әйдә, шифа сеансына алып барам,—диде ул күз кысып, җитмәсә, күп мәгънә салып, имән бармагы белән ияк астына чиертеп тә күрсәтте Дустының юкка-барга мондый «дипломатик итагать» белән маташмаганын күптән белеп өлгергән Сирин сүзсез генә анын артыннан иярде Караватлар арасындагы тар аралыктан шуып кына үттеләр дә каптенармусның хәзинәләре саклана торган бүлмә ишеге янына килеп туктадылар Ильяс, монысы шартлы билге иде булса кирәк, өч тапкыр каты гына итеп тамак кырып куйды Эчтән дә шундый ук аваз ишетелде Бары тик шуннан соң гына Ильяс телгә килде -- Ачыгыз, мин! Каптеркага керүгә Сирин телсез кала язды Түшәмгә хәтле сузылган киштәләргә дыңгычлап тутырылган аякчу, гимнастерка, тастымал ише нәрсәләргә, әлбәттә, ис китәрлек түгел. Бүлмәдә тыгыз булып спирт исе дулкынлана иде. Түр башындагы ачыклыкта өч урындыкта яланаякларын ниндидер үгә күренмәле сыекча тутырылган ләгәнгә тыгып өч солдат утыра. Алар торуга Ильяс каптенармусның колагына нәрсәдер пышылдады һәм Сирингә ымлады -Әйдә, сал итегеңне, «аяк төзәтәбез» Безгә әле баш төзәтергә иртәрәк... һәм үзе үк үрнәк күрсәтеп аягыннан итекләрен тартып алды да янындагы урындыкка утырды, аякларын ләгәнгә тыкты. Авыртуданмы, рәхәтлек тәнме, йөзен чытып: «Э-эх!»—дип куйды. Шул ук хәрәкәтләрне кабатлаган Сирин шунда гына ләгәннәрдә саф спирт икәнен аңлады. Баштарак яндыргыч авырту кулының чәнти бармак башларына кадәр барып житге, аннан сон аяктагы авырту чиста, таза тәннең рәхәт сулкылдавы белән алышынды. Аякларын киенгәч. Ильяс канәгать бер хис белән әйтеп куйды: —Менә хәзер кимендә өч көн үзеңне мунча кердем дип хис итеп йөрергә була инде. Сәламәт аякта—сәламәт рух!—диләрме әле... Ниһаять, солдат тормышы җайга салына башлады. Яз җиткәндә, апрель башларына вәгъдә ителгән казарма белән ашханә дә өлгереп җитте. Беренче тапкыр взвод-взвод итеп, чиратлаштырып, әллә кайдагы җәһәннәм тишегенә урнашкан район шәһәренә—мунчага алып бардылар. Солдатның туймый торган ике әйбере бар. Берсе—йокы, икенчесе— ашау. Башыңны мендәргә терәргә өлгермисен, жир йөзендәге иң кабахәт, иң әшәке сөрән яңгырый. —Подъем! Дневальныйның яшь әтәчнекедәй яшелле-мөшелле тавышы казарманың өч катлы сәке-сәндерәләрен урап чыгарга да өлгерми, аны старшинаның чәнечкеле гөлҗимеш сабагыдай бәгыреңне тырнап үтә торган, чырае шикелле үк җете кызыл карлыккан, таләпчән тавышы куып җитә: —Подъ-е-е-ем!.. Солдатның бөтен уяу гомере ике команда арасына сыеп бетә: —Подъем! —Отбой! Алар арасында бертуктаусыз янгырый, солдатны билгесезлеге белән сискәндереп җибәрә торган тагын бер әмер бар. Анысы: —Тезелергә! Тик торганда «Батарея, тезелергә!» дигән сөрән беркайчан да солдатка нинди дә булса рәхәтлек, тынычлык вәгъдә итми. Солдат йоклап ята, хезмәт бара тора. Солдат халкы йокларга дигәндә мең дә бер ысул табарга сәләтле Биш-алты гына минут буш вакыты булсын, сафта торганда ук ул, хәтта, аягүрә дә йоклый ала. Ә башы мендәр күрсә, син инде аны вакыты җитмичә, колак төбендә туптан атсаң да, уята алмыйсың. Ләкин дөньясын онытып йоклаган шул солдатларны да уята торган бер дәһшәтле тылсымга ия сүз бар, ул— тревога! Бу юлы да шулай булды Йокынын ин тәмле, ин ләззәтле мизгелләренә генә кереп барган казармаларның барысында берьюлы солдат өчен ин хәтәр боерыкларның берсе яңгырады: —Батарея, тревога! —Тревога! Тревога! Өсләренә Америка кораллы көчләренең атом яисә водород бомбалары төягән ракеталары юнәлтелгәнен, бүген булмаса иртәгә, теләсә кайсы минутта өсләренә ракета удары ясалу ихтимал ын белгән солдатлар, офицерлар өчен моннан да коточкыч сүзнең булуы мөмкин түгел. Сугышчан дежурлыктан чыгып инде бераз ял итү. хәл жыю мөмкинлеге туган полкта—тревога! Хәер, бу хакта уйлау түгел, беркемнең дә башына килеп тә өлгермәгәндер. Әче тавыш егетләрнең җелегенә үтәрлек дәрәҗәдә зәһәр иде, таләпчән иде. Сирин өстеннән одеялны, җәймәне ничек алып атканын да, икенче каттагы караваттан идәнгә ничек сикергәнен дә хәтерләми Куллары күнегелгән хәрәкәт белән урындыкка бөкләп салынган чалбарына, гимнастеркасына үрелде, аяклары күн итекләрне барлады Йомык күз белән дә унбиш-егерме секундта киенергә өйрәтелгән солдатлар теш арасыннан сүгенәсүгенә күз ачып йомганчы караватлар арасындагы күнегелгән урыннарына чыгып та бастылар Кемнәрдер гимнастерка төймәләрен каптырды, кемнәрдер юл унаеннан бил каешын буып маташты. Әмма тиешле вакытта батарея әзер иде инде Саф алдына батарея буенча дежур офицер чыгып басты. Әле күптән түгел генә погоннарына өченче йолдыз тагып алган, өлкән лейтенант дәрәжәсенә күтәрелү шатлыгыннан айный алмаган Майорчукнын йокысызлыктан күзләре кызарган, йөзе ачулы иде — Барысы да сафтамы?—дип сорады ул старшинага борылып. Жиде төн уртасында торгызып сорасалар да кайсы солдатнын кайда басып торганын биш бармагыдай белгән старшина сафка бер генә күз төшереп алды һәм гөбедән чыккан юан тавышы белән казарманы яңгыратты: —Комаров! Тагын... син .. йоклап... калдыңмы? Комаров!. «Аш салып бир'» дигән ин гади үтенечне дә сүгенү ләһжәләре катыштырмыйча әйтә белмәгән старшинанын карлыккан тавышы казарма түшәмнәре астында бәргәләнде. Шул ук минутта гүр башындагы караватлар арасында Ильяснын мышкылдаганы ишетелде һәм бераздан көчәнүдәнме, вакытсыз уятуданмы йөзе кып-кызыл булган егет үзе дә күренде, ашыгып сафка килеп басты. Ләкин тревоганың өйрәнчекме әллә сугышчанмы икәнен белмәгән старшина да. Майорчук та бу гадәттән тыш хәлне элеккечә чәйнәп тормадылар. Кызарган күзләрнең усал карашы гына солдатка «Соңыннан моның әжерен кайтарырбыз әле!»—дигәнне аңлатырга тиеш иде Яна приказ яңгырады —Сугышчан расчетлар—үз урыннарына! Солдатлар, сержантлар корал бүлмәсенә ташланды Казарманың бөтен» катларын аяк дөпелдәгән авазлар күмеп китте Автомат алып маташканда Сирин Ильяс белән янәшә туры килгән иде. дусты очен борчылып колагына пышылдап өлгерде —Ни булды сон сина? Хәзер Майорчук тагын бәйләнеп жднына тиячәк инде... Ильяснын йөзе кырысланды — Бәйләнеп кенә карасын, без инде юеш борын салага түгел хәзер.— диде ул һәм автомат сумкасын каешына беркетә-беркетә ирен чите белән елмайды -Йокылы-уяулы килеш чалбар белән гимнастерканы бутаганмын Үч иткәндәй, кире сала алмыйча жан чыкты Башта каешын таба алмыйча интеккән идем... Чалбар урынына гимнастерка, гимнастерка урынына чалбар кигән дустын күз алдына китергән Сирин башка вакыт булса, рәхәтләнеп тәгәрнтәгәри көләр иде. якташ өстеннән шаярткаларга бер сәбәп булыр иде Әмма тревога ыгы-зыгысында елмаюын яшерергә мәжбүр булды, вакыты ул түгел Хушлашып та тормыйча үз расчеты янына йөгерде Тревога1 Барысын да секундлар хәл итә Ашыгырга, ашыгырга кирәк' Часть өстендә нинди болытлар куерганын хәтта командирлар да белмидер. Сәяси яктан политзаиятиеләрдә чыныктырылган, сугышчан хәзерлектә тиешле муштра узган егетләр бердәм булып, бер саф булып сугышчан бурыч үтисе урыннарына йөгерделәр Төнге тышлыкны солдат күн итекләре дөпелдәве күмеп китте Ара-тирә яңгыраган командаларны искә алмаганда, полк тулы тынлыкта үзенең сугышчан бурычын үти башлады Тагын берничә минут үтәр, жир асты бункерларының биниһая калын тимер ишекләре тавышсыз гына ачылыр, куәтле тягачлар дөнья империалистларының котын алган дәһшәтле коралны якты дөньяга сөйрәп чыгарыр, алар янында эш сөючән тырыш кырмыскаларны хәтерләтеп, һәркайсы үзенен урынын, үзенең нинди эш башкарырга тиешлеген автоматик дәрәжәдә белгән, шуна махсус өйрәтелгән солдатлар, гомерләрен шушы эшкә багышлаган яшь офицерлар кайнаша башлар. Үзәк пульт янында армия штабыннан киләсе хәлиткеч сүзне—әмерне көтеп полк командирлары катып калыр... Бу ни бу? Чыннан да. сугышчан тревогамы әллә полкның әзерлеген сынап карау өчен үткәрелә торган чираттагы өйрәнүме9 Ул хәтлесен әлегә частьта гына түгел, хәтта дивизия штабында да белмиләр иде. Ракета гаскәрләрендә төнге тревога гадәттән тыш хәл ул! Монысын исә рядовой белән ефрейтордан алып генералга кадәр барысы да бик яхшы төшенә. Инде ничә тапкыр күрсә дә. Сирин бу мәһабәтлеккә, дәһшәтле матурлыкка тагын бер кат сокланмыйча кала алмады, һәр линиясе, һәр сызыгы, корыч тәнендәге һәр бөгелеше ин югары кимәлдәге зарурияткә буйсындырылган ракета хәтта кайчагында жанлы булып тоела башлый иде. Бу. чыннан да. камиллек, матурлык өлгесе. Ләкин бу матурлык— ерткыч матурлыгы. Кайчандыр кеше аягы басмаган урман куелыгындагы йөзьяшәр нарат, карагай кебек агачлардан да биегрәк булып күккә омтылган ракетаның тупыйк башы прожектор нурларында жемелди. Ул. борыны белән болытларны тишеп, теләсә кайсы секундта күккә ыргылырга әзер. Аның бер селтәнүдә жир шарын урап чыта алырдай тизлеккә ия булуын. Нью-Йорк яисә Вашингтон кебек шәһәрне күз ачып йомганчы утлы тузанга, миллионнарча кешеләрне, жан ияләрен парга әйләндерергә сәләтле икәнен күз алдына китерүгә. Сириннең тәнендә бала йоннары кабарды, тәне чымырдап куйды. «Йа. Ходаем, моны кулланырга гына язмасын иде. язмасын иде»,—дип эчтән генә кабатлады ул. Ирексездән күңелендә әбисе өйрәткән дога сүзләре яңара башлады. Кеше акылы белән, кеше куллары белән ясалган коралда шул кадәр җимерү, тар-мар итү куәте, үлем дәһшәте туплансын әле! Жир йөзендә моннан да кабахәтрәк. моннан да зуррак гөнаһ юктыр! Коточкыч вәхшәт, үлем йөге төягән мондагы ракета кайсыдыр илнең кайсыдыр бер шәһәренә төбәп куелган кебек, кайсыдыр илнең кайсыдыр бер калын урманында, йә булмаса. джунгли ешлыкларында нәкъ менә шушындый ук йөк төягән икенче бер ракетаның Сириннәр хезмәт итә торган частька, моннан сиксән-туксан чакрымнардагы борынгы өяз шәһәренә төбәп куелуы да ихтимал ич. Постта нинди генә уйлар килми икән солдат башына! Сирин җилкәсенә аскан автоматын рәтләп куйды һәм шинель якасын күтәреп аркадашы—Оренбург егете Потапов артыннан ашыкты. Ул урман манзарасына карап хозурланган, автоматын караштырган, жылыну өчен бераз сикергәләгән арада иптәше инде егерме-утыз адым алгарак китеп өлгергән иде. Куып житте дә. үзалдына мыгырдагандай, шаяртып әйтеп куйды: —Нәрсә, якташ, әллә парлы патрульнең аерым-аерым йөрергә тиеш түгеллеген онытып җибәрдекме? Пошмас жанлы. бераз ваемсызрак егет әллә аягүрә йоклый иде. тавышы ишетелер-ишетелмәс кенә чыкты: —Ә,—дип кул селтәде ул.