ШИГЪРИЯТ
Мәрсия
Әдхәт Синугыл
«1997 елның 23 ноябрендә 34 яшьлек кырым татары Ленур Аметов Кырым парламенты бинасы алдында үзенүзе ут төртеп яндырды». («Киевские ведомости») Кырымында кырым татарына Көн юклыктан, эчеңнән ут яндың... Нәфрәт утың ярларыннан ташып, Әрнеп янган факел булып калдың! Минут та тынгы юк җаныма. Үч алыр сүзләр юк җырыма... Явызлык ашканда теләккә, Ут каба, нәфрәттән, йөрәккә. Көне юк, төн генә Кырымда, Җилләр дә исә гел кырынга. Кырымда тоташ төн башланды. Кан-яшьтән тора гел ашлары... Дөм-кара көн туды бүген дә, Татарлар үксез үз илендә. һәр татар йөрәге яралы, Юк басар дәвалар яраны. Күзләрдә—сөргенлек дарлары, Кырымның кан юган ярлары... Туй итә имансыз, кара көч, Көн юктан, күзләрдә яна үч. Корбаннан туймыйча, бәдбәхет Ерткычлар казыйлар гел ләхет. Шакаллар шашканда Кырымда— Хәнҗәрем, уяу бул кынымда! Кара диңгез Кара диңгез астан гына карап ята. Кара сарган йөзен күрсәм, кайгым арта.. Кара диңгез, сөргән җирдәй, ята җәйрәп. Ярларына ата дулкын, орып гайрәт. Шәфәкъ баеп кояш баткач, ае кала. Белмим нидән, Кара диңгез, суың—кара? Ярларыңда ял иткәннәр тән каралта. Синнән бар да «зәнки булып» өйгә кайта! Кара диңгез, мәхәббәтең барын тарта. Кешеләргә игелегең кон-тон тарта. «Кара» дню хаксыз ул сиңа карата.— Зәңгәр суыңны килмешәк бит каралта! Балаларың. Кара диңгез, сиңа кайта. Суларыңа чумып, гүя. көче кайта. ... Кара диңгез кон-тон «кара тиргә бата»: Туган халкы кайгыларын яр1а ата! Бакчасарай чишмәсе Бакчасарай, данлы чишмәң элек Гүзәл булган әбелхәят кебек. Күз яшьләрен түккән фонтаннарың— Көнләштергән йөзен ал таңнарның. Бүген синең боз кебек йөзләрең. Күзләрендә нур сүнгән кызларның. Кара диңгезеңнең камышлары— Чишмәңнең нәкъ яшьле танышлары. Акчарлактай диңгез дулкыннарың— Хәтерләтә йөрәк сулкылдавын... Тау-чагыллы күрсәм болыннарың. Үрәм кебек кайгың толымнарын ... Риваятьләр үлми яши монда Кызлар белән данлы «Хан-Сарай»да. Әкияттәй тарихларың үткән.— Багларында баскынчы туй иткән. Бакчасарай чишмәсе дә күптән Күз яшь чишмәседәй корып киткән. Бакчасарай. багларыңда бүген Кан-яшь түгә Чишмәң көнен-төнен... Кырым гөлләре Кырым гөлләре бик сылу була, Туй кызыдай була өсләре. Бер күрүдән сине гашыйк итеп, Явын ала күзнең—төсләре. Кырым гөлләре хуш исле була, Исерерлек була исеннән, Хушбуең да түгел кирәк хәтта, Гомер буе чыкмый исеңнән. Кырым гөлләре гел назлы була. Кызлар кебек була хисләре. Җилбер-җилбер искән җилләрдән дә «Томаулыйлар» иртә-кичләрен... Кырым гөлләре нык горур була, Бик очсыз да булмый үзләре... Багъда үскән һәрбер гөлнең була, Үз иленә күрә,—гүзәле. Ялгызлык бакчасы Ялгызлык бакчасы ямансу—ник икән?— Кошлар да сайрамый бу багъда кич-иртән. Бу багъда җилләр дә бик кырыс исәләр, Бәгырьне телгәләп, кырыкка кисәләр! Йөзләре бу багьның боектыр гомергә, Бер ялгыз тирәге бар, исән әлегә... Ялгызлык багының бу ялгыз тирәген Ялгызлык саргайтып, «бирә гел кирәген»! Җәен дә. кышын да өс-башы шәрә лә. Йөзенә сарылган сап-сары шәүләләр. Башкача багьларның сукмагы суынмый. Бу багъны багъ санап, сукбай да сугылмый. Ялгызлык багын бит багъ дими Кояш та, Үгичә бага ул. үзгә гел караш та... Бу багъны. сак бул син, кимсетмә, ким күрмә. Ялгызлык язмышы—үлемгә ул тиң лә! Дөньяда багьлар күп, күп багълар бар бүтән. Ялгызлык багыдай багълар. тик, юк икән... Ялгызлык багьлары—җимешсез ул, иркәм, Кош булып кош—аны ташлап ук киткән. Симферополь шәһәре.
