Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨЧИЛЕ БАЗАРЫНА СӘЯХӘТ

Ул чакта мин үземне инде үсеп җиткән малай дип саный идем. Алтыдамы, әллә җиде яшьтә булдыммы икән, тәгаен хәтерләмим. Әмма әтиемнең ике сүзнең берендә: «Әнә, нинди зур үскән минем улым» яисә «Бу малайның кулы нык булырга охшаган, пычкыны әйбәт тарта. Кар көрәсә—буран уйната»,—дип, жай чыккан саен үземне мактап, туганнарым алдында очындырып торганнарын һич онытасым юк. Табигый инде, мактагач бермә-бер тырышыбрак эшлисен. Ә тырышкач тагы мактау эләгә. Шулай очынып йөргән көннәрнең берендә, ишле гаилә кичке чәй табыны янына җыелгачтын, әти җитди сүз башлап җибәрде. —Сыерны сатарга туры килер инде, әнисе,—диде, тирән көрсенеп. Әти ни дисә, шулай була безнен өйдә. Аның белән бәхәскә керүче булмады. Хәер, бәхәскә керердәй сүз сөйләми дә ул. —Берни эшләр хәл юк, тагы кысыр калган. Балаларга сөт кирәк. Гомер иткән сыердан аерылу авыр булса да, нишлисең, әтисе,—дип килешүен белдерде әни. —Бүген төнлә Өчиле базарына юлга чыгам. Малайларның кайсысын алырга икән, әнисе, син ничек уйлыйсын?—дип, тагын әнигә мөрәҗәгать итте ул. Йөрәк җилкенеп куйды, «мине ал, мине әти», дип кычкырудан чак тыелып калдым. Абыйлар бар. Энеләрем... Алар да, әнә, әтинен күзенә текәлгәннәр. Өчиле базарына кемнең барасы килми инде. Анда ак икмәк саталар ди, келиндер, перәник. Базарның бай чагына туры килсәң, хәтта шакмаклы шикәр дә китерәләр икән . Шикәрен ашамый да түзәр иден, шул базар дигәннәрен күрәсе килә бит. —Олыларын алырсың инде, йә Рәшитне, йә Рифатны,—дип әйтеп куймасынмы әни. Һәм өстәп тә җибәрде әле.—Шул тикле ерак юлга бала-чага ияртеп йөрмәссең лә... «Ах, әни! Ни әйтеп ташладын син. әни...» Башкаларның хәлен белмим, минем күзләрем кымырҗып куйды, бугазыма төер килеп тыгылды. Борынны еш-еш тартып кына күз яшьләрен тыеп кала алдым. У Соңгы сүзне әти әйтә иде бит әле. —Рәшит белән Рифатның өйгә бирелгән эшләре бардыр, дәресләрен хәзерләсеннәр. Юл да озын, себереп тә тора. әнә. буран чыгуы ихтимал Көнен барып кайта алмасак, дәрестән калырлар. Яхшы булмас...—дип фикер йөртте ул. Йә. әти, йә. һәр сүзең дөрес. Әйткән һәр сүзен йөрәгемә сары май булып ягыла бара. Дөрес хәл итәсең, дөрес, карарыңны гына чыгар, әтекәем. дип, зарыгып көттем анын сонгы сүътәрен. —Ринатны алам,—диде ниһаять, шактый көттерә төшеп.—Мәктәпкә дә барасы юк. Үзе үсеп тә җиткән, ни йомыш кушсаң—шуңа ярый Абыйларның, энекәшләрнен кәефе кырылгандыр инде, ансыз гына булмас. Әмма әти үзе хәл итте бит, мин катышмадым. Барыбер әти әйткәнчә булачак. —Бар, улым, итекләреңне мич башына җылыга куй да. йокларга ят,— дип башымнан сыйпап куйды әни.—Юлга бик иртә чыгасы. Мин нәкъ әни кушканча эшләдем. Ишегалдына жәт кенә чыгып кердем дә. итекләремне мич башына куеп, түр яктагы идәнгә җәелгән зур түшәккә кереп чумдым. Алты малай, алты туганга җитәрлек тушәк иде ул. Юрганны башыма ук тартып куйдым Тавыш-фәлән ишетелмәсен, янәсе, йокларга кирәк. Ә үзем алгы якта пышылдап әйтелгән һәр сүзне эләктереп кенә алам Кызык ич. Аннан, мин юлга чыгасы кеше—белеп тә торырга тиеш. —Иртәнге өчтән дә калу ярамас, әнисе. —Юл ерак, иртәрәк чыгу хәерле булыр, дөрес әйтәсең, әтисе. Кызык, әйтерсең исемнәре юк. безнең әти белән әни гел шулай эндәшәләр иде бер-берсенә —Улым, Рифат, атка солы салырга онытма, йәме. Сыерга да печәннең яхшырагын өстә. —Ярый, әти, син кушканча булыр. —Чанага да бер-ике кочак салырга онытма. —Салырмын, әти.. Ул арада Рифат абый ишегалдына, мал-туар янына чыгып китте Каралты-кура тирәсендәге эшкә ана җиткән кеше юк инде —Рәшит, улым, безнен теге бастырып тарттыра торган әйбәт бау кайда икән? Хәстәрләп куй әле шуны, сыерны бәйләргә кирәк булыр. —Ярый. әти. бауны чана остенә чыгарып куярмын. Бераздан тагы ишек ябылды. Димәк, дәү абый да чыгып китте —Малайлар—Роберт. Рафаил. Рамил, барыгыз, бар. аяк астында чуалып йөрмәгез. Тышка чыгып карны чылатып керегез дә. ятып йоклагыз инде. Иртәгә иртән торып кар көрәргә чыгарсыз. Ятып йоклагыз, дигән сүзне кем ярата инде Әмма әти кушкач буйсынмыйча булмый, энекәшләр дә уйный-колешә аякларына ни эләксә шуны киеп, шәрә кое генә ишегалдын урап керделәр —Ашарыгызга ни тыгыйм икән.—дип пышылдап кына сорады әни - Пешкән ит белән ипи булыр инде? —Ит белән ипекәй булгач тагы ни кирәк, бик җиткән.-дип куйды әти. Тагы ниләр киңәшкәннәрдер, хәтерләмим Бер ягыма Рамил, икенче ягыма Рафаил кереп ятты Борыннары туңган, куллары суык иде аларнын Мине йоклый дип уйладылар бугай, дәшмәделәр һәм мин чынлап га изрәп йокыга талганмын. Йокыдан ни рәвешле торып, ничек киенгәнлеге мне хәтерләмим Мин ишегалдына чыкканда ат җигелгән, сыерның мөгезеннән электерелгән бауны чана артына бәйләп куйганнар, олы капка киереп ачылган иле Мине чана башындагы йомшак печән өстенә толыпка төреп утырттылар Күзләрем генә ачык калды Әни аркамнан сөеп куйды —Кара аны. әтиенне тында. улым, бик ерак юлга чыгасын.—диде Без кузгалдык. Авылны чыкканчы толып тишегеннән ике як урамны 5. .