—Пусть не волнуются. Монда кеше түгел тычкан да үтеп керә алмый. Безне рәвешен китерү өчен генә йөртәләр бугай ла... Ул хаклы иде шул. Бу турыда каравылга чыккан вакытларда аз сөйләшенмәгән. Әнә бит. еллар буе тоткынлыкта яткандай яшәүдән гарык булган кайбер солдатлар частьтан чыгу җаен да эзләп карадылар инде һәм аның өчен гомерләре белән түләделәр. Кайдадыр урман эчендә ниндидер ярымташландык авыл барлыгын белгән, һичьюгы шунда барып кайту ниятеннән «самоволка»га ыргылучылар, ягъни командирлар рөхсәтеннән башка частьтан качып чыгарга маташучылардан жәй саен бер-ике кеше һәлак була. Ракета җибәрү җайланмасы урнаштырылган мәйдан һәр ягыннан чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алынган, чыбыкларга югары көчәнешле электр тогы җибәрелгән Монысы да частьтагы һәр солдатка мәгълүм. Дошман ниятле берәр кемсә күзгә күренмәс тимер челтәр тотылган полосаны исән-имин үтсә дә, анын полигонга кадәр житүе шикле. Чәнечкеле тимер чыбыкларга хәтле булган арада, кеше йорердәй сукмакларда көтелмәгән кунакка мәкерле күчтәнәч бар—анысы мина кыры —Шулай шул,—дип куйды Сирин килешкәндәй иттереп һәм егетләр акрын гына урман сукмагы буйлап атладылар. Потапов белән сүз көрәштерүнең мәгънәсе юк. Ул барыбер үз фикерендә калачак, һәрхәлдә, анын ни уйлаганы беркайчан да билгеле түгел Авызына су капкандай үз алдына текәлә дә борып җибәрелгән агач курчак кебек бер көйгә атлый да атлый ул. Кем белә' Бәлки, анын да башында мен төрле уе. мен борчуы бардыр Алар белән уртаклашырга яратмый икән, аны гаеп итеп буламыни?! Егерме минуттан алар маршрутның ун канатында икенче парлы патруль белән очрашырга һәм кире борылырга тиешләр, тагын егерме минуттан сул канатта аларны бүгән бер патруль, ягъни тагын ике солдат каршы алачак Патрульдә йөрүнең үз кызыгы бар әле хәгга. Сүзгә, фикер алышыр!а артык һәвәс булмаган Потапов белән пардашлыкнын өстенлеге исә шунда—анын янында рәхәтләнеп үз уйларына бирелә, теләгәнчә хыяллана аласын Беркем дә. бернәрсә дә комачауламый Сирин тагын уйларына бирелде Кайдадыр еракта, урман эчендә артиллерия полкы урнашкан, тупчылар көнен дә. төнен дә гаскәри осталыкка өйрәнү белән мәшгуль дип күз алдына китергән ярымташландык авыл халкы ни уйлый икән бу минутларда? Өсләрендә шундый дәһшәт бар икәнен тоемлыйлар микән анда? Шүрәле каргаган бу авыл нишләп адәм аягы басмаган ерак чытырманлыкка кереп поскан9 Әллә кайчандыр берәр төрле җәзадан, афәттән качып киткән кешеләрме алар? Әллә кайнаштыр олы юлларда кеше җаны кыйган юлбасарлар токымыннанмы’ Юкка гына кара урманнарда яшәп ятмыйлардыр әле Башында кайнаган бу уйлардан Сирин хәгга сәерсенеп китте «Минем бу авылда ни эшем бар соң әле? Кем әйтмешли, башка кайгым юкмы9 » һәм ул. кирәксез уй-фикерләрен коеп төшерергә теләгәндәй, баскан урынында сикергәлән алды. Шул ук мизгелдә күз алдына туган авылы Балтамак килде, хыялы белән Казан урамнарын инләде Менә алар Асия белән елга порты причаллары янында йөриләр, имеш ..Иделдән талгын жил исә. Су өстендә аккошлар кебек мәһабәт пароходлар чайкала. Менә аларнын берсе дебаркадер яныннан кузгалып китге Озатучыларның күзеннән яшь чыгарып елга киңлекләрендә мәшһүр «Славянка» аһәңнәре яңгырады Их. ул Казандагы көннәр бәхетнен үзе булган икән! Кайтсам кадерен белер идем Кайдадыр еракта ябалак уфылдап куйды Күк гөмбәзен кисеп койрыклы йолдыз атылды. Сискәнеп киткән Сирин янадан җиргә әйләнеп кайткан кебек булды. Кай арада жил чыгып өлгергән сон әле. әнә агач ябалдашлары салмак кына тирбәлешә башлаган Колагына аларнын тонык шавы килеп керде Аркадашы Потапов исә һаман бер көйгә атлый ла атлый икән Икенче патруль белән очрашу урынына -рубероид гүСзәле агач гөмбәчек янына җиткәннәрен сизми дә калдылар. Бераздан тон караңгылыгын ертып очрашырга тиешле егетләр килеп чыкты Болар белорус егете Геращенко белән Оренбург татары Гыйләжев иде — Барысы да тәртиптәме? —Тәртиптә! Егетләр кире борылыр алдыннан бер генә минутка хәл алырга туктадылар. —Тегендә безнекеләр нишли икән инде?—диде Гыйләжев һәм башы белән урман өстеннән ялтырап күренүче ракетага таба ымлап куйды. —Алла белсен!—дип жавап кайтарды Сирин.—Анысы инде безгә караңгы. Тагын бераз сүзсез тордылар. Кинәт Геращенко болай да озын муенын сузды һәм борын яфракларын киереп иснәнергә тотынды. —Сез берәр төрле ис сизмисезме?—диде ул шомлы тавыш белән.— Каяндыр нәрсәдер янган ис килә, димме? Янган пластмасса исенә охшаган димме? Әйтә алмыйм, ниндидер сәер ис тоям бугай... Таныш түгел ис... Башка егетләр дә борыннарын төрле якка сузып иснәнгәндәй иттеләр. Ләкин ул-бу сизелми иде кебек. Тынлыкны Потапов бозды: —Юк ла, сиңа шулай тоелгандыр гына,—диде ул үзенең иссез- төссез битараф тавышы белән,—Монда черегән агач, сазлык исеннән башка берни дә сизелми. Геращенко аптырагандай иңнәрен жыерып куйды. -Ай-Һай, белмим, белмим... Минем борын, югыйсә, ау этенеке кебек. Авылга кайтканда мин өч чакрымнан әнинен нинди аш пешергәнен сизеп кайта торган идем... Егетләр көлешеп куйды. —Борының этнеке төсле булганга каравылда йөрисен дә инде менә,— дип төрттерде Гыйләжев. Геращенко, солдатлар анын фамилиясен кыскартып, Гера, дип йөри, үпкәли торган затлардан түгел иде. бакчасына ыргытылган ташны күрмәмешкә салышты. Тагын борынын сузып иснәнеп алды һәм сабыр гына әйтеп куйды: —Җил алышына. Сизәсезме? Чыннан да, мона кадәр полигонга таба акрын гына искән жил уйнаклый башлаган, юнәлешен капма-каршы якка үзгәртеп, үзе белән ерактан команда биргән, металлга металл бәрелеп ышкылган, кыршылган тавышларны да алып килә башлаган иде. Кинәт саргылт болыт булып томан жәелә башлады. Ул полигон ягыннан агыла һәм акрын гына агачларны, куакларны чорный, тезгә җиткән үләннәр арасына шуышып керә. Геращенконын тавышына тантаналы, менә әйткән идем бит. дигәндәй төсмер чыкты. Ләкин егетләр сизмәде түгел, сизде, аның тавышында ниндидер шом, әйтеп бетермәгән шөбһәле төсмер бар иде: —Инде хәзер сизәсезме? Ят ис томан белән килә бит! Көчәя бара бит... Патруль солдатлар шунда гына борыннарына, чыннан да, ниндидер ят, моңа кадәр таныш булмаган ис килеп бәрелүен абайлап алдылар. Бу юлы да Потапов телгә килде. —Төтен шашкасы салдылар,—диде ул белдеклелеген күрсәтергә теләп. Арада ин карт солдат буларак, аның моңа хакы бар дип исәпли иде булса кирәк.—Өйрәнү тревогасы вакытында шулай була ул! Кинәт Геращенко ашыгып противогаз сумкасын актара башлады. —Шашка исен... беләм мин, ул... ул мондый булмый. Анын исе бүтән,— дип кабатлады ул тотлыга-тотлыга.—Теләсәгез нишләгез, мин противогаз киям... Геращенконын сүзләреннән кинәт солдатларның чәчләре үрә торды, шул ук секундта тәннәре салкын тир белән капланды. Ничек онытып җибәргәннәр?! Ракетаны җибәрергә әзерләгәндә, өйрәнү вакытларында «окислитель» дигән зәһәр нәрсәнең түгелү ихтималы, анын «зарин», «заман»нарга* тин агу икәнлеге хакында бер генә тапкыр сөйләмәделәр ләбаса! Барысы да калтыранакалтырана противогаз сумкасына тыгылды. Тизрәк! Тизрәк! Агулы парлар үпкә элпәсен яндырып өлгергәнче тизрәк! Тизрәк! Үлем куркынычы янаганда да постны ташларга ярамаган егетләр сүзсез иде. Алар мәңге гафу ителмәслек коточкыч ялгыш ясаганнарын сон, артык сон аңладылар түгелме9 һәммәсенең миен кызган тимер булып шушы сорау яндыра башлаган иде инде. Әмма, ни генә булмасын, бер урында озак торырга ярамый Хәзер полигонда һәм анын тирәсендә көтелмәгән әллә нинди хәлләр чыгарга мөмкин. Кем белә, бәлки, дошман диверсантлары берәр нәрсә кылгандыр Бер мизгел эчендә картаеп калгандай бөкрәйгән дүрт фигура акрын гына атлап янадан урман караңгылыгына кереп югалды. VIII омаров суга төшкән кебек юкка чыкты. Икенче көнне патруль каравылыннан кайткач. Сирин ин беренче итеп дустын эзләгән иде. Әмма очрашкан саен кояштай балкып күрешүче якташы казармада да күренмәде, ул хәтта төшке һәм кичке ашта да юк иде. Командирлар кая да булса җибәргәндер яисә үз йомышы белән йөри торгандыр, дип үз-үзен тынычландырган Сирин, икенче көнне дә аны очратмагач, бөтенләй пошаманга төште. Бер казармада яшәсәләр дә. икесе ике төрле хәрби бурыч үтәүче группаларда исәпләнгәнлектән, аларга сш кына шулай аерылгалап торырга туры килә иде Ләкин Ильясның ана бернәрсә белгертмичә юкка чыгуы сәер иде Болай булганы юк иде. Түзмәде, Ильяс группасындагы таныш егетләрнең берсеннән сорыйсы итте. Өченче елын хезмәт итүче солдат Сирингә өстән генә карап җавап бирмәкче иде. ләкин егетләрнең якташлар, шуның өстенә. күпләрне көнләштерерлек дуслар икәнен исенә төшердеме, ни әйтергә белмичә беравык уйланып торды. —Сволочьлар!—диде ул кемнедер сүккәндәй һәм ачу белән йодрыгын кысып, чертләтеп җиргә төкерде — Башка вакыт булса әллә ниләр сөйләп, тикшеренеп җелегеңне суырырлар иде Ә монда ләм-мим Әйтерсең, берни дә булмаган, барысы да—ал да гөл Аның турыдан гына берни дә әйтмәгәненә түземсезләнә башлаган Сирин сорауны икенче яклатып куярга мәҗбүр булды —Мин бит ул хакта сорамыйм. Комаровның кайда икәнен генә белергә телим —Соң мин дә шуны сөйләп торам лабаса!—диде егет Сирингә беренче кат күргәндәй карап —Нәрсә булганын белмисенмени9 — Каян белим, мин бит төне буе патрульдә идем Ниндидер сасы ис чыкты инде анысы Противогаз киеп йөрергә туры килде —АлаЙсан. әйтмәсәләр дә белергә тиешсен инде.—дип куйды егет һәм тагын чертләтеп җиргә төкерде —Кыскасы, нәрсәдер булды ул көнне Ягулык системасында ниндидер җитешсезлек димме, ватылу димме Комаров, кирәк бит ә. шайтан алгыры, нәкъ шунда, авария булган урында идс Безгә дә төгәл генә әйтмәделәр әйтүен, ләкин Аны шул ук көнне госпитальгә алып киттеләр бит Сирин |джәпләнүеннән сызгырып җибәрә язды Күнелен үгә дә яман, авыр һәм шикле сизенү чолгап алды. -Димәк, ул госпитальдә9 Нәрсә булды сон ана9 —Анысын инде ул кайткач белербез,—диде егет авыр сулап —Бер ул гына ла түгел бит. Тагын берничә егет бар анда. Өченче ел хезмәт игәләр иде Минем якташлар. Тиздән өйгә кайтасы идек бит! Юкка гына хәрби өйрәнүдән туп-туры госпитальгә алып китмиләр. Бу кадәресен Сирин генә түгел, армия хезмәтендәге теләсә кайсы солдат инде күптән бик яхшы белә. Рифгать сөйләгәннәрдән дә. башка солдатларның әйткәләп куюларыннан да «ягулык» белән эш итүчеләрнең •Зарин. иман— сугыш вакытында дошманнын жанлы көчен күпләп юк ит\ өчен кулланыла торган агулы газлар, химик корал 4. .