Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ТУКСАНЫНЧЫ ЕЛЛАР ӘДӘБИЯТЫ

Кешелек җәмгыяте өчен гаять мәгънәле дата—2000 нче ел якынлашып килә Бу дата тормышыбызның төрле тармаклары турында җитди уйлануларга этәрә, үткән чорга нәтиҗәләр ясауны, киләчәк елларга күз салуны сорый Шул унайдан ‘Казан утлары" журналы редакциясе язучыларга һәм киң катлам укучыларга, әдәбият сөючеләргә гасырыбызны йомгаклаучы туксанынчы еллар әдәбияты турында түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итә: —Соңгы ун-унбиш елда басылган кайсы әсәрләрне (проза, поэзия, драматургия, публицистика) әдәбиятыбыз казанышы дип саныйсыз? Ни өчен? —Сезнеңчә, туксанынчы еллар татар әдәбиятында нинди уңай сыйфатлар бар? Ә кайсы яклар Сезгә ошап җитми? Киләсе гасырга Сез кайсы әсәрләрне алып керер идегез һәм татар әдәбиятында нинди сыйфатларның өстенлек алуын теләр идегез? —Әдипнең җәмгыятьтәге урынын киләсе гасырда ничек итеп күз алдына китерәсез? Туфан Миңнуллин: Туксанынчы еллар Рәсәйгә икъдисадый кризис, сәяси башбаштаклык, әхлакый тотнаксызлык белән бергә демократия чаткыларын да алып килде. Әмма гасырлар буе шәхес ирегенең, кеше хокукының ни икәнен белмәгән һәм аңламаган илгә демократия дигән нәрсә ят күренеш иде Нәтиҗәдә, читлектән ычкынган җәнлек ни теләсә шуны кыланырга тотынды. Бу психозга әлбәттә, без татарлар да эләктек. «Мөстәкыйльлек», «суверенитет» дип сөйләнүебез күңел юаткыч бер хыял гына булып калды Ләкин мин туксанынчы еллар башында мөстәкыйльлек таләп итеп баш күтәрүебезне зур җиңү дип саныйм Без үзебезнең әле исән икәнлегебезне, кирәк булса көрәшкә чыгарга да әзер булуыбызны дөньяга күрсәтеп алдык. Рәсәй демократиясенең йөгәнсезлеге янәшәсендә уңай як шул булды: фикер ияләре үзләренең сүзләрен ачыктан-ачык әйтә башладылар Шул исәптән без— язучыларга да иҗат иреге килде. Аны язарга ярамый, моны гына яз дигән идеологик күсәк безнен баш өстебездә янап тормый иде Без рәхәтләнеп уңга-сулга селтәнергә тотындык. Элек әйтә алмаган ачулы, рәнҗүле сүзләребезне әйтеп өлгерергә ашыктык. Бик кирәкле сүзләр иде алар Әмма ашыгу, кабалану аркасында тирәнгә чумып уйланулар, мохитне заман кешесен төрле яклап өйрәнергә вакыт җитмәде. Бу— табигый. Әдәби процесс өчен ун ел күп түгел. Шунысы әһәмиятле: без инде бүген «сукыр» да, «чукрак» та түгел, үз аягыбыз белән үзебез йөрергә өйрәнеп киләбез. Туксанынчы елларның миңа ошап җитмәгән ягына килгәндә, әлеге дә баягы безнең бәйдән ычкынуыбызның нәтиҗәсендә килеп чыккан әкәмәтләр. Бер ишектән генә кереп чыгып йөрергә күнеккән кайберләребез күп ишекләр күреп югалып калды. Кайсы ишеккә керергә белми таптанып озак тордык. Кайсыларыбыз «бүтәннәргә яраган безгә ярамыймыни» диебрәк әдәбиятыбызга әдәпсезлек алып килделәр. Эротика, секснын ни икәнен татар да белә янәсе. Безнең чиле-пешле «эротикабыз» сәхнәгә-эстрадага менеп зәвыксыз артисларыбызнын репертуарын «баетты» Алар бүген берсен-берсе уздырып сүгенешәләр. «Ни теләсәм шуны әйтәм» демократиясе кайбер үч саклаучылар, көнчеләргә каләмдәшләренә кизәнергә дә юл ачты «Фәләннәр торгынлык елларында кәкәй иде. мин тәти» идем дип акланучылар табылды Кызып китеп кайбер талантлы язучыларыбыз үзләреннән алдагыларның нжатыннан кер