ИКЕ ХИКӘЯ
Каңгый илендә гач төбе әйләнәсенә чыпчыклар чыркылдашып атылалар да, җим чүпләгәч һәм сөенешеп серләшкәч, алмагач ябалдашына дәррәү менеп куналар. Бераздан жиргә тагын мактанышып төшәләр, аннары тагын агачка җырлашып ябырылалар. Алар, шулай өерелеп очканда да. агач ботакларына һич тә бәрелмиләр, берберсенә ялгышып та комачауламыйлар .. Ничек шулай булдыра алалар икән алар* Ничек осталыклары житә икән аларнын моңа?.. Хәяли тәбәнәк читән буена, баш-башларына юкарак ташлар кыстырып, әйләндереп каплаган ярык тагарак өстендә утыра иде Каршыдагы күршеләренең алмагачларына кунып-төшеп рәхәтләнүче чыпчыклардан көнләшеп тә куйды ул—аларга агачта да, жирдә дә тамак туйдырырга жим мулдан, аларнын киемнәре жәйгә дә. кышка да ярый ... Әллә очышта чыпчыкларның бер-берсенә комачауламаулары сәбәбе бүтәндәме икән? Мөгаен, алар тамак туйдыруда бер-берсенә ярдәмләшәләрдер. Ю1ыйсә өергә җыелып сөенешмәсләр иде Хәялине уйларыннан ат аят ы тавышлары бүлде. Җигүле ат Тарантаска җигелгән бугай, кешесе-кешеләре күренми. Аты аты гәүдәле Дугасы күккә тия. диләр җигүле мондый атлар турында Йөгәне һәм шлеясы алтынсу төймәләр белән чуарланган күк атнын адымнары эре Безнең авыл аты түгел, дип тәгаенләде малай. ... Авылга кунаклар киләдер. Их. кешеләр кунакка да йөрешәләр. Әллә безгә турылыйлар инде? Без кунак чакырмадык ла Әй. кунак чакыру, ди. үзебезгә ашарга да... Тарантас Хәяли турысына җиткәч, дилбегә тоткан агай атны дәшеп туктатты Ул кара кыска мыеклы, башына тар читле тәбәнәк эшләпә кигән Шәмәхә күлмәге, тышланган затлы тире камзулы агайны абруйлы, зыялы иген күрсәтә Тарантастан ашыкмыйча гына төште ул. дилбегәне янәшәсендә утырып килгән хатынга тоттырды, ана акрын гына —Син кузгалмыйча тор,—диде дә Хәялигә таба атлады Малай тезләре өстендәге карындык тышлы әфтиякне ун кулы белән алып күкрәгенә кысты, сул кулы белән артындагы читәнгә үрелеп тотынып, аягүрә басты —Әссәламегаләйкем' А 76. —Вәгаләйкемәссәлам!—дип агайнын сәламен олыларча алды Хәяли. Агай Хәялине башыннан аягынача сөзеп, гаҗәпләнеп карады. Аның каршында чыра юанлыгыдай алты яшьләр тирәсендәге малай тыйнаклыгын киңчә йөзендә сиземлерәк чагылдырырга тырышып басып тора иде. Шомаруга җиткән кара бәрхет түбәтәенең авырлыгын тырпайган колаклары гына күтәрәдер—түбәтәе үтә зур, димәк, үзенә атап тегелмәгән, әтисенеке яки берәр бабайныкыдыр. Чәчләрен түбәтәе бөтенләй каплаган, чәчләре төсе, кашлары кебек булса, чем карадыр. Җилкәләре салынкы ук түгел үзенең, ит кунса, киңәеп төзәерләр. Карындык тышлы китабын очлы күкрәгенә кыскан куллары тиредән дә сөяктән генә торадыр... Ә Ә якты шар күзләре ябык йөзен мөлаемландыра, әй. Булса да булыр икән тән ите кипкән бала, дип уйлады агай. «Синең өчен килдек микәнни?»—дип сорыйсы килде аның. Тик ул тәненнән җаны китәргә торган малайны күрүдән гаҗиз иде. Агайнын мондый халәтен малай сизде-анышты. Ул, агайнын әйтелмәгән соравына турыдан җавап кайтарырга теләп, үзен олыларча тотып: — Менә шундый инде мин,—диде,—Сез мине алырга килгән булырсыз.—Малайнын тавышында каушау юк иде, шулай да аның:— Алсагыз...—дип сузуында шөбһә беленеп алды. Монысы инде агайга турыдан бирелгән сорау иде. Агай мона капылт җавап кайтармады, тарантаста аптырап утыручы хатынын, ымлап, янына чакырды. Шуннан сон малайга: —Күрешик элгәре... кем, дим сон...—диде,—Минем исемем—Хужанур, ә хатыным Мөсәгыйдә була. Малай да исемен әйтте. —Хәяли... хыялый бала күренәсең шул,—дип дәвам итте агай һәм:— Бу кадәресе әйбәт,—дип нәтиҗә чыгарды. Хуҗанур белән Хәяли ике куллап күрештеләр, малай карындык тышлы юка китабын култыгына кыстырып торды. Мөсәгыйдә Хәялинен аркасына ике куллап кагылып алды, үзенә тартып сөясе килде бугай, әмма моңа җөрьәт итмәде. —Утырып гәпләшик,—диде Хуҗанур. —Өйгә узыгыз. Анда кеше юк үзе. Агай урам як читәннән ун аршин чамасы эчкә кертеп салынган, инде бүрәнәләре карасуланган тәбәнәк өйгә текәлеп карады. Йортнын түрдәге тәрәзәләре (икәү) йөзлекләре бизәксез такта (инде унган) иде. ә пыялалары чиста-ялтыравык иде. Салам түбә өстендәге бастырык-колгаларнын башлары өстә тигез озынлыкта иде, тар өйалды түбәсе кыеклап-шатрунлап төшерелгән иде. —Әниең өйдә түгелмени?