К. V.. М 5 күзәтеп бардым. Төн караңгы булса да кар көртләренә чумып утырган өйләр аерымачык күренеп тора. Авыл йоклый иде әле. Ник бер өйдә ут чаткысы булсын, тәрәзәләр дөм караңгы. Минем белән уйный торган малайларның капка төбенә чыгып кул болгап озатып калуларын күрү кызык булыр иде дә бит. Юк шул, тәмле төшләр күреп йоклый әле алар. Әти атны атлатып кына бара. Сыер ат түгел, ул юырта белми Юырту кая, атлар-атламас кына кыймылдый. Әллә авылдан бөтенләй китеп баруын анлый инде. Авылга таба борылып бер мөгерәп тә алды әле хәтта. Хушлашуы булдымы икән... Мин үземә калса, сыерны бер дә сатмас идем Әйтергә генә кыймадым, базарга барасы килүем бик көчле иде шул. Шундый уйлар белән толып эчендә май кебек эреп йокыга киткәнмен Өчиле базарында йөрибез, имеш. Монда бөтен кеше перәник сата икән. Әти белән перәник сайлыйбыз. Кайсы баллырак, кайсы нечкәрәк билле һәм кайсы алсурак—шундыен алдырасым килә. Перәник сатучы апалар: «Монысын ал, монысын ал»,—дип кулларын сузып торалар икән. Әти көлә, мина ишарәли: «Әнә, улым сайласын, ул бик ярата перәник- не»,—ди Перәник сатучы апалар мине кыстый ук башладылар, ниһаять: «Менә монысын авыз итеп кара әле, менә монысын»,—ди-ди кыстыйлар. Кыстагач каршы килә алмыйм, үземә сузылган перәникләрен бер генә кабып карыйм да, ары китәм. Янәшәдә кулын сузып торган икенче апаныкы тагы да тәмлерәктер төсле тоела. Әти дә бит, әнә, ашыктырмый. «Кабаланма, улым, ашыкма. Базарда ашыгырга ярамый, әйберне сайлап алырга кирәк. Өйгә кайткач кызарырга туры килмәсен. Кара инде, безнен абый перәник тә сайлый белми икән, дип әйтерлек булмасын»,—дип акыл биреп йөри. һәр сатучыдан берәр перәник авыз итеп йөри-йөри иңде аяклар арыды, әмма тамак туймый икән. Перәник сатучыларның очы-кырые юк, офыкка тикле тезелгәннәр. Барысы да минем исемне белә, барысы да перәник яратканлыгымны белә. «Алыгыз, ал...»—дип һаман чакырып торалар. Ниһаять, чираттагы перәник сатучы янында тукталдык. Перәник- ләре чәчкә сыман алсуланып янып-янып тора, әллә нинди тәмле хуш ис аңкып тора үзләреннән. Авызга капкан идем—эреде-китте, телемне йотканмын дип торам. —Әти дим, әти, алыйк шунысын. —Күпме алыйк икән соң?—ди әти. —Күп итеп алыйк, әти. Күп итеп... Бөтенебезгә житәрлек булсын. Күрше малайларына да бирербез, ярыймы... Әти елмая, минем сүзләремне хуплап, ярар да ярар, гына дип тора... Кинәт колагыма: «Улым тор әле, тор»,—дигән тавыш килеп керде Аягүрә базар буйлап йөри идек бит, югыйсә. Ә монда «тор» дип дәшәләр. Кайсы чын, кайсы чын түгел, озак кына анлый алмый интектем. —Тор инде, улым. Адаштык бугай без, тор әле. Әти тавышы иде бу. Күзләремне ачып җибәрсәм, мин бөтенләй Өчиле базарында түгел, чана башында толып астында йоклап ятам икән бит. Җил улый... Толып астыннан башымны чыгарган идем, йөземә кар өермәсе килеп сыланды. Ат туктаган. Чана да бер урында. Сыер чанага ук килеп терәлгән, башы минем аягочымда гына. Яшьле күзләрен мөлдерәтеп моңсу гына мина карап тора. «Нинди ният белән йөрисез, кая алып киттегез сез мине...»—дип әйтүе идеме икән. —Әти... Әти, син кайда? Нәрсә булды? Без нигә туктап торабыз?— дип тавыш бирдем. Ждвап ишетелмәде. Мин торып ук бастым. Ян тарафтан китереп сылаган кар өермәсе һәм ачы җил чак аяктан бәреп екмады, чана үрәчәсенә генә тотынып калдым. Ул арада шул өермә артыннан бер шәүлә төсмерләнде. Якыная төшкәч мин шундук аны танып алдым, әти булып чыкты. —Тордынмы. улым.—диде ул. күз керфекләре һәм битләренә сыланган карны күшеккән куллары белән төшереп.—Күз ачкысыз буран чыкты бит әле менә. Ат юлны югалтты. «Юлны югалту» дигәннәрен ишеткәнем бар иде барын, әмма монын тәгаен ни аңлатканлыгын белеп бетерми идем —Нәрсә, без әллә адаштыкмы?—дип сорадым хәвефләнеп Чөнки адашунын ни икәнлеген беләм. Кыш көннәрендә авыл җирләрендә бөтен хәвеф-хәтәр буранда адашуга бәйле була. Әле бер. әле икенче авылдан килеп тора иде ул андый хәбәрләр Шул кышны гына да Яна елга каршы кичне Урта Кирмән белән Норма авыллары арасында ике кыз адашып катып үлгәннәр иде. Бөтен тирә-як кызганып сөйләде үзләрен. Хәер, безнен әти алай җиңел генә бирешә торган кеше түгел. Гомумән, борын салындырган чагын хәтерләмим мин аның. —Адашуын адашмадык, улым. Әмма юлны табарга кирәк,—диде ул — Юкса, ат бара алмый Кар тирән Шунда гына абайладым, атнын чынлап та ботлары күренми иде диярлек, ул корсагына хәтле карга чумган Сыер да шундый ук хатдә HKQH. минем биеклеге генә калган —Өчиле базарына еракмы икән сон әле. без кай тирәдәрәк икән, әти? —Яке урманын чыгып, бер чакрымнар киткәнбездер Өчилегә ерак әле. улым. Иң элек Кече Сонга барып җитәргә кирәк Аннан тагы бер урман кичеп барасыбыз бар —Базарга сонга калмабызмы сон. әти? —Белеп булмый, улым. Мондый буран чыгар диеп кем уйлаган бит аны. —Буран узар әле сул. әти Бераз кичегә төшсәк тә барыйк инде, яме. Өчилегә. Перәник сатучы апалар кичкә тикле эшлиләрме икән, белмисенме, әти? —Улым. әйдә, ин элек юлны табыйк әле. ярыймы?!—дип бастырып куйды әти. Килешми хәл юк. килештем. Юлны тапмый торып. Өчиле дә юк. базар да юк—аны гына анлыйм. —Ә ничек табарга сон ул юлны?