ДӨНЬЯДА СҮЗ ҖИҢӘР...
Бу көннәрдә җитмешен ваклап йөргән әдәби тәрҗемә остасы, «Бакый» романы авторы язучы Кыям Минлебаев замана кырыслыгына, җил- давылларга бирешмәскә, базар пычрагын җанына үткәрмәскә тырышып яши. Ул һаман да терекөмеш кебек хәрәкәтчән, аралашучан. өлгергән башаклары як-якка салынып төшкән көлтәдәй чәчләре сирәгәйсә дә, элеккеге көязлеген югалтмаган. Дөрес, йөзендәге нурлы елмаюы кебек үк. өстендәге кәчтүмнәре, бүрек-эшләпәләре. кыска кара туны болгавыр чордан элегрәк юнәтелгән кыйммәтләр, яшьлек хатирәләре. Әйе, гомерләрен халык мәнфәгатенә багышлаган бик күп зыялыларыбызны аяусыз вә имансыз дәвер тормышның аргы ягына, төбенә чыгарып ташлады. Сер бирмәскә, эчке әрнүне күрсәтмәскә, дошманны шатландырмаска дигән милли- рухи таяныч кына аларны яшәтә, арканы туры тотарга мөмкинлек бирә Әдәби тәрҗемә эшен шигъри югарылыкка күтәргән Кыям ага Минлебаев шундыйларның берсе. Ачтан, гарьләнүдән жан тәслим кылса да. тәнендә ургылып аккан кыпчак каны аны почмакта симәнкә сатып утыру дәрәҗәсенә төшермәс. Шул хикмәтләр турында уйланганда, аны яратып «дәрвиш» дип атыйсым килде. Бу сүзнең ике мәгънәсе бар икән. Бер очракта ул фәкыйрь, ярлы адәм төшенчәсен бирсә, икенче урында бер шәйгә дә исе китмичә, тормыш-яшәеш ваклыклары дәрәҗәсенә төшмичә, югары дөньяви, дини, нисби хыяллар белән яши белгән кешене атыйлар. Хыялый-дәрвиши дөньяда сәяхәт итә белүе Кыям Минлебаевнын төп таянычы, рухи мәркәзе. Фаразымның янәдән бер таянычы бар. Кыяметдин Сәләхетдин улы Минлебаев Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туып үссә дә, унбер яшендә әти-әнисе белән ул чорда Казанның ерак бер почмагында урнашкан Дәрвишләр—Дербышка бистәсенә күчеп килә, җидееллык мәктәпне тәмамлый, Кабан Күле буендагы 12-нче татар урта мәктәбенә йөреп укый Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан сон. ике ел Сарман урта мәктәбендә урыс теле укыта һәм, Казанга кайтып, Татарстан китап нәшриятына эшкә урнаша, кырык елга якын шунда хезмәт итә. Тиз арада яшь. жилле, тырыш егет күңеленә аеруча хуш килгән әсәрләрне башка телләрдән тәрҗемә итү белән мавыгып китә һәм әдәбиятыбызны бөтен җиһанга танылган 20-30 китап исәбенә баету бәхетенә ирешә. «Дәрвиш» булмаган кеше шулчаклы әсәрләрне, дөнья классикасын үз ана телендә яңгырата алыр идеме? Исемнәрне, әсәрләрне саный, атый башласан, исен-акылын китмәле. Дөньяны бары тик сүз белән яулап буласын анлап эш иткән Сәләхетдин абзый улы. Тәрҗемә иҗатының башында әкиятләр, балалар-яшьләр өчен язылган, маҗаралы, җиңел укыла торган әсәрләр тора: Цвирка П. «Сандугач». Семушкин Т. «Айвам маҗаралары» Бу эшен Кыям ихластан башкара, ә күзе, зиһен угы дөнья әдәбияты бөекләре ягында. Беренче булып анын каләменә Лев Толстойнын автобиографик трилогиясе килеп эләгә, һәр елны бер повесть тәрҗемә ителә, басылып чыга («Балачак». 