к. у • м • К хәтәр җирдә икәне мәгълүм иде. Әмма бу хәвеф, бу хәтәрлек нәкъ менә дустына, Ильяска кагылыр дип аның башына да килеп караганы юк иде. «Хәер, кем белә, бәлки, тикшерү өчен генә алып киткәннәрдер. Барысы да яхшы булыр», дип үзен тынычландырырга теләсә дә, күнеленә кереп оялаган авыр шиктән арына алмады. Шул китүдән Комаров һәм анын белән киткән егетләр бары тик бер айдан гына әйләнеп кайттылар. Часть командирлары моннан ниндидер вакыйга ясарга теләмәсәләр дә, полктагы һәр солдат диярлек шул ук көнне үк аларнын комиссовать ителәчәкләре, монда бары тик документларын рәсмиләштереп бетерер өчен генә кайтарылганлыкларын белә иде инде. Армиядән юкка гына, тиктомалдан кайтарып җибәрмиләр. Комиссовать итү дигән нәрсә—ул синең хәрби хезмәткә яраксызлыгыңны рәсми рәвештә тану, дигән сүз. Моның өчен үтә җитди сәбәпләр кирәк. Ә аларны хәрби врачлар бик сирәк очракта гына таба. Ильясны казарма янындагы беседкада, тәмәке тарту урынында очраткач, Сирин хәтта башта гаҗәпләнеп куйды. Дусты хәтта бераз тазарып, яктырып киткән кебек иде. Әле берни белмәгән Сирин аны кочаклап ук алды. —Уф, ниһаять, кайтыр көннәрен дә бар икән! Чистый сагындырдың,— диде ул якташының аркасыннан кага-кага, шатлыгы, сөенече йөзенә бәреп чыкты. Ләкин... шул мизгелдә Ильясның күз карашы белән очрашты һәм имәнеп китте. Әле кайчан гына шаянлык, хушкүнеллелек. тормыш дәрте бәреп торган чаткылы кара күзләрдә әйтеп аңлатып булмый торган мон, тирән хәсрәт, газап яшеренгән кебек иде. Сирин кинәт артка чигенде һәм яңадан дустына текәлде. Дустын күрүдән туган шатлык, сөенеч аптырау белән алышынды: — Нәрсә булды сиңа? Әллә очрашуга шатланмадың да инде... — Шатландым, дустым, ничек шатланмыйм,—диде Ильяс Сириннен кулын кысып.—Ичмасам, кайтыр алдыннан сине күрәм менә. Күрә дә алмыйча калам, дип курыккан идем.—Ләкин тавышында битарафлыкка охшаш төсмер бар иде. Сөенеченнән көлеп җибәрергә әзер Сирин аны аңлый алмады, дустын иңнәреннән тотып каршына бастырып куйды. — Иә. әйт инде, нигә болай сөмсерен коелып кайттың әле. Бер-бер хәл булдымы? Монда, частьта әллә ниләр сөйлиләр иде. Менә кайткансын, тазаргансың. Бераз ял иткәнсеңдер, ичмасам! —Их, дускаем!—диде Ильяс кинәт Сириннең җилкәсенә кулын салып. Күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады —Кайтсам ни дә, кайтмасам ни. Комиссовать итәләр бит мине.—һәм кинәт гимнастеркасының утыртма якасын ачып муенына төртеп күрсәтте.—Теге көнне авария булды бит. Окислительнен нәрсә икәнен беләсең Шул чәчрәде Бетә, төзәлә торган яра түгел икән ул Тәнне ашап, сөягенә үткәнче газаплаячак икән. Күп булса, бер-ике ел гомерем калгандыр. Әйтмиләр аны. Ә мин беләм.. Врачларнын карашыннан, медсестраларның, госпитальдә эшләүчеләрнең мөнәсәбәтеннән сизәм мин аны. Чыннан да, Ильясның муенында чәнчә бармак чамасы гына кызарып торган ике-өч җәрәхәт шәйләнә иде. —Менә, күрәсеңме,—дип дәвам итте ул.—Башта әле ике тапкырга диярлек кечкенәрәк иде. Нишләтеп кенә карамадылар, нинди генә уколлар ясамадылар Ярага сыламаган майлары, ашатмаган дарулары калмады. Яра үсә дә үсә. Вот шул, дускай! Ә син тазаргансың дисен. Менә шундый тазару инде ул...—һәм кинәт авыр итеп уфтанып куйды.—Син Казанга кайтканда мин булмам инде... Сирин ишеткәннәренә ышанырга да. ышанмаска да белмәде. Яранын бу кадәр хәтәр нәрсә икәнен ул күз алдына да китерә алмаган иде. Ильясны тынычландырырлык сүз таба алмады. Хәер, бәлки, анын үзеннән күп белгән егетне тынычландырырга, юатырга маташу урынсыз да булгандыр. Ике рәнҗетелгән бала сыман ике якташ, ике дус беседкада сүзсез генә утыра бирделәр Тирә-якта бал кортлары, шөпшәләр, төклетуралар выжылдаша. Урман өстендә жәйге кояшның яндыргыч нурлары уйный Ябалдашлары белән күкне тоташтан каплаган агачлар арасында исә күләгә, рәхәт, аз гына искәләп алган жил бөркүлекне, эсселекне тагын да киметә төшә. Нарат сагызы исенә каен жиләгенен баш әйләндергеч хуш исе өстәлә дә башларны әйләндерә И Ходаем, нинди матурлык, хозурлык! Нәкъ Балтамактагы кебек Буш вакытларында дустын бер генә минутка да күнелсез, бимазалы уйлары белән ялгыз гына калдырырга теләмәгән Сирин Ильясны урманга, полигон артындагы җиләклеккә алып чыккан иде Солдатнын да ял коне бар! Пилотка тутырып бармак башы кадәрле, кызарып пешкән жиләк җыйдылар да кечкенә генә яланлыктагы чирәмгә сузылып яттылар - Их!—диде Ильяс күккә карап —Мондый матурлык безнен якларда, Идел буйларында гына була, дип белә идем Монда да табигатьнең үз матурлыгы бар икән! Кара инде бу болытларга, алар шулай Казанга да барып җитә торгандыр инде Шуларга гына утыр идеи дә янгыр белән бергә ишегалдына кайтып төш икән!..—һәм кинәт Сиринне гаҗәпләндереп көтелмәгән сорау бирде —Карале, дускай! Бу хакта сөйләшкәнебез дә юк иде бугай . Яшерми генә әйт әле, синен кызлар белән булганын бармы9 Сирин анын бу сорауны нинди мәгънәдә биргәнлеген бик яхшы төшенсә дә, анламамышка салышты һәм гадәти бер нәрсә турында сөйләгәндәй әйтеп куйды: —Бар! Әлбәттә, бар Яратып йөргән кызын бар икәнен беләм мин Анысы турында күп сөйләштек инде,—диде уйчан гына Ильяс —Мин синнән икенче мәгънәдә сорыйм Гомумән, хатын-кыз белән якын мөнәсәбәттә булганын бармы? Сирингә дөресен әйтүдән башка чара юк иде. Никадәр булдыклы, күпне кичергән, ут-сулар кичкән егет булып күренергә тырышмасын, дөресен әйтте: — Безнең якларда аулак өйләрдә кызлар белән куну гадәте бар Минем дә кунганым бар Ләкин син әйткән мәгънәдә—юк! Анысын бездә өйләнмичә эшләмиләр Ә Асия ул башка Ильяс мәмрәп пешкән бер уч җиләкне авызына ыргытты һәм үкенгәндәй әйтеп куйды Минем дә юк,—диде —Синен әле бөтенесе алда... Ә минем инде— бетте! Күпме гомерем калганны да белмим бит Мондый хәлдә, ә йөргән кызым бар минем, анын янына барырга Ай-Һай Анын язмышын бозасым килми. Бозасым килми, Сирин! Әйт. нишлим9 Хатын-кыз тәмен татып та карамаган килеш якты дөньядан китимме’ Егет кеше бит мин' Ж.ир йөзендә нәселем дә калмасмы!9 Әтинең бердәнбер малае бит мин' Анын тавышында кинәт үксүгә охшаш иңрәү чагылып китте Мондый да әрнеткеч, үкенечле тавышны аннан ишеткәне юк иде әле Сириннең. Дустының ни әйтергә теләгәнен бик яхшы, үтә дә яхшы анлады ул. Аңламаслык түгел Тик аны нәрсә белән, ничек кенә тынычландыра аласын9 Шулай да җавапсыз калуны яхшысынмады Тавышына көрлек, үз-үзенә ышану төсмере салып әйтергә тырышты: —Син алай бәргәләнмә әле. Ильяс Кем белә. Казан бит ул мондагы карангы бер госпиталь түгел. Андагы медик галимнәрне бөтен дөнья белә. Бәлки, берәр чарасын табарлар. Болай була алмый бит инде. Булырга тиеш түгел!.. —Тиеш түгел дә бит... Тиеш түгел нәрсәләр бик күп ул. Тик алар һаман була тора, була тора... Дустын ничек тә тынычландырырга омтылган Сирин кинәт Лермонтовның кайчандыр үзе бик яратып укыган, хәтта ятлап та алган шигырен искә төшерде. —Тында әле, бер шигырь укыйм мин сина,—диде. И скучно и грустно, и некому руку подать В минуту душевной невзгоды... Желанья!., что пользы напрасно и вечно желать? А годы проходят—все лучшие годы! Любить... но кого же?., на время—не стоит труда, А вечно любить невозможно... В себя ли заглянешь?—там прошлого нет и следа: И радость, и муки, и все так ничтожно Что страсти?—ведь рано иль поздно их сладкий недуг Исчезнет при слове рассудка: И жизнь, как посмотришь с холодным вниманием вокруг— Такая пустая и глупая шутка... Аны бирелеп тыңлаган Ильяс нидер әйтергә дә өлгермәде, полигон ягында, аткан тавышлар яңгырады. Берьюлы берничә автомат телгә килде. —Нәрсә бар икән анда?—диде Сирин һәм терсәкләренә таянып урыныннан күтәрелә башлады. Көтмәгәндә Ильяс мәче җитезлеге белән аның өстенә ташланды һәм торып басарга җыенган дустын көч белән тартып җиргә яткырды, колак төбендә ачулы тавышы яңгырады: —Башыңны күтәрмә! Сузылып ят! Үләсең киләмени?!. Шул ук мизгелдә аларга полигоннны каплап торучы карлыган куагыннан Сириннең алдына пуля кискән зур гына бер ботак килеп тә төште, аның тулып пешкән җимешләре, кара кучкыл яшел яфраклары егетнең күз алдында әле бик озак дерелдәп торды. Баш очыннан сызгырып пулялар оча башлады. Алар бәйләнчек шөпшәләр шикелле бер-берсе белән куышкандай выжылдап очалар да егетләрдән күп дигәндә утыз- кырык метр чамасы ераклыкта аз гына беленеп торган калкулыкка барып кадалалар. Тирә-якка ком, балчык, вак чуерташ, җәрәхәтләнеп өзгәләнгән үлән тамырлары оча. —Ату тиры артына барып кергәнбез ич.—дип кычкырды Ильяс.— Әйтәм, җиләккә кеше кулы тимәгән.—Якшәмбе көнне күрше батареядә төз ату ярышлары үткәреләсен белә идек бит югыйсә... Менә сина тормышның мәгънәсезлеге!.. Сирин үзләренең нинди зур хата ясаганнарын, кичермәслек ваемсызлык күрсәткәннәрен шунда гына анлап алды да. Бер взвод солдат тулысынча атып бетерсен өчен, гадәттә, бер сәгатькә якын вакыт кирәк. Аннан соң әле тагын әллә ничә взвод бар! Юлын ялгышкан, саташкан, адашкан пуля беткәнмени?! Ул-бу килеп чыкканчы ничек тә тизрәк моннан ычкынырга, баш очында зәһәрләнеп чинаучы пуля ташкыныннан котылырга кирәк иде. —Нишлибез?