САФ ЙӨРӘККӘ ПАКЬ ДӨНЬЯ КИРӘК
аил Шәфигуллин әдәбият дөньясына алтмышынчы еллар ахырында килә Шактый катлаулы еллар... Еллары кебек үк анын иҗаты да үтә катлаулы, күпкырлы. Бер мәкаләсендә ул үз ижатының ике полюс, ягъни проза һәм лира арасында тибрәлгәнен әйтә. Юморист, прозаик булып танылуына карамастан, ул шигырь язудан беркайчан да туктамый. Хәтта анын проза әсәрләренең нигезендә дә шигъри хиссият, нечкә моң ята. Сонгы елларда шигырь җыентыклары чыгармаса да. вакытлы матбугатта аның «лирик чигенешләр»с әледән-әле урын ала. алар арасында коигә салынып, җыр булып киткәннәре лә байтак. Язучының өч шигъри җыентыгы «Яна ел бусагасында* (1967). «Гашыйк» (1969), «Дулкынга дулкын» (1977) басылган. «Шәһәр белән авыл арасында безнең яшьлек эзе», дип яза Фаил Шәфигуллин. Авылдан чыгып киткән, ләкин шәһәр җирендә тамыр җибәрә алмаган буын кешеләре турында бу сүзләр, җир сагышы сеңгән аларга. Әлеге тема аларның эчке халәтен билгели. С Хафизов үзенең «Хәзерге татар әдәбиятының актуаль мәсьәләләре» (Уфа. 1986) дигән китабында әдәбиятыбызда җитмешенче елларда барлыкка килгән бу юнәлешкә (сүз— табигый яшәешеннән аерылган геройларның эчке трагедиясен тасвирлаган әсәрләр турында) аерым игътибар бирә. Әлеге юнәлешнең эчтәлеген билгеләгәндә ул В Шукшин сүзләрен искә ала' «Кырык яшьләргә таба шулай булдым бөтенләй шәһәрнеке дә түгел, авылныкы да бер аягым ярда, икенчесе көймәдә. Уңайсыз, билләһи • (Советский экран. 1971. I нче сан) Бу эчтәлекне белдергән чәчмә әсәрләрне С Хафизов «Кала алучы яшьләр прозасы» исеме белән берләштерә. Рус әдәбиятында исә бу юнәлешкә караган чәчмә әсәрләрне «деревенская проза», шигъри әсәрләрне—«поэзия тишины*, шп атадылар. Исемнәр төрле булса да. барысы да бер мәгънәне аңлаталар: «яшьлек эзе авыл белән шәһәр арасында» калучылар трагедиясе бу. Әлеге юнәлеш бөтен Рәсәй әдәбиятына хас. чөнки ил буенча алып барылган сәясәтнең нәтиҗәсе. Россиядә бөек максатлар хакына гади кеше ихтыяҗлары һәрдаим корбан ителде Әдәбиятта гигант тезелешләргә дан җырлады. Җитмешенче елларда исә башка тенденция күзәтелә—әдәби эсер үзәгендә шул гигантлар күләгәсендә калган «кечкенә» кеше, бигрәк тә анын күңел моны үзәккә алына Җир анадан тамырлары белән куптарып алынган кешеләр. Алан гына да түгел, шул зур төзелешләр хакына юк ителгән авыллар кемнеңдер кечкенә ватаны, табигатьнең гүзәл почмагы иде бит! Әнә шуларнын әрнүле тавышларын, трагик язмышларын яктыртырга омтыла әлеге заман әдәбияты. Фаил Шәфигуллин иҗаты нәкъ шушы агымга көчле дулкын булып бәреп керә Замандашының эчке халәтен, кичерешләрен, уи- моннарын төгәл һәм дөрес итеп тасвирларга омтыла язучы. Шул ук вакытта шагыйрьнен хезмәт темасына алынуы да гаҗәп түгел Ул «Завод җыры».«Коюцехында»,«Яшьлек».«Коммунистлар».-Төнгесмена-һ б шигырьләрдән торган гулы бер цикл ижат ите. Азарда социалистик хәятиен каршылыклы сыйфатлары бик ачык члгы пан Каршылыклы халәт билгесен без Фаил Шөфнтуллинның проза әсәрләрендә ю очратабыз. Ләкин моңланса -үзәккә үтәрлек җылы хисләр белән яза ул. калсә-җелегеңә үтәрлек и геп коләбе ю Фаил Шәфигуллин таланты—кеше хиссиятендә чагылыш тапкан эстетик категориянең икс чик ноктасын—трагик хис белән бергә комик хисне дә үз эченә ала. һәрбер әсәрдә—шигырьме ул. хикәя, яки повестьмы шаян елмаю артында күз яше елтырын, елау артында көлү ята. Әдәби тәнкыйть Фаил Шәфигуллнннын юмористик әсәрләрен А Чехов. В Шукшин. Ф Искәндәр белән бер яссылыкка куеп Ф карады. Әмма анын ижаты, эчке моны буенча, А. Грин, О Генри, X. Кырк.