эзләргә керештеләр Ходайның биргәненә шөкер, без инде бу чирдән арына, олыгая барабыз ... Ике мененче елда без Алла боерса, олыгаюыбызны дәвам итәрбез. Әдәбиятмын өйрәнү объекты кешене, шәхесне тирәннәнрәк аңлау юнәлешеннән атларбыз Шәхес белән шәхес, кеше белән жәмгыять. кеше белән табигать мөнәсәбәтләрен югары сәнгать ысуллары белән сурәтләргә тырышырбыз Кешедә тән генә түгел, жан да барын ныклап төшенербез Ике меңенче ел белән бәйле бер хикәятне дә искә төшереп китәргә телим Мин аны балачактан ук ишетеп киләм. Имештер, кешеләр Гаисә пәйгамбәр үлем түшәгендә ятканда аңардан «дөнья кайчан бетә- дип сораганнар Ул кулын югары күгәреп ике бармагын күрсәткән имеш. Кешеләр икс ел. егерме, ике йөзеп көткәннәр, ахырзаман килмәгән. Хәзер, имеш, ике меңенче елны көтәргә кала. Бу хикәятне фәнни нигезләргә тырышучылар да шактый Шуннан инде апокалипсис дигән теория дә туа. Дөресме бу юкмы—анысы Ходай кулында. Әмма кешелек дөньясы әхлак мәсьәләсендә дә, экологик җинаятьләр нәтиҗәсендә лә куркыныч юлдан бара. Әгәр дә без уйланып алып акылыбызга килмәсәк—Ходай түземлегенең дә чиге бар Без язучылар моны нык истә тотарга тиешбездер Бүген кешене шәхес итеп, татарны милләт итеп, дөньяны камил итеп саклап калу— татар язучысының бурычы дип саныйм Тагын шунысын да өстәргә кирәктер—татар язучысы мин бары тик язучы гына, калганында эшем юк дип язу өстәле артында гына утыра алмый Әгәр дә татарның язмышы, аның кзиючәге турында уйлыйбыз икән, без көрәшнең уртасында булырга мәжбүрбез. Татар халкы— кирәгеннән артык тыйнак, кирәгеннән артык итагатьле Без «өлкән агай»нын хәтерен калдырмыйк, төрки туганнарыбызга каты бәрелмик дип әйтергә тиешле сүзләребезне куркакурка әйтергә өйрәндек Тенкәбезгә тиючеләргә мәгълүм мультфильмдагы мәче кебек «Давайте, ребята жить дружно» лип тырнагыбызны күрсәтеп алырга да ярыйдыр Моны татар зыялыларының ин актив өлеше—язучылар әйтмәсә. кем әйтер? Безнең халык безгә һаман ла әлс ышана, үз язучыларыннан матур-матур әсәрләр генә түгел, кистереп әйтелгән сүз дә кәгә Әхмәт Рәшит: Гарриет Бичер Стоунын «Том агай алачыгы» әсәре җәмәгатьчелектә зур популярлык казангач. Америка Президенты Аврам Линкольн ана «Се зегез шундый бәләкәй генә, ә зур сугышның. Төньяк белән Көньяк арасындагы сугышның, негрларны коллыктан азат итү өчен сугышның төп сәбәпчесе булдыгыз шикелле» дип язган иде. Әдәбиятның нинди зур көч-кодрәткә ия булуы турында сөй ләүче гаять гыйбрәтле сүзләр бит! Бүген безнең илдә барган үзгәрешләрдә дә язучылар һәм башка зыялылар ин беренче сукмакны салдылар бугай. Үзгәртеп корулар алдыннан нинди әсәрләр белән мавыгуыбызны гына искә төшерик А. Твардовскийнын «Хәтер хакы», А Ахматованың «Реквием». Чыңгыз Айтматовның «Ахырзаман», Олжас Сөләймановнын -АгиЯ-. В Астафьевның «Кайгылы детектив» В Распутанный «Я Быковның «Фажига билгесе». А Рыбаковның «Арбат балалары*. А. Бскнын «Яна урынга билгеләнү», Р. Гамзатовның «Минем Дагстаным» кебек китаплары безнен өстелләребездән төшмәде ул елларда. Татар әдәбиятының да яңарышлар альтарена салу өчен сал зы хәзинәсе бар иде. Ул барыннан да бигрәк өлкән һәм урга буын я зучыларыбызнын партия куштаннары, әдәбият чиновниклары һәм мәрхәмәтсез цензура кагыйл > i зрс