—дип әти ни кушса, шуна әзер булуымны белгертеп, чанадан ук сикереп төштем, һәм тез тинентен көрткә кереп чумдым. — Юлнын маяклары да булырга тиеш иде. улым. Ат юлынын ун ягына һәр кырык-илле метр саен, кышкы бураннарда юлчы адашмасын өчен, маяк итеп куак таяклары кадап чыгалар Ләкин 6ej ул юлдан тай пылдык. Бураны да басылырга уйламый, котырганнан котыра бит. әнә Маяк түгел, килеп төртелми торып каршыңда үсеп утырган агачны күрерлек түгел. Чанадан төшкәч кенә хәлебезнең шактый ук мөшкел икәнлеген аңладым мин Аяк карга чуммаган булса, билләһи дим. җил кар өермәсе белән бергә мине дә очыртып китәсе икән Йолкып ыргытырдай булып исә. башны күгәрерлек түгел! Ат белән сыер, бичаралар, кар өстендә басып түгел, түшләрендә ятып торалар икән ләбаса. Икесе дә. хәвеф сизепме, еш-еш сулыш алалар, авызборын тишекләре ап-ак бәскә баткан —Йә. әти. куш бер йомыш, ни эшлим’ Ничек ярдәм итим’— дидем шунда, төшенкелеккә бирелергә теләмичә —Син. улым, колагына киртләп куй. чанадан бер адым да читкә китәсе булма, яме!—диде ул. ике уйларга урын калдырмаслык итеп Ә мин тагын бер кат уңга-сулга йөреп юлны эзләп килим Ул еракта түгел, монда, якында гына булырга тиеш Ике-оч адым ара китәргә елгердеме-юкмы. анын шәүләсе күздән үк югалды. Әти күренми. Һәм мин аны шундук көтә дә башладым Ул китеп югалган тарафка карап унга тикле санадым башта. Аннан туктап тордым бераз, һәм тагы унга кадәр санадым. Биш мәртәбә кабатладым шулай. Әти юк та юк... Читен булып китте... Елар идең, еларга да оят. Әнә ич. ат белән сыернын хәлләре минекеннән дә авыррак, алар түзә. Бераздан гел мин көтмәгән тарафтан килеп чыкты әти. Еш-еш сулый, олтанлы дәү-дәү итекләрен тирән көрт астыннан авырлык белән генә йолкып ала. Каеры тун өстеннән кигән кожаны ап-ак кар төсенә кергән. —Тапмадыңмы, әти?—дидем, аны күрү шатлыгымны яшерә алмыйча. —Юк, улым, тапмадым әлегә. Ат түгел, кеше узарлык түгел шул бу кар өстеннән, тирән салган. —Әти дим, әллә үзем эзләп карыйммы соң юлны? —Белмим шул,—диде әти. Бу аның ризалашуы, рөхсәт бирүе иде. Мин шундук икенче тарафка ыргылдым. Кар көрте нәрсә ул минем өчен, авылда чакта да юлдан түгел, көрт ерып йөрергә күнеккән ич без! —Тукта,—дигән тавыш кына тыеп калды үземне —Тукта, кая ашыгасын?! Кереп киткән җиреннән бар дип көтәргәме сине, юк дипме... Ашыкма, сабыр ит бераз. Әти кырыслана төшкән иде. Мин карышмадым. Ул ипле генә ат янына барып дилбегәнең бер ягын ычкындырып килде. Дилбегәнең бушаган очына тагы икенче бер озын бау бәйләде. Төенен кат-кат тартып тикшереп карагачтын, бауны минем билгә кысып бәйләп куйды. —Мине тыңла, улым,—диде ниһаять.—Мин кушканча гына эшлисең, ярыймы. Бауның буе җиткән кадәрле, иң элек, туп-туры менә бу тарафка— җилгә аркаң белән барырсың. Бау тартылгач, көчәнмә. Бауга да кулың белән кагыласын булма. Шул тартылган бау ераклыгында чана тирәли бер әйләнеп чыгарсың. Катырак юлга килеп чыксаң, шундук тукта һәм мине чакырырсың, йәме. Җилгә каршы барып, кычкырганыңны ишетмә- сәм, бауны шомарта төшәрсен бераз. Мин үзем аңлап, бау буйлап яныңа килермен. Инде аңладыңмы? —Аңладым,—дидем.—Тартылган бау белән, циркуль кебек, чана тирәли бер түгәрәк ясап чыгам. Каты җиргә килеп юлыксам, сине чакырам. —Бар, улым,—диде әти, аркамнан кагып.—Тапсаң син генә табарсың инде ул юлны! Эчкә җылы кереп китте. Буранда булса да үзеңне мактаганда рәхәт инде ул. Борынны бер-ике тартып алдым да, бүрек колакчыннарымны башыма тагы да тарта төшеп, туп-туры әти күрсәткән якка кереп ыргылдым. —Ашыкма, кая ашыгасың алай, ипләбрәк йөр,—дип артымнан кычкырып калды әти. Ипле генә барам югыйсә. Җилнең көченә түзәрлекме сон, ул үзе йөгертә. Ярый әле аяклар бил тиңентен карга чума, юкса гел очыртып алып китәр иде. Бераз баргач, артыма борылып караган идем, ат та юк, сыер да, берни абайламадым. Кая ул, күзне ачарлык түгел. Әти дә мине күздән югалткандыр инде. Әмма тизрәк барып җитәсе, баунын тартылганын анарга да хәбәр итәсе иде бит. Туктап хәл алу кая инде ул! Егылып йөзтүбән карга чумдым, әмма туктап калмадым, үрмәләсәм үрмәләдем, барыбер кире тордым һәм алга ыргылдым. Кар көрте итегемне йолкып алды. Ә мин югалып калмадым, кулларым белән казып чыгарып итегемне алып кидем дә, яңадан алга омтылдым. Бау тартылды, ниһаять. Мин дә карга арка белән сузылып ятып бераз хәл алдым, аякларымны күтәреп итек кунычларына шыплап тулган карны төшердем. Ниһаять, эшнен ин җаваплы өлеше башланды. Бауны җинелчә генә тарттыра төшеп зур әйләнә ясарга керештем. Җил аркадан искәндәге кебек бару түгел инде бу. Җил һәм буран белән һәр адым, һәр сулыш өчен көрәшергә туры килә. Барам да барам, кар һаман да йомшак, атлаган саен бот тинентен көрткә чумам. Көрткә чумган аякны тартып алу бер авыр булса, шул аякка торып басарга тырышу тагы да кыенрак. Чөнки, басарга, гәүдәне турайтырга өлгермисен, тагы бил тинентен карга төшеп чумасын. Туктап ял итәсе, хәл аласы килә һаман. Әмма анда әти бар. Ул миннән хәбәр көтә. Юлны таптым, дигән хәбәр... Юлны