Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУАНЫЧЛАР ДА БАР, БОРЧУЛАР ДА ҖИТӘРЛЕК

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, жырчы Зилә ханым Сөнгатуллина өчен берьюлы ике бәйрәм быел Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Академия опера һәм балет театры оештырылуга алтмыш ел тула, күренекле җырчының үзенең дә түгәрәк юбилее шул көннәргә туры килә Бәйрәмнәр бәйрәм белән Күңелле тантаналар үтәр дә китәр Шагыйрь әйтмешли, «алга барган чакта бераз тын алып», халкыбызның музыкаль мәдәнияте, аерым алганда милли опера сәнгатебезнең үсеш юллары, аның киләчәге турында уртага салып сөйләшү дә кирәктер, шәт Шул уңайдан без журналыбыз сәхифәләрендә Россиянен һәм Татарстанның халык артисты. Казан Дәүләт консерваториясе профессоры. Татарстан Республикасының Г Тукан исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, күренекле жырчы 3 и л ә ханым Сөнгатуллина белән публицист - язучы Марсель Зариповнын милли сәнгатебез мәсьәләләренә кагылышлы әңгәмәсен урнаштырабыз М. Зарипов. Зилә ханым, менә чирек гасыр инде Сез чини опера һәм 6a.iem театрыбызның примадоннасы—әйдәп баручы җырчысы, соңгы унбиш езда исә шуның остенә кайчандыр үзегез *җыр.1ау әлифбасына* оирәнгән Казан Дәүләт консерваториясендә остаз-педагог, профессор. Россия Федерациясенең һәм Татарстанның халык артисты, җөмһүриятебезнең Габду.иа Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Халык Сезне ярата концертларда, спектакльләрдә алкышларга. чәчәкләргә күмеләсез, тамашачыларның рәхмәтле сүзләрен ишетәсез Сезне һәркаида таныйлар. хөрмәт итәләр Әйтегез әле. Сез үзегезнең язмышыгыздан канәгатьме ' 3. Сөнгатуллина. «Канәгать» дисәм, ул сүз генә хис-тойгыларымны аңлатып бетерә алмас Мин әйтеп бетергесез горурлык кичерәм. Үзем өчен «альма-матер» булган консерваториядә укуым белән, хәзер шунда педагог - профессор булуым белән горурланам! Шуны гына әйтү дә җитәдербезнең конссрваториябе з үзенең эшчәнлеге дәверендә биш меңгә якын белгеч әзерләп чыгарган музыкантлар, җырчылар, композиторлар, музыка белгечләре, фән эшлеклеләре Алар арасыннан сиксәннән артык кеше төрле конкурс-ярышларда халыкара призлар-бүләкләр алган Мин үзем яраткан театрыбыз сәхнәсендә утыз өч опера партиясе җырладым. күп илләрнең мәшһүр театрларында чыгышлар ясадым Горурланмаслыкмыни?! Эшсез, буш бер генә көнемне дә хәтерләмим, һәрвакыт кая бутса да юлга җыенам, һәрвакыт җырларга әзер торам Әйтик. Төркиядә атаклы композиторыбыз Рөстәм Яхин романсларын җырладым. Рөстәм Яхин үз халкының башка беркем дә сурәтли алмаган жыр-монлы рухын музыкада искиткеч тирән итеп ачып бирә белде Төрек тамашачысы шуны аңлады Шул ук Төркиядә без икенче баруда төрки халыкларның халыкара опера сәнгате фестивалендә катнаштык Англиядә жырчы Руслан Дәминов. гармунчы Рәшит Мостафин белән бергәләп фольклор фестивалендә чыгышлар ясадык, анда без татар халык җырларын гына җырладык Америкага исә Раштуа (Рождество) бәйрәме көннәрендә Гендельнен монументаль ораториясе «Мессия»» оркестр белән башкарырга бардык Германиядә без-татар опера театры артистлары рус романслары кичәсе оештырдык Сәхнәгә кат-кат чакырып, арытып бетерделәр' Әлбәттә, мин канәгатьмсн Театрыбызның опера һәм балет труппасын һәр елны Голландия. Бельгия. Германия шәһәрләренә гастрольләргә чакырып торуларына куанамын Чакыралар икән—димәк, безнең милли сәнгатебезне аңлыйлар, тәкъдир итәләр, ярагалар дигән сүз! Тагар опера сәнгате яшь әле. милли операбызнын беренче рәсми куелуы Боек Ваган сугышы алдыннан була Ул Солтан Габәшинен «Эшче» операсы Үткән атты дистә ел эчендә театрыбыз сәхнәсендә илебезнең һәм дөнья классикасының барлык житди әсәрләре дә уйналгандыр, мөгаен. Әлбәттә, театр һәрвакыт татар композиторлары иҗат иткән әсәрләрне беренче булып кую хокукыннан файдаланып килә Әмма, ни кызганыч, милли операларыбыз бик аз... Чит илләргә гастрольләргә чыгасы булса, аерым бер тырышлык белән әзерләнәбез: сынатмаска кирәк бит. югары сәнгатьлелеккә ия булган бөек жырчыларны тыңларга күнеккән Көнбатыш тамашачылары алдында йөзебез кызармаска тиеш Гастроль афишаларыбызда классик әсәрләр—Бородинның «Князь Игоре». Чайковскийның «Йокыга талган гүзәл»е һәм «Аккош күле». Кальманның «Сильва»сы. Вердинең «Травиата»сы... Театрыбыз сәхнәсендә ел саен халыкара музыкаль ике бәйрәм —бөек җырчы Федор Шаляпинга багышланган опера фестивале һәм шулай ук бөек биюче Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивале булып тора. Моңа да бик куанам мин! Ул фестивальләрдә танылган артистлар белән беррәттән дан вә шөһрәт казанырга атлыгып торган яшь талантлар да катнаша Яшьләр зур сәхнәләргә шулай юл ала. М. 3 Үзегез башкарган партияләрнең барысын да хәтерлисезме?Кайсысы иң кадерлесе, иң яратканы. Зилә ханым ? 