Б а с ы й р Рафиков
Татар тарихы
Аулак тыкрыгына кердем, Тарих, Тузаннарың сөртеп карадым һәр хакимнең сине тик үзенә Хезмәт иттергәнен аңладым. Халык өлешенә—ачлык, камчы, Язмышына чыккан—сугышлар. Хакимнәргә коллар булып, уллар Богау киеп җиргә тумышлар. Авыр мирасыңны актарамын. Төпсез—үткән чорның чоңгылы. ... Идел буйлап килгән бабамнарның Сикәлтәле, кырыс... зур—юлы. Идел кебек озын халкым юлы. Чулман дулкыныдай гаугалы. Җырларында йөрәгеннән чыккан Нократ елгасының шаулавы. Үзәннәрдә, чыклы үләннәрдә Ат саклаган халкым учагы. Тормыш фатихасын шунда биргән Туган илнең җылы кочагы. Үз сыйфатын югалтмыйча, халкым Үткән борылмалы юлларны... Яшәр өчен тормыш киңлегендә Канат биргән аңа—моңнары! Чакрымнарны атлагансың Идел-елга—зәңгәр келәм. Сиңа килеп, карап торам Болгар бабам күзе белән. Үткән заман, батыр ирләр, Сөембикә, ак таш кирмән,— Бүген сезне барлап йөрим Казанлылар күзе белән. Җирләреңне иректән соң Бәла-каза, хурлык өткән. Әрнеп, сыкрап күзем йомам— Могҗиза көткәндәй күктән Бәргәләнә -«Мәңгелек ут> Бер сүнеп һәм бер янып. Җәнҗал чоры: аза—явыз... Адашкан, телсез халык. Сагышланып, кысыр калган Тормыштан күңлем кайта. Тартыла җан савыктыргыч Яктылык дәшкән якка. Ваемсыз шат балачакка Алып кайтса икән юл. Комсыз чиновник түгел көн. Вакыт ришвәт алмый шул. Хәтердән бушанып булмый. Күләгә ул—артыңда. Ә көннәр чорлар ташында Туктап тормый, атыла. Аккош канатлы болытлар Төшкә кереп йөдәтә... Күрәсең, бабам догасы Уянадыр йөрәктә. Троицк шәһәре Мөнир Вафин Әле бары җәй уртасы гына. Чәчәкләрнең яңа аткан чагы. Күңелләрнең, күбәләкләр булып. Гөлдән-гөлгә канат каккан чагы Әле бары җәй уртасы гына. Инешләрнең бәреп чыгар мәле. Бар дөньяга мәдхияләр җырлап. Шигырь-җырлар гына чыгармалы. Әле бары җәй уртасы гына. Табигатьнең нәкъ тулышкан чагы. Бәргәләнә -«Мәңгелек ут> Бер сүнеп һәм бер янып. Җәнҗал чоры: аза—явыз... Адашкан, телсез халык. Сагышланып, кысыр калган Тормыштан күңлем кайта. Тартыла җан савыктыргыч Яктылык дәшкән якка. Ваемсыз шат балачакка Алып кайтса икән юл. Комсыз чиновник түгел көн. Вакыт ришвәт алмый шул. Хәтердән бушанып булмый. Күләгә ул—артыңда. Ә көннәр чорлар ташында Туктап тормый, атыла. Аккош канатлы болытлар Төшкә кереп йөдәтә... Күрәсең, бабам догасы Уянадыр йөрәктә. Троицк шәһәре. ӘЛЕ БАРЫ ҖӘЙ УРТАСЫ ГЫНА Яшь әтәчләр «әтәчләнә башлап». Рәхәтләнеп бер сугышкан чагы. Мондый рәхәтлеккә чыдый алмый Сандугачлар түгел—карга җырлар, һәм агачлар көз җитүдән түгел. Гүя Мине юксынудан саргаерлар. ... Эле бары җәй уртасы гына. Илеңдәге... илсезлек— Шулдыр