—дип сүзгә кушылды Мөсәгыйдә, әмма аны ире ишарәләп туктатты. —Өйдә кеше юк, дим ич. Алар утырдылар. Хуҗанур бөтен гәүдәсе бизгәк тоткандагыдай калтыраган хатынына Хәялинен сул ягына утырырга ымлады, үзе уннан урын алды. Малай аларнын кайсына карарга белмәде, каушый төште, шулай да, Мөсәгыйдәнең йомшак кулы аркасына тиеп алгач, тынычланды, шул мөл хатынның дерелдәвен дә бетерде. Малай белән хатынның бер-берсен баштан ук үз итешүләре билгесе идедер бу. Әмма соңгы сүзне әйтүнен Хужанурда икәнлеген алар икесе дә беләләр иде. Ә Хуҗанур әлегә эндәшмәде, һәм алар шактый ук вакыт сөйләшмичә утырдылар. Ниһаять, агай: —Әниен...— диде,— Дәрига исемле бит әле, әйеме.—Җавап та көтмәс - төн, сүзен дәвам да итте.—Әниең Дәрига тиз кайтырмы сон? Монда хәтле килгәч, аны күрмичә китү ярамас. Агайның карарын төгәл белдермәве Мөсәгыйдә белән Хәялине сискәндерде, икеләнергә урын калдырды аның бу сүзләре. Шулай алайса, фикерен тәгаенләмәгән икән әлегә Хуҗанур агай. Ләкин ат кузгалып, аны Хужанур- ның каты ук дәшеп туктатуы хатын белән малайның уйлары тирәнәюгә ирек бирмәде. Агай йөгән тезгенен, дуга боҗрасыннан ашыкмыйча чыгарып, иннек капканын тәбәнәк баганасына чалды Ул шушы эш белән мәшгуль арада Мөсәгыйдә Хәялине аркасыннан тагын сөеп алды, малай анын җылы- йомшак тәненә елышарак төште. Хужанур, урынына килеп утыргач, техтәре башларын учлары белән ышкыды да малайга тагын карап торды, аннары, иеләрәк төшеп, карашын жиргә төбәде, тамагын кырды —Алай икән...—Хужанур тагын тамагын кырды —Син, Хәяли, өнле бала икәнсең, әфтияк укыйсың икән. Синен яшьтәгеләр хәреф тә танымый бит әле,—дип әһәмиятле сүзне читләтеп башлады ул.—Әфтияк сүрәсен башламагансындыр әле —Башладым инде'—дип сөенде малай —Ижексез укыйм инде әфтиякне! Мине Хәбия өйрәтте укырга. Ул үзе дә кечкенә әле. миннән бер генә яшькә зур. Анын әнисе—абыстай, Хәбияне әнисе өйрәтте. Менә генә аларнын өе — Хәяли бая гына чыпчыклар өере кунып уйнаган шау чәчәкле биек алмагачлар арасыннан горурланып күренүче йортка күрсәтте Тик анда, әле жиргә атылып, әле алмагачларга ябырылып, чыпчыклар очмыйлар иде инде, каядыр киткәннәр икән. Хәяли моны күңеленә нигәдер салып куйды да:—Укыйммы сон?— диде.—Мин тәһарәтле үзем. Ә, ярар, алайса, өйгә кергәч укырмын, яме. —Ярар, ярар,—дип куәтләде анын теләген Мөсәгыйдә —Тыңларбыз,—диде Хужанур, ана катгыйлык хас. күрәсең, малай анын бу сүзен шулай бәяләде —Хәзергә син үзен турында, үзегез турында сөйлә. Безгә белергә кирәк сезнен хәлләрне, белү хәер. Акылын житкәнчә сөйлә. Дөресен. Турыдан әйтеп —Шулай ит, балам,—дип кушылды Мөсәгыйдә Бу юлы аны ире ымлап та, әйтеп тә туктатмады —Ялган-алдау катышмасын, берүк катыша гына күрмәсен. Башын әйбәт эшли икән синен, балакаем. Аллаһе Тәгаләнең кылганы булсын, шәт, ялгышмассың. Төгәле ничә яшь сон әле сиңа’’—диде хатын, малайның күлмәгенә караганда таушалмаганрак камзулын тәненәрәк сыландырды—Барысын да сөйлә, бәйнә-бәйнә сөйлә, без барысын да белергә тиешбез. Бик кечкенәдән акыл утырткансың, базарны, безнен теләкләрне. дим, үзең дә төшенәсең булыр Үз балаларыбыз юк шул. үземдәдер гаеп, үземдә инде. Ничә яшь икәненнән байта, яме Хәяли зур якты күзләрен кул аркасы белән угалады, иреннәрен тешләттергән итте, әфтияген камзулының эчке кесәсенә жайлап салды, тирән итеп сулады Үзе-үзләре турындагы хикәятен башларга ашыкмады ул. Аны ир белән хатын ашыктырмадылар, түзем көттеләр —Әфтияктән башка китапларны да укыдым инде мин,—дип башлаган иде малай, әмма Мөсәгыйдәнең соңгы киңәшен исенә төшереп:—Ә-ә, әйе, алты яшем тулып дүртенче айга китте, февраль башында туганмын мин,— дип фикереннән бүленеп алды —Азын аз әле мин укыган китаплар. Унсигез генә Юкалар да алар.