3. С. һәрберсен дә исемдә тотам. Тәүге ариям Нәжип ага Жиһановнын - Алтынчәч» операсында Алтынчәч ариясе булды Аны ничек онытмак кирәк! Аннары Розина. Виолетта. Джильда рольләре—болары Россини. Верди. Пуччиниларнын классик әсәрләреннән Утыз өч партия—ул бит йөзләрчә спектакльләр дигән сүз. һәм һәрвакыт. сәхнәгә чыккан саен дулкынланам, һаман да беренче җырлагандагы шикелле. Профессиональ музыка дөньясында бер үзең генә якты йолдыз булып янып булмый Опера сәнгате —суда йөзеп йөргән галәмәт зур боз тавы —айсберг шикелле ул. Тамашачы айсбергның су өстендәге башын гына күрә. Опера —милли музыкаль мәдәниятнең иң югары үсеш дәрәжәсе. Әмма үзлегеннән генә ул яши дә. үсә дә алмый. Опера сәнгатенең тиешле профессиональ базасы булу шарт. Татар операсының беренче йолдызлары Мәскәүдә укыганнар. Әмма андагы бер студия генә милли мәдәниятебезнең ихтыяҗларын канәгатьләндереп бетерә алмаган. Шуңа күрә дә. авыр сугыш еллары булуга да карамастан, башкалабыз Казанда үз консерваториябез ачылган Аны оештыруга композитор Нәжип Жиһанов күп көч куйган. Баштарак бу уку йорты әллә ни зурдан кубып эшләп китә алмаса да. хәзер ул иң югары таләпләргә дә җавап бирерлек дәрәҗәле югары музыкаль уку йорты. Россиядә алдынгылардан берсе Дирижерлык, вокаль жыр. фортепьяно, кыллы уен кораллары факультетларыбыз бар Мөстәкыйль халык уен кораллары, тынлы музыка, халык музыкасы, музыкаль фольклор класслары эшли. Үз опера студиябез, симфоник оркестрыбыз, хорыбыз, халык уен кораллары ансамблебез турында да куанып сөйләргә була. Студентлар көче белән Чаиковскийның «Пики дамасы»н. Россининың - Севилья чәчтарашы»н. Рахманиновның «Алеко»сын сәхнәләштердек. Болар — башкаручылардан сәләт-талант кына түгел, югары дәрәҗәдә профессиональ әзерлек, иҗади кыюлык сорый торган катлаулы спектакльләр Яшьлеккә шулай тәвәккәл-кыю булырга кирәк тә! Ин мөһиме шул: консерваториянең житди профессиональ база булырлык Ренат Ибраһимов һәм Зилә Сонгату.иина «Евгений Онегин» премьерасыннан соң. 1990 ел резервы бар Җөмһүриятебезнең авыл-шәһәрләрендә илледән артык балалар музыка мәктәпләре эшләп килә, берничә музыка-сәнгатьучилишелары бар Консерватория - нен үзенен махсус музыка мәктәбенә Идел һәм Урал буе милли республикаларыннан, өлкәләрдән алты яшьлек балалар кабул ителә Яшь талантларны эзләп шәһәр-авыл- ларга чыгабыз. Ходай биргән сәләте булган балаларнын әти-әниләре белән сөйләшәбез. нәниләрен Казанга «жыр-музыкага» укытырга жибәрүләрен үтенәбез Бездә уку түләүсез, читтән килгән балалар мәктәптә үк яшиләр Бу уникаль мәктәптә нинди генә милләт балалары юк. татарлар, урыслар, яһүдләр. башкортлар, чувашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар һ. б —пар өчен уртак бер тел бар. ул—музыка теле' Ун ел уку дәвамында укучылар тулы урта белем дә алып чыгалар, шуның өстенә һәр көнне биш-алты сәгать профессиональ музыка белән шөгыльләнәләр Мондый киеренке хезмәткә бары тик музыкага бер мавыгу итеп кенә карамаган, музыканы чиктән тыш яраткан, аны үз язмышы, гомерлек һөнәре итеп сайлаган шәхесләр генә түзә ала. Әнә шул мәктәп-училишеларда укып чыккан балалар арасыннан ин сәләтлеләрен консерваториягә алабыз. Гадәттә бер урынны биш-алты кеше дәгъвалый Консерватория өчен дип Зур концерт залы төзелде. Дөньяның бик күп залларында чыгыш ясаганым бар. әмма мондый да күркәм-камил залны күргәнем булмады Анын акустикасы искиткеч’ Диварлары тавышны үзләре көчәйтә шикелле, рәхәтләнеп микрофонсыз-нисез жырларга була Музыка-жыр дөньясына рәхим итегез! М. 3. Сез чынлап та бәхетле язмышлы җырчы Әйтегез әле, хыялыгызда булган, үзегез тормышка ашыра алмаган эш-гамәлләрегез калдымы ? Нәрсә Сезгә коч-илһам бирә ? Нәрсә омет уята ? Нәрсәләр борчый ? 3. С. Бәхет күп булмый. Ул мизгелләрдән генә тора Мин үзем башкарган партияләрне куанып искә төшерәм. театрның чит илләргә гастрольләрен көтеп алам Әмма шул ук вакытта күңелне байтак кына нәрсәләр дә борчый Ни өчендер чит илләрдәге гастрольләрдә үз театрыбыз жырчылары түгел, ә күбрәк башка театр •йолдызлары» балкый. Минем уинаган-жырлаган рольләрем арасында милли татар операларыннан бары тик жше генә ролем бар Театрыбызда татар опералары шулкадәр сирәк күренеш ки. мигвүз туган телемдә елга бер генә мәртәбә жырлыи алам Милли музы кабы здан бөтенләй бизеп бетмәмме, дип тә куркам Алта таба да шулай дәвам итсә, милли опера театрыбызда тиздән татарча жырлауны гомумән ишетә алмавыбыз да бик мөмкин М. 3. Спектакльләргә чит «йолдызларны» чакыру—дөнья опера сәнгатенАзгадэти күренеш түгелме соң'' Тамашачыларның яңа тавышларны ишетме-күрәсе килә бит Татар җырчылары Европаның музыкаль Мәккәләре булган шәһәрләрендә җырласалар, начар булмас иде. әлбәттә. Әйтик. Сез Праганың Гранд-опера сәхнәсендә яки Миланда фәләндә җырзыйсыз. ә чит ил «йолдызлары» Казанга килсәләр Шу i рәвешле талантлар алмашу милли сәнгатьләр өчен бик тә файдалы булыр иде бит Ә музыка сөючеләр өчен нинди куаныч шатлык' Шулай түгелме? 3. С. Сүз гастрольләргә чыгулар, читтән чакырылган «йолдызлар» турында гына бармый. Артистларның профессиональ әзерлек дәрәҗәләре Европа һәм дөнья жыр сәнгате зәвыкларына тиңләшерлекме’ КазандагтЛ спектакльләребездә дә. гастрольләрдә дә безнең башкару осталыгыбыз, жырыбыг уеныбыз шундый мөкәммәл булырга тиеш Мәсьәләгә бит болай карарга да мөмкин театрга суверен бәйсез Татарстан флагы астында башка илләрнең мәдәни мәйданында урын яулап алырга кирәк Б\ очракта миллилек мәжбүри түгел, яхшы артистларны ялларлык акча табасын да. тагын бер жыелма группа оештырасын. Шул гына М. 3. Әйе шул Спортта футбол, хоккей яки баскетбол осталарын сатып алалар ич Читтән килгән «варяг, tap» җиңү арты җиңү яулый, спорт сөюче юр канәгать- тагын нәрсә кирәк ? Әлбәттә. милли спортның үсеш дәрәҗкен берничек тә чагылдыра алмый андый күренеш , 3. С. Спортта «уен кагыйдәләре» бөтенләй башка