Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОРЫНГЫ МИФ ҺӘМ БҮГЕНГЕ ШИГЫРЬ

Күренекле галим Фатих Урманче күптән түгел үзенең •Борынгы миф һәм бүгенге шигырь* дигән зур фәнни зшен төгәлләде Унлап өлештән торган бу хезмәтнең баштагы ике бүлеген укучыларыбызга тәкъдим итәбез Беренче бүлек ибары берничә ел элек шигъриятнең асыл табигатен, дәрәжәсен билгеләү ярыйсы ук жинел иде әсәрнен актуальлеген, ул елларда язылганча, «социалистик реализм һәм коммунизм идеалларына жавап бирүен яисә бирмәвен» ачыклыйсың да. мәсьәлә хәл ителгән дип санала иде Кызганычка каршы, шигърият, поэзия кебек нечкә күренешкә бодай килүнең никадәр чикләнгән юл булуын бик күпләр аңламый, дөресрәге—аңлыйсылары да килми иде Хәтта алай гына да түгел әле! Һәрбер әсәрне: шигырьме ул. поэмамы, әлеге таләпләр нигезендә бәяләү ифрат та унайлы иде—һич тә уйланып, эзләнеп, тикшеренеп торасы юк. Әлеге катып кхтган тезисларның бер-икесен үзләштерәсең дә. конкрет әсәрне шул калыпка саласын сыйса—яхшы, сыймаса—димәк, ул чын шигърият түгел Торгынлык елларын, без төрлечә хурлыйбыз, билгеле Ләкин ул елларда безнең әдәбият белемендә Хатип Госман. Гали Халит. Ибраһим Нуруллин. Гази Кашшаф. Нил Юзиев кебек корифейлар әдәбият белеменең һәм әдәби тәнкыйтьнең төп мәсьәләләрен, төп авырлыгын үз жилкәләренә күтәреп, бу юнәлештә туктаусыз эшләп, әдәбиятны да. әдәби тәнкыйтьне дә кирәкле фәнни һәм ижтимагый югарылыкта тоталар иде Ни кызганыч, хәзер ул олы зыялыларның берсе дә юк Күрәсең, чын әдәбият белемен дә. әдәби тәнкыйтьне дә алар үзләре белән алып китте Безнең көннәрдә әдәбият фәненнән, чын шигърияттән ерак торган социалистик реализм кануннарының барысы да челпәрәмә килде, берсе дә калмады Бәлки, шуна күрәдер, әдәби тәнкыйть тә шактый сүрелеп, гомумән бетүгә йөз тотты Моңа һич тә гаҗәпләнәсе юк. Социалистик реализм дип аталган аждаһаның төп үзенчәлеге лә шунда иде ки. ул акрынлап кешенен фәнни-теоретик фикерләү сәләтен юкка чыгара Тәнкыйтьтә яки әдәбият белемендә эшләү мөмкинлеге калмагач, социалистик реализм һәм коммунизм рухында тәрбияләнгән һәм күзгә күренеп торган тәнкыйтьчеләрнең кайберсе публицистикага, икенчеләре прозага күчте Әдәбият белемендәге һәм әдәби тәнкыйтьтәге катлаулы күренешләр барыннан да элек җәмгыятьтәге зур тарихи процесслар белән бәйләнгән Бер селтәнүдә элеккеге Советлар Союзының яртысы диярлек «кителеп төште». Дүрт ярым гасыр коточкыч колониаль империя булып яшәгән Русия колонияләрен югалта башлады М С Горбачев әйтмешли, «процесс пошел!» Бик күп империяләрнең тарихы күрсәтүенчә, әгәр берәр империя үзенең таркалу чорына аяк басса, бу процесс котылгысыз рәвештә дәвам итә һәм ахырына житмичә туктамый. Заманында нинди көчле империя булса да. күрәссн. киләчәктә Русияне дә тарих өчен гадәти шул ук язмыш кәгә Әлеге каршылыклы, киеренке процессларның төрле халыклар өчен уңай яклары да булды. Сонгы елларда казакъ, кыргыз, үзбәк, грузин, әрмән, бигрәк тәлнтва. татыш, эстон халыклары тулы мөстәкыйльлеккә ирештеләр Әлегә Русия составында кхтган татар, башкорт. Кавказ халыклары да кайбер уңышлар яулап алды һәрхәлдә, билгеле бер дәрәжәдә. сүз һәм вөҗдан ирегенә ирешелдс Илдә барган ифрат та каршылыклы үзгәрешләр турында беренчеләрдән булып Н шагыйрьләр язып чыкты. Әле кырыс торгынлык хөкем сөргән чорда, 1968 елда ук. олы буын шагыйрьләреннән Гамил Афзал, ул елларда катгый тыелган темаларнын берсен алып, үзенен «Сөембикә сылу* дигән гажәеп матур шигъри легендасын иҗат иткән иде. Татар халкының тарихи фажигасен үзендә туплаган бу изге ханбикә исеме белән бәйле легенда шундый ук моңсу юллар белән тәмамлана: Кайла күңел сынык. Кайда күңел боек. Сөембикә йөри Моңлы бәет булып. 1979 елның 2 октябрендә (ә 2 октябрь Казан ханлыгы җимерелеп, татар халкы тарихының коточкыч фажигагә дучар ителгән көне!) язылган шигырендә Равил Фәйзуллин болай дигән иде: Таш уала... Чәчри тамчы. . Империяләр таркала.. Шәһәр булып күтәрелә ком-балчыклар. Агач тамырлары, тармакланып. ерагая үзәгеннән... Атлый Кеше яшәү-лабирингган үзенә генә язган юл белән. Мәсьәләнең асылы. Төп максат аманалар кырыс бер юнәлеш алган елларда татар әдәбияты, аеруча милли шигърият, үзенен йөзен югалтмады гына түгел, шактый зур һәм күзгә күренеп торган житди уңышларга да иреште, безнең әдәбият өчен бөтенләй яна күп кенә проблемалар күтәрде һәм аларны заманча хәл итте, шагыйрьләрнең теле баеды, матурайды, чын милли мөхиткә. милли рухка якынайды Шуның белән бергә гомер- гомергә әдәбият галимнәрен һәм тәнкыйтьчеләрне борчып килгән гаять катлаулы бер сорау яңадан калкып чыкты: ничек бәяләргә сон чын шигърият әсәрен, шигырь һәм поэмаларны, гомумән, бүгенге көн шигъриятен? Бу сорауга жавап бирү өчен барыннан да элек, күрәсең, шагыйрьнең бернинди шартлар белән чикләнмәгән шигъри осталыгын анларга кирәктер. Алай дисән, шунда ук: «Ә нәрсә соң ул шигъри осталык?