—диде ул Ильяска һәм тир ягына таба ымлап күрсәтте. Ильяс югалып кала торган егетләрдән түгел, учына җыеп өлгергән җиләген авызына ыргытты да кулы белән йөзгәндәй хәрәкәтләр ясап күрстәтте. Монысы «Шуышып чыгабыз», дигәнне аңлатырга тиеш иде, күрәсең. Һәм егетләр терсәкләре белән җиргә таянып, аяклары белән гәүдәләрен алга таба этә-этә башларын җиргә сыендырып акрын гына куркынычсыз тоелган якка шуышып киттеләр. Ильясны һәм анын белән бергә авариягә эләккән егетләрне әле тагын берничә мәртәбә дивизия штабы урнашкан элеккеге өяз шәһәрчегенә, госпитальгә алып барып кайттылар Хәрби бюрократия нәрсәнедер әзерләп бетермәгәнме, әллә врачлар аларнын хәле яхшыруга өметләнә идеме, билгесез. Әмма егетләргә дивизия штабы коридорларын да, госпиталь бүлмәләрен дә байтак таптарга туры килде Тик кайткан саен аларнын чырае карангырак. карашлары өметсезрәк була бара иде Ниһаять, барысын да хәл итеп бетерделәр булса кирәк, сугышчан полк өстенә «кара тап* булып яткан солдатларны көзгә таба бернинди тантанасыз, речьләрсез генә, кеше-кара күзенә күрсәтмичә, дежурный машинага төяп, күршедәге шәһәрчеккә озаттылар Ә аннары — Мәскәү Туган яклар... Тик ни көтә аларны туган шәһәрләрендә, поселокларында, авылларында—монысы штабтагы югары командирлардан, мондый авыруларны дәвалау өчен махсус өйрәтелгән хәрби табиблардан кала инде беркемгә дә билгеле түгел. Алар ата-аналарына. туганнарына, якыннарына һәм. ниһаять, өзелеп көткән сөйгән ярларына нәрсә әйтер, нәрсә дияр Монысын исә хәтта егетләр әлегә үзләре дә белми иде Кайтып китәр алдыннан сонгы кичне Сирин белән Ильяс бергә үткәрделәр. Икесенә дә монсу иле. күнелсез иде Ул монсулыкнын төбендә Ильяс өчен егерме яшьлек егет күтәрә алмаслык олы кайгы ятса. Сирин өчен дустыннан аерылу, анын өчен борчылу, нишләргә белмичә үрсәләнү ята иле Сүзсез генә утыра бирделәр Сүзсез булсалар ла алар бер-берсен яхшы, үтә дә яхшы аңлыйлар иде инде Тынлыкны Ильяс бүлде, ирен чите белән генә елмайды һәм бөтенләй көтелмәгән сорау бирде —Беләсен киләме, безнең гомерләрне туган илнен ничек, ни хакка бәял ә гә не н. — лиле. Сирин иңнәрен җыерып куйлы —Алайсан кара,—диде Ильяс һәм чемоданыннан урталай бөкләп салынган кәгазь чыгарды - Менә шушы безнең бәһабез -һәм полк командиры тавышына охшатып, иреннәрен бераз кыйшайта төшеп, сүзләрне сузып әйтәәйтә кычкырып укый да башлады «Часть команлованиесе һәм партия оешмасы Бөек Ватаныбызның изге чикләрен саклау буенча сугышчан өйрәнү вакытында батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәткән, сугышчан һәм сәяси әзерлектә ирешкән казанышлары өчен рядовой Комаров Илья Фәлән-фәлән утлын мактау кәгазе белән бүләкли» Сирин ышанмыйча анын кулыннан кәгазьне алды ла машинкада басылган юлларга текәлде Әйе. барысы да нәкъ Ильяс әйткәнчә язылган иле Ленин башы һәм Кызыл байрак фонында автомат тотып сурәтләнгән солдат рәсеме төшерелгән ялтыравыклы калын ак кәгазьдә полк командиры белән анын сәяси эшләр буенча урынбасары имзалары ярылып ята Икесе дә югары хәрби чиндагы, меңнәрчә егетләр тормышы ышанып тапшырылган кешеләр .. — Исемеңне тагын бозганнар икән,—дип куйды Сирин кәгазьгә ымлап. Якташы тагын ирен чите белән елмайды. Сүзләрендә аяну да. мәсхәрәләү дә бар иде -Исемемне генә бозсалар бер хәл иле Аларга нәрсә, ике чабата бер кием бит Илья ни лә. Ильяс ни Барыбер түгелмени? Без бит «пушка ите»» Итнен фамилиясе дә. исеме лә. милләте дә булмый Әле ярый болан язганнар. -Фәлән номерлы рядовой» дип куйган булсалар, ни дияр иден?! Бу хәтле дә өметсезлекне. часть командованиесенә карата бу кадәрле дә мәсхәрәле сүзләрне Сириннең монарчы әле беркем авызыннан ла ишеткәне юк иле Һәм мона Ильяснын тулы хакы бар иде IX х, ул загс бүлегендәге тантана, матурлык! Озын сары чәчле, зур зәңгәр күзле, баштанаяк ап-актан киенгән Диләрәнен чибәрлеге! Анын янында озын буйлы, кара тут йөзле Нәкыйпнең мәһабәтлеге! Группадаш егеткызларның, Нәкыйпнең иптәшләренең бәйрәмчә кәефе! Уен-көлке, шаярышу! Кочак-кочак чәчәк... Бу студент халкыннан да илгәзәк, алдын-артын уйламаучы бүтән бернинди дә кавем юктыр ахрысы! Стипендия алган көн шул. Ярты акчаларын чәчәккә сарыф иткәннәр инде, билләһи! Хәер, Нәкыйп белән Диләрәнен бәйрәменнән, аларның кавышу көненнән дә кадерлерәк бүтән бәйрәм Асия өчен дә юк! Була да алмый. Якын дусты, ахирәте, киңәшчесе, ярдәмчесе Диләрә булмаса, авыр минутларында ни эшләр иде икән? Асия загс хезмәткәре алдында басып торган кияү белән кәләшкә— тормышта иң бәхетле минутларын кичергән якын дусларына карап әллә ниләр уйлап бетерде. Мондый вакытларда да уйланасың икән ул. Үзен Диләрә урынына куеп карады. Ә Нәкыйп урынында Сирин, имеш. Бөтенләй көтмәгәндә башына килгән мондый чагыштырудан хәтта үзе үк сискәнеп тә куйды. Йөрәге ашкынып тибә башлады. Әйтерсең, моңда аның туе! Алар да шушылай бәхетле булырлар, бергә булырлар ич! Йа, Ходаем, Нәкыйп белән Диләрәгә бәхет биргән кебек, безгә дә кавышырга, пар күгәрченнәр булырга язсын иде! Залның түшәмнәре биек, тәрәзәләрендә ап-ак өрфия пәрдәләр, диварларында таштан уеп ясалган бизәкләр, туй күренешләре сурәтләнгән рәсемнәр... Ләкин Асия аларның берсен дә юньләп күрми. Күңел күзе башкада. Диләрәнен шаһиты буларак, ул да загс хадимәсе каршында ич. Ул ягымлы карашлы чибәр ханымның сүзләрен йотлыгып тыңлый. Әйтерсең лә аларны Асия белән Сирингә карата әйтәләр, аларга бәхет телиләр. Хадимәнең һәр сүзе кызның йөрәгенә уелып бара. Әнә ничек матур сөйли бит: —Бер-берсен сөешеп, яратышып, тигез гомер итүчеләр хакында, гадәттә, чәчләре чәчкә бәйләнгән, диләр. Бүгеннән сезнең чәчләрегез чәчкә бәйләнә, сез бүгеннән яна гаилә хасил итәсез. Ир белән хатын мөнәсәбәтеннән дә изге, газиз һәм ныклы бердәмлек, бергәлек була алмый Үзара килешеп, аңлашып, татулыкта яшәүче гаиләләрдән бәхет бөркелеп торыр, мондый гаиләләрдә бәхетле балалар туар. Андый гаиләләрне туганнары да, дуслары һәм күршеләре дә. таныш-белешләре дә яратыр, хөрмәт итәр, аларга тартылыр Асия үзе янындагы Диләрәгә күз төшереп алды. «И бәгырькәем, Диләрәкәем, бәхетле дә инде син!»—дип уйлап куйды ул ахирәте турында. Әнә бит, дулкынланудан битләре уггай яна, нечкә ак бармаклары да сизелерсизелмәс кенә дерелди түгелме соң? Ә күхзәре Бәхетле кешенен күзләре шулай елтырыйдыр инде ул! Аннары Нәкыйпкә борылды. Егет кеше—егет кеше инде. Тыштан тыныч күренсә дә, агарып калган йөзеннән аның да ниләр кичергәнен яхшы анлап була иде. Загс хезмәткәре исә сөйли дә сөйли: —Гаилә дигән изге йортыгызны, татулык-дуслыгыгызны күз карасыдай кадерләп саклагыз. Бүгеннән башлап «минеке, синеке» дигән сүзләрне «безнеке» дигән сүз алыштырсын. Мәхәббәтегез сүнмәсен, сүрелмәсен, еллар үткән саен тормышыгызга ямь. яшәвегезгә мәгънә, үзегезгә көч биреп, һаман көчлерәк ялкынлансын. «Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын», ди халык мәкале. Шушы хакыйкатьне истән чыгармагыз. Монысы синен колагыңа әйтелә, кадерле Диләрә! Синең колагыңа да бер сүз бар, кадерле Нәкыйп! «Бодай яхшысы җирдән, хатын яхшысы ирдән!» Тормыш юлы аллы-гөлле чәчәкләр түшәлгән гөлбакча түгел. Аның авырлыклары да, кыен чаклары да, тормыш йөген бергәләп тарту мәшәкатьләре дә булыр. Андый чакларда берберегезнең арка терәге, ярдәмчесе һәм киңәшчесе була белегез! И «Карале, бу сүзләрне ятлап калырга кирәк икән»,—дип уйлап куйды Асия Монын һәр сүзе алтын бәһасенә тора ич. Боларны әйтеп күпме кешене сөендерер әле ул! Тагын күз алдына Сирин килде. Әйе, язачак ул ана бүгенге туй тантанасын да. монда әйтелгән сүзләрне дә. Диләрә белән Нәкыйпнен уртак бәхете хакында да. Татын әле «син булмагач, мина бик күңелсез булды-» дип тә өстәп куяр. Сирин, ерактагы бер татар авылында туып-үскән Сирин урыс шагыйрьләре әсәрләрен үтә дә яхшы белә. Үзен сөендереп Пушкинның менә шушы юлларын да язып җибәрер әле. Ул анда сагынудан тилмерсә, мин монда саргаям. Ләкин болар барысы да үтәр, матур көннәр җитәр. Өстебезгә бәхет янгыры явар Бу юллар шуны аңлатмыймыни Если тебя жизнь обманет, Не печалься, не сердись! В день уныния смирись День веселья, верь, настанет Сердце в будущем живет; Настоящее уныло: Все мгновенно, все пройдет; Что пройдет, то будет мило. Туй мәҗлесенең студентлар ашханәсендә, нәкъ менә алар Сирин белән беренче тапкыр очрашкан ашханәдә узуында Асия аерым бер мәгънә, киләчәгенә ишарә күрә иле. Бәлки кайчан да булса алар да бу залга яңадан парлашып, кияү белән кәләш сыйфатында җитәкләшеп керерләр Туйның иң кызып кына килгән чагы иде Яшь гаиләгә күпме матур теләк, күпме матур сүз әйтелде Бәйрәм рухы инде урамнарга ташып чыкты Һәм шунда Асия ишек тебендә үзе бүген ин күрергә теләмәгән кешене—Дамирны күреп алды. Йөрәге дерт итеп китте Бербер ямьсезлек чыгара инде бу, дип уйлап куйды. Чакырулы түгел иде ул Әмма студентлар ашханәсенең, студентлар туеның үз кагыйдәләре Монда беркем дә ишекне бикләп, аның янына сак куймый Әдәп дигән нәрсә бар, йола бар Теләгән кеше керсен, котласын' Бу бит группаның, бөтен курсның, хәтта факультетның уртак бәйрәме. Чакыру кәгазьләрен кемнәргә атап язарга, кемнәрне дәшергә дип баш ватканда Диләрә белән Асия да шулай фикер йөрткәннәр иде Дамир күзе белән залны айкап чыкты Егетнен һәр хәрәкәтен өстәл башындагы чәчәкләр арасына посып күзәткән Асия аның үзен эзләгәнен бик яхшы белә иде. әлбәттә Бәйләнчек егеттән котылу өчен нишләргә9 Башында шул сорау бәргәләнә башлады Әмма шул чакта талгын музыка уйнап җибәрде Егетләр, кызлар парлашып зал уртасына ашыктылар Дамир күзенә чалынырга теләмәгән Асия исә биюгә чыкмады һәм бик нык ялгышты Моны ул соңыннан гына аңлап алды Чөнки, үч иткәндәй. Нәкыйпнен шаһиты булган егет тә каядыр югалып өлгергән иде Дамир зал уртасына ук үткән һәм өстәл янында ялгыз калган кыз. табигый ки. ана уч төбендәгедәй күренәчәк иле Шулай булып чыкты да. Йөзенә елмаю җәелгән Дамир, кулындагы чәчәк бәйләмен алга сузып, ул утырган җиргә—кияү белән кәләшнең ике ягындагы дәрәҗәле урынга якынлашып килә иде инде -Диләрә белән Нәкыйпне котлап чытарга кердем әле,—диде ул һәм кыланчыкланып баш иде Асия кырт кына җавап бирле —Аларны котларга кергәнсең, ә үзең минем янга киләсең Аларны көтәргә иде — Ничего, бию беткәч зә аларны котлый алам бит мин. Хәзер, әйдә, алар хөрмәтенә синен белән без дә биеп алыйк, туй безгә лә бәйрәм булсын —Юк, нигәдер башым авырта,—дип сәбәп тапты Асия. Ләкин кызны ничек буйсындырырга кирәклеген «Казан ышпанасы» бик яхшы белә иде шул. Ул нәкъ шундый юлны бик тиз тапты, иелеп колагына пышылдады: —Минем бит сиңа Сирин турында бик мөһим хәбәр әйтәсем бар. Бер биюдән укаң коелмас, әйдә, чыккач, барысын да әйтермен. Асияның йөрәге дерт итеп китте, кинәт кенә бөтен бите яна башлады. Үзе өчен иң якын, көне буе башыннан чыкмаган кадерле исемне ишетүгә миеннән шөбһәле уй йөгереп узды: «Әллә аңа берәр хәл булганмы? Аны әйтер өчен генә туй хәтле туйга килмәс иде бит!» Агасының хәрби комиссариатта эшләве белән мактанып өлгергән Дамирдан теләсә нинди хәбәр көтәргә мөмкин, тик яхшыга гына була күрсен иде. Теләсә дә, теләмәсә дә сихерләнгәндәй егеткә иярде. Алар арасындагы мөнәсәбәтне яхшы белгән Диләрә белән Нәкыйп күзенә ташланырга теләмәгән Асия егетне бер читкәрәк, ишек ягына таба алып китте. — Рәхмәт, Асия! Шулай булырын белә идем,—дип канәгать елмайды Дамир һәм кулын кызнын биленә салды, авызыннан аракы сасысы бөркелде. Асия чирканып башын читкә борды. Ләкин ишетәсе килгәне кадерлерәк иде, үзе сүз кушты: —Йә, әйт инде, Сирингә ни булган? —Әлегә берни дә юк! Тик булмасына ышанычым да юк. —Шул «юк»ларыңны әйтер өчен мине чакырдыңмы? Дамир кинәт айнып киткәндәй күз алдында җитдиләнде, кызны кочагына якынрак алып, колагына иелеп ашыга-ашыга пышылдарга кереште: —Абый әйтте, аның белән армиягә киткән берничә егет кайткан, ди. Ниндидер өйрәнү вакытында төзәлмәс яра алганнар, ди. Ни-нәрсә булганы— хәрби сер. Сирин дә ул өйрәнүдә катнашмагандыр дип кем әйтә ала? Калганын белгертергә хакым юк... Аның белән дә шулай булу ихтималын гына әйтәм... Асиянын башы әйләнеп китте. —Без аның белән атна саен хат алышабыз, ул миңа барысын да язып тора,—диде.