Анда барысы да акча сугуга корылган Милли сәнгать андый юлдан бара алмый, барырга тиеш те түгел Татар театры группасында үзебезнең артистлар уңышка ирешү—бер хәл. ә инде гастроль спектакльләренә башка театрлардан «йолдызлар» жыеп чыгу—бөтенләй икенче нәрсә. Ялган уңышлар белән үзебезне алдарга кирәкми. Гастрольләргә дөньяга танылган классик әсәрләр белән генә чакыралар. Менә шундый классик спектакльдә үзебезнең артистлар җырлый, үзебезнең дирижер, үзебезнең хор, үзебезнең оркестр икән—бу инде халкыбызның югары мәдәнилеген, аның музыкаль сәнгате үсешен дә күрсәтү дигән сүз. Ә инде төрле театрлардан жыелган труппа безнең театр исеменә «төренеп» гастрольләрдә йөри икән—монысы театрның чит жырчыларны сатып алырлык акчасы барлыгын гына күрсәтә. Сүз уңаеннан, чит артистларга чыгымнар күбрәк тотыла: аларга безгә түләгәннән күпкә артык түлиләр, юл-кунакханә чыгымнарын да каплап баралар. Кимсендерә, валлаһи! Үз заманында Италиянең данлыклы Ла Скала театрында бөек Шаляпин жырлаган. Әйтик, ул үлемсез «Севилья чәчтарашын»да дон Базилио партиясен башкарган, әмма шулай да күпчелек артистлар Тото дель Монто, Тито Скипа, Бенвенуто Фраччи, Сальваторе Баккалоне кебек «итальян йолдызлары» булган Безнең чит илләрдәге, гастроль спектакльләребездә исә юк кына эпизодик рольне дә ялланган чит артистлар жырлый. Гастрольләр үтә, чит «йолдызлар» үз труппаларына кайтып китә, театрның көндәлек тормышы башлана. Хәзер үзебезнең сәхнәдә шул ук спектакльләрдә шул ук рольләрне кемнәр жырларга тиеш булып чыга инде? Гастрольләргә алып барырга ярамаган артистларыбызмы? Теге яки бу партияне башкарырдай тавышлы җырчылар калганмы? М. 3. Тавышлар мәсьәләсе, чынлап та, бик җитди мәсьәләдер. Ул бит сиңа куаклардан җиләк-җимеш җыю гына түгел. «Менә карлыганы, менә бөрлегәне, менә кура җиләге.'»—дип кенә бас, тенор, сопрано кебек тавышлы җырчыларны тиз генә җыеп ала алмыйсың. Аларны эзләп табарга, укытырга, тәрбияләп үстерергә дә кирәктер ич. 3. С. Кайчан, кайдан һәм ничек эзләүдә бик мөһим. Шул ук атаклы Федор Шаляпин басы да сәгате-минутында гына килеп чыкмаган бит Зур театр сәхнәсендә тантаналы уңыш казанганчы, артист әле озак кына сукбай труппаларда нужа чигеп, бер сынык ипи һәм төн кунып чыгу хакына җырлап йөргән. Үзенең истәлекләрендә Шаляпин болай яза: «Ундүрт яшьләремдә минем нечкә дискант тавышым калын баска «сынып-сынып» киткәли башлады Бервакыт, кыюлыгымны жыеп, шәһәрнең опера труппасына алуларын сорарга булдым. Миннән берничә нота җырлатып карадылар да. куып чыгардылар: «Бер өч елдан килеп карарсың, яшь әле син!»—диделәр. Өметем киселү шулкадәр коточкыч авыр тәэсир итте Бервакытта да сәхнәгә аяк баса алмам, дип уйладым һәм әче күз яшьләремне коеп еладым». Куәтле Шаляпин басының язмышы ничек булып бетәр иде икән—әйтүе кыен. Әмма даншөһрәткә омтылучы яшүсмер җебеп, озак елап йөрми, яшь талантларны тәрбияләп үстерүче атаклы остаз Усатовның ишеген барып шакый. Бер музыкаль жан икенчесен шунда ук тоеп ала. Егетне тынлап караганнан соң, ике арада мондый сөйләшү була: «Миннән ай саен ун сум алып торырсың. Менә монысы ике айга алдан түләү булыр,» —дип. Усатов Шаляпинга егерме сум акча суза. Шаляпин аптырап кала. "Ә мин нәрсә эшләргә тиеш?”—дип сорый. «Бер нәрсә дә. Жырларга өйрәнергә кирәк сиңа һәм шуның өчен миннән аена ун сум алып торырга.» —Җавап шул була. Ул заманнарда биш сумга сыер бирә торган булганнар. М. 3. Бер тавыш белән күпме мәшәкать, диген! Сезнең сопрано тавышыгызны да щулай Шаляпин басы шикелле кырып-шомартып әзерләделәрме. Зилә ханым? 3. С. Бөек Карузо, Робсон, Лемешев, Козловскийларның да тавышларын шулай «куйганнар». Хәзер дә шулай: консерваториядә бер педагог биш-алты укучы белән шөгыльләнә. Киләчәктә дә шулай булачак. Минем белән Шаляпинга караганда озаграк «җәфаландылар»— тугыз ел! Күрәсең, талантым шуның кадәр генә булгандыр. Казан консерваториясе ректоры Нәҗип ага Җиһанов минем өчен Усатов кебек иде. Беренче булып миндәге сәләт чаткыларын ул сизептоеп алды, үсендереп жибәрде, ярдәм итте. Ә аерым рәвештә минем белән зур педагогик сәләтле, таләпчән һәм түзем табигатьле остазым Валентина Андреевна Лазко шөгыльләнде. Без аның белән бергәләп тулы бер партияләрне, аерым вокализларны, гаммаларны, колоратураларны, каденцияләрне, фиоритурларны һ. б. өйрәндек. Хәрефләрдән тезелеп сүзләр язылган шикелле, менә шул исемнәре генә дә «теш сындырырлык» музыкаль күнегүләрдән көй-моңнар туа да инде Опера җырчысы булып китүем өчен мин тулысы белән шушы күркәм укытучыма бурычлымын М. 3 Сез берәү генә. Опера җырчысы булу серләренә башкалар ничек ирешергә тиеш? Әллә соң бу күпләр өчен яулап ала алмаслык биеклекме? Соңгы елшрда опера җырчылары сирәк «туа» башламадымы ? Хикмәт нәрсәдә соң 9 3. С. Эш жырчынын үзеннән генә тормый Милли опера сәнгатенең ничек оештырылуы мөһим. Татар операсы яшь. дидек. Профессиональ сәнгать үрләрен яулау эше халык арасыннан сирәк һәм кирәк тавышлы талантларны эзләүдән башланган Шундый яшьләрне җыеп Мәскәүгә укырга җибәргәннәр Дүрт елдан беренче опера җырчыларыбыз укып кайткан Мәскәүдә атар белән дә Шаляпин белән шөгыльләнгән Усатовка тин остазлар шөгыльләнгән һәр укучы белән аерымаерым Бездә талантларны искиткеч тиз танып ала торган Нияз ага Даутов бар иде Ул режиссерлык иткән елларда театрыбызның