* дигән зәһәр бер сорау калкып чыга. Аңа бер генә жөмлә белән: «Шигъри осталык—ул барыннан да элек Аллаһе Тәгалә тарафыннан мул итеп бирелгән илаһи талант!» дип кенә жавап бирергә мөмкин, һәм бу. һичшиксез, дөрес булачак! Чөнки, әгәр чын талантын юк икән, шигъри осталыкка, илаһи бер дәрәжәдә торган әсәр ижат итү хасиятенә өйрәнеп булмый. Дөресен әйткәндә, моның кирәге дә юк! Чөнки аның нәтижәсе шагыйрьнең үзе өчен генә түгел, гомумән жәмгыять очен дә бик тә кызганыч чыгачак! Әмма шигъри осталыкка өйрәнеп булмаса да. аның үзен анларга тырышу кирәктер. Чыннан да. нәрсә сон ул шигъри осталык? Аның төп атрибутлары нидән гыйбарәт? Ижади тамырлары кайда? Искәртелгәнчә, «үзгәртеп кору» дигән мәхшәр башланып, безнен «ватылган чор. жимерелгән заманга» килеп кушылу дәвамында бүгенге шигърият ифрат та житди үзгәрешләр кичерде һәм кичерә. Шул ук вакытта шигъриятнең бик борынгыдан килгән һәм беркайчан да күләгәгә күчми торган тотрыклы сыйфатлары булуын да онытып булмый Шуларнын берсе, ә бәлки беренчеседер лә—халык и жаты белән бәйләнеш. Тик. конкрет әсәрләрне күзәтүгә күчкәнче, тагы берничә методологик мәсьәләгә тукталып үтәргә кирәк. Билгеле булганча, халык ижаты һәм әдәбият багланышлары әлега кадәр фольклор белгечләре тарафыннан өйрәнелми. Бу хакта күбрәк язучылар, шагыйрьләр, журналистлар яза һәм әйтергә кирәк, алар рухланып, илһамланып, еш кына хәтта шапырынып яза. Бу үзе—конкрет материалны рәтләп белмәү галәмәте! Икеләнмичә әйтергә мөмкин хәзерге әдәбиятның халык ижаты белән бәйләнеше хакында язучы шагыйрь, драматург, журналистларның күпчелеге фольклорный З табигатен, андагы сюжет кору закончалыкларын. бик борынгыдан килгән һәм безгә анлашылып та житмәгән шигъри үзенчәлекләрен белмиләр һәм белергә дә теләмиләр Чөнки монын өчен дистәләгән еллар буе халык ижатын, шул ижат белән турыдан-туры бәйләнгән бик борынгы тарих, мифология, гореф-гадәтләр, караш-ышанулар белән нисбәтле бик күп чыганакларда казынырга кирәк Шунсыз күтәрелгән мәсьәләне хәл итеп булмый. Халык ижаты һәм әдәбият багланышларын өирәнүнен икенче һәм жинел юлы— язма әдәбият әсәрләреннән мәкаль-әйтемнәр, такмак-такмазалар. жыр-бәетләр яисә аларнын төсмерләре, кисәкчәләре «чүпләнеп алына- да. шул нигездә язма әдәбият әсәренең халык ижаты белән бәйләнеше турында сөйләнелә. Мәсьәләне болан өйрәнүне гомумән кирәкми дип булмый Әмма бу—әлеге катлаулы проблеманы өйрәнүнең беренче этабы, шактый жинел һәм примитив юлы Бу юлдан бару өчен махсус хәзерлек тә. озак эзләнүләр дә. тирән һәм кин эрудиция дә кирәкми. Димәк, чын мәгънәсендәге фәнни эзләнүләрдә бу юл белән генә чикләнеп булмый Сүз методология турында бара икән, мәсьәләнен тагы бер ягына игътибар итми мөмкинтүгел. Мәгълүм ки, кешелек тарихының тәүге чорларында шигъри әсәрләр башта телдән ижат ителеп, гасырлар, мен, ун мең еллар дәвамында халык күңелендә саклана Димәк, шигъри сәнгать, шигъри осталык барыннан да элек халык ижаты әсәре рәвешендә формалаша һәм берничә мең ел буена халык телендә генә йөри Поэзиянен барлык унай сыйфатлары, барлык атрибутлары барыннан да элек халык ижатында формалаша Борынгы Шәрекъ чыганаклары күрсәтүенчә, язма поэзиянен ин борынгы һәм тәүге үрнәкләре—ташка күчерелгән мифологик хикәятләр, төрле изге Йолалар һәм тантаналы вакыйгалар белән бәйләнгән ритуаль гимннар, мәкаль-әйтемнәр. дастани- эпик формулалар, алла-алиһәләрнен. эпик каһарман дәрәжәсенә күтәрелгән патша- фиргавеннәрнен, сугышчан яугирләрнсн батырлыкларын жырлауга багышланган дастаннар, тарихи риваятьләр һәм легендалар һәм. ниһаять, бихисап дини догалар Шулай булгач, халык ижаты белән турыдан-туры бәйләнеш— чыннан да язма поэзиянен тәүге, иң борынгы һәм безнең көннәргә кадәр уңышлы дәвам итеп килгән бердән бер һәм тотрыклы сыйфаты. Мәгълүм ки. әдәбият белемендә тарихилык дигән принцип бар Чөнки һәрбер чорның үз үзенчәлекләре, үз кануннары, үз таләпләре була Телиме моны шагыйрь, юкмы—аның әсәрләре чор таләпләренә дә жавап бирергә тиеш Моны һәрбер талантлы шагыйрь белә, анлый. үзенең әсәрләрендә истән чыгармаска тырыша Ә социалистик реализм дигән нәрсә әнә шул тарихилык принцибын актуальлек дигән икенче бер принцип белән алыштырып, әдәби әсәрләрнең, гомумән художество ижатынын жанын суырып алды Нәтижәдә, коммунизмның бөек төзелешләре. Ленин-Сталин образлары, колхозлашу, илне индустрияләштерү һәм башка әллә нәрсәләр хакында сансыз күп шигырьләр, поэмалар барлыкка килде, басылып чыкты, халыкка таратылды Алар гади укучының аңын томалады, бутады, әдәбиятны табигый юллан аерып, тар марксизм ленинизм кысаларына китереп