табу гына түгел, базарга да кичекмичә барып җитәргә кирәк бит әле. Юкса, якын тирәдәге авыллардан килгән малайлар перәникне алып бетерергә мөмкин Болар нинди ерак юл узып, буранлы юллар аша күпме газаплар чигеп килгәннәр, аларга калсын инде бераз перәник, дип тормаслар Шунда аякларыма әллә каян көч һәм гайрәт килеп тула. Мин тагы Д а ашкыныбрак алга ыргылдым. Атлап түгел, йөгереп китәсем килә. Йөгереп кенә булмый, бата-чума булса да кар көртләре өстеннән йөзеп бара башлыйсын. Ә юл һаман юк та юк. Әти дә көтә-көтә көтек булып беткәндер инде. Берике мәртәбә бауны тартып, бу исәнме-юкмы дигәндәй, тикшереп тә карады бугай. Ә мин һаман барам да барам. Бу адымда булмаса. чираттагы адымым каты карга китереп чыгарыр кебек тоела. Чү, рәтгән ике-өч адым җиңел генә атлап үттем түгелме сон’1 Кире борылдым. Янадан арлы-бирле үтеп карадым Юл ич, юл! Ат юлы! Әнә, ике-өч адым ераклыкта гына карга кадап куйган озын куак таягы да җилдә бер ялгызы селкенеп тора Шунда ничек шатланганымны, күңелгә нинди кайнар дулкын бәреп кергәнлеген белсәгез икән сез! Үзегез дә утырган җирегездән сикереп куяр идегез. —Таптым... Ур-ра, таптым!. Юлны таптым, әти!—дип җан-фәрман кычкырып, башымдагы колакчынлы бүрегемне салып югары чөеп җибәргәнмен Әти дә тоемлады, ахрысы, минем тавышны Ерактан ук бауга тотынып аның мина таба дәү-дәү адымнар белән якынлашып килүен абайладым. —Нигә кычкырасын, улым?—диде ул, килә-килешкә. —Юлны таптым, әти! Әнә, маягы да бар Бу инде чын юл. туп- туры базарга, Өчилегә илтә торганы Үзе дә каты чыгып баскач, биегән сыман итеп, куанычыннан шап- шоп тибеп алды. — Маладис, улым, маладис,—дип мактады үземне —Тапсаң син генә табарсын дип уйлаган идем аны Дөрес әйтәсең, әнә, маягы да бар икән Димәк, Кече Сон менә бу якта була инде —Бар, әти, атны алып кил Мин монда көтеп торам,—дигәнмен шунда, эреләнә төшеп. Мина ни. юл табылгач, юыртып китеп барасы гына калгандыр төсле тоелган инде —Эшнең иң зурысы алда әле, улым Атны туарырга туры килер, шунсыз юлга алып чыгып булмас үзен,—диде ул, мине тагы хафага салып. Күңелем белән юлда гынамы сон, базарга ук җитеп килә идем бит инде мин' Әти килгән юлдан без икәүләп ат янына әйләнеп кайттык Безне күргәчтен дә, куанычыннанмы икән, ат пошкырып куйды Анын яллары ап-ак төскә кереп буранга уралган иде инде. Аркасыннан сизелер-сизелмәс кенә җылы пар бөркелеп тора. Аркалыкны күгәрә төште әти Аннан дилбегә очларын эләктереп куйды. £ л —Син, улым, йөгән очыннан тартып атны юлга таба әйләрсен, ә мин тәртәләреннән күгәреп ярдәм итәргә тырышырмын,—диде ул Әмма ат ике-өч мәртәбә кузгалырга теләп талпынып караса да, кузгала алмады, гөрселдәп кире карга чумды. —Атның канатлары да булса икән,—дип уфтанып куйдым шунда, хәлләрнең шактый өметсез булуын тоеп. Әти, дәшми генә атны туарырга кереште Хәер, туару дип. бәтенләй үк туармады инде Камыт һәм ыниарчаклары атнын үзендә калды, түбән тартып торган чана тәртәләреннән аерды ул аны. —Әйдә, малкай, тагы бер көчәнеп карыйк,—диде ниһаять, йөгән очын үз кулына алып, аны бар көченә алга тарта-тарта. Ат, әле очарга гына өйрәнеп килгән кош баласыдай, җан-фәрман югары атылды. Әмма аяклары кар көртеннән ничек килеп чыккан булса, шундый ук тизлектә, чарасыз калып, кире кар астына кереп югала иде. —Әйдә, бахбай, әйдә,—ди-ди тартты аны әти. Ул тагы ыргылды һәм тагы көрткә чумды. Тагы ыргылды... Атнын ялларын жилгә таратып чабып барганын кем генә сокланып, хәйран калып күзәтмәгән икән бу дөньяда. Камиллек, җитезлек һәм сылулыкның үрнәге бит ул башын бераз артка ташлап, койрыкларын дуга сыман күтәрә төшеп чабып барган аргамак. Ат чабар өчен, жилдәй җилдерер өчен яратылган! Кар көрте өстеннән тырмаша-тырмаша үрмәләү өчен түгел. Әмма бу очракта башка чарасы юк иде бахбайның. Көрт өстеннән үрмәләү дип әйтү дөрес булмагандырмы ул очрак өчен, йөзеп бару дип әйтүме Ни итсә итте, өч-дүрт мәртәбә туктап хәл ала-ала, тояклары белән йомшак кар көртләрен ишеп юлга чыгып җитте ул, ниһаять, һәм аяк астындагы юлны тоюдан, бар тәне белән калтыранып, өстенә ябышкан карларны кагып алды, Шатлыгыннанмы, пошкырып кешнәп үк җибәрде. Буран артыннан чана янәшәсендә бер ялгызы калган сыер мөгерәп жавап кайтарды үзенә. Атны миңа калдырып, чана белән сыер янына китеп барды әти. Ул кушканча йөгән очын кулына урап тоттым да, аның кире кайтуын көтә башладым. Башыма һич сыймый, күз алдыма китерә алмый азапландым— атсыз калган чана, сыерны ни эшләтә, ничек алып килә инде ул хәзер? Бахбай да шул хакта уйлана иде булса кирәк, моңсу гына миңа карап тора Буранда юл югалтуда, һәм безнең шул тикле тоткарланып изалануыбызда ул ин элек үзен гаепле саный иде булса кирәк. «Син гаепле түгел, малкай, бу буранда юлны табу түгел, маңгаен белән килеп төртелми торып маякны да күрерлек түгел бит, әнә»,—дип әйтәсем килде аңа. Әти киткәнгә инде байтак гомер узды, ә ул юк та юк, һаман күренми Пошаманга төштем, нигә шулай озак тора икән ул, бер-бер тавыш-хәбәр бирсә икән. Каршы да барып булмый, чөнки атны кулдан ычкындырырга ярамый. Бер урында селкенмичә торгангадыр, аяк-кулларга да суык үтә башлады инде. —Әти, син кайда?