репертуары да бик бай. әле беркемгә билгеле булмаган яшь җырчыларыбыз да тиз арада танылып, милли опера сәнгатебезнең йолдызлары булып балкыйлар иде. Ул елларда тагар композиторларының ин яхшы әсәрләре сәхнәдән төшмичә, каткат куела килде Әлбәттә. Нәҗип Җиһановнын «Алтынчәчле (мин Алтынчәч партиясен җырлаган идем). «Жалил»е. «Түләк белән Сусылуны. Бату Мөлековның «Кара йәзләр»с (икенче исеме «Каһәрләнгән мәхәббәт»), Рәшит Гобәйдуллинның «Жиһангир»ы Җәүдәт Фәйзинең • Башмагым» әсәре дә яңадан куярга әзерләнгән иде Нияз Даутов заманындагы труппа дөнья классикасыннан «Севилья чәчтарашы». «Травиата». «Аида». «Кармен». «Фауст», «Богема». «Сильва» кебек спектакльләрне сәхнәгә менгезде Күрәсез, ни чаклы гүзәл әсәрләр' Кызганыч, алар сакланып кала алмады, онытылдылар Иңәһәмиятлесе шунда: Н ия з Даутов әлегә кадәр билгесез булган тавышларны карурмандагы чытырманлыклардан ла эзләп таба алу сәләтенә ия иде Ул җырчыларның театрга килүен көтеп утырмады, консерваториягә үзе барыр, лан-шөһрәткә омтылган студентлар арасыннан (ә шундый омтылышы булмаса. артист кешегә сәхнәгә менеп торырга ла кирәкми') үзе тоеп-сиземләп. кирәкле тавышларны сайлап алыр иде. Ул яшьләрдә опера сәхнәсенә менү теләген уята белә, опера сәнгатендә данга ирешү эстрададагыдан күпкә авыррак икәнен лә яшерми, әмма ул лан-шөһрәт эстрада җырчылары даныннан күпкә югарырак га бит' Шул елларда сәхнәбездә балкыган җырчыларыбы з менә кемнәр. Россиянен һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичев (мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын'), җөмһүриятебезнең халык артистлары Галина Ластовка. Айдар Фөйзрахманов. Атла Фадейчсва. Рәхилә Мифтахова, атказанган арт истлары Рафаэль Сәхәбиев. Клара Хәйрстдинова. Мөнир Якупов. Руслан Дәминов. Галина Казанцева. Эдуард Трескин Без барыбыз да консерватория «җимешләре", барыбыз да Нияз Даутов туплаган театр труппасы артистлары. Без аның труппасына «чебешләр» генә булып килеп, соңыннан анын фикердәшләре, иҗатташларына әверелдек Ул үз хыялында иҗат иткән рольләрне башкаручылар булдык. Бөек маэстрога—остазыбызга гомергә рәхмәтлебез! Нияз Даутов юк шул инде Ул арабы здан шулкадәр вакытсыз китте Труппабыз алдында яңа мөмкинлекләр ачылып килә иде Үлем һәрвакыт шәфкатьсез' Табшый ки. театр алдында катлаулы мәсьәләләр килеп туды, театр үзенең профессиональ бәхетен башка ижади юнәлешләрдән эзләргә кереште Инәүвәл сәнгать җитәкчесе вазифасына читтән кешеләр чакыра башладылар. Ул килүчеләр урыс провинциясеннән аермалы булган милли телле опера сәнгатенең үсеш үзенчәлекләрен. әлбәттә, аңлый алмадылар Мин бу очракта аларнын милләтләре кем булуын күмә тотмыйм, ә сәнгатьчә фикерләү рәвеше, милли мәдәни ихтыяҗларны аилый белү дәрәҗәләре турында әйтәм Бар иле татар моңын -музыкасын үзенә сеңдергән композитор, урыс Александр Ключарев Бар иде шулай ук башка милләт кешесе бөтенләй башка музыкаль традицияләрдә тәрбияләнгән яһүд Наган Рахлнн Ул. Казанга бөтенләй күченеп килеп, профессиональ музыкаль мәдәниятебезнең милли ихтыяҗларын тиз арада андый-тоя алды, берничә ел эчендә республикабызның менә дигән симфоник оркестрын оештырды Бик кызганыч, хәзер андый шәхесләр күренми шул Соңгы елларла опера театрыбызга яшь тавышлар килү дә тукталды Алар эңгема күбесенчә эстрадада. Анда-жиңел уңыш, анда-акча! Тик менә чын сәнгать дигәнең генә сирәк кунак... М. 3. «Җиләкле» еллар беттемени? 3. С. Хикмәт «жиләкле» еллар булу-булмауда гына түгелдер. Театрның сәнгатьтәге стратегиясе һәм тактикасы үзгәрде хәзер Татар операсы аякка баскан елларда милли сәнгать алдына шундый зур бурычлар куелган: милли репертуар булдыру. милли музыкантларны укытуөйрәтү, үз йолдызларыбызны кабызу. Хәзер исә кыйбла башкачарак: дөнья классикасы әсәрләрен күбрәк кую. чит илләргә күбрәк гастрольләргә чыгу, читтән «йолдызлар” чакыру. Сәхнәгә менгән спектакль милли музыкаль мәдәниятебез традицияләрен дәвам итәме-юкмы—бу хакта борчылучы да. уйлап караучы да юк. Нияз Даутовтан соң килгән сәнгать житәкчеләрен дә профессиональ әзерлекләре йомшак, дип гаепләп булмый. Берсүзсез талантлы режиссер Валерий Раку Нәжип Жиһановнын «Җәлил» операсын яңартып куйды, Вердиның «Отелло»һәм «Риголеттолы, Римский-Корсаковның «Кар кызы», Рубинштейнның «Демон»ы сәхнәгә менде. Ольга Мухортова исә Доницитгиның «Дон Паскуале", Моцарт- нын «Театр директоры». Кальманның «Баядера» опералары белән тамашачылар исендә калды. Әмма һәр милли коллектив алдында шундый мәсьәлә тора: труппаның аерым уңышлары үзләре өчен генә маяк булып калганда, халкыбызның милли музыкаль мәдәниятендә үрләр яуланамы, дөнья опера сәнгатен үстерүдә өлеш кертеләме? М. 3. Сүзегезне бүлдерим әле. Сез,Зилә ханым,театрның примадоннасы гына түгел бит. тавышларны -коючы» консерватория педагогы—профессор да. Бер театр труппасына кирәкле тавышларны тупларга да ярдәм итә алмагач.ул музыкаль югары уку йорты ни-нәрсә белән генә шөгыльләнә соң? Соравым кискенрәк яңгыраган булса, гафу итегез! 3. С. Кирәкле тавышлы жырчылар әзерләү—автомобиль яки компьютер ясау түгел.аларны конвейерга куеп булмый, һәр жырчы аерым-аерым әзерләнә. Бу хакта анлашкан идек шикеллеле. Теге яки бу тавышлы солистларга «заказ» булырга.