ФАТИХ КӘРИМИ МИРАСЫНА ЯҢА СӘХИФӘЛӘР
XX гасыр башы татар иҗтимагый һәм мәдәни тормышында эз калдырган атаклы журналист, әдип һәм педагог Фатих Гыйльман улы Кәриминен <1870— 1937) тууына йөз егерме биш ел тулу датасы 1995 елда беренче мәртәбә җәмәгатьчелек тарафыннан зурлап билгеләп үтелде. Бу гасырның 30-50 елларында хөкем сөргән мәрхәмәтсез тоталитар режим Фатих Кәримине дә әйләнеп узмады Аның гомере вакытсыз өзелде Галимнең мирасы һәм истәлеге әле 1980 елларгача эзәрлекләнүгә дәвам итте Шуңа да карамастан, татарның алдынгы карашлы кешеләре Фатих Кәримине. аның әсәрләрен, ул чыгарган «Вакыт» газетасын онытмадылар. саклап килделәр Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы Мирасханәдә анын фондына материаллар 1960 елнын июленнән башлап тупланып килә. Бу эшне Хавва ханым Сайманова башлап җибәргән иде Шул вакыттан бирле Мирасханәдә Фатих Кәрими мирасы фонды (25ф ) акрынлап тулылана килде. Аның фондын баетуда аеруча аның бертуган сснлесе Закирә ханым Шәрәфнең (1884—1984) хезмәте зур булды Ул күп еллар дәвамында Фатих Кәрими мирасына бәйле документларны, истәлекләрне туплап килде Шулай ук репрессиягә эләккән галимне реаблитаиияләү юлында да тырышлык куйды Фатих Кәрими фондындагы кызыклы документлар байтак Әйтик, анда 1898—1913 еллар арасында мадьяр галиме Герман Вамбери тарафыннан төрекчә катыш татар телендә язылган 15 берәмлек хатның фотокүчермәсе саклана Бу хатларда Г Вамбериның Фатих Кәримигә. гомумән, татар халкына карата тирән хөрмәте чагыла. Мадьяр галиме тагар әдәбиятын укып, күзәтеп барган, ул анын 1905 елдан соң бер-ике ел эчендә көчле һәм матур күтәрелеп китүенә соклана Хатларда 1912 елгы Балкан сугышы мәсьәләләре буенча да фикерләр бар 1995 елның март ахырларында гына Закирә Шәрәфнең оныгы Эльмира Эминова безнең Мирасханәгә әбисенең Фатих Кәрими тормышы һәм эшчәнлеге буенча тупланган 165битлек ксерокопияләргапшырыды Aiap арасында документлар, хатлар, истәлекләр, мәкалә текстлары бар Закирә Шәрәф тарафыннан үзе исән чагында беркадәр хатлар, документлар, истәлекләр Мирасханәдәге фондка тапшырылган иде инде Яңа материаллар фондны тагын да баетып җибәрделәр Аларның барсына да бу язмада тукталу мөмкин булмаганлыктан. кыскама күзәтү ясау һәм кайбер кызыклы текстлар белән укучыларны таныштырып үтүне кирәк саныйбыз Документларны эчтәлекләре буенча түбәндәге төркемнәргә берләштереп карарга мөмкин Беренче төркемгә Фатих Кәриминен әтисе һәлак булгач (1902 ел. 6 июнь) килеп туган көнкүреш проблемалары, патша жандармериясенең Фатих Кәрими һәм Тимерша Соловьев өстеннән килгән доноска мөнәсәбәтен чагылдырган циркуляр, галимне реабилитаиияләү процессына кагылышлы документлар. Сара Борһан кызы Шәрәф (1912-1992) тарафыннан язылган Фатих Кәриминен тәрҗемәи хәле кулъязмасы керә Икенче төркемгә Оренбург кешесе Тәүфикъ Сабитов һәм Закирә Шөрөфнен Фатих Кәрими хакындагы истәлекләре теркәлә Оченче горкем материаллар Закирә Шәрәф язган хатларга Фатих Кәриминен замандашлары җибәргән җаваплардан гыйбарәт Бу язышучылар арасында 12. .