—Андый-мондый хәлне мин беренче белер идем... Дамир көлеп җибәрде, тавышында каһкаһә яңгырады: —Ул хәтле беркатлы булма инде. Әллә син частьтагы хәлләрнең барысын да язарга ярый дип беләсеңме? Аныкы гына түгел, синең хатларың да кат-кат цензура үтә бит! Сирингә генә аталган, ул гына белергә тиешле сагыну, сөю, наз тулы мәхәббәт сүзләренең кемнеңдер пычрак куллары аша үтүен аңлаудан Асия имәнеп китте. Әмма бирешергә теләмәде. —Юк, яралы, гарип булып кайтса да мин аны көтәм, көтәчәкмен!— диде ул ачуына буылып.— Аның турында болай сөйләнеп йөрергә синең ни хакың бар? Дамир тагын үзенекен тугларга кереште: —Әгәр бер-ике елдан үләсен белсәң дәме? Асия инде үз-үзен белештермәс хәлгә җиткән иде, аның яңагына чылтыратканын сизми дә калды. Бер мәлгә ап-ак булган егет кинәт Асияны ике кулы белән буып кочаклады: —Әйткән иде диярсең, син минеке булмасаң, башканыкы да була алмаячаксың. Ачудан һәм чарасызлыктан Асияның күзләреннә яшь бәреп чыкты, иреннәрен тешләде. Ул инде нишләргә дә белми иде. Шунда чакта биючеләр арасыннан озын буйлы, кыска чәчле, чегәнгә охшаган каратут йөзле чандыр егет килеп чыкты һәм, нәкъ менә аларны эзләп йөргәндәй, Дамир белән Асия янында туктап калды. Асияга сынагандай туп-туры карап торды да кыю гына эндәште: —Гафу итегез, син Асиямы? —Әйе... мин... Ләкин калганын әйтеп бетерергә дә өлгермәде таныш түгел егет, яшен тизлеге белән Дамирнын кулыннан борып алды һәм кискен итеп артка таба каерды. Авыртудан йөзе чалшайган Дамирга хәрбиләрчә кыска һәм кискен итеп, боерык биргәндәй әйтте: —Ә синен белән без, дускай, хәзер урамга чыгыл сөйләшербез Кулы дзю-до алымы белән артка каерылган һәм авыртуга чыдый алмаган Дамир теләсә дә. теләмәсә дә таныш түгел егеткә иярергә мәжбүр булды. Шул чыгудан алар кире әйләнеп кермәделәр. Бүтән ул егетне очратмам инде. Кем булды сон ул мине коткаручы, минем үземне, исемемне каян белгән? Туй көнне дә. аннан сон да шушы сораулар белән баш ватты Асия Дус кызларыннан, егетләрдән сораштырып карады, әмма беркем дә юньле-рәтле аңлата алмады. Инде ул «игелек кылучы рыцарь» онытыла да башлаган иде Көннәрдән бер көнне жавап үзеннән-үзе табылды, дөресрәге үз аягы белән килеп керде. Туйдан сон берничә көн узган иде инде Кичкә таба кыяркыймас кына кемдер бүлмә ишеген шакыды Бүлмәдә ялгызы гына утырган Асия китаптан башын күтәрмичә генә дәште: —Керегез!—диде. Әкрен генә ишек ачылды һәм китабыннан башын күтәргәч, Асия телсез кала язды. Ишек төбендә аны Дамир кулыннан йолып алган, берничә көн буе исеннән чыкмаган таныш түгел егет басып тора иде Йөзе җитди, кыяфәте бәйрәмчә иде. Анын энәдән-жептән төшкәндәй яна киемнәрдән икәнлеген күргән Асия, һәрхәлдә, шулай фаразлап куйды —Сез мине туйдагы тупаслыгым өчен гафу итегез инде! Бераз артыграк та кыланылды бугай,—дип елмайды ул бернинди кереш сүзсез- нисез—Теге егетнен бик ямьсез бәйләнгәнен күрдем дә түзә алмадым Бүген менә танышырга, гафу үтенергә кердем Егетне түргә чакырырга да оныткан кыз гаҗәпләнүдән һәм аптыраудан күзләрен зур ачып катты да калды, иреннәре арасыннан исә сүзләре аңа буйсынмаган килеш чыкты бугай: —Ә-ә.. сез мине каян беләсез9 Егет һаман табышмак белән сөйләвең дәвам иттерде —Фотографиягездән таныдым —Ул сезгә ничек килеп эләкте?—дип көч-хәл белән әйтә алды Асия Кызны шаккатыруын аңчаган егет тагын ап-ак тешләрен күрсәтеп киң итеп елмайды: -Ә-ә Аны әйтәсезмени? Сирин күрсәткән иде Асия тагын авызын ачып калды. —Сез Сиринне беләсезмени? —Әлбәттә! Ул минем иң яхшы дустым Бергә хезмәт иттек. Сина сәлам җибәрде. Адресыңны да ул бирде —Туктале, тукта! Ә ничек итеп туйга барып эләктегез? Таныш түгел егет гаебен таныган баладай иңсәләрен җыерды -Анысы кыен булмады аның. Сине эзләп тулай торакка килгән идем, сезне туйла дип әйттеләр Барып күрим әле. мәйтәм Йә инде, хәзер танышыйк булмаса Мин Ильяс булырмын Комаров Ильяс' —Ә мин мин Асия инде И-и әйтергә дә онытып торам икән, бик-бик зур рәхмәт сез., сиңа Сирин киткәннән бирле шулай бәйләнеп интектерә иде... — Моннан соң бәйләнмәс,—дип катгый итеп кистерде Ильяс — Мин синен тән сакчысы булырга Сирингә вәгъдә биреп кайттым. Бүтән якын да килмәс... Армия хәлләрен кызык итеп, мәзәккә әйләндереп сөйли белгән егет тәмам авызына каратты Анын сөйләвенчә, армиядә хезмәт итү шулай гел уенкөлкедән генә тора икән. Ильяс күзен кыса төшеп сөйли бирде. Менә мондый бер мәзәк: —Әбекәй, кунып чыгарга керт әле. —Кер, солдат балакай, кер. —Мин берүзем генә түгел, ефрейтор белән. —Соң, этенне коймага бәйләп калдырсаң да ярар.—дип әйткән ди әбекәй. Асия рәхәтләнеп көлде. Инде менә тагын бер мәзәк: Көннәрдән беркөнне хәрби цензорга “Игорь полкы турында жыр” дигән китапка виза салырга кушканнар ди. Полк командирларының исемфамилияләрен матбугатта күрсәтергә ярамый, дигән инструкция буенча цензор китапны болай төзәткән имеш: «N-нче хәрби часть турында жыр». Ул көнне чәй янында алар бик озак сөйләшеп утырдылар. Әле һаман Дамирнын кабахәтлеген, ул әйткән сүзләрне онытып бетермәгән Асия шул хакта да сорамакчы иде, теле кычыткалап алды, әмма кыюлыгы житмәде. Ильяс исә үзе кайда, ничек хезмәт итүләре хакында ник бер сүз әйтсен, аныңча барысы да әйбәт иде. Тәкрарлаганы бер генә нәрсә булды: —Сирин исән-сау. Хезмәте менә дигән. Солдат йоклый, хезмәт бара тора, дигәндәй, күп тә үтмәс, кояш кебек балкып кайтып та керер әле. Шул көннән Асия Диләрә кебек үк якын, ышанычлы икенче дустым бар, дип саный башлады, һәркайда, һәрчакта Ильясның кайгыртуын, аның турында борчылуын белеп тору рәхәт иде кызга. Бу мөнәсәбәтләргә баштарак сәерсенеп караган ахирәте шаяртып та куйды әле: —Кара аны. гашыйк булып куя күрмә. Бу кара чутыр. әллә нишләп, бигрәкләр дә мәхәббәтле күренә инде Асия үпкәли язды. —Егетләр белән кызлар арасында дуслык булмыймыни? Анын кем икәнен беләсең ич. Ул Сириннең дусты, димәк, минем дә дустым. Диләрә эндәшмәде, елмаеп кына куйды. Күз карашы исә «Бәхетле кеше син, Асия!» дигәнне анлата иде X зен котылгысыз үлемнән Ильяс кына алып калганлыгын Сирин сонлап, бары тик ул кайтып киткәч кенә яхшылап аңлады. Әгәр ул тартып яткырмаган булса, куак ботагын кисеп төшергән пуля аныкы иде бит Йөрәге кысылып куйды, күзләренә яшь килде. «Рәхмәт тә әйтә алмыйча калдым,—дип өзгәләнде —Мин ана хәзер гомер буе, мәңгегә бурычлы булып калачакмын» Шуның белән бергә очраклы, мәгънәсез үлемнән котылуы күңеленә әллә нинди бер шатлык, юаныч бирә иде. Димәк, ул, кем әйтмешли, бәхетле йолдыз астында туган! Ләкин. Ләкин... Бәла ялгызы гына йөрми, диләр. Ильяс кайтып киткәнгә ярты ел уздымы—юкмы, авылдан, әтисеннән хат алды Әнисеннән, барлык туган-тумачадан, күрше-күләннән, барча авылдашларыннан күптин-күп. чуктин-чук сәлам тезгән хатында Хафиз абзый Сиринне тәмам тетрәткән, пошаманга калдырган сүзләр тезгән Ү •Иулым' Авылда адәм ышанмаслык хәл булды бит ате Теге, синең янда хезмәт итеп кайткан Рифгать атлы егет асылынып үлде бит Нинди чибәр, таза, матур егет иде армиягә киткәнче Шуннан бозылып кайтты микән ? Кайткач та балтасы суга төшкән кеше кебек йөри башлады. Кичләрен клубка да чыкмады, элек яратышып йөргән кызы белән уртак тел тапмадымы шунда Белмим Эчүгә сабышты Авылда андый хәлнең булганы юк иде Үзең беләсең. Кисәтеп куйыйм әле, аның кебек эчәргә өйрәнеп кайта күрмә. Карт башыбызны хур итәрсең. Ата-аналарына нинди тирән кайгы китергәнен аңлыйсыңдыр Инде тагын шунысы гаҗәп, үләр алдыннан язу язып калдырган Анысы бөтенләй табышмак « Үлемемдә беркемне дә гаепләмәгез, гаепләрлек кешеләр бик еракта, безнең кул җитә торган җирдә түгел»,—дигән. Әллә соң юньсез адәмнәр белән бәйләнештә булдымы икән ?» Шул чакта Сириннен бөтен жанын көтелмәгән шөбһәле уй айкап чыгарды: «Әллә минем якыннарыма, мина дус кешеләргә генә киләме сон ул афәт, бәхетсезлек дигән нәрсә9 Башта Ильяс, адәм әйтеп, адәм ышанмаслык хафага, авариягә юлыкты Инде менә Рифгать. Алда тагын кемең бар? Иң якынын кем?» Бу уйдан бөтен тәне куырылып килде. Тагын иң якыны—Асия ич! Инде аңа да, син—Сирин, шундый ук бәхетсезлек китерерсеңме ” Юк' Моны булдырырга ярамый' Ин яхшысы - араны өзү! Асиядан баш тарту! Ичмасам, аның бәхетенә зыян килмәсен, үз язмышын үзе корсын! Ә сиңа, Сирин, беркем белән дә дус булырга, якынаерга ярамый! Ярамый! Болар егетнең бөтен яшәү мәгънәсен юкка чыгарган коточкыч уйлар иде. Алардан Сирин бер генә минутка да арына алмады Ләкин Асиядан килгән хатлар, анын эчкерсез сүхтәре. киләчәккә өметеышанычы бу шөбһәне куып тарата торды. Хәзер анын янына Ильяс килеп йөри икән! Моңа баштарак бераз үртәлсә дә, армия дустының күңел чисталыгын, керсезлеген белгән егет тынычлана башлады Анын үзен үлемнән йолып калган Ильяс кешегә янаган куркынычны туктата белә түгелме соң? Сиземли бит ул аны Бәлки. Асияга куркыныч янамасын өчен аның янында булырга тырышадыр Әнә бит Асия ничек дип яза: Сердце в будущем живет; Настоящее уныло: Все мгновенно, все пройдет; Что пройдет, то будет мило. Их, шулай булсачы!.. ...