кысты Ягъни, ул милли әдәбиятнын һәм сәнгатьнең ижади үсешенә әйтеп бетергесез зур зыян салды Бер көнлек галәпләр нигезендә ижат ителгән сансыз күп шигырьләр, поэмалар барлыкка килде Бүгенге көндә аларнын ин зур күпчелеге әдәбият тарихыннан төшеп калу куркынычы астында тора Шул ук вакытта мәсьәләнен гаять тә житди гагы бер ягын истән чыгарып булмый Чын һәм һичшиксез талантлы, илаһи бер көч белән ижат ителгән шигърият аерым бер чор таләпләреннән күп өстен тора Анын көндәлек тормыш мәшәкатъзәренә, бүгенге көн актуальлегенә артык «катнашы» булмый Ул—әгәр шулай әйтеп булса, изге дога яки изге китап кебек мәнгелек Бирелә бернинди арпыру юк Дөнья әдәбияты тарихында бу—күптән танылган хакыйкать Соңгы елларда ул беэнеи шигърияткә дә тирән үтеп керә башлады Моның конкрет бер дәлиле—безнен көннәрдә шигърияткә Ислам тәгълиматы һәм Ислам мифологиясе зур һәм ифрат та көчле ташкын булып керле Бу исә аерым шигырьләрдә генә түгел, китап исемнәрендә үк ачыктан-ачык күренеп тора Мөдәррис Әгъләмов жыентыгы «Иман тәрәзә шакый» дип атала (Казан. 1996). Разил Вәлисв—«Сүзләрдән—дисбе» (Казан. 1996). Рәдиф Гаташ—Бу-сина кылган догам» (Казан. 1997) Һ б ш Ижатлары белән шушы ук фикерләрне Зөлфәт. Лена Шагыйрьжан да яклап чыктылар Харрас Әюп җыентыгының («Жэяүле буран». 1996) керешендә Зөлфәт болай яза: «Шагыйрь кичергәннәрне сезгә дә кичерергә якын Сүзем матур бу лсын өчен генә әйтүем түгел— Изге Коръән лә пәйгамбәребезгә шигырь булып иңгән ләбаса’» 0 * Шул ук рухтагы фикерләр Равил Фәйзуллин шигырьләрендә дә аз түгел: Булган Яшьлек, булган чын Ярату һәм Янару булган һәрдаим. Нәселемнен ни догасы өчен бүләк иткән Сине Ходаем! Хәер, соңгысы инде—махсус күзәтүне таләп иткән проблема. Әлегә әйтергә теләгәнебез шул: һәрбер даһи шигырь яки поэма—Вакыттан өстен, һич югы-Вакыт белән бер дәрәжәдәге мәнгелек. Димәк, бүгенге шигъриятнең чын мәгънәсен, асыл табигатен аңлау өчен аны татар халык ижатының һәм язма әдәбиятның Кол Галидән башлап. Мөхәммәдьяр. Кандалый, Тукай. Дәрдемәнд. С Рәмиев ижатлары аша Һади Такташ. Хәсән Туфан. Сибгат Хәкимнәргә кәдәр үткән юлын да истә тотарга кирәк. Бәлки, шул очракта әлеге тарихилык принцибы да сакланыр Билгеле булганча, борынгы фольклор белән бәйләнеш һәрбер талантлы язучы һәм шагыйрь иҗатында ифрат та тирәнгә яшеренгән. Бу бәйләнешләрне ачыклау өчен әһәмиятле һәм дәвамлы эзләнүләр, тикшеренүләр алып бару таләп ителә. Күп кенә әсәрләрнең, роман, повесть, поэма һәм шигырьләрнең, алардагы аерым персонажларның, образ, символ, янәшәлекләрнең халык ижаты белән бәйләнгән булуын еш кына әлеге әсәрләрнең авторлары— язучы, шагыйрьләр үзләре дә белмиләр Хәтта бу хакта уйланмыйлар да. Мондый очраклар (тулаем алганда—алар бик күп!) әдәбиятнын бик борынгыдан килгән тотрыклы традицияләре белән бәйләнгән. Аларның барлыкка килеп, формалашуы бик борынгы чорларга карый һәм гадәттә ыруглык жәмгыяте мифологиясеннән килә. Күтәрелгән мәсьәләнең «эченә кереп китү* өчен, сүзне теоретик һәм методологик яссылыктан конкрет әсәрләргә күчерик. Сүз нигездә хәзерге татар шигърияте турында барачак. Кемнән башларга сон сүзне?—дип тә аптырап торасы юк Ренат Харис. Роберт Миннуллин. Зөлфәт. Харрас Әюп. Лена Шагыйрьжан. Мөдәррис Әгьләмов. Рәдиф Гаташ .. Саный башласаң. Гамил Афзал. Шәүкәт Галиев. Илдар Юзиевлардан соңрак үсеп чыккан, бүгенге көндә талантлары чәчәк ату дәрәжәсенә күтәрелгән шагыйрьләр байтак кына Шулай да без конкрет сүзне. Наис Гамбәрнең һичшиксез объективбилгеләмәсенә таянып, «чорыбызның күренекле шагыйрьләреннән берсе булган Равил Фәйзуллин» шигъриятеннән башлар идек. Монын берничә житди сәбәбе бар Мәгълүм ки. берәр мәсьәлә буенча фәнни фикер йөртү өчен, барыннан да элек конкрет материалмын, чыганакларның мөмкин кадәр күп һәм тулы булуы таләп ителә Бу яктан Равил Фәйзуллин поэзиясе—чыннан да иң кулай өлкә Соңгы елларда. 1990 елдан сон гына да аның 8 китабы басылып чыккан. (Җәя эчендә генә булса да әйтеп үтик: безгә билгеле мәгълүматларга караганда, әлегә кадәр шагыйрьнең барысы 35 китабы дөнья күргән). Равил Фәйзуллин китаплары арасында—шагыйрьнең зур күләмле, матбугатта ифрат та югары бәя алганы— дүрттомлык. Мөдәррис Әгьләмов сүхләре белән әйтсәк. «Аждаһалар аягүрә баскан» безнең көннәрдә дүрттомлык чыгару—һәрьяктан уңган затка, чын талант иясенә генә насыйп була торган бәхет! Икенчедән. Равил Фәйзуллин ижаты—хәзерге татар милли шигърнятенен аерылгысыз һәм иң житди өлешләреннән берсе Өченчедән, басылып чыккан китаплары, аеруча әлеге дүрттомлык күрсәтүенчә, аның ижаты хәзерге татар поэзиясенен ифрат та әһәмиятле үзенчәлекләрен чагылдыра. Равил Фәйзуллин иҗатын өйрәнү- бүгенге татар поэзиясенен асылын аңлау юнәлешендә житди адым ясау дигән сүз. Мәсьәлә шулай куелган икән, димәк, дүртенчедән, биредә сүз бер генә шагыйрь ижаты турында бара алмый Конкрет күзәткәндә. Равил Фәйзуллиннын каләмдәшләреннән Ренат Харис. Лена Шагыйрьжан. Роберт Миннуллин. Рәдиф Гаташ. Зөлфәт. Мөдәррис Әгьләмов һ б.