алар театрга соратып алынырга тиеш. Консерватория музыкаль югары белем бирә, ә жырчылар «йолдызлар» булып бары тик сәхнәдә генә кабына ала. Әмма опера спектакльләре бик аз, театр репертуарында нибары биш-ун әйбер бар. Нәтижәле эшләү өчен ике дистәләп спектакль кирәктер: тамашачыларның сайлау мөмкинлеге, артистларның рольләре, труппаның яхшы репертуары булыр иде Милли операбызның йолдызлары булырлык сәләтле укучыларыбыз үз талантларына юлны башка юнәлешләрдән эзләргә мәжбүр. Опера сәхнәсеннән башка юнәлешләрдә... Мин. мәсәлән, үз укучыларым арасыннан берничәсенә опера театры труппасында урын табылыр дип исәп тоткан идем. Юк. булмады... Берсе—Етена Чурбанова Мәскәүгә китеп барды, икенчесе—Бөтенроссия вокалистлары конкурсы лауреаты Елена Сабитова үзешчән сәнгать түгәрәге белән эшләргә мәжбүр. өченчесе— Зөлфия Зарипова—республикабызның жыр һәм бию ансамблендә. Ә менә Екатеринбург опера театры вәкилләре консерваториягә үзләре килделәр һәм дүрт жырчыбызны сайлап алып киттеләр. Җырлатып кына карадылар да—әйдүк! Ул яшьләребез театр репетицияләрендә ирекле рәвештә алмаш рольләр өйрәнеп йөргән иделәр. Күрәсез, файдасы гиде. Раида Ермохина. Вадим Панфилов. Виктор Фәизуллин. Нәжип Кайсаровлар үзләренең бәхет кошын тотарга Урал якларына «очтылар". 170. Дж Вердиның •Отелю» операсы Дездемона—Зилә Сәнгатуллина. Отелю— Хәйдәр Бигичев. 1991 ел. Консерватория студентлары көче белән Чайковскийнын «Пики дамасы» операсы куелганын әйткән идем инде Күрсәгез икән сез студентларның нинди җаваплылык тоеп, дәртилһам белән уйнаганлыкларын! Ә бит «Пики дамасы» дөнья опера сәнгатендә иң катлаулы әсәрләрдән санала. Мәсәлән. Лиза партиясен ике кыз җырлады.шундый зур рольне аерым-аерым гына башкарып чыгарга аларнын әле көчләре җитенкерәми иде Әмма бит алар киләчәкләренә өметләнәләр Шул спектакльдә катнашучылар хакында борчылып уйланам театрларга аларнын таланты кирәк булырмы, тавышларын тулысымча камиллеккә җиткерерлек көч һәм вакыт таба алырлармы,әллә инде музыкаль тормышнын көндәлек ыгы-зыгылы мәшәкатьләре аларны да йотып-югалтып бетерерме'’ Суга кермичә йөзәргә өйрәнеп булмаган шикелле, башкалар җырлаганны сәхнә артыннан тынлап торып кына опера җырчысы булып булмый. Үз тавышымны тамашачы белән күзгә-күз калып җырлаганда гына чарларга.осталык серләренә төшенергә мөмкин Тамашачы—ин таләпчән укытучы.ул сине алкышларга да күмә ала,сызгырып сәхнәдән куып төшерергә дә күп сорамый Сәхнә имтиханы никадәр җитди булса, уныш казану мөмкинлеге дә шулкадәр зур. Инде ун елдан артык Ка занда опера сәнгатенең Шаляпин фестивальләре үткәрелеп килә Әгәр лә без. хуҗалар буларак.шунда ел саен берәр генә җырчыбызны тамашачы хөкеменә куя алсак та. татар опера сәнгатенә кирәкле тавышлар житү-житмәү мәсьәләсе чишелә төшәр иде Консерваториягә терәп үк мәһабәт яна конперт залы салынды Чын мәгънәсендә сәнгать сарае ул! Әмма шунда дәресләр өйрәнергә, музыка белән шөгыльләнергә студентларыбызны кертмиләр Зал бары тик концертлар кую өчен генә файдаланыла Булачак спортчыларны күнегүләр үткәрергә кертмичә, бары тик ярышлар гына үткәрә торган берәр стадионны күз аллыгызга китерә аласызмы? М. 3. Зилә ханым,утыз оч партия җырладым, дисез Бу. aiMmma. аз сан тугы Әмма профессиональ җырчы өчен иң югары күрсәткеч тә түгелдер Федор Шаляпин Зур театрда бер сезонда гына да сигез партия башкарган, диләр Димәк, чирек гасыр!ык иҗат дәверендә зур артист ике йөзләп партия җырлый ала булып чыгамы ’’ Г«.җил күп бит Жырчы—комьютер түге! Аның хәтере шул кадәрле партияләрне. бихисап октава, гамма, вокализ һәм башкаларны ничек сыйдырып бетерә ала икән ? /авышын ничек саклый ала икән? Сезнең утыз оч партиягезне ике дистә ярым еллык иҗатыгызга бүлеп карасаң,бик аз килеп чыга шикелле Шулаймы ? 3. С. Җырчыны кибернетик машина белән тиңләштерү дөрес үк булмастыр Шулай ла әйтә алам: опера җырчыларының таланты бер ун процент чамасы гына файдаланыладыр хәзер,шуннан артык түгел Әлбәттә, бер сезонга бер-ике партия роль әзерләү бик аз. момын өчен артык көч түгәсе юк. Әмма опера—эстрада да түгел Эстрадада җырчы, баянга яки «япон тактасына»—синтсзаторга кушылып, бер үзе дистәләгән җырны бер концертта җырлап бетерә ала Аны мин дә булдыра алыр идем Опера йолдызларының уңышы исә бөтен труппаның иҗат әшчәнлегенә бәйле. Театр елына биш-ун спектакль генә куя икән—җырчы да артык көчәнми Опера сәнгате тарихында кайсыдыр җырчының «Артык күпкә китте.»—дип. берәр рольдән баш тарткан очрагы юктыр да. М. 3. Зинһар, үпкәләмәгез.' Шулай да елына ике—өч спектакльдә генә җырлау җырчыны ялкаулыкка да өйрәтергә мөмкин бит Дәреслекләргә керерлек бер вакыйганы искә төшерик әле - Севилья чәчтарашы» операсының тәүге куелу тарихын Менә ничә дистә еллар инде, шук -шаян чәчтараш төрле кыйтгаларның опери театры сәхнәләрендә очынып җырлап йөри «Фигаро—монда. Фигаро—анда • Бу операның иң тәүге премьерасы Римдә була Спектакль куелырга ике атна калган артистлар-музыкантлар җые 1ып беткән, ә музыка әле юк икән ' Россини.берни булмагандай,әле туып җитмәгән геройлары Фигаро, Рошна, граф Алмавива. дон Базилио арияләрен сызгырынып кына йөри, инеш Барысы да куркуда -Афишалар эленгән.' Спектакль өзеләчәк'»—дип аһ оралар Әмма Россини операсын вакытына язып өлгергә һәм ике атна дигәндә спектакль сәхнәгә менә! Ә хәзер’ Инде ничәмә-ничә театрларда уйналган әсәрнең -янача» вариантын куярга ярты ел кирәкме? 