—дип кычкырдым шунда, түзмәдем. Җавап ишетелмәде. Иләмсез сызгырып йөзгә китереп сылаган кар өермәсе белән җил генә жавап бирде. Атнын яңакларын, борын очларын сыйпап тордым. Ул түзә, көтә бит әнә, мин дә сабыр итәргә тиештер дип, үз-үземне тынычландырдым. —Улым,—дигән тавыш ишетелде, ниһаять. Тавыш килгән яктан тонык кына булып әтинең шәүләсе дә шәйләнде бераздан. Ат чанасын ике тәртә арасына кереп бата-чума өстерәп килүе икән аның. Үз аякларын белән атлап килү җинел түгел, ә монда ат чанасын өстерәргә кирәк, әнә. Тавыш биреп аны ашыктырганым өчен кыен булып китте, уңайсызландым. Әтинең колакчанлы күн бүреге астыннан пар бөркелә иде, еш- еш сулыш ала. Чананы юлга тартып китергәч тә, тәртә арасыннан чыгып, үзе урынына җәт кенә атны жигеп куйды ул. Шундук буран эченнән озын- озын итеп сузып ике мәртәбә сыер мөңзәгәне ишетелде. Ә мин сыер хакында бөтенләй оныткан да идем инде. —Сыер үзе генә калдымы, әти? Ул анда ничек торыр?—дидем, борчылып. —Кая китсен, улым! Көрткә баткан сыер, суга чумган балта кебек ул. Аны менә өстерәп алып та чыгарга кирәк әле,—диде әти, эшнен ин авыры алда әле дигәнне искәртеп. Чана өстендә яткан кожан тобыршаны алып ул кире борылды. —Ә монысы нигә?—дип кызыксындым, иске соры тобыршага күрсәтеп. —Сыер ат түгел, улым! Аны тобырша өстенә менгезеп булса, шунын белән өстерәп килми чара юк Аңлагандай баш кактым. Китеп барды әти. Урынлы-урынсыз төпченүләрем белән аның игътибарын җәлеп итеп тормадым Ә вакыт үтә дә үтә. Буран һаман да басылмый Көннен кай вакыты икән инде хәзер? Өчиледә базар башланды микән?.. Тарала гына күрмәсен инде. Без килеп җиткәнче көтсәләр ярый ла... Ат та тынгысыъзана башлады, басып торган җирендә аякларын тупырдатып берничә мәртәбә өстенә сарылган карны кагып алды. Ә минем күз әти киткән якта, ак буран эченнән чираттагы мәртәбә анын шәүләсе күренгәнне көтәм. Шәүләдән элек, анын авыр сулап уфылдаганы ишетелде бу юлы. Аннары кар көрте өстеннән өстерәлгән кожан тобырша шыгырдавы Унга кадәр саныйм да көтәм. унга кадәр саныйм да көтәм һәр санаган саен аларнын кара шәүләсе бер адымга гына булса да якыная төсле иде. Һәм, ниһаять, тобырша өстенә яткан сыер ла шуып килеп җитте. Яңадан жылы толып эченә төреп әти мине чана түрендәге ышык урынга утыртты. Аякларым чыйраган. авыз-борыннарым күшеккәнлеген шунда гына аңладым. Юлыбызны дәвам иттек. Үзебез юлда булсак та, барыр юлыбыз әле байтак калса да, күңелем белән инде Өчиле базарында идем мин. Перәник сатучы апалар янынла.. Әтинең «тр-р» дип ат туктаткан тавышы колакка чалынып калды. Бераздан ул кем беләндер сөйләшергә кереште. Мин толып эчендә изрәп оеган күзләремне ачарга иренеп ятуымны дәвам итә.м. —Заһидулла абый, исәннәрме?—дип күптәнге танышын очраткандай җылы итеп күреште әти — Мөхәмәтсафа, син түгелме? Бу кара буранда нинди җилләр ташлады үзегезне? Ничек җөрьәт итеп юлга чыктыгыз?—дип. җавап кайтардылар ана. Бераз карлыгй төшкән булуына да карамастан, гаҗәеп тыныч, җанга үтеп керә торган ипле тавыш иде ул кешедә. —Авылдан чыкканда буранный заты да юк иде Сезнең якка чыккач кына башланды ул. Иң элек кар ява башлады, аннан җиле чыкты Күз ачкысыз буранга эләгербез дип. кем уйлаган бит аны —Сыер да таккансыз икән Җитмәсә, бер ялгызын. Син дөнья күргән кеше бит инде, Мөхәмәтсафа. кышкы көнгә ышанып буламыни — Мин үзем генә түгел, әнә. үсеп җиткән улым бар Ул булмаса эшләр харап иде әле...—дип. мине мактап аллы әти Рәхәт булып китте. Кемнән-кемнән, әтидән мактау сүзләре ишетү еш тәти торган рәхәтлек түгел. Заһидулла абзый дигән шул кеше белән сойләшәсөйләшә алар чананың икенче ягына чыгып алгарак үттеләр Тавышлары тоныклана төшеп, ишетелер-ишетелмәс булды Хәер, аларнын ни сөйләшкәнлеге миңа кирәк тә түгел, ишетергә кирәклесен ишеттем бит инде Бераздан әтинең үземне күтәреп алганын хәтерлим Әмма күзләремне ачарга ирендем, җылы һәм рәхәт иде Толыпка төренгән көе генә мич башына кертеп салганнар икән Мин күземне ачканда өйдә ут алганнар иде инде. Өлкәннәр җиделе лампа яктысында чәй эчеп утыралар. Башына яшел бизәкле ак яулык, өстенә шундый ук ак алъяпкыч япкан апа уятты үземне —Улым, тор инде, төшәсеңме? Кайнар коймак белән чәй эчәрсен.— дип дәште ул мина Үз әнием тавышы дип торам, ул да шулай яратып, «улым* дип, тәмле ризыклар белән кызыктырып уята бит мине йокыдан •Тор-тордан хәбәр килгән, торыгыз улларым, торыгыз • ди-ди такмаклап уята. Ә инде кайнар коймак минем иң яраткан ашым, «кайнар коймак* дисәләр, тон уртасында да сикереп тора идем мин — Рәхмәт, апа,—дидем тартынып кына —Бераз гына ятыйм да аннан төшәрмен. —Кәнифә... Кәнифә дим. Бала-чаганың бар рәхәте йокыда бит аның. Ятсын, ник уятасын, йокысы туйгач торыр әле,—диде Заһидулла абзый, хатынына эндәшеп. —Ярар, атасы, ярар! Коймакны җылы чакта ашасын, эченә җылы керер дип кенә әйткән идем. Ятып торсын алай булгач,—диде ак алъяпкычлы апа. Ул да нәкъ минем әни кебек икән бит, артык сүз әйтмәде, ир-ат белән бәхәскә кереп тормады. Мине оныттылар да шунда, кабат телгә алмадылар. Йокыдан уянмады дип уйладылармы? Ә минем йокы туйган иде инде, жылы мич башының рәхәтлегеннән аерыласы килмәүдән генә утырам. —Базарга өлгермәдек инде, хәерлесе булсын,—дип көрсенеп алды әти. «Ничек өлгермәдек?! Без бит базарга дип чыккан кеше. Өчиледә түгелмени без?»