зур тигезсезлек! Өмет Төп эшләрем кала—кич ... иртәгә... ... Ярый әле бар шул иртәгәләр! Төнгә манып каләмемне Кәшә яздым— Кояш тотыла язды! Мактап безне язучылар Бүген берәм-сәрәм... Некролог язарга җитмәсә Галәмдә бар каләм?! Тормышта сукыр бер тиенлек Игелексез, имгәк булды. Зиярәт кылучылар да юк— Кабере түмгәк булды. Көз. Гомер асылын, бәлки Эзләгән, тапкан чебен?— Тузанлы тәрәз эчендә Кәкрәеп каткан чебен... 7. .К, У . М> 5 Урманчы кабере Гомер буе урман сакласа да, Булмый икән бәхтең—булмагач: Баш очында язын бөре ярмый. Көз яфрагын коймый бер агач... «Башымны саклап» йөрттем ул,— Рәхмәт әнигә! ... Бүрегеңне дә сакла дип, Әйтмәде нигә? Мәңге яшәр кебек тоелса да— Дөньялыктан китеп барасы. Сәҗдә кылган вакыт кадәр генә Яшьлек белән картлык арасы. Никадәр ныграк янасың— Шулкадәр тизрәк сүнәсең. Атылган юлың балкуы Янганнарга хас, күрәсең. Уфа шәһәреМөхәммәт Закиров Ап-ак давыл иңнәреңә төшкән Наҗар ага Нәҗмигә Көтүләрдә аунап шигырь язам. Авыл—яшьлек: клуб, абзарлы. ... Пушкин урамында, «Кызыл гаң»да Күрдем башлап олпат Наҗарны. Мин, йомышка кереп, ишек төптә Телен йоткан авыл баласы... Чәче кардай! Ахры, еллар җуйган. Хәтеремдә түгел шадрасы. Ап-ак давыл иңнәренә төшкән: Бүлмә түгел, дөнья тар сымак— Йә ул үтә җитди... Бер карасаң. Юктан гына көлә шаркылдап. ... Урамда көз. Кала агачлары Дөрли иде кебек ялкыннан. Артта калып, никтер озак бардым Кардай чәчле шагыйрь артыннан... Аннан күпме чияләнде инде Бу язмышым җебе—төйнәлеп. Шигърият! Шадра егетеңә Киләм кебек һаман ияреп... Җитсәм иде! Әлегә мин җәйдә торам Кабынырга тора урман— Урманга көз ут төрткән. Әлегә мин җәйдә торам, Ә инде җәем үткән. Алганмын да бирмәгәнмен— Иңнәрне баса бурыч. Биләмәмә күзем салсам. Чамалы минем уңыш. Гомердәй, бу җәй дә кайтмас. Ә калды күпме эшләр?! Чаганнардан—алтын яфрак!— Түгелә үкенечләр. Могҗизаларга ышанма. Могҗизаларсыз заман... Барабыз кая табан? Инк кан коела һаман? Халык ул халык кайда да: Нәрсәдер түгел камил. Ни төсле әләм элсә дә. Нинди сурәткә керсә дә,— Кешегә дусмы бу ил?! Тормыш сәхнәсендә Төшми пәрдә тормыш сәхнәсендә: Кайчан башланган бу тамаша? Вакыт! Кара урмандагы кебек, Дәверләрдә илләр адаша. Башка корылыш, килде башка заман, Бер күренеш кабатлана һаман— Хак сүз өчен утка чөяләр. Мәңгелек һәм мизгел арасында Җимерелә империяләр. Рухың азатлыгы фаҗигагә Китермәс, дип, кара син раслап?! «О, син нинди гүзәл, Валерия!»