белән сугыша-сугыша китап укучыга житкерә алган асыл фикерләре, эзоп теле белән генә булса ла этелгән бик мәгънәле сүзләре иде. Яшьләр, әлбәттә, кыюрак, үжәтрәк булды. Кем ничек кенә хурламасын. Горбачев идарә иткән еллар ижат кешесенә гаять кин мөмкинлекләр ачты Без. ниһаять, курыкмый башладык. Әдәбиятыбызның барлык жанрлары дәррәү эшкә жигелде. Прозада мәйдан тоткан йөзьяшәр Гомәр агабыз Бәширов. ту ксан чиген узса да яшьләр белән ярышырдай Әмирхан ага Еники, алардан аксакал мәрләбәсен дауларга лаек Н Фәттах. М Мәһдиев, А. Гыйләжев, Г Ахунов, яшьрәкләрдән Т. Галиуллин. Р Мөхәммәдиев. Ф. Латыйфи, Ф Садриев, шигърияттә Г Афзал. И Юзеев. Р Фәйзуллин, М Әгьләмов, Зөлфәт, Ф Яруллин, 3. Мансуров, Р Султи. драматургиядә Т Миннуллин, Ш. Хөсәенов, Р. Мингалим, Р Батулла, Р Хәмид. 3 Хәким соңгы ун—унбиш ел эчендә ижат иткән әсәрләрне генә күз алдыннан кичерик. Бу исемлекне тагын да тулыландырып булыр иде. Татар әдәбиятының үсеше өчен үзенчәлекле импульс биргән сөенечле вакыйгалар байтак булды. Ничәмә-ничә еллар цензура һәм идеология тоткынлыгында тилмергән бөек «Йдегәй»дастаны халкыбызга кире кайтарылды. Тарихыбыз каһарманнары дастан сәхифәләреннән драматург Юныс Сафиулла тырышлыгы белән театр сәхнәсенә күтәрелде Әдәбиятыбыз классигы Гаяз Исхакыйның татар мохитына янадан әйләнеп кайтуы гаделлекнең тантана итүе генә түгел, милли ижтимагый фикернең киңрәк даирәгә таралуы өчен дә уңдырышлы жирлек иде. 1атар әдәбиятының соңгы ун еллыклардагы иң зур казанышы, мөгаен, ул тарихи юманың кип колач алуы, үткәннәребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы караш урнашу бу.п андыр Мәгълүм ки. бу өлкәдә юлның иң башында халкыбызның яраткан язучысы Нурихан Фәттах торды. Озак еллар ул ялгыз полководец кебек эш итте. Хәзер инде анын гаскәренә М Хәбибуллин, Р Батулла, Ж,. Рәхимов, Ә. Рәшит, Солтан Шәмси, Ф Латыйфи. В Имамов һәм башкалар кушылды. Төрле жанрларда яңадан- яна әсәрләр туды. Милли аннын үсүе. Татарстан дигән мәмләкәтнең бәйсезлеге. азатлыгы өчен кыен көрәш шартларында бу бик әйбәт фал иде. Халкыбыз тарихы сәхифәләрен өйрәнгәндә, мин бер нәрсәгә инандым: бөтен-бөтен гасырлар дәвамында татарлар Россия тарихында үзенә күрә революцион көч, жәмгытьне яңартырга омтылучы көч булган икән Безнең бабаларның Болотников. Степан Разин. Емельян Пугачев хәрәкәтләрендә, аннан инде Бөек Октябрь түнтәрешендә гаять актив катнашулары тикмәгә генә түгелдер. Бу. бер яктан, социальтигезсезлеккә, коточкыч эксплуатациягә каршы юнәлтелгән булса, икенче яктан, халыкның үз дәүләтчелеген кире кайтарырга омтылуы да бит Җәмит Рәхимовнын «Батырша» романындагы төп персонажны гына искә төшерик. Ул бит жәнжалчы, бунтарь шәхес түге I ә барыннан да бигрәк милли идеолог, дини идеолог. Тарихи теманы үз иткән азучыларыбыз еллар үткән саен—гасырларның серле авазы ачыкланган, көчлерәк яңгыраш алган саен—төплерәк, тирәнрәк, саллырак, мәгънәлерәк фикерләр үткәрәләр, заманнар белән заманнарны остарак бәйлиләр. Уңышларыбыз күз алдында. Аларны беркем дә инкарь итә алмастыр. Ә шулай да. егерме беренче гасырга нинди әсәрне алып барырга теләр идегез, дисәләр, мәрхүм язучыбыз Мәхмүт Хәсәновның «Язгы ажаган» романын атар идем. Ни өчен9 Ьу әсәр