КҮКЛӘР СҮЗСЕЗ, КҮКЛӘР ДӘШМИ...
. Күз нурларым Ак кәгазьгә күз нурларым түктем. Кич утырып озын кышларда. Ак болытлар аны төшеп алды Шәфәкъ яктысына кушарга. Ак кәгазьгә күз нурларым түктем. Козге моңсу елак кичләрдә. Хәлсез яшен төшеп алды аны Соңгы учагына өстәргә. Ак кәгазьгә күз нурларым түктем. Сикереп торын кара төннәрдә. Яз җилләре алып китте аны Күңел кырларына сибәргә. Күз нурларым ак чәчәкләр булып Үсәр бәлки күпләр күңелендә. Ак кәгазьгә соңгы күз нурларым Шундый өмет белән түгелә. Бар Балдан да баллырак итеп Сөйләүчеләр бар. Тормышын татлы сүз белән Көйләүчеләр бар. Әремнән ачырак итеп Сөйләүчеләр бар. Бер сүз өчен гомере белән Түләүчеләр бар. Шагыйрьлек тә пәйгамбәрлек кебек Бирелә бары Алла тарафыннан. Яза шагыйрь каурый-каләм алын Фәрештәнең ап-ак канатыннан. Шул каләмен күк нурына манып, Ак кәгазьгә юллар тезәтезә, Халык күңеленә бара шагыйрь— Мең-мең газапларга түзә-түзә. Бу дөньялар фани Төзи кеше гомер буе, Нидер көйли, җайлый. Ә бит белеп тора үзе: Бу дөньялар фани. Байлык җыя ал-ял белми, Тирен ялый-ялый. Ә бит белеп тора үзе: Бу дөньялар фани. Анда үрелә, монда үрелә, Зур исемнәр даулый. Ә бит белеп тора үзе: Бу дөньялар фани. Мәңгелеккә килгән кебек Тырыша кеше, кайный. Ә бит белеп тора үзе: Бу дөньялар фани, Бу дөньялар фани! Батырлар бер үлә Гамьсез генә яшәп булмый һнч тә. Дошманы бар җирдә һәр затның. Табигать ул үзе уйлап тапкан Иң камилен капкынтозакның. Куяннарны бүре эләктерә. Бүреләрне аю ботарлый. Аюларны егып салыр өчен Алачыкта аучы ук чарлый. Кыяларга кунган бөркетне дә Таш астыннан елан күзәтә. Табигатьтә һәрбер җан иясе Берберсенең үлемен тизләтә. Тик барыбер тормыш дәвам итә, Үлем белән яшәү—бер яшьтә. Гел көчлеләр генә җиңеп чыкмый Яшәү өчен барган көрәштә. Гамьсез генә яшәп булмый һич тә. Дошманы бар җирдә һәр затның. Э шулай да батырлар бер үлә, һәркөн җаны чыга куркакның. Тик шуларда яшәү дәвамы Таянырга ныклы иңнәр кирәк. Яшәп булмый ныклы иңнәрсез. Упкыннарга очар иде дөнья Ныклы иңле таза ирләрсез. Назлар өчен гүзәл гөлләр кирәк, Яшәп булмый гүзәл гөлләрсез. Бозлыкларга әверелер донья Кайнар канлы нәзкәй билләрсез. Дөньяны бит Наз һәм Ныклык тота. Тик шуларда яшәү дәвамы. Юкка гына яратмаган Ходай Җиргә Адәм белән Хәүваны. Эшләр өчен әле эшем бар. Тешләр өчен әле тешем бар. Янар өчен әле хисем бар— Тагын нәрсә кирәк кешегә?! Яшәр өчен корган оям бар, Ташына исемем язган кыям бар. Шигърият дигән елгам бар— Тагын нәрсә кирәк кешегә?! Гомерен миңа биргән ярым бар, Ярыма ярып бирер җаным бар. Йөрәгемдә кайнар каным бар— Тагын нәрсә кирәк кешегә?! Кеше арасында йөзем ак. Кара эшләр минем җанга ят. Калдырмыймын җирдә