Яз көннәре иде. Инде кояш көннән-көн яктырак балкый, түбә кыекларыннан тамчылар тама башлады Ылыс исе, бөре исе тагын да куерды, тыгызланды Күкрәк тутырып сулыйсы, бөтен буен белән өскә, кояш янынарак үреләсе килә. Адәм баласы шулай инде ул. яз башлануга бөтен иске кайгылар, мәшәкатьләр коелып калгандай тоела ана Әйтерсең, яз табигатьне генә түгел, кешеләрне дә яшәртә, аларга да яңару алып килә. Бәлки, шулайдыр да. Ләкин яз шатлыгына уралып казармаларга аяусыз бер шом үрмәләп керде Шул шом. шөбһә бер Сириннен генә түгел, бөтен солдат егетләрнең күңелен кара пәрдә белән чорнап алды, язгы көннәрнең ямен җибәрде. «Подъем!»га кадәр үк уянган Сирин күрше ятактагы егетнең сәер хәрәкәт ләренә игътибар итми кала алмады. Күршесе торып баскан да тырышып- тырышып, әйләндереп карый-карый мендәр кагып азаплана rue — Нәрсә, төнлә тузан җыелганмы әллә9—диде ул шаяртырга теләп. Тик егетнең чырае караңгы гше —Син үз мендәреңне кагып кара,—диде ул төксе генә —Мендәргә ни булган9 Мендәр—мендәр инде ул Шулай да башын күтәреп мендәрен карыйсы итте Подъем'" сүзен ишеткәч тә сикереп торып киенергә, аны-моны абайламыйча тизрәк урын-җирен рәтләргә, юынгычка чират алырга ашыккан Сирин күзләренә ышанмады. Мендәрнең ак сүрүе кап-кара булган иде. Селкеп җибәрүе булды, ак җәймәгә чәч бөртекләре коелды. Ирексездән куллары башына үрелде. Кыскан бармакларыннан тарак ясап чигәсеннән баш түбәсенә үткәрде һәм бөтен тәне эсселе-суыклы булды. Яшерен горурлыгы, мактанычы булган дулкын сыман куе коңгырт чәчләренең бер учмасы бармак араларына ияреп чыккан иде. Күрше егете дә шул ук хәрәкәтләрне кабатлады. Нәтиҗә шундый ук. һәм алар бер-берсенә карашып телсез калдылар. Сүзләр артык иде. һәр частьның үзенә генә хас терминнары, солдатлар һәм офицерлар арасында гына кулланыла торган, аларга гына билгеле яшерен сүзләре була. Полктагы солдатлар арасында ин еш кулланыла торганы—«барак» Элеккеге казармалардан бушап калган, тыштан шыксыз һәм ташландык күренсә дә, бу солдатларның зарын тынлый, сүзләренә колак сала торган бердәнбер урын шушындагы санчасть иде шул. Язга чыккач, егетләрнең бер-берсенә сиздермәскә тырышып кына «барак»ка йөрүе тагын да ешайды Сиринне полк врачы, сәер һәм озын фамилияле капитан караңгы чырай белән каршы алды. Әллә артык үзсүзле, туры булгангамы, әллә алар белән артык аралатмагангамы, әллә инде солдатларны теге яки бу төр хезмәттән еш азат иткәнгәме офицерлар аны өнәп бетерми, үзара “Теге латыш врачы” дип кенә йөриләр иде. Хәер, алар бик тырышсалар да, частька күптән түгелрәк кенә килгән хәрби табибның үтә катлаулы һәм озын фамилиясен дөрес итеп әйтә алмаслар иде. Солдатлар өчен исә, киресенчә, полктагы офицерлардан ул ин ышанычлы кеше, аны хөрмәт итәләр, кыен вакытта ана барып таянырга мөмкин икәнен дә яхшы беләләр. Алар өчен ул—«доктор Янис». —Яз җитте, яз. Барыгызда да авитаминоз башланды, ягъни витамин җитми,—диде ул Сириннең оялып, кыенсынып кына сөйләгәнен тыңлагач һәм үзенең төкселеген акларга теләгән кебек елмайгандай итте, авыр сулап куйды —Ризык ярлы, җитмәсә, гел бер төрле, егеткәем Сезгә җиләк-җимеш, яшелчә кирәк. Командованиега күпме әйтеп киләм, безнен частьларда ашату башка төрле, витаминга бай булырга тиеш, дип. Нормалар башка булырга тиеш. дип. Нишлисен... Армиянен үз кануннары. —Мина нишләргә сон инде?—диде нәүмизләнеп калган Сирин — Бер чара да табып булмыймы? Доктор нәрсәдер эшләргә кыймагандай кулындагы авторучкасын бер алды да, бер куйды, өстәлдәге кәгазьләрне рәтләштерде. —Витаминнар язып бирәм мин сина. егеткәем,—диде ул, ниһаять. - Тик башта ук әйтеп куйыйм, алар безнең аптекада юк Бәлки, өеннән җибәрә алырлар, эзләсәләр, бәлки, табарлар Үзең кайсы яктан буласын инде? —Татарстаннан мин. Доктор Янисның кинәт кашлары өскә күтәрелде, күптән күрмәгән танышын очраткан кебек кулларын җәеп җибәрде. —һай. егеткәем, безне якташлар дияргә дә ярый икән. Гаҗәп нәрсә шул ул тормыш дигәнен... Бу юлы инде гаҗәпләнү чираты Сириндә булып чыкты. Әмма ышанып җитмәвен яшерә алмады, сузып кына әйтеп куйды: —Се-е-ез... Татарстаннанмы? —Юк. Мин үзем Латвиядән анысы, әмма балачагым Татарстанда үтте.— Ерак үткәннәрне искә алудан булса кирәк, докторның йөзенә бер мәлгә моңсулык кунып алды һәм ул үзен сынагандай Сирингә туп-туры карап кинәт татарчага күчте — Исянме, энекяш!Хяллярничек? Тәмлебярянге. И ә, дөрес әйттемме? Телсез кала язган Сирин: —Әйе, әйе,—диюдән уза алмады. —Ялгышмасам. Балтамак иде бугай Бәлки, андый авылны да ишеткәнен бардыр.. Ниндидер бер кечкенәрәк кенә елга буенда иде. —Зәй буенда түгелме? —Әйе. әйе. нәкъ шулай! Зәй иде. Зәй Таныш исемне ишетүдән, әллә нинди сәер төштәге кебек тоелган бу хәлдән. Сирин инде ни әйтсәләр шуна ышанырга әзер иде — Ишеткәнем бар . Беләм. белмичә, ул бит минем туган авылым. Зәй суы буенда!—диде ул үз авылларын ерак Латвиядә дә белүләренә горурланып — Әти-әниләрем хәзер дә шунда яши Доктор Янис ана кинәт кенә үз туганы шикелле якын тоела башлады Доктор урындыгыннан торды һәм Сиринне иннәреннән кочып алды, кулъяулыгын чыгарып күзләрен сөрткәләде, үзе туктаусыз сөйләнде дә сөйләнде: — Иа Хода, ниһаять, күпме еллардан сон игелекле шул авыл кешеләреннән кемне дә булса очратырмын икән Ышанасым да килми Ул бит минем төшләремдә Ул бит безне ач үлемнән коткарган авыл! Фәрештәгә тин. мәрхәмәтле әби-апалар яши торган жир И аларнын ягымлылыгы, шәфкатьлелеге! Күп еллардан сон гына анладым. алар үзләре дә ачлы-туклы яшәгән икән бит. үз балаларына да ашарга житкерә алмыйча интеккәннәр Үз авызларыннан өзеп безгә көн саен кем дә булса сөт. теге ни әле. катык ташулары Андагы ярмалы бәрәнгенен тәмлелеге! Аны әле дә телемдә тоям мин Салкын кандылар, хисләрен тышка чыгарырга яратмыйлар, дип саналган Балтик буе кешесенен, үзеннән унбиш-егерме биш яшькә диярлек өлкән иратнын. җитмәсә, офицерның болай сөйләнүен әле аңларлык хәлдә түгел иде Сирин Доктор, ниһаять, айнып киткәндәй булды, градусниклар, төрле приборлар, белешмәлекләр белән тулы өстәле янындагы урынына барып утырды һәм каршысыннан Сирингә дә урын тәкъдим итте —Гафу ит. туган, бераз хисләнеп киттем бугай,—диде ул бераздан тынычрак тавыш белән - Үз-үземне белә башлаганнан бирле барып күрергә теләгән авыл ул Сугыш башлангач безне—кырыклап латыш баласын Татарстанга эвакуацияләделәр. Детдом балалары Арада ике-өч яшктек- тән башлап ин олы дигәненә лә нибары ун яшь иде Берсе дә үлеп калмады. Дүрт ел буе безне авыл халкы карады, тәрбияләде Рәхмәтләр яусын ул Балтамак апаларына, әбиләренә' Юри генә, кызык өчен генә чагыштырып кара әле: Балтика—Балтамак' Бәхетле очраклылыктырмы, белмим, әмма бу охшашлыкта мин символик мәгънә дә күрәм Балтика балалары кем инде юкса балтамаклыларга Бәлки, әле ул апалар арасында синен әниен дә булгандыр'' Сирин ризалашкандай баш селкеп куйды, кинәт әнисенен «Детдом балалары кебек » дип сөйли торган гадәте исенә төште, йөзе яктырып китте Тагын бик озак сөйләшеп утырдылар әле алар Зәй буйлары да. карлыганга, бөрлегәнгә бай әрәмәләр дә. язга чыгуга ук чебиләп беткән ялан тәпиле балаларның беренче куанычы—болыннарда ин алдан калкып чыга торган кузгалак белән юа да. балтырган белән какы да. Ялгыз таудагы карт тирәк тә искә төшерелде Доктор Балтамактагы бик күп нәрсәне хәтерли икән әле. Бераздан ул кинәт җитдиләнеп китте Ул инде яңадан таләпчән һәм гадел табиб иде Балтамаклыларга хас булганча, көрән күзле, чибәр бу егет анын хәлиткеч сүзен, ярдәмен көтә, ана ышана Ул шунын өчен килгән. — Йә әле. гимнастеркаңны сал. Тикшерик, карыйк. Совет армиясендә нинди чыныгу үттең икән.—дип сөйләнә башлады ул дусларча елмаеп - Рас. килгәнсең икән, бар җиреңне дә тикшермичә, карамыйча җибәрмим инде мин хәзер. Чыннан да. анын карамаган җире калмады бугай Кан басымын үлчәде, пульсын санады, үпкәләрен тыңлады, күз алмаларын тикшерде, телен чыгарып күрсәтергә кушты Егет тулаем анын карамагында иле инде. —Сәламәтлегең аллага шөкер,—диде ул, ниһаять, бөтен эшләрне башкарып чыккач. Һәм Сириннең күзләренә туп-туры карап сөйли башлады.— Ләкин мин сине кисәтергә тиешмен, дустым! Укыган егетсен, аңларсың. Синнән яшерә дә алмыйм, сез монда шактый күп, әйе, шактый күп дозада нурланыш алып өлгергәнсез. Доктор буларак, мин моны сиңа әйтергә тиеш түгел идем. Шулай да сина гына, аң бул, үзенә генә әйтәм. Чирне белгәндә генә дәвалап була. Ләкин моны сезгә беркайда да әйтмәячәкләр, мең комиссия үтсәгез дә, берсе дә бу диагнозны расламаячак. Бу бит хәрби, сәяси һәм, ниһаять, стратегик сер. «Безнең илдә радиация юк»,—диде ул ачынып.— Димәк, даруы да, дәвалау чаралары да юк. Дөрес, аны Америкада. Япониядә инде уйлап тапканнар, диләр. Ләкин аны кайтартып булмый Шулай да мин кулдан килгән ярдәмне күрсәтергә тырышырмын. Күпмегә төшсә дә. Бу минем Балтамак каршындагы изге бурычым да. Балтамак дигәннән, кәләшен, сөйгән кызын бармы?—диде ул бөтенләй көтмәгәндә сүзне икенче якка борып. Сириннен битенә бер генә мизгелгә кызыллык йөгереп алда. Әмма горурланып әйтте: —Бар! Армиягә киткәндә вәгъдәләр бирештек. Ул мине көтә Атна саен хат алышып торабыз. Бергә укый идек... —Бик яхшы,—диде доктор —Тагын бер сорау: аны чын-чынлап яратасыңмы? Анардан башка тормышыңны күз алдына китерә аласынмы? Монысы инде тагын да сәеррәк сорау иде. Докторның анда ни эше бар икән, дип уйлап куйды егет. Ләкин якташ буларак сорашырга хакы бар лабаса, дип нәтиҗә ясады һәм инде күптән хыялында йөргәнне кистереп әйтмичә булдыра алмады: —Чынлап яратам, аңардан башка миңа тормыш бик ямьсез, мәгънәсез бер нәрсә... —Бик яхшы,—диде доктор, ниһаять, хәлиткеч бер карарга килгәндәй.— Алайса минем сиңа бер киңәшем бар: кайткач та өйлән син, дустым. Бер алтыжиде ел әйбәт булыр, дип беләм. Аннан, ул сине аңлар... Аңа хәтле, бәлки... Ул нәрсәнедер әйтеп бетерми иде. Куркыныч сизенүдән Сириннен йөрәге кысылып куйды. Әмма яшь һәм көчле ихтыярлы егет моны докторга сиздермәде. Хушлашыр алдыннан иңде дуслашып һәм тәмам үз булып беткән доктор иптәшләрчә итеп Сириннең аркасыннан кагып куйды: —Син минем янга кереп йөр! Онытма, мин ярдәм итәргә тырышырмын!