—дип баштагы фикеренә кайтты аннары —Латин хәрефләренә күчәселәр икән бит Мин андый хәрефләрне танымыйм шул. Урыс хәрефләре бөтенләй дә бүтән икән Хәбияләрдә андый китаплар да күп Хәбиянен әтисе безнең хәзрәт бит. укымышлы да. әйбәт тә кеше ул. Мине ярата ул. Әти үлгәч, гел дә әти итеп саныйм инде мин аны Безгә алар ярдәм итәләр. Ә алар үзләре дә ишле, унике жан барысы Әти үлгәч, жирләүне хәзрәт кайгыртты. Барлык чыгым агардай булды, ди әни Хәяли сөйләвеннән туктады. Аны ир белән хатын ашыктырмадылар. —Әти үлгәч. Әтинең елы узган айда булды Апрельдә Табынны хәзрәт әзерләгте Килгән кешеләр белән оебез тулды, ризык җитте, бүтән күрше- күлән дә булышты бит Хәзрәт әти турында, гөнаһсыз бәндә rue. яшьтән сәламәтлеккә туймады, мәрхүмкәй, диде Әтинең башына бәрде безнен. баш өянәкле иде ул. башы чатнап-чатнап авырта иде Шуннан, әти үлгәч, дим, әнинең ялгызына оч бала калдык инде без. аяксызлан шул сүз инде, бу җайда әйтелә торган сүз.. Малай тагын бүленде. Мөсәгыйдә анын зур түбәтәен арткарак зтореп куйды Хужанур башын читкә борды, күнеле кинәт йомшый торган гадәте бар, күрәсең. —Әни бик бетеренде. Без булыша алмыйбыз бит әле анарга. Тамагын туйганчы әлләнидә бер ашагач, бетеренәсең шул инде, бетеренмичә ди. Шуннан сон әни икебезне балалыкка бирмәкче булды инде. Апам белән мине. Апама сигез генә яшь минем. Энебез бөтенләй дә бәләкәй: дүрте генә тулды. Сез мине уллыкка алсагыз, хәзрәттән дә ризалык сорый күрегез. Хәяли кипкән иреннәрен ялады, тагын сүзсез торды. —Хәзер сөйләп бетерәм мин. Күп нәрсә калмады инде.—Малай тагын туктады. Мөсәгыйдә аны үзенәрәк тартты, алдына утыртып сөяргә теләде бугай. Хужанур аларга таба карамады.—Мине кызганудан гына уллыкка алмагыз. Кызганмагыз мине, мескен итмәгез. Әни апам белән мине асрамага бирәсен әйткәч, мин үземә үзем шулай дидем. Мөсәгыйдә бу сүзләрдән сискәнде, янгарак тайпылды, анын күзләре зур итеп ачылган иде. Шулай да ул каушавын-аптыравын сиздермәскә тырышты, яшелле-кызыллы бизәкләр төшерелгән саргылт яулыгын янаклары тирәсендә төзәткәләде, җилкәсенә салган мамык шәлен күтәрәрәк итте дә жайлап куйды. —Балам, юкны сөйләмә, яме!—дип кырыс кына әйтте МөсәгыйдәМинем үз холкым да ирем холкына тартым. Туп-турыдан әйтеш бездә, хәйләсе дә юк, мәкере дә юк, хәрәме күптән юк. —Мин дә шундый,—дип килеште Хәяли. —Шулай булмыйча ди! Карале... ни нигә өйгә кермибез сон без?— дип урыныннан торырга жыенды Мөсәгыйдә. Әмма малай: —Мин сөйләп бетермәдем әле,—дигәч, кузгалмады. —Сөйлә, сөйлә, балам, бушат күңелеңне, авыр хәлләреңне исенә төшермәслек ит. —Әни Дөррия апамны озата китте. Кечкенә энебезне дә үзе белән алды Инде сәгать чамасы бар аларның китүенә. Тагын шул чамасыз кайтмаслар. Апамны асрамага алырга кичә килеп белешкәннәр иде. Бүген булачак әнисе үзе генә килгән. Аларның авылы бездән ун чакрымда ук булса да. безгә күрше авыл икән Дөррия апамны... Хәяли Дөррия апасын яна әнисенен яна киемнәргә киендереп алып китүен әйтмәкче иде дә нигәдер тыелды. Ләкин моны Мөсәгыйдәнең күнеле сизенде бугай. —Карале... ни...—Һәм. ниһаять —Әтисе, дим,—дип әйтеп салды ул,— нигә жебеп утырасын сон син?! Бар әле, атка су эчереп мен Инешне уздык кына, кайда икәнен беләсең, ашарына сал аннары. Хәялиебезне тарантас башына утыртып, юк. минем алдыма утыртып алып кайтырлык булсын. Юк. элгәре өйгә кереп дога кылыйк. Җебеп утырмачы, дим, әтисе, сина әйтәм бит! Тарантас башы астындагы төенчекләрне алырсын. Берсендә—ризыклар, икенчесендә—киемнәрең, балам —Мөсәгыйдә арткарак тайпылып Хәялигә карап торды да:—Киемнәрен тап-таман булыр үзенә, балакаем .—дип урыныннан сикереп үк диярлек кузгалды. ... Нәкъ шул чакта ике авылның күрше басулары арасындагы юл читендә, тәгәрмәч эзләреннән кала бүтән төшләрен яшь чирәм каплап баручы юл читендә, кечкенә малаен һәм олы баласы Дөррияне кочаклап, Хәялинен әнисе Дәрига елап утыра иде. Ана. күзләрен җепселләнгән яулыгы читләре белән сөртә-сөртә, кызы Дөрриянең уң кулын анын яна әнисенен уң кулына ун кулы белән тоттырды. Кызны яңа әнисе юлнын теге ягына—үзләре авылы ягына алып чыкты. Дәрига Дөрриягә кулын сузды, Дөррия ике куллап Дәригага сузылды. Ләкин юл кин үк иде, сузылган куллар бер-берсенә җитмәделәр... Шушы вакыйгаларны тасвирларга тырышканнан соң, автор хикәясе кешеләре тормышында булып узган кайбер хәлләрне санал кына узуны кулай тапты. ... Дөррия әйбәт холыклы, уңган булып үсте, үз әнисен дә, тәрбия кылган әти-әнисен дә үзенеке итте. Бу ике гаилә туганлашты. Еш йөрешәләр алар. Инде Дөррия кияүдә, үз балалары үсә. Дөррия тудырган әнисен дә. тәрбия кылган әнисен дә, кайнанасын да үз итә. мин бәхетле—минем өч әнием бар. дип мактанып та куйгалый ул Бирсен Ходай—бәхет юлдаш булсын барчабарсына Ә Хәялине уллыкка алучылар Хужанур белән Мөсәгыйдә иде Егерме жиденче елның май уртасында авылга кунакка кайткан чаклары иде аларнын. бу чакта кырык яшь иде аларга. Асрамага-у.