— Аның киткән ягына йөзен бора Тереләй кадакланган Спартак. Төшми пәрдә. Бары алышына Караңгылык белән яктылык. Алышына йөзләр. Кояш һәм Ай шул ук, Мең ел элек йөзгән кебек, әнә, Баш очында йөзә ак болыт. Барсы кабатлана. Адәми зат Ирешәме хыял-бәхеткә?.. Элеккечә, корбаннары аша Дәгъвачылар атлый тәхеткә. Бу гомердә бер төн булса да Ул дулкыннар шавын һаман әле Мин ишетәм кебек үткәннән. Бүгенгедәй хәтеремдә ул төн— Ярларыңда, диңгез, үткәргән. Никтер җанны дәште нечкә моңлы Көньяк төннәренең карасы. Төнге диңгез. Кеше. Ике адым Мәңгелек һәм кеше арасы. Төнге киңлекләрне тыелгысыз Көчләр белән, диңгез, тетрәттең. Әйтерсең лә, минем җанга иңде, О, кодрәте синең күкрәкнең! Давылланган киңлек карасыннан Күзләремне ала алмадым. О, ул хисләр телсез һаман миндә, Мине мәллә, диңгез, аңладың? Карашымда диңгез һәм төн иде, Әверелдем мәллә таш сынга?!. Чәчләремнән давыллы төн сөйде, Мәңгегәме җаным ашсынга! Әйтерсең лә, шулай тордым басып Чиксезлеккә атлар тупсада. ... Диңгез белән ялгыз калу тиеш Бу гомердә бер төн булса да. Уфа шәһәре
Иделбикә «МӘХӘББӘТНЕҢ МЕҢ ФАСЫЛЫ» КИТАБЫННАН Яз тавыдай җанга иңгән, Карт-яшь күңелен тигез күргән. Чалга—яшьлек хисе үргән, Фаҗигаләр явын җиңгән Мең көегем, мең шатлыгым. Ялган утка—мең ... ятлыгым!— Ялалардан аклануым, Хөсетлектән пакьләнүем— Җиргә, илгә, сиңа хисем!— Ургыл, сулар ал кыныдай, Көзге урман талгыныдай Мең төрләнгән җан асылы— Мәхәббәтнең мең фасылы! Сугыш тантанасы Мәгълүм сурәткә Яшәү әсәре юк... Җансыз мохит. Җир-су янын... калган көл генә... Яу—һәйкәлен куйган: корбан, корбан... Әрдәнәләр булып әверелгән,— Баш сөякләреннән тау калыккан— Хеопстан биек өелгән. Тынлык баскан... үлем дәһшәтеннән. Куе—үтмәс Кояш яктысы... «Тантана»дан ябырылган кайгы. «Балам!» диеп, кубарылган тойгы— Ил өстендә. Сурәт, кайсысы: «Сугыш апофеозы»? Кайгысы?! Яшьлек авазы Күптән инде кылган игелекнең Кайтаргандай җанга савабын. Җырлый берәү—моңлы авыл көен, Алып килгән яшьлек авазын... Ишетелә чалгы янаулары, Күрәм: чыклы үлән авышкан. Истә кыңгыраулар санауларым Көтүдәге ерак тавыштан. Гүя яшьлегемдә гнзәм, белми Үтәчәген аның җәе дә. Күзгенәләренә тынгы бирми Көтә сыман һаман әнием дә. Рәхмәт сиңа, газиз авыл көе. Калмагансың ерак— онытылып... Күңелдә бит яши яшьлек гомере— Туган җирдән аваз-җыр булып... Күбәләккә мәгълүммени? Иске чорларда язык һич Асыл затка тимәгән: Җан сөйгәнен күбәләккә Гашыйк—шуңа тиңләгән. Үз итә гөлләрнең таҗын Язның яшьле көнендә Нечкә билле—гөл сердәше Күбәләккәй бүген дә! Белми мәңгелек пакь җаннар «Төнге күбәләк* атын Йөрткән «гүзәлләр» затын! Гарь уты көйдерер, белсә— Алтын-кызыл канатын... Минме, язмыш, сиңа күнмим Сембер шәһәре. Минме, язмыш, сиңа күнмим? Минме, көнем, сиңа түзмим? Гамьсез җанга ... гамьсез тимим, һәм, хөрмәтләп, әләм элмим... Оныттылар мине, димим, Үчкинә саклауны сөймим!