к у. мв күренекле татар зыялысы, педагог, сүзлекләр һәм дәреслекләр авторы Сахиулла Зәкәрия улы Рәхмәти (1894—1979) тарафыннан 1962—1968 елларда язылган хатлары кызыклы. Аларда 1937 ел дәһшәтләре. Галимҗан Ибраһимов, Афзал Таһиров. Фатих Кәримиләргә кагылышлы кызыклы хәбәрләр сакланган. Сәхи Рәхмәти тарафыннан 1968 елның 3 августында Закирә Шәрәфкә язылган хатта Фатих Кәрими турында җылы сүзләр һәм матур истәлекләр китерелә: «... Февраль революциясе булгач, «Кәрвансарай»да булган зур бер митингта карагруһлар Фатих абзыйга һөҗүм итеп, «үтерергә кирәк, бөтен дөньяны айкатучы шул Фатих»,—дип кычкыргач, Фатих абзый трибунага чыгып, башындагы эшләпәсен салып: «Җәмәгать! Менә бу чәчләр нигә агарган?»—дип, бик батыр нотык сөйләгән иде. Менә бу сүзләр минем Хәй Хисмәтуллинга язган истәлегемдә юк». Моннан соң хатта сүз Фатих Кәриминең тууына йөз ел тулу юбилеен уздыру мәсьәләсе тирәсендә бара. Сәйфи Кудашнын 1969 елның 10 февралендә, 1970 елның 31 январенда һәм 22 июлендә Закирә Шәрәфкә атап язылган хатларында да Фатих Кәримигә кагылышлы күп сүзләр бар. Яна кергән Фатих Кәримигә кагылышлы материалларның дүртенче төркемен әдипнең күренекле галим һәм язучы Ризаэтдин бине Фәхретдингә атап язылган ике хаты һәм 1919 елда «Эшчеләр дөньясы» исемле газетаның 2 апрель санында басылган «Көрәшче эшче» дип аталган мәкаләсе тәшкил итә. Фатих Кәриминең әлеге хатлары XX гасыр татар иҗтимагый тормышы тарихы өчен гаҗәп әһәмиятле фактларга ия булып торалар, шунлыктан аларның икесен дә бу очракта тулысынча күчереп үтәбез. Беренче хат Петербург. 6 март. 1900. Газиз кардәшем Ризаэтдин абзый. Мин хәзер Петербургта, кырымлы Ильяс мирза Бураганский типографиясендә торам. Типографиячелек эшләре белән бераз танышырга башладым. Күпме торуым әле хәзергә билгеле түгел. Өч айлап торырга ниятем бар Мәскәүдә гарәп хәрефләре белән дә баса торган «Гирбек» атлы бер карт немецнең типографиясе бар Шунда хәреф тезүче, яки корректор булып хезмәткә керергә теләсәм дә. бездә мөселманча эшләр аз була, эшләп торырга кешебез бар дип, мине алмады, шунлыктан монда килдем. Бураганский мине бик яхшы кабул итте. Саф күңелле, яхшы табигатьле бер адәм күренә Шәрекъ телләре укытыла торган бер рус мәктәбендә дәрес тә укыта һәм шәрекъ гелләрендәге китапларны карый торган цензор Смирновка могавинлек (ярдәмчелек) тә итә икән. Шунлыктан, бу Бураганский аркылы цензурада карала торган китаплар турында бераз мәгълүмат алырга мөмкин булса кирәк. «Европага сәяхәтнамә»мне язып бетереп Мәскәүдән цензурага җибәргән идем Әле каралып чыкканы юк Мидхәт әфәнденең хатын бастырырга рөхсәт алу өчен цензурага бирергә ярамаганлык монда килгәч яхшы аңлашылды. Хәтта аны цензурага күрсәтүдән зарар киләчәге беленде. «Шул хатыгызны һәм миссионер Смирнов рисаләсенә каршы язган җавабымызны Истанбулда үзегез бастыра алмассызмы?»—дип, Мидхәт әфәнденең үзенә хат язган идем, җавап килгәне юк әле. Рәшит казыйның 3, 4. 