гтыкка ир бала бирелүен ишеткәч, шактый ерак авылдан килгәннәр алар. Хәялинен исә (һәм яңа әти- әнисенен дә) шул китүдән сөи авылга кайтканы булмаган Алар, өчәү булгач, ерак-еракка— таулар иленә күчеп киткәннәр. Дәригага беркайчан да хәбәр салмаганнар Сәбәбе нидә? Кем белсен инде Бәлки. Хужанур белән Мөсәгыйдә Хәялигә ятимлеген оныттырырга тырышканнардыр Һәм Хәяли яна әти-әнисенен бу фикере белән килешкәндер—анын уй йөртү сәләте кечкенәдән үк акылы көченә буйсына иде ич Шулай да Хәялигә озак еллардан сон туган нигезен күрү, аның яна әти-әиисенә шул нигезне кабат күрергә Хәяли белән бергә кайту кадәресе насыйп булган икән ... Алар ике жинел машина белән кайтып төштеләр. Алдагысын Хәяли, артгагысын анын олы улы йөртә. Алгы машинада Хужанур белән Мөсәгыйдә утырган, артгагысында Хәялинен хатыны белән балалары (өчәү') иде Өйдә Дәриганын кече улы. анын хатыны һәм балалары (шулай ук өчәү!) таралышмаган чак иде. иртәнге як иде. Йорт алты почмаклы, тутыя калай белән ябылган. Хәялинен энесе үз машинасында апасы Дөррия гаиләсен алып кидертә чыгып китте. Дәрига башта малае Хәялине танымыйча торган иде. аннары елап та. күзләренең саран ачы яше аша көлеп тә жибәрә иде Сүзен бер нәрсәдән башлый да аннары бөтенләй бүтән унайга кереп китә —Улыкаем. нигә^әбәрләр бирмәдең сон ’! Утыз биш ел у >ды лабаса Улым. дим. Хәбия аланнарны. Игелекле хәзрәт гаиләсен дим. тете угыз жидедә сөрделәр бит. Син яраткан алмагачлар үсми инде пар бакчасында, анда килгән кешеләр хужа Улым, кайларда бу.тдын сон? Кайларда’ —Кайларда. дип Менә әти-әни белән Кант ый иленә үк—әкиятләрдә сөйләнә торган ерак-ерактагы таулар и тенә дә барын чыктык Бүз бала Кангый иленнән кыз ала, диләрме әле? Менә мин дә. киленеңне шул илдә таптым... —Рәхмәтләр генә яугыры бу киленемә дә. бу киленем дә әйбәттер Улыкаем. пруфиссор ук булып життеңме'.’ Рәхмәт инде сине кеше иткән яңаәти-әниенә... Зур кеше булгансың, улым, зур кеше Монда калсаң. тирес арасында гомерен узар иле Хәяли, жаен табып, урамга ялгызы гына чыкты Биек капка төбендә теге замандагы, малайның хәтеренә сенен калган ярык тагарак юк ггде, анда энесе эскәмияне артлы-терәлгечле итеп ясап куйган ... Хәбия апалар бакчасында алматачлар юк икән шул дин уйлады Хәяли Анда чыпчыклар өер булып. бер-берсснә комачауламыйча, ярдәмләшеп очалар иде. Кешеләр дә шулай оеша алалар икән ич. моны Хәялинен, апасы Дөрриянең язмышы-тормышы ук растый Әйе. чыпчыклар, алмагачы төбе әйләнәсендә сөенеп серләшкәч, агач ябалдашына жырлашын тагын ябырылалар иде Хәяли бәрәңге бакчасына чыкты Абзар артында ук тете чак тат ы иннек капка төбенә әйләндереп куелган ярык имән тагарак түгелме соң бу’ Шул икән! Череп бетмәгән, әй Тиресне эскертгәй итеп өйгән энесе Хәялинен башына нәрсәдер белән, авыр-саллы әйбер белән кинәт тондырдылар кебек тирес арасында гомерең узар иде.. Әнисенең әле күптән түгел генә әйткән сүзләре икән. •Тиресләребез арасында яшәү Кангый иле рәхәтле кләреннән шәбрәк, мең тапкыр шәбрәк!» шп уйлады Хәяли Нәкъ шул мәлдә Хәялинен йөрәген куәтле кыскыч сытты Хәялинең жансыз гәүдәсе эскерттай тирескә сыланды... Җеназада ин бирешкән кеше Хужанур карт булды. Әллә бала акылы керде инде үзенә—карчыгы Мөсәгыйдәнең күкрәгенә чәчсезлектән ялтыраган башын салып ачыргаланды ул. Өзгәләнүенең чиге-чамасы юк иде. —Улым, безне нигә ялгыз калдырасың... Хәялием, энекәең белән мин бәхеттән мәхрүм бит инде... Ятим-ятимә бит инде без... 1996—1998 Фидая I гетне беренче күрүдә Садирәнен йөрәге дерт итте. Шул кыска дертләү дөнья агышын туктатып торды Ярый ла Садирәдәге көтелмәгән үзгәрешне аның үзеннән башкалар сизмәде. Хисләренең янартаудай атылуын киләчәктә томаларга көче житәр санады ул, тик йөрәгендә янгын дөрләвен берәү дә, хәтта шул утны төртүче егет үзе дә белмәсен, белмәсен.. һәм моны көннәр, атналар, хәтта ел үтеп тә берәүдә белмәде. Шулайвакыты житкәнче Садирәнен йөрәге ялкынланып януын күрмәделәр. Ялкыннар өстендәге ябынча нык булган, димәк. Әмма сер чишелүнең вакыты