— Илһам бирсәң, җырым көйлим. Йөрәк янса, серен сөйлим, Такны таклыйм, җөпне җөплим. Көн агымын әллә читлим?— Асыл, җете сүзләр чүплим. Шигырем юлын җентеклим... Мин чарасыз, инде нишлим. Ни язгансың, шуны эшлим. Төнең—төнним, көнең— көнним, Минме, язмыш, сиңа күнмим?! Фәрит Суфияров Рәхмәт, җирем Тугай җирнең якты таңнары ла, Шунла тиям үлән йомшагын. Җәйрәп яткан чиксез сәхрә-кырлар. Миңа ачты иркен кочагын. Чишмәләрнең көмеш моңы чыңлый. Күгәрченнәр тынмый гөрләде. II туган җир, ямьле, назлы да соң. Хуш ис бөрки чәчкә, гөлләре. Әтәчләрең иртән уяталар. Тавыкларың җырын көйләде. Урамыңда ак каеннар шаулап, Серен уртаклашып сөйләде. Кошлар кайтып ояларын корды. Язмышларын сиңа бәйләде. Басуларга сыймый иген уңа. Куанычлы уңыш бәйрәме. Рәхмәт, җирем, эчкән суларымны. Икмәгемне синнән аламын. Заман җилләренә күкрәк куеп. Имән кебек үскән балаң мин. Гармун тавышларын ишетсәм Гармун тавышларын ишетсәм дә. Тынычлана алмыйм чак кына. Егет чагым гармун тотып әллә Урамнарга мине чакыра. Үзем уйнап йөргән гармунымны Күптән бирдем яшьләр кулына. Эстафета булып калсын иде. Тапшырырлар килер буынга. «ЯЗМЫШ УРТАК» КИТАБЫННАН Җырдан, моңнан аерылуы авыр, Аерылсам да анам сөтеннән. Күпме моңнар, күпме җырлар белән, Гомер йомгаклары сүтелгән. Минем яшьлек кайда күкрәп йөри, Яфрак яра кайсы җирләрдә. Тәрәзәмне тутырып ачып куям, Туган яктан искән җилләргә. Сагышларны, кайнар хисләремне, Искән җилләргә мин таратам. Узган яшьлек бер моңлы җыр булып. Ишетелә кебек ерактан. Дус та, юлдаш та син Г. Тукайга багышлап Яланаяк йөргән сукмакларым. Малай чагым миннән еракта. Бишегемдә чыңлап Тукай җыры, Гомерлеккә калды колакта. Гимн булып яңгырады җыры. Mira битараф түгел гаменә. Чигә чәчләремә ак төшсә дә. Табынамын, димәк, әле дә. Борчуларым шик астына куя. Йөрәк эзли тизрәк дәвасын. Ташкыннарга тиңлим җырларыңны. Күңел сагышларын юасың. Көр ишетелә илдә шагыйрь таушы, Мирас итеп еллар саклаган. Кайнар хисле, нечкә күңеллесең, Шундый кешеләргә сокланам. Йөргән юлда, озын сукмакларда, Очрашмасак та—гел бергә: Якын дус та. юлдаш та син, Тукай, Җырың белән яшим гомергә. Вакыт хөкеме Күккә ашып торган таулар чүгә, Дәрья суы бора агышын. Ерак гасырларга алып китә Без яшәгән еллар тавышын. Таш ватыла, тимер эреп ага, Әверелә бар да туфракка. Сәгатендә коя соңламыйча, Агачларда калмый яфрак та. Мәңгелеккә җирлә урын бармы? Без табынган