мәзгиль, X. Улаш, Жэләл Али Әхмәд әсәрләренә якынрак тора кебек. Юмор—Фаил Шәфигуллин ижатында ин югары нокта. Мондый әсәрләр нигездә өч китапта тупланган: «Күзгә карап»—1979, «Кешелек тавы»—1988, «Ак маңгайлы бүреләр»—1985. Биредә юмор үзенен табигыйлеге, тематик кинлеге белән бер яктан гаҗәпләндерсә, икенче яктан комизм алымнарының күплеге һәм төрлелеге белән игътибарны жәлеп итә. Әдипнен юмористик әсәрләрен укыганда, аларның жинел укылышына, форма камиллегенә игътибар итмичә булмый «Көтелмәгәнлек»—Фаил Шәфигуллин юмористикасының тажы. Укыганда син сюжет буенча анга бер төрле мәгънә салып киләсең, автор исә аны бөтенләй икенче ягы белән китереп бастыра. «Балык тотканда», «Бер мәхәббәт тарихы», «Аерылышу», «Казанга Пеле килгәч», «Бер генә бал». «Көмеш лампа», «Хатын күңеле», «Портка килергә куштылар», «Шайтан алгыры», «Велосипед», «Кышкы борчулар», «Төнге әңгәмә» кебек әсәрләрне мисал итеп китерергә булыр иде. Менә «Ерак якларда» әсәрендә барган вакыйгаларны карап узыйк. «Туфан Миннуллин вагон тәрәзәсеннән күз иярмәс тизлек белән артка шуышып торган карлы кырга карады да, үзалдына сөйләгәндәй, әйтеп куйды: — Семьялар ни хәлләрдә икән инде безнен? (...) —Шулай,—дип сузды Аяз Гыйләжев. күзлек пыялаларын сөртә-сөртә.—Ни күрмәгәнне ат башы белән язучы хатыны башы күрә» Сөйләшү шул тема яныңда жанлана. Ләкин планетар, космик үлчәм белән яши торган шагыйрь кешегә—Зөлфәткә тормыш прозасы кызык түгел. Берара уйланып йөргәннән сон ул, «нәрсәдер исенә төшкәндәй, кинәт туктады, кулына соскы белән себерке күтәреп вагон буенча узып барган проводник агайнын аркасына сукты: —Простите, ресторан кайсы вагонда монда?!. Проводник агай Зөлфәткә соңгы һөжүм алдыннан матодорга баккан үгез сыман акаеп карады, әмма бер сүздә әйтмәде. Пассажирлар ниндидер тамаша көтеп тынып калдылар. Казан—Арча поезды Биектауга якынлашып килә иде». Көлүнең иң югары ноктасы соңгы жөмләдә. Әсәр барышындагы тапкыр репликалар, чагыштырулар—барысы да комизм чаралары, барысы да көлке, тик финал яңгырашы янында алар—әле прелюдия генә. Көлүнен мәгънәсе, әсәрнең асылы соңгы моментта ачыла. Көлү хиссият сферасыннан тирән качырылган, әмма ул шушы моментта үзен таныткан фикер белән бергә акыл хозурына күчә. Әлеге әсәр ин башта язучылар берлеге каршында чыгып баручы «Тынгысыз каләм» дигән стена газетасында дөнья күргән. Соңыннан алар «Әпкәли журналы» (Әпкәли—Фаил Шәфигуллинның бер псевдонимы) циклында «Кешелек тавы» дигән жыентыгында туплана. Биредә басылган юморескалар, бер яктан, әдәби кыйммәткә ия булса, икенче яктан тарихи сәхифә булуы белән кыйммәт. Язучы яшәгән еллардагы татар әдипләре үзәккә алынган аларда. Анын әсәрләрендәге татар әдибе Мәскәү үзәгендә дә. Европаның затлы салоннарында да үзенең милли йөзен югалтмый, үзен күкрәк киереп, горур итеп тота. Әнә, бер көнгә Барлас Камалов булып эшләргә ризалашкан Әпкәли—Мәскәүдә. «Шолохов белән Гамзатовны төн уртасында уятып, лимузинга төялешеп, аэропортка киттек. Сергей Михалков бер кочак чәчәк күтәреп килгән Шолохов махсус самолет чакыртты. Бик зурлап озатып жибәрделәр.» Лондонда йөргәндә дә шундый ул: «Джеймс Олдридж вилласында чәйләр эчеп, мунчалар кереп, хикәяләр язып жиде - сигез сәгать Фаи.1 Шәфигуллин кызы Раушания белән. 1973 ел. яшәдем дә. король сараенда әдәби жомга үткәреп, китап сату оештырып, су юлы белән Казанга кайтып киттем» Язучы тирә-юньне генә түгел, эчке халәтне, психик нечкәлекләрне дә тирәнтен айларга омтыла. Әсәрләрдә тормыш, вакыйга битараф хикәяләү төсендә түгел, ә герой күнсле аша үткәреп, анын сиземләве аша гәүдәләндерелә. Автор күзгә күренмәс идеяне җисми хәрәкәттә тотып алырга, шул нюанс ярдәмендә герой характерын тасвирларга омтыла. Шуңа күрә Фаил Шәфигуллин әсәрләрендә гади генә сюжетта да зур мәгънәгә тап буласын. Язучынын байтак әсәрләрендә автобиографик элементлар да табасын Дәвамлы рәвештә язылган өч повесте мона мисал. Аларнын берсе—«Бер малай, өч аргамак— язучының сугыштан соңгы елларга туры килгән балачагы, ягъни шул заман татар авылы турында. Әлеге әсәр хакында авторнын үзе язып калдырган сүзләре дә бар «Бер малай. өч аргамак» турында сүз чыккач, күпләр миннән: «Сиңа атлы ургычлар белән урак урдырырга туры килдемени?»—дип сорыйлар. Әлбәттә. Атлы ургычларны үз күзең белән күрмәсен, урак атларына үзең атланып йөрмәсән. кул чарларын үзен әйләндермәсән. Рәсим кичерешләрен ничек аңлар идең дә. аны башкаларга ничек сөйләп бирә алыр идең!» Унбер яшьлек Рәсим хисләре белән язылган бу әсәр. Анын керсез саф күнелс аша. Ләкин, язучы ул дәверне гадиләштереп, яки бизәп күрсәтми. Киресенчә. Рәсим гаиләсе мисалында язучы ул заманның ачысын, авырлыгын ачып сала Рәсим үзенең индивидуаль Йөзе белән генә түгел, сугыштан соңгы балаларның балачагын гәүдәләндергән типик образ булуы белән дә кызыклы. Аның ипи турындагы уйлары шул елларда туып үскән барлык балаларга таныштыр, мөгаен •Татлы исе борыныма килеп тә керде, күзләремнән яшь атылып чыгып, яңакларым буенча агып та китте. — Ипи,—дип шатланып типте йөрәгем Бу кадерле аваз тәрәзә артындагы тубылгы куаклары аша. әти төшләреннән минем хыялларыма күчкән ак яллы аргамаклар эзе буйлап, тын басулар өстендә җемелдәшкән көмеш йолдызларга кадәр менде дә кичке жыр булып жиргә әйләнеп кайтты, кайтаваз булып яңадан йөрәгемә килеп керде —Ипи!» Әсәр торгынлык елларында язылган, әмма автор оста итеп ул елларның гаделсезлеген күрсәтә белгән. Монда халык түгел, колхоздан урлап ташыган кеше күпкә рәхәт яши. Әнә Борһан Кукамай—авылнын бер усалы Анын үз законнары «—Син дә ташы хәлеңнән килсә ».