1955. «Үсмерчак». 1956, «Егетчак», 1957). Бу әсәрләрендә үк тәрҗемәченең ике телне дә нечкәлекләре белән үзләштерүе, ижади дәрте, киләчәктә ачылып китәчәк язучылык сәләте ачык күренә. Өлкән каләмдәшләренең башыннан сыйпап, җылы сүз әйтүен көтеп торгандай, Кыям Минлебаев урыс әдәбиятының ин мәшһүр, ифрат катлаулы. Б кара урман кебек адаштыргыч сюжетлы, көтелмәгән борылышлы, телнең бөтен байлыгын, куәтен үзенә алган В Шишковның «Угрюм река» романына алына. Тәрҗемәче ифрат тәнгәл. хәтта оригиналдан да төгәлрәк эчтәлекле исем таба («Хәсрәт дәрьясы»), каһарманнарның телен, кырыс табигатьле, кешелексез дөньяны саф татарча янгырата. Тәрҗемә өлкәсендә ана чаклы хөкем сөргән калька, сүзгә- сүз әйләндерү алымына чик куела Ул чорда үзе дә тәржемә белән шөгыльләнеп. М Шолоховның шундый ук катлаулы «Тын Дон» эпопеясын башка телдә яңгырату өчен татарчага «күчереп» яткан Г. Ахунов чордашының уңышына сөенеп, юл уңаенда тәржемә шөгыленең торышына киң тукталып, бәясен биреп. «Хәсрәт дәрьясы»нын татарчасы һәм тәржемә практикабыз турында» исемле мәкалә белән чыга. Утыз мен данә белән басылган «Хәсрәт дәрьясы» тиз арада таралып бетә Катлаулы психологик роман белән мавыгып китсә дә. К Минлебаев балалар һәм үсмерләр мәнфәгатен онытмый Бер-бер артлы В Катаевның шул чорда ифрат танылган «Ялгыз җилкән». Н Носовның Белмәмеш (Незнайка) турындагы өч китаптан торган әкият-повестьлары тутан телебездә басылып чыга Бу әсәрләрнең югары сыйфатта тәржемә ителүе шул өлкәнен белгече, галим Рүзәл Юсуповны «Белмәмеш татарча сөйләшә» исемле фәнни күзәтү язуга рухландыр.) Сангатысяр ип һар к урлпммең кадерле кунагы К. Минлебаевнын теш кайрап, үзен шуна әзерләп йөргән димәк ки. рухына, фикерләү рәвешенә якын тагын бер ягучы бар икән > г -совет чорының күренекле сүз остасы граф Алексей Толстой Әүвлт ул анын туып кгыгән фашн змны фашлаган «Инженер Гариннын гиперболоиды» исемле хыялый әсәрен татарча янгырата ЯЗУЧЫНЫҢ ТӨП әсәре, өч калын-калын китаптан торган «Хождение но мукам» («Михнәтле заман») эпосына өч ел гомер китә 1әржемәнен югары кимәле телгә ифрат таләпчән X Сарьянны да битараф ка.гдыра алмый кх гына каләм алып. «Алексей Толстой татарчада» дигән төште бәя бирүгә рухтандыра Нигездә урыс язучыларын тәржемә итсә дә. Кыям Минлебаев ) Войничнын «Кигәвен» романы белән дә тагар язучысы танышырга тиеш дип саный Латин Америкасы әдәбияты да игътибардан читтә калмый Нобель премиясе гауреат тары Габриэль Гарсия Марксснын «Ялты шык» Жорже Амадунын -1абриэланып гыйшкы» исемле мәшһүр романнары татарча янгырый. К. Миңлебаев фикерләү рәвешләре, дөньяга карашлары, сурәт-күренеш, тел үзенчәлекләре җәһәтеннән, төрле-төрле сүз осталарын бер үк дәрәҗәдә, сыйфат кимәленә хилафлык китермичә тәржемә итә. Авторның фикри