дөнья фанимы? Кеше вакыт хөкемендә кала. Мишень итеп еллар саныймы? Узган гомер җилгә оча сыман. Чакырып алалмыйсын кирегә. Якты төсләр, матур бизәкләр дә Соңгы чиктә төссез күренә. Дөнья мәйданына чыгарганда. Читтә калмый аннан шәхес тә. һәр дәверең даһиларын таба. Вакыт белән кермим бәхәскә. Моңсу чагым Көн артыннан көннәр үтә. Ел артыннан ел уза. Картлыгым да килеп җиткән. Таягын миңа суза. Яшьлек елларым еракта, һәрчак керә төшемә. Гомерләр уза да китә. Йөрәк шуңа төшенә. Җанымны юата алырмы Киләчәк матур көннәр? Зарланып, уфтанып киткән Дөньядан әллә кемнәр. Яраладым йөрәгемне. Соңгы чиктә кем аклар. Үткәннәрдән киләчәккә /\лыи килә сукмаклар. Миннән соң да язлар килер. Ташып, ярсын агар су. Уйланыр көнгә җиткәнмен. Шунысы бигрәк ямансу. Башкортстан. Яңавы.1. Ирек Сабиров «ИМАНЫМ. КИТАБЫННАН Мәдхия Яз җылысы бирдең.—рәхмәт Сиңа! Өмет бөркеп янды күкләрең: Тәңге яшен булып балкыдың да. Уңыш вәгъдә итеп күкрәдең. Рәхмәт Сиңа!—яз ләззәте бирдең. Эмма, Раббым. үзең беләсең: Рәхмәт укып көттем мин җиһанның һәр суыгын, һәрбер челләсен, һәр шатлыгын. Ә кайгылар килсә— Күрми икән мине, димәдем; Синнән генә көттем ярлыкауны, Бүтәннәргә башым имәдем. ... Кояшкаең байый. Тик мин беләм Таңнарыңның якты буласын. Киләчәгем—мәңге Синең белән, Рәхмәт Сиңа, рәхмәт, Илаһым! Белеп торган идек Көз киләсен җәй буена Белеп торган идек шул. Тик шулай да ун гомерлек Хыял корган идек шул. Хәлләр бетте, дәртләр сүнде, Кайнар көннәр сүрелде; Яфракларның сарылары, Чәчнең—чалы күренде. Минем талган йөрәгем дә Әллә инде ял сорый? ... Күлнең шадра көзгесендә Шәрә таллар калтырый. Ташкын Уза тормыш. Ага бөтерелеп, Ага дулап вакыт ташкыны, Сүнмәс йөрәк, тынмас җаннар бара Аннан узып, аннан ашкынып. Гүя ташкын, Гүя язгы ташкын Актарыла, дулый, сикерә,— Ватык кораб, ярык көймәләрне Атып бәрә елга читенә. Шулай ага вакыт, ага тормыш, Аккан кебек шаулы елгалар. Сүнә—кемнәр көчсез, ихтыярсыз. Тик кыюлар җиңеп чыгалар. Ташкыннар да кичтем, янгыннар да... Сыкы төште кара чәчемә. Мин дә килеп җиттем шагыйрьләрнең һәлак була торган яшенә. Тик бурычым бик күп шул халкыма. Бик күп әле рухи хисаплар. Шуңа күрә мәңге бу дөньяны Ташламаска дигән исәп бар. Аһ. син, мескен адәм балакае. Хак сүзләргә колак салмыйсың; Әтиеңнең изге вәгазьләрен Үзең әти булгач аңлыйсың. Ә аннары, балаң үсә төшкәч. Бер утырып вәгазь укыйсың да. Кайда зыян, кайда файдасын Аңлаттым, дип. күңел юатасың. Ә балаңның уе кайда соң? Үзең яшьли аңламаган сүзне Балаларың ничек аңласын? Агачыннан ерак төшәмени Алмагачның пешкән алмасы? Баер өчен яшисеңме җирдә. Әллә яшәр өчен байыйсың? Әллә баюың да. яшәвең дә Бу җиһанның бер зур кайгысын К)к итәргә сиңа юл ачамы? Иҗат иреклеге бирәме? Ә ниятең— тоташ гөлбакчалы Итәргәме якын-тирәңне? Әйтик, алтын сарай салдырырсың. Җыеп бөтен дөнья акчасын... Ә аннары нәрсә? Кайда кыйблаң? Кайда мәгънә? Кайда максатың? Чн.