килде, һәм сөю ялкыннарын каплаган бөркәнчек, күз ачып йомганчы, дигәндәй, әллә янды да бетте, әллә очты да китте шунда... Садирәләргә еш килеп йөрде егет, монда ана ишек һәрвакыт ачык иде, аның гаиләнең гелгә үз кешесе булачагы шиксез иде. Чүкечсез йортта егеткә эш табылып кына торды—йә монысы какшаган да тегесе купкан, йә кием чөе салынган да тәрәзә ябылып бетми. Ә егетнең мондый эшләргә кулы ябыша икән, какканы-сукканы уңганлыгын бизи. Өйдә Садирәнен ялгызы гына чакларына да туры килгәләде егет. Ләкин андый очрашуларда тегенди-мондый хәлләргә берсе тарафыннан да ишарә дә кылынмады, егет үзенә нинди дә булса шөгыль тапты, Садирә анын монда булуыннан өй һавасы ук иркенәюенә сөенеп йөрде Көннәр эссе тора, өйдәге бөркүлек төнлә дә бетми, ә көндезен кояш тәрәзәләрне уттай кыздыра. Шуна күрә Садирә, өйне жыештырганда (бүген аның эш көне түгел), су коенгандагыча калып чишенде. Кыңгырау шалтырагач, өстенә халатын элеп, итәк ягын төймәләргә өлгермичә, ишек ачты. Егет балкып килеп керде, бу йортның һавасы (гәрчә бүген эсселек патшалык итсә дә) иркәләвенә инде күнегүе куандыра иде аны. —Буш вакыт барында өстәлне жыеп куясы иттем,—диде ул һәм кичә кичен үзе күтәрешеп кайткан төргәкне сүтәргә кереште. —Чәй куйыйм әле. —Соңрак. Садирә егеткә түгәрәк өстәлне жыярга булышты. Бер чүгәләгәч, төймәләмәгән халат итәкләре ачылды да төз-түгәрәк ботлары егетнен күзләрен яндырды. Садирә: —һай!—дип тиз генә төзәтенде. Ләкин ук атылган, тиясе төшенә тигән иде инде. Һәм егетнең кулыннан эш төште, кулының бүтән шөгыльгә тартылуын тыя алмас дәрәжәгә житге ул. Шулай да: —Ир белән хатын мөнәсәбәтен белгәнем юк әле минем,—дип кузгалып китмәкче дә иде, әмма шул ук вакытта Садирә селкенеп куйды да халат итәкләре ян-якка шуып төште —Өйләнгәнче, моны берәр ялгыз хатын янына барып өйрәнергә кирәктер инде... Садирәнен дә жаны-тәне тәмам кызышкан иде. —Әзерлегең ничек соң... Е —Әй-й, гел әзер лә ул... —Беркайчан да беркемгә дә бу хакта. —Нинди хакта'’ —Ашыкма... Бу хакта берәүгә дә әйтмәссеңме?—дип таләбен очлады Садирә. —Юк инде! —Үзем өйрәтәм сине.. —Бик әйбәт булыр иде!. Эш узгач, егет, көче кайтып: —Моны башкача-бүтәнчә дә эшлиләр бугай бит...—диде —Ашыкма... Ләкин берәү—гөнаһсыз кыз балакай сөйгән егетендәге һәм Садирәдәге үзгәрешне әлеге хәлдән сон беренче күрүдә үк сизде, аларнын үзләрен тотышларыннан төзәтелмәслек гөнаһнын кылынуына тәмам ышангач. Садирәгә һәм егеткә авыр сүзләр әйтмәстән. өйдән китеп барды Хәтта саубуллашмады. Ә Садирә белән егет якынаймыйча түзә алмыйлар иде инде Тик алар өйдә очрашмадылар, моңарчы егетнең еш килүенә һәм үз итеп аралашуына күнеккән күршеләрнең ямьсезлекне дә тиз күрүләре ихтималыннан курыктылар бугай, шулай булса, оятлары бөтенләй качмаган, димәк. Жәй айларында дүрт дивар арасына кереп бикләнүнең хажәте дә юк, әнә, шәһәрдән ерак түгел урманнар күп, анда үткер күзләр сагаламыйлар, кем кемне белгән анда II идая, биек түшәмгә житә язган ишекне акрын гына ачып кергәч, бүлмәдәге кешеләрнең күплегеннән аптырабрак калды Егетләр һәм кызлар, төркем-төркем булып, пышын-пышын да, янгыратып та гәпләшәләр иде. Кемдер күзләре чыланган тәбәнәк буйлы, тоташ карадан киенгән кызны тынычландырырга тырыша, бүтән төркемдәге колгасар егет, иптәшләре ни әйтсә дә, кулын гына селти—институтка кабул итмәүләренә исе дә китми, аңа дипломны укымыйча да бирәчәкләр, янәсе Шулай да күпләре укытучыларны гаеплиләр, түбән билгеләр куеп, боларны кыерсытканнар ягъни. Түрдәге өстәл янында берничә егет һәм кыз тезелешкән иде Атары сөйләшмиләр, документларны кайтаручы чаларган чәчле чандыр апа каршына баскач кына нинди белгечлеккә имтихан тотып карауларын һәм кем булуларын атыйлар. Фидая шулар артына басты —Ходаем ла, монда да чират,—дип үзалдына шыпырт кына әйтеп куйды ул. Аның сүзләрен алдындагы егет ишеткән икән, башын гына борып нидер шаяртмакчы иде ул. ләкин кызга күътәрен тегәп торгач, бөтенләй борылды һәм башта —Ашыгасы юк. безнен эшләр төгәлләшән.