кыйбласын, кабатланмас үзенчәлекләрен, ачышларын саклаган хәлдә, ул әсәрне татар телендә мөмкин чаклы табигый яңгырату тарафдары Тәржемә анын өчен кендекчеләр һөнәре түгел, илаһилыкны, йөрәк җылысын, күңел хуплавын таләп иткән сәнгать Ул тәржемә нәзарәтенә һәм гамәленә кагылышлы күп санлы мәкаләләр, бәяләмәләр язу белән генә чикләнми, озак еллар дәвамында университетта студентлар белән дәресләр, фәнни-әдәби түгәрәкләр алып бара, Татарстан язучылар берлеге каршында тәрҗемәчеләр остаханәсе белән җитәкчелек итә Матбугатны, әдәбиятны үстерү өлкәсендәге фидакарь хезмәте өчен язучылар берлегенә әгъза итеп алына, РСФСРнын атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була. Кыям Миңлебаевнын гомере буенча йөрәк түрендә йөрткән икенче сере дә бар. Анысы—сынлы сәнгатькә мәхәббәте Ул бу катлаулы, күпләрнең теше үтми торган өлкәгә багышланган язмаларында татар рәссамнарын күтәрә, аларның казанышын халыкка ирештерү рухы белән яши 1982 елда ул татар халкының бөек улы, мактанычы, гали зат Бакый Урманченын сынлы сәнгать, нәкышь, графика өлкәсендәге казанышларын яктырткан төсле альбом эшли, аңа тәфсилле кереш сүз яза. Остазының, өлкән дустының ижатына булган олы хөрмәте аны язучылык юлына алып чыга. Олуг рәссамның тормыш юлына һәм ижатына багышланган «Бакый» романы туа. Әсәрдә татар теленең төрле катламнарын, эчке куәтен, сурәтлелек мөмкинлекләрен яхшы белүе өстенә, кешенең рухи дөньясын, аң төпкелен ачуда урыс һәм дөнья әдәбиятлары тәҗрибәсен яхшы үзләштерүе сизелеп тора Бу—интеллектуаль роман үрнәге. Нечкә зәвыклы, тылсымлы өслүб белән язылган бу әсәр матбугатта төрле фикерләр уятты. Берәүләр аны Урманченын якты истәлегенә багышланган эчтәлекле, психологизм алымнарына кин таянган әсәр дип бәяләсә, икенчеләре анда бөек рәссам образын бозып күрсәтү табып, каһарманны тормыш-көнкүреш ваклыклары эчендә эретеп калдыруда гаепләделәр. Тәнкыйтьнең күп өлеше нигезсез, дәлилсез һәм шәхси иде. Романга килсәк, иң мөһиме шул: ул даһи Бакый Урманчены яратып, үзе ничек аңлаганча, күңел күзе ни рәвешле күргәнчә сурәтли. Әмма аның мәхәббәте уйдырма, төче түгел, ихласлы, вакыты белән тәнкыйди. «Бакый» әсәрендә аның дәрвишлегенең илаһи, хыялый канаты чагылды. Кыям Миңлебаев сәнгатькә, гомумән матурлыкка мөкиббән шәхес. Шунда аның көче, шунда анын Ахиллес үкчәсе. Урманче кебек күп яклы, гаҗәеп сихри талант иясенең төгәлләнгән образын бер әсәрдән, бер ижади заттан гына таләп итү шулай ук дөрес түгелдер. Тукаебыз турында дәрья хәтле әдәбият яши Мәгәр халык шагыйренең тәрҗемәи хәле, иҗаты һәрьяклап ачылды дип раслауга җөрьәт итүче табылмас. «Бакый» романы К. Минлебаевның иҗат казанышы, Урманче шәхесен ачу юлында беренче җитди адым. Менә шундый ул дәрвишрәк дигәнебез Кыям Миңлебаев! Озын, бәхетле, ижади гомер телик аңа! Ул шуңа лаеклы.