нын иҗатларына да мөрәжәгать итәргә туры киләчәк Чөнки башкача бүгенге татар шигъриятенең милли асылын аңлап та. аңлатып та булмаячак. Саналган һәм саналмаган дистәләрчә шагыйрьләрнең әсәрләре белән танышканда, бигрәк тә аларны жентекләп. тырыша-тырыша. кат-кат укыганда, телисеңме моны-юкмы. үзенне дә билгеле бер дәрәжәдә шагыйрь һәм фикер иясе итеп сизә башлыйсың: синен дә халыкка, Җиһанга. Дөньяга нәрсәдер әйтәсең килә башлый Биредә тагы бер искәрмә кирәктер: укучылар игътибарына тәкъдим ителгән бу фәннипопуляр очерклар циклында сүз тик югары шигърият дәрәжәсендә торган классик әсәрләр турында гына барачак Лена Шагыйрьжан бик дөрес әйткәнчә, •шигырьнен әйбәт булмаска хакы юк!» Аннан сон безнен максат—бүгенге шигърияткә бәя бирү түгел, ә бәлки, аны аңзарга тырышып, бор ы н гы һәм бик борынгы мифология, сонгырак чорларда оешкан фольклор белән бәйләнешләрен ачыклау Димәк, урта кул әсәрләр игътибарга алынмаячак «Җил тамырын кисәр кылыч юк!» згәртеп кору» дигән чор башланып, «демократия» мәхшәренә килеп д керүебездән соң да шактый Вакыт узып, өстебездән төрле Җилләр исеп үтте Күрәсең, киләчәкнен нинди буласын күптән аңлаган Равил Фәйзуллин 1994 елда «Бу көн» дүртьюллыгында түбәндәгечә язды Еланнар терелгән көн... Сират күперен чыкмый гына акчалыларга җәннәткә юллама бирелгән көн Нибары дүрт юл' Безнен көннәрнең гомуми күренеше* Бу хакта уз фикерен үтемле итеп әйтү өчен шагыйрь дөнья мифологиясенең ин популяр һәм серле, нигездә явызлык символы булган Елан, дөресрәге—еланнар. Ислам мифологиясеннән килгән һәм кешенен бу дөньядагы яшәү рәвешен һәм теге дөньядагы язмышын билгеләүче сират күпере белән җәннәт образларына мөрәҗәгать итә Мәгълүм ки. Җил дә. Вакыт та төрле халыклар мифологиясенең төп категорияләреннән Алар бср-бсрсс белән тыгыз бәйләнгәннәр Җил Вакытсыз булмый. Вакыт—Җилсез булмый Нәкъ шуңа күрә алар халыкара мифларнын мәнгелек персонажларына әйләнгәннәрдә* Борынгы Шумерда, мәсәлән, безнен эрага кадәрге 111 меңъеллыкта ук Җир белән Күк арасын Лиль-Йил дип атаганнар Димәк. Җир белән Күк арасындагы барлык жанлы һәм жансыз затлар, анда булган һәм буласы хәлләр- вакыйгалар. андагы яз—жәй—көз—кыш яисә көн һәм төн әнә шул Лиль-Йил сүзенә сыеп беткән. Вакытта. Җил дә—кулга тотып карап булмаган рухи һәм чын мәгънәсендәге гирән фәлсәфи-мифологи к категорияләр Төрле халыклар мифологиясендә Җил —искиткеч кодрәткә ия булган, дөресен әйткәндә. Алла дәрәжәссндә торган илаһи жанлы бер зат буларак сурәтләнә. Татар халык иҗатында, бигрәк гә мәкальләрдә, ул шулай ук гәүдәләнә •Җил исми яфрак селкенми». «Җил чәчсәң, давыл урырсын». «Җиле булгач, бураны булыр» һ б. Ягъни, Җил ихтыярын кеше берничек тә үзенә буйсындыра алмый, шарты туры килсә, аннан качып кына котыла ала һәм мондый карашларнын барысы да борынгы, бик борынгы мифологиягә нигезләнә Шушы мәгълүматларга караганда. Җил кайвакыт кешенен рухына һәм жанына тәнгәл бер категория буларак гәүдәләнә Димәк, аерым очракларда ул шактый тыныч . хәтта битараф бер күренеш булырга мөмкин. Икенче бер мифларда Җил—дөньяны яратучы көч рәвешендә сурәтләнә Борынгы Мисыр мифларында һава һәм Җил алласы Шу—Күк белән Җирне барлыкка китерүче Борынгы һинд мифларында сөйләнгәнчә. Җил-уз Брахманын сулышы. Дөньяны барлыкка китерүче һәм юкка чыгаручы көч Антик Греция белән Рим мифлары буенча. Җил Җиһанның дүрт ягы. елның дүрт фасылы, төрле үсемлекләрнең үсүе яки корып кибүе белән бәйләнгән. Иудаизмда Яхнснын сулышы (Җил) дөньядагы барлык атрибутларның барлыкка килүен яисә юкка чыгуын оештыручы булып сурәтләнә Кайбер халыклар мифолог иясендә Җил коточкыч җимерү. юкка чыгару көченә ия Ул Җир астында яши Шул ук вакыт Җил ниндидер шатлык, яхшылык, бәхет символы да булырга мөмкин Җил - Җиһандагы яктылыкны барлыкка китерүче Тик шуны да әйтеп үтик Җил, Һава ул-төрле фәрештәләрдә. Иблис. Шайтан. Җен-Пәриләр дә яши торган мохит Күренүенчә. Җил Җиһаннын аерылгысыз атрибуты Мифологик персонаж буларак, ул бик күп төрле, еш кына капма-каршы вазифалар үти Җил образы безнен хәзерге шигърияттә дә шул ук сыйфатларга ия Тик бер. ифрат та мөһим нәрсәне һәрвакыт истә тотарга кирәк борынгы һәм бик борынгы мифологиядә сүз нигездә Җиһан, Күк, Җир, кешелек һәм табигать дөньялары, аларнын барлыкка килүе һәм юкка чыгуы кебек эре фәлсәфи-мифологик категорияләр турында барса, шигърияттә сүз барыннан да элек Дөньядагы Кеше язмышы хакында бара. Тик Җил өчен моның һич тә әһәмияте юк... Шулай да Равил Фәйзуллин