ШӘФКАТЬ ҺӘМ ВӘХШӘТ
Сүзләр... Сүзләр!. Яши-яши мин сезне чын-чынлапанлый башладым, ахрысы Чын күнелдән аңлый һәм ярата Элегрәк мин сезне ишетә, әйтә, уйлый һәм яза гына белә идем Ә хәзер мин сезне бетен күзәнәкләрем белән тоям, күрәм хәтта ки төсләрегез вә исләрегезне асра башладым шикелле...»—дип яза Л Шагыирьжан «Казан утлары» журналының 1999 елның 3 санында чыккан мәкаләсендә Кем ничектер, үзем дә. шигырь булсынмы ул, чәчмә әсәрме—ин беренче, әсәрнсн теленә, тасвирлау алымына игътибар итәм Язучы сүзне аңлап, анын эчке аһәнен тоеп эш итә икән, сурәтләүләр дә. вакыйгалар корылышы да. табигыйрак килеп чыга Сер түгел, исемнәре укучыларыбыз!а яхшы таныш булып, «классик» исеме алган язучыларыбыз арасындамы, сонгы елларда көлтә-көлтә булып Язучылар берлегенә кабул ителгән авторларыбыз арасындамы, бер тын белән укып чыгарлык, үзенен матур теле, геройларынын характе рын. аларнын нәкъ менә сөйләүләре аша ачып бирә алырлык, авыл кешесен авылча, шәһәр кешесен шәһәрчә табигый сөйләтгереп. сүзләрне урынлы гына кулланып яза белә торган язучыларыбыз бик аз шул Әсәрләр теге яки бу вакыйганы коры сөйләп чыгуга гына кайтып кала Я зучыларыбыз нигәдер күп сүзле, озын әсәрләр язарга омтылалар Сүзләр берберсе өстенә менеп, төртешеп, хәтта кайбер очракларда «бүселеп» торалар Әсәрне сузар өчен геройларыннан нинди генә сүзләр әйттермиләр дә. аларны нинди генә ясалма хәлләргә куймыйлар Ахырына житә алмыйча интегеп бетәсен. һәм инде без балачактан ук яратып, үз итеп күңелләргә сенгән Ф Хөсни. Ә. Еники. М Мәһлиев. X Сарьян әсәрләрен хәтерләткән берәр хикәя яки повестька юлыксаң, ихластан сөенеп куясын Менә шундыйларның берсе, минемчә. Факил Сафиннын «Гөлҗиһан» һәм «Биек тауның башларында» исемле китаплары «Голжиһан» повесте моннан берничә ел элек «Казан утлары» журналында басылып чыкты. Повестьне укыгач бу авторның калган әсәрләре белән танышасы килү хисе туды Татарстан китап нәшрияты һәм газет-журнал нәшрияты бастырып чыгарган бу китаплар, икесе дә. 1998 елла дөнья күргән Башта әйткәнемчә, Ф Сафин әсәрләрен укый башлагач та тел стихиясе үз эченә бөтереп алып кереп китә Жөмләләр кыска, аңлаешлы, вакыйгалар тормыштан алып сурәтләнгәннәр һәм шуңа да алар югары ышандыру көченә ия Әйтик. «Биек тауның башларында» романындагы хәлләр, минем белән булмаса. синең яки башка кеше белән булмаган дип кем әйтә ала? Барыбы з да адәм балалары бит. яшибез, сөябез, сөеләбез Романда сүз туксанынчы елларда күпләребезнең бәгырьләрен телгәләгән фаҗига— мәгънәсез Чечен сугышы, әле үсмерлекләреннән дә чыкмаган егетләребезнен һәлак булулары, армия хәлләре, экстремаль ситуацияләрдә адәм балаларының бер-берсенә мөнәсәбәтләре, беренче мәхәббәт өзгәләнүләре тасвирлана Яшәү рәвешебез кушканча башта пионерда, аннан комсомолда тәрбияләнеп. Совет иленә, аның армиясенә «Дан сина дан. Совет солдаты» дигән җырлар тынлап, гадел хезмәт белән көн итүче авыл кешеләре гаиләсендә туып-үскән, үз гомереңдә әле авылыннан бүтән жир күрмәгән сабый-солдат Шәфкать, гаскәри хезмәткә алынгач кырыс чынбарлык белән Йөзпэ йө I очраша Юк. ул авылын, әнисен, әле унсигез яше дә тулмаган, кичтән генә өйләнеп киткән (мулла никахы белән генә) хатынын сагынып елап утырмый Күңеленең үксүе бүтәннән, кешеләрнең бер-берсенә булган каты бәгырьлелегсннән. миһербансызлыгыннан чарасыз ул Анын авылы кешеләре мондый түгел бит4 Туры сүзле, каты куллы, гадел-тик миһербансы! түтелдәр. У тынын янып кара күмергә әйләнгән, танымаслык хәлгә килгән гәүдәсен кайтаргач. Хәкимә апанын шашар дәрәҗәгә җитеп өзгазәнүе кемгә генә тәэсир итмәс икән' С Китап күзәтү —Түгел, Гасыймкаем, (иренә дәшүе—Г. Б ) минем улым түгел бу... Бөтенләй башка кеше ята бит. Ник дәшмисең?