5 кисәк «Миръат»ләре дә байтактан бирле цензурада яталар икән. Исмәгыйль бәй Гаспринский («Тәрҗеман» газетасының редакторы) килгән иде. күрешеп сөйләштек. Мидхәт әфәнде минем адресымны белмәгәнлектән. үзенең миңа язган хатын анар җибәргән вә миңа тапшырырга үтенгән икән. Ул аны миңа җибәрмәде Копиясен алдырып кына сезгә җибәргән икән. Мондый эшләргә катнашудан куркып, шулай иткән булса кирәк Мин ул хатны яратмадым «Безгә акыл өйрәткәнче, хәлифә мәмләкәте булган Төркиянең үзендә шундый голяма хәзерләргә тырышсыннар».—ди. Бураганский типографиясендә басылырга дип җибәргән «Тан йолдызы» Кәрвансарай—Оренбург шәһәрендәге атаклы татар мәчете бинасының исеме. атлы әсәрегез цензурага ике мәртәбә кереп, каралып чыккан. Күп урыннары бозылган, төзәтелгән. Шул көенчә Бураганскиинын китаплары арасынла ята Укып чыктым, мина бик ошады Цензура тарафыннан бозылмый калганнары гына басылса да. яхшы булыр иде Бураганскиинын сезгә зур хөрмәте бар Ләкин әсәрегезне үз хисабыннан бастыра алмастыр. Чөнки кулы кин булмаска охшый Шуңар күрә, бу әсәрегезне анардан соратып алып, башка берәр жирдә бастыру чарасында керешүенез муафикъ булыр, дип беләм Тагын берничә татарча цензурадан чыккан әсәрләр дә Бураганскиинын китап киштәсендә ята бирәләр икән. Типографисен бөтенләй сатарга да Бураганскийнын нияте юк түгел икән. Үзенә иптәшкә уртак кабул итәргә дә разый. Типографиям унбер мен сумлартора. ди. Типографиядә Петербург ахуны Гатаулла Баязитовнын да өч мен сумлап пае бар икән. Ул шул акчаны алып. Бураганскийдан аерылырга тели. «Аның белән эш йөртеп булмый, ышанычлы кеше булса да. бик ялкау, вәгъдәсез бер адәм Заказчикларнын берсе лә үзеннән рази түгелләр. Аккуратность дигән нәрсә анардан һич юк. Акчамны биреп мине ширкәттән чыгармаса, типографияне торгидан саттырып, хакымны алачакмын»,—ди. Бураганскиинын үзенен дә бурычлары күп булганлыгы анлашыла. һәрхәлдә бу типографияне зур авырлык белән алып барганлыгы анлашыла. Пайтәхеттә Ильяс мирза кебек зыялы бер мөселман кулында типографиянең дәвам итүе яхшы иде Хәллерәк мөселман сәүдәгәрләрен акча белән катнаштырып, типографияне Бураганский кулында дәвам иттерү мәсьәләсен өйрәнергә кирәк булыр дип беләм. бәлки бер нәрсә чыгар Рәшит казый Невский проспектта айга сиксән сумга биш-алты бүлмәле зур бер фатир алды. Һәр атнада шимбә көннәрне мондагы укымышлы мөселманнар, төрле мәктәпләрдә укучы мөселман студентлар шунда жыелып. танышып, сөйләшеп утыралар. Киләчәктәге «Татар клубы»нын беренче нигез ташы шушы булса кирәк Мәскәүнең юридический факультетын бетереп. Уфага кайтып киткән Искәндәр Солтанов (мөфти Мөхәммәдьяр Солтановның углы), анда кайткач, татар-башкорт халкын агарту, алга жибәрү турында жин сызганып эшләргә сүз биреп киткән иде. вәгъдәсендә торамы икән? Хатлары бик сирәк килә. Оренбургтан килгән бер хәбәргә күрә. Гани бай Хөсәенов алдагы жәйдә Каргалы курсларын тагын ачып, хәлфәләр укытырга хәзерләнә һәм Париж выставкасына барып кайтырга тели икән. Теркиядә ун мең христианның поплары белән бергә мөселманлыкка чыгулары һәм чиркәүләрен мәчеткә әйләндерүләре турында «Петербургские ведомости»ның беренче март номерында бер хәбәр басылып чыкты, белмим нинди хәлдә. Сәлам вә хөрмәт белән кардәшеңез Фатих Кәрими» Икенче хат 1901. 