шигъриятенә әле генә күрсәтелгән мифологик ноктадан якын килеп карыйк. Барыннан да элек аның шигъриятендә Җил—шатлык, яз символы булып килә. Әйтик, «Язгы халәт» шигырендә: Күктә күренеп алды сөйгәнемнең зәңгәр яулыгы! Килеп китте җилдә җир җиләге исе! ... Үзләренә бакмасам да, шәүләләреннән күренә яшь җаннарның яз теләгән дәртле көче. Яз җиле белән бергә яшьләргә яңа мәхәббәт тә килә. Аны инде нәкъ менә шул яз җиле алып киләдер сыман: Өметләндек: җырыбыздан илләр куаныр диеп. ... Комга рәсемең ясадым— җилләр юаныр инде! Шул ук яз жиле—мәхәббәт—шатлык комплексы «Ачык тәрәзәле яз көне» (1963) шигырендә тормышның гүзәл бер мизгелен чагылдыра һәм аеруча тирән, чыннан да серле шигьри-мифологик мәгънә ала: Җилфер-җилфер язгы җил искәндә. Болыт булып очып китәр сыман, туй күлмәге кебек ак пәрдә! Зәңгәр күктә—Кояш тәхетендә минем күзләр өчен пәйда булыр фәрештәдәй сылу сын-гәүдәң... Тирән, чиста һәм изге мәхәббәт хисләрен яктыртуда шагыйрьгә шифалы Җил образы еш кына ярдәмгә килә һәм шигырьнең төп мәгънәсен, матур яңгырашын тәэмин итүне «үз өстенә ала». Әйтик, «Көньяктагы рәсемең» (1989) шигырендә: Утырасың диңгез буенда тезләреңне кочаклап. Дулкыннар көенә, яраткан шигъри юллар кабатлап. Чәчләреңне кояш ягына иркәләп жил тараткан... Бәлки, шушы күренеш өчен тәңре сине яраткан? Биредә Җил билгеле бер дәрәҗәдә рәссам-скульптор буларак та гәүдәләнә. Шул ук фикер шагыйрьнең «Баю» (1978) шигырендә дә кабатлана сыман: «Җил ясаган бөек рәсемнәрне кыя-ташлардан күчерәм хәтеремә». Кайвакыт Равил Фәйзуллин шигырьләрендә Җил битарафлык символы булып килсә, аның ниндидер моңсулыкка, күңелсезлеккә дәшүе дә сизелеп куя. Мәсәлән, «Көз—көз инде...»дә (1989): Җилләр ни тарафка иссәләр дә, һаваларда ташкын—бер якка: китә кошлар янә көньякка... Гомумән, Җилнең моңсулык, күңелсезлек символы булып килүе халык җырларында да. безнең хәзерге шигърияттә дә шактый кин таралган күренеш Равил фәйзуллин шигъриятендә дә бу шулай. Исеменнән үк күренеп торганча. - Ишеттем мин бер борынгы карттан .* (1979) шигырендә, мәсәлән «Ташулардан—талга эленеп калган иясез бер яулык шикелле. калдым кибеп Дөнья куагында.. Үтге гомер талгын жил белән'- •Жилгә каршы төкермә, битенә төшәр- дигәндәй, кайчагында Жил кеше язмышын кире якка борып куярга да мөмкин Бер дүртьюллыгында шагыйрь «Үпкән- кочкан—җилгә очкан. . ♦ дигән эпиграф бирә. Карап торсан. чынлыкта мәсьәлә бөтенләй башкача хәл ителә икән Очуын очкандыр да... тик җилләр кире китереп янә бәгьремә сипкән! Хәтеремә янә чиккән. Шагыйрь әсәрләрендә, мәсәлән. «Бер күзәтү- дүртьюллыгында. Жил-язмыш фәлсәфәсе дә чагылып китә Таяну кыен ятим үскәнгә.— сынаган бар яшен-картын да жил кая иссә—ул шул якка ава, кайда жылы—шуна тартыла. Равил Фәйзуллиннын аерым шигырьләрендә Җил—искиткеч кодрәт көченә ия булып, билгеле бер мәгънәдә мәҗүси алла дәрәжәсенә күтәрелә Җилне җигеп буладыр да. тик Илне жинеп булмый!. «Туктармы?» (1983) шигырендә мондый фикер уздырыла Жил исүеннән туктармы. Су—хәрәкәттән туктармы, жилкән корганга карап1 ' буып куйганга карап’ Чирәм үсүдән туктармы. Адәм көрәгггтән туктармы очын кырганга карап1 ’ иреген тыйганга карап1 ’ Тулысынча сорау җөмләләреннән торган бу шигырь Жилнен төп сыйфатларын атап үтүдән башланып, чирәмгә, суга күчә һәм кыю адәм баласының ин әһәмиятле үзенчәлекләреннән берсен күрсәтү белән тәмамлана Шигырьнең эмоциональ яңгырашы, искән Жил көче кебек, көчәйгәннән-көчәя бара һәм әсәрнең ахырында ин югары ноктага күтәрелеп, туктый Шулай ла Жилнен ин җитди сыйфаты—аның бер нәрсә белән дә чикләнмәгән җимерү көче. Нәкъ шуна күрә шагыйрь әсәрләрендә еш кына Җил—фаҗига янәшәлеге барлыкка килә. Әйтик. «Гомеремнең кырыгында- (1982) шигырендә; Җәйге урман кебек ... Тизлән җилләр Рәхәт! Рәхәт!! ала башлар һәм ямансу яшәү төсен Бирелә әле бернинди дә фаҗига юк. Ул якыная гына-читән артында тора кебек •Урылган кыр уртасында - (1983) шигырендә дә шул ук хәл Ямансу кыр уртасында бер сабак солы калган. Игенчемен хезмәтеннән сынар уч жылы калган Җилләр хөкеменә жәйнен бер нәни сыны калган 11|уня якын хисләр шагыйрьнең «Туган як дигәндә...» (1977) алтыюллыгындада чагылып китә. «Искә төшә Тегермәнлек үрен менгән чакта мәңге жилдә калган каеннар...» Тик жилгә якынрак килгән саен анын жимерү көче арта. Фажига чыннан да якынлаша сыман. Мәсәлән, «Биеклектә» (1976) шигырендә: Кыя—текә. Җилләр йолка. кузгала таш... Кая басыйм? Колакта өн: менгәнсеңме— «Егылам!»...