3. С. Сез чагыш гырмастай нәрсәләрне чагыштырасыз. Кайда Рим дә, кайда социалистик реализм традицияләрендәге совет театрлары* М. 3. Италия артистлары башкалардан талантлыракмы? 3. С. Хикмәт анда түгел. Төп аерма-опера сәнгатен оештыру принципларында. Италиядә ул заманнарда хәтта иң кечкенә шәһәрләрнең дә үз опера театрлары булган. Тамашалар ел әйләнәсендә барган. Пасха бәйрәменнән июльгә кадәр—язгы сезон, август-октябрь айларында— көзге сезон, ә инде ноябрьдә карнаваллар башланып, кыш буе җыр-музыка гөрләгән һәм ул март аена кадәр дәвам иткән.һәр сезонны яңа спектакль премьерасы белән ачып җибәрә торган булганнар. Опера спектакльләрен әзерләүнең классик үрнәген алыйк Алда—сезон башы. Тамашачы яна премьералар көтә Нәрсә эшләргә? Театр композиторга либретто тоттыра, музыкага заказ бирә. Бөтен шартлары алдан сөйләшенеп-килешенеп куелган: вакыты, түләве, дигәндәй. Спектакль премьерасының көне-сәгате күрсәтелгән афиша-игьланнар да алдан эленеп куела. Менә шулай! Шул көннән башлап музыка, оркестр, җырчылар—кыскасы, тамаша тамашачы хөкеменә калдырыла. М. 3. Ленин әйткәнчә була түгелме соң?Ул да бит: «Сәнгать—халыкныкы!*— дигән. Димәк, спектакльнең уңышын яки уңышсызлыгын халык бәяли сәхнәдә дөнья шаулатырлык шедевр туамы, әллә төссез-соры бер күңелсез нәрсәме? 3. С. Шулай булырга тиеш тә бит... Әмма безнең чынбарлыкта спектакльгә бәяне тамашачыларга кадәр сәяси цензорлар бирә иде. һәр авазыңны, һәр сүзеңне, һәр хәрәкәтеңне бихисап ревизорлар күзәтеп тора.алар социалистик реализм сәнгатенең идеологик яктан әхлаклы булуын таләп итәләр. Сәхнәгә сәяси хаталы берәр ярамаган күренеш менә күрмәсен, янәсе. Башта куелырга тиешле әсәрнең либреттосына кат-кат бәяләмә яздыралар, аны укып тикшерәләр,аннары музыкасын кисәкләп-тураклап тыңлау-тикшерү була: «монысы кирәкми» дип. сызып ташлаулар, «монысы җитми» дип, өстәмәләр кертүләр... Ниһаять, әсәр театрга алына.Янадан тинтерәп, бер түрә ишегеннән икенчесенә йөрүләр башлана.Спектакльне кую өчен акча теләнергә кирәк, репертуарны төрле инстанцияләрдә раслатырга кирәк— райкомда, горкомда, обкомда... Йа Хода, бу киртәләр үтелгәч, репетицияләр газабы башлана. Сәхнә бизәлеше—декорацияләр, киемнәр, тавыш-яктылык ишеләре әзерләнә. Инде җырчылар, хор үз өлешләрен "пешереп"елгерткән. оркестр дирижер таякчыгының һәр хәрәкәтен өйрәнгән.Ниһаять, барысы да әзер—пәрдәне күтәр! Әмма ашыкма! Тагын киртә,ин авыры булмаса да.иң четерекле-күңелсезе. Әзер спектакльне тикшерүчеләргә уйнап күрсәтәсе бар,бу гамәл «операны тапшыру» дип атала. Музыка белгечләре, композиторлар—үз һөнәрдәшләрең тынласа-караса. ачу да килмәс, рәнҗемәс тә идең:алар ниндидер файдалы киңәшләре белән ярдәм итә алалар. Әмма музыканы тамаша залындагы утыргычлар хәтле дә аңлый алмаган «тикшерүче түрәләр» алдында жырлап: «Нинди хөкем чыгарырлар?»—дип, кан калтырап тору бик кимсетә, хурландыра. Болар йөзендә елмаю күрмәссең, караңгы чырай, чытык-кырыс йөз... Әйтерсең,урта гасыр инквизиторлары инде менә! Хәзер сине кылган «гөнаһларың» өчен янган утка ыргытырлар шикелле.Менә шулар «кыйммәтле күрсәтмәләр, файдалы киңәшләр» бирә—әзер спектакльне «төзәтү», ә чынында ботарлау башлана иде... Шундый шартларда эшләп килгән совет театрларының елга берничә генә яна спектакль куюы гаҗәпмени?! М 3. Хәзер демократия.ул күңелсез хикмәтләр юк бит,цензура да бетерелде, нишләсәң дә— тулы ирек, хөррият! Артистлар да контракт-килешү нигезендә генә җырлый: риза булса, килешүгә кул куя, булмаса—сау бул, театр! 3. С. «Сау бул!» Ә кая барасың? Әфлисун төсендәге кием киеп, асфальт ямап йөрергәме, трамвай юллары алыштырыргамы? Ә бит яшәргә кирәк! М. 3. Журналист өчен иңавыры—түрәләрнең өстенлекләрен. эшмәкәрләрнең керемтабышларын,артист халкының эш хакын чамалау. Артистларны күбесенчә үзләре сәхнәдә уйнаган геройларына тиңлиләр, бер кайгы-хәсрәтсез, мул-җитеш тормышта, чәчәкләр арасында гына яшиләр,дип уйлыйлар бит. Элек артистларга хөкүмәт билгеләгән тариф буенча түлиләр иде,ә хәзер контракт-килешү буенча күпме түлиләр? Соравым бик үк тыйнак түгел-түгелен, шулай да?.. 3. С. Син сорама, мин әйтмим, диләрме әле? Түрәләр, эшмәкәрләрнекен белмим, артистларнын эшләп тапканы хакында сөйләргә дә оят хәтта Талантлы җырчы сәхнәдә, князь Галицкий яки хан Кончак булып, сый-нигъмәт тулы мәҗлестә җырлап күнел ача да, өенә айлык хезмәт хакын алып кайткач, башын кашып утыра:моны сохари белән су алырга тотасымы, әллә су белән сохари алыргамы? Контракт артист өчен «оҗмах рәхәте» түгел, ул артистнын хокукларын якламый, кул- аягын бәйләп куя, театр администрациясе өчен генә әйбәт ул Артистнын юк кына «кыек-мыек эше-гаебе» табылса, контракт озайтылмый, ана бер закон да ярдәм итә алмый. Артистларнын «оҗмах тормышы» турындагы фаразлар буш нәрсә ул Сәнгать кешеләре хәзер башкалар кебек үк авыр тормышта яши.Очын-очка ялгап. М. 3. Зилә ханым, чит ил сәхнәләрендә труппа әсәрнең уз телендә җырларга тиеш.дидегез Итальянча, урысча «Татарча» дип тә әйтерсез дип коткән идем Милли татар театры артистлары уз халкының сәнгатен уз телендә уйнап-җырлап күрсәтсә.табигый булыр иде бит. килешәсезме'’' Үз музыкантларыбыз һәм җырчыларыбыз, үз дирижерыбыз белән уз оркестрыбыз, диюем Нәрсә әйтергә теләгәнемне аңлата алдыммы ? 3. С. Ин авырткан жиргә тидегез.