12 декабрь. Оренбург Газиз кардәшем Ризаэтдин абзый! Тарафыныздан жибөрелгөн «Асмә» аллы хикәягез тапшырылды Элек үзем укыдым, аннары атама бирдем. Ул да укыды, ни хәтле лә яраттык, әйтеп бетерү мөмкин түгел. Теле ни чаклы гүзәл булса, мөнләрижәсе (эчтәлеге) шулап ук яхшыдыр. Безгә бу әсәренсә бик ошады. Милләтебез эчендә шундый матур әсир юр язарлык кешеләр булуы, чын күңелдән шатланырлык бер хәлдер Мондый әсәрләрнең кадерен, кыйммәтен хәзер белмәсәләр дә. киләчәктә белерләр Бу әсәре ңездоге шигырьләрне сөйләгән Закир Верхеурдльск янында алтын казытучы Закир Мөхәммәдсадыйк улы Рәмиендер Бу шигырьләрне мин үз авызыннан га ишеткән идем. Төрекчә, русча телләрне яхшы белүче, гыйлем, мәгариф яклы. киң карашлы, ачык фикерле бер кеше, яхшы гына шигырь көче бар Яшьлегендә бераз вакыт Истанбулда торып, әдипләр, шагыйрьләр бе юн катнашкан, татарча гс гне бигүк яхшы белә. Истанбулдан кайткач, төрекчәдән гәржемә кайбер хикәяләр үзендә чыгарып, берничә шигырьләр язып караган Аларны бастыручы бу IM.IIан. кулларда укылып йөрелгән. Ахырында һәр нәрсәгә борыннарын тыга торган гөмбә башлы вәрәсәтел-әнбия (муллалар) тарафыннан ү зенә кяфер пичәтләре басыла башлагач, язудан ваз кичеп, кәсепкә керешкән «Кайбер татар жөмләләре» 12 * исемендә мина жибәрелгән бер-ике битлек язуын китаплар арасында куеп, сезгә җибәрдем. «Асмәонең цензордан исән котылуы мәсьәләсе ин мөһим вә җитди бер мәсьәләдер. Борынгы Ислам мәдәниятын искә төшерү, кавем-кабилә берлеге гурында сүз ачу, хосусан башкортларны онытмау, ысуле жәдидә алга китүен теләү цензор Смирнов бабаның һич тә кәефенә килмәгән нәрсәләрдәндер. Аның кызыл карага манган каләме «панисламизм», «пантуркизм» пичәтләре басарга хәзер тора. Күп җирләре бозылмыйча цензурадан чыгуына күп шөбһәм булганлыгы шикелле, бөтенләе белән алып калуын да ихтимал тотам. Шундыйрак мәсьәләләр катнаштырып язылган үземнең ике-өч рисаләмне кайтармыйча алып калды. Тагын башка берничә кешенең әсәрләрен дә кайтармыйча калуын беләм. Шагыйрь Мөхәммәдсадыйк Рәхимкуловның «Котыб йолдызы» адлы әсәре дә кайтканы юкәле. Моннан соң кайтуы да бик шөбһәле. Алла бәласен йимерсен бу цензорның. Мондый әсәрләрне цензурага жибәрмәстән элек копияләрен алып калырга кирәк. «Асмә»нең копиясе үзеңездә бармы? Булмаса, мин монда күчереп алырмын. Ни булыр, ни булмас, бәлки бер көн килер, болытлар күтәрелер, кояш чыгар. Цензурадан рөхсәт кайту белән, әлбәттә, үзебез басарбыз. Асыл басылачак һәм таратылачак әсәрләр—шушындый әсәрләрдер. Берничә ел элек Гомәр хәлфә’ «Сәлимә»не: укыгач: «Кулында мондый көчле каләме, башында мондый матур исәпли алу куәте булган бер кешегә,—башка һәртөрле эшләрен ташлап, бөтен гомере буенча шундый әсәрләр генә язып тору кирәк иде. Үзе дә бәхетле булыр, милләтне дә бәхетле итәр иде»,—дигән иде. «Асмә»не укыгач, минем дә шул сүзләрне әйтәсем килә, һәрничек булса да, шуның кебек әсәрләрне күбрәк язуыгызны күнлем бик тели. Сезгә укыр өчен бер ящик белән китаплар жибәрәм. Исемнәре аерым кәгазьгә язылган. Боларнын кайсыларын үзегез сораган идегез. Кайсыларын үзем сайлап йибәрәм. Сездә үзегез теләгәнчә