—дип. ярдәм сорап кычкырма CHHL. Димәк. Жил—фажига. Җил—үлем янәшәлекләре дә әледән-әле үзләрен сиздереп торалар. Моңсулык, узган гомер фәлсәфәсе, котылгысыз үлемнең янәшә торуы «Оя» (1979) шигырендә аеруча ачык яңгырый Агач башына корсам— жил тузгытыр оямны. Җирдә корсам—жәнлек-жанвар харап итәр дөньямны... Канатлар жилгә тарта. Тәпиләр жиргә тарта. Жанда борчылу арта . Шуңа якын фажига фәлсәфәсен шагыйрьнең «Әле...» дүртьюллыгында да күрергә мөмкин: Төз сыннарны безнен сыгылдырыр жилләр йөри булыр бик ерак! Әле үлән булып үсеп тора беркөн тәнне басар туфрак... Әмма Равил Фәйзуллинның әлеге мәсьәләгә багышланган иң көчле, тирән фәлсәфимифологик эчтәлеккә ия булган шигыре «Җил—Вакыт ул...» дип атала (1963). Ул—югарыда әйтелгән фикерләрнең барысын да раслап тора: Җилләр шатлык алып киләләр. Жилләр картлык алып киләләр. Җилләр диннәр алып киләләр. Жилләр чирләр алып киләләр... Җилләр алар шундый: теләсәләр— әллә ниләр алып киләләр! Җил—Вакыт ул. белми тынычлык! Җил тамырын кисәр кылыч юк! «Вакыт кына мәңге тантанада» итерелгән шигырьдәге «Җил—Вакыт ул» гыйбарәсе тирән фәлсәфи-мифологик мәгънәгә ия. Чөнки. Вакыт та төрле халыклар мифологиясенең төп категорияләреннән Гадәттә ул табигать (кыш—яз—жәй—көз) һәм гомер (туу— яшәү—үлем) дип. төрле «кисәкләр»гә бүленә. Халык мифологиясендә Вакытның унай һәм тискәре сыйфатлары булырга мөмкин. Яхшы Вакыт—тормыш, начар Вакыт—үлем белән бәйләнгән Аерым очракларда Вакыт кеше өчен бик куркыныч бер категориягә әйләнә. Равил Фәйзуллин гыйбарәсенә мөрәжәгать итсәк, мәңгелек «Вакыт эчендәге Вакыт»ның кеше өчен иң афәтле, фажигале мизгелләре төн уртасыннан тан атканчыга яки кыш уртасыннан (21 декабрьдән) яз башланганчыга (21 мартка—Нәүрүзгә) кадәр дәвам иткән Вакыт. Вакытның төп сыйфаты һәм аның уңай, тискәре якларга үзгәрүе дә галимнәр әйтүенчә, табигать һәм кеше тормышындагы кискен, хәлиткеч үзгәрешләр чигенә туры килә. Вакытның күрсәтелгән фәлсәфи-мифологик сыйфатлары безнен халык К мәкальләрендә дә билгеле бер чагылыш таба: «Вакыт акча түгел, югалтсан—таба алмассың». «Вакыт комны ташка, ташны комга әйләндерә». «Вакытның дилбегәсе юк». «Вакытың үтте— бәхетең китте» Равил Фәйзуллин Вакытның тирән фәлсәфи-мифологик мәгънәсен бик яхшы анлый һәм бу мәсьәләгә аеруча игътибарлы Күрәсең, шуның белән бәйле рәвештәдер, анын шигырьләрендә Вакытның бик күп фәлсәфи-мифологи к үзенчәлекләре чагылыш таба. «Теләсән нишлә» дүртьюллыгында, мәсәлән, сүз битараф Вакыт турында бара Җир чәчәкле. Җилләр талгын Күкләр аяз. Кемнәргәдер дөнья—иртә яз. Теләсән нишлә: көл. ела язга карап Вакытка барыбер, ул—битараф. Бу очракта махсус әйтеп үтик: битараф Вакыт талгын Җил белән бергә йөри... Тик шулай да Вакыт бик сирәк очракларда гына битараф була. Түбәндәге дүртьюллык нәкъ әнә шул хакта сөйли. Бу шигырьдә Вакыт—тарих категориясе алгы планга чыга Тиз чигәбез телдән, тарихтан Чүккәнбез Бүгеннен тәхетенә Вакытның хәтере шәп анын!— бик тиз онытырлар безне дә Мифология һәм мәкальләрдәге кебек, Вакытнын кадерен белү, аны һичшиксез ихтирам итү, аңа буйсыну—Равил Фәйзуллин шигъриятенең төп сыйфатларыннан берсе: Без дә бу дөньяда кунак кына. Ә кунак рәхәттә яшәргә тиешле! Тик шунсы бар: Вакыт-чаманны бел! Җирдә артык булып әрсез яшәү һич килешми! Шагыйрь тарафыннан 1990 елда язылган алтыюллыкта да шул ук фикер уздырыла кебек: Кирәктер карау да таулардан—талларга Вакыттыр жандагы дәрманны барларга Вакыт шундый зур. илаһи көчкә ия икән, аны жинеп буламы соң? Әйе, була!— дип жавап бирә Равил Фәйзуллин. Әмма монын өчен нык ихтыяр көче, даими тырышлык. үз халкыңа чиксез бирелгәнлек кирәк. Тик шул очракта гына тарихи шәхес Вакыт эчендәге Вакыт киртәләрен ватып, үзенең исемен халык күңелендә мәңгеләштерә ала. Вакыт кысаларын жинеп чыга. Безнең халыкта андыйларнын саны аз түгел Нәкый Исәнбәткә багышланган сигезьюллыгында шагыйрь әнә шул хакта сөйли Яу-дауларны күргәннәр күп. Вакыт белән хезмәте тау Көрәш-шауда жинганнәр күп. ирләр генә алыша ала. Вакыт-яу—иң-ин яманы' Заман, иелеп, жинүченен Җиңүчеләр сирәк аны! шанлы исемен алып кала. Күрүебезчә, үзләренең шигъри-эстетик һәм фәлсәфи-мифологик вазифалары ягыннан Җил һәм Вакыт категорияләре бер-бсрсенә ярыйсы ук якын торалар Җил кебек үк. аерым очракларда Вакыт та якынаеп килгән фажига символы булырга мөмкин Әйтик, «Гомеремнең жәйге ягында» шигыренең түбәндәге юлларында Ник вакытсыз. Язмыш. ташлыйсын жанга Мәхәббәтнең утлы канатын? Шагыйрьнең 1972 елда язылган бер әсәрендә шул ук хис-фикер тагы да көчлерәк, тәэсирлерәк яңгырый Бер вакыты житкәч кай жнрлә лә пәрәвез жспләрси жил өзә Әй авыр, кайтмаска киткәнгә- «Озак Йөрмә, тиз кайт!»