—дип бәргәләнә ул. Ана күңеле ялгышмый Табутта—аның улы урынында, частька килгәннең беренче көннәреннән үк Шәфкатькә күп кыерсыту- жәбер күрсәткән капитан Хасистов гәүдәсе... Шәфкатьне үлемнән Мәхәббәт коткара. Иренең Чечен илендә әсирлектә икәнен телевизордан күреп белгәннән соң Раушания юлга чыга. Сөләйман исемле чечен егете әти-әнисен, туганнарын дошман һөҗүменнән якларга. Раушания исә «дошман булып басып кергән», әсирлеккә төшкән ирен коткарырга ашыга. Хәтергә уелырлык күренеш Кешене хәсрәт якынайта диләр, алар да бер-берсенә ярдәм итеп, терәк булып сугыш барган җиргә ашыгалар. Алар бер-берсенә дошман итеп карамыйлар, чөнки икесе дә бу очракта корбаннар. Мәгънәсез Чечен сугышының, «бүленмәс» империянең корбаннары. Нәкъ шушы урында чечен егете Сөләйман образын әсәргә кертүе— авторның уңышлы алымы Мең газаплар белән килеп җитеп, ирен таба алмый тилмереп йөргәндә, яралыларга ярдәм итү йөзеннән, пулялар яңгыры астында чиләк тотып суга барырга чыккан жиреннән ул Шәфкать танкыннан корбан булырга тиеш була. Чөнки капитан Хасистовнын боерыгы шундый: юлда очраган бер генә жан иясен дә аямаска. Күңел, жан һәм тән берлеге үзен сиздергәндер күрәсең. Шәфкать төтен арасындагы шәүләнең Раушания икәнлеген таныганнан сон танкын ташлап ана ташлана, капитан Хасистов кулына күчкән танк—Шәфкать белән Раушанияне юкка чыгарырга өлгергәнче, минага эләгә... Үлем яхшы кешеләрне генә сагалап йөри дисәк тә, яхшы кешеләрне читләтеп тә үтә икән. Чөнки алар—Шәфкать белән Раушания яшәргә хөкем ителгәннәр, алар бит бу дөньяга бәхетле булырга килгәннәр һәм шуның өчен кушылдылар да! Романны укып чыккач та әле озак вакыт андагы геройлар кичерешләре белән яшисең. Әйтерсең лә алар һаман синең янәшәңдә. Ф. Сафин әсәрләренең көче лә— сюжетны хикмәтле итеп кора белүдә, укучыларны әсир итеп, алар белән яшәтә белүдә. Икенче китабы «Гөлҗиһан» һәм «Соңгы көз» повестьлары да уңай фикерләр уята. Ф Сафин, әсәрләренең геройлары итеп, нигездә, авыл кешеләрен ала. «Гөлжиһан» повестенда да сүз гап-гади авыл кешеләре, ләкин аларнын катлаулы язмышлары, олы мәхәббәтләре турында бара. Ата һәм үги ана хакына яратмаган кешесенә кияүгә чыгып, аны ир итеп зурлап, хөрмәтләп, тормышын аякка бастыру, кешеләр рәтендә яшәү өчен алны-ялны белмичә хезмәт итүче, көн күрүче Гөлжиһан исемле хатынның тормышы сурәтләнә бу әсәрдә. Ул укытучы да, врач та түгел. Гап-гади бозаулар караучы хатын. Аның да яратырга һәм яратылырга хакы бар. Язмыш аңа авырлыкларны мулдан бирә. Ятимлектә, иренең хыянәте дә, баласының гарипләнүе дә читләтеп үтми аны Кемдер, андагы хәлләр инде күптән мәгълүм дияр. Ләкин мәхәббәт, тугрылык, кешелеклелек төшенчәләре бервакытта ла искерми, мәгънәсен югалтмый. Гомер уртасына житеп килә торган бу язучы әдәбиятта артык чәчрәмичә, кабаланмыйча. иҗаты тирәсендә шау-шу тудырмыйча, булсын шигърияттә, булсын чәчмә әсәрләрдә, үз авазын, стилен табып иҗат итеп килә. Аның геройларына сабырлык, ихласлык, олпатлык хас. Димәк, язучы үзе дә ир-егет, шәхес. Өстәвенә, Чаллыда чыга торган «Фән һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире дә ул. «Алан да. Чаллыда яшәп ижат итүче бу язучы укучыларыбызга тиешле дәрәжәдә танышмы соң? Әдәби җәмәгатьчелектә аның иҗаты ничегрәк бәһаләнә? Шушы сорауларыма җавап табу йөзеннән «Казан утлары» журналы алып бара торган «Туксанынчы еллар әдәбияты» дип аталган сөйләшүне карап чыктым. Сөйләшүдә (1—4 саннар) унлап язучы инде үз сүзен әйтергә өлгергән Тик шулар арасында Р. Сибат кына Факил Сафин исемен атап китә. Бу хәл, минемчә, язучылар бер-берсенең иҗатлары белән даими танышып бармаудан киләдер Югыйсә сүз һаман да шул бер «төргәк» язучылар тирәсендә бармас иде Шулай да, 1998 елгы Г. Исхакый премиясенең ана бирелүе— күңелле күренеш Без сүз алып барган «Биек тауның башларында» романы өлкән сыйныф укучыларына адресланган. Бу әсәрдән (һәм тагын башка шундый әсәрләрдән) үсмерләр өчен тәрбияви әһәмияте булган телетапшырулар, фильмнар да эшләп булыр иде Компьютер заманы булган хәзерге буын матур әдәбият белән бик үк кызыксынмый дибез икән, яшь буынны тәрбияләүнең мондый төрен тормышка ныграк ашыра башласак та начар булмас иде.