торсыннар. Миңа ашыгыч кирәк түгелләр. Шул китаплар белән бергә, сезгә, үземә килгән берничә хатларны да йибәрдем. Арада Госман Нури хатлары да бар. Кырымда Акчокраклы карьясеннән булган бер егет, элек Бураганский типографиясендә корректорлык иткән. Хәзерендә Петербургта гаскәрлек хезмәте итә. Әйбәт язучы, аң-белем иясе, яхшы тәрбияле вә кешелекле адәмдер. «Нәнкәжан ханым төрбәсе», «Шагыйрь Пушкин» адлы бик матур әсәрләре бар. Петербурда Азия музәсе эчендә Шәрекъ вә Ислам дөньясы турында бик төрле вә сирәк була торган китаплар бар икән. Европа сәяхәтенә китешли шул китапларның исемнәре язылган каталогның биш-ун битләрен күчереп алган идем. Хәзер шуны да Сезгә йибәрәм. Русия музәләрендә нинди гыйлем хәзинәләре булганлыгын күрерсез. Граф Толстойнын Синодка каршы язган озын, бик кызык җавабы бар, моны бастырырга рөхсәт итмиләр, кулдан-кулга күчерелеп йөри. Мин шуны татарчага тәрҗемә иткән идем. Ләкин, хәзер үземдә түгел иде, йибәрә алмадым, киләчәктә йибәрермен. Рәшит казый мөселман мәктәп-мәдрәсәләре турында бер проект язган. Шуны, министрга тапшырдым,—ди. Кәсимдәге миссионерлар җәмгыятенең башлыгы Даронкин дигән бер поп «Ачык хат» исемендә бер рисаля язып, мөселманнарны чукынырга өндәгән. Рәшит казый шуңа каршы җавап язган. Үтенүе буенча, шуларның барысын тәрҗемә итеп, дүртне бай Хөсәеновка тапшырдым. Йөз меңнәр белән сату-алуларын бер якка куеп, шундый нәрсәләр белән шөгыльләнүдән тәм таба. Йә исә Русиядә төрле фикердәге, төрле милләттәге кешеләрнең күбрәк булганы яхшыдыр. Юкса, дөньяда яшәү бик күңелсез булыр, эч пошар иде. һәм фанатик русларга каршы фанатик мөселманнар булуы бик табигый бер халдер. Оренбургның архивный комиссиясе үткән ноябрьнең 16 сында булган җыелышында мәшһүр гарәп сәяхе «Ибн Фазлан»ның башкортлар хакында язган язуларын латинчадан русчага тәрҗемә иттерергә карар бирде. Башкорт хакында 1 Гомәр хәлфә Дәүләтьяров Оренбург янындагы Каргалыда сату итеп тора, ләкин урысча, төрекчә яхшы белә, күп укый, тирән мәгълүмат иясе бер кеше иде 2 Ризаэтлин абзый тарафыннан язылып .. елда басылган матур бер хикәяттер. (Фатих Кәрими искәрмәләре.—М. Ә.) русча язылган бер хикәя китабын мина бүләк итеп йибөрүе өчен мөфти хәзрәтләре Солтановка тэшәккеремне ирештерүеңезне үтенәм Үзем дә хат язарым һәм берәр китап бүләк итеп йибәрермен дип торам Атам үзе Сезгә бер хат язды, шул китаплар арасындадыр Бәлки мине өйләндерү мәсьәләсе турында да бераз язгандыр. Ул турыда атам-анам борчылалар. Алар күптән бирле инде мине өйләндерәселәре килә Монар үзем дә каршы килмим. Ләкин бу эш мәйданга килә тора, һәмишә кичегә бара Әлбәттә, сәбәпләре бар, һәм бер түгел, берничә сәбәпләр бар. Боларнын ин беренчесе, дөньяга вакытсыз килүебездер, йә бераз элегрәк, яки бераз соңрак киләсе калган Мин хәзер европалы да түгел, азияле дә түгел, икесе арасында калганмын Дөрес тәрбия- тәгълим күреп, дөнья гыилемләре укылган бер кыз мина килергә теләмәс Ул доктор, инженер, офицерга барырга теләр. Хәтта шундый бер бәндә табылып, миңа килергә разый булса да. аны алырга ярамас. Чөнки, андый бер кешене