-дип кул изәү Аерым очракларда, борынгы мифологик карашларны турыдан-туры кабатлангандай, шагыйрь Вакыт-Алла тәгъбирен кулланудан да баш тартмый. Айдар Хәлимгә багышланган бер сигезьюллыгында (1968), мәсәлән: «Бу юлларны сагынырбыз әле! Тик кайтылмас бүтән менә...» Әйе, сагынырбыз. Вакыт—Алла. Ә без бары кеше генә... Шуна якын фикер шагыйрьнен 1985 елда язган бер шигырендә дә бар: Вакыт өчен нәрсә Адәм гаме! Һәр үзгәреш ана—дөреслек! Гажәепмени Атлантида хәлен анлый алмый икән Эверест.. Әмма ни генә әйтсәк тә. Вакыт—бик борынгыдан килгән ифрат та катлаулы фәлсәфимифологик категория. Анын төп сыйфаты: Вакыт ул—мәңгелек Димәк, аңа бу Җиһанның барлык атрибутлары сыеп бетә, шатлык, бәхет кенә түгел, кайгы-хәсрәт тә. бихисап фажигаләр дә. Чын шагыйрь-философ буларак Равил Фәйзуллин мәсьәләнең бу кырыс ягында читләтеп үтми, төгәлрәк әйткәндә, ана кат-кат мөрәжәгать итә. Әйтик, шагыйрьнең түбәндәге бишьюллыгында үлем турында сүз дә юк кебек: Орден-медальләргә. «йолдыз»ларга сау тан кирәк! Таза күкрәк!.. Колакларны иркәләтеп чыңлар өчен Вакыт кирәк бәрхет мендәрләргә күчкәнче... Орден-медальләр бәрхет мендәрләргә тик кеше үлгәч кенә күчә. Моны һәркем белә. Димәк, шигырьдә сүз һичшиксез үлем турында бара. Ә инде шагыйрьнен «Эх...» (1979) сигезьюллыгында сүз турыдан-туры үлемгә күчә: Эх, бу Вакыт! Җирдә катлам булып, һәрбер буын яңа гөл булыр... Без китәрбез. Язмыш көчендә: нинди үлем килсә—шул булыр... Вакытның фажигале роле «Син әлегә яшьрәк бит!..» (1995) шигырендә дә ачыктаначык күренеп тора: Көзге кара төндә тамды күз яшем. Нидән тамды? (Ак кәгазьдә йолдыз чагылды). Искә алдыммы— Вакыт—беләк-чукмар булып тетеп, сытып киткән Гомерне? Шулай да шагыйрь Вакытны тирән мәгънәгә ия булган фәлсәфи категория дип ешрак кабул итә һәм аның күп төрле вазифаларын күрсәтеп үтә Бу очракта мисалга «Вакыт» (1958) шигырен алырга мөмкин: Алай үтелгән вакыт... Болай үтелгән вакыт.. Яшәп үтелгән вакыт. яшьнәп үтелгән вакыт— бүтәннәр бәхете өчен сарыф ителгән вакыт! Дөньяда төрле вакыйгалар, хәлләр, шатлыклар, фажигаләр булырга мөмкин. Тик Вакыт кына беркайчан да үзгәрми. Шагыйрьнең берьюллык шигырендә әйтелгәнчә, «Вакыт кына мәңге тантанада». Димәк, ул—изге Вакыт безнең хәзерге язмышның да кодрәтле хуҗасы. Хәзерге барлык фажигаләр ахыр чиктә шул ук Вакыт—Чор—Заман кодрәтеннән килә Илдә башланган коточкыч вакыйгалар уңаеннан 1993 елның 18 сентябрендә Равил Фәйзуллин үзенен ин көчле шигырьләреннән берсен язып, безнең—илнең—халыкның йөрәкләрен туктаусыз әрнетеп торган бик күп сорауларга җавап биргән иде: Көтмәдекме безне баскан басымнын басылуын? Жанга, рухка, хөр фикергә юлларның ачылуын"’ Әйе. бу юлларда татар халкының дүрт ярым гасырга сузылган фаҗигасе, михнәте, хәсрәте, моң-сагышы, шул ук вакытта якты хыяллары, зур өметләре чагыла. Өзекнен эмоциональ яңгырашында да шул ук нәрсә сизелә: беренче ике юлла гына да бас ижегенен өч тапкыр кулланылуы, б. д. т тартыкларының кат-кат кабатлануы шул ук басып бетерергә интегү галәмәтен чагылдыра булса кирәк. Берара «әлеге якты өметләр тормышка ашамы икәнни?»—дигән өметсез һәм иләмсез зур сорау да калка Көттек. Көттек.. Ниһаять. күзләр шәрран ачылды. Күз алмасына шәп-шәрә чынбарлык кереп тулды Ак каенда, яфрак коеп, шәрә калгач, җәйге гүзәллеген югалта Чәчәк, үлән, яфрак корыгач, көзге кара җир дә! Адәм баласы турында инде әйтеп тә торасы юк' Шигырьдә дә бит сүз Вакыт, Чор. Заман кебек тирән фәлсәфи-мифологик категорияләр турында бара! Елларгасырлар дәвамында шапырынкы, купшы, асылда мәгънәсез сүз-җөмләләр белән аннанмоннан капланып, ябылып торган гайре табигый чынбарлыкнын бер чите генә ялангач калгач та. «күзләр шәрран» ачыла, әлбәттә: Империя коллыгында гел күнеккәч искегә. •Демократия»ссннән дә юылмаган ис килә Төрле халыкларның бик борынгы мифларыннан билгеле булганча, кайчандыр Җиһанда гомуми тәртипсезлек—тәүге хаос хөкем сөргән Әле Ай. Кояш. Йолдызлар да. Җир. Кеше һ. б.да булмаган: Җиһанда бернинди калыпка сыймаган, канунга буйсынмаган Җил һәм Вакыт. Су һәм һава гына булган. . Русиядәге бүгенге хәлләр әнә шул тәүге хаос чорын хәтерләтә: Әче төтене заманның күзләрне ачыттыра! Яхшыга да. Яманга да капкалар ачык тора Без яшәгән чор үзенчәлекләрен, дөресрәге—каршылыкларын кырыс, кискен сүзләр белән сөйләп чыкканнан сон шагыйрь үз шигъриятенең төп төшенчәләреннән берсе булган Вакыт категориясенә әйләнеп кайта һәм тирән мәгънәле йомгак ясый Ә Вакыт ашыктыра.. Бу тәгъбирнең чын мәгънәсен аялау өчен Равил Фәйзуллиннын бөтен иҗатын, әнә шул күзлектән карап бүгенге татар поэзиясен җентекләп өйрәнеп чыгарга кирәк Әлепэ без бу эшкә керешәбез генә Сиксәненче еллар уртасында башланган үзгәртеп корунын бернинди у най ягы булмады дип раслау дөреслеккә туры килмәс иде. әлбәттә. Әлеге хәрәкәтнең ин зур һәм мөһим казанышы ул—барыннан ла элек, сүз һәм вөҗдан иреге Бу исә әдәбиятның үсешенә һичшиксез уңай йогынты ясады Ул әле дә дәвам игә Язучылар һәм шагыйрьләр совет чорында катгый тыелган темаларга иркенләп мөрәҗәгать игә башладылар Шуның уңай нәтиҗәсе буларак хәзерге әдәбиятка зур һәм көчле ташкын булып, түбәндәге проблемалар килеп керде. I Татар халкы. Болгар. Алтын Урла. Казан ханлыклары тарихы Бигрәк тә татар халкының урыс колониаль державасы тарафыннан яулап алынгач күргән фаҗигаләре 2 Татар ханнары, ханбикәләре, милли батырлары-Сафа Гәрәй, Сөембикә, Нурсолтан, Идегәй, Чура батыр һ. б. 3. Дүрт ярым гасыр дәвам иткән көчләп чукындыру һәм анын корбаннары. 