—Бер генә секундка уйланып торды һәм иң куркыныч, дәһшәтле сүзләрне әйтте —Әгәр инде соң булмаса! Их, доктор, доктор! Нигә әйттең син бу сүзләреңне? Эндәшмичә генә калсан булмый идемени?! Шушы сүзләр Сиринне баш очына элеп куелган кылыч кебек гомере буе эзәрлекләячәк бит: «Инде сон булмаса, инде соң булмаса!» Поезд тәгәрмәчләре ашкынулы ритм белән тыкылдыйлар да тыкылдыйлар. Алар өч ел буе көткән минутларны тизрәк якынайтырга телиләр сыман. Әнә бит көйләре дә, тыкылдаулары да тизләнгәннән тизләнә бара. Рельс тоташкан урыннарда вагон чайкалып куя. Өстәлдәге стаканнарда калаклар зеңгелдәшә. Әйтерсең лә алар да тәгәрмәчләр җырына кушыла. Сирин күңелендәге ашкыну, дәрт аларга да күчкәндер, мөгаен. Сирин моннан өч ел элек Казаннан чыгып киткән чакларын исенә төшерде. Ул чакта да поезд тәгәрмәчләре көйли иде. Тик хәзер аларнын көе башкача. Алар инде билгесез язмыш вәгъдә итеп такмакламый, ә киресенчә дәртле көйләре белән күңелеңне үстерергә тырышалар. Сирингә рәхәт иде. Өч ел тоткынлыкта яшәгәндәй үткән хезмәттән соң, ул беренче 63 тапкыр бернинди боерыксыз, үз теләге белән теләсә кая бара ала. Ә анын теләгән жире бер генә—ул Казан, күрешергә теләгән кешесе бер генә—ул Асия! Вагонда эссе иде. Сирин гимнастерка якасын ычкындырып жибәрде, бил каешын бушатты һәм эсселектән һичьюгы беразга котылып тору өчен тамбурга чыкты, маңгаен салкын тәрәзә пыяласына терәп очрашу минутларының ничек буласын күз алдына китерергә тырышты Шул чак әллә нәрсә булды, күңелле генә көйләп барган тәгәрмәчләр җырларын алыштырдылар түгелме сон? Әнә бит алар хәзер ничек тыкылдыйлар —Соң-бул-ма-са сон-бул-ма-са... Кинәт Сирин эсселе-суыклы булып китте Каян килеп чыкты сон әле бу каһәр суккан көй? Ул нәрсәгә ишарәли? Киләчәген юк. димәкчеме әллә? Вагон яныннан шуып артка йөгерүче урман-кырлар. иксез-чиксез киңлекләр, юл буенда җемелдәшеп калучы семафор утлары ана күз кысалар, күңелен төшермәскә өндиләр. Ләкин хәрби частьттан чыгып беренче тапкыр үз ирке. үз теләге белән аяк баскан тимер юл станциясендәге шатлык, күтәренкелек эри. минут саен юкара, кими иде инде Казанга якыная барган саен шик-шөбһәләр куера, тыгыхтана төште, бераздан йөрәген авырттырып кыса башлады Алда аны нинди язмыш көтә? Үткәнгә кире кайтып буламы? Башында тәшвиш, вәсвәсә котырды «Егеткәем, син нәрсә, әллә унтугыз яшьлек чагына кире кайтмакч ысыңмы ’ Юк инде! Булмас! Син моннан өч ел элек чыгып киткән Сирин түгел!» дип пышылдады аларнын берсе ямьсез жете кызыл тавыш белән Ана икенчесе каршы төште. Монысының тавышы мәрхәмәтлерәк, ягымлырак иде, ул Сирингә яна тишелелеп чыккан бәбкә үләне төсен хәтерләтте «Син—шул ук Сирин, борчылма, авырлыклар артта калды, ә алда— якты көннәр, дуслык һәм мәхәббәт көтә»,—диде анысы Күз алдында төсләр биешә башлады. Сары төс куерды, караңгыланып томан төсенә кереп җәелде дә акрын <ына шомлы тавышка әйләнде. «Ильяс язмышын, анын белән булган башка егетләрне хәтерлисеңме? Авылдашын Рифгать нигә үз-үзенә кул салды? Әллә син генә алланың кашка тәкәсеме' Доктор Янис кисәткәнне оныттыңмы?» Бу бәйләнчек авазлардан, бу шомлы уйлардан беркайда да качып котылырга мөмкин түгел иде инде Ә вагон тәгәрмәчләре туктаусыз тыкылдыйлар да тыкылдыйлар —Әгәр-соң-бул-ма-са . ә-гәр-соң-бул-ма-са Эпилог Мен тугыз йөз җитмеш икенче елнын җәй азагында казанлыларны шаккатырган «АКШларында тикшеренүләр һәм эзләнүләр» дигән күргәзмәдә очрашкан егетләрнең берсе электрон җиһазлар буенча эксперт. Нью-Йорктан килгән Илдар Акчурин булса, икенчесе Казан фәнни- гикшеренү институтларының берсендә фәнни хезмәткәр булып эшләүче Сирин Сабиров иле Аларнын ни-нәрсә сөйләшүен салам эшләпәсен күзенә батырып кигән юантыграк гәүдәле, әмма хәрәкәтчән, елгыр егет күзәтеп йөрде Анысы-тиешле оешмаларда эшләүче Дамир Гыймаев Боларнын әтиләре—«Идел-Урал» яшьләр оешмасынн сәркатибе Йосыф Акчура, сугыш юлларын үткән солдат Хафиз Сабиров һәм СМЕРШ майоры Гыймаев—моннан нәкъ егерме җиде ел элек Чәнчүн шәһәрендә очрашканнар иде Азар өчесе өч сыйфатта иде һәм. табигый ки. араларында дустанә мөнәсәбәт була алмый иде Инде менә егерме җиде елдан сон аларнын балалары изге Казан гупрагында. Атар да бүген өчесе өч сыйфатта Ләкин аталарының кайчандыр очрашулары хакында белмиләр һәм кайчан да булса белүләре дә икеле Дөнья дигәнен шундый сәер һәм катлаулы инде ул. Егетләр бу көннәргә өчесе өч юл белән килде. Ләкин әлеге юллар Һәрчак үзара кисешеп йә булмаса параллель юнәлешләрдә барды. Алар, үзләре дә белмичә, бер-берсенең язмышына төрлечә йогынты ясадылар йә шул үзгәрешләрне тудыручы вакыйгаларның шаһиты булдылар. Моны язмыш шаяруы, дияргәме, әллә инде тәкъдирләрендә язылган котылгысызлык, дип бәяләргәме? Анысын, күрәсең, анык кына итеп әйтү мөмкин дә түгелдер. Сүз куешканча, кичке биштә очрашырга тиеш булсалар да, Сирин Кремльнең Спасс манарасы янындагы мәйданга ярты сәгатькә алданрак килде. Американнарны белмәссең, йә алданрак килерләр, аларны көттереп торырга ярамас. Беләгендәге сәгатькә күз төшерә-төшерә киң мәйданны урап чыкты һәм Муса Җәлил һәйкәле янындагы эскәмияләрнең берсенә килеп утырды. Бәхеткә, аларның барысы да диярлек буш иде. Американнар белән шулай бик тиз генә танышып китүенә, аларның. һичшиксез, киләсенә ул юньләп ышанып та бетми иде әле. Азмыни Казанда аның кебек күргәзмәгә йөрүчеләр, кызыксынучылар... Утырды да уйларына чумды. Нинди кешеләр икән соң бу американ дигәннәре? Алар, чыннан да, шундый гади һәм аралашучан микәнни? Гомер бакый безнен илгә дошман дип саналган, дошман күреп яшәгән океан артындагы мәмләкәттә шундый дустанә кешеләр яшиме? Чит ил кешеләре белән юньләп аралашканы булмаган, кызыксынучан холыклы Сирин өчен сораулар артык күп иде. Тик аны шунысы сөендерә, һәрхәлдә, бүген бик күп сорауларына җавап табылыр кебек. Кремль чаннары кичке биш тулганны белдереп суга башлаганда, колак төбендә генә таныш тавышны ишетеп сискәнеп китә язды. Ул аларны цирк ягыннан килерләр дип көтә иде, ә алар бөтенләй башка яктан—Ленин урамы ягыннан килеп чыкканнар икән. Илдар елмаеп кул сузды: —Менә без килеп тә життек,—диде ул күптәнге танышына эндәшкәндәй.—Таныш бул, әнием Оркыя Акчурина, ә сеңлем белән сез күргәзмәдә инде танышып өлгергән идегез бугай. Икесе дә бердән джинсы чалбар киг§н Илдар белән Галия янында гапгади бер хатын басып тора иде. Колакларында, гадәттә, татар хатыннары тага торган ярымай рәвешендәге алтын алка, беләгендә нәкъ татар авылларындагыча бизәкле көмеш беләзек... Кулында бераз таушала төшкән, әмма элеккеге затлылыгын югалтмаган, илленче елларда модада йөргән кечкенәрәк ридикюль. Сирин хәтта сәерсенеп куйды. Әгәр Илдар, әнием, дип таныштырмаса, Сирин аны каяндыр Мөслим. Балтамак яисә Сарман якларыннан килгән берәр укытучы-фәлән дип уйлар иде. —Вәгъдә иткәнчә, мин сезгә бүген шәһәр күрсәтермен. Яна микрорайоннарны карыйбызмы әллә искерәк урамнар кызыксындырамы?— диде Сирин, һәммәсе белән баш иеп күрешеп чыккач —Табигый ки, кире уйламаган булсагыз... —Юк, юк.. Без рәхәтләнеп йөрербез.—диде барысы өчен дә Илдар — Югыйсә, инде ничә көн Казанда торабыз, ә борынгы пайтәхетебез белән юньләп таныша алганыбыз юк.—Аннары әнисе белән сеңтесенә борылды — Әни, синең беренче итеп нәрсә карыйсың килер икән? Оркыя ханым, күрәсең, Казанда ниләр караячагын, кайларда йөриячәген алдан ук тәгаенләп куйган, башта Сирингә, аннары Илдарга карап алды һәм бер генә дә икеләнмичә теләген белдерде: —Ин элек, улым, мәчеткә барып килербез, аннары шәһәрнең Татар бистәсендә йөри алсак, начар булмас иде... Шулаймы, кызым! Әллә нишләп Казанда татарлык житми башлаган кебек тоела мина. Бу татар шәһәре түгелдер сыман... Монда кан-кардәшләребез тупланып яши торган берәр урын бардыр ич!.. —Әни. Казанда синен сүз—безгә канун! Балачагын эзләре сакланган кала ич бу. Хәтерендә яңартыр әйберләр күптер,—дип елмайды Галия әнисенә һәм Сирингә борылып карарга да онытмады. Бу кызда кешеләрне бер күрүдә әсир итә торган ягымлылык, садәлек бар иде. Андыйлар турында Балтамакта «бигрәкләр дә мәхәббәтле бала инде» дип сөйлиләр. Бу нәкъ шундый бала икән, дип уйлап куярга өлгерде Сирин һәм үз чиратында елмаеп җавап бирде: — Мәйлегез. мин—сезнен ихтыярыгызда! Татар башкаласындагы сонгы могиканны—Мәржани мәчетен карап чыктылар. Аннан сон бик озак Кабан күле буендагы. Болак аръягындагы Иске бистә урамнарында йөрделәр Монда һәр нәрсә борынгы татар тормышын хәтерләтә иде әле. Оркыя ханымнын күзләре яшьләндеме, ул ридикюленнән кулъяулыгын чыгарып берничә тапкыр читкәрәк карап торгандай итеп алды. Илдар белән Галия дә сүзсез иде Мәржани яшәгән. Тукай ижат иткән. Фатих Әмирхан эзләрен саклаган, башка зыялылар көн күргән жирләрдә. татарнын кибет-базарлары шаулап торган, матбагалары гөрләп эшләп утырган урыннарда йөрүдән Сирин үзен дә борынгы тормышка чумып алгандай хис итте Кайту ягына сүзсез генә борылдылар —Хәзер мин яши торган хөҗрәне дә карап чыгарбыз инде,—диде тынлыкны бүлеп Сирин —Вәгъдә иткәнчә, анысы да программда каралган.— Ул инде яна танышлары белән аралашудагы җиңеллекне тоеп алган һәм аларча итеп сөйләшүдән тәм таба башлаган иде —Анда безне Хәдичә апам көтәдер... Өчпочмакларым суынганчы кайтып җитегез, дип калган иде. Такси туктаттылар да я надан Ленин урамына менеп киттеләр Соңгы елларда шактый бирешә башлаган карт биючене танырлык түгел иде. Кайсы сандык төпләрен актаргандыр, бу хәтле зиннәтне кайда саклагандыр—кунаклар каршында сигезенче дистәне куып баручы карчык 1үгел. әйтерсең, борынгы аксөяк бикә басып тора иде Башында энҗеле бәрхет калфак, иңнәрендә ефәк шәл. аякларында чигүле читекләр, куе зәңгәр төстәге озын күлмәге өстеннән укалы камзул киеп җибәргән Хәдичә аланын киемнәренә аеруча сокланучы Оркыя ханым булды —Ай. Аллакаем, сездә әле мондый затлы, милли киемнәр дә сакланганмыни? Аны әле һаман да кияләрмени ’—дип сөйләнде ул Хәдичә апа белән алар беренче күз карашыннан ук уртак тел таптылар. Чәйләр эчеп, танышып, сөйләшеп алгач. Илдар Сиринне хатын- кыз Таифәсеннән аерып алды — Минем бер йомышым бар иде Артык катлаулы түгел түгелеп Ярдәм итә алмассыңмы, димәкчемен. Хикмәт шунда, безнең инде Казанда торыр көннәребез күп калмады, шуна күрә, синнән үгенмәкче идем.— дип башлады ул сүзен шактый ерактан уратып — һич кенә дә авырыксынмыйм, әгәр кулымнан килердәй икән, нигә ярдәм итмәскә ди әле.—диде Сирин.