Дөнья музыка сәнгате дигән төшенчә бар Әмма аны кем ничек аңлый бит әле Милли сәнгатьнең абруен югары тоту өчен донья классикасы җәүһәрләрен тиешле профессиональ югарылыкта жырлау-уйнау җитә, дигән караш яши Әмма шул үк вакытта һәр халыкнын донья музыка сәнгате алдында милли бурычы да бар ич Ул бөекләрнең әсәрләрен йөзенче-мененче мәртәбә сәхнәгә күтәрү дигән сүз генә түгел Барыннан да бигрәк дөнья опера сәнгатенең куәтле «кәүсәсенә» яңа үрентеләр.яна ботакчыклар булып «ялгана алу» мөһим Опера сәнгатенең дөньяви данына моннан бер зыян да килмәячәк, киресенчә, ул яна милли төсмерләр белән балкыячак кына. Без классикларның иң югары музыкаль иҗатлары йогынтысында тәрбияләнгән Көнбатыш тамашачылары алдында милли спектакльләребез белән чыгыш ясарга әзер булырга тиешбез Европа шәһәрләрендәге сәхнәләрдә тантаналы уныш та. күнелсез унышсызлыклар да булу мөмкинлеген истә тотып, милли, иҗади теләк-омтылышларыбызны югары профессиональ осталыгыбыз белән ныгытырга тиешбез. Дөнья сәхнәсенә күтәрелүнең башка юлы юк Әйе. татар опералары күп түгел Бөек Россини берүзе күбрәк язган Димәк, язарга, иҗат итәргә кирәк, хәзер югарыда утырган түрәләрдән куркып-өрксп тормыйча эшләргә була бит Безнең композиторларыбыз иҗат та итәр иделәр, әмма ал арны театрга якын җибәрмиләр Көнбатыш тамашачысының вәкиле сыйфатында бер импрессарио— гастрольләр оештыручы килә дә безнең спектакльләрне карый һәм үз хөкемен чыгара классика белән -рәхим итегез! Ә милли тамашаларыгыз гафу’ андыйлар труппагызның абруен төшерергә мөмкин М.З. Чынлап та. музыка сәнгатендә әнә нинди боек исемнәр 'Алфавит тәртибенЛз саный башласаң да—Бах. Бетховен. Берлиоз. Беллини. Бизе Вагнер. Верди. Гуно. Доницетти. Кальман. Лист. Моцарт. Штраус. Урыс классикасы даһилары Бородин. Даргомы жекий. Рахманинов. Римский-Корсаков. Чайковский Болар янына юл арасына татар композиторларын—Сәйдәш, Җиһанов. Фәизи. Яруллин. Яхин. Молеков. Бакиров. Монасыйпов. Еникеев, Калимуллин. Хәйретдинова һәм әле тагын исемнәре билгесез башкаларны ничек кыстырып кертеп җибәрмәк кирәк ” 3. С. Опера, музыка, гомумән, һәр сәхнә әсәре—ул һәрвакыт тәвәккәллек, спектакль өчен борчылу сорый, уңыш көтеп өметләнәсең, уңышсызлыкка да әзер юрасын Римның көйсез тамашачылары «Севилья чәчтарашымның беренче тамашасында сызгырып-кычкырынып. аяк тибеп-дөбердәтеп утырганнар Арадан берәү генә.сокланып кул чаба-чаба: «Ура' Брависсимо! Бис'»—дип. котырынган халыкны үз тавышы белән кычкырып басмакчы булган Беләсезме, ул кем булган ’ М. 3 Россини үземе? 3. С. Нәкъ шулай.Спектакльне бары тик автор үзе генә алкышлап каршы алган андый мисалларны шактый китерергә булыр иде О бездә һәммәсе дә нәрсәдәндер курка, тәвәккәллек-батырчылык итү юк Әле гастрольләр башланганчы ук уңышсызлык юрый башлыйлар Һәм. нәтиҗәдә, без laiap җырчылары -татар телендә түгел, ә теләсә нинди телдә җырлыйбыз Сон. иске спектакльләрне яңартып әзерли алмыйбыз икән,—дөнья сәнгатендә үлемсез әсәрләрне яңартып кую—гадәти күренеш.—алайса, чит илләр өчен яна опера язып.шуны уйнарга да була ич! Сез әйткән музыка жәүһөрләре арасында Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты да барын онытмыйк әле. Яшь татар театры өчен махсус ижат ителгән бу гүзәл әсәрен сәхнәдә күрә дә алмый калган ул композиторыбыз. 1941 елда сугыш кырына китеп барган, шунда һәлак булган. Балетны кырык бишенче елда Казанда куйганнар. Мәскәүнең Зур театрында, аннары Ленинградта Ленинградлылар «Шүрәле»не Франциядә—Парижда күрсәткәннәр. Италиядә. Канадада. Аннары бу беренче татар балеты Германиядә. Монголиядә. Чехословакиядә, Албаниядә, Болгариядә куела. Нәжип Җиһановнын «Җәлил» операсы Прага милли опера театры сәхнәсенә күтәрелә. Ә бит Прага Европаның музыкаль Мәккәсе санала, заманында үз әсәрләрен Бетховен. Вагнер, Лист. Берлиоз кебек бөекләр шунда алып килә торган булганнар «Безне Европа белми-танымый»,—дип. һаман да «Казан ятимнәре» булып кыланмыйк инде! Европа житәрлек белә. Үз милли сәнгатеңне лаеклы күрсәтә алу кирәк! Тоталитар совет режимы елларында композиторларыбызны опера язарга бик кыстап та тормыйлар,төрле тыюларга сылтау табалар, милләтчелектә гаепләүдән куркалар иде. Инде җөмһүриятебез күгендә сигезенче елын суверинитет—бәйсезлек байрагы жилферди, Казансу буендагы биек яр өстендә монументаль һәйкәл— «Хөррият» кошы канат кага. Бу вакыт эчендә театр өчен әллә ничә яңа либреттолар язарга булыр иде, яңа милли операларның музыкаль партитуралары яңгырар иде— әмма юк шул. юк. . Татар композиторлары опера музыкасының ноталары ничек язылганны да онытканнар, күрәсең. Татарстан Мәдәният министрлыгы берничә ел элек, махсус конкурс игълан итеп, ижат әһелләрен театрыбыз өчен милли опералар язарга өндәп караган иде. Конкурска 1995 елның октябрь аенда йомгак ясалырга тиеш булса да,ул эшләнмәде.