тәрбия итеп, канәгатьләндереп тору безнең кулыбыздан килмәс. Бер дә укымаган, гыйлем- тәрбия күрмәгән кеше безнең өчен тагын да бик муафикъ булып җитмәс Без бай да түгел, ярлы да түгел. Бай түгел, чөнки капиталыбыз юк. Барлык капиталыбыз кулдагы каләм белән баштагы теләк вә хыялдан гыйбарәт Тормышыбызбик гади, ярлылар дәрәжәсендә киенеп, ярл ылар дәрәҗәсендә ашап- эчеп, үзебез эшләп көн күрәбез. Әткәй үзе чыгып кар көри, ишек алды тазарта, тирес түгәргә бара. Ин ярлы кешеләр белән бик рәхәтләнеп, бертуган шикелле сөйләшеп утыра. Әнкәй идән юа. кер юа. аш пешерә, кәрзин күтәреп әйбер алырга базарга йөри. «Ул кадәр ватылмагыз, хезмәт өчен бер малай яллыйк».-дисәм дә. әткәй разый булмый,—үз кулыңнан килгән эшне, ник кешедән эшләтергә.—ди. һәм расход күп булудан курка. Ярлы түгелбез, чөнки бурычыбыз юк. тамыгыбыз (комсы ныгыбыз) юк. намусыбыз бар. эшләп яшәргә һәм дә эшебез бар Менә шуңар күрә мин өйлән- гөндә.—безгә шундый, үзебез төслерәк бер кеше туры кичсә икән, либез Андыйны ничек табасын, кайдан туры китерәсең Егетләр белән кызлар арасында электән күрешеп танышу гадәтләре булмагач, бербереңә муафикъ кеше белән очрашу тар икс як өчен дә бер бәхеткә генә терәлеп кала Болардан башка тагын да бер нәрсә бар: мөгълүменездер ки. безнең әткәй бик тә туры сөйләргә ярата, үзе бик хөррият яклы Монда (Оренбурга) килгәч та каршысындагы кешенен дәрәҗәсен, кем икәнлеген игътибарга алмыйча, герле мәсьәләләр турыңда ачыктан-ачык сөйләшеп, мөселман халкының арпа калуына зур сәбәпләрнең берсе —мөселман кызларының укытылмавы мәсьәләсен, хатыннарның качып-бөркәнеп йөрүләре икәнлеген, базарны шулай иткән нәрсә надан муллалар, ахмак руханилар булганлыгын туры килгән бер җирдә әйтә бирде Шуның өчен Оренбургта Каргалының барлык муллалары вә игътибар гы кеше гәр дип саналган надан, фанатик байлары вә сәүдәгәрләре—барысы да. безгә начар күз белән карый торган булдылар. Монда мулласыз бер нәрсә дә эшләнми Муллалар вә «могьтәбәран» (ягъни <хөрмат.1ыәр») исә һәр турыда безгә каршы фикердәләр. «Шәкерт белән студент» вә «Җиһангир мәхзүм- рисаләләре лә бу турыда алар кулында зур корал булды. «Диннән көлгән, комганга тигән, гпляманы мыскыл иткән андый кешеләрне ислам арасына кертмәскә кирәк» — дин. Фатих ахун Гайнетдинов мәҗлесләрдә ачыктан-ачык агигация ясый -I ыильман ахун булган мәжлескә мине чакырмагыз», —ди. Байлар вә сәүдәгәрләр кашында г ы илем мәгърифәт, мәдәният дигән нәрсәләрнең кыйммәте өлкән бәрән тиресенең кыйммәте чаклы да тормаганлыктан. тәүфикъ истикамәт fctopecrex туры кн) днг ән нәрсәләр алар кашында бөтенләй башка мәгънәдә йөргәнлектән, без.пар кашында төүфикьсыз. истикамәтсез кешеләрдән саналабыз Шунын өчен бу мохит эчендә минем өйләнә алуым шул бәһаледер. Кырымда укытып торган вакытымда мине өйләндереп, шунда алып калырга теләгәннәр һәм иптәшлек өчен муафикъ адәмнәр дә күрсәткәннәр иле I экин мин Кырымда бөтенләй калырга теләмәдем. Алар кызларын кияүлә биреп. ерак җирләргә җибәрергә теләмиләр иде Шунлыктан бу эш анда да булмый кдгды Аннары Европада йөргән вакытыбызда Бельгиянең бер нлсыи.