—дип нәтиҗә чыгарудан узмады. Чираты житәр алдыннан гына, гагын кызга текәлеп Чират та чират, дисезме? Ә менә мәхәббәткә беркайчан да чират тезелми’—дип тавышын гүләтте, яңалык табуына сөенә идедер, калын кашлары сикергәләп алды — Кире каккысыз хакыйкать монысы’ —Сезне институтка азмыйча ялгышканнар икән, хәтта шундый акыл иясен югалтып оттырганнар, диде Фидая, башланыр-башланмас бәхәстә һич тә җиңеләсе килми иде анын —Укытмыйча ук диплом бирәсе иде сезгә Егет җавап кайтарыр!а өлгергәнче, анын чираты житте Ул (исеме Шәмсуар икән), документларын алгач, китәргә ашыкмады, адым гына чигенде—Фидаяны көтүе икән Кыз кәгазьләрен тәртипләп сумкасына салгач. Шәмсуар — Менә таныштык та.-диде һәм Исемен матур икән-фидакарь в. .К У.»в Ф җан,—дип сездән сиңа күчте. —Үзең таныша белмәгәч... Кызның беренче чибәрләр рәтендә торырлык брюнет егет белән әңгәмәне өзәсе дә килмәгән кебек, түп-түгәрәк һәм йонлач беләкләрен сыпыргалап көченә мактанучы егеткәйне үсендерергә теләмичә битараф калмакчы булуы да сизелә кебек. Ул, бүлмәдән чыгар алдыннан: — Башкалар ярдәмендә белешүнең ахыры әйбәт бетми бугай,—дип фикерен еракка илтеп терәде. —Хорафатларга иярүчән түгелмен! Элек димче әбиләр кавыштырган парлар бик тату яшәгәннәр,—дип сүзнең бу юнәлешкә керүен чикләде Шәмсуар. —Җәһәт икәнсең—кавышуга бик тиз житген. Зур эштә вак мәсьәләдәге кебек кабаланасың. — Безнең юл шушыннан башлануын күңелем сизенә. Бергә булырбызмы—монысын белгән юк, ләкин бер-беребезне беркайчан да онытмаячакбыз. —Башка гамәлләреңдә дә үз көчеңә шулай симерттереп ышанасыңмы икән менә... —Симерттереп, дисенме... Ышанам! Күрәсең, ябыклардан түгелмен,— дип шаяртуга күчте егет. —Туктале, нигә тузга язмаганны сөйләшәбез сон без?! Синең сукыр тиенгә тормаган сүзләреңне нигә тынлап торам сон мин... Сау бул! Хуш... Фидая троллейбус тукталышына таба кызуланып китеп барды. Шәмсуар кин маңгаен бераз ышкып торды да, калын кашларын сикертеп алгач, кызны тиз үк куып җитте. —Ай-йай кырт синең холык, әй! —Кем белән сөйләшүгә карап! —Шулай да ипле булыйк. Сиңа да, миңа да рәхәт түгел анысы. Икебез дә институт бусагасында сөртендек, сөртенеп егылдык. —Ләкин явыз нияттә булсаң, күземә дә күренмә!—дип кисәтте кыз, димәк, ул да танышлыкның башланыр-башланмастан өзелүен теләми икән. — Нигә мине юлдан язган бәндәгә саныйсың әле? Мин шундыйга охшаганмы? — Юк та... Нигә тупаслануым сәбәбен үзем дә анламыйм,—дип йомшарды кыз. —Безнен бүгенге хәлдә төрлесе булуы ихтималдыр. Шулай да мин институтка керә алмавыма артык кайгырмыйм. Сигезенче класстан сон техникумда укыйсы булган да бит, баш эшләмәгән,—дип чигәсен бармак очлары белән бәреп шакылдатты егет.—Һөнәр-белгечне иртәрәк алу мәҗбүрлеген менә хәзер төшендем. Кыз да: —Анысы, югары белемсез калуыма мин дә егылып хафаланмыйм. Күнелдә үкенү оемасын, дип кенә тапшырып карадым керү имтиханнарын,— дип ачыла төште —Әйбәт укытучы чыкмас та идедер әле миннән. — Киләсе буыннар безнең укытучылар булмавыбыздан, шәт, оттырмаганнардыр.—һәм Шәмсуар:—һе, әкәмәт,—дип көлде дә сүзне бүтәнгә күчерде.—Син, Фидая, юкка миңа шикләнеп карыйсын. Сина мөнәсәбәттә әшәке ниятем юк. Гомумән, берәүгә дә начарлык кылмыйм. Бик беләсең килсә... Бик беләсең килсә...—дип бөтен йөзенә елмаю җәелдерде дә тукталып калды ул. —Бик, би-ик беләсем килә!..—дип чытлыкланды кыз. —Бик беләсең килсә, мин— туп-тулы мәгънәсендә егет кеше! һәм шуның белән горурланам!—дип акрынрак, әмма һәр сүзенә сузыбрак басым ясап әйтте егет.—Ә соң... Нигә акланам соң мин!.. Фидая сискәнеп куйды, үзенен киреле-морылы сөйләвеннән Шәмсуарның болай ук еракка кереп китүен теләмәгән иде ул, төртмә кисәтүләрен егет бер селтәнүе белән юкка чыгарды да куйды менә, үзен егетнен күңеленә яра ясагандай сизеп уңайсызланды. Алар, кара-каршы басып, 83 шактый озак кына тын тордылар, бер-берсенен күзләренә күтәрелеп карарга кыймадылар Ниһаять, кыз, нидер әйтмәкче булып, авызын ачкан иде. ләкин сүзе табылмады, танышуларының очраклы булмавын раслаучы әлеге сүзсез анлашунын ямен жибәрәсе килмәде бугай Тукталышка житәрәк кенә: — Ачуланма, яме. Шәмсуар ...—диде Фидая —Ярар, Фидая Кыз, кибетчек артына елышып, янәшәсендә басып торучы егеттән яшермәкче булып, күзләрен сөртте —Менә күрдеңме минем жебегәнлекне Елап та күрсәттем үзенә... — Гөнаһсыз күз яшьләре—гөнаһсызлык билгесе. Фидая —Аңладым аңлавыңны. Шәмсуар. Ары сөйләшмәү аларны бер-берсенә ышанычлы якынайта иде. һәм алар тагын сүзсез калдылар Шәмсуарның Фидаяны үз итеп култыклыйсы килде, тик мона кыюлыгы житмәле Фидаянын Шәмсуар белән үз итеп житәкләшәсе килде, ләкин кыймады Алар, аздан белешкән кебек, тугызынчы трамвай тукталышына бер-берсен әйдәләмичә життеләр — Кая барабыз соң без?