Конкурска ниндидер әсәрләр килгәнлигән хәбәрләр йөрде, әмма рәсми рәвештә йомгак ясалмагач, нәтижә дә булмады. Әлбәттә, труппага һаман да иске классик спектакльләрдә уйнап юанырга гына кала. Болай кул кушырып утырсак, без милли опера сәнгатебезне бөтенләй бетерәчәкбез. Шул гына! М. 3. Заманча яңа спектакльләр булмау—бер тдтар опера театрының гына бәласе түгел, минемчә. Башка театрларның афиша-игьланнарын карасак та. шул хәлне күрәбез. Һаман да узган гасырда иҗат ителгән опералар, балетлар Дөрес, аларны яңача куябыз, дигән булалар булуын. Зилә ханым. Сезнең труппаның чит ил сәхнәләрендәге уңышы, сәнгатьтән битәр, сәясәткә бәйле түгелме? Тоталитар режим елларында чит илләргә чыга алмаган кичәге автономияле республиканың артистлары бүген Европа сәхнәләрендә чыгыш ясый ' Германиядә урыс романсларын җырласа, Англиядә татар халык җырларын башкара. Гэлландиядә дөнья классикасы җәүһәрләрен уйный Тамашачының күрәсе-беләсе, дөньяда нәрсәләр эшләнгәнен аңлыйсы килә:ул сәнгатьнең яңа утрауларын ачарга омтыла. Сезнең спектакльләргә йөри. 3. С. Җыр-музыка сәнгатен сөючеләрне сәяси интригалар белән генә алдап, тамашаларга чакырып булмыйдыр.Чит илләргә чыгып йөрүләребезнең сәяси ягы да бар, билгеле: Татарстан бөтендөнья мәйданына икътисады белән генә түгел, рухи- мәдәни казанышлары белән дә аяк басарга омтыла. Ә безнең эшебез-гамәлебез— жыр-музыка сәнгате Мин сәясәтне яратмыйм. Сәясәт—ул хакимлек өчен көрәш, астыртын-яшертен гамәлләр, сугыш афәтләре, ул канлы күз яшьләре. Мин бер генә нәрсәне телим: жыр. жыр, жыр Елына еч йөз алтмыш биш көн, иртән дә. кичен дә җырлар идем, валлаһи! М. 3. Моның өчен тормыш нинди булырга тиеш соң ? Күз алдына китереп карыйк яңаданяңа опералар иҗат ителеп тора, театр аларны сәхнәгә күтәрә, тамашачылар спектакльләргә ябырылып йөриләр, билет алырга акчалары ташып тора. Шундый шартлар булмаса, принц Гамлет әйткәнчә, «датчаннар корольлегендә нәрсәдер бозылган» булып чыга түгелме соң? Аннары шунысы да бар; сәясәтсез мәдәният юк ул. Хәтта такмакларның да ниндидер сәяси эчтәлеге була. Ә опера-музыканың барлык катлаулы төрләре синтезы Операда тарих һәм бүгенге чынбарлык, комедия һәм трагедия, хыянәт һәм тугрылык, мәхәббәт һәм нәфрәт—һәммәсе дә бар Әйтик. < Борис Годунов» операсында хакимнәр-патшалар белән халык арасындагы каршылык—мәңге чишелмәслек таен сурәтләнә • Князь Игорь»дә баш герой үзенең акылсыз эш-гамәлләре белән халыкны котычкыч фаҗигагә салганы өчен үкенә «Бирегез, бирегез миңа ирек. хурлыгымны юып төшерим *—дип ачыргалана • Алтынчәч "тә Тугзак ана уз кавемен-ыруын туздырган ханга • Үтер, кол булмамын.аяк үрә үләрмен.'»—дип нәгьрә ора. Ә Сез «сәясәтне яратмыйм» дисез. Бәлки, чит ил тачашачылары «Борис Годунов»ны Россиядә бүгенге Борис Ельцин һәм аның иярченнәре китереп чыгарган болгавыр-болганчык хәлләрне аңлар өчен карыйлардыр да. Сез уйнаган-җырлаган рольләр барысы да үткән чорлардан Алтынчәч. Розина. Виолетта. Джильда. Бүгенге хатын-кыз образларын иҗат итү теләге юкмы? Тоталитар совет империясенең җимерелүе.әле ГКЧП, әле Дәүләт Думасын туплардан аттыру, Чечнядәге канлы сугыш, яңа бонопартларның тәхет өчен аяусыз көрәше. халык кичерә торган кайгы-хәсрәт. ачлык-хәерчелек, эшсезлек-җинаятьчелек Дәүләт буларак таркалып баручы ил... Бу хәлләр.бу вәзгыять сәхнә сорамыймы? 3. С. Шул кадәр күп нәрсәләрне тезеп кундыгыз.хәтта башым әйләнеп китте' Жырчы үзе спектакльләрне, рольләрне сайлап ала аламы сон? Андый спектакльләр сәхнәгә менсен өчен ин элек аларны ижат итәрлек кыю авторлар булу да шарт бит әле Бездә андый кыюлар әлегә күренми шикелле Композиторлары- бызнын байтагы жинел акча артыннан куа, «япон такталары "нла суккалау, эстрадада жырлау өчен генә нәрсәләрдер әвәлиләр Мәскәүнсң Зуртеатрында.әнә.халык чуалышларын.халык фетнәсен күрсәтергә теләп, ерак уналтынчы гасыр вакыйгаларын сурәтләгән «Хованшина» операсын куйдылар Мин—татар хатын-кызы Мина Казан ханбикәсе Сөембикә образы якынрак. Халыкта шундый риваять бар Явыз Иван патша кулына төшмәс өчен Сөембикә манарадан ташланган,имеш Чынлыкта алай булмаса ла. халык үзенен каһарман кызын әнә нинди итеп күрергә тели' Сөембикәнең фажигале язмышы.шул чордагы гарихи тетрәнүләр татар халкынын бөтен язмышын тулаем чагылдыра шикелле. Ә кем шундый әсәр яза? Кем мина шундый роль бүләк итә ала9 Мин театрга килгәндә, мин жырлаячак рольләр инде күптән һәм күп театр сәхнәләрендә уйналган-жырланган иле Тагар композиторлары опера жырчыларын бөтенләй оныттылар шикелле Аларга «Языгыз әле.'»—дип юньләп әйтүче дә юк Үзләре дә кыючылык итмиләр, күрәсең Опера—жинел жыр-шлягер түгел, андый жырларнык өч куплетында тугыз ярым сүз. ике-өч нота була, аны кибеткә-базарга чыкканда да шыңшып барасың Ә инде зур сәхнәдә куелырына өметеышанычы булмаган әсәр ижат итәргә кем генә алыныр икән9 Сөембикә роле турында мин әле консерваториядә укыганда ук. үземнең опера жырчысы булырымны анык белмәгән чагымда ук хыяллана идем.Ул заманнарда бу. әлбәттә, буш хыял гына булгандыр Кем сина милли каһарман кыз образын ижат итәргә рөхсәт бирсен9 ! Тукай әйтмешли: «Тотса Мәскәүләр якаң • Хәзер вәзгыять үзгәрде Татарстан—суверен дәүләт Ә минем Сөембикәне жырлау хыялым һаман да буш хыял гына Еллар кошлар кебек оча да китә тора, минем ханбикәм картайганнан- каргая бара М. 3. Өметсез—шайтан, диләрме die.’ Бәлки. ул бәхет тә елмаер. кем белә ’’ 3. С. Шулай булсын иде дә бит' Ә бәлки, укучыларымнан кем дә булса җырлар минем хыялымдагы Сөембикә партиясен М. 3. Анысы да начар булмас иде Үз укучысының уңышларын күреп шатланган- куанган остаз бәхетле остаз инде ул. Шулай бит '' 3. С. Әлбәттә, шулай! Редакциядән: Бу сан басмага әзерләнгән көннәрдә опера һәм балег театрында Б Мөлековның «Сөембикә» операсының концерт вариантына репетицияләр башланды Сөембикә партиясен Разня Үзбокова башкара