яманат— Тагын нәрсә кирәк кешегә?! Күкләр дәшми Кеше нигә туа җиргә, нигә яши? Ходай нигә акыл биргән бәндәсенә? Уйлансын да хакыйкатьне тапсын дипме, һәм төшенсен туу, яшәү мәгънәсенә?! Ә бит акыл керә алмый бик тирәнгә, Уй йомгагы әйләнә гел үз тирәңдә. Үз акылы бизмәненә салып үлчи Ил язмышын хәл иткәндә һәрбер бәндә. Ялгышмыймын дия-дня ялгышасың, Кибәк булып очмас өчен тартышасың. Уйларыңнан күк читенә күпер сузып Болытларның ялларына ябышасың. Әкрен-әкрен төшенәсең һәммәсенә— Дөньяларның ымсындыргыч хәйләсенә. Төшенсәң дә ләкин мең-мең хәйләсенә, Төшенеп булмый яшәүнең чын мәгънәсенә. Күңелемдә кабатлана гел шул сорау: Кеше җирдә газапланып нигә яши? Уйларымны юнәлтәмен чиксез күккә, Ләкин күкләр сүзсез тора, күкләр дәшми. Гомер үтә тора Килә тора кодлар, китә тора, Йөрәгемне оя итә тора, һәрбер коштан берәр җылы кала, һәрбер кошның берәр җыры кала. Килә тора кошлар, китә тора, Көзләремне язлар итә тора. Алда әле яңа язлар бар, дип Ымсындырып гомер үтә тора. һәр агачта утын гына күрсәң, Ташлар гына күрсәң һәр тауда— Кереп йөрмә күңелем урманына, Андыйларга урын юк анда. Ишетмәссең кошлар сайравын син, Ишетмәссең тынлык тавышын. Ишетмәссең бәгырьләргә бәрелеп Агып яткан чишмә агышын. Ташлар тәгәрәтер өчен генә Менеп йөрмә биек тауларга, һәр кыяда бөркет оясы бар. Тия күрмә мәгърур җаннарга. Утын өчен бүтән урман эзлә, Таш кирәксә—бүтән таулар тап. Урманыма минем җырлар үскән. Тауларыма кояш төшкән чак. Фасил Әхмәткә Менә син дә китеп бардын. Фасил. Киткән «Аккошлар»ын артыннан... Ул аккошлар синең пакь җаныңны Саклап барыр җилдән-салкыннан. Якын иттек без гел бер-беребезне Аралашмасак та бик артык. Җаннарыбыз безнең кардәш иде. Шул кардәшлек торды гел тартып. Зарланышып ала идек кайчак Озак-озак итеп телефоннан. Трубкаңны куеп роялеңә Бер көй уйный идең син соңыннан. Әйтә идең: «Шәп чыккан бит, малай. Музыкада бу бит—яңалык. Чукынып китсен, хәер, яңалыгы. Ннчек анда синең тазалык? Язасынмы һаман? Язасындыр. Үземә дә бу эш бик таныш. Тик «тегендә» генә булыр ахры Синең белән миңа тукталыш Без—бөекләр... Юк. юк каршы килмә. Без бит моны яхшы беләбез. Яраларны яшереп бәйлн-бәйли Карурманнан җырлап киләбез. Бездән чыкмый сыкрау авазлары. Безнең тавыш һаман көр әле. Мин уйнармын сиңа яңа бер көй. Такси ал да миңа кил әле. Хәер, килмә, үзем барам сиңа. Эләктерәмен дә бер ярты. «Генераллар» булып утырырбыз, Соңга калсак—күктә Ай якты.» ... Шулай диеп шалтырата нден, Уенын-чынын кушып гел бергә. Вакыт күп тә, гомер кыска икән Кунак-кунак булып йөрергә. Ашыга-ашыга китеп бардың. Фасил. Киткән «Аккошлар»ын эзеннән Аккошларның ап-ак каурыйлары Кабрең өсләренә сибелгән. 1998