4. Колониаль сәясәтнең совет чорында тагын да әшәкерәк формаларда дәвам итүе. 5. Дини тәгълиматның һәм Ислам мифологиясенең янадан торгызылуы. 6. Бүгенге көннәр мәхшәре: матди һәм рухи хәерчелек, җинаятьчелек, фәхишәлек. Илдә хөкем сөргән гаделсезлек, байларның, бигрәк тә дәүләт чиновникларының череп баюы, ярлыларның хәерчеләнүе турында ләм-мим сүз әйтергә ярамый иде бездә. Чөнки Советлар илендә барысы да ал да гөл булырга тиеш иде... Хәзер исә барысы турында да язарга мөмкин шикелле. Зур һәм катлаулы проблемаларның әдәбиятка, бигрәк тә бүгенге шигърияткә килеп керүе аның диапозонын киңәйтте, проблематикасын һәм ышандыру көчен арттырды, конфликтларын да сон дәрәжәдә кискенләштерде. Хәзерге татар шигъриятендә әлеге проблемаларның чагылышы турында махсус очерклар да язып булыр иде. Бәлки, киләчәктә алары да язылыр. Әлегә исә, очеркның исеме таләп иткәнчә, шушы мәсьәләләрнең Равил Фәйзуллин иҗатында чагылышына тагын бер күз йөгертеп чыгыйк. Анын «Казан алды» (1991) шигыре игътибарга лаек. Ул Казан ханлыгынын һәм Казанның коточкыч тарихи фаҗига корбаны булуы, тик шуңа карамастан татар халкының милли азатлык өчен көрәшкә яңадан күтәрелүе хакында болай яза: Теге чакта. Казан аугач, дошман әйткәндер: «Бетте!..» Таш ярып гөлләр шикелле яшь буын үсеп чыгасын шәһитләр белми китте... •Айну, яки тарихи махмыр» (1994) шигырендә шул ук Вакыт, шул ук Тарих һәм Заман проблемалары күтәрелә: Кайта татарлар, кайталар ата-баба җиренә. Күзләрендә өмет булса, хәсрәтләре иненаә. Колониаль держава хакимлеге татар халкына санап бетергесез фаҗигаләр алып килгән: аларны туган җирләреннән «җәһәннәмгә куганнар», чиркәүләр халыкны көчләп чукындыру белән берөзлексез шөгыльләнгән: . Җирләр киткән. Геннар кипкән. Боз утырган бәгырьгә. Тик илбасар «дуслыгы» да түгел икән мәңгегә! Баскынчылар күпме генә тырышсалар да, халыкның ифрат та тирәнгә яшеренгән гүзәл сыйфатларын юкка чыгара алмаганнар: «Малым түгел, гомрем әрәм, читтә үткән—яшьлек жәл! Калган нәселемә килсен Туган җиремдә әжәл!» Ватылган чор, җимерелгән заман—безнең көннәр мәхшәре турында шагыйрь еш һәм күп яза. «Әлмәттә» җир тетрәү! (1989) әсәрендә ул әлеге вакыйганың сәбәбен ачыкламакчы була һәм изге Җирнең тынычсызлануын түбәндәгечә аңлата. Җир таланган, көчләнгән, чирле булып калган, өсте шешә ватыклары белән капланган, чишмәләр тозда эреп, дегетләнеп беткән, тәненә меңәрләгән скважиналар үткән, өстендә үскән иген исә ярымагу булган... буыннар вагая барып зәгыйфь алмаш тусын да, бакый гомер туган җырлар капылт онытылсын да. шушы мәхшәрләрне данлап Акыл, диләр,—көчтә! Тозлы кыяр—өстә1 Дәүләтчелек—төштә! Кануннар—аста.. Селәгәй малайлар менеп басты башка! Ифрат та үзенчәлекле, аерым юллары төрле-төрле шигъри үлчәмдә язылган бу әсәр тулаем алганда гаять көчле сәяси сатира булып янгырый: Суырылган теш хәлендә карт-коры ветераннар Ясалып бетмәгән ясалма дебиль балалар Ә сауларын, «кайнар нокталар.га салалар! Руханилар ботарлаша бсрсен-бсрсс (Мәккә ташы—«Лобное место» түгел дә бит .) Хәерченен калтыранган сул кулында—тиен акча. ун кулында—шәфәкъ нуры Әнә шундый коточкыч мәхшәрдә калган гади халык, бигрәк тә яшьләр арасында битарафлык, җинаятьчелек. эчкечелек тамыр җәя •Уятмакчы булсан халык күңелләрен»— барып кайт син Салмач ягына. Илдәге шундый шартлар үзләреннәи-үзләре барлыкка килми, әлбәттә. Бик борынгы мифологиядәге «тәүге хаос» бүген кемнәр өчендер кирәк, файдалы Әлегә очы- кырые күренмәгән мәхшәр барыннан ла элек өстен, хаким даирәләр өчен кирәк Кирәк кенә түгел, бик тә файдалы! Шагыйрь дә моны яхшы андый Яшь Тукайлар! Тамагыгыз туяр иде—хет башкортча ижат итсәгез' Җиңү бәйрәмнәрен үткәрәбез' «Җиңелгәннәр» акча бирсәләр Урак-чүкеч берлегендә хәзер урак кына һаман ура шул Ике-өч катлы коттеджлар витражында- юксылларнын. сабыйларның күз яшьләре. Дөрес. Равил Фәйзуллиннын кайбер шигырьләрендә өмет чаткылары да бар Әйтик. «Борчылуда туган ышаныч» (1987): Бүген без лә—үзгәрештә. Я карышта һәр күңел! Гасыр ахыры булса да. Заман ахыры түгел' Бу сүзләр моннан ун сл элек язылган Ниндидер өметләр бар кебек чагында Әмма мәрхәмәтсез Вакыт-ун сл әлеге өметләрнең барысын ла йотты Без ватылган Чор. җимерелгән Заман дәверенә килеп кердек Өстен, астан һәм тирә яктан тик рәхимсез Җилләр генә исә. Ә Вакыт мәнге тантанада!