г н/решкән) шәһәрендә мөгаллимәлек игүче бер француз кыгы мина кияүгә чыгып Рхигигэ килергә бик теләгән иле. Анлашдыкына күрә, тәгыгим-тарбнясе. әхлак нә табигате 182МАРСЕЛЬ ӘХМӘТҖАНОВ дә безгә туры килерлек күренә иде. Иптәшем Шакир Рәмиев тә шуның белән өйләнеремне муафикъ күреп, юл расходларына һәм монда кайткач, мәгыйшәтне корып җибәрергә матди ярдәм итәчәген дә аңлаткан иде. Укыган, яшь, тәрбия күргән бер кешене монда алып кайтып, шундый наданлык, фанатизм эчендә коллыкта, хурлыкта яшәтүгә күндем разый булмады. Ахырында тәкдирдә, язмышта ничек булса, шул булыр, дияргә кала. Бу мәсьәлә турында Сезгә болай озын язуымның сәбәбе—ата-анамның моңар зур әһәмият биреп борчылуларындандыр Юкса, минем үз фикерем бу мәсьәлә белән артык мәшгуль түгел. Бу хакта артык исәпләмим дә, ни булса—ул булыр, дип карыйм. Мөселманчамы, русчамы бераз укыган, әхлак вә табигате төзек булган, көн күренешләре безнең дәрәҗәдәрәк булып, тук вакытта шөкер итә, ач вакытта бергә эшләп көн күрә торган бер бәндә туры килә калса, мин шуның белән гомерлек иптәш булырга разыймын. Кем белер, бәлки туры килер әле, Ходайның дөньясы киң бит. Бу мәсьәлә турында атама хат яза калсагыз, аны бераз тынычландырырлык рәвештә язуыгызны үтенәм. Монда артык ят хәбәрләр юк. Элек Сызрань каласында мулла булып торган Мозаффар Мөштәриев дигән бер кеше (бер казый углы икән) Оренбургта хосусый русский класс ачып, мөселман балаларын русча укытырга мәктәпләр директорыннан рөхсәт алган. Сөләйман ахун углы Әхмәтфәез мәхзүм белән бергә эш күрәчәкләр икән. Мәктәпләр караучы директор Әхмәт бай Хөсәенов мәдрәсәсенә еш-еш килеп тикшеренеп йөри, нинди дәреслекләр, укытуы, укытучыларның кемнәр, кайда укыган кешеләр булуы турында мәгълүмат ала тора. Ни дә булса борын тыгып мәдрәсәгә бәйләнергә, тырнак астыннан кер эзләп маташа булырга булса кирәк. Бу хатымны Сезгә бик озын яздым. Сезне бик якын күрүем сәбәпле. Хат яза башлаганда күңелемдәге бөтен нәрсәләр үз-үзеннән агып, каләм очына килә баралар. Сезгә күп хөрмәт вә сәлам белән кардәшенез Фатих Кәрими». Фатих Кәриминеңсеңлесе—Закирә Шәрәф тарафыннан язылган истәлекләр дә бөек мәгьрифәтче-галимебезнең тормыш сәхифәләрен тәшкил итәләр. Аларның күләме 91 битле дәфтәрне тутыра. Закирә Шәрәфнең «Казан утлары» (1968, № 6) журналында басылган Зариф Бәшири истәлекләре уңае белән язылган озын хаты да бик мөһим фикерләргә ия һ. б. Санап үтелгән текстларның һәм китерелгән чыганакларның әһәмияте бер Фатих Кәрими шәхесе белән генә чикләнми. Бу чыганакларда татар халкының XX гасыр башындагы бөтен иҗтимагый-мәдәни проблемалары чагыла. Аларда Ризаэтдин Фәхертдинов, Рәшит казый (Ибраһимов), Дәрдмәнд (Закир Рәмиев). Мидхәт әфәнде, Смирнов (цензор), Ильяс мирза Бураганский, Госман Нури Кырыми, Гомәр хәлфә Дәүләтъяров һ. б. тормыш һәм эшчәнлекләре буенча мәгълүматлар бирелгән. Ул мәгълүматлар, материаллар татар тормышының XX гасыр башындагы елларда динамик үсештә булуын күрсәтәләр. Татар әдәбияты, тарихы, эстетикасы, фәлсәфәсе буенча эшләүче галимнәр өчен яна табылган сәхифәләрнең кыйммәте зур