иб<- uuhjpc Г а к ы й л Сэгыйров Торналарым Кояштан мин күпне күзәтәм, Күзне кысып язныц җиленнән... Бик биектә, ефәк зәңгәрлеккә Торналардан чигү чигелгән. Торналарым кайта—якты нурлар Сызылышып аста калалар. Әллә инде алар кояштан да Элегрәк юллар салганнар? Соңгы сәлам Синең яшьле хисләреңне Чындыр дип белгән идем. Гомерлек яр булырсың дип. Ышанып йөргән идем. Кара бөдрә чәчләреңне Тарар идем аралап. Киттең миннән еракларга Йөрәгемне яралап. Төшләремә керәсең дә, «Вәгъдә»,—дип кул бирәсең. Сихри нурлар сыман балкып Күз алдыма киләсең. Кайда, иркәм, син югалдың? Яна йөрәгем шуңа: Хисләремне җырга салам— Соңгы сәламем сиңа,— Тормыш-гүзәлем! Ак сакалын сыйпап Ак сакалын сыйпап сөйләп тора: «Син изге җан. Сине, улым, белеп зурлыйлар. Син үл генә—җәннәткә туп-туры!.. .Алгың да тидереп тормыйлар. Әниең дә күпме еллар бага үзеңне, Чиксез әҗерле ул, җәннәтле!» ... Йөрәгемдә әллә сүндермәкче Яшәү дигән бөек ләззәтне?! Ул чыгуга әнкәй тузып китте: —Кемгә кирәк синең әжерең, Бер минутлык ләззәт күралмыйча Ут эчендә янгач хәзерем!.. Хур кызлары көткән дөньясына— Җәннәтенә үзе ашыкмый! Йөткергәли генә башласа да: «—Мин бүлнискә барам, карчык!»—ди. Ак сакалын сыйпап... Ага сулар Балачакның гөнаһсыз шуклыгы— Сизелмәгән акыл юклыклар. Их! Кай якларга китеп оя корган Без куркытып йөргән кошчыклар? Их! ‘ Бик күбесе инде «әби» булган Без яратып йөргән кызчыклар... Их! Сизелми дә үткән елларым. Кай арада үскән улларым?.. Тәрәзәдә гөлләр Үрмәле гөл—сөрмәле гөл Тәрәзәгә кереп тулган. Гел чәчәкле ягын гына Әллә юри борып куйган. Искитмәле күренсен дә Күңелләрне әсир итсен. Сагыш тулы моңсу күхтәр Шатлык нуры тоеп үтсен. Кем үстергән асыл гөлне. Кемнәр иртән сулар сипкән? Кемнең җаны шушы гөлдәй Бер гөнаһсыз матур икән? Ераклаша бара ара— Уйлар сарылып кала сыман. Бәлкем Үзе елмаядыр Ал чәчәкләр арасыннан? Коя гына көзге яңгыр. Ләпек тарта аяклардан. Ә мин гөлле тәрәзәгә Онытылып карап барам. Пәйгамбәр Лгай-эне авызыннан ... Кызык та бу тормыш: көннәр буе Диңгезенә төшеп кайныйсың. Әллә ниләр эшләп кыланасың. Әллә кемнәр жаен җайлыйсың. Пәйгамбәр күк хис итәсең: гүя Бөтен дөнья серен аңлыйсың,— Куеныңда яткан хатыныңның Ни уйлавын белә алмыйсың Самара лясасе