—дип башлап исенә килде егет —Бер якта торабыз мәллә? Мина, анысы, трамвай белән кайту жайрак, без Соцгородта торабыз. Әти-өни, бабай-әби, тагын өч энекәш Фатирыбыз әйбәт, сугышка чаклы салынган йортта —Мина трамвай да ярый, синнән сон ике тукталыш узам икән мин,— диде кыз һәм, егетнең самимилегенә жавап итеп, үзенең гаилә хәле белән таныштырды —Без икәү генә, әни дә мин. бер бүлмәле фатирда. Тик —Кыз егеткә күтәрелеп каралы да:—Ары сорашма, яме,—дип кисәтте. —Ярар —Әй-й, нәрсәсе сер сон аның’—дип бу мәсьәләдә чишелеп бетәсе итте Фидая —Мин туганда, әти тиешле кешенең инде гаиләсе булган Мин аны белмәдем һәм белмим. Әни ишарәләвеннән генә си зенәм—безгә ярдәм итеп юргандыр әти тиешле кеше Үзе, мәжбүр итмичә Миңа унсигез тулды, хәзер бөтенләйгә онытырдыр —Бәлки, нәкъ менә хәзер табышырсыз Тормышта ниләр генә булмас — Әти, дип эндәшәсе килгән чаклар хисапсыз инде. Хәзер дә.. Яшь күренә әле әни, кыхтар кебек Унсигез яшендә тапкан мине —Ә бабаң-әбиең?—дип үзе дә сизмәстән кызыксынды егет, үзенең әбисе һәм бабасы турында искәртүен истә тотты бугай. —Алар авылда яши Бик әйбәтләр Мине бик яраталар Еш кайтам Үзләре дә килә Әни елына бер кайтса кайта Менә бер серем дә калмады бугай —Ә сөйгән егетең? Фидая көтелмәгән сораудан аптырап калмады. Шәмсуарның белешүе «юк» дигән сүз ишетергә ышануыннан идедер кебек тоелды аңа һәм ул —Ә синең сөйгән кызын бармы сон9 !—дип кыюланып жавап кайтарды Әмма Шәмсуарда жебеп төшмәде, изрәгән арыш боламыгы түгел икән егетебез. — Минем сөйгәнем—син!—дип ярып салды ул Кыз, зәңгәрсу күзләрен зур ачып, егеткә текәлеп торгач —Тиле!— диюдән бүтән сүз тапмады —Менә бәхет—мина гашыйк булуыңны авыз тутырып әйттең! —Җитте сиңа, ә!.. -Җитмәде шул! Аздым да кайттым булыр сине үзебезгә' Килен итеп' — Җитте, дим, ә... И\-\. Шәмсуар гөнаһсыз теләген шул вакытта ук үтәгән булса соң Атар трамвайда янәшә утырганда гына бу фани дөньяның рәхәт хыялдан гына тормавы чынбарлыгын искәрделәр — Мин Оргсинтезга бармакчы идем бит.-диде Фидая —Анда эшкә чакырып торалар. -Киттек! Их-х, Шәмсуар Фидаяны, юлларын үзгәртмичә, шул вакытта ук в * үзләренә алып кайткан булса соң... Килен итеп... Их-х, Фидая Шәмсуарны гомер-гомергә үзенеке итәчәгенә ышандырган булса сон, аның гөнаһсыз кыюлыгына тыйнак һәм өметле кыюлыгын өстәгән булса соң... Әгәр шулай булса, аларнын язмышларында, бәлки, фаҗига өстенә фажига өстәлмәс тә идедер... III гет белән Садирәнен табигать кочагында кичергән рәхәтлекләре әбиләр чуагына чаклы гына дәвам итте. Алар Дөбъяз ягы урманыннан кайтышлый автобустан шәһәргә керүгә үк төштеләр. Аерылышасылары килмәде, ерак ук араны җәяүләп уздылар. Әмма икесе ике якка китәр төш һәм чак барыбер җитте. Егет, зур сумканы җиргә куеп, үз әйберләрен алырга дип, кулын сумкага тыкты. —Хәзер үзем рәтләп бирәм,—дип аңа булышырга ашыкты Садирә, сумкада актарына башлады. Алар, берьюлы диярлек ачы кычкырып, сумкадан кулларын алдылар, ләкин кылынасы кылынган иде инде. Урманда сумка эченә ике кара елан кереп яшеренгән булган... Алар икесе ике сырхауханәгә үзләре бармакчылар иде, бергә булуларын чит-ятларга белгертмәү теләгеннәндер бу кадәресе. Ләкин егет тыкрык буе җир китүгә үк аңын җуеп егылды. Табиблар аны коткара алмадылар, ул бер атнадан сон анына кайта алмыйча вафат булды. Елан чагуы, вакытында чарасы күрелсә, заманы өчен котылгысыз һәлакәт түгел дә түгелен, әмма һәркемнен агуга каршы тору көче төрлечә шул. Садирә исән калды, тик анын бөтен гәүдәсе корышты, өстәл янына һәм йомыш-юлга бару аның өчен ерак сәфәргә әйләнде. Инде менә егерме ел буена шулай.. Ә егетнең сөйгән кызы... Ул ачу-үпкәсенә калкырга ирек куймады, сырхауханәдә егете янында озак-озаклап утырды, ләкин аңа ул да ярдәм итә алмый иде иңде. Егете аның исемен әйтеп бәргәләнгәндә, караучыларга аны тынычландыруда булышты, тик егет аз гына вакытка да саташуларыннан айнымады, кызның күзләренә