оста кул белән язылуы өстенә, тормышның гаять киң катлавын иңләгән, эшгамәлләрнен һәм вакыйгаларның эчке мәгънәсен—фәлсәфәсен тапкан полифоник әсәр Автор аны эпик колачлы итә алган. Ә мин бу романны русларның бик үзенч • язучылары В. Шишковның «Хәсрәт дәрьясы» (•Угрюм—река») белән генә чагыштырыр идем. Кызганыч. Мәхмүт ага, ижатынын апогеена житкәч, безнең арадан китеп барды—тагын әллә ниләр тудыра алыр иде әле ул. Булган кадәресен бездән бер кем тартып алмас. Эчне пошырган нәрсәләр турында да әйтергә кирәктер Миңа катса, без заманнардан, вакыйгалардан бераз арткарак калабыз шикелле. Это л iмоның житди сәбәпләре дә бардыр Ләкин, туеннан соң дөмбергә, дигән шикелле, инде төп дулкын үткәч, һаман да Сталин чоры белән мавыгу күпмедер дәрәжәдә ризасызлык та уята. Яна чор яна проблемалар тудырды. Без аларга йөз белән борылырга тиешбездер Бу яман караганда. Т Галиуллин ижаты һәртөрле мактауга лаек. Әгәр ул үзенең »Замана балалары» дигән истәлек-повестендә бүгенге катлаулы мәсьәләләрне штрих лар формасында гына күтәргән булса. «Тәүбә» һәм «Элмәк» романнарында исә көнүзәк проблема итеп күрсәтте Р Мөхәммәдиевнсң «Кенәри—читлек кошы- һәм • Утлы таба өстендә- Ф Садриевнын «Тан жиле-. Р Сибатнын «Исәбәт». Гөлшаһидәнен «Асылбикәне жирләгәндә». 3 Хәкимнен-Гөнаһ-. К Минлебаевнын • Бакый*. 3. Зәйнуллинын «Ат караклары» һәм «АгыЙделнен аръягында- дигән роман вә повестьлары, прозаның кечкенә жанрларында беркемгә дә баш бирмәгән М Хужин. бердән-бер дип әйтерлек сатирик язучыбыз Ф Батталның ачы телле хикәяләре бүгенге көн белән турыдан-туры бәйләнгән. Сонгы елларда публицистика һәм тарихи тема әдәбият мәйданының түренә чыкты Бу өлкәдә ин актив эшләүчеләр Г Ахунов, А Хәлим. Ф Бәйрәмова. Б Камалов. М Галиев, С. Шәмси. Р Рахмани. Н Гамбәр. VI. Әхмәтжанов. Ш Әхмәтсафа булды Өлкән абыйлары янына Булат Хәмидуллин кебек житди һәм төпле егетләрнең килеп кушылуы да сөендерә. Үземә аеруча якын булган шигърият турында да берничә сүзем бар Әдәбиятыбызның бу жанры соңгы вакытта әллә ни үзгәрешләр кичермәде шикелле Мәшһүр шагыйрьләребез үз биеклегендә калды Яшьләр арасыннан аларга перчатка ташлаучылар күренмәде Шигъриятебезнең бүгенге хәле бик күпләрне канәгатьләндерә шикелле Шулай да Әйе. шулай да Мине хәзерге шигырьнең тематик тарлыгы, тсл-сүрәтләү чараларының инде кабатлана башлавы борчый Аннан бездә -Шигырь- дигән ниндидер аморф төшенчә туды Мәдхияме ул. мәрсиямы. газәлме яки касыйдәме балладамы яки сонетмы—кайсы шагыйребез ачык кына җавап бирә алыр икән?’ М Әгъләмов. Р Харис кебек шагыйрьләр әле баллада яки поэма язарга саләтлеләр икән. Р Гаташ көнчыгыш шигъриятенең житди әзерлек һәм белем таләп итүче төрләренә тотына ала икән, бу билгеле дәрәжәдә киләчәк өчен өмет уята, билгеле Бәлки .нарның дәвамчылары булыр Мен еллык шигъриятебез лаеклы варисларга мохтаж , Боек шагыйребез Һади Такташ жирдәге һәр нәрсә өчен үзен «мәсьүл санаган» Суясәз, икътисад әһелләреннән үзгә буларак, язучының бөек миссиясе бар У i халыкка хезмәт итү Халыкны дәүләт эшлсклесе. хәрби түрә, дипломат яки эшмәкәр алдарга, ярык тагарак янында калдырырга мөмкин Ә язучының ашый хокукы юк Хакы юк. Бу—гасырлар дбвамында расланган хакыйкать' • Курай» дулкыннарынд