—Зинһар, читенсенмәгез, әйтегез, ниндирәк йомыш инде ул? Илдар инсәсенә аскан күн букчадан бер конверт чыгарды һәм Сирингә сузды. —Менә шушы хатны үз кулын белән җөмһүриятнең югары хөкемханә оешмасына яисә гадел и я министрлыгына* тапшыра алмассыңмы. димәкче илем Җавабының ниндилегенә карамастан, аны безгә. Нью-Йоркка җибәрергә кирәк Б\ безнең гаилә өчен бик мөһим бер гамаъдер Шуна күрә, аны бег болай гына ул оешмага биреп кенә китә алмыйбыз Кемнеңдер кызыксынып торуы кирәк Беләм. бәлки, өстәмә мәшәкать ясый торганбыздыр —Илдар букчасыннан акча янчыгы чыгарды, үте. Сирин баш тартыр, дип курыккандай, ашыга-ашыга сон гәвен дәвам иттерде - Шулай да. мин бик үтенер идем Әгәр нинди дә чыгым буласы •Галелия министрлыгы—юстиция министрлыгы 5. ,к. У.« мв икән, аны һичсүзсез күтәрербез... Без... Американ егетенен ни эшләргә җыенганын сизенгән Сирин гаҗәпләнүен яшерә алмады, иннәрен җыерып куйды. Аның бу хәрәкәтен икеләнү дип кабул иттеме. Илдар, яна танышын тынычландырырга теләгәндәй, конвертны ачып, аннан дүрткә бөкләнгән берничә бит кәгазь чыгарды: —Сез боларда әллә ниләр язылган дип уйлый күрмәгез тагы. Хат савыты ачык, теләсәгез, һич тартынусыз алар белән таныша аласыз. Шикләнмәгез, бу кәгазьләрдә бернинди сер юк... Сирин яна дустын уңайсыз хәлдән чыгарырга ашыкты: —Юк. юк, миңа моның бер авырлыгы да юк. Һәм берни дә кирәкми. Зинһар, борчылма! Кирәкле җиренә, әлбәттә, кертеп бирермен. Аннан гына аягым калмас лабаса! Сезгә ышанмасам, алай димәс идем! Ике егет каты итеп ирләрчә кул кысышты. Кунаклар кат-кат рәхмәт укып китәргә җыена башладылар. Хәдичә апа тиктормас телен бу юлы да тыеп кала алмады: —Оркыякаем,—диде ул йөрәгеннән өзелеп төшкән тавышлар чыгарып,—сер сыя торган кешегә охшагансың. Күңелемә шул хәтле хуш килдегез, җибәрәсем дә килми хәтта.—һәм кинәт хәйләкәр елмаеп Сирингә карап алды, үзе исә Оркыя ханымга атап сөйләвен дәвам иттерде.—һич тә мактанмыйча әйтәм, алтын багана бу минем егетем. Синен дә зөбәрҗәтен бар икән Асыл ташка алтын кыса кирәк буласы инде ул, әлбәттә. Киләчәктә, бәлки, кулыбызга зөбәрҗәт кашлы алтын йөзек кию хакында уйлашсак та комачауламас иде, димәкче идем... Аның сүз төбендә ни ятканын Оркыя ханым гына түгел, Галия белән Сирин дә бик яхшы аңладылар. Америка тәрбиясе алган Галия шәрекъ дипломатиясенең чуклы-чачаклы тезмәләреннән елмаеп кына куйса, Сириннең битенә куе кызыллык йөгерде. —Хәдичә апа, бу сүзеңне хет бүгенгә калдырып тор инде,—диде ул ризасызлыгын яшереп тормыйча һәм аның сүзләрен уенга әйләндерергә тырышты.—Чит ил кешеләре үзеңне ювелир дип уйламасын... Көтмәгәндә Хәдичә апа кабынды да китте: —Чит илнеке булса да чит кеше түгел алар безгә,—диде.—Ә сиңа инде күптән монах булып яшәвеңне ташларга вакыт! Башта университет бетерим, дидең, аспирант-маспирант булып йөрдең, хәзер кандидат- мандидатлык якларга кирәк, дисең. Ә синен үзеңне кем яклар? Тагын күпме шулай йөрергә була? Мин сине яклап сөйлим... Каршы сүз әйтсә. Хәдичә апаның сүз тегермәнен мәңге туктата алмаячагын яхшы белгән егеткә телен тешләргә генә калды. Хушлашып урамга чыктылар. Икенче көнне иртән тиешле оешмаларның берсендә Дамир Гыймаев өстәленә мондый донесение ятты. <• Сез тәгаенләгән объект 23 август көнне 17.00 дә Кремль янында Америка гражданнары: Оркыя, Галия, Илдар Акчуриннар белән очрашты. 17.30 да алар Казанның ислам дине сөременнән айный алмаучы диндарлары туплана торган Мәрҗани мәчетендә булдылар. Мәчет янында Оркыя Акчурина теләнеп утыручы хәерчеләр белән бик озаклап сөйләште, мәчеткә кергәч, картлардан нәрсәләрдер хакында тәфсилләп сораштырды, аларга мулдан сәдака өләште. Ул картлар белән алга таба эшне «Изге» дәвам иттерәчәк. Аннан соң объект чит ил гражданнарына Идел Буе районының иң пычрак, туристлар өчен эстетик кыйммәте булмаган, ярымҗимерек урамнарын күрсәтеп йөрде. 20.08 дә такси алып Ленин урамындагы фатирга кайттылар. 23.17 дә объект американнарны озатырга чыкты һәм алар белән кунак йортына кадәр килде. 23.59 да фатирына кайтып керде һәм бүтән чыкмады. Объектның фатирда чакта американнар белән ни хакында сөйләшүе билгеле түгел. Аны ачыклау эше башкарылачак. Күзәтүче». Ни өчен Сирин ялгызы гына сон әле? Әллә Асия аны көтмичә кияүгә чыгып киткәнме? Юк! Барысына да Сирин үзе гаепле. Ул кайткан елны Асиялар курсы университетны тәмамлаган, студентлар төрлесе- төрле якларга таралган иде инде Асия Сиринне эзләп берничә тапкыр килсә дә, егет анын белән очрашудан качты. Баш өстендә менә-менә өзелеп төшәргә тиешле кылыч тоеп яшәгән егет. Асияны да шул кылыч астына кертергә теләмәде Вакыт узсын әле. үз хәлемне узем бераз аңлыйм, аннары табармын мин аны. дип мен сәбәп табарга тырышты, үзен үзе юатты. Сирин атлы егетебез ана тугрылык саклап көткән Асиядан баш тартып дөрес эшләдеме9 Анысы да безгә билгесез Бәлки, дөрестер дә Ул гаилә барыбер таркалырга хөкем ителгән булыр иде. Сирин белән аерылуны бик авыр кичергән кыз бик озак әле кияүгә чыкмаган Сонра анын тыныч, сабыр гына холыклы бер урыс егете белән кушылып, ярым тагар, ярым урыс телле балалар үстереп ятуы турында ишетелде «Әни. дай мне ипи»,—дип бытылдап йөрүче бу нарасыйлардан киләчәктә үзләрен «бөек милләт вәкиле» санаячак төзәтеп булгысыз кемсәләр чыгасы да билгеле. Ә инде Әмиржан Акчуриннын эшен янадан карауны һәм аны аклауны үтенеп язган хатка Чита өлкәсе прокурорыннан шушындый хат килеп төште «Ә. X. Акчуринны рәсми аклау турындагы Сезнең хатыгыз буенча өлкә прокуратурасы архивтагы җинаять эшен тикшерде Тикшерү к үрсәткөнчә. Ә X. Акчурин 1934 елдан Чәнчүн шәһәрендәге советка каршы милләтче *ИделУрал» оешмасы әгъзасы һәм аның сәркатибе, ә соңыннан. 1945 елдан шушы оешманың рәисе урынбасары буларак, үзенең практик чичәнлегендә татар шрны Советлар Союзына нәфрәт рухында тәрбияләгән, оешма алдына Иделдән Уралгача җирләрне Советлар Союзыннан аерып алып, анда Япония кулы астында милли-буржуаз дәүләт төзүне максат итеп куйган өчен Байкал аръягы-Амур хәрби трибуналы тарафыннан РСФСР Жинаятьлэр кодексы 58- 11 статьясы буенча 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Моннан тыш. Акчурин япон сугыш чукмарларына матди ярдәм күрсәткән һәм • Идел-Урал» оешчасы әгъзаларын да шуңа чакырган Акчурин һәм Гыйльман, милләтчел «Идел-Урал» оешмасы җитәкчеләре буларак, бу оешма әгъзаларында Иван Грозный заманнарыннан бирле татар һәм башка мөселман халыкларын изеп килүче урыс халкына нәфрәт уятканнар, урысларга каршы көрәшкә тупланырга чакырганнар. Советлар Берлегенең Иделдән Уралгача җирләрен аерып азып, анда мөстәкыйль һәм бәйсез Төрки татар дәүләте төзергә теләгәннәр Мондый шартларда суд Ә X Акчуринны. РСФСР җинаятьләр кодексының 58-2 һәм 58-1 / чаддәләрендә каралган җинаятьләрне эшләүдә гаепләп дөрес нәтиҗә чыгарган һәм гамәлдәге закон нигезендә аны дөрес хөкем иткән Ә. X. Акчуринга карата ку зланылган хөкем карарын юкка чыгару һәм аны аклау өчен нигез күрмим. Сезнең хатыгыз канәгатыәндерелмичә кала» Казаннын Киров урамындагы пыяла сыраханәдә кичкә таба «Профессор» кушаматлы бер кеше күренә Ул эшкә кинән кебек йөри Ләкин һичкайчан егылганчы эчми, тиешле бер вакытын уздыргач, үзенә генә мәгълүм күләмдәге сыраны озаклап, тәмләп исраф иткәч акрын гына чыгып гаип була Ул килмәгән көнне аны хәтта юксына башлыйлар Чөнки түшәмгә эленгән чебен ябыштыргыч тасмалар. өстәлләрдәге тоны балык калдыклары, мең кеше бармагын тыккан кайсы ватык, кайсы китек тоз савытлары сыман «Профессор» да сыраханәнең кирәкле бер атрибутына, хәтта аның мактанычына әйләнгән иде. Көнен-төнен шушында уздыручы эчкечеләр дә, эштән кайтышлый гына сусынын басарга дип сугылучылар да аны белә, хөрмәт итә. Ул теләсә нинди сузгә катнашмый, әмма анын белән сөйләшергә туры килгән кешеләр «Профессор» нын чын мәгънәсендә тирән белемле, зыялы кеше икәнен чамалыйлар. Хәтта анын белән сөйләшер, киңәш сорар өчен махсус киләләр. Бары тик июньнен унынчы көнендә генә «Профессор» сыраханәдә күренми. Бу көнне ул югалып тора. Яшьли үлгән иң якын дустының каберенә бара торган көн ул. Менә инде икенче ай «Профессор»нын сыраханәгә килгәне юк. Баштарак аны сагынып сөйлиләр, хәтта урынын саклыйлар, кемгә дә утырырга рөхсәт итмиләр иде. Ләкин... вакытлар үтү белән ул да онытылды. Түр башындагы урынын икенче берәү алды. Сыраханә үз тормышы белән яши бирә. Кружкаларда сабын, сода һәм су кушылган, ат бәвеленә охшаш сыра күбекләнә. . Монда йөрүче кеше язмышлары да шул күбек шикелле. Алар да шулай ак өметләр уятып кабаралар, шинәләр, шартлыйлар... «Профессор»ның кая киткәнлеген, кайда югалганлыгын беркем дә әйтә алмады. Бик тә аяныч 1960-1962 елларда Кариб диңгезендә кабыначак өченче дөнья сугышы учагында ялкын дөрләтергә тиешле, әмма әзерлексез стратегик ракета гаскәрләрендә дәһшәтле сынау узган йөзләрчә башка татар егетләренеке кебек, анын да алдагы язмышы мина билгесез. АВТОРДАН. Ләрнең соңгы битенә килеп җиткән кадерле укучым! Менә Сез күләме буенча артык зур булмаса да. тасвирланган вакыйгалары белән милләтебез язмышында гаять катлаулы, сиксән елга якын чорны үз эченә алган роман белән танышып чыктыгыз Аның Сезнең күңелләрдә дә мин кичергән хисләр өермәсен кузгатуын телим. Мин аны бик яратып, сурәтләнгән геройларым өчен бөтен җаным-тәнем белән борчылып яздым, дүрт ел буе алар тормышы белән яшәдем. Геройларның исемнәре алыштырылса да, романда сурәтләнгән вакыйгалар—барысы да тормышта булган хәлләр. Кулланылган аерым документлар да рәсми чыганаклардан алынды Шул ук вакытта роман документаль әсәр дә түгел. Күп нәрсәләрнең автор хыялында үзгәрешләр кичерүе табигый хәлдер Минем дә геройларымны исән итеп, бәхетле язмышлы кешеләр итеп күрәсем килгән чаклар булды. Кулымдагы каләм көченнән файдаланып, бәлки, мин аларның язмышын үзгәртә дә алган булыр идем. Ләкин. Ләкин ул инде уйлап чыгарылган вакыйгаларга әйләнер иде Никадәр кызганыч тоелмасын, тормышыбыз шундый Аны ясалма рәвештә бизәүнең дә һәм, шул ук вакытта, ямьсезләүнең дә кирәге юктыр Мин моһаҗирлыктагы каһарман милләттәшләребезгә һәм сугыш елларында туган, яшьлекләре бөреләнеп кенә килгәндә ракета гаскәрләренең касәфәтен күргән, вакытсыз вафат булган егетләребезгә сүздән һәйкәл куюны максат иттем. 1996-1999 Түбән Кама—Переделкино—Казан.