танышкан чактагыча үз итеп карый алмады... IV идая белән мин болай таныштым. Жәен без дачада торабыз. Эшкә алтыдагы—беренчесе— автобус белән кайтам. Аннары троллейбуска анын соңгы тукталышында күчеп утырам, анда кеше азрак була. Бу көнне дә троллейбуста иркен иде, әнә. тәгәрмәч турысындагы биек утыргычта буш урын бар. Андагы кыз. мин алданрак төшәмдер, дип, мине эчкә уздырды. Кыз үзе сүз башлады. Сөйләшергә-аралашырга яратадыр. Фидая иде ул. Эштән кайтышы, төннән. Бер тукталыштан соң: —Өемне узып китәм,—диде Фидая —Элгәре әнинең хәлен белергә кирәк шул. Ялгызы ул, мин дә ялгызым, торабыз шулай—аеры-йоры, инде егерме ел . —дип җиңелчә уфылдады ул.—Әни авыру минем. Тик мин анын белән бер өйдә—ул өйдә,—дип басым ясады Фидая,—куна алмыйм. Бар инде моның сәбәбе. Ә әнине елан чаккач, аның янында һәр төнне кунган идем. Тик ул өйдә әнине сырхауханәдән алып кайткан көндә дә куна алмадым Әни дә мәҗбүр итмәде. Әйтәм ич, бар инде моның сәбәбе. —Язмышыгыз авырлыгына ишарәлисез кебек,—дип Фидаянең сөйләвен дәвам итүен теләдем мин, ә ул, кыстатмаса да. тәгаенләүгә тиз генә күчмәде. —Узды инде гомерләр, узды,—дип офтаныбрак суза төште ул.—Пенсия яшем дә җитә... Ф —Сезгәме? Яшь ич әле сез пенсиягә чыгарга! Фидая гаҗәпләнүемнең анарга ярарга маташу түгеллеген аңлады, әмма үз сүзләренең дә ялган булмавын —Җитә шул. житә пенсия яшем,—дип раслады.—Башта эшем жинел дә иде. гел көндезен генә дә эшли идем Аннары сәламәтлеккә зарарлы цехка күчтем Яшисе килмәү кортлары йөрәкне кимергәләгән чаклар иде И-и. бар инде хәлләр, баштан төрлесе узды... Әле дә узып бетмәгән Узып та бетмәс кебек... Уйга чумсан. хикәя язарлык валлаһи Мин сискәнеп куйдым. Ләкин Фидаянен соңгы сүзләре минем хикәяләргә бәйле хезмәтемне белеп әйтүдән түгел иде. карашында мондый хәбәрдарлык сизелмәде һәм аның моңарчы мине күреп белмәвенә соңыннан ныклап ышандым —Языгыз сон,—дип тыныч кына кинәш иттем мин ана —Хикәягә сыйдыра алмамдыр Аннары... Булдыра да алмамдыр.. Ул Восстание тукталышында саубуллашып төште Икенче көнне иртән мин, дачадан кайтышлый. Фидаяне тагын очраттым. Янәшәсендәге буш урынга күрсәтеп, ул мине үз янына чакырды Аның күңелендә җыелганны кемгә дә булса сөйләп бушанасы килүе чигенә җиткән идедер. —Сөбханалла!—дип башладым мин —Төн буе авыр шартларда эшләп тә йончымагансыз. Фидая минем мактавымны: —Бүген черемләп алырга җай булды.—дип читтән уздырды — Хикәягезне яза башламадыгызмы'.’ Мина укытырсызмы? —Сүз җаеннан әйтелгән теләк кенә булып калыр ахыры ул Восстание тукталышында Фидая белән бергә мин дә төштем һәм аны әнисе йорты уңаена озатып куйдым Моннан соң да Фидая белән юлларыбыз туры килгәләде Кыска вакытлы очрашуларда ул башыннан узганнарны өзә-төтә сөйләде—ана килгән фаҗигаларда аны гаепләямәчәгемә акрынлап кына ышанды Әмма хикәясен язмады ул. һәм мин. аның тасвир кысаларыннан чыкмаска тырышып, ләкин ул кинаяләп кенә узган хәлләрне үземчә күз алдына китереп. Фидая хикәясен яздым, бу язмамның алдагы өч өлеше—шул хезмәт Хикәяне Фидаяга укырга бирдем Ул. аксыл тышлы, шакмаклы шома битле дәфтәремне кулына алгач, аны ачарга ашыкмады, тышын беравык йомшак кына сыпырын утырды Фидая монарчы минем исемемне генә белә иде, дәфтәр тышындагы фамилиямне күргәч, бәлки, аптырыйрак калгандыр, минем хикәяләрне укыганын яки радиодан ишетүен, бәлки, хәтерләгәндер Фидая Гагарин урамы буендагы бакчада хикәяне укый калды Мин әйләнеп килгәндә. Фидая дәфтәрне тагын сыйпап утыра иле Дәфтәрне сүзсез генә мина сузды. Мин аның хөкемен көттем Әмма ул эндәшмәде Үзе тәфсилләмичә калдырган хәлләрне минем күзаллавымны дөрескә санады микән Фидая? Хикәядә катнашучыларның, заводнын һәм шәһәрнең кайбер төшләре исемнәрен үзгәртүгә килешкәндер ул Хәер, болары—ваграк мәсьәлә Фидая урыныннан торды. Киемнәрен төзәткәләгәч — Күңелемне бушатырга кешесен тапканмын икән,—дип сизелерсизелмәс кенә елмайды —Мине аңлап тыңладыгыз. Рәхмәт Китим инде мин Әни көтәдер, соңладым бүген, борчыладыр Әни Мин ана егерме ел буе әни дип эндәшмичә йөрдем бит. ә... Сантый мин Әтине эхләп табасы иде. анарга да минем ярдәмем кирәктер инде Шәмсуарның, әтиең белән, бәлки. хәзер табышырсыз, дигәненә егерме, егерме бер ел узган 1998