—ди ул. Рәсимне мыскыллап «—Әнә. атан намуслы председатель булып йөрде, әллә сезгә алтын сарайлар салып калдырды9» Чыннан да. Рәсимнәрнең өйләре ярым жимерек хәлдә. Дөрестән дә. ныклап уйласан Борһан фәлсәфәсендә мәгънә бар. Беренче карашка Борһан Кукамай начар гына түгел, явыз кеше Әмма төптәнрәк уйласаң, язучынын махсус алымы бу Язучы Эзоп тәжрибәссн файдалана Әмма аерма да бар: ул вакытта ачыктан-ачык әйтергә ярамаган фикерләрне тискәре персонаж аша укучыга житкерә. Нәкъ шул Борһан авызыннан без дөрес сүзләр ишетәбез ләбаса. Нәкъ шул Борһан. заманның гаделсезлеген күреп ачыктан-ачык каршылык белдерә. Түбәндәге өзекне алыйк «Өстенә яшеле уңа башлаган хәрби кием кигән бер агай арба өегенә менеп баскан Шаулашкан хатын-кызларны тынычландырырга тырышып фуражкасын селки Колхоз председателе Галим абый да арба янында тора икән -Туктагыз әле. жәмәгать. Бака туе ясамагыз Район вәкиленә әйбәтләп аңлатырга ирек бирегез. Я. кайсыгыз нәрсә сорый аңда тагын Берәм-берәм генә түлке Амбар ишеге төбендә тәмәке пыскытып утырган ике-өч бөртек ир-ат арасыннан Борһан тавышы ишетелде — Безнең шул бер сорау инде һаман да Кайчан туйганчы ипи ашын башлыйбыз9 Өченче ел хезмәт көненә ике йөз грамм да тимәде Узган ел өч йөз грамм белән калдык. Фаил Шәфигуллин тасвирлаган татар авылы—безнең өчен гажәп кыйммәтле бер тарих, сугыштан соңгы типик авылларның берсе Өмет һәм хыял яшәтә аларны «Бер малай, өч аргамак» повестенда да. «Солдатлар кайта». -Ислемай». «Сафура. Бәкер һәм трактор» хикәяләрендә, новеллаларында да халкыбызның риясы з. көчле рухлы булуы нәтижәсендө барлык кыенлыкларны, авырлыкларны жиңеп чыгуын күрәбез Фаил Шәфигуллин башка кайбер каләмдәшләре кебек социалистик реализм кысасын атлап чыга алды, чын тормышны, халык тормышын нигез men карады. Замандашын борчыган сорауларга җавап бирергә омтылып, ул төрле юллар, төрле алымнар тапты. Югарыда карап үткән повесть-трилогиянен беренче өлеше, анын дәвамы буларак «Бәхет йолдызы астында». «Өй салуның ние бар.’» язылган. Фаш Шәфигуиин Тын океан балык тоту флотында I960 ел Повестьнын 1982 елда язылганын искә алсак, үз вакыты өчен бик мөһим проблемалар күтәрелә анда Крестьянның матди хәле, авыл баласының мохтаҗлыктан тәмам гаҗиз булып күпләп читкә чыгып китүе, диңгезләрдә, шахталарда һәм башка кара эшта тир түгеп тамак туйдырып йөрүе, инде авылда калып, хуҗалык эшен тартып баручыларны да читтән китерелгән җитәкчеләрнең кысрыклап чыгаруы. Жир эшен бары китаптан гына өйрәнгән кичәге студентларның гомер буе шушы җирдә эшләп килгән кешеләргә эш тәртибен өйрәтеп йөрүләре дә—әсәрдә үзәк проблемаларның берсе. Өченче повесть тәмамланмаган килеш, каралама хәлендә калган. Бәлки әле язучыныңаңа ниндидер өстәмәләр, үзгәртүләр дә кертәсе булгандыр. Рәсимнең нинди язмышка дучар буласын, нинди юл сайлаячагын да без белмибез Ахыргы өзектә герой уйчан, боек хәлдә күренә. «Рәсим анымоны дәшмәде, ишек капкаларын тавышсыз гына ачырга тырышып, урамга чыкты. Хәбирләр йорты тагын да биегрәк булып, коймалары исә адәм үтеп керә алмаслык стена булып, каралтыкуралары ныгытма почмакларындагы манараларга охшап күренә идс салкын декабрь төнендә. Тәслимәнең шул караңгы йор тта, шул биек койма артында яшәвенә күнеле ышанырга теләми, ышанасы килми иде Рәсимнең...» Аның күңеле төшенке, хыялы барып ирешмәслек еракта калган. Ләкин ул әле сынмаган, үзенә күрә ниятләре дә. өметләре дә бар егетебезнең. Фаил Шәфигуллин иҗатының киләчәк язмышы да—язучының үз язмышыннан. Рәсим язмышыннан күпкә бәхетлерәк булыр дип ышанасы килә Озын гомер юралган иҗат бу!