—дип кычкырып җибәрә яздым шунда. Кунакта икәнлегемне искә төшергәч кенә тыелып калдым. —Әти, без кайда, Өчиледә түгелмени?—дип сорарга җөрьәт иттем шулай да. —Улым торган икән бит,—дип башын күтәрде әти. Сизеп торам, кәефләре үзенең дә бик шәптән түгел. Аның өчен Заһидулла абый җавап бирде. — Базар булмагандыр бүген. Мондый буранда җүнле хуҗа этен дә урамга чыгармый бит. Аннан, Мөхәмәтсафа, соңгы араларда базары да бик бәләкәйләнде, ярлыланды аның. Әүвәл заманнарда урамнарга сыймый торган иде Өчиле базары, мал сатучылар әллә кайлардан килә торганнар иде. Хәзер алыйм дисән, малы юк, сатыйм дисән- алучысы дигәндәй. Бетеп бара базар. —Ә перәник... перәник бармы сон, абый?—дип сорадым шунда. Түзмәдем. —Кем белгән инде аны,—диде йортның хуҗасы, исе китми генә. —И-и, Заһидулла абый, ул Өчиле базарын әйтеп-сөйләп бетерерлек түгел иде шул элек,—дип аны күгәреп алды әти дә. (Перәник турында уйлаучы юк.)—Мин үзем әле колхузлашу башланганчы булган базарларны хәтерлим. Ни генә булмый торган иде ул чакта базарларда. Булмаса, шул кош сөте генә булмагандыр. —Ул чаклар белән чагыштырып буламыни, һәр кешенен бер һөнәре яисә шөгыле бар иде ул елларда,—дип өстәде Заһидулла абый. Өйдә бераз тынлык торды. Мич каршында әвәрә килгән ак алъяпкычлы апа бүлде ул тынлыкны. Үзеннән тәмле пар бөркеп торган бер коштабак бәрәңге китереп утыртты ул өстәлгә. —Менә бәрәңге дә өлгерде, җитешегез,—диде, һәм өстәл янына ничек тыйнак килгән булса, шундый ук иплелек белән китеп тә барды Ир-ат сөхбәт кылып утырган өстәл янында тукталмады. —Заһидулла абый,—дип әти эндәште беренче. Һәм өй хуҗасына мут кына елмаеп күзен кысып алды.—Минем чана башында бер чәкүшкә булырга тиеш, тамак чылатып алмыйбызмы? —Анысы качмас,—диде Заһидулла абзый.—Синең бит әле иң элек мал сатасын бар, Мөхәммәтсафа. Шуны хәл итик башта. Кәнифә, әнисе... карале, теге түбән очның Мөхәммәтҗан Газизҗаны, Кәти Газизҗанны әйтәм, сугымга мал эзли дип ишеткән идем, тапмадылар микән? м —Белмим шул, Заһидулла,—дигән җавап ишетелде —Әнә, Мирсәет кайтты бугай, капка шыгырдады. Бәлки ул белә торгандыр. Кайчан карама шуларнын Фазылҗаны белән бит ул. Бүген дә, әнә, иртәдән бирле тауда чаңгы шудылар. һәм ялт кына ишегалдына да чыгып керде Кәнифә апа. —Әтисе,—диде сүзен дәвам итеп.—Мирсәетне төшереп җибәрдем Хәзер белеп менәр, боерган булса. —Рәхмәт инде, Заһидулла абый, сезгә мәшәкать тудырдым бит әле,— диде әти, итагатьлек күрсәтеп. —Безнең Мирсәет үземә охшаган, жинел аяклы ул. хәзер менеп житәр!— диде Заһидулла абый, шаярган атлы итеп.—Синен бәхетен булса. Газизжан үзе дә килеп житәр әле. Малайларына атап ясаткан гармуны да бар иде, аны да аласы бар. Озак та үтмәде өйгә Мирсәет дигән малайлары кайтып керде. «Малай» дигәч тә мин аны үзем кебек бер юеш борын дип көттем, ә ул безнең олы абый яшьләрендәге буй җиткергән егет икән. Чандыр гына үзе, озынча. Бит алмалары, борын очлары кызарып тора, ә авызы ерык. —Газизҗан абзый хәзер менеп житәм, диде. Фазылжан да ияреп менмәгәе, миңа күз кысып калды,—дип хәбәр салды малайлары. Аннан, карга манчылып юешләнеп беткән киез итек һәм йон оекларын мич башына куярга дип килгәч, мине күреп алды Ин элек борынын җыерып, сүзсез генә үземне үчекләп алды —Мич башында бер бәләкәй малай да утыра икән бит әле,—диде авызын ерып. «Бәләкәй» дигән була. Үз өендә булгач, аңа ни әйтсә дә килешә, билгеле. Нинди бәләкәй булыйм инде мин? Янган мич каршысына барып кулларын, аякларын җылытып торды ул бераз. Миңа карап елмайды һәм күзен кысып тагы бер кат мине үчекләп алды. Бу юлы инде мин дә югалып калмадым. Әти янда гына бит. минем дә! Бияләй кадәр телемне чыгарып күрсәттем. Бераздан өйгә, Фазылжан атлы дәү малаен ияртеп, башын кынгырт салып, әзмәвердәй дәү гәүдәле Газизҗан абый килеп керде Өй кеше белән тулды, ул хәтта кысан булып кипе Безнең әтинең белмәгән кешесе юк. Газизҗан атлы абзый белән дә күптәнге танышлардай күреште алар. —Синмени әле бу, Мөхәмәтсафа?!—диде ул ана. ике кулын сузып. —Исәнме, Газизжан абый. Саулармы. Хәл-әхвәл белештеләр беравык. Аннан Газизжан абый дигәне безнен авыл кешеләрен сораштыра башлады. Дөнья кадәр икән таныш-белешләре Туган-тумачалары да бар икән, берәвен җизни, икенчеләрен кода-кодагый дип искә алды. Миңа рәхәт, мич башыннан башны сузып тик тынлап утырам олылар сүзен. Әтинең ни йомышлар белән һәм ни рәвешле монда килеп чыгуын да ачыкладылар. Шундый буранда юлга чыгып, исән-аман килеп җитүебезгә гаҗәпләнүен белдерде ул абзый Сүз иярә сүз чыгып, сыерга да килеп җиттеләр, һәм шунда капылт кына өстәл артыннан торып, җилкәләренә туннарын салып, бер-бер артлы өчесе дә ишегалдына чыгып киттеләр. Ак алъяпкычлы Кәнифә апа табын тирәсендә мәш килде Ә теге ике малай—Мирсәет белән Фазылжан—түрдәге шкаф киштәләрендә юрган берсеннән икенчесе матуррак гармуннар янына килеп әле берсен, әле икенчесен кулларына алып бик белгән атлы сөйләшергә керештеләр. Мине искә дә алмыйлар, әйтерсең, мин бөтенләй юк —Менә бу гармунны әтигә Салих Сәйдәшев бүләк иткән,—диде Мирсәет. Үзенә бер горурлык белән әйтте ул аны Мактанчык, дип уйлап куйдым үзалдыма. Сәйдәшевнен кем икәнлеген мин каян белим әле ул вакытта. Ә Фазылжан белә икән, әнә — Кит аннан,—дип куйды, соклануын яшермичә.-Кая, тотып кына карыйм әле, малай. Салих Сәйдәш үзе бүләк иткән дисенме? —Теләсәң, мә, уйнап кара,—дип гармунны дустына сузды Мирсәет «Кара аны, саран түгел икән үзе»,—дип уйлап куйдым үзалдыма Фазылханның бәхете эченә сыешмыйча, эчкерсез елмаюлы булып авызына, күзләренә бәреп чыкты. Теге, яшел күн белән чигелгән гармунны кулына алды да, елкылдап торган телләренә, бакаларына басып-басып тарткаларга кере ште Мин аны кычкыртып кына карый торгандыр дип уйлаган идем, ә ул уйный да белә икән. Ничек кенә уйный икән әле! Читтән карап торсаң, үзен бер дә гармунчы димәссең... —Мал хуҗасына охшый диләр. Бу гармун үзе уйный икән, малай,— диде Фазылхан, бәхетеннән авызын җыеп ала алмыйча. Ул гармунны Мирсәет ни рәвешле ипле генә кулына алган булса, шундый ук кадер белән кире урынына куйды. —Монысы Вараксин,—диде, янәшәдә торган икенче гармунга күрсәтеп—Әтигә Вараксинның үзеннән бүләк... Фазылхан гаҗәпләнә белә икән. Тагы телен шартлатып, башын чайкап куйды. Ихластан сокланып күзәтте ул бу гармунны да. Ә Мирсәет һаман гармуннарын күрсәтә. Каян хәтерләп бетергән ул аларның исемнәрен. «Бусы баян. Монысы ике рәтле хрумка. Монысы тальян...» Кайдан алынган һәм кемнән бүләк икәнлекләрен бәйнә-бәйнә сөйли барысын. Шкаф астын ачып җибәрде—анда да гармуннар икән, малай! Минем үз гомеремдә ул кадәр күп гармун күргәнем юк иде әле. Безнен бөтен авылга булмагандыр ул кадәр гармун. «Болар нәрсә, шул тикле черегән байлар микәнни...»—дип уйлап куйдым. Алай дисәң, өйләре дә гади генә, әллә ни зур түгел-түгелен. Бу хәл минем башка сыймады. Мин ул гармуннарны санарга керештем... Унга тулды тулуын, әмма аннан ары санын бутаганмын. Минем дә идәнгә төшеп шул шкаф янына барасым, гармуннарны тотыптотып карыйсым килә иде. Җиз бакаларына, елкылдап торган көмеш телләренә басып карыйсым килде. Мин басканда да чыгар идеме икән ул шундый матур тавыш?! Ләкин кыймадым, мин бит монда кунак кына. Аннары бит әле мине чакыручы да юк ул гармуннар янына. Малайлары да олы. Җитмәсә, үзләрен бөтенләй белмим. Мин шул рәвешле теге малайларга кызыгып, алардан көнләшеп утырганда шау-гөр килеп, күтәренке күңел белән өйгә әтиләр килеп керде. Өсбашларын җәт кенә чишенеп табын янына утыра башладылар. Шунда, рәхмәт төшкере, әти мич арасына минем хәлне^белергә килмәсенме. —Төш, улым, күпме йокларга була.—һәм мине күгәреп алып идәнгә бастырды.—Сыерны саттык, буран да басылырга ошаган. Юллар уңды болай булгач,—дип, уч төпләрен бер-беренә сыпырып куйды. Кәефе шәп иде әтинең, әллә каян күренеп тора. Мине аркамнан сөеп алырга да өлгерде. —Мөхәмәтсафа,—дип, әтине өстәл янына дәштеләр шунда.—Сыер сату, сыер алу көн дә булмый. Сыер сату бик зур эш. Бераз гына чеметеп алыйк булмаса... Бу Заһидулла абый тавышы. Аның ипле, моңлы тавышын мин инде таный идем. Газизҗан абый дигәннәре дә алыш-бирештән канәгать иде, күрәсең. —Бирәм дигән колына—чыгарып куяр юлына,—дип әйтеп куйды ул калын-көр тавыш белән.—Киләсе базарга үзем дә барырга тора идем әле, әйбәт булды бу сыер, әйбәт... Балалар ишле, бәрәңге белән генә торып булмый шул. —Йә, Мөхәмәтсафа, чәкинең хуждсы син. Үзең үк ачып та җибәрәсеңме әллә?—диде хуҗа кеше. Әти пычак тотып мич алдына барып килде. Бәләкәй шешәнен башыннан сургычларын кою өчен икән. Өйгә яңа пешкән итле аш исе таралды. Теге чәкүшкәне өстәл уртасына утыртып, өч ир-ат кич буе шау-гөр килеп дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдылар. Ак алъяпкычлы Кәнифә апа безгә аш-суны мич каршысындагы сәкегә хәзерләде. Мирсәет белән Фазылхан ике яклап сәкегә аякларын асылындырып утырдылар, ә мин аякларымны матур гына бөкләп түргә менеп кунакладым. Тамак та ачкан иде ачуын, аш та тәмле иде. Ә ин мөһиме, мин бит ике олы малай белән аларга тиң булып бер табын янында утырам. Алар минем белән дуслаштылар да бугай инде —Мирсәет, улым, әллә берне тартып җибәрәсеңме сон° Бик күңелле булып китте бит әле. Буран булгач—бәйрәм булсын инде бүген.—дип Зиһадулла абый улына эндәште шунда Минем дә күңелгә шатлык тулды Ул гармун уйнаса, димәк, мин дә гармуннар янынарак барам бит инде бодай булгач. Күптән ШУЛ хакта сүз катарга кыймый утыра идем. Мирсәет абый ялындырып тормады, кулына туры килгән беренче гармунны алды да, йоласын килештереп, иң элек бер-ике теленә, бакаларына баскалап алды. Аннан сыздырып уйнап җибәрде «Шахта* көе булды бугай. Ул уйнап җибәргәч тә жанга шундый рәхәт булып китте, тәнемнән бала йоннары йөгерешеп үгге хәтта Ул уйнаганда тик утырып кына булмый иде—үзе рәхәт, үзе монсу Үз-үзенне кая куярга, ни дияргә белмисен... Агиләр дә онытылып тыңлый иде үзен Фазылжан булып ул да ачыла төшкән авызын йомарга онытып бер почмакка текә, нан дә әнә. Күзләрен челт-челт йомып ала. ана да бик монсу иде ахыры —Инде хәзер, Фазылҗан, син уйна, улым,—диде Газизжан абый. Мирсәет уйнап туктагач Анын да үз малаенын гармунчы икәнлеген күрсәтеп, ул уйнаганда бер горурлык кичереп утырасы килде бугай Фазылҗан абый, үзенә күрә түгел, гармуннын да. әнә. кынгырау- лысын сайлап алды. Ишеткәнем бар, кынгыраулы гармунда уйнау бермә- бер катлаулырак икән ул. Безнен авылда бит кынгыраулы гармунда бер Шәһәр Рәфәгате генә уйный белә Ул да бер бию көе—«Чабата»ны гына оста чыгара диләр. Фазылҗан, икеләнеп тә тормады, шул гармунны алып әнә «Баламишкин»ны сайратырга кереште «Баламишкин»ны ишеткәч тә йөрәк җилкенеп куйды. Җәйге кичләрдә су буйлары, бакча башлары тарафыннан еш ишетелә иде ул көй Гармунга кушылып бер-ике егет кычкырып җырлап та җибәрсә, яткан җиреннән сикереп торасылар килә Фазылҗан ла. әнә. шул безнен авыл яшьләре кебек, юри кычкыртып, сузып-сузып уйный ул көйне Үз улынын уенына аерата сокланып утырган Газизжан абый да үзалдына мыгырдана башлап, ирексездән, җырларга кереште Тора-бара, тезмәделәр, Заһидулла абый белән әти дә кушылып киттеләр үзенә Сыздырыпмы сыздыра Фазылжан' Гармунының кыңгыравы, тарткан саен аваз биреп, йөрәккә кагыла—йөрәкне җилкендерә Фазылжан абый уйный, әтиләр җырлый Мирсәет абый да, әнә, авызын бөреп кенә утыра да. җыр белән бергә талпына, онытылып жыр дулкынына тибрәнә Ә анын әнисе башындагы яулык чите белән авызын каплап чаршау артыннан исе китеп карап тора. Мин җырга да кушылмадым. Хәтта урынымнан кымшанмадым Берни булмагандай тик тынлап кына утыра идем бит, югыйсә Ә күзләремә, тамак төбемә кайнар яшь тамчылары килеп буылган Җырлый да алмыйм, көлә дә алмыйм Җырлыйм диеп авызым ачсам, хәтта кымшансам да күзләремә тулган ул кайнар тамчылар мөлдерәп тышка бәреп чыгачак Фазылжан абый уйнавыннан тукталгач та әле мин шул җыр, серле моң дулкынында тибрәнә идем. Гомернен әллә нинди бәхетле көннәренә дә алыштыргысыз рәхәт бер мизгел иде бит бу —Мөхәмәтсафа, синең малай да гармун уйный беләме сон?-дип сорап куйды шунда Заһидулла абый Мина читен һәм унайсыз булып китте Үзем тузар идем әле, әти өчен уңайсыз иде. Ул ничек дип җавап бирер’ Минем бит гармун тотып караганым юк хәтта. • —Юк әле, Заһидулла абзый, минем улым гармун уйный белми әлегә,—диде әти. һич кенә дә унайсыхтану кичермичә Менә, әллә үзенә бер-бер гармун алып биримме икән дип. уйлап утырам әле •Ай әти, минем ни турыда хыялланганымны кайдан белден син' • Кеше янында булмасак, үзен йөгереп барып кочып алыр идем шунда Җыйнак гәүдәле, җиңел хәрәкәтле Заһидулла абый, өстәл артыннан торып минем янга килде шунда, һәм кулын биреп сәке өстеннән төшерде Үзенә әллә кайчан тартып, яктылыгы белән җәлеп итеп торган шкаф янына житәкләп алып килде мине. Анын урта шүрлегенә берсеннән берсе матуррак булып бизәлгән өр-яңа өч гармун тезеп куйды. —Ал, улым, кайсын ошатасың—шул синеке!—диде. Мин бер гармунга карыйм, бер әтигә күз төшереп алам. Сыер саткан акчага ни алырга җыенганнарын белә идем чөнки. Гармун түгел иде бит әле уйларында. —Юк-юк, сатып алабыз, акча бар,—диде әти, сер бирмәде. —Акча малы түгел, үзем ясаган гармуннар,—диде Заһидулла абый —Йә, улым, йә, үзеңә ошаганын ал,—диде әти, үземә тәвәккәллек өстәп. Барысы да матур, кайсын алырга белмисең. Уртадагысына кулымны сузганмын. —Ал,—диде Заһидулла абый, шул гармунны минем кулыма тоттырып.— Миннән бүләк булыр үзеңә. Зур булып үсәрсең. Һәм шул чакны, яхшылык белән мине дә искә алырсың, ал! Әтинең «юк-юк, сатып алабыз...» дигән ай-вайларына игътибар да итеп тормады Заһидулла абый. —Үзем ясаган гармун, миннән малаена бүләк булсын,—дип, бастырып куйды сүзен. Шул еллардан соң күпме гомер узды, күпме сулар акты. Үсеп буйга җиткәнче миңа башкача Кече Сонда булырга туры килмәде. Заһидулла абый дигәнебез мәшһүр композитор Заһид Яруллин булганлыгын мин ул чакта белмәгәнмен. Хәзер беләм белүен. Әмма Заһидулла абый инде күптән башка дөньяда, мәңгелектә. Газизҗан абыйны да шул көннән соң күрергә язмаган булып чыкты... Әтине югалтканыма да өч ел тулып килә.. Заһидулла абый да юк, Газизҗан абый да. Әти дә юк. Хәтта гармун да юк. Ул гармунны тынлата алмадым мин! Әллә фрмун миңа буйсынмады, әллә мин гармунга—әйтә алмыйм. Гармунчы чыкмады үземнән. Әмма Өчиле базарына чыккан җирдән буранлы иртәдә юл таба алмый адашып йөргән сәгатьләрне гомеремнең иң истәлекле көне итеп еллар үткән саен кайта-кайта сагынам. Шул чакта күпме хыялланып та без барып җитә алмаган, гомеремдә бер күрергә насыйп булмаган Өчиле базарын сагынам. Перәникле төшләремне. Кече Сон авылындагы җылы мич башын Әтине.. Заһидулла абыйны. . Газизҗан абыйны... һәм, ни өчендер, күпме